Latin

Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 13

Total number of words is 3928
Total number of unique words is 1908
30.0 of words are in the 2000 most common words
43.5 of words are in the 5000 most common words
50.8 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
«Әйләнәсе ике йөз ун сажинлы (447,3 м), дүртпочмаклы мәйданда бик күп санда түбәндәге әйберләр табылды: төсле һәм пыяла савыт ватыклары, касәләр, кара савытлары, тире һәм күн итекләр белән башмаклар тегү өчен кисеп куелган тире кисәкләре, киндер һәм ефәк тукымалар, киемнәр— болар барысы да янып, яраксыз хәлгә килгәннәр; пычаклар, ятаганнар (кәкре хәнҗәр), кылычлар, балталар, тимер көрәкләр, табалар, тәһарәт алу өчен кирәк булган ләгәннәр, кисәү агачлары, чакма таш һәм чакма мамыгы, чуен казаннар, бакыр касәләр, озынча савытлар, шәмдәлләр, бәйләү энәләре (бишинә), тимер кайчы сыныклары, муенсалар, янган кәгазь, төнге яктырткычлар (лампалар), каен тузы, «кука» (?) үләненнән үрелгән япма... кадаклар, ыргаклар, ишек элгечләре, асылмалы һәм эчке йозаклар, пешкән ипинең янган кисәкләре, арыш һәм бодай ярмалары, әстерхан һәм гадәти урман чикләвекләре, язу карасы ясый торган вак чикләвекләр, имән чикләвекләре, бадәм (миндаль), йөзем, караҗимеш, чия, шәраб җиләкләре, шәфталулар (персик), пестәләр (фисташка), канәфер, борыч, ногыт борчагы, мөселман (ягъни көньяк) бодае, кофе. Шунда ук өч таш подвал эчендә мондый әйберләр ята иде: кристалл кисәкләре, зәңгәр, сары, күк, яшел, кызыл һәм ак буяулар, камыт һәм йөгән боҗралары, ат авызлыклары, тимер чылбырлар, дагалар, тәгәрмәч чөйләре, сумала, бакыр калайлар, беләүләр, кайраклар, язу яза торган грифель такталар, буяу изә торган ташлар, кегльләр һәм шарлар (уен төре), бакыр чыбык, китмәннәр, ачыташ, селитра, тары. Бер урында табылган әйберләрнең күп төрле булуына карап, монда базар булганлыгын фараз итәргә мөмкин, чөнки Шәрык базарларына хас булганча, монда товарларны саклау өчен таш склад эшләнгән булган». Башка урыннарда А. В. Терещенко һәм аның хезмәткәрләре бай биналарның калдыкларын табалар. Аларда бронза көзгеләр, көмештән эшләнгән ювелир әйберләр, мозаика һәм майолика—чынаяк кирпечләр, төсле ялтыравык йөгертелгән затлы савыт-саба, ишекләрнең бакыр тышлыклары, кечкенә бакыр савытлар һәм җиз тәңкәләр, сөяктән ясалган күп төрле әйберләр, алтын тәңкәләр, штукатур кисәкләре, бронзадан эшләнгән яктырткычлар-лампалар, прәшкәләр, гарәп хәрефләре язылган мәрмәр шәмдәлләр бик күп була.
§ 38. КАЗАН ХАНЛЫГЫНЫҢ БАРЛЫККА КИЛҮЕ
Казан ханлыгына кайчан һәм кем тарафыннан нигез салынган? Бу сорау галимнәр арасында озак еллар буе бәхәс тудырып килгән. Әйтик, узган гасыр тарихчылары, алар арасында А. Лызлов, П. И. Рычков, Н. М. Карамзин кебек күренекле тарихчылар раславына караганда, Казан ханлыгына 1437 елда Алтын Урдадан куылган Олуг Мөхәммәт хан нигез салган. Алар бу фикерне XVI йөздә 20 ел буе Казанда әсирлектә яшәгән һәм 1552 елда Иван Грозный гаскәрләре шәһәрне басып алганнан соң азат ителгән бер рус рухание язып калдырган «Казан тарихы» дигән язмаларга таянып әйткәннәр. Менә шул автор Казанның әүвәлге тарихын язганда бары тик халык телендә йөргән, дөреслеккә бик үк туры килеп бетмәгән мәгълүматлардан файдаланган. Аныңча, 1437 елда үзенең энесе Кече Мөхәммәт тарафыннан Урдадан куылган Олуг Мөхәммәт Казан тарафына юл тоткан, тик анда 1392 елда рус гаскәрләре басып кергәннән соң калган хәрабәләр генә күргән һәм шәһәрне яңа урында төзегән, шул рәвешчә, яңа Урда—Казан Урдасы барлыкка килгән.
Хәтта менә шушы кечкенә хәбәрдә дә берничә тупас хата бар: Кече Мөхәммәт берничек тә Олуг Мөхәммәтнең энесе була алмый. Алар—Җучилар нәселенең бөтенләй аерым тармакларыннан чыккан кешеләр. Олуг Мөхәммәт 1437 елда Казан ягына таба китмәгән, чөнки әле ул 1438 елда да Алтын Урда ханы булган. Моны без шул заманда татар җирләрен йөреп үткән сәяхәтче Иосифат Барбаро язмаларыннан укып та белә алабыз. Елъязмаларда теркәлгәнчә, 1390 нчы еллар вакыйгаларыннан соң Казан шәһәре яшәвеннән туктамаган (ул чакта рус гаскәрләре Болгар, Җүкәтау, Кирмәнчек һәм Казан калаларын алалар һәм, бихисап байлык төяп, күпсанлы әсирләр белән кайтып китәләр). Археологик тикшерүләр раслаганча, Казан бу хәлләрдән соң да үз урынында яшәвен дәвам иткән. Кызганычка каршы, югарыда аталган тарихчылардан тыш башка галимнәр дә «Казан тарихы» авторының ялгышын кабатлаганнар. Хәтта әле бүгенге көндә дә шушы фикернең яшәп килүен очраткаларга туры килә.
Әмма узган гасыр уртасында ук әле Шәрык тарихын өйрәнүче атаклы галим, академик В. В. Вельяминов-Зернов, XV йөзнең 30—40 нчы елларындагы тарихи вакыйгалар турында сакланган барлык чыганакларны җентекләп өйрәнгәннән соң, бөтенләй башкача нәтиҗәгә килә. Ул шуны исбатлый: Олуг Мөхәммәт үз гаскәре белән Алтын Урдадан төньяк тарафка чыгып киткәч, Казанда түгел, ә Нижний Новгородның иске бистәсендә тукталып яши башлаган; Казан ханлыгына 1445 елда аның өлкән улы Мәхмүтәк нигез салган.
Хәзер инде тәртибе белән барыйк. Алтын Урданың соңгы ханы Олуг Мөхәммәт үзенең гаиләсе һәм барча гаскәре белән 1438 елда Үкә (Ока) елгасы буендагы кечкенә рус шәһәре Белёвка килеп тукталган (бу җирләр Алтын Урда биләмәләре булган). Хан биредә кыш чыгарга ниятләгән, ләкин Мәскәүнең олы кенәзе Василий II ханны аннан куып чыгарырга уйлаган һәм аңа каршы күпсанлы гаскәр җибәргән. Тик татарлар аны тар-мар иткәннәр. Олуг Мөхәммәт бер елдан соң Мәскәү ягына барып җиткән, шәһәрне 10 көнләп камап торганнан соң, яңадан чигенгән. 1445 елның кышында ул Муромга яуга чыккан, ләкин аны ала алмаган һәм кире кайтып киткән. Шул ук елның язында хан үзенең уллары Мәхмүтәк белән Йакуб җитәкчелегендә олы кенәзгә каршы гаскәр җибәргән. Василий II тагын гаскәр белән аларга каршы килгән, ләкин Суздаль янындагы бәрелештә әсирлеккә төшкән. Ханзадәләр аны Нижний Новгородка әтиләре янына алып кайтканнар.
Әйтергә кирәк, Олуг Мөхәммәт Белёв янындагы бәрелештән соң ук Нижний Новгородка килеп урнашкан. Бу хакта рус елъязмаларында болай диелгән: «Падиша Белёвтан соң Новгородка Нижнийга килде һәм дә Новгородның Иске бистәсендә төпләнде»; «Новгородтан Нижнийдан Искедән Муромга юл тотты»; «Нижнийның Иске бистәсенә кайтып төште һәм шунда яшәргә калды». Бу хәбәрләрдән күренгәнчә, Олуг Мөхәммәт Нижний Новгородның үзендә түгел, ә иске бистәсендә яшәгән. Ул урында, 1221 елны рус шәһәренә нигез салынганчы, болгар шәһәре булган дигән фикер дә бар. Алтын Урда ханының үзенә вакытлы тукталу урыны итеп элеккеге мөселман шәһәрчеген сайлап алган булуы бик ихтимал.
1445 елның август азагында Олуг Мөхәммәт үзенең уллары белән Нижний Новгородтан Кормышка таба (хәзерге Чувашстандагы кечкенә бер шәһәрчек) юлга чыга. Хан һәм аның өлкән улы Мәхмүтәк шунда Василий II не иреккә җибәрәләр. Чыганакларда шулай язылган. Әмма бу сәяси вакыйгада башка ханзадәләрнең дә катнашкан булуы мөмкин. Әсирлектән үзен азат иткән өчен, Василий II соңыннан аларның барысына да рәхмәтен җиткергән.
Олуг Мөхәммәтнең исеме шул елның октябреннән соң чыганакларда бүтән телгә алынмый. Аның кинәт юкка чыгуы «Казан тарихы»нда ниндидер дәрәҗәдә чагылыш тапкан—Мәхмүтәк үзенең әтисен һәм энесе Йакубны (дөресе, Йосыфны) үтергән, дип әйтелгән. Хан үлгәнме, әллә үтерелгәнме—билгесез булып кала, чөнки башка чыганакларда бүтән төрле мәгълүмат очрамый. Тик шунысы ачык, тарих мәйданыннан ул бөтенләйгә төшеп калган, аның урынын өлкән улы алган.
Тарихи чыганаклар арасында шундыйлары күбрәк: алар Мәхмүтәкнең чыннан да Казан биен үтерүен, шәһәрне үз кулына алуын һәм Казанда беренче хан булуын ачык итеп раслыйлар (рус елъязмаларында хан «падиша» — «царь» дип бирелгән). Әйдәгез, инде елъязмаларның үзләренә мөрәҗәгать итик. Менә Воскресенье елъязмасы: «Шушы көздә (1445 елда.—Р. Ф.) падиша Мамотяк, Олуг Мөхәммәт углы, Казанны алды, Казанның биләмәче бие Либейне үтерде, ә үзе Казанга падишалыкка утырды». Никон елъязмасы: «Ә падиша Мамүтәк Кормыштан Казанга килде, ә Казан кенәзе Азыйны үтерде, ә үзе Казан тәхетенә утырды һәм дә шуннан Казан патшалыгы башланды». Шәҗәрәләр китабы (рус чыганагы, шунда ук«Казан падишалары шәҗәрәсе» дә бирелгән): «Олуг Мөхәммәтнең углы Мамотяк, Казанның беренче падишасы». 1602—1605 елларда Касыйм шәһәрендә татарча төзелгән Елъязмалар мәҗмугасы да әлеге шул чыганаклардагы хәбәрләргә якынрак мәгълүматлар бирә. «Олуг Мөхәммәтнең углы Мәхмүтәк Казан җиренә килде».
Казан ханлыгының беренче хакиме, беренче ханы Мәхмүтәк булганлыгын ышандырырлык дәлилләүче чыганаклар менә шундый. Бәхәссез, аңарчы да Казанда үз хакиме утырган, әмма ул хан булмаган әле, ә би (бәк) генә, ягъни үзәге башта Иске Казанда, ә соңрак Яңа Казанда урнашкан Казан билегенең хакимдары гына булган.
Мәхмүтәк, ягъни Җучи нәселеннән чыккан, Алтын Урдадан килгән яңа хан хакимлекне үз кулына алгач, Казан билегенең статусы да үзгәргән. Ул үзидарәле билек кенә булудан туктаган һәм башында хан торган аерым дәүләткә әверелгән. Нәкъ менә шушы чорда, XV йөзнең 30—40 нчы елларында, Алтын Урда тәмам таркалып беткәннән соң, тагын башка татар ханлыклары да барлыкка килгән.
Шулай да, бер урынлы сорау туа: ә күп кенә тарихчыларның Олуг Мөхәммәтне Казанның беренче ханы дип раслауларына ничек карарга соң? Инде алда әйтелгәнчә, бу буталчыклыкны нигездә «Казан тарихы» авторының ялгышы һәм башка тарихчыларның шуны кабатлаулары дип кенә бәяләргә кирәк. Ләкин Олуг Мөхәммәтне Казан ханлыгы тарихыннан бөтенләй сызып ташларга да һич ярамый: яңа татар дәүләте—Казан ханлыгының оешуын Урта Иделгә нәкъ менә аның килүе белән бәйләнешле тарихи вакыйгалар хәл иткән. Шуның өстенә, ул Казан ханнары династиясенең атасы, нәсел башы булып тора. Бу нәселгә тотрыклылык хас, һәм ул дәүләтнең куәте бик нык үскән дәвердә идарә иткән.
Ниһаять, тагын шуңа игътибар итәргә кирәк. Шул ук «Казан тарихы»нда Олуг Мөхәммәт белән бергә 3 мең сугышчының килүе әйтелгән. Бу—бик нык киметелгән сан. Хәтта дәүләтнең таркалуына, байтак гаскәр башлыкларының һәм күп кенә сугышчыларның аннан китүенә карамастан, Алтын Урда гаскәренең шулкадәр азаюына ышанып булмый. Шуннан соңгы кайбер вакыйгалар да Олуг Мөхәммәтнең куәте зуррак булганлыгы турында сөйлиләр. Мәсәлән, аның гаскәре Василий II нең 40 меңле армиясен туздырып ташлаган, ә 3000 кешеле бер төркем белән генә аны эшләп буламы? Һәм андый гаскәр белән генә бер елдан соң Мәскәү тикле Мәскәүне 10 көн буена камалышта тотып, ниһаять, 1445 елда олы кенәзнең үзен әсирлеккә алып, Мәскәү гаскәрен янә бер тапкыр тар-мар итеп буламы? Боларның һәммәсен исәпләп карасаң, Олуг Мөхәммәт гаскәренең «Казан тарихы»нда әйтелгәндәгегә караганда күбрәк санлы булуына ышанырга туры килә. Мәгәр ул 40 меңле рус гаскәрен җиңгән икән, хан гаскәре дә шуннан ким булмаган дигән сүз. Шул рәвешчә, Олуг Мөхәммәт урдасында татар, халкының гомуми саны кимендә 200 меңнәргә җиткәндер дип уйларга мөмкин. Гадәттә нинди дә булса дәүләт яки шәһәрнең халык санын исәпләгәндә, әгәр сугышчылар саны билгеле булса, шул санны бишкә тапкырлыйлар, чөнки һәр сугышчының гаиләсе (әти-әнисе, бала-чагасы, карт-корысы һ. б.) уртача биш кешедән торган дип исәпләнелә. Тарих-этнография фәнендә шулай кабул ителгән.
Димәк, Урта Иделгә Олуг Мөхәммәт белән бергә шактый, күпсанлы татар кешеләре килгән булып чыга, һәм шул хәл Казан татарларының халык булып оешып җитүендә бик әһәмиятле урын тоткан.

§ 39. ҖИРЕ ҺӘМ ХАЛКЫ. ХАНЛЫКНЫҢ БАШЛАНГЫЧ ЧОРЫ
Казан ханлыгы элеккеге Алтын Урданың төньяк төбәгендә ярыйсы ук зур мәйдан биләгән. Көнчыгышта аның чикләре Урал тауларына барып җиткән һәм Себер ханлыгы белән тоташкан.
Көньяк-көнчыгышта һәм көньякта Нугай Урдасының киң далалары җәйрәп яткан. Биредә билгеләп куелган чикләр булмаган, даланы әле бер як, әле икенче як файдаланган, я ул бөтенләй буш торган. Тик Самар елгасы буенда гына ниндидер бер шартлы чик сызыгы билгеләргә мөмкиндер. Ханлыкның иң көньяктагы чикләре Иделнең киң ярлары буйлап түбәнгә таба Сарытауга (Саратов) кадәр диярлек сузылган. Ә менә көнбатыштагы чик тәгаенрәк билгеләнгән: Рус дәүләтенә караган җирләрне Сура елгасы аерып торган. Казан ханлыгының төньяк биләмәләре, Нократ (Вятка) һәм Кама елгаларының урта агымы тирәсендә үтеп, тайга яны зонасына кадәр диярлек барып җиткәннәр.
Казан ханлыгының кыскача тасвирланган мәйданы, аның гомуми җире, татарларны һәм Казанга буйсынып яшәгән башка халыкларны берләштергән бер дәүләт җире булып саналган. Тарихи чыганакларда Казан ханлыгына төрки телле башка халыклар һәм фин-угор кабиләләре керүе турында язылган. Мәсәлән, 1469 елда Мәскәү гаскәренең Казанга яуга чыгуын язганда шундый бер вакыйга теркәлгән: Казаннан качып чыккан бер рус әсире Идел буена урнашкан рус гаскәре лагерена хәбәр китергән: «Казан падишасы Обреим (Ибраһим) үзенең бөтен җиреннән, Кама буеннан, Сыплин ягыннан, костяк, Агыйдел, вотяк һәм бакшыр якларыннан гаскәр туплаган». Тикшерүчеләр Сыплин җирләрен Татарстанның төньягындагы хәзерге Чепья (Ципья) җирләре дип саныйлар. Костяк ягы дигәнне төркиләшкән угорлар—иштәкләр биләгән төньяк-көнчыгыш җирләре булырга тиеш дип аңларга кирәк. Вотяклар дип элек удмуртларны атаганнар. Димәк, вотяк яклары—удмурт җирләре булып чыга. Башкорт атамасын елъязмачы, бераз бозып, «бакшыр» дип язган. Ә менә 1552 елда Казанны басып алуда катнашкан, Иван Грозныйның якын ышанычлысы, иң зур гаскәр башлыкларыннан берсе Андрей Курбский Казан ханлыгының этник дөньясы турында: «Татар теленнән башка ул дәүләттә янәдән биш төрле тел: мордва, чуаш, чирмеш, вотяк, тагы—ар, бишенчесе—башкорт», дип язып калдырган. Аңлашыла булыр, тел дигәне шул телдә сөйләшүче халыкны аңлаткан.
Шулай итеп, югарыда аталган халыклар Казан ханлыгында яшәгәннәр. Шул дәүләттә яшәп, алар һәммәсе аңа салым түләгәннәр. Хәлбуки, бу мәҗбүрилек ханлыкның төп халкы булып саналган Казан татарларына да караган.
Татарлар ханлыкның төп, үзәккә якын җирләрендә—башлыча Казан артында, ягъни Камадан төньякка таба Идел һәм Вятка арасындагы зур төбәктә яшәгәннәр. Татар халкының байтак өлеше Тау ягында—Иделнең уң ярында һәм Зөя елгасы буйларында, аның урта һәм түбәнге агымы тирәсендә тормыш иткән. Ул чакта Нократ суыннан көнчыгышка таба Алабуга якларында һәм Кама аръягындагы дала киңлекләрендә татар халкы азрак яшәгән, анда аларның уйдык-уйдык булып утырган авылларын нигездә Кама, Чирмешән буйларында һәм төньяк-көнбатыш төбәктәге вак елгаларның яр буйларында гына очратырга мөмкин булган.
Казан ханлыгының төп халкы яшәгән мәйданы XV—XVI йөзләрдәге татар авылларын картага төшереп карасаң, аеруча ачык күренә. Казан тарихчысы Е. И. Чернышев ул авыллар турындагы мәгълүматларны XVI йөз уртасында һәм XVII йөз башында язылган исәп кенәгәләренә нигезләнеп җыйган. Аның мәгълүматларыннан 700 авыл исеме билгеле, моннан дүрт гасыр элек теркәлгән бу авылларның күпчелеге шул ук тарихи атамалары белән бүгенге татар авылларына туры килә. Бу тарихи истәлекләрнең күпчелеге, төгәлрәк әйтсәк, 500 ләбе Казан артына, 150 се Тау ягына карый, ә калганнары Нократтан көнчыгыштарак яткан районнар һәм Кама аръягының төньяк районнары белән бәйле. Исәп кенәгәләренә теркәлгән авыллар хакындагы мәгълүматлар археологик тикшерүләр вакытында табылган истәлекләр (авыл һәм шәһәр урыннары, каберлекләр, бигрәк тә эпиграфик истәлекләр, ягъни язулы кабер ташлары) белән тулыландырыла.
Казан ханлыгы җирләре Көнчыгыш Европаның ике бик зур елгасы—Идел белән Кама кушылган уңайлы урындагы искиткеч бай табигатьле биләмәләрдән торган. Урман-далалы Урта Идел буе тигезлеге яссы таулыклар, ә кайбер урыннарда яссы түбәле тау сыртлары белән чиратлашкан; аның уңды Идегәйнең Идел-йортка багышланган монологырышлы басулары һәм киек җәнлекләргә бай урманнары, елга-инеш буйларында яшеллеккә күмелеп утырган авыллары күпләрне кызыктырган, һәм бу җирләргә килеп чыккан чит ил кешеләре биредәге муллыкка һәм матурлыкка юкка гына сокланмаганнар.
Югарыда искә алынган «Казан тарихы»ның авторы, борынгы Казанның үткәне турында язганда ышанычлы чыганаклар булмау сәбәпле ялгышлар җибәрсә дә, шул заман Казаны хакында шактый кыйммәтле мәгълүматлар калдырган. Үз күзләре белән күргәнне китапта сурәтләп бирүе безнең өчен аеруча кызыклы. Казан җирен ул менә ничек тасвирлаган: «Ул җирләр бик тә иркен һәм бай, анда терлек асрыйлар, умарта тоталар, күптөрле ашлык һәм яшелчә үстерәләр, ул шулай ук киек җәнлеккә, балыкка һәм башка нәрсәләргә бай; башка андый урынны бөтен рус җирендә табып булмый, шундый да матур, нык һәм бай урын бүтән җирдә ай-һай булыр микән». Шуңа күрә дә XVI йөз рус дворяннары идеологы Иван Пересветов Иван Грозныйга язган үтенечнамәләрендә Казан ханлыгын «җәннәткә алыштыргысыз җирләр» дип атаган һәм аны тизрәк басып алырга өндәгән.
Казан ханлыгының төп халкы—бу дәүләтнең югарыда әйтелгән үзәк җирләрен биләгән татар халкы турында сөйләгәндә, тагын бер әһәмиятле мәсьәләгә игътибар итәргә кирәк. Ханлыкның башлангыч чорында, ягъни XV йөзнең икенче яртысында, аның халкын исеме белән атаганда «татарлар» дигән этноним белән бергә (этноним—грек сүзе, теге яки бу халыкның исеме дигәнне белдерә) «болгарлар» һәм «бисермәннәр» дигән сүзләр дә кулланылган. Һичшиксез, Идел болгарлары Казан татарларының этномәдәни тарихында зур эз калдырганнар. Ләкин XIV йөз азагында ук инде рус елъязмаларында элекке болгар җирләрен татар җирләре дип атаганнар.
«Бисермәннәр» дигәне—«мөселманнар» сүзен рус елъязмаларындагыча «бусурман» дип бозып әйтү рәвеше, чөнки татарлар, әлбәттә, мөселманнар булганнар. Бу чорда татарларның тагын бер атамасын очратырга мөмкин: шул ук «Казан тарихы» авторы татарларны казанлылар дип тә атаган. Моңа һич тә гаҗәпләнергә кирәкми, чөнки борынгы заманда һәм урта гасырларда кайсыбер дәүләтнең халкын шул дәүләтнең башкаласы исеменә бәйләп атау гадәте яшәп килгән (мәсәлән, римлеләр, киевлеләр, московитлар). XVI—XVII йөзләрдәге Көнбатыш Европа сәяхәтчеләре русларны нәкъ менә московитлар дип йөрткәннәр.
Югарыда әйтелгән атамаларның чиратлашып кулланылуына карамастан, Казан ханлыгында һәм башка күрше ханлыкларда яшәүче татар халкы өчен төп этноним булып «татарлар» дигән исем калган. «Татар» сүзе әлеге ханлыклар халкының исеме булып русча язылган тарихи чыганакларга (елъязмаларга, хроникаларга, исәп алу-теркәү һәм межа кенәгәләренә һ. б. документларга), Көнбатыш Европа сәяхәтчеләре һәм дипломатларының (XV йөздә Иосифат Барбаро һәм Амброджо Контарини, XVI йөздә Сигизмунд Герберштейн, XVII йөздә Адам Олеарий һ. б.) язмаларына, кайбер татар ханнарының, мәсәлән, Казан ханлыгында Габделлатыйф хан, Кырым ханлыгында Миңлегәрәй ханның сакланып калган эш кәгазьләренә һәм халык авыз иҗатының күп кенә әсәрләренә кереп береккән.
Хаклык өчен шунысын да әйтергә кирәк, безгә кадәр килеп җиткән кайбер татарча хикәятләрдә һәм борынгы төрки-татар язмаларында Казан ханлыгы һәм хәтта аннан соңгырак чор татарлары турында сөйләгәндә еш кына «мөселманнар» дигән атама кулланыла. Бу, әлбәттә, этноним түгел, ә үзенә бер төрле дини термин, башка дин, төгәлрәк әйткәндә, христиан дине тоткан кешеләргә—кяферләргә каршы кую өчен әйтелгән атама. Шуңа күрә, бигрәк тә татарларны көчләп чукындырулар чорында барлыкка килгән милли әдәбиятта, «татар» исемен «мөселман» дип аерым басым ясап әйтү тулысынча аңлашыла, һәм ул, мөселманлыкны—ислам динен һәм мәдәниятен яклап, христианлаштыруга каршы урынлы протест булып яңгырый. Димәк, XV— XVIII йөзләрдә язылган татар әсәрләрендәге «мөселман» сүзе этник исем итеп түгел, ә мөселманлыкны, ислам динен, татарларның гасырлар буена яшәп килгән тормыш һәм фикерләү рәвешен ихтирам итү төсендә кулланылган.
Казан ханлыгында, бигрәк тә аның башкаласы Казанда кайбер башка халыкларның вәкилләре, әйтик, Әрмән бистәсе, Сукно бистәсе дигән җирләрдә әрмәннәр һәм бүтән кавказлылар яшәгән. Аеруча руслар күп булган: купецлар, Мәскәү илчеләре, аларның төрле хезмәтчеләре һәм кораллы отрядлары. XVI йөзнең беренче яртысында, рус йогынтысы үскән елларда, аларның саны шактый ишәйгән.
Шул рәвешчә, Казан ханлыгы күп милләтле дәүләт булуга карамастан, аның төп халкын татарлар тәшкил иткән.

§ 40. ИКЪТИСАДЫЙ ТОРМЫШ. ХУҖАЛЫК ИТҮ, ҺӨНӘРЧЕЛЕК ҺӘМ СӘҮДӘ
Казан ханлыгы халкының төп хуҗалык итү гамәле игенчелектән гыйбарәт булган. Җирне парга калдырып эшләү алымы кулланылган, арыш, бодай, солы, арпа, борай, тары, карабодай, борчак, ясмык чәчкәннәр. Авыл хуҗалыгы техникасы болгар чорларыннан ук билгеле техникага бәйле булган. Кама аръягының кара туфраклы төньяк районнарында, Зөя буйларында һәм Казан артының көньяк өлешендә тирән сөрү өчен каплаткыч төрәнле, кистергеч калагы булган сабаннар кулланылган. Аны парлап җигелгән ике ат тарткан. Төньяктагы көлсу туфраклы районнарда җирне ике тимер калагы булган һәм бер ат җигүле сука белән сөргәннәр. Сабан төрәннәре һәм сука калаклары Урмат авыллыгын һәм Казан суы, Мишә буендагы башка авыллыкларны, Каманың уңъяк ярындагы Чаллы шәһәрлеген казыган вакытта табылдылар.
Хуҗалык итүдә терлекчелек тә зур урын тоткан. Идел, Кама һәм аларның кушылдыклары үзәннәрендә, Казан яны түбәнлегендәге су баса торган киң болыннарда ишелеп печән уңган, анда күпсанлы ат, сыер, вак терлек көтүләре утлап йөргән. Ат үрчетүгә аерата игътибар бирелгән; яхшы атларның күпчелек өлеше хан гаскәрен тулыландыруга киткән.
Чапкын, юртак атлар белән бергә, менге атлар да, йөк атлары да үрчетелгән. Авыр йөк атлары олау йөртү, гомумән, җигүле атлар ям (почта), хуҗалыкта кирәк булган башка күп эшләрдә (утын, печән ташу, тегермәнгә йөрү һ. б.), элемтә хезмәтендә нык файдаланылган. Ат ите татарларның яраткан һәм сәламәтлек өчен файдалы ризыгы булып саналган. Терлек асраучылар, ат итеннән тыш, сарык, бозау һәм сыер ите белән дә сәүдә иткәннәр: яңа суелганын да, туңдырылганын, ысланганын да базарга чыгарганнар.
Кеше аягы басмаган киң урманнар төрле кәсепләр белән шөгыльләнергә мөмкинлек тудырган. Бигрәк тә сунарчылык, җәнлек тиресе әзерләү киң таралган булган. Кенәз А. Курбский язганча: «затлы сусар һәм тиеннәрдән тыш», кондыз аулау файдалы кәсеп исәпләнгән. Язма чыганакларда кондыз яшәгән урман сулыкларында аларны аулау өчен махсус рөхсәтнамә бирелгәнлеге турында язылган. Аның кыйммәтле мехыннан башка хикмәтле «агынтысын» да киң файдаланганнар.
Урманнарда агач куышларындагы корт ояларыннан бал җыю өчен махсус урыннар тотылган. Аннан алынган балны шул көенчә дә, эшкәртелгән килеш тә файдаланганнар һәм хәтта чит илләргә дә чыгарганнар. Балык тотуга зур игътибар бирелгән. Идел һәм Камада тотылган затлы балыклар арасында мәрсин төренә кергәннәре дә булган. С. Герберштейн «Идел буйлап Казанның ике ягында да тотыла торган затлы балыклар, шул исәптән кырпы балыгы» турында язып калдырган. Казан Кремлен, Иске Казанны һәм югарыда телгә алынган Чаллы шәһәрлеген казыганда еш кына эре мәрсин балыгы сөякләре һәм балык тоту өчен эшләнгән зур кармаклар килеп чыга.
Шактый алга киткән игенчелек һәм табигый байлыкларның мул булуы төрле һөнәрчелек эшчәнлеген үстерергә, аны чимал һәм кирәкле әйберләр белән тиешенчә тәэмин итәргә мөмкинлек биргән. Игенчелектән, мәсәлән, җеп эрләү өчен кирәкле чимал (киндер, җитен), ә терлекчелек һәм аучылыктан йон, тире-мех алганнар. Ул чорда, табигый, хуҗалык натураль булган, һәм бөтен авыл халкы диярлек эрләү, туку, тире эшкәртү белән шөгыльләнгән. Яхшы күн алу өчен аны эшкәртү нечкәлекләрен өйрәнгәннәр: затлы йомшак күн, төсле сафьян, тыгыз һәм каты олтан күне эшләнгән. Чи каеш та киң кулланылган. Ул ат сбруе, сугышчы кирәк-яраклары эшләү өчен иң яхшы материал булган. Сарык тиресеннән тун-толып теккәннәр, ә сунарчылык кыйммәтле мех биргән, ул мехны чит илгә сату өчен дә киң файдаланганнар.
Куе урманнар үзе бер байлык чыганагы булган. Йорт-каралты кору, шәһәрләрнең хәрби корылмалары (машлар, ягъни башнялар, капкалар, койма-диварлар), мәчет, тегермән, күпер һәм башка төзелешләр өчен кирәкле бүрәнә—шул урманнардан алынган. Агач каеклар, зур-зур елга кораблары ясау өчен дә алыштыргысыз материал булып торган. Тарихи чыганакларда яссы төп җиңел каеклар, зур авыр кораблар һәм тар, озын җитез көймәләр турында еш язылган. Җиңел каекларны кешеләр йөртү өчен, йөк корабларына сай елгаларны кичәргә булышу өчен файдаланганнар. Каекларның бик тиз йөри торганнары, рус елъязмаларында «борзоходный» дип аталганнары да булган. Шулай ук «падиша көймәләре» дип аталганнары турында да мәгълүматлар бар. Йөк кораблары нык, авыр итеп, кайчак күп йөк сыйдырышлы итеп эшләнгәннәр. Гадәттә алар Идел буйлап Казан һәм Әстерхан арасында зур кәрваннар булып йөргәннәр.
Агач эшкәртү, балта эше белән бергә таш корылмалар: хан сарайлары һәм пулатлар, таш-кирпечтән мәчетләр һәм башка төрле җәмәгать корылмалары төзү киң колач алган. Алар турында елъязмаларда, шул заман кешеләренең сәяхәтнамәләрендә, исәп-теркәү кенәгәләрендә, татар телендәге тарихи хикәятләрдә күп мәгълүматлар табарга мөмкин. Төзелеш архитектурасына без Казан ханлыгының мәдәнияте хакында сөйләгәндә җентекләбрәк тукталырбыз. Ханлыкта оста ташчылар булуы, Казанда таш йортлар салыну шул заман кешеләренең язмалары белән генә түгел, ә анда бүгенгә кадәр сакланган XVI гасыр корылмалары һәм археологик тикшерүләр вакытында ачылган мәчет-мәдрәсә һәм йорт нигезләре белән дә раслана. Төзелеш эшендә таш, кирпеч, цемент, йортларны чуарлау өчен төзелеш гипсы кулланылган.
Казан ханлыгы шәһәрләрендә һәм авылларында ташка бизәк төшерү яки язу осталыгы нык үскән булган. Аны төзелеш һәм архитектурадан тыш шул чорда ясалган зур кабер ташларыннан күрергә мөмкин. Чүлмәк яндыру, гади һәм нәфис балчык савытлар ясау һәркайда оста башкарылган. Керамика үзенең рәвеше һәм бизәлеше белән әүвәлге Идел Болгары җирләрендә һәм бигрәк тә Түбән Иделдә, Алтын Урда шәһәрләрендә киң таралган балчык савытларга нык охшаган. Әлбәттә, Казан ханлыгы чоры керамикасының кайбер үзенчәлекләре дә бар.
Тимерчелек һәм корал ясау эше бик нык аерылып торган, чөнки бөтен бер дәүләтне сугыш коралларыннан, авыл хуҗалыгы һәм һөнәрчелек коралларыннан башка, бу коралларның үзләрен ясау өчен кирәкле инструментлар җитештерүдән башка, гомумән, кара һәм төсле металл эшкәртүдән башка күз алдына китерүе мөмкин түгел. Без тагын археологик табылдыкларга мөрәҗәгать итәбез: төрледән төрле эш һәм сугыш кораллары, күпсанлы көнкүреш әйберләре, тимерчелек инструментлары, алар арасында чүкеч, кискеч, тишкеч, кыскычлар һ. б. безгә күп мәгълүмат бирәләр. Казу вакытында, тимер «күбеге» (крица) һәм шлагын әйтеп тә тормастан, еш кына тимер һәм башка мәгъдәнне эретү өчен эшләнгән утка чыдамлы кечкенә табаларны очратырга туры килә.
Затлы һәм ярымзатлы металлардан төрле-төрле бизәнү әйберләре ясаганнар. Ювелир әйберләр җитештерүдә шәһәрләр генә түгел, ә Казан артындагы кайбер авыллар да һөнәрчелек үзәкләре булып танылганнар. Алар бу шөгыльләрен Казан басып; алынганнан соң да әле бик озак дәвам иттергәннәр. Сүз дә юк, әйберне өй шартларында җитештерү белән бер үк вакытта шәһәрләрдә үз һөнәренең чын осталары һәм хәтта шул осталарның үз берләшмәләре барлыкка килгән. Алар эшләгән әйберләр, бигрәк тә ювелир, күн әйберләре, атап әйткәндә, Казанның атаклы читекләре кебек товарлар тышкы сәүдәдә зур шөһрәт казанганнар.
Казан ханлыгы Көнбатыш һәм Көнчыгыш Евразиянең күп кенә илләре белән сәүдә иткән. Ханлыкның башлангыч елларында ук аның башкаласы дөнья базарының иң зур берничә үзәге белән тыгыз икътисадый-сәүдә мөнәсәбәтләре урнаштырган. Иосифат Барбаро XV йөзнең 40 нчы—50 нче елларында болай дип язган: «Ул (Казан)—сәүдә шәһәре; аннан ифрат күп санда мех чыгарыла, алар Мәскәүгә, Польшага, Персиягә һәм Фландрияга китә».
Фландрия—хәзерге Нидерландия (Голландия), Бельгия һәм Төньяк Франциянең төп җирләрен биләгән графлык; урта гасырның икътисадый яктан нык үскән, зур халыкара сәүдә һәм диңгезчелек белән дан казанган дәүләтләреннән берсе.
Барбаро язганча, Казан ул мехларны татарларга буйсынган төньяк халыкларыннан, шулай ук «җагатай» (бортаслар булса кирәк) җирләреннән һәм мукшылардан алган. Идел буенда элек-электән Итил, Болгар һәм Сарай шәһәрләре үз заманының халыкара сәүдә үзәге булганнар. Шундый ук әһәмиятле, отышлы сәүдә традициясен Казан дәвам иткән. Монда мөһим сәүдә юллары очрашкан, һәр елны җәй уртасында Идел буендагы махсус урында бик зур халыкара ярминкә үткәрелә торган булган.
1523 елны Василий III татарларны мөһим сәүдә мөмкинлекләреннән яздыру нияте белән рус купецларын Казан ярминкәсенә барудан тыйган һәм Нижний Новгород янында яңа, соңрак «Мәкәрҗә ярминкәсе» дигән исеме таралган, ел саен үткәрелә торган ярминкә оештырган. Ләкин ярминкәнең урынын алыштырудан, С. Герберштейн язганча, Мәскәү иле үзе үк зур зарар күргән. «Чөнки, шуның нәтиҗәсе буларак,—ди ул,—Идел буйлап Каспийдан, Әстерханнан, Иран һәм Әрмән иленнән килә торган бик күп товарларның кыйммәтләнүе һәм кытлыгы башланды».
Шул рәвешчә, Казан ханлыгының халыкара мәйданда товар алмашу географиясе ярыйсы ук киң булган, Көнбатышта Фландриядән Көнчыгышта Иранга кадәр җиткән. Шулар белән ике арада Рус иле, Төньяк халыклары, Казанның якын күршеләре, башка татар ханлыклары һәм билекләре торган. Бу алыш-бирештә товарларның төре дә бай булган: көнчыгыштан һәм көньяктан ефәк тукымалар, Дәмәшык корычы, китаплар, йөзем һәм өрек, аш тәмләткечләр, башка төрле ят мал; Рус иленнән һәм Көнбатыштан постау, кәгазь, кайбер кораллар, бериш көнкүреш әйберләре, алар арасында тегү энәсе һәм көзгеләр (бәлки инде пыяладан ясалган итальян көзгеләре булгандыр) һ. б. китерелгән. Төньяктагы фин-угор халыкларыннан һәм Себер ханлыгыннан кеш, кара-көрән, ак төлке, ас мехы һәм башка шундый затлы мехлар кергән (аларның аерым төрләрен, югарыда әйтелгәнчә, сусар һәм кондыз тиреләрен Казан татарлары үзләре эшкәрткәннәр). Нугай Урдасыннан һәм башкортлардан яхшы атлар һәм мөгезле вак терлек килгән. Әстерханнан тоз, затлы балык һәм уылдык, карбыз кайтарылган.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 14
  • Parts
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 01
    Total number of words is 3871
    Total number of unique words is 1957
    33.0 of words are in the 2000 most common words
    48.1 of words are in the 5000 most common words
    55.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 02
    Total number of words is 3830
    Total number of unique words is 1796
    30.1 of words are in the 2000 most common words
    44.6 of words are in the 5000 most common words
    52.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 03
    Total number of words is 3800
    Total number of unique words is 1754
    31.0 of words are in the 2000 most common words
    44.6 of words are in the 5000 most common words
    52.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 04
    Total number of words is 3847
    Total number of unique words is 1788
    29.8 of words are in the 2000 most common words
    42.9 of words are in the 5000 most common words
    50.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 05
    Total number of words is 3887
    Total number of unique words is 1887
    29.3 of words are in the 2000 most common words
    44.2 of words are in the 5000 most common words
    52.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 06
    Total number of words is 3853
    Total number of unique words is 1845
    30.4 of words are in the 2000 most common words
    44.3 of words are in the 5000 most common words
    52.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 07
    Total number of words is 3913
    Total number of unique words is 1996
    30.8 of words are in the 2000 most common words
    46.0 of words are in the 5000 most common words
    52.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 08
    Total number of words is 4034
    Total number of unique words is 1874
    30.4 of words are in the 2000 most common words
    44.9 of words are in the 5000 most common words
    52.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 09
    Total number of words is 3862
    Total number of unique words is 1947
    28.5 of words are in the 2000 most common words
    42.3 of words are in the 5000 most common words
    49.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 10
    Total number of words is 3870
    Total number of unique words is 2012
    27.7 of words are in the 2000 most common words
    42.1 of words are in the 5000 most common words
    49.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 11
    Total number of words is 3910
    Total number of unique words is 2076
    29.9 of words are in the 2000 most common words
    43.8 of words are in the 5000 most common words
    52.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 12
    Total number of words is 3820
    Total number of unique words is 1781
    32.4 of words are in the 2000 most common words
    46.7 of words are in the 5000 most common words
    55.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 13
    Total number of words is 3928
    Total number of unique words is 1908
    30.0 of words are in the 2000 most common words
    43.5 of words are in the 5000 most common words
    50.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 14
    Total number of words is 3859
    Total number of unique words is 1848
    30.4 of words are in the 2000 most common words
    44.5 of words are in the 5000 most common words
    51.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 15
    Total number of words is 3809
    Total number of unique words is 1885
    28.3 of words are in the 2000 most common words
    42.0 of words are in the 5000 most common words
    50.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 16
    Total number of words is 4053
    Total number of unique words is 1712
    32.4 of words are in the 2000 most common words
    48.5 of words are in the 5000 most common words
    55.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 17
    Total number of words is 3897
    Total number of unique words is 1943
    29.2 of words are in the 2000 most common words
    43.4 of words are in the 5000 most common words
    50.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 18
    Total number of words is 2402
    Total number of unique words is 1266
    33.5 of words are in the 2000 most common words
    48.8 of words are in the 5000 most common words
    56.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.