Latin

Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 10

Total number of words is 3870
Total number of unique words is 2012
27.7 of words are in the 2000 most common words
42.1 of words are in the 5000 most common words
49.3 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Иделнең шул ук уң ярында, чак кына өстәрәк, хәзерге Саратов тирәсендә Алтын Урданың беренче шәһәрләреннән саналган Үкәк дигәне дә була. Сарай-Бату белән бер үк вакытларда, ягъни XIII йөзнең 50 нче елларында төзелгән бу каланы иң әүвәл Марко Поло үзенең мәшһүр китабында телгә ала. Ә инде XIV йөзнең 20 нче елларында тарихчы һәм географ Әбел Фида аны үзенең энциклопедиясенә кертә. Ибне Баттута исә 1333 елны ул калага да барып чыга, юлъязмаларында «Укаку», ягъни Үкәкнең артык зур булмаса да, бик матур итеп төзелгәнен әйтеп үтә. Үкәк урыныннан археологлар казып табылган зур байлык С.-Петербургтагы Эрмитаж һәм Саратов шәһәре музейларында саклана; арада ук белән җәя, кытай ефәгеннән тегелгән кафтан, алтын-көмеш әйберләр, кыйммәтле савыт-саба, чынаяк кирпеч белән бизәлгән зиннәтле диварның зур бер өлеше һ. б. Шәһәр читеннән табылган каен тузы игътибарга аеруча лаек: анда уйгыр алфавиты белән борынгы төрки телдә шигъри юллар язылган. Ана үзенең улын бай түрәгә хезмәт итәргә озата, шулчагында ике арада сөйләшкән сүзләре бик тә гыйбрәтле: җанга якын далаларны ата-ана йортын, дус-ишләрен калдырып бер белмәгән җирләргә егетнең һич тә китәсе килми... Үкәк кулъязмасы—борынгы төркиләрнең, дала халкының урта гасырлар башындагы соклангыч бер гүзәл шигърият үрнәге ул.
Иделнең түбәнге өлешендә, хәзерге Әстерханнан чак кына югарырак, шуның башлангычы дип каралырга лаек Хаҗитархан каласы урнашкан була. Ибне Баттута болай дип язып калдыра: «Бу шәһәрнең исеме төркиләрдәге «хаҗи» сүзеннән алынган. Изге җирләрдә булып кайткан шул диндарга солтан (хан) салымсыз-нисез генә җир бүлеп биргән дә, шул урында авыл барлыкка килгән, үсә-үсә ул шәһәргә әйләнгән. Ул—зур базарлары булган, иң әйбәт шәһәрләрнең берсе». Димәк, XIII йөзнең 70 нче елларында, Мәнгүтимер заманында, бер хаҗига Алтын Урда ханы исеменнән салымсыз җир биләү, ягъни тархан хокуклары бирелә дә, шул урында кала барлыкка килә.
Янә дә Актүбәнең сулъяк ярында, Сарай-Батудан бераз түбәндәрәк элгәреге исеме билгесез, әмма археологлар «Лапас шәһәрлеге» дип йөрткән бер урын игътибарга бик лаек. Шуның янында гына яндырылган ныклы кирпечтән салынган һәм төрле төстәге чынаяк кирпечләр белән бизәлгән, искиткеч зур, як-яклары әллә ничәшәр йөз метрлы дүрт төрбә-мавзолей була. (Кызганычка каршы, кирпечләрен әле безнең заманда урлап бетергәннәр.) Бертуган Пициганилар 1367 елны төзегән географик картада «Сарай дәрьясы төбәгендә вафат булган императорлар төрбәсе дип билгеләнә. Биредә мөселман динендәге дүрт ханның—Бәркә, Мәнгүтимер, Туда-Мәнгү, Токтайларның төрбәләре булырга тиеш. Үзбәк һәм аңардан соң тәхеттә утырган ханнар Сарай-Бәркә тирәсенә күмелгән булса кирәк. Ә инде Бату хан үз мәҗүси буларак күмелеп, каберенә таш-фәлән куелмый.
Каспий диңгезеннән ерак түгел, Җаек дәрьясының түбән агымында Сарайчык дигән мәшһүр каланың булганлыгы мәгълүм. Бүтән калалар шикелле, Сарайчык та зур сәүдә үзәге буларак билгеле, анда да шулай ук акча сугыла. Гәрчә шәһәрнең калдыклары Җаек элеккеге юлына төшкәннән соң су астында калса да, Харәземнән Сарайга килүче һәм аннан Кырымга баручы кәрваннарны уздырган әлеге сәүдә юлы өстендә 15 кәрван-сарай билгеле—аларны археологлар казып чыгарды: һәркайсының үзенең коесы да, ихатасы да, бина эчендә сәүдәгәрләргә ял итү өчен бүлмәләре дә була. Соңрак Сарайчык Нугай урдасының мәркәзенә әверелә. XVI йөз азагында, Әстерхан руслар кулында чакны да әле анда Сарайчыктан товар китерәләр.
Җучи улусының Идел һәм Җаек дәрьялары төбәгендәге үзәк өлешенә урнашкан калалар белән азмы-күпме танышып үттек. Ә бит Алтын Урда биләгән мәйдан гаять зур, аның улусларындагы кайбер шәһәрләр дә шөһрәт казана. Әйдәгез, шуларны эзләп, Иделдән көнбатышкарак күз салып алыйк.
Иң әүвәл Кавказ тауларына сыенып утырган Маҗар каласына игътибар итик. Аны үз күзе белән күргән Ибне Баттута: «Зур су буендагы бу кала төрки шәһәрләренең иң күренеклеләреннән; аның бакчаларында җиләк-җимеш бик күп»,—дип соклануын белдерә.
Бу шәһәр Кума елгасының ике ягында да ярыйсы ук зур мәйданны алып торган. Аның зур-зур корылма-биналарын XVIII йөзнең азагында да күрүчеләр була әле. Ә инде безнең гасыр башында археологлар анда торак йортлар һәм остаханәләр белән бергә үз заманы өчен гаять катлаулы суүткәргеч булганлыгын да ачыклыйлар. Маҗарда да җучи тәңкәләре сугалар, шәһәр сәүдә үзәге буларак та дан казана. Аның исеме төрки телдә сөйләшүче маҗарлардан килә: дәүләт буларак ныгып-көчәеп киткән бер дәвердә Алтын Урдада төп халык сыйфатында татар-кыпчак этносы оешкач, ул төрки телле маҗарларны да үз эченә ала.
Югарыда телгә алынган калаларның барысы да кыпчак далаларында XIII—XIV йөзләрдә калкып чыгалар һәм Алтын Урданың икътисадый-мәдәни үзәкләренә әвереләләр. Көнбатыштарак урнашкан калалар исә монголларга чаклы ук яшәп килгән борынгы мәдәният-сәүдә үзәкләре булып санала. Күбесе Кырымның үзендә һәм якын тирәдә Италиянең колонияләре сыйфатында сәүдә портлары буларак төзелә дә, XIII йөзнең уртасында Алтын Урдага кушылып, Мәгъриб белән Мәшрикъ арасындагы сәүдә үзәкләре буларак гөрләп китә; шул ук вакытта аларда җучи тәңкәләрен дә суга башлыйлар. Ул калаларда халык хәйран чуар була: Генуя белән Венеция шәһәрләреннән килгән итальяннар, греклар, көнчыгыш славяннары, борынгы герман кешеләре, шактый күп татарлар: сәүдәгәрләр, хәрби сакчылар, үзәктән килгән түрәләр, кала башлыклары яши. Тора-бара, Алтын Урда тагын да ныгып-көчәеп киткәч, ул шәһәрләрнең төп халкын, Ибне Баттута сүзе белән әйткәндә, төркиләр, ягъни татарлар тәшкил итә.
Каспий диңгезенең көнбатыш ярында V йөздә үк барлыкка килгән Дәрбәнд шәһәрен дә әйтеп үтәргә кирәктер. Гаҗәеп нык таш диварлар белән уратып алынган бу кала чик буеның зур бер кальга-крепостена әйләнә, Кавказ арты, Якын һәм Урта Көнчыгыш илләре белән сәүдә итүдә уңайлы бер арадашлык төбәгенә әверелә.
Аннан көнбатышкарак, Дон (итальяннар Тану диләр) елгасының тамагына урнашкан Азак (соңрак — Азов) каласы, аннары инде Кырымдагы калалар тезелеп китә: Кефе (Феодосия), Лайя (Ялта), Боспоро (Керчь), Солдайя (Судак), Чембало (Балаклава, Балыклы), Феодоро, Солхат (Кырым, Иске Кырым), Кырык Йер (Чефет Кала). Арада махсус телгә алынырга лаеклысы — Иске Кырым, тауларга якын далада XIII йөздә 60 нчы елларда төзелгән шәһәр. Халык күп яшәгән ул матур кала XV йөзнең азагынача Кырым улусының мәркәзе була. Соңгы вакытларда археологларның һәм архитектура тарихын өйрәнүчеләрнең эзләнүләре андагы архитектура-төзелеш эшенең зур югарылыкта торганлыгын раслый. Искиткеч матур каланың кайсыбер корылмалары бүгенге көнгәчә сакланган.
Кырымнан төньяктарак һәм көнбатыштарак—Днепр, Днестр, Прут елгалары буенда, аннан ары китеп Дунайның түбән агымында, хәзерге Көньяк Молдова, хәтта Көнчыгыш Румыния җирендә Алтын Урданың шактый гына калалары булып, арада акча сугу, һөнәрчелек һәм сәүдә үзәге саналган Аккирмән (хәзерге Белгород-Днестровский), Шәһәр әл-Җәдид, «Килия» дигән шәһәрне, бүген шәһәрлек хәлендәге Бөек Мәчет, Ак Мәчет, Аргамаклы Сарай, Балыклы, Кугугур, Атлы («Конское»), Табанны атап китү кирәктер. XVII—XVIII йөзләргәчә аларның күбесендә әле мәчетләр, бүтән төрле корылмалар сакланган була. Ибне Баттута «төрки шәһәрләрнең иң ерактагысы» дип атаган Бабасалтык каласы да, ихтимал, шулар рәтендә булгандыр, тик аның урыны әлегәчә билгеле түгел.
Алтын Урданың көнчыгышында да калалар күп кенә була. Гәрчә ул төбәктәге шәһәрләрнең күбесе тора-бара Себер ханлыгы карамагына күчсә дә, аларның кайсыберләре Җучи улусы заманында ук танылып өлгерә. Әйтик, Искер (Иске Иир)—рус елъязмаларында ул «Сибирь» дип атала, аның калдыклары хәзерге Тобол шәһәре янында урнашкан. Төмән (Чыңгы Тура) Тубыл елгасының тармагы Тура буенда утыра, Алтын Урда заманында—Себер улусының мәркәзе. Бараба даласында «Тонтур» исемле шәһәрлек бар, ул да Алтын Урда дәвереннән калган. XIX йөз сәяхәтчеләре шулай ук ул тирәләрдә таш биналардан, мәчетләрдән калган хәрабәләрне күрүләрен язалар. Җучи улусының төп биләмәсе булган Ак Урданың без кыскача гына санап үткән шәһәрләреннән тыш әле тагын Күк Урда өлешендә дә икътисадый-мәдәни үзәкләр булганлыгы мәгълүм. Урта Азиянең көнбатышында цивилизация үзәге буларак танылган Харәзем, монгол явыннан соң шактый җимерелсә дә, XIV йөздә Алтын Урданың иң бай һәм алга киткән төбәкләренең берсенә әверелә. Элегрәк, Чыңгыз хан яуларына кадәр, бу исемдә бөтен бер мәмләкәт йөрсә, тора-бара «Харәзем» дип аның башкаласы Үргәнеч булган шәһәрен дә атый башлыйлар. 1333 елда Ибне Баттута аны шул Харәзем исеме белән телгә ала һәм «төрки шәһәрләрнең иң зур, камил вә матурларыннан, анда базарлар күп тә, бай да, урамнары киң, төзү эшләре мулдан, гүзәллек чиксездер»,—дип хәйран кала. Бертуган Пициганилар картасында барча калалар 2—3 манара белән билгеләнеп тә, фәкать Сарай һәм Үргәнеч кенә дүртәр манара белән күрсәтелә. Харәзем-Үргәнеч тә—зур сәүдә һәм акча сугу үзәге. 1388 елны аны Аксак Тимер гаскәре тулысынча җимереп уза.
Күк Урданың Көнбатыш Казахстан җирендәге шәһәрләреннән тарихта эз калдырган Сыгнак, Сәйрам (Сәүран), Утрар, Җәнд, Яссыны да әйтеп үтәргә кирәк; алар да дәүләтнең сәяси һәм икътисадый үзәкләреннән саналалар, һәм ул шәһәрләр урнашкан җирләрдә дә әле XVIII йөз ахырына кадәр зур-зур корылмаларның калдыклары була. Кыскасы, Алтын Урданың үзәк һәм көнбатыш җирләрендә генә түгел, ә шактый ерак— көньяк-көнчыгыш төбәгендә дә тормыш кайнап торган.
Югарыда без, Алтын Урда җирләрен күрсәтеп, урта гасырларда ук ясалган географик карталарны телгә алып узган идек. Бертуган Пициганилар ясаганы аеруча кыйммәтле: анда 40 лап шәһәр күрсәтелә, шуларның яртысына якыны (17) Идел буенда урнашкан. Андагы мәгълүматлар XIV—XV йөзләрнең башка карталары: 1375 елны төзелеп, Каталония атласына кергән карта, шулай ук Фра-Мауро картасы һ. б. белән тулыландырыла. Кызганычка каршы, барлык карталарда да шәһәр исемнәре итальян теленә яраклаштырып алынган яисә Европада гамәлдә булган әйтелешле исемнәр белән аталган. Шуңа күрә аларны Шәрык кулъязмаларыннан һәм рус елъязмаларыннан, шулай ук нумизматикадан (акчаларны өйрәнү фәненнән) үзебезгә мәгълүм исемнәргә тиңләү читенләшә. Хәер, кайбер атамалар туры килә килүен: Самар, Котоба, Тартаннлы, Тарага, Караболам—Идел буенда; Аклы дигәне—Каспий диңгезенең уңъяк ярында. Ә менә Дон буендагы Тартария, Кара диңгезнең төньягындагы Комания, Камо кебекләрен ачыклыйсы бар әле. Сүз уңаенда әйтеп китик, әлеге итальян карталарында ул заманнарда Алтын Урдага буйсынган зуррак рус шәһәрләре: Мәскәү, Новгород, Тверь, Рязань, Ростов, Переяславль Рязанскийлар да бирелә.
Димәк, Алтын Урда шикелле зур мәйданлы дәүләтнең шәһәрләре тарихына чак кына күз салу да урта гасырлардагы нык үсеш алган, камиллеккә ирешкән бу дәүләтнең шәһәрләр иле булганлыгына шик-шөбһә калмый. Нәкъ менә Алтын Урда утрак шәһәр тормышы белән күчмә дала дөньясының бер-берен тулыландырып яши алуының ачык мисалы булып тора. Һәм ул Алтын Урданың 200 елга сузылган көче-кодрәтен тәшкил иткән.

§ 32. АЛТЫН УРДА МӘДӘНИЯТЕ. МАТДИ ДӨНЬЯ
Күп илләрнең сәүдәгәрләре, сәяхәтчеләре, дипломатлары һәм дәүләт эшлеклеләре моңарчы күз күрмәгән, колак ишетмәгән өр-яңа илне—Алтын Урданы, аның бай шәһәрләрен күрү һәм кодрәтле ханнары белән танышу, андагы халыклар турында белешмәләр туплау өчен меңнәрчә чакрым юл үтеп, әлеге шәһәрләргә килгәннәр. Гомерләрендә күрмәгән сарайларны, мәчет вә төрбәләрне, башка матур йортларны күреп таң калганнар. Бу сарайлар, бу йортлар чын мәгънәсендә искитмәле булган: ак, зәңгәр, яшел, саргылт һәм фирүзә төстәге мозаика һәм майолика—чынаяк кирпечләрне чиратлаштырып, кирәк җирендә алтын йөгертеп, чәчәк һәм геометрик бизәкләр, Коръәннән сүрәләр һәм Шәрык әдәбиятыннан шигъри юллар белән бизәкләп эшләнгән мәһабәт корылмалар; эчке яктан күз явын алырлык матур итеп бизәлгән заллар, юыну һәм йокы бүлмәләре, су бөркеп торган фонтаннар һәм сайрар кошлар белән тулы гөлбакчалар! Болар һәммәсе булган, алар хакында шул чорлардан калган язма һәм археологик истәлекләр сөйли. Бу матурлыкны «Мең дә бер кичә» әкиятләрендәге тылсымлы дөньяга тиңләп булыр иде...
Мозаика үзе француз сүзе һәм ул төсле ташлардан, керамик плитәләрдән, тонык пыяла кисәкләреннән эшләнгән сурәтне, бизәкне аңлата. Сынлы сәнгатьнең аерым бер төре буларак, зур-зур биналарның эчке һәм тышкы стеналарын бизәкләүдә, матурлауда кулланыла. Белгечләрнең әйтүенчә, Алтын Урда мозаикасындагы бизәкләү алымнары югары сәнгати дәрәҗәдә торган.
Майолика (итальян сүзе)—төсле балчыкны изеп эшләгән һәм өстенә калын ялтыравык йөгертелгән керамик әйберләр (төзелеш плитәләре һ. б.). Шәрык архитектурасында бизәк төшерүнең үзенә генә хас мәдәни ысулы бар: анда үсемлек һәм геометрик сурәтләр чиратлашып бара, шуңа күрә аны европалылар арабескалар дип атаганнар. Алтын Урда керамикасында күбрәк зәңгәр һәм яшел төсләрнең төрле төсмерләре кулланылган; бизәкләр белән аралаштырып һәм гарәп хәрефләре белән искиткеч матур итеп язган язуларны үтә күренмәле глазурь белән каплагач, һәркем сокланырлык чын сәнгать әсәре килеп чыккан.
Ә безнең татар телендә мозаик һәм майолик плитәләрне гади генә итеп чынаяк кирпеч дип атаганнар, ягъни матур, ялтыравыклы кирпеч дигән сүз була («кирпеч» үзе дә—төрки, татар сүзе). «Чини кирпеч» дигән билгеләмә дә кулланылган. Бу—«Чин» («Кытай») сүзеннән алынган һәм Кытайдан кергән төсле, ялтыравыклы чынаякка охшатып әйтелә торган булган. Чынаяк (дөресрәге, чинаяк, ягъни чин + аяк) шул ук «чин» сүзеннән ясалган һәм кытай савыты (керамикасы) дигәнне аңлата.
Глазурь (немец сүзе)—керамиканы саклау һәм бизәү өчен астагы язу яки бизәк өстенә салына торган үтә күренмәле калын, пыяласыман катлам. Татар телендә «төсле ялтыравык» дип атарга мөмкин булыр иде.
Археологик, казып табылган әйберләргә карап, Алтын Урда шәһәрләрендәге һөнәрчелекнең һәм сәнгатьнең—архитектура һәм төзелеш, зәркән сәнгате, ягъни алтын-көмештән асылташлар белән бизәп зиннәтле, бизәнү әйберләре эшләү, кара һәм төсле металлургия, чүлмәк, шул исәптән төсле, затлы савыт-саба ясау, сөяктән һәм пыяладан күп санлы әйберләр эшләү, ташка язу — боларның һәммәсенең бик нык алга киткәнлеген күз алдына китерүе читен түгел. Укучыларга таныш А. В. Терещенко 1830— 1840 елларда үткәргән, шул вакыттан соң бүгенге көнгәчә алып барылган археологик эзләнүләр нәтиҗәсендә табылган искиткеч зур байлык шуны раслый.
Сарай-Бәркәдән табылган кайбер нәрсәләрне атап үтик. Менә зиннәтле зур май лампасының, графин һәм вазаларның калын-калын пыяла кисәкләре: аларга зәңгәр, кызыл, ак, сары, яшел төсләрдә бизәкләр, үсемлек орнаменты төшерелгән, гарәпчә язулар язылган. А. Ю. Якубовский фикеренчә, мондый затлы әйберләр зур дәрәҗәле, зыялы бер шәхеснең махсус үтенече буенча башкарылган булуы ихтимал. Менә бакырдан бизәп-сырлап ясалган ишек тоткасы, Шәрыкта шундый асылма боҗра тоткалар кую гадәте булган. Кышкы суык кичләрдә кул-аякны җылыту өчен утлы күмер салырга дип бронзадан мангал ясый торган булалар. Яки менә алтыннан коелган зур тирән савыт, аның астан өскә таба сузылган ике тоткасы аждаһа башлы, балык гәүдәле, әкияти сурәтле итеп ясалган; Үзбәк ханның сабына алтын белән исеме язылган кылычы. Тагын әле җиз шәмдәлләр, инкрустацияләп эшләнгән сугыш балталары, тимергә алтын йөгерткән шишәк, инкрустацияле һәм гарәп хәрефләре белән язулы көмеш яки чуен пайцза ише нәрсәләр хәтсез күп.
Инкрустация (латин сүзе) — берәр әйбергә уеп бизәк төшерелә, шуңа калкып тормаслык итеп кенә затлырак нәрсә—алтын-көмеш, перламутр, сөяк һ. б. тутырыла. Әйтик, Сарай-Бәркәдән табылган сугыш балтасы, тимердән коелган булып, көмеш белән инкрустацияләнгән.
Алтын Урда калаларыннан табып алынган бөтен нәрсәне дә татар-кыпчак (XIII йөздә бераз гына монгол да катнаша) җирле халыклары үзләре генә эшләп чыгарган дип әйтеп булмый, әлбәттә. Арада читтән, әйтик, Урта Азиядән, Болгар калаларыннан, рус кенәзлекләреннән, хәтта әле ерактан — Мисыр белән Сүриядән килгән әйберләр дә бар. Тик инде табылган хәзинәнең күпчелек өлеше җирле һөнәрчеләр, осталар кулы белән эшләнгәне бәхәссез. 1950 елны СССР Фәннәр академиясе нәшриятында басылып чыккан, Б. Д. Греков һәм А. Ю. Якубовскийның «Золотая Орда и ее падение» («Алтын Урда һәм аның таркалуы») дигән зур күләмле монографиясендә әйтелгәнчә, Алтын Урдада сәнгатьләр чәчәк аткан дәвердә «аның үзенең осталары, рәссамнары һәм дә үзенең мәктәпләре була». Биредә һөнәрчеләр, бизәүчеләрне тәрбияли торган остаханәләр күздә тотыла. Җучи улусында аеруча монументаль архитектураның мозаика һәм майолика сәнгате иң югары үсеш ала. Әлбәттә, моңа Урта Азия, Кавказ арты (Азәрбайҗан), Кече Азия мөселман сәнгатенең йогынтысы зур була. Бик азы бу заманнаргача сакланган, башлыча археологлар эзләнеп-казып чыгарган XIII—XIV йөз архитектурасы үрнәкләреннән кайберләрен әйтеп китү мәгъкуль булыр: мәһабәт, зиннәтле хан сарайлары, биек манаралы олуг мәчетләр һәм аларга сыенган мәдрәсәләр, зур-зур төрбәләр, аксөякләрнең әллә ничәшәр бүлмәле сарайлары...
Табылган әйберләр арасында алтын-көмештән коелган һәм матур бизәкләр төшерелгән савыт-саба, муенсалар, беләзекләр-йөзекләр кебек зиннәтле әйберләрне ясаганда алтынчы-көмешчеләрнең металлга чокып рәсем төшерү, үрү-челтәрләү, кою, бөртекләү һ. б. ысулларны куллану зәркән сәнгатенең гаҗәеп зур камиллеккә ирешкәнлеген күрсәтәләр.
Алтын-көмеш савытларның тоткалары дельфин яисә аждаһа кыяфәтендә ясалуы Шәрык дөньясындагы сәнгати фәлсәфәнең чагылышы булып тора. Җучи улусының алтынчы-көмешчеләре кулыннан чыккан зиннәтле әйберләр урта гасырларның бөтендөнья сәнгате стандарт-өлгеләренә бик тә туры киләләр.
Тормыш-көнкүреш өчен дә кирәкле, сәнгать әсәре буларак та мактауга лаек бизәнү әйберләреннән түгәрәк металл көзгеләрне әйтеп китү зарур. Көзгенең икенче ягы кабарынкы итеп эшләнә дә аңа балык һәм төрле киек-җанвар сурәтләре төшерелә; сурәтләр әнә шул түгәрәк буйлап чабып барган сыман тоела. Көзге артына шулай ук үсемлек, бигрәк тә лалә, кызалак (тюльпан) рәсемнәре ясала. Шәһәрдә генә калмый андый көзгеләр, дала халкына да барып ирешә.
Ук савыты—садак та шундый ук гамәлгә юлыга: аларны көньяктагы далага хас күчмә халык каберләрендә дә, шәһәр тирәсендә дә очратырга мөмкин. Садакның тышлыгына ябыштырылган сөяк пластинкага шул заманның гаҗәеп матур бизәкләрен төшерә торган булалар. Гадәттә «энҗеле орнамент» дигән бизәк белән аралаштырып, болан, барс, башка берәр хайван яисә инде әкияттә генә очрый торган аждаһа сурәтләрен төшергәннәр. Археологик казулар вакытында балчыктан ясалган савыт-саба һәм аларның ватыклары бик күп табыла. Арада кызыл балчыктан ясалган кувшин-чүлмәкләр генә түгел, чынаяк-касәләр еш очрый. Алардагы нәфис бизәкләр, чәчәк һәм геометрик орнамент, кош һәм хайван сурәтләре пыяласыман ялтыравык катлам белән капланган була. Архитектур мозаика һәм майолика кебек үк, әлеге бизәкләр дә төрки-татар дөньясының гаҗәеп бай рухи сәнгатен чагылдыралар. Гәрчә Урта Азия, Иран һәм Азәрбайҗан сәнгатенең азмы-күпме тәэсире булса да, Г. А. Федоров-Давыдов фикеренчә, Алтын Урда нәфис керамикасының үз юлы, үз йөзе бар. Андый савыт-сабаларны ясаучы осталар бизәк төшергәндә ачык төсле буяулар сайлап, саңытның бөтен өстей бертоташтан бизәп чыгалар да калын итеп төсле ялтыравык белән каплыйлар, шуның аркасында рәсем яисә бизәк бик тә ачык чыга, орнамент зураеп күренә, яктылык эчтән бөркелгәндәй, нурланып тора. Андый керамиканың читтән китерелмичә, шушы җирлектә, Алтын Урданың үз осталары эшләгән нәрсә икәнен Сарай-Бату, Сарай-Бәркә һәм бүтән шәһәрләрдә табылган остаханәләр, алардагы җиһаз-мазар тәгаен исбатлый.
Алтын Урданың һөнәрчелек һәм сәүдә үзәкләре сыйфатында барлыкка килгән шәһәрләрендә акча сугу эше дә җайга салынган була. Бу эштә дан казанган 32 шәһәр арасында элеккеге Болгар дәүләтенең 4 каласы да бар. Җучи дирһәмнәре көмештән, «пул» дип аталганнары бакырдан сугыла, Һиндстанның ул вакыттагы мөселман солтаннары суктырган алтын динарлар да гамәлдә була. Ул акчалар җиргә күмелгән хәзинәләр рәвешендә әледән-әле табылып тора. Бүгенге көндә Алтын Урда биләгән гаҗәеп зур мәйданда, аңа якын Көнчыгыш Румыния, Төньяк Иран чикләрендә, Урдага буйсынган Рәсәй җирләрендә дә очраклы рәвештә табылган хәзинәләрнең саны 350 гә җитә. Аларның кайберләрендә акча гына, кайберләре исә ювелир әйберләр белән акчалардан тора. Хәзинәләр йөзләп, меңләп, берничә йөз меңләп борынгы акчаларны үз эченә ала; бу—бихисап байлык. Аннары тагын «табыш» («находка») исемендә төрле музейларга тапшырылган 300 дән артык хәзинә билгеле—алар унар яки йөзәр дирһәмнән торалар. Болар, әлбәттә, электәге хәзинәләрнең сакланып калган өлешләре.
Җир астында яткан хәзинәнең килеп чыгуы бик тә очраклы хәл. Җитмәсә әле, аларның күбесе музейларга тапшырылмыйча, билгесез кешеләр кулына эләгә һәм, шулай итеп, фәнгә барып җитмичә мәңгегә югала. Әлегәчә археолог көрәге, экскаватор чүмече яки бульдозер калагы актарып чыгарганны «көтеп», җир астында ятканнары да хәйран күптер. Андый очраклы табышлар әле безнең заманнарда да булгалый. Татарстанның Тәтеш районында 1954 елда табылган хәзинәдән, әйтик, 20 алтын, 20 меңнән артыграк көмеш тәңкә килеп чыга. Күрше Апас районында 1986 елны ике җирдән кыйммәтле хәзинә табылды, шуларның берсе 25 мең көмеш дирһәмнән тора. Г. А. Федоров-Давыдов билгеләгәнчә, әлеге хәзинә ике Сарайдан тыш Азак, Урда, Харәзем, Иске һәм Яңа Кырым, Хаҗитархан, Сарайчык, Маҗар калаларында XIV йөзнең 80 нче елларында Туктамыш хан әмере белән сугылган акчаларны эченә алган иң зур хәзинә булып санала.
Алтын Урдада XIII—XIV йөзләрдәге матди дөньяны кыскача гына өйрәнү дә халыкның ни рәвешле яшәгәнен һәм аның сәнгати-эстетик зәвыгының ни дәрәҗәдә югары булганын раслый.

§ 33. АЛТЫН УРДА МӘДӘНИЯТЕ. РУХИ ДӨНЬЯ
Алтын Урда рухи мәдәниятенең нигезен бу дәүләт барлыкка килгәнче булган ике этномәдәни дөнья тәшкил иткән. Аның берсе—җирле төрки, башлыча, кыпчак дөньясы булып, икенчесе—Үзәк Азиядән килгән төрки-татарлар һәм беркадәр, бигрәк тә Алтын Урда тарихының башлангыч чорында, монголлар санала.
Үзәк Азиядә яшәгән төркиләрнең, шул исәптән борынгы татарларның һәм аларның көнбатыштагы кардәш күршеләре булган кыпчакларның да рухи дөньясы барыннан да бигрәк таштан ясалган кеше сурәтләрендә сакланып калган. Монголиядә, Алтайда, шул тирәдәге башка төбәкләрдә VI—VII йөзләрдә куелган таш сыннар дошман явында һәлак булган сугышчы образын гәүдәләндерә. Аның өстендә хәрби кием, бер кулына ул кылыч, икенчесенә касә тоткан. Мәҗүси төркиләр шуның янына килеп, үзләренең йолаларын уздыра торган булганнар. Бер кулына касә тоткан таш сын гүя шунда үзе дә катнаша...
Көнбатыштарак яшәгән тугандаш кыпчак халкында балбаллар азмы-күпме аерылып тора: аларда кешеләргә охшашлык күбрәк, таштан ара-тирә хатын-кыз сынын да ясап куялар (русларның «каменная баба» дигәне шуннан чыккан булса кирәк). Кыпчак балбаллары савытны ике куллап корсак турысында тоткан. Мөгаен, ул савыт, җан ияләрен теге дөньяда рәхәт мул тормыш көтә, дигәнне аңлатадыр...
Балбалларны өйрәнүче галимнәр фикеренчә, кыпчаклар шул рәвешле үзләренең борынгы бабаларын илаһи бер батыр зат итеп күргәннәр. Алай табыну сыйнфый җәмгыятькә кадәр, кабиләләр булып яшәгән заманнарда кабилә башлыкларын олылаудан килә. Монголлар яу белән киләләр дә, ул башлыкларның кайсыларын читкә тибәреп, кайсыларын үтереп, алар урынын үзләре алалар. Алтын Урда дәүләте төзелгәч, Дәшти Кыпчак далаларында балбал куюдан туктыйлар. Моңа, әлбәттә, адәм сын ясауны һәм шуңа табынуны тыйган ислам диненең дә йогынтысы булмый калмаган.
Икенче яктан караганда, ислам дине кабул итү шәһәрләрнең үсеп китүенә, рухи дөньяның көчәюенә, гарәп алфавитының керүенә, язма китапларның киң таралуына сәбәпче була. Җучи улусында фарсы һәм гарәп дөньясының X йөз даһи шагыйрьләре Фирдәүси белән Рудаки, XI йөзнең бөек шагыйрьләре әл-Мәгарри белән Гомәр Хәйям, XII йөзнең суфи шагыйре Гаттар белән Низами, XIII йөзнең Руми белән Сәгъди һәм Шәрыкта иҗат иткән бүтән шагыйрьләрнең мәшһүр әсәрләре киң таралган була. Фирдәүсинең үлмәс «Шаһнамә» поэмасыннан алып Сәгъдинең «Гөлстан»ына чаклы ул әсәрләр һәммәсе дә фарсы телендә язылып, фәкать гарәп шигъриятенең классигы әл-Мәгарри китаплары гына гарәп телендә була.
Шәрыкның даһи акыл ияләре һәм шагыйрьләре иҗат иткән әсәрләрне татар халкы борын заманда да, соңрак та яратып укый. Бигрәк тә фарсы әдәбияты йогынтысында Алтын Урданың үз шагыйрьләре, әдипләре күренә башлый. Урта гасырлардан татар әдәбияты үрнәкләре дип бүген без Сәйф Сараиның «Гөлстан бит-төрки», Котбның «Хөсрәү вә Ширин», Харәзминең «Мәхәббәтнамә», Хисам Кятибнең «Җөмҗөмә солтан» поэмаларын, Насретдин Рабгузыйның «Кыйссасел-әнбия» («Пәйгамбәрләр тарихы») һәм дә Мәхмүд бине Галинең «Нәһҗел-Фәрадис» («Оҗмахларның ачык юлы») дигән чәчмә әсәрләрен күрсәтеп китә алабыз.
Боларның байтагысы фарсыдан тәрҗемә генә булып күренүе бик ихтимал. Бигрәк тә инде Котб «Хөсрәү вә Ширин»не Низами Ганҗәвидән, Сәйф Сараи «Гөлстан»ны Сәгъди Ширазидан алып язган, хәтта исемнәрен дә үзгәртмәгән, дип уйларга урын бар. Әмма Алтын Урданың талантлы шагыйрьләре фарсы классикларының поэмаларын турыдан-туры безнең телгә тәрҗемә итү белән канәгатьләнмичә, аларга иҗади килеп, урта гасырлардагы татар-кыпчак дөньясының, кала һәм дала халкының рухын-көнкүрешен чагылдыралар. Әдәбият галимнәре фикеренчә, борынгы заманнарда һәм урта гасырларда, гомумән язучылар мәгълүм сюжетларны оста файдаланалар. Бу күренешне үз чорының шигъри кануны, дөньяны кабул итүнең һәм шигъри фәлсәфәнең эстетик калыбы итеп санарга кирәк. Шул гадәтне шагыйрьләр соңга таба да бөтенләй үк онытып бетермиләр. Пушкин белән Тукай, мәсәлән, йә берәр даһига ияреп, йә берәрсенең әсәренә көлеп, пародия төсендә өр яңа әсәрләр иҗат итүләре белән дә шигърияткә үзләреннән зур өлеш керттеләр.
Котб үзенең «Хөсрәү вә Ширин» әсәрен Сарай (Сарай-Бәркә) шәһәрендә 1342 елда тәмамлаган. Хөсрәү—тарихи шәхес: 590— 627 елларда Фарсы мәмләкәтенең шаһы була (тарихи чыганакларда—Хосрой II, Хосрой Парвиз); атаклы шаһ Хосрой Ануширванның (Хосрой I) оныгы һәм аның әбисе Төрки каханлыгын төзүчеләрнең берсе, инде безгә таныш Истәми каханның кызы була. Хөсрәү белән аның хатыны Ширинның кичергәннере Фирдәүсинең «Шаһнамә»сендә дә, бүтән шагыйрьләр иҗатында да тасвирлана. Фарсы поэзиясендә нык таралган темага кызыгып, 1181 елда Низами да һәм менә 1342 елны Котб та поэма иҗат итәләр.
Котб әсәренең үзәгендә Хөсрәү белән Ширинның мәхәббәте сурәтләнә. Әмма Ширинга япь-яшь, гаҗәеп көчле, рәссам булу өстенә янә йөз һөнәр иясе Фәрһад та гашыйк. Аның гыйшкын автор намуслы затның илаһи саф хисе итеп тасвирлый. Каһарманнарының килеш-килбәтләрен сурәтләгәндә дә, изге хисләренә үз бәясен биргәндә дә автор һичбер мактау сүзен кызганмый:
...Гъишык берлә терек ошбу галәм! —
Әгәр гъишык булмаса, булмас ирде адәм.
Поэманың башыннан алып ахырына кадәр хатын-кызга ихтирам чагыла. Гомумән алганда, бөтен Шәрыктагы кебек үк, Алтын Урдада асыл затны олылау гадәте яши. Бу уңайдан Ибне Баттута: «Бу якларда хатын-кызга карата аларның (татарларның) олуг хормәт күрсәтүенә шаклар каттым. Ир-ат белән чагыштыргысыз зур хөрмәт үзләренә»,—дип яза.
Котбның тезмә юллары замандашларына да (әйтик, Харәзмигә), аннан соң әдәбиятка килгән шагыйрьләргә дә: Мөхәммәдьярга (XVI йөз), Утыз Имәнигә (ХVIII-ХIХ йөзләр), Тукай белән Бабичка (XX йөз башы) нык тәэсир итә.
Урта гасырларда татар әдәбиятының чәчәк атканлыгын шагыйрь Сәйф Сараиның иҗади мирасы раслый. Шагыйрь 1321 елны Идел буендагы Камышлыда (хәзер Самар өлкәсенә керә) сәүдәгәр гаиләсендә туа.
Шагыйрьнең үзенә кушамат итеп Алтын Урданың башкаласы исемен алуы гына да иҗатында зур уңышлар казанганын, олуг талант иясе икәнлеген күрсәтә. Олыгайгач, ул Мәмлүкләр Мисырына барып чыга, соңгы елларын шунда яшәп, 1396 елны дөнья куя. Бүген безгә мәгълүм поэмаларын да шунда яшәү дәверендә иҗат итеп калдыра. «Гөлстан бит-төрки» («Төркичә Гөлстан», 1391) поэмасын автор XIII йөздә яшәгән фарсы шагыйре Сәгъдидән ирекле тәрҗемә рәвешендә язарга тотынса да, укучы игътибарына төрки дөньядагы җәүһәрләрне тәкъдим итүе белән әсәрен бик нык баета. Поэманың азагында автор сигез төрки-татар шагыйренең берәр әсәреннән өзек китерә дә, һәркайсына үзенең карашын сиздереп, җавап язып чыга. Шулай итеп, Сәйф Сараиның бу поэмасы шул замандагы татар шагыйрьләре иҗатыннан, төрки дөньяның барышыннан мәгълүмат биргән гаять әһәмиятле тезмә әсәргә, Алтын Урданың шигъри энциклопедиясенә әверелә.
«Гөлстан бит-төрки» поэмасында автор үзенең укучыларын тыйнак, намуслы, гадел, рәхим-шәфкатьле, мәрхәмәтле булырга өнди. Ул үзенең каһарманнарын ошбу күркәм сыйфатларга ия иттереп тасвирлый, тормышның үзәгендә кайнаучы затлар буларак чагылдыра. Гыйбрәтле хәлләрне сурәтләгәндә автор ана теленең бөтен мөмкинлекләреннән оста файдалана һәм гаять мәгънәле шигъри юллар китереп чыгара. Менә ни сәбәпле бу әсәрнең төрки әдәбиятка ясаган йогынтысы искиткеч зур була. Сәйф Сараи ул әдәбиятны кешелеклелек идеяләре, яңа шигъри алымнар, фәлсәфи юллар исәбенә баета.
Бәдр*—дәүләт, галәмә,—котлы йөзең
Кем, белек бәхре**—үзең, җәүһәр — сүзең.
Автор үз әсәренә югары бәя бирә, аның белән чын күңелдән горурлана. Сәйф Сараиның һәм Алтын Урда заманында иҗат иткән башка шагыйрьләрнең әдәби мирасын ныклап өйрәнгән профессор Хатыйп Миңнегулов шагыйрьнең нәзыйрә, газәл, рубаи, кыйтга һ. б. әдәби алымнарны ифрат оста куллануын билгеләп үтә. Шагыйрь үзенең иҗатында Шәрык шигъриятенең казанышларыннан иҗади файдалану үрнәген күрсәтә.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 11
  • Parts
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 01
    Total number of words is 3871
    Total number of unique words is 1957
    33.0 of words are in the 2000 most common words
    48.1 of words are in the 5000 most common words
    55.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 02
    Total number of words is 3830
    Total number of unique words is 1796
    30.1 of words are in the 2000 most common words
    44.6 of words are in the 5000 most common words
    52.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 03
    Total number of words is 3800
    Total number of unique words is 1754
    31.0 of words are in the 2000 most common words
    44.6 of words are in the 5000 most common words
    52.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 04
    Total number of words is 3847
    Total number of unique words is 1788
    29.8 of words are in the 2000 most common words
    42.9 of words are in the 5000 most common words
    50.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 05
    Total number of words is 3887
    Total number of unique words is 1887
    29.3 of words are in the 2000 most common words
    44.2 of words are in the 5000 most common words
    52.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 06
    Total number of words is 3853
    Total number of unique words is 1845
    30.4 of words are in the 2000 most common words
    44.3 of words are in the 5000 most common words
    52.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 07
    Total number of words is 3913
    Total number of unique words is 1996
    30.8 of words are in the 2000 most common words
    46.0 of words are in the 5000 most common words
    52.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 08
    Total number of words is 4034
    Total number of unique words is 1874
    30.4 of words are in the 2000 most common words
    44.9 of words are in the 5000 most common words
    52.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 09
    Total number of words is 3862
    Total number of unique words is 1947
    28.5 of words are in the 2000 most common words
    42.3 of words are in the 5000 most common words
    49.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 10
    Total number of words is 3870
    Total number of unique words is 2012
    27.7 of words are in the 2000 most common words
    42.1 of words are in the 5000 most common words
    49.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 11
    Total number of words is 3910
    Total number of unique words is 2076
    29.9 of words are in the 2000 most common words
    43.8 of words are in the 5000 most common words
    52.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 12
    Total number of words is 3820
    Total number of unique words is 1781
    32.4 of words are in the 2000 most common words
    46.7 of words are in the 5000 most common words
    55.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 13
    Total number of words is 3928
    Total number of unique words is 1908
    30.0 of words are in the 2000 most common words
    43.5 of words are in the 5000 most common words
    50.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 14
    Total number of words is 3859
    Total number of unique words is 1848
    30.4 of words are in the 2000 most common words
    44.5 of words are in the 5000 most common words
    51.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 15
    Total number of words is 3809
    Total number of unique words is 1885
    28.3 of words are in the 2000 most common words
    42.0 of words are in the 5000 most common words
    50.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 16
    Total number of words is 4053
    Total number of unique words is 1712
    32.4 of words are in the 2000 most common words
    48.5 of words are in the 5000 most common words
    55.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 17
    Total number of words is 3897
    Total number of unique words is 1943
    29.2 of words are in the 2000 most common words
    43.4 of words are in the 5000 most common words
    50.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 18
    Total number of words is 2402
    Total number of unique words is 1266
    33.5 of words are in the 2000 most common words
    48.8 of words are in the 5000 most common words
    56.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.