Latin

Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 09

Total number of words is 3862
Total number of unique words is 1947
28.5 of words are in the 2000 most common words
42.3 of words are in the 5000 most common words
49.8 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Димәк ки, Монгол империясеннән аерылып башка чыккан дәүләтләрнең улус дип искечә аталуы бер дә гаҗәп түгел. Бу сүз, шактый күп татар яки монгол сүзе кебек үк, Алтын Урдага буйсынган халыкларның теленә кереп китә: рус телендә ул, әйтик, «волость» буларак ничәмә-ничә йөз ел буена яшәп килә.

§ 28. АЛТЫН УРДАНЫҢ ИКЪТИСАДЫЙ ТОРМЫШЫ
Алтын Урдада мал-туар асрыйлар, иген игәләр. Баштарак, дәүләт оешкан бер дәвердә, көньяктагы күчмә халыклар күпчелекне тәшкил иткәнгә—хайван асрау өстенлек тота; игенчелек исә илнең төньягында һәм көнбатышында яшәгән утрак халыкларга гына хас була. Ә инде дәүләт ныгып-көчәеп киткәч, иген игү һөнәре үзәктәге улусларга да җәелә.
Баштарак Монголиядән килгән татарлар да, бу якларда гомер кичергән кыпчаклар да күчмә халык була, хәйран күп мал-туар асрый. 1245—1247 елларда Монголиядә һәм Алтын Урдада булып киткән Италия сәяхәтчесе, миссионер Плано Карпини: «Мал-туарга чамасыз байлар: дөя, үгез, сарык, кәҗә, атлар. Мал-туарның күплегенә исең-акылың китә, бу чаклы ук бөтен дөньяда юктыр сыман тоела»,—дип яза.
Хәер, дәүләт үсеп-ныгып киткән дәверләрдә дә мал-туар анда ишле була. Җучи улусына Үзбәк хан заманында килеп киткән Ибне Баттута: «Анда атлар хәтсез күп һәм бик арзан, алар (төркиләр) ат ите белән тукланалар. Безнең илдә сарыклар күп булса, аларда атлар күп, хәтта аннан да артыграктыр әле. Һәр төркидә (берничә) мең баш»,—дип яза. Шул ук сәяхәтче унар мең баш, аннан да артыграк ат асраучылар булганлыгын телгә ала. Атның бәясенә килгәндә, 50—60 дирһәм генә тора, бигрәк арзан, ди; ә менә читкә, әйтик, Һиндстанга чыгарасы атлар алтын белән 500 динар, хәтта аннан да артык тора икән.
Венециядән килеп, 1436—1452 елларны Алтын Урдада, аның таркалу чорында яшәгән сәяхәтче һәм сәүдәгәр Иосифат Барбаро татарларда мал-туарның күплегенә тәмам хәйран кала: «Миңа юл йөргән чагында ат көтүе куып алып баручы сәүдәгәрләрне күрергә туры килгәләде; атлары дала тутырган булыр иде»,— дип яза.
Алтын Урда халкы тагын сунарчылык белән дә мавыга. Дөрес, аучылык кәсебе төньяктагы урманлы җирләрдә, мәсәлән, Себер ягында күбрәк таралган була; анда да әле дәүләт яшәешенең беренче чорында, һәрхәлдә, 1271 елны Көнбатыш Себер аркылы Кытайга барып кайткан сәяхәтче итальян Марко Поло тайгада татарларның аучылык белән шөгыльләнүен әйтеп үтә.
Әмма тора-бара, дәүләт көчәеп киткән дәвердә, сунарчы кәсебе үзенең кыйммәтен югалта, шуннан инде ауга чыгу фәкать аксөякләргә күңел ачу ысулы булып кала. Хан ярлыкларында кошчылар белән барсчыларның телгә алынуы аксөякләрнең ни рәвешле күңел ачуын исбатлый.
Татарлар шулай ук балык тоту һөнәрен дә читкә какмыйлар. Идел һәм аның күп санлы тармаклары, Каспий диңгезенең ярга якын сулыклары, Җаек елгасында балыкның күплеге һәм төрлелеге, хәтта мәрсиндәй кыйммәтле балыклар мул булганга, Хәзәр каханлыгы заманында ук балыкны эшкәртү эше җайга салынганы мәгълүм. Җучи улусында балыкчылыкның киң таралыш алганлыгы Иртеш белән Җаектан алып Кара диңгезнең төньяк яр буйларына кадәр булган арадагы шәһәр һәм авыл урыннарын казыганда табылган балык сөякләренең һәм зур-зур кармакларның күп булуы белән дә раслана.
Алтын Урданы фәкать күчмә халыклар мәмләкәте буларак күзаллау хата, ялгыш булыр иде. Алтын Урда дәүләте—иген игеп көн итүче утрак халыклар, шәһәрләр иле дә әле ул, бигрәк тә дәүләт көчәеп-ныгып киткәч, шәһәрләр вә авыллар зур үсеш ала. Монголлар килгәнче үк мәдәният үзәкләре булган Харәзем, Болгар, Кырым җирләреннән башка, Җучи улусының үзәк төбәкләрендә дә игенчелек тарала башлый. Безгә таныш галим әл-Гомәри Дәшти Кыпчакның элегрәк суга һәм көтүлекләргә бай, мул иген уңышы алган ил булганын, әмма монгол явы ашлык үсә торган басуларга зур зыян китергәнен, еллар узу белән, ул басуларда яңадан бодай, арпа, ногыт борчагы, тары чәчә башлаганнарын, бу якларда шулай ук йөзем, анар (гранат), груша, алма, айва, өрек, шәфталу (персик), чикләвек, бер дигән кавын үстергәннәрен яза. Яки менә аның тагын бер язмасы: «Аларның шәһәрләрендә төрле-төрле яшелчә үстерелә, әйтик: гәрәнкә, шалкан, кәбестә һәм башкалар».
Вакыт узган саен иген игүнең дәрәҗәсе ныграк үсә, көньяктагы дала төбәкләрендә дә ашлык күренә башлый. Даланы тутырып бодай чәчәләр икән, дип уйласак, хаталанырбыз, әлбәттә: ул далаларда мал-туарга төп ризык булып кылган үсә, әле бит җитмәсә тозлак урыннар да бар, тик инде елга-инеш тирәләрендә иген икмичә калмыйлар. Иосифат Барбаро уңдырышлы татар җирләренең бигрәк тә көньяктагы өлешенә соклануын белдерә: «Андагы җирләргә исең китәрлек, бодай уңышы бергә—илле, биеклеге дә падуан бодаена бирешкесез, ә инде тары бергә—йөз чыга. Кайчагында уңыш шулкадәр күп була, аны кырда калдыралар», ягъни җыеп бетерергә өлгермиләр.
Бергә—илле, бергә—йөз—игеннең чәчкәнгә караганда ничә мәртәбә күбрәк чыгуын күрсәтә.
Падуан бодае—ул заманнарда Төньяк Италиядә үскән бодай.
Элек-электән иген игеп көн күргән төбәкләрне инде әйткән дә юк, алар бу эштә остарып беткәннәр. Шундыйларның берсе, Алтын Урда калаларын икмәк белән тәэмин итеп торучы Болгар булса, икенчесе, тагын да уңдырышлырагы Төньяк Кавказдагы Кубан төбәге була. Игенчелек Алтын Урдада, гомумән, игътибар үзәгендә торган. Әйтик, тарихи чыганак буларак гаять кызыклы һәм дә бай ярлыкта—Тимеркотлык ярлыгында Җучи улусындагы ике төрле игенче телгә алына; аларның берсе—сабанчы, икенчесе—уртакчы (уртактан, бергәләп эшләүчене аңлата).
1303 елда Көнбатыш Европа сәүдәгәрләренә җиңеллек китерү нияте белән төзелгән «Кодекс куманикус»та («Коман мәҗмугасы»), ягъни кыпчак лөгате-сүзлегендә, игенчелек һөнәренә кагылышлы сүзләр шактый очрый: арпа, бурчак, сабан йире (җире), сабан сөрмәк, сабан тимере, сабанчы, тары—болар барысы да бик ачык аңлашыла, бүгенгәчә үзгәрешсез калган.
Шәрыктагы башка дәүләтләрдәге шикелле үк, Алтын Урдада сәүдә эшләре зур урын алып торган. Мал-туарга шулчаклы бай булгач, бүтән илләргә, әлбәттә, иң әүвәл әнә шул тере малны чыгарганнар. Җучи улусына аяк баскан кешеләр моңа игътибар итмичә кала алмаганнар. Ибне Баттута Һиндстанга китеп баручы кәрванда алты меңнән артык ат булганын әйтеп үтә. Хәтта әле Иосифат Барбаро заманында да фарсыларга дүртәр мең ат җибәргәннәр. Янә дә Барбаро Европа илләренә—Польша, Валахия һәм Пенсильвания, ягъни Румыния, Германия, Италиягә «менә дигән эре-эре үгезләрне» чыгаралар, дип яза. Дәшти Кыпчакның ике өркәчле дөяләрне фарсылар 25 дукат (үзләренең бер генә өркәчле дөяләре 10 дукат торган) түләп ала торган булганнар.
Гомумән, Алтын Урдада дөяләр белән атлардан торган кәрван сәүдәсе нык үсеш алган. Сәүдә үзәкләре булып дәүләтнең мәркәзе Сарай (Сарай-Бату, Сарай-Бәркә), Хаҗитархан (Әстерхан), Харәземнең үзәге Үргәнеч, Җаекның түбән агымындагы Сарайчык, Кырымдагы Солхат, Урта Иделдә Болгар калалары саналган. Тарихи чыганакларда Алтын Урданың экспорты һәм импорты шактый мул күрсәтелә: тире һәм күн, кыйммәтле балык, балавыз, бал, тоз, борыч, икмәк, шәраб, ефәк һәм бүтән төрле тукымалар, паласлар, зиннәтле көмеш әйберләре, энҗе-мәрҗән, фарфор, буяулар һәм янә дә әллә ниләр. Боларның күбесе татар әйберләре дигән исем белән бүтән илләргә чыгарылган. Хәер, бу әле арада кайбер малның яки чималның Алтын Урдага читтән килеп кергән булуын инкарь итми. Халыкара сәүдәнең нәкъ үзәгендә торган Алтын Урда теләгәнен сатып ала, теләгән әйберен сата алган.
Алтын Урда Каспий һәм Кара диңгез аркылы да сәүдә иткән. Кырымның көньягында Кефе (Феодосия), Солдайя (Судак), Чембало (Балаклава) кебек диңгез портлары татарлар кулына күчә; Солдайя белән Кефедә хәтта әле акча да сугыла. Бу портлардан малны Европага, Азиянең һәм Төньяк Африканың гарәп илләренә озатканнар.
Сату-алу эшләре шактый соңга таба Җучи улусының үзәк җирләрендә дә гөрләп барган. Менә бер мисал. Иранның көньяк-көнбатышындагы Шираздан килгән Шәмсетдин Мөхәммәт атлы бай гына бер сәүдәгәр Урта Азиядә алыш-биреш иткәннән соң 1438 елның җәендә Сарай-Батуга 21 мең динарга шәрыкның татлы ашамлыкларын: алай, гамбәр, борыч, имбир, мөшкәт чикләвеге һ. б. алып килә дә кызыл мал, ягъни мануфактура төяп китә. Димәк, Алтын Урданың соңгы дәверендә дә товарның әле төрлесе була, аны чит илләрдән ташый торалар.
Алтын Урданың күп санлы шәһәрләрендә һөнәрчелек гаҗәеп зур үсеш алган була: архитектура-төзелеш, акча сугу, металл кою, зәркән-ювелир сәнгате, затлы савыт-саба ясау, күн иләү, кием тегү, корал эшләү һ. б. күп төрле кәсеп. Моның шулай икәнен безгә Сарай-Бәркә урынында 1830 нчы елларда рус археологы А. В. Терещенко тапкан күп санлы әйберләр раслый. Соңгы 30—40 ел эчендә Сарай-Бәркә, Сарай-Бату һәм Идел буендагы бүтән шәһәрләр урынында Мәскәү һәм Казан археологлары уңышлы гына эшләр башкара. Боларга әле тагын Алтын Урданың гаять зур мәйданында соңгы 200 ел буена табылган хәзинәләр, андагы кыйммәтле әйберләр һәм акчалар да өстәлә. Мондый кыйммәтле табылдыклар язма чыганаклардагы һәм халык авыз иҗатындагы мәгълүматлар белән тагын да тулыландырыла һәм төрләндерелә. Һөнәрчелекнең аерым төрләре хакында тулырак итеп без әле алда махсус сөйләшербез.

§ 29. ГАСКӘР ҺӘМ КОРАЛ ТӨРЛӘРЕ
Урта гасырларда бер генә дәүләт тә күп миллионлы гаскәр тотмаган. Шулай да халыкның санына нисбәтән йөзәр мең сугышчыдан торган, үзенең авангарды-арьергарды, үзәге-фланглары белән атлы һәм җәяүле гаскәрләр булган. Сугышчының өстендә дошман угыннан саклардай кием—көбә, башында шишәк, билендә кылыч, җәя белән уклар, кулында калкан, сөңге яисә чукмар булган. Тирән чокырлар белән уратып алынган кальга-крепость диварлары биек һәм нык булып, каланы саклаучылар дошман өстенә ук яудырып торганнар. Ә инде яу белән килүчеләр ул диварларны авыр бүрәнә-таран белән җимерергә, биек манара-корылмалардан дивар өстенә сикереп, эчкә үтәргә омтылганнар. Дәүләт белән зирәк акыл иясе, оста сәясәтче идарә итсә, аның гаскәре башында оста хәрбиләр, атаклы полководецлар торган. Үз каласын дошман явыннан саклау ысулларын да, башка илләрне яулап алу әмәлләрен дә алар яхшы белгәннәр. Үз чорының хәрби стратегиясе һәм тактикасы, хәрби доктринасы булган. Бу Спартак, Аттила, Бөек Карл, Александр Невский, Сәләхетдин (XII йөздә тәре походына каршы күтәрелеп, мөстәкыйльлекне саклап калуга ирешүче Мисыр солтаны) заманында да, Чыңгыз, Бату ханнар һәм аларның варислары вакытында да шулай булган.
Чыңгыз ханның бер-бер артлы зур җиңүләргә ирешүе аның гаскәре күп санлы булудан гына килми, бәлки сугышчыларны яуга оста итеп хәзерләү-өйрәтүгә дә, сугышны акыл белән алып баруга да бәйле була. Сан ягыннан исә аның гаскәре әллә ни зур түгел: барлыгы 230 мең яугир булып, шуның 60 меңе—Урта Азия фронтында, 170 меңе, әүвәл Кытай фронтында булып, аны җиңгәннән соң, 1215 елны көнбатышка җибәрелә. Чыңгызның гаскәрендә күпчелекне җиңел кавалерия тәшкил итә. Тимер киемнәр киеп, авыр кораллар белән коралланган дошман өстенә һич көтмәгәндә-уйламаганда монголларның атлы гаскәре өермәдәй ябырыла да шул арада тар-мар китереп тә ташлый. Хәер, кальгаларны алу өчен дә шул замандагы аеруча яңа һәм камил җайланмалар кулланыла. Шулар ярдәмендә монгол гаскәре Төньяк-Көнбатыштагы урманга бай илләрнең имән баганалардан койган утыртма койма-капкаларын гына түгел, бәлки әле Урта Азия һәм Көньяк-Көнчыгыш Азиядәге гасырлар буена утырган калын таш диварларны да бик ансат үтеп керә. Чыңгыз ханның гаскәрләрендә хөкем сөргән искиткеч катгый тәртип хәрби җитезлек һәм сугышчан рух җиңүгә китерә.
Гаскәр үзе унар, йөзәр, меңәр сугышчы төркемнәреннән тора, Алары ун меңлек төмәнгә кушыла. Бөек Яса бер төркемнән икенчесенә күчеп йөрүне катгый тыя: күчкән кешене үлем җәзасына хөкем итәләр, аңа рөхсәт иткән башлыкның үзенә богау салалар. Гомумән, тәртип бозу берәүгә дә—гади сугышчыга да, төмәнгә дә—рөхсәт ителми; зур башлыкка җәзаны тагын да зуррак яки хан үзе бирә. Яугирларны, усалрак булсыннар өчен, Яса әмере белән ачлы-туклы тоталар. Бүгенге көн күзлегеннән караганда, ул гадәтләр сәер булып күренсә дә, гаскәрдә корыч тәртип саклау сугышка сәләтле, җиңелмәс армия тоту өчен бик тә мөһим булган. Хәер, сугышчыларны ачлы-туклырак тоту, эт симерсә күбрәк йоклый дигән кебек, ул заманнарда да, бераз соңрак та зарури хәл саналган. XIII йөздәге кытай телендәге бер язмада мондыйрак мәгълүмат бар: монголлар сугышта кулларына кергән табышны үзара тигез итеп бүләләр дә бер өлешне—кечкәнәме ул табыш, әллә зурмы, анысы барыбер—Чыңгыз ханга калдыралар, хан өлеше исә казнага, дәүләткә китә. Тигез өлешләргә бүлүне, гаскәрдә тәртип саклау кебек үк, Яса үзе таләп иткән. Шул ук язмада тагын мондый хәбәр дә бар: монгол сугышчысы карамагында берничә ат булып, озын юлда барганда ул аларны алмаштырып атлана, шуңа күрә аның атлары талчыкмый да, үлми дә икән. Элегрәк әйтеп киткәнчә, дәүләт белән идарә итү рәвеше Монгол империясеннән бүленеп башка чыккан дәүләтләрдә дә, гәрчә алар мөстәкыйль рәвештә яшәсәләр дә, нәкъ менә Чыңгыз хан васыять итеп калдырганча баруын дәвам иттерә. Шул сәбәпле, әлеге тәртип ул дәүләтләрнең гаскәрләрендә дә дәвам иткән.
Алтын Урдада гаскәрнең бүленеше нәкъ искечә саклана: уң канат, сул канат, төмән, меңнәр, йөзләр, уннар. Җучи улусынын ханы Тимеркотлык 1398 елда кул куйган мәшһүр ярлык: «Уң канаттагы, сул канаттагы угланнарга, Идегәй төмән кул астындагы меңнәр, йөзләр, уннарның күп санлы мәрхәмәтле башлыкларына»,—дип мөрәҗәгать итү белән башланып китә. Укучыларга яхшырак аңлашылсын өчен, хәзерге армия белән чагыштырып карыйк: ун дигәне—отделение, йөзе—рота, меңе—полк, төмәне—дивизия; уң канат, сул канат дигәннәрен үзенә күрә, шул заманның гаскәр саныннан чыгып фикер йөрткәндә, армия яки фронтлар белән чагыштырырга мөмкин булыр иде.
Тарихи чыганакларда хәбәр ителгәнчә, сугышка әләмнәр күтәреп керәләр. Чыңгыз хан империясендәгечә, Алтын Урданың әләме кара төстә була: «Идегәй» дастанында ул «кара ту» дия атала. Хәер, Багдад хәлифәсенең байрагы да кара булганлыгы мәгълүм. «Җиңүләр китабы» дигән язмада Туктамыш гаскәре дә, Аксак Тимернеке дә сугышка барабаннар кагып, литаврлар чыңлатып, быргылар кычкыртып кергәне телгә алына. Рус чыганакларында 1380 елгы Куликово кырында барган сугышны тасвирлаганда, Мамай һәм Дмитрий Донской гаскәрләре ике арадагы бәрелешне быргылар кычкыртып башлап җибәрде, диелә.
Алтын Урда гаскәренең саны төрле дәвердә төрлечә булганы мәгълүм: дәүләт көчле-гайрәтле икән—гаскәре дә ишлерәк; илдән бәрәкәт качкан, гауга-фетнә купкан чакларда—гаскәрнең саны кими. Бәркә тәхеттә утырган заманнарда Нугайның гаскәрендә 300000 сугышчы була. Ибне Баттута, Үзбәк хан уздырган кабул итү мәҗлесендә 17 төмән утырганын телгә ала; шуннан чыгып, 170000 кешелек гаскәре булган, дип фикер йөртергә булыр иде. Ә бит гарәп сәяхәтчесе белән булган мәҗлестә кайбер төмәннәрнең булмавы да бик ихтимал. Димәк, гаскәрнең ишлерәк булган булуы да бар. 1391 елда Кондырча елгасы буендагы бәрелешкә Туктамыш хан 200 меңнән артык сугышчы белән керә. Шуларның яртысына якыны сугыш кырында ятып кала. Җучи улусы таркалганнан соң барлыкка килгән татар дәүләтләре дә зур-зур гаскәрләр тотканнар. Мәсәлән, 1480 елны Угра елгасы буенда Мәскәүнең олы кенәзе Иван III гаскәре белән очрашканда Олы Урда ханы Әхмәтнең атлы гаскәрендә 100000 кеше була. Кырым ханлыгының, Нугай Урдасының да күп — өчәр йөз меңле гаскәр тотканнары мәгълүм.
Тарихи чыганакларда Чыңгыз хан белән Аксак Тимер гаскәрләренең ни рәвешле киенгәне һәм коралланганы да әйтелә. Инде безгә мәгълүм мәшһүр гарәп галиме әл-Гомәри Үзбәк хан дәверендә сугышка барасы татарның сафка басуын болайрак тасвирлый: «...һәр җайдак... үзе белән ике хезмәтче, утыз баш сарык, биш ат, ике бакыр казан, корал-фәлән салырга җигүле арба да ала».
Ул заманнарда, бүгенге шикелле, билгеле бер күләмдәге, дәүләт тарафыннан киендерелгән һәм коралландырылган регуляр гаскәр булмый. Кулына кылыч алырдай, җәядән ук атардай ир-ат сугышка үз атына атланып, киенеп-коралланып, ерак юлга ризык-мазарының хәстәрен күреп, сәфәр чыга. Әл-Гомәри әйткән ике хезмәтче исә, яугир сугыштан башка берни уйламасын өчен, аны карап-тәрбия кылып торалар: атларын да карыйлар, ашын-суын да хәстәрлиләр. Әгәр сугышчы үзе яуда үлеп калса, аның урынына берәр хезмәтчесе баскан булуы мөмкин.
Шул ук вакытта ханның үзенең, аның угланнарының, бәкләр бәгенең, карачи бинең, әмирнең, янә дә хәрби-феодал башлыкларның сакчы гаскәре булмыйча калмаган. Резервта, әлбәттә, азык-төлек, кием-салым да булган. Өстәвенә әле гаскәрдә корал яңартучы, кием-салым тегүче, эшлея-сбруй ясаучы кешеләр дә булган. Иосифат Барбаро: «Хәрби кешеләр гаҗәеп дәрәҗәдә кыю һәм батырлар... Гаскәрләрендә тукучы да, тимерче дә, корал ясаучы да, башкасы да—гомумән, кирәкле һәр һөрнәрче дә бар»,— дип яза.
Язма чыганакларда, халык авыз иҗаты әсәрләрендә сугыш коралларының төрлесе телгә алына. Аеруча бай материал археологик казулар вакытында табыла. Гомумән, Алтын Урда гаскәрендә кулланылган корал төрләрен түбәндәгечә күз алдына китерергә мөмкин: кальга алу җайланмасы, беренче утлы корал, шишәк, көбә, калкан, сөңге, ук-җәя, кылыч, хәнҗәр, айбалта, озын саплы балта, чукмар, кистән...

§ 30. АЛТЫН УРДА ШӘҺӘРЛӘРЕ. САРАЙ-БАТУ ҺӘМ САРАЙ-БӘРКӘ
Алтын Урда дәүләтендә йөз иллеләп шәһәр була. Төрлесе төрле зурлыктагы ул шәһәрләрнең шактые күчмә халык мал-туар асраган очсыз-кырыйсыз кыпчак далаларында калкып чыга. Исемнәре генә дә ни тора—алар даланың үзе кебек үк шигърият белән тулы: Гөлстан (Гөлләр иле), Сарай, Сарайчык, Ак Сарай, Ак Кирмән (Ак кальга), Ак Мәчет, Олуг Мәчет, Аргамаклы Сарай...
Алтын Урда калаларына кагылышлы бай мәгълүмат археологларның күп еллар буе алып барылган казу-тикшеренүләре нәтиҗәсендә тупланды һәм туплана бара; шулай ук әлеге шәһәрләрдә сугылган борынгы акчаларны барлау да калалар тарихын өйрәнүгә ифрат зур өлеш кертә. Язма чыганаклар — гарәп һәм фарсы тарихи географиясе, рус елъязмалары, Көнбатыш Европа сәяхәтчеләренең хезмәтләре, татар тарихи чыганаклары һәм халык авыз иҗаты әсәрләре—шәһәрләр турында гаять кызыклы, мөһим мәгълүматлар бирә. Шулай ук урта гасырларда эшләнгән географик карталарның да кыйммәте бик зур. Аларның күбесен итальян сәяхәтчеләр төшергән; арада игътибарга аеруча лаеклары: бертуган Пициганилар 1367 елда, Фра-Мауро 1459 елда ясаган карталар, шулай ук 1339 һәм 1351 елгы карталар, янә Алтын Урданың Кара диңгез һәм Азов диңгезе буйларындагы шәһәрләрен курсәткән һәм 1320, 1327 елларда төшерелгән карталар да бар. Төрле кала урыннары, андагы сарай, мәчет, башка биналарның хәрабәләре XVIII—XIX йөзләрнең рус яки Европа сәяхәтчеләре язмаларында да телгә алына. Шулай ук Алтын Урда заманыннан Болгарда, Башкортстанда, Кырымда калган кайбер корылмалар үзләренең архитектура кыйммәтләрен саклаганнар.
Археология материаллары ул калаларның зурлыгын-кечкенәлеген күрсәтсә, анда табылган хәрабәләр, эш һәм сугыш кораллары, башка күп төрле әйберләр ул заманнардагы халыкның тормышын күз алдына китерә алалар. Борынгы акчалар, манускрипт-кулъязмалар шәһәрләрнең ничек аталганын, кайчан вә кемнәр идарә иткәнен, нинди вакыйгалар булганын, нинди халыклар яшәгәнен, кайсы калалар һәм илләр белән сәяси, икътисадый-сәүдә, мәдәни багланышлар алып барылганын ачыкларга ярдәм итә. Географик карталар исә урта гасырдагы ул дәүләтне тулаем күзалларга, аның мәркәзенең, бүтән зур һәм кечерәк калаларының исемнәрен, тарихи географиясен күзалларга мөмкинлек бирә.
Алтын Урданың үзәген тәшкил иткән элеккеге Дәшти Кыпчак җирләрендә шәһәр төзү эшләре XIII йөзнең урталарында башлана. Әгәр 1245—1247 елларда Җучи улусын бер башыннан икенче башына кадәр кичкәндә Плано Карпини бер генә кала да очратмаган булса, аңардан 5—6 ел соңрак шул ук юлны узган Рубрук яңа салынып беткән Сарай шәһәрен күреп, аның матурлыгына соклана. Бату хан үзенә мәркәз корган икән, аның улы Сартак тырышлыгы белән дә яңа калалар һәм бистәләр барлыкка килә. Сарай шәһәре һәм бүтән төбәкләр аша, Идел һәм Дон аркылы җайланган кичүләрдән кәрваннар йөри башлый.
Бәркә заманында калалар аеруча нык үсеш ала, матурлана. Моңа, әлбәттә, ислам динен кабул итүнең тәэсире бик зур була. Шәрык шәһәрләренең гөрләп китүенә, чәчәк атуына ислам диненең йогынтысы булмыйча калмый: купшы архитектура, халык гөж килгән базарлар, гарәп дирһәмнәренә охшатып акча сугу, мәдәниятнең, шигъриятнең ныклап үсүе, баеп китүе күпләрнең игътибарын җәлеп итә. Гомумән, урта гасырларда калаларның калкып чыгуы, аларның халыклар тормышында гаять зур урын тотуы—Мәгъриптә христиан динен, Мәшрикъта ислам динен кабул итүгә бик нык бәйләнгән.
Алтын Урданың калалары, андагы мәдәният бу дәүләт белән Үзбәк хан һәм Җанибәк хан идарә иткән дәверләрдә аеруча көчәеп-ныгып китә. Нәкъ әнә шул заманнарда монументаль архитектура гаҗәеп зур үсеш ала.
Монумент үзе латин сүзе булып, архитектура фәнендә зур, киң колачлы дигән мәгънәдә йөри, мәһабат корылмаларны, архитектур ансамбльләрне аңлата.
Алтын Урда шәһәрләренең үткәнен, мәдәниятен өйрәнгән А. Ю. Якубовский, Г. А. Федоров-Давыдов, В. Л. Егоров кебек тарихчы-археологлар ул калаларның саны ишәеп киткәнен, һәркайсының зураеп-үсеп, Идел һәм аның янсуы Актүбә буйлап уннарча чакрымнарга сузылганын, Идел белән Дон арасына җәелгәнен әйтеп үтәләр.
Алтын Урда дәүләтендә элеккеге күчмә һәм шәһәр дөньясы бергә кушылып, бер-берсен тулыландырып яшиләр. Бу дәүләтне фәкать күчмә халыклардан торган, ягъни исәпсез-сансыз мал-туар белән мәш килүче кыргыйлар гына тәшкил иткән, дип уйлаучылар бик нык ялгыша. Гәрчә, җәйге айларда, бигрәк тә көньяк далаларда күченеп йөрү гадәте азмы-күпме калган булса да, бу инде нигездә шәһәрләр иле, югары мәдәнияткә ирешкән шәһәр дөньясы.
Кайбер калалар Көнбатыш Европа шәһәрләреннән чиксез зур булып, аларда халык та күбрәк яшәгән. Әйтик, Римда XIII йөздә 35 000, Парижда XIV йөздә 58 000 кеше яшәсә, шул ук XIV йөздә Алтын Урданың башкаласы Сарайның халкы 100 000 нән артып киткән.
Сарай исемендә ике шәһәр мәгълүм. Берсе аның Сарай-Бату (акчаларда ул Сарай әл-Мәхрус дип йөри: гарәпчәдә—Алла тарафыннан саклана дигән сүз; шулай ук Иске Сарай яки Сарай гына дип тә йөртәләр)—Алтын Урданың беренче башкаласы, XIII йөзнең урталарында төзелә. Үзбәк хан заманында мәркәзне Сарай-Бәркәгә күчерәләр (анысы Бәркә тәхеттә утырганда салынган була; акчаларда ул Сарай әл-Җәдид, ягъни Яңа Сарай буларак билгеле).
XIII йөздә яшәгән фарсы галиме Җүәйни «Җиһангир тарихы» дигән мәшһүр китабында: «Бату Идел буенда, үзенең урдасында иде: үзе урынны сайлап, кала корды һәм аңа Сарай дигән исем кушты»,—дип яза. Бу Алтын Урданың иң беренче һәм иң зур шәһәре була, бик күп шәһәрләрдән озаграк яши—XIV йөз ахырында Алтын Урдага искиткеч зур зыяннар кылган Аксак Тимер явыннан да исән-имин кала һәм дәүләтнең үзе белән бергә тарих сәхнәсеннән төшеп кала.
Сарай-Бату гаҗәеп зур бер шәһәр булып, ул заман өчен искиткеч киң—36 кв. км мәйдан били. Моны иңе 4, ә буе 9 чакрымлы итеп күз алдына китерергә була. Урта гасырлардагы каланы бүгенге күп катлы биналардан торган шәһәр белән чагыштырып булмый, әлбәттә. Йортлар анда күбесенчә берәр генә катлы булып, фәкать хан һәм әмир-бәк сарайлары, мәчетләр, мавзолей-төрбәләр, кәрван-сарайлар, җәмәгать мунчалары гына зураеп, калкынып торганнар. Шәрык дөньясына хас булганча, базарлар шактый зур мәйдан биләгән. Аксөякләрнең шәһәр читендәге утарларын да онытырга ярамый. Җәмгысы бергә шактый зур мәйдан килеп чыга: Сарай чаклы зур кала Көнчыгыш Европада гына түгел, Көнбатышында да булмый.
Сарай-Бату Иделнең сул янсуы Актүбәнең сулъяк ярында, Әстерханнан 110—120 чакрым югарырак урнашкан була. Хәзер кала урыны шәп-шәрә: сарайлар, мәчетләр, бүтән төрле биналарны Явыз Иван малае Федор патшаның әмере белән 1587 елны җимерәләр дә, шул кирпечләрдән Әстерханда кремль корып куялар—диварлары гаҗәеп калын, чиркәүләре һәм башнялары искиткеч биек, башка төрле биналар шактый зур килеп чыккан.
Археологик өйрәнүләр нәтиҗәсендә Сарай-Батуның ярыйсы ук җиһазлы, яшәү өчен җайлы булганлыгын әйтергә мөмкин: анда җылыту, суүткәргеч, канализация торбалары эшләп торган. Сарайларны, башка төрле җәмәгать биналарын яндырылган кирпечтән известьле измә белән ныгытып төзегәннәр, ә гадиерәк йортларны яндырмаган кирпечтән яки агачтан салганнар. Археологлар зур-зур заллары һәм торак бүлмәләре булган ике сарай калдыгын казыдылар. Берсенең урта бер җирендә бассейн булып, суы һәрдаим алмашынып торган; чак кына арырак—тәхет өчен калку җир, ә тәхет өстенә зиннәтле итеп эшләнгән түбә корылган булган. Моның хан сарае булганлыгы шиксез. Шәһәр урынында шулай ук затлы савыт-саба, төзелеш өчен кирәкле җиһазлар, алтын-көмеш әйберләр җитештерүче остаханәләрнең калдыклары да казып өйрәнелде.
Алтын Урданың икенче мәркәзе Сарай-Бәркә дә шул ук, Актүбәнең сулъяк ярында, Сарай-Батудан югарырак урнашкан булган. XIV йөздән калган язма чыганакларда нәкъ менә шушы Сарай телгә алына. Әл-Гомәри: «Сарай каласы Бәркә хан тарафыннан Туран (Идел) дәрьясы ярына салынган. Җире тозлак, ягъни тозлы туфрак (соланчак), дивар-мазар күренми. Патша яши торган сарай башына ике Мисыр кыйнтары авырлыгындагы яңа алтын ай менгереп куйганнар. Хан Сарае тирәсендә—төрле ошарлар, манаралар, аның әмирләре яшәгән йортлар. Мондый сарайда алар (ханнар) кыш үткәрәләр. Бу дәрья... Нил дәрьясыннан 3—4 тапкыр зуррактыр; анда зур каеклар йөзә, алар руслар һәм славяннар иленә баралар. Елга славяннар җиреннән башлана да. Ул, ягъни Сарай — олуг шәһәр; анда базарлар, мунчалар, диният биналары бар, анда товарлар килә...»
Туран дәрьясы—төрки халыклар җиреннән аккан елга. Борын заманда төрки дөньяны фарсылар шулай атаганнар.
Мисыр кыйнтары—44,928 кг авырлык үлчәве. Ике Мисыр кыйнтары—89,856 кг дигән сүз; димәк, хан сараеның башына куелган алтын айның авырлыгы чынында 90 кг булып чыга.
Әл-Гомәринең бу сүзләре дәүләт белән Үзбәк хан идарә иткән дәвергә туры килә. Бераз соңрак Ибне Гарәбшаһ әйткән сүзләр исә Җанибәк патша булган дәвергә карый: «Тоткан урыны белән ул (Сарай-Бәркә) иң бөек, халык иң күп яшәгән шәһәрләрнең берседер... Ул Итилдән аерылып чыккан елга буена [урнашкан]»,—ди.
Сарай-Бәркәне, Алтын Урдага соңгы һөҗүмендә, ягъни 1395 елда, Аксак Тимер җимереп бетерә. Бүгенге көндә аның, Сарай, Батуныкы кебек үк, бер генә архитектура корылмасы да калмаган. Аларның нигезләрен һәм башка матди ядкарьләрне үткән йөздә А. В. Терещенко казып чыгара; безнең гасырда исә 20 нче елларда профессор Ф. В. Баллод бу эшкә күп хезмәт куя; аннары Шәрык тарихының зур белгече, археолог, Мәскәү университеты профессоры Г. Федоров-Давыдов җитәкчелегендә киң күләмдәге тикшеренү эшләре соңгы 20—30 ел эчендә үткәрелә.
Әлеге тикшеренүләр шәһәрнең гаҗәеп дәрәҗәдә төзек булганлыгын раслыйлар. Суүткәргечләрдән башка, анда әле шәһәр халкын даими рәвештә су белән тәэмин итеп тору өчен әйләнә тирәдәге сулыкларны җайга сала алырдай катлаулы гидротехник корылмалар да була. Актүбәдән кирәкле кадәр суны алып саклау өчен корылган, озынлыгы 280 м, киңлеге 32 м, биеклеге 16 м сусаклагычның калдыгы Ф. В. Баллод җитәкчелегендә казыла. Сарай-Бату да, Сарай-Бәркә дә Мәшрикъ белән Мәгъриб Азия белән Европа арасында алып барылган сәүдә үзәкләре вазифасын үти. Ә инде сәүдә эшләрендә иң кирәкле нәрсә акча сугу мәмләкәтнең 32 каласында башкарылса, иң күп шушы ике башкалага туры килә, анда да әле Сарай әл-Җәдидтә җучи тәңкәләре күбрәк сугыла. Бу хәл Сарай-Бәркәнең Алтын Урда дәүләтенең иң көчле чагында сәяси үзәк булуы белән аңлатыла.

§ 31. АЛТЫН УРДАНЫҢ БАШКА ШӘҺӘРЛӘРЕ
Мәркәзләрдән тыш, Алтын Урдада һөнәр, сәүдә, мәдәният үзәкләре вазифасын үтәгән башка шәһәрләр дә күп булган. Андыйлар аеруча Идел буе һәм аның тирә-юне белән бәйле.
Матур, шигъри яңгырашлы Гөлстан исемле каланың шөһрәте зур булган. Галимнәрнең күбесе ул шәһәрне Актүбә елгасы буйлап түбән төшкәндә Сарай әл-Җәдидтән ерак булмаган дигән фикердә торсалар да, аның урыны төгәл ачыкланмаган. Алтын Урда тәңкәләрен сугу урыны буларак (кайсыбер дирһәмнәрдән аның Сарайга бәйле икәне күренә) ул XIV йөзнең урталарында калкып чыга да... 1395 елда Аксак Тимер явыннан һәлакәткә дучар була.
Бәлҗәмин дигән шәһәр Иделнең уңъяк ярына урнашкан була (рус елъязмаларында ул Бездеж дип атала). Идел белән Донның бер-беренә якынайган урынында утырганга, Кара һәм Азов диңгезләреннән килеп, Каспий диңгезенә чыгучы, аннан инде Шәрыкка юл тотучы сәүдәгәрләрнең көймәләрен җир өстеннән сөйрәп алып барган чагында иминлекне Бәлҗәмин тәэмин итә. Иделгә төшкән көймәләрнең беришесе төньякка—Болгарга, аннан рус кенәзлекләренә юнәлә, ә Кама буйлап төньякка, Урал тирәсенә юл тота. Кырымга, Көнбатыш Европага бара торган кәрван юлы да Бәлҗәмин аша уза. Ул каланың урынын казый торгач, археологлар зур бер таш мәчетнең, мавзолейларның, су торбалары сузылган җәмәгать мунчаларының, остаханәләрнең, һәртөрле торак йортларның нигезләренә юлыгалар. Гомумән, Бәлҗәмин урта гасырларда төзек һәм бай шәһәр булган.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 10
  • Parts
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 01
    Total number of words is 3871
    Total number of unique words is 1957
    33.0 of words are in the 2000 most common words
    48.1 of words are in the 5000 most common words
    55.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 02
    Total number of words is 3830
    Total number of unique words is 1796
    30.1 of words are in the 2000 most common words
    44.6 of words are in the 5000 most common words
    52.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 03
    Total number of words is 3800
    Total number of unique words is 1754
    31.0 of words are in the 2000 most common words
    44.6 of words are in the 5000 most common words
    52.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 04
    Total number of words is 3847
    Total number of unique words is 1788
    29.8 of words are in the 2000 most common words
    42.9 of words are in the 5000 most common words
    50.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 05
    Total number of words is 3887
    Total number of unique words is 1887
    29.3 of words are in the 2000 most common words
    44.2 of words are in the 5000 most common words
    52.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 06
    Total number of words is 3853
    Total number of unique words is 1845
    30.4 of words are in the 2000 most common words
    44.3 of words are in the 5000 most common words
    52.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 07
    Total number of words is 3913
    Total number of unique words is 1996
    30.8 of words are in the 2000 most common words
    46.0 of words are in the 5000 most common words
    52.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 08
    Total number of words is 4034
    Total number of unique words is 1874
    30.4 of words are in the 2000 most common words
    44.9 of words are in the 5000 most common words
    52.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 09
    Total number of words is 3862
    Total number of unique words is 1947
    28.5 of words are in the 2000 most common words
    42.3 of words are in the 5000 most common words
    49.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 10
    Total number of words is 3870
    Total number of unique words is 2012
    27.7 of words are in the 2000 most common words
    42.1 of words are in the 5000 most common words
    49.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 11
    Total number of words is 3910
    Total number of unique words is 2076
    29.9 of words are in the 2000 most common words
    43.8 of words are in the 5000 most common words
    52.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 12
    Total number of words is 3820
    Total number of unique words is 1781
    32.4 of words are in the 2000 most common words
    46.7 of words are in the 5000 most common words
    55.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 13
    Total number of words is 3928
    Total number of unique words is 1908
    30.0 of words are in the 2000 most common words
    43.5 of words are in the 5000 most common words
    50.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 14
    Total number of words is 3859
    Total number of unique words is 1848
    30.4 of words are in the 2000 most common words
    44.5 of words are in the 5000 most common words
    51.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 15
    Total number of words is 3809
    Total number of unique words is 1885
    28.3 of words are in the 2000 most common words
    42.0 of words are in the 5000 most common words
    50.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 16
    Total number of words is 4053
    Total number of unique words is 1712
    32.4 of words are in the 2000 most common words
    48.5 of words are in the 5000 most common words
    55.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 17
    Total number of words is 3897
    Total number of unique words is 1943
    29.2 of words are in the 2000 most common words
    43.4 of words are in the 5000 most common words
    50.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 18
    Total number of words is 2402
    Total number of unique words is 1266
    33.5 of words are in the 2000 most common words
    48.8 of words are in the 5000 most common words
    56.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.