Latin

Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 11

Total number of words is 3910
Total number of unique words is 2076
29.9 of words are in the 2000 most common words
43.8 of words are in the 5000 most common words
52.2 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Шагыйрь Хисам Кятиб «Җөмләмә солтан» (1369) исемле поэмасында, ханның-солтанның башыннан кичкәннәрне үз авызыннан сөйләтеп, укучыларга бик гыйбрәтле хәлләре бәян итә һәм фани дөньяда бүтәннәргә мәрхәмәтле, инсафлы булырга өнди:
Чөнки килдең дөнйайа—китмәк кирәк,
Бар көчең ниткәнчә хәйр итмәк кирәк.
Харәзми исә «Мәхәббәтнамә» (1353) дигән поэмасын гашыйк егетнең сөйгәненә язган хатлары рәвешендә иҗат итә, шуңа күрә дә әсәр мәхәббәткә мәдхия булып яңгырый.
Насретдин Рабгузый «Кыйссасел-әнбия» («Кыйссаи Рабгузи» исеме белән дә мәгълүм, 1311 ел) китабын чәчмә вә тезмә юлларны катнаштырып яза, Адәм пәйгамбәрдән алып Мөхәммәт пәйгамбәргә чаклы булган хәлләрне бәян итә. Мәхмүд ибне Галинең чәчмә белән язган «Нәһҗел-Фәрадис» (1358) дигән әсәрендә дә шул ук тарих ята: Мөхәммәт пәйгамбәрнең һәм аңа ияргән дүрт хәлифәнең гомер юллары тасвирлана. Автор үзенең китабында кешеләрнең күркәм холыкларын, кылган изгелекләрен күрсәтү белән бергә, әшәкелек һәм вөҗдансызлык сыйфатларына да күз йомып калмый.
Әлеге әсәрләр Алтын Урда дәүләтендә язма әдәбиятның, гомумән, рухи дөньяның ни дәрәҗәдә югары торганын, Урта гасырлардагы Шәрык поэзиясенең һәм фәлсәфәсенең кыйммәтле ядкарьләре булганын исбатлый. Аларның күбесен ничәмә-ничә йөз ел үткәннән соң да әле татар халкы яратып укый, кулдан-кулга йөртә, күчереп яза, гомумән, алар күпчелек өйләрдә иң кадерле китаплар булып санала, мәдрәсәнең мөдәррисләре дә, шәкертләре дә, галим-голәмә дә, мәчет картлары да, шагыйрьләр дә, гүзәллеккә соклана белүче һәм ата-бабага ихтирам саклаучы башка затлар да аларны укыган чагында барлык дөньясын оныта.
Әдәби әсәрләр булудан тыш, Алтын Урданың тарихын, халыкның тормышын-көнкүрешен өйрәнү өчен дә алар кыйммәтле материал хезмәтен үтиләр. Без танышып узган хан ярлыкларындагы кайбер сүзләрне-терминнарны да әлеге әдәби әсәрләрдә очратабыз. Анарда без шулай ук музыка кораллары, азык-төлек, үсемлек дөньясы, йорт хайваннары һәм кыргый җанварларның исемнәрен очратабыз, хәзергеләргә тәңгәл килүен, үзгәрмәвен күреп сөенәбез.
Сәйф Сараиның «Сөһәйл вә Гөлдерсен» поэмасында мондый бер шигъри чагыштыру бар: шаһ кызы, сөеклесен күрү белән, Кояш тирәли йөргән Җир сыман, аның ягына борыла:
Сөһәйлне күрде-йү әйләнде, бер тик —
Көнәш гирдендә*** йөргән мисле**** Җир тик.
Димәк ки, профессор Миңнегулов фикеренчә, Алтын Урдада гелиоцентрик караш Европада Бруно белән Коперник, Шәрыктагы Олугбәкләргә чаклы ук яшәп килгән. Сарай каласында астрономия һәм геодезия белән галимнәрнең кызыксынганын археологлар табып алган астролябия һәм квадрант ватыклары исбатлый. Дәүләтнең мәркәзендә табиблар, дин галимнәре, төзү-кору осталары, бүтән төрле фән ияләре яшәгәне мәгълүм. Аларның кайсыберләре читтән килсә, башкалары җирле халыктан чыкканлыгы бәхәссез. Ибне Гарәбшаһ нәкъ әнә шундый, мәдәниятнең һәм фәннең гөрләп чәчәк аткан дәверенә карата: «Сарай гыйлемнең бергә тупланган,үзәгенә вә бәрәкәт чишмәсенә әверелде, кай арада галимнәрнең һәм мәшһүр шәхесләрнең, әдипләрнең вә маһир затларның, тагын күптөрле уңган-булганнарның каймагы шунда җыелып өлгерде; мондый алтын кулларның әле Мисырдагы халык күп яшәгән шәһәрләрдә дә, аның авылларында да җыелганы булмады»,—дип үзенең фикерен белдерә.
Җучи улусының мәдәнияте белән бераз танышкач, без инде аны урта гасырлардагы кала белән даланың бер бөтен тәшкил иткән дөньясы, меңнәрчә кеше яшәгән шәһәрләрнең зиннәтле сарайлары, кылган үскән очсыз-кырыйсыз далалардагы ак чатырлары һәм дөя кәрваннары, хискә бай һәм фәлсәфи тирән фарсы вә татар шигърияте, шәркый зирәклеге һәм рухани байлыгы, борынгы таш сыннар һәм аларны алыштырган мәһабәт манаралы мәчетләре, шаулап-гөрләп торган шәрык базарлары һәм ахшам намазыннан соң урнашкан төнге сихри тынлыгы белән кабул итәбез...
Сораулар һәм биремнәр:
1. Алтын Урдадагы матди дөньяны ничегрәк күз алдыгызга китерәсез һәм аның нинди төрләрен беләсез? Архитектур мозаика һәм майолика хакында сөйләгез.
2. Алтын Урданың алтын-көмешчеләре нинди әйберләр эшләгәннәр? Борынгы хәзинәләр, алардагы көмеш тәңкәләр турында ниләр беләсез?
3. Шәрыктагы Урта гасырларда иҗат иткән шагыйрьләрне атап чыгыгыз. Аларның нинди әсәрләре турында ишеткәнегез бар?
4. XIV йөздәге татар әдәбиятын кайсы шагыйрьләр нинди әсәрләр белән баеткан? Аларның кыйммәтен әйтеп бирегез.

§ 34. АЛТЫН УРДА ДӘҮЛӘТЕНДӘ БОЛГАРНЫҢ ТОТКАН УРЫНЫ
Алтын Урда оешкан чагында, мөстәкыйльлеген җуйган башка дәүләтләр кебек үк, Идел Болгары да улус сыйфатында яңа мәмләкәткә керә—XIII—XIV йөзләрнең тарихи чыганаклары шуны раслый. Андый чыганаклар хәтсез, без шул арның кайбер мәшһүрләренә, урта гасырлардагы тарихи географиядә иң әһәмиятле урын алганнарына гына тукталыйк.
Бату белән Бәркә ханнарның замандашы, XIII йөздә яшәгән фарсы тарихчысы Җузҗани: Харәземнән алып Византиягә чаклы барча төрки җирләр, шулар эчендә Болгар җире дә Бату карамагына эләгә, дип яза да, соңрак ул җирләрнең Бәркә кулына күчкәнлеген хәбәр итә. Болгар җирләренең Җучи улусына кергәнлеген XIV йөздә яшәгән бүтән фарсы галимнәре: Ибне Фазлаллаһ, Хәмдаллаһ, Казвини, шулай ук XV йөздә алар эшен дәвам иттергән галимнәр дә язалар.
Алтын Урданың чикләрен XIV йөздә яшәгән безгә мәгълүм гарәп энциклопедисты әл-Гомәри: «...бу дәүләтнең чикләрен Җәйхун (Аму-Дәрья) тарафыннан—Харәзем, Сыганак, Сәйрам, Яркәнд, Җәнд, Сарай, Маҗар, Азак, Акчакирмән, Кефе, Судак, Саксын, Үкәк, Болгар, өлкәләрдән Себер белән Ибир, Башгырд белән Чулыман билгели»,—дип яза. Гарәп галиме телгә алган калаларның күбесен беләсез булыр, соңгы өчесен болай аңларга кирәк: «Башгырд» дигәне, әлбәттә, башкорт җире: «Себер белән Ибир» Урал тауларының аргы ягына туры килә; «Чулыман» дигәне исә—аннан да арырак, көнчыгыштарак, Обь дәрьясының тармагы булган Чулым тирәләре. Шул ук XIV йөзнең бүтән галимнәре әл-Мөфаддәл белән әд-Җаһәби исә Туктай патшалыгын (соңрак Үзбәк хан биләмәләре), ягъни Алтын Урданың чикләрен, көнчыгыштан көнбатышка—Иртеш дәрьясыннан Кара диңгезгәчә, төньяктан көньякка—Болгардан Дәрбәндкәчә дип күрсәтәләр.
Алтын Урда оешканда аңа кереп калган Болгар бу дәүләт көчәеп киткән заманнарда аның әһәмиятле бер өлешен тәшкил итә. Җучи улусының үз шәһәрләре калкып чыкканчы, Идел буендагы сәүдә үзәге буларак, дәүләтнең мәркәзе вазифасын да үти, җучи тәңкәләрен дә иң әүвәл икътисадый ныгып өлгергән Болгар каласында суга башлыйлар. XIII йөзнең 50—60 нчы елларында сугылган акчалы хәзинәләр әнә шуны раслый. Соңгы елларда Татарстанның Апас районының Борындык авылы яныннан 995 тәңкәдән торган зур гына хәзинә табылды.
XIII йөздә сәяхәт иткән итальян кешесе Марко Поло язып калдырганча, Алтын Урданың баштагы ханнары Бату белән Бәркә Сарайдан торып та, Болгардан торып та идарә итәләр. Ә инде XIV йөздә Болгар каласы Алтын Урданың аеруча зур һәм мәшһүр шәһәрләреннән берсенә әверелә. Фарсы телендә язылган «Фәрһәңнамә» китабында Болгар Урда ханнарының «алтын тәхете» дип телгә алына. Әл-Гомәри аны Җучи улусының «мәгълүм калаларының берсе» дип атый. Алтын Урда һәм Болгар тарихын безнең заманнарда өйрәнгән галимнәр: А. Ю. Якубовский, А. П. Смирнов, Г. Н. Федоров-Давыдовлар да Болгарның Алтын Урда тарихында, бигрәк тә ислам динен таратуда, шәһәр мәдәниятен, авыл хуҗалыгын, шул исәптән иген игүне киң җәелдерүдә тоткан урынын шактый югары куялар.
Димәк ки, Болгар каласы да, элеккеге Болгар дәүләтенең биләмәләре дә тулаем Алтын Урдага керә һәм аның төньягындагы улусны тәшкил итә; урта гасырлардагы бу мәшһүр дәүләткә, ягъни Алтын Урдага, Болгарның катнашы булмаган, дигән фикерне алга сөрү өчен бернинди фәнни нигез юк.
Дин берлеге (бигрәк тә Үзбәк хан вакытында ислам дәүләт дине буларак ныгып алгач), уртак тел, шәһәр мәдәниятендәге — архитектура-төзелештә, ювелир сәнгате һәм һөнәрчелекнең башка төрләрендәге— охшашлык Болгарны Алтын Урдага бик нык бәйли, аның аерылгысыз өлешенә әверелдерә. Нәкъ менә шушы дәвердә Болгар җирендә зур үзгәрешләр, алга китеш була: чуен коя башлыйлар (аның серен Үзәк Азиядән татарлар алып килә); беренче утлы корал куллана башлыйлар; бизәп-матурлап кабер ташлары кую гадәткә керә; чүлмәкчелек һөнәре алга китә, чынаяк кирпечләр җитештерү, бизәк төшереп яки язу язып һәм аны калын ялтыравык белән каплау, затлы савыт-саба ясау, таш-кирпеч архитектурада мозаика һәм майолика ышанычлы урын яулап ала.
Болгар җирендәге иҗтимагый-сәяси үзгәрешләргә дә күз салыйк, Болгар шәһәрлегендә сакланып калган биналар белән дә танышып үтик. Җучи улусында Болгар XIV йөзнең беренче ярысында бик нык алга китсә дә, аннан соң Сарайда тәхет өчен көрәш башлангач, хәлләр үзгәрә. 1361 елда Булаттимер дигән әмир, Болгар каласы белән Урта Иделне тартып алып, Җучи улусыннан аерылып чыкмакчы була. Әмма 1367 елны ул Суздаль кенәзе гаскәрләре белән сугышып җиңелә дә Сарайга кача һәм анда Алтын Урда ханы Газиз тарафыннан үтерелә. Рус чыганаклары икенче бер ханның—Хәсәннең, Алтын Урда тәхетеннән төшерелгәч, төньякка качуын һәм үзен Болгар әмире дип игълан итүен язалар. (Елъязмаларда ул Асан, Осан исеме белән 1370 һәм 1376 елларда телгә алына.)
XIV йөзнең 70 нче еллар азагында Орыс хан, ягъни Мөхәммәт, үзенең төмәне Мамай белән берлектә, Алтын Урданы яңадан берләштерүгә ирешә. Болгар аңа янәдән буйсына. 1380 елны тәхеткә Туктамыш хан утыргач, Урданың бердәмлеге аеруча ныгый. Куликово сугышында 1380 елны Мамайны җиңүгә ирешкән Дмитрий Донской да Туктамышка буйсынырга мәҗбүр була. Әмма нәкъ менә Туктамыш тәхеттә утырган чакны, 80 нче еллар азагында, Алтын Урда җимерелә-таркала башлый. 1391, 1395 еллардагы сугышларда Аксак Тимернең Туктамыш ханны җиңүе бу җимерелүне тизләтә.
1395 елны Төньяк Кавказ тирәләрендәге сугышта җиңелгәч, Туктамыш төньякка—Болгарга кача. Шул чагында, Алтын Урда ханын эзәрлекләп, Аксак Тимер Болгар җирен яулап алган икән, шәһәрне җимергән дигән фикер фәндә шактый киң таралган. Моның нигезендә фәкать халык телендәге риваятьләр, шактый соң язылган чыганаклар гына ята. Әмма тарихны өйрәнүче галимнәр, шул исәптән әлеге дәреслек авторы да, Аксак Тимернең Болгарга яу белән килүе әлегә бер генә тарихи чыганак белән дә расланмый дигән фикердә торалар. Чыннан да, гарәп сәяхәтнамәләрендә дә, рус елъязмаларында да, хәтта әле Аксак Тимернең һәр көнен, һәр явын җентекләп, тасвирлап аның биографиясен язган фарсы авторларының язмаларында да бу хакта бер сүз дә әйтелми.
Шулай да, Болгар җире, бигрәк тә аның көньягы Аксак Тимер яуларыннан бөтенләй зыян күрми, дигән сүз түгел, чөнки ул 1391 елны Кондырча елгасы буендагы сугышның афәте бик зур була. Аксак Тимер гаскәреннән берәр төркемнең Болгарга яу белән килгән булуы да ихтимал.
Болгар җиренә бәла-казаның зуррагын рус ушкуйниклары (елга юлбасарлары) китерә. Идел буйлап көймәләрдә яу белән килеп, Кострома, Углич, Нижний кебек рус калаларын талап, бөлгенлеккә төшереп йөрүче юлбасар ушкуйниклар Сарайда ыгы-зыгы барганын, үзәкнең дилбегәне бушатканын абайлап алалар да 1360, 1366, 1374, 1391 елларны Болгарга, Иделдәге һәм Камадагы бүтән кайбер шәһәрләргә ябырылалар. Халыкны талап, йолым (выкуп, акча) алып кына калмыйча, көймәләргә әсирләрне дә төйиләр. Рус кенәзләре дә кул кушырып утырмыйлар—Урта Иделгә 1370, 1376, 1431 елларны яу белән киләләр. Олы кенәз Василий II нең воеводасы Федор Пестрый, 1431 елны Болгарга зур яу белән килеп, шәһәрне талап-җимереп китә. Шуннан соң инде Болгар беркайчан да тернәкләнеп китә алмый...
Хәер, шәһәрнең үзендә соңрак та азмы-күпме халык яшәгәндер. XVI йөз шагыйре Мөхәммәдьяр, XVII йөз шагыйре Мәүла Колый Болгарда булгалыйлар һәм кайбер шигырьләрен дә шунда иҗат итәләр. Шәһәрлектә әле хәтта археологлар Казан ханлыгы чорына караган катлам да табалар. Әмма Болгарны инде чын кала дип күз алдына китереп булмый. Анда, мөгаен, төрле дәрвишләр, суфилар, шагыйрьләр барып, хәрабәләр арасында йөреп, изге урыннарда булып, төрбәләргә зиярәт кылып, үзләренең иҗатларына бертөрле рухи азык зарурлыгы белән килеп йөргәннәрдер.
1712 елны Казанның христиан дине башлыгы борынгы «Болгар мөселман шәһәрлеге» урынына монастырь салдыру нияте белән губернаторга мөрәҗәгать итә, «борынгы таш биналардан» башка анда берни юк, дип яза. Губернатор рөхсәт бирә һәм ирләр монастыре корырга дип килешәләр. Губерна канцеляриясенең әмерен үтәү йөзеннән дьяк (бу очракта: канцеляриядә эшләүче, писарь) Андрей Михайлов шәһәрлекне барып карый — монастырьга биреләсе җирдә ниләр барын кәгазьгә терки. Шунда яшәүче укымышлы, тарих белән кызыксынучы Кадыйрмөхәммәт Сүнчәләев ярдәмендә—тарихта беренче мәртәбә—Болгарның хәрабәләрен язып чыга.
Озакламый монастырьны салып та куялар. Шәһәрлекнең кыл уртасындагы Җамигъ мәчет белән Болгар әмиренең сарай урыннарын мәгъкуль күрәләр, ә инде кайбер архитектура ядкәрләрен чиркәү итеп, хәтта әле баз буларак та файдаланалар. 1732 елны Казанның бай купецы Михляев (бераз соңрак ул Казанда мәшһүр Петропавел чиркәвен салдыра) монастырьга атап борынгы Болгар урынына «во имя Успения Богоматери» дигән таш чиркәү төзетә. Шәһри Болгар хәрабәләренең ташы чиркәү бинасына ярап куйса, язулы кабер ташларын... фундаментка, чиркәү астына салып калдыралар. Монастырьны 1770 елларда ябалар, шундагы бистә чиркәү исеме белән «село Успенское» дип йөртелә башлый, соңрак иске исеме—Болгар кайта.
Әле 1722 елны Иранга поход белән Идел буйлап барганда, юл уңаеннан Болгарга Петр I дә сугылып уза. Ул чагында әле шәһәрлектә азмы-күпме исән 70 ләп бина була. Ә инде 1766 елны Әби Патша (Екатерина II) килгәндә алар 44 кә генә кала. Археологларның тырышлыгы белән бүгенге көнгә шәһәрчек урынында безгә 70 ләп борынгы бина калдыгы мәгълүм. Шуларның фәкать алтысы, азмы-күпме элекке хәленә кайтарылып, борынгы архитектурабыз ядкәре буларак саклана.
Хәзер без шуларны һәм узган гасырда гына әле төзек хәлендә булып, фәнгә теркәлгәннәрен санап китик. Җамигъ мәчет—- аскы өлеше сакланып калган, дүрт почмагында контрфорс, ягъни тышкы яктан куела торган терәк вазифасын үтәүче дүрт манараның нигезе бар. Болгарның баш мәчете саналган әлеге мәчеткә терәп салган манараның биеклеге 25,5 м булып, ул 1841 елны авып төшә. Аның янында ике төрбә: көнчыгыштагысына ханнар нәселеннән чыккан хатын-кызны, төньяктагысына ир-атны җирли торган булалар. Шуннан ерак түгел генә—әмир сарае; безгә мәгълүм А. Михайлов язмаларында ул «царский дом» (патша йорты) дип бирелә. Успен чиркәве нәкъ шуның урынына корылган.
Халык телендә мондый риваять бар. Аксак Тимер шәһри Болгарны ала да барча халкын кырып бетерә. Габдулла хан үзенең гаиләсе белән Хөкем пулатына кереп бикләнә. Илбасарның әмере белән пулатка бүрәнәләр өеп, ут төртәләр. Ханның гаиләсе янып һәлак була, фәкать гүзәл хан кызы гына, ходай кушып; исән кала—аны пулатның гөмбәзендә утырган хәлдә күрәләр...
Риваятьтәге Хөкем пулатын бүгенгәчә сакланган Кара пулатка юрыйлар: аның таш диварлары янып каралган, янәсе. һәрхәлдә, бу бинаның Татарстан җирендәге урта гасырлардан калган иң үзенчәлекле монументаль архитектура ядкәре буларак кыйммәте зур. Аның янында—Ак пулатның калдыклары: ул узган гасырның 60 нчы елларында җимерелә. Ак пулат җәмәгать мунчаларының берсе була: уртада бассейнлы зур юыну бүлмәсе, почмакларында—номерлар. Үзәктән җылы килә, балчык һәм тимер торбалардан кайнар һәм салкын су агып тора. Тау итәгендә археологлар янә бер мунчаның—Кызыл пулат дигәненең калдыкларын казып чыгаралар; эчке диварлары кызылга буялганга күрә шундый исем бирәләр. Анысының үзәк залында фонтан атып торган.
Болгарда иң әйбәт сакланган архитектура ядкәре—Кече манара; аның биеклеге 15 м. А. Михайлов 1712 елны аның янындагы мәчетне дә билгеләп куя; хәрабәләре әле узган гасырның 20 нче елларына чаклы саклана. Казан ханлыгы дәверендә әлеге мәчетнең түбәнге каты ханнар төрбәсе буларак файдаланыла. Гомумән, ул тирәләр ханнар зираты дигән исемдә йөртелә; шундагы исән калган Хан төрбәсенең заманында ак һәм зәңгәр мозаика белән бизәлгән булуы мәгълүм. Шәһәрлекнең ныгытмалары тышында Кече шәһәр урнашкан; аның капкасыннан калган хәрабәләр, ак таштан корылган бинаның нигезенә карап, Болгар хакимиятенең җәйге резиденциясе булырга тиеш, дигән фикер яшәп килә. Шәһәр тышында—Грек пулаты, ягъни әрмән бистәсендә Кавказдан килгән сәүдәгәрләр, кунаклар өчен корылган чиркәү булган, әмма ул да инде күптән җимерелгән.
Басым ясап шунысын әйтергә кирәк: югарыда санап киткән ядкәрләр һәммәсе дә XIV йөзгә, Алтын Урда заманына карый. Монголлар килгәнче төзелгән биналардан берни дә калмаган.
Алтын Урда чорында элеккеге Болгар дәүләтеннән калган башка шәһәрләр дә була: Суар, Бүләр, Кашан, Җүкәтау, Тубылгытау, шулай ук бүгенге көндә кайсы зур, кайсы кечерәк шәһәрлекләр хәлендәге, ә заманында Урта Идел буе халыклары тарихында теге яки бу дәрәҗәдә эз калдырган башка шәһәрләр... Яңалары да үсеп чыга. Араларында елъязмаларга кергән Кирмәнчек, Алтын Урданың төньягында һәм сәяси, һәм икътисадый үзәк сыйфатында барлыкка килгән, риваятьләргә кергән Иске Казан да бар.

§ 35. ИСКЕ КАЗАН
Монда, биек тау башында, алты гасырга якын элек зур учак янган. Көл катламының калынлыгына караганда, ул учакны кабат-кабат тергезеп җибәргәннәр булырга охшый. Борынгы бабаларыбыз, шушы учак янына җыелышып, көзге озын кичләрен монда җылынып уздырганнардыр. Учакны чакма чагып кабызганнар, чакмалары да шунда көл эчендә калган. Аннары тагын XV йөзнең башларында сугылган көмеш акчалар да бар; янчыгы-ние белән утка эләккән дә, янчыкның янып бетмәгән җепселләре исә көмешкә ябышып каткан, көмеше караеп-яшелләнеп калган. Учактан янә бизәкле чүлмәк ватыклары, атның баш сөяге, сарык сөякләре, балык һәм кош-корт сөякләре килеп чыкты. Калада яшәүчеләр ул учак янында җылынып кына калмыйча, тамакларын да туйдырган булсалар кирәк. Учакның калкурак җирдә, кала ныгытмалары янында булуын исәпкә алсаң, аны сакчылар якканлыгы ачыклана. Шунда инде күз алдында мондыйрак бер күренеш пәйда була.
Тау башында кальга урнашкан; аның әйләнә-тирәсендә имәннән коелган ныклы дивар, чат саен биек манара. Ул манараларда, дивар уентыларында, капка тирәләрендә ук-җәяләр, сөңгеләр, пищальләр (борынгы утлы корал) белән коралланган сакчылар басып тора. Ачык капкадан атлы сак астында төяүле олаулар чыга да сәүдә эшләре белән төньяк тарафларга юнәлә. Каршы яктан мари кенәзен озата килүче бер төркем җайдаклар күренә. Идел-Урал төбәгендәге улус вә кенәзлекләрдән я илчеләр, я башлыклар үзләре җыелышып беткән инде. Казан әмирендә бүген зур киңәшмә: Казан улусына мөстәкыйльлек алу мәсьәләсен кузгатырга җыеналар.
Ә каланың түбәнге өлешендә, елганың сулъяк ярында тормыш үз көенә баруын дәвам иттерә: чүлмәкчеләрнең, чуен коючыларның мичләреннән төтен бөркелә; тимерчеләрнең бертуктаусыз чүкегәне ишетелә; балта осталарының аяк астына йомычкалар коела... Шәһәр кешеләренең сөйләшкәне ишетелә, әнә тәгәрмәчләр шыгырдый. Нижгардан су юлы белән кызыл мал төяп килүчеләр янына сәүдәгәрләр ашыга; елганың югары агымындагы исә Казан суы башыннан килгән салларны сүтеп маташалар. Ерактарак ухылдап тегермән эшләп утыра, балыкчылар җәтмәләрен җыялар...
Ахшам җитә. Караул алышына, шәһәр капкалары ябыла. Көн караңгылыгын ертып, тау башында учаклар кабына, аларга җавап биргәндәй, болынлыкта һәм яр буйларында ат саклаучы малайлар үз учакларын ягып җибәрәләр...
Үткәннәрне өйрәнүче археолог буларак, үзебез актарып ташлаган көлнең—әллә кайчан сүнгән-күмелгән учакның янында басып торганда, борынгы кала минем күз алдымда әнә шундыйрак булып гәүдәләнде. Шәһәрлекнең аеруча биек урыны шушында, моннан бөтен тирә-юнь уч төбендәгедәй күренеп, җәйрәп ята.
Һөҗүмнән саклану өчен моннан да җайлы урын юк инде анысы. Табылган әйберләрнең дә күпчелеге сугыш кирәк-яраклары: тимер ук очлары, бүтән төрле тимер кыйпылчыклары, көбәдән калган боҗралар, кылыч саплары...
Игътибар үзәгендә булырга лаеклысы—үтәли тишекле балчык ядрә: андый сугыш коралының бөтен төбәктә очраганы юк иде, бу—искиткеч зур табыш. Аның янына бәләкәйрәк өч тимер ядрәне дә куярга мөмкин. Бу әйберләрнең моңарчы сукаланмаган, аскы катламда табылуы аларның һичшиксез Иске Казанның үзендә булуын исбатлый. Димәк ки, әлеге табыш Урта Иделдә беренче утлы коралның булганлыгы турында сөйли. Рус елъязмалары андый коралның XIV йөздә Болгар каласында кулланылганлыгын телгә алалар, әмма Иске Казан шушы үк төбәктәге шәһәр бит, хәтта әле көмеш тәңкәләрдә «Болгар әл-Җәдид» (Яңа Болгар) дигән тамгасы да очраштыргалый.
Иске Казан акча суга торган калаларның берсе була, ә инде Жучи улусы таркалган дәвердә, ягъни XV йөзнең 20—30 нчы елларында, Шәһри Болгар бу җирләрнең сәяси һәм икътисадый үзәге булудан туктагач, дәүләтнең төньягында акча сугучы бердәнбер шәһәр булып кала. Гомумән, сәяси-икътисадый үзәк ул арада Иске Казанга күчеп өлгерә. Шушында табылган жучи тәңкәләренең иң күбесе XV йөзгә карый диярлек. Өстәвенә әле без соңгы елларны гына (1972, 1983, 1984 тә) акча ясау өчен әзерләнгән көмеш коелма кисәге, язулары язылып өлгермәгән тәңкәләр, шулар белән бергә үк язулы, тәмам әзер тәңкәләр. Гомумән, Иске Казан шәһәрлегеннән һәм әйләнә-тирәдән узган гасырларда ук шактый әһәмиятле табышлар булганы, хәтта әле акчалы хәзинәләр табылганы мәгълүм.
Узган гасырларда Көнбатыш Европа һәм Россия сәяхәтчеләре, татар фольклорчылары Иске Казан хакында халык арасында шактый риваятьләр җыялар. Ул тарих төрле кулъязмаларда, халкыбызның язма әдәбиятында да күп урын алып тора. Гәрчә әлеге язмалар шактый соң—XVII йөзнең азагы һәм XVIII йөзнең башында төзелгән булып, аларда тарихи шәхесләрнең исемнәре, вакыйгаларның еллары аз-маз буталса да, Казан тарихының башлангыч чоры буенча кызыклы мәгълүматлар бирәләр.
Немец этнографы һәм табигать белгече, Петербург фәннәр академиясе академигы, Россия буйлап күп тапкырлар сәяхәт иткән И. Г. Георги XVIII йөзнең 70 нче елларында Казан губернасы татарларыннан язып алган риваятькә генә тукталыйк. Шәһри Болгарны (кулъязмада ул Бряхимов, ягъни Ибраһим шәһәре дип атала) алгач, Аксак Тимер Габдулла ханны үтертә. Габдулланың уллары Алтынбәк белән Галимбәк качып кала алалар. Аксак Тимер киткәннән соң алар элеккеге мәркәзне торгызып маташмыйлар. Алтынбәк Казан суы буенда яңа кала корып җибәрә — шул Иске Казан була да инде. Әмма аның урыны төрле уңайсызлыклар тудыра, барыннан да бигрәк—хатыннарга тау башына су ташуы авырга килә, әнә шул сәбәпле шәһәрне Казан суының Иделгә коя торган җиренә—ягъни хәзерге урынына күчерәләр.
«Утта янмас хан кызы турында хикәя» дә хәйран кызыклы мәгълүмат туплаган. Хан, дөресрәге, Болгар әмиренең кызының ни рәвешле исән калуын без инде шәһри Болгардагы Кара пулат уңаеннан беләбез. Шуннан инде хан кызын Аксак Тимер янына китерәләр. Җиһангир аның гүзәллегенә һәм акылына соклана да үз янына алырга карар кыла. Аның белән бергә ханның өченче улы Шәүнебәкне дә ияртә. (Монысының ничек итеп исән калганы әйтелми.) Аксак Тимер үлгәннән соң болар аның улына хезмәт күрсәтәләр. Бервакыт, яшь падиша табын янында сыйланып утырганда, Шәүнебәк затлы бер савытны төшереп вата. Хөкемдар моның өчен гаепленең башын кисәргә әмер бирә. Аңа егетнең Болгар әмиренең улы икәнен искәртәләр. Шуннан Аксак Тимер улы егетне кичерә, әмма хан сараенда эзе булмасын, дип боера. Габдулла ханның кызы белән малае әлеге әсирлектән качып котылалар. Туган якларына кайтсалар—анда шәһри Болгар хәрабә хәлендә. Шуннан болар төньяккарак, Кашанга барып чыгалар. Анда абыйлары икесе дә исән икәнне, Казан каласын корып җибәргәнне ишетәләр дә шунда юл тоталар. Озакламыйча хан кызы Алтынбәк белән бергәләшеп Казан каласын корган гаскәр башлыгы Мулла Хуҗитазга кияүгә чыга. «Хикәя»дә тегесенең Иске Казандагы каберенә, әүлия кабере иттереп, зиярәт кылырга йөрүләре әйтелә; аның җәмәгате, риваятьнең каһарманы, ягъни янмый калган кыз каладан 2 чакрымдагы Әйшә зиратына күмелгәне хәбәр ителә.
Әүвәл «менла», тора-бара «мулла» булып киткән сүз бездә «әфәнде» кебек үк, олылау билгесе булып санала. Гаскәр башлыгы булган чагында Мулла Хуҗитаз илгә-җиргә зур файда китергән булса кирәк, шуңа күрә халык аны әүлиягә чыгарган. Аның кабере бүген «Мулла Хаҗи кабере» дип йөртелә һәм зур хөрмәткә лаек; анда үзенә күрә «хаҗ кылырга» дип якын тирәдәге авыллардан гына түгел, Казанның үзеннән дә, хәтта аннан арырак җирләрдән дә килеп йөриләр. Әйшә авылы янында аның җәмәгатен дә халык онытмый—«Гайшәбикә кабере» дип, хөрмәт күрсәтә. Хәер, тарихи чыганакларның берсендә авылның исеме тулырак—«Гайшәбикә авылы» дип йөртелә.
Искәртеп китәсе нәрсә шул: безнең төбәкне Аксак Тимер яулап алды, дигән фикер фәкать соңгы вакыттагы язмаларда, аннары тагын халык риваятьләрендә генә очраштыргалый. Чынында исә ошбу вакыйгаларда күбрәк Бату ханның кулы уйнаган булырга охшый, тарих һәм вакыт шуны күрсәтә; әмма риваятьләрдәге Бату хан исеме урта гасыр Евразиясендә бераз соңрак яманлыклар кылучы Аксак Тимер исеме астында күмелеп калган булуы да бик ихтимал.
Иске Казанның урынын археологлар ике җирдә дип билгелиләр: беренчесе—безгә мәгълүм Иске Казан (Камай) шәһәрлеге булып, ул Казан суының уңъяк биек ярында 6 гектардан аз гына күбрәк мәйдан биләп тора; икенчесе—Рус Урматы авыллыгы булып, анысы Биектау районының Камай авылы белән шул Рус Урматы арасында, Казан суы елгасының сулъяк үзәнлегендә, аның Урмат дигән тармагы буйлап 124 га мәйданны били. Шәһәрлек дигәнебез—Иске Казанның сәяси үзәге, кремле, кальгадан гыйбарәт; археологларның табышлары һәм тарихи язмалар күбрәк әнә шул өлешенә кагыла. Авыллык дигәнебез исә бернинди кальгасыз-нисез генә, Иске Казанның һөнәрчеләре, сәүдәгәрләре яшәгән бистәдән калган урын.
Бистәнең көньяктагы борынгырак өлеше XII гасырның азагына, болгар халкының Казан суы тирәләрен үзләштерә башлаган заманга туры килә. Монгол явыннан соң, чагыштырмача тынычрак, урманлы төньякта, тау башында кальга барлыкка килә. Тиздән ул яңа шәһәрнең сәяси үзәге булып китә. Ә инде үскәннән-үсә барган астагы ачык өлеше һөнәрчеләр бистәсенә әйләнә. Урта гасырлардагы бүтән шәһәрләр кебек үк, Иске Казан да нәкъ әнә шул рәвешле үсеп китә. Әлеге күренеш XVII йөзнең азагында тупланган «Дәфтәри Чыңгызнамә» дигән тарихи язмада шактый төгәл сурәтләнә: ханның уллары Алтынбәк белән Галимбәк «кальга корып, шәһәргә нигез салдылар»,— диелә анда.
Шәһәр үсә, анда һөнәрчелек һәм сәүдә эшләре, төзелеш, гамәли сәнгать шактый нык җәелеш ала. Археологик эзләнүләр нәтиҗәсендә табылган керамика, алтын-көмештән коелган бизәнү әйберләре, эш һәм сугыш кораллары, тимер һәм бакырдан ясалган йорт кирәк-яраклары, әле җитмәсә—металл кою һәм чүлмәк ясау остаханәләре, торак йортлар, эпиграфика (ташка язу һөнәре), нумизматика әнә шул хакта сөйли.
Арада гаҗәп кызыклы нәрсәләр бар. Жучи тәңкәләрен һәм кайбер сугыш коралларын әйткән идек инде. Алардан тыш, тагын бизәкле көмеш һәм алтын балдаклар, бизәкле бакыр беләзекләр, алты кырлы җиз чукмар, гәрәбә һәм пыяладан муенсалар, зиннәтле әйберләр коя торган таш калыплар, кеше башы сурәтендә ак кургаштан коелган тәңкә һ. б. Эш һәм сугыш кораллары, йорт кирәк-яраклары дигәндә—кылыч сыныклары, сөяк саплы пычаклар, ат авызлыгы, матур бизәкләр төшерелгән сөяк хәнҗәр сабы, җиз көзге, җиз бизмән һ. б. әйтеп китәргә мөмкин булыр иде. Тагын әле агач тартманы бизәп торган гаять нәфис орнаментлы бакыр тасма, чабатачының шөшлесе дә бар. Балчыктан ясалган нәрсәләр арасында бәләкәй генә кара савыты, янә дә балчыктан коелган һәм гаҗәеп бай бизәкләр төшерелгән күп төрле савыт-саба, өстенә калын ялтыравык йөгертелгән кыйммәтле савытларның ватыклары, кытай чынаягы һ.б.
Әмма тора-бара, һөнәрчелек һәм сәүдә эшләре бик нык үсеп киткәч, каланың зур судан еракта булуы сәясәт һәм икътисадның башында торучыларны канәгатьләндерми башлый. Шуннан инде Казан каласын Казан суының урта агымыннан Иделгә коя торган җиренә, елга тамагына күчерәләр. Казан каласының зур су юлына, Иделгә килеп төпләнүе, яңа сәяси һәм икътисадый үзәккә әверелүе тарихи әдәбиятта да, халык авыз иҗатында да лаеклы урын алган.
Яңа Казан барлыкка килгәч, Иске Казаннан халык, барыннан да элек, һөнәрчеләр һәм сәүдәгәрләр тизрәк китү ягын кайгырта. Бүгенге көндә Камай шәһәрлеге тәшкил иткән кальгалы өлеше генә хәрби үзәк буларак яшәвен беркадәр дәвам иттерә. Казан ханлыгы оешып җиткәнчегә кадәр жучи тәңкәләрен шунда сугалар. Шул ук вакытта ул төньяктагы бик әһәмиятле хәрби үзәккә һәм бертөрле калька-төрмәгә дә әверелә. Нәкъ шул сыйфатында соңгы тапкыр Иске Казан рус елъязмаларында 1536 елда телгә алына: Җангали ханны Мәскәү яклы булып татар халкына каршы сәясәт алып барган өчен шунда китереп җәзалыйлар.

§ 36. ТУКТАМЫШ, ИДЕГӘЙ ҺӘМ АЛТЫН УРДАНЫҢ КУӘТЕН ТОРГЫЗУДА СОҢГЫ ОМТЫЛЫШЛАР
XIV йөзнең 50 нче еллары азагында тәхет өчен көрәш Алтын Урда тарихында зур үзгәрешләр китереп чыгара. Сәяси низагка искиткеч зур афәт килеп өстәлә. 1346 елны илгә Кытайдан чума авыруы килеп керә. Йогышлы авыру шактый кешене егып сала, халык телендә «кара үләт» дип йөртелгән чирдән күргән казаны Алтын Урда гаять авыр кичерә. Әле Бәркә хан заманында ук башланган фарсы сугышын туктатып торырга мәҗбүр булып, фәкать Җанибәк идарә итүенең соңгы елларында гына ул сугышны яңадан башлап җибәрергә мөмкинлек туа.
Жучи улусында үзара низаглашулар Җанибәкнең улы Бирдебәкне үтергәннән соң аеруча кискенләшеп китә. Әнә шул 1359 елдан алып 1380 елга чаклы узган 20 ел эчендә 25 хан алышына—аларның кайсыбере тәхеттә берничә генә ай утырып ала. Алтын Урданың бу фаҗигале язмышы гарәп-фарсы тарихчыларының язмаларына, шулай ук рус елъязмаларына теркәлеп кала.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 12
  • Parts
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 01
    Total number of words is 3871
    Total number of unique words is 1957
    33.0 of words are in the 2000 most common words
    48.1 of words are in the 5000 most common words
    55.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 02
    Total number of words is 3830
    Total number of unique words is 1796
    30.1 of words are in the 2000 most common words
    44.6 of words are in the 5000 most common words
    52.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 03
    Total number of words is 3800
    Total number of unique words is 1754
    31.0 of words are in the 2000 most common words
    44.6 of words are in the 5000 most common words
    52.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 04
    Total number of words is 3847
    Total number of unique words is 1788
    29.8 of words are in the 2000 most common words
    42.9 of words are in the 5000 most common words
    50.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 05
    Total number of words is 3887
    Total number of unique words is 1887
    29.3 of words are in the 2000 most common words
    44.2 of words are in the 5000 most common words
    52.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 06
    Total number of words is 3853
    Total number of unique words is 1845
    30.4 of words are in the 2000 most common words
    44.3 of words are in the 5000 most common words
    52.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 07
    Total number of words is 3913
    Total number of unique words is 1996
    30.8 of words are in the 2000 most common words
    46.0 of words are in the 5000 most common words
    52.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 08
    Total number of words is 4034
    Total number of unique words is 1874
    30.4 of words are in the 2000 most common words
    44.9 of words are in the 5000 most common words
    52.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 09
    Total number of words is 3862
    Total number of unique words is 1947
    28.5 of words are in the 2000 most common words
    42.3 of words are in the 5000 most common words
    49.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 10
    Total number of words is 3870
    Total number of unique words is 2012
    27.7 of words are in the 2000 most common words
    42.1 of words are in the 5000 most common words
    49.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 11
    Total number of words is 3910
    Total number of unique words is 2076
    29.9 of words are in the 2000 most common words
    43.8 of words are in the 5000 most common words
    52.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 12
    Total number of words is 3820
    Total number of unique words is 1781
    32.4 of words are in the 2000 most common words
    46.7 of words are in the 5000 most common words
    55.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 13
    Total number of words is 3928
    Total number of unique words is 1908
    30.0 of words are in the 2000 most common words
    43.5 of words are in the 5000 most common words
    50.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 14
    Total number of words is 3859
    Total number of unique words is 1848
    30.4 of words are in the 2000 most common words
    44.5 of words are in the 5000 most common words
    51.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 15
    Total number of words is 3809
    Total number of unique words is 1885
    28.3 of words are in the 2000 most common words
    42.0 of words are in the 5000 most common words
    50.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 16
    Total number of words is 4053
    Total number of unique words is 1712
    32.4 of words are in the 2000 most common words
    48.5 of words are in the 5000 most common words
    55.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 17
    Total number of words is 3897
    Total number of unique words is 1943
    29.2 of words are in the 2000 most common words
    43.4 of words are in the 5000 most common words
    50.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 18
    Total number of words is 2402
    Total number of unique words is 1266
    33.5 of words are in the 2000 most common words
    48.8 of words are in the 5000 most common words
    56.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.