Latin

Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 08

Total number of words is 4034
Total number of unique words is 1874
30.4 of words are in the 2000 most common words
44.9 of words are in the 5000 most common words
52.7 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Көнбатышка яу чыгу мәсьәләсе монголларның 1235 елда Каракорымда узган гомуми корылтаенда карала. Яуның башлыгы итеп Жучиның 11 улы арасыннан иң сәләтле олы малае Батуны билгелиләр. 27 яшьлек хан карамагына монгол гаскәренең аеруча куәтле һәм сугышчан отрядлары туплана. 1236 елны монгол гаскәре Европага юнәлә. Җәй юлда үтә, көзен Иделдәге Болгар дәүләтенә килеп җитеп, бергә җыелалар. Берсе арты берсе Суар, Болгар, Бүләр, Җүкәтау һ. б. шәһәрләрне яулап алалар — Болгар илен буйсындыралар.
Шул ук елны Дәшти Кыпчак өстенә ябырылалар. Кыпчак далаларына монголлар элегрәк тә берничә һөҗүм оештырган булалар, ә 1236—1238 елларда кыпчак дөньясын бөтенләй яулап алалар. Бу сугышлар дәверендә Бачман атлы әмирнең монголларга каршы каһарманлык күрсәтүе һәм батырларча һәлак булуы тарихка кереп кала.
1237 елны монголлар көнбатышка таба һөҗүмне дәвам иттерәләр һәм башта мордва җирләрен, аннары Русьны басып алалар: 1240 елны Русь дәүләте тулысынча җиңелә. Нәкъ шул елда ике болгар бие Баян белән Җик монголларга каршы фетнә дә күтәреп карыйлар, тик уңышка ирешә алмыйлар.
Шуннан соң инде монгол гаскәрләре үзәк Европага барып җитә—Венгрияне яулап ала, хәтта бер өлеше Әдрән диңгезенә кадәр барып чыга. Әмма 1242 елда Чыңгыз ханнан соң Монгол империясенең бөек ханы булып калган Үгәдәйнең үлгән хәбәре килеп ирешә. Бату гаскәрендә сугышучы хан огланнары тизрәк Монголиягә кайтып җитәргә һәм яңа кахан сайлау корылтаенда катнашырга тиеш булалар.
Венгриядән кайтышлый Бату хан 1242 елдан 1243 елга күчкәндә Иделнең түбәнге өлешендә, ягъни Дәшти Кыпчакның үзәгендә туктап кала. Аның янында гаскәр әллә ни зур булмый. Рәшидетдиннең әйтүенә караганда, Чыңгыз ханның Көнбатышны яулап алу өчен Жучи гаскәрендә булырга тиешле бу сан Бату заманында да үзгәрешсез кала—4000 кеше була. Тик алар гади сугышчылар гына булмыйча, төрлесе төрле дәрәҗәдәге түрә, башлык сыйфатында йөри. Ә гаскәр үзе, нигездә, яулап алынган халыклардан, шул ук бөек фарсы тарихчысы әйткәнчә, чиркәс, маҗар, кыпчак, хәтта русларның үзләреннән дә туплана.
Озакламый Бату хан хозурына, кенәзлек итү өчен ярлык сорап, русның олы кенәзе Ярослав килә. Бу хәл 1243 елның башында була. Үзәк Евразиядә яңа дәүләт—Алтын Урда оешып китә.

§ 25. АЛТЫН УРДАНЫҢ БАШЛАНГЫЧ ДӘВЕРЕ. БАТУ ХАН
Иң әүвәл бу дәүләтнең «Алтын Урда» дигән исемне кайдан алганына тукталып китик. Бу исем русларның елъязмаларында, шулай ук «Идегәй» кебек дастаннарда, тарихи язмаларда очрый. Баштарак ул ханның алтын чатырына, тора-бара алтын сарайга карата әйтелә. 1333 елны Алтын Урдада, аның башкаласында булып киткән гарәп сәяхәтчесе Ибне Баттута әсәрендә дә, «Идегәй» дастанында да хан сарае «Алтын Таш» дип атала. Гарәпләр һәм фарсыларның тарихи географиясендә бу дәүләт нигездә «Жучи улусы» дип атала. Ә кайсыбер авторларда аны дәүләт мәркәзе, хан йорты сыйфатында «Урда» дип атау да очрый. Кыпчак җирләренә урнашканга күрә, элеккечә үк «Дәшти Кыпчак» дигән атамасы да гамәлдә була.
Алтын Урда гаҗәеп зур мәйдан биләгән: көнчыгышта Иртеш елгасы белән Алтай тау итәкләреннән көнбатышта Дунайның түбәнге өлешенә кадәр; төньякта Болгар һәм Казан киңлекләреннән башлап, көньякта Әстерханга һәм Кавказның Дәрбәнд тарлавыгына чаклы. Зур дәүләт үзе икегә бүленгән: көнбатыштагы иң зур өлеше Ак Урда дип аталса, көнчыгыштагысы—хәзерге Казахстанның һәм Урта Азиянең көнбатыш өлешләре—Күк Урда дип йөртелгән. Болай бүленүнең нигезендә кыпчаклар белән угызларны икегә бүлеп торган этник чик ята дип әйтәләр кайбер галимнәр. Ә инде «Алтын» белән «Ак» сүзләре еш кына бер-берсен тулыландырып, янәшә дә кулланылган. Әйтик, «Идегәй» дастанында: «Алтын Урда, Ак Урда» дигән матур билгеләмә бар. Кайсыбер ханнар биргән ярлыкларда «Ак Урда» яисә «Урда» атамалары кулланыла.
Алтын Урда дәүләтенә Чыңгыз хан варислары, монгол аксөякләре нигез салган булса, аның этник нигезен Көнчыгыш Европа, Көнбатыш Себер, Каспий-Арал төбәгендә яшәгән һәм төрки телдә сөйләшкән кабиләләр: кыпчаклар, угызлар, болгарлар, маҗарлар, хәзәрләрнең калдыклары, бүтән төркиләр, алардан башка тагын шактый күп санлы төрки-татарлар: Үзәк Азиядән монгол яуларына кадәр үк күчеп килгән, шулай ук Чыңгыз һәм Бату гаскәрләрендә яу белән булган төрки-татарлар тәшкил итә. Шулчаклы төркиләр белән аралаша торгач, аз санлы монголлар тиз арада ассимиляцияләнеп бетәләр.
Тарихи вакыйгалар берсе арты берсе тезелеп бара. Ярославтан соң Бату хан хозурына ярлык сорап килүчеләр саны шактый ишәеп китә: үз биләмәләрендә кенәз булып калу өчен фатиха ярлыгы алырга ашыккан русларга әрмәннәр, тагын да ераграк яшәүче бүтән халык вәкилләре кушыла — барчасына ярлык кирәк булып чыга. XIII йөздә яшәгән фарсы тарихчысы Җүвәйни «Җиһангир тарихы» исемле китабында: «Рум (Византия), Сүрия һәм башка илләрнең солтаннарына ул җиңеллек китерә торган ышаныч язулары һәм ярлыклар бирде, аның янына килгән һәркем үзенең максатына ирешмичә китмәде»,—дип яза («җиһангир» дөньяны яулаучы дигән сүз).
Дөресен әйткәндә, Бату Монголия империясенең бөек ханы белән бер дәрәҗәдә йөри. Гәрчә үзе рәсми төстә бөек ханга буйсынырга тиешле хаким булса да, чынбарлыкта ул аңа үзенең ихтыярын да тага. Монголлар Батуга хөрмәт белән карамыйча булдыра алмыйлар, чөнки ул — Чыңгыз ханның олы улы Җучиның баш баласы, варисларның һәммәсеннән дә өлкәнрәге. Европага яу вакытында да бөтен гаскәрнең башында ул тормадымыни! Боларның барысын да Бату бик яхшы тойган һәм җиһанда үзе тоткан урынын әйбәт аңлаган.
Яңа дәүләт төзү эшләре белән мәшгуль булу сәбәпле, 1243 елны ул корылтайга да кайтып тормый. Бату булмагач, корылтайда Үгәдәй урынына яңа кахан сайлап куя алмыйлар, империя эшләрен алып баруны вакытлыча Үгәдәйнең хатынына йөкләп торалар. Шулай да 1246 елны кайберәүләр корылтайда бөек хан итеп Батуның дошманы Гуйук ханны сайлатуга ирешәләр. Ике арадагы хәл чак кына бәрелешкә кадәр барып җитми. Бату хан үзенең гаскәре белән туган якларына таба кузгала. Гуйукның вафат икәнен ишеткәч кенә Каракорымга кайтып тормый — хан огланнарын җыя да тәхеткә кемне утырту мәсьәләсен хәл итүне сорый. Җыелганнар барысы да тәхеткә утырырга Батуның үзенә тәкъдим итәләр, тик ул ризалык бирми: Көнбатышта болай да әллә күпме дәүләт миңа буйсына, өстәвенә тагын Кытай, Төркестан, Иран белән идарә итү кыенга килер дип, баш тарта. Кахан итеп ул Чыңгызның кече улы Тулуйның олы малае Мәнгүне тәкъдим итә. Һәммәсе дә килешәләр. 1251 елны корылтай җыела, анда Бату яклы Мәнгүне Монгол империясенең бөек ханы итәләр. Мәнгү, шулай итеп, Батуның үз кешесенә әверелә.
Шуннан инде Бату хан Идел буендагы яңа дәүләтенә әйләнеп кайта һәм Сарай шәһәрен кору эшенә тотына. Сарайны ул үз дәүләтенең баш каласы дип игълан итә. 1254 елны, Монголияда һәм Алтын Урдада булып кайткан Европа сәяхәтчесе һәм миссионеры Гильом Рубрук ханны күргәнен яза. Менә аның «Шәрык илләренә сәяхәт» дигән китабыннан бер өзек; анда автор Бату хан үзләрен ничегрәк кабул иткәнен тасвирлый: «Үзе ул ятактай киң вә озын, тоташы белән алтынланган тәхеттә утыра иде; аның янында бер ханым да (Батуның хатыны Боракчин.—Р. Ф.) утыра иде... Ишек төбендәге эскәмиягә кымыз, зур-зур алтын һәм көмеш касәләр куелган иде... Батуның йөзе тимгел-тимгел булып кызарып чыккан иде...» Бу хәл Бату ханның кан басымы бик югары булганы турында сөйли булса кирәк. Бер елдан ул паралич сугып үлә, 47 яшендә дөнья куя. Аны Сарайда җирлиләр. Кабере билгеле түгел.
Бату хан үзе мәҗүси була, аның тәхетенә утыручы улы Сартак исә христиан динен кабул итә. Әмма тәхеттә ул озак утыра алмый: Каракорымнан кайткан чакны юлда үлә. Тәхеткә үзе утырырга өметләнеп, аны Батуның энесе Бәркә үтерткән, дигән хәбәр кала. Бөек хан Мәнгү шулай да Алтын Урда тәхетенә Сартакның малае Улакчыны утырта. Анысы да шул ук елны үлеп киткәннән соң гына, Жучи улусының аксөякләре ярдәмендә тәхеткә Бәркә хуҗа була.
Бәркәнең хан булып идарә итүе дәверендә Алтын Урдада ике зур вакыйга булып уза: Монголия империясеннән аерылып, Алтын Урда мөстәкыйль дәүләт буларак яши башлый һәм рәсми төстә ислам дине кабул ителә. Вакыйга болай була. Бату исән чакта ук Алтын Урда акрынлап мөстәкыйльлек ягына тарта, әмма Жучи улусы рәсми төстә империя составында яшәгәнлектән, ханнарны кахан куя һәм акча да кахан исеменнән суктырыла. Ә инде Хублай бөек хан булып алгач һәм башкаланы да Каракорымнан Ханбалыкка (Пекинга) күчергәч, ике башкаланың арасы тагын да ераклаша төшә. Бәркә моннан оста файдалана—бөек ханны санга сукмый башлый.
Дин мәсьәләсенә килгәндә, Бату исән чакта ук мөселманнарга иркенлек туа; Бату хан, бүтәннәргә сиздермичә генә, ислам динен кабул иткән икән, дигән хәбәрләр дә була. Әмма Алтын Урда ислам динен рәсми рәвештә Бәркә заманында кабул итә. Бу хәлне Мисыр тарихчысы ән-Нүвәйри XIV йөз башында иҗат иткән энциклопедик хезмәтендә болай тасвирлый: «Чыңгыз хан нәселеннән чыгучылар арасында ул [Бәркә] беренче булып ислам динен кабул итте: аңа кадәр мөселман булып китүчене безгә берәүнең дә әйткәне булмады. Ул мөселманга әйләнгәч, халкының күпчелек өлеше дә исламга күчте».
Бәркә хан тәхеттә утырган дәвердә, 50 нче елларның азагында, Алтын Урдада һәм аңа буйсынган дәүләтләрдә, шул исәптән Русьта да, беренче мәртәбә халык санын исәпкә алу уздырыла (кызганычка каршы, аның мәгълүматлары сакланмаган). Бәркә идарә иткән чакны Иран белән ике арада сугыш башлана. Чыңгыз нәселеннән чыккан Хулагу Иранның шаһы булып утырганда купкан бу сугыш Хулагуның варисларына да кала—йөз елга якын сузыла. Шул сугыш башлангач, Алтын Урда Мисыр белән солых төзергә мәҗбүр була, анда исә бу вакытта мәмлүкләр нәселе солтан булып тәхеттә утыра.
Мәмлүкләр—Идел буеннан чыккан кыпчаклар, гарәпчә «коллар» дигәнне аңлата: монгол явы заманында бер төркем әсирне кол итеп Мисырга озаталар. Анда алар Әййүбиләр нәселенең гвардиясе булып хезмәт итәләр. 1250 елны мәмлүкләрнең хәрби башлыклары Әййүбиләрне тәхеттән бәреп төшерәләр дә үз солтаннарын утыртып куялар. Мәмлүк солтаннары Мисыр һәм Сүрия белән 1517 елга кадәр һәм тагын яңадан XVIII йөздә Мисырда идарә итәләр. Бу нәселдән гаять зур дәүләт эшлеклеләре чыга, мәсәлән, Бибарс (1260—1277) бөтен дөньяга таныла. Мәмлүкләр Мисыры белән Алтын Урда арасында һәм сәяси, һәм икътисадый, һәм мәдәни дуслык урнаша.
Бәркә ханнан соң тәхеткә Батуның оныгы Мәнгүтимер утыра (1266—1282). Аның заманында татарлар үз акчаларын—жучи тәңкәләрен суга башлыйлар, Европа (итальяннар, немецлар) белән ике арада сәүдә эшләре җәелеп китә. Бәркә вакытында Үгәдәй һәм Чыгытай улуслары белән ара бозылган булса, яңа хан алар белән дустанә мөнәсәбәтләр булдыруга ирешә. Мәнгүтимер Алтын Урданың дәүләт хакимиятен ныгыту юлында да шактый зур эшләр башкара.
Ләкин ул үлгәннән соң тәхет өчен көчле көрәш башлана. Васыятендә хан тәхетен үзенең туганының улы Түлә-Бугага багышлаган булса да, аның васыятен үтәмичә, тәхеткә үз энесе Туда-Мәнгү (1282—1287) менеп утыра. Ул йомшак холыклы, ихтыярсыз кеше була, Алтын Урданың иң дәрәҗәле төмәннәреннән берсе Нугай теләге белән хан булырга ризалык бирә.
Төмән—10 мең кешелек гаскәр куя алырдай эре феодал, күп санлы күчмә хуҗалык тотучы тархан. Сугыш вакытында үз гаскәренең башлыгы була. Кайбер төмәннәрнең гаскәре ун мең белән генә дә чикләнмәгән. Андыйлардан зур сугыш осталары, атаклы полководецлар чыккан. Хан нәселеннән булмау сәбәпле үзләренең тәхеткә утырырга хаклары булмаса да, сәяси һәм хәрби дәрәҗәләре белән ханга тиңләшкәннәр, хан итеп үзләренә кулай кешене утыртканнар. Нугай белән Мамай әнә шундыйлардан санала. Бераз соңрак яшәгән Идегәй исә олуг шәхес буларак һәм сугышларда, һәм сәясәттә искиткеч батырлык күрсәтеп, мәшһүр дәүләт эшлеклесенә әверелә—татар халкы аңа багышлап дастан да чыгара.
Туда-Мәнгүнең дәүләт белән идарә итә алмавы хан варислары—Мәнгүтимернең энеләре һәм уллары арасында ризасызлык хисе уята. Аны тәхеттән ваз кичәргә мәҗбүр итәләр. Васыятьне үтәп, тәхеткә Түлә-Буга килә (1287—1291). Тик ул Нугай белән һич тыныша алмый. Низаг болай хәл ителә: Нугай Мәнгүтимернең Туктай дигән улы белән дуслашып ала да Түлә-Буганы да, Туктайның ир туганнарын да үтертеп бетерә. Шуннан соң тәхеткә утырган Туктай дәүләт белән шактый озак (1291—1312) еллар идарә итә. Гәрчә хан белән Нугай баштарак дустанә-тату яшәсәләр дә, тора-бара аларның аралары бозыла. Ханның үз белдеге белән генә идарә иткәнен күреп, төмән аңа каршы күтәрелә. Низаг 1300 елны Туктайның җиңүе белән тәмамлана. Элек Бәркә ханның бөтен гаскәренә баш булган, 1256 елгы бәрелештә Хулагуны да җиңгән, әмма инде картайган Нугай Днестр аръягындагы далада һәлак була: хан гаскәрендәге рус сугышчысы аны кылыч белән чабып үтерә дә башын Туктайга алып кайтып бирә, әмма хан, мондый вәхшилекне күреп, әлеге яугирның үзен дә үтерә.
Шулай итеп зур яулап алулар нәтиҗәсендә иске дәүләтләр җимерелеп, яңа дәүләтләр һәм империяләр барлыкка килгән XIII гасыр да тәмамлана. Яңа мәдәният, яңа цивилизация, яңа этник дөнья гасыры—XIV йөз башлана.

§ 26. АЛТЫН УРДАНЫҢ КОДРӘТЛЕ ЧОРЫ. ҮЗБӘК ХАН
Мәнгүтимер үлгәннән соң 20 ел буена илдә барган ызгыш-талашның йогынтысы ерак төбәкләрдә дә үзен бик нык сиздерә. Көнчыгыштагы Күк Урда, Бату ханның энесе, улусның беренче башлыгы Урда-Ичен 1251 елны вафат булгач, Үгәдәй белән Чыгытайларга каршылык күрсәтә алмый — алар Урда исәбенә биләмәләрен киңәйтәләр. Туктайдан исә ярдәм көтәрлек түгел — Нугай белән низаглашу аның ике кулын бәйләгән. Үзәкнең дилбегәне йомшартуы аркасында көнбатыштагы төбәкләрдә дә, мәсәлән, Кырымда, аннары Урдага буйсынган Русьта төрле хәлләр булып ала. Моңарчы руслардан ясакны хан кешеләре җыеп йөргән булса, Мәнгүтимердән соң бу эш олы кенәзләргә йөкләтелә; үзләре җыеп, үзләре үк Сарайга илтеп тапшыруга калгач, ул ясак кимегәннән-кими.
Соңгы елларында Туктай Алтын Урдада бераз тәртип урнаштырган була булуын, Күк Урданың эшләрен дә көйләп җибәрә. Әмма аның вафатыннан соң Сарайда хәлләр яңадан начарланып китә. Туктай хан тәхетен олы малае Илбасарга васыять итеп калдырган була, ләкин аны шаманлыкка табынучы күчмә феодаллар гына яклый. Ислам динен тотучы шәһәр аксөякләре Батунын оныгының оныгы, Мәнгүтимернең оныгы, Тугрылча улы Үзбәкне яклыйлар һәм аны тәхеткә утыртуга ирешәләр. Үзбәк хан—иң озак идарә иткән (1312—1242) һәм Алтын урда тарихында иң зур эз калдырган хан. Ул ил белән идарә иткән дәвердә Алтын Урда гаҗәеп көчле-кодрәтле дәүләткә әверелә, мәдәнияте искиткеч нык үсеш ала. Әүвәл вак-вак илләрне бергә кушудан оешкан гади бер мәмләкәт Үзбәк хан заманында бөтен Евразия күләмендәге иң зур дәүләтләрнең берсе буларак таныла. Хәтта дөньяны күп күргән, кемнең кем икәнен таный белгән Ибне Баттута да 1333 елны Үзбәк ханны күреп сөйләшкәннән соң: «Ул җиһандагы иң бөек, иң кодрәтле патшаларның берсе»,—дип, югары бәя биргән. Үзбәкнең хакимлеге гомуми таныла, мәркәздә генә түгел, читтәге төбәкләрдә дә ханның дәрәҗәсе бик нык үсә. Ибне Баттута аны Мәгъриптә дә, Мәшрикъта да—бөтен дәүләт белән бердәй оста идарә итүче хаким дип атый. XIV—XV йөзләрдәге тарихи географиядә гарәп-фарсы галимнәре Җучи улусын еш кына «Үзбәк улусы», «Үзбәк иле», «Үзбәк йорты» дип атыйлар. Дәүләт белән үзәктән торып оста идарә итү, һәр төбәктә, шәһәрдә һәм җәйләүдә хакимлекне таныту, гомумән, сәяси эшләрне җайга салу нәкъ шул заманга туры килә. Монголия империясеннән арынгач һәм тулысынча мөстәкыйльлеккә ирешкәч, Алтын Урданың көчле хакимияте, җиңелмәс гаскәре, тотрыклы хуҗалыгы була, мәдәнияте зур үсеш ала, тышкы элемтәләре бик нык көчәя.
Бу дәүләттә иминлек хөкем сөргәнен читтән килүчеләр дә исбатлыйлар. Италия сәяхәтчесе һәм сәүдәгәре Франческо Пеголотти 1340 елда язган «Сату-алу эшләре» дигән китабында: Дон буйларыннан Кытайга бара торган юл Алтын Урда аркылы уза, анда көндез дә, төнлә белән дә тып-тыныч, имин, дип яза. Алтын Урдада бераз соңрак булып кайткан гарәп сәяхәтчесе һәм тарихчысы Ибне Гарәбшаһ дәүләтнең аеруча ныгып киткән чагы турында болай ди: «Харәземнән кәрваннар чыгар иде дә, Кырымга барып җиткәнче, өч айга сузылган бу сәфәрдә курку-шөбһәләнунең нәрсә икәнен дә белмичә, тыныч кына олауларында барырлар иде».
Үзбәк ханның ни дәрәҗәдә оста дәүләт эшлеклесе, хөкемдар булганын Алтын Урда белән дустанә-тату яшәгән Мисыр солтанының сәркатибе вазифаларын үтәгән олуг галим әл-Гомәри язмаларыннан да күрәбез: «Дәүләт эшләренә килгәндә, ул фәкать аларның асылына гына төшенә, һәммәсен дә тәгаенләп маташмый; күпме ясак җыйганнарын, күпмесен ничек тотканнарын аңа әйтәләр дә ул шуңа канәгать була, вакланып тормый»,—дип яза галим.
XIV—XV йөзләрдә яшәгән гарәп һәм фарсы авторлары Үзбәк ханны мактап кына телгә алалар. Кайберләренә күз салып алыйк. Шәрыкны аркылыга-буйга йөреп чыккан мөдәррис-профессор, ханның замандашы әл-Бирзали: «Үзбәк хан утызларда булып, матур буй-сынлы, күркәм килеш-килбәтле, искиткеч акыллы шәхес»,—дип яза. Бераз соңрак яшәгән һәм үз заманын тасвирлап калдырган тарихчы әл-Мөфәддал аңа: «... үзе япь-яшь, төскә-биткә бик матур, холкы-фигыле дә күркәм, менә дигән мөселман кыю вә гайрәтле шәхес»,—дип бәя бирә. Ә менә Мисыр солтаннарында баш казый һәм полиция җитәкчесе булып эшләгән, соңрак Каһирә мәдрәсәсендә җәгърафия һәм тарих профессоры әл-Гайни Үзбәк хан турында болай яза: «Ул узе гайрәтле вә тәвәккәл, диндар гали зат булып, хокук белгечләрен, гыйлем ияләрен олылый белә, аларга ышана, сүзләренә колак сала, үзләренә хөрмәт күрсәтә, шәехләрнең хәлен белеп йөри, аларга рәхим-шәфкать кыла иде». XV йөздә яшәгән фарсы галиме Муинетдин Натанзи, төрки телдә язылган, ләкин безнең заманнарга килеп җитмәгән чыганактан файдаланып: «Ул гаҗәеп дәрәҗәдә вөҗданлы, гадел патша булган»,—дип әйтә.
Әлеге тасвирламаларны китергәндә, Үзбәк ханны әүлия итеп күрсәтү максаты күздә тотылмады, һич юк! Кеше әүлия булмый. Хан булган шәхескә без дәүләтенең иминлеген саклау, үз иленең кодрәтен-байлыгын арттыру өчен кулыннан килгәннең һәммәсен дә эшләгән, сәяси көрәшнең төрле ысулларын кулланган дәүләт эшлеклесе дип карарга тиешбез. Ул тәхеткә утырганда баш күтәреп каршы чыккан күчмә феодалларның фетнәсен Үзбәк хан көч кулланып бастырган бит. Тәхеттә утыруының беренче елларында төрле төбәкләрдә хөкүмәткә каршы чыгышларны туктату өчен гаять каты ысуллар кулланганмы—кулланган. Шул ук вакытта аның мондый катылыгы аңлашыла да кебек: Илбасарны һәм аның яклыларны үз юлыннан алып ташламаган булса, бергә укмашып, хәйран зур көч туплаган нойоннар, ягъни күчмә монгол феодаллары, аның үзенең башына җиткән булырлар иде. Мондый фетнә әзер була инде.
Тәхеткә утыру белән, Үзбәк хан ислам динен бөтен дәүләт дине дип белдерә. Ә шаманлыкны дәгъвалап үзенә каршы чыгучыларны көч кулланып җиңә, исламны күтәрә.
Заманыбызның мәшһүр тарихчысы Лев Гумилев фикеренчә, әлеге реформаның әһәмияте әйтеп бетергесез зур: Үзбәк хан дала дөньясын сәүдәгәрләр дәүләтенә әверелдерә, Идел буе төрки дөньясы мөселман этносына, хәтта суперэтноска әйләнә. Галимнең бу фикерен болай аңлау дөрес булырдыр: татарлар һәш кыпчаклар этносы башка ваграк халыкларны үзенә ияртеп шушы чорда зур мөселман дөньясына үтеп керә.
30 яшендә тәхеткә менгән Үзбәк хан 30 ел буена ил белән идарә итә һәм 60 яшендә дөнья куя. Ул үлгәч, варис булып калган олы малае Тәнибәк бик аз гына хан булып ала һәм аны энесе Җанибәк яклылар үтерәләр. Тәхеткә Җанибәк утыра.
Җанибәк дәүләтнең көч-куәтен саклауда әтисенең сәясәтен дәвам иттерә. Шәрык тарихчыларының хезмәтләрендә һәм рус елъязмаларында ул олуг дәүләт эшлеклесе буларак телгә алына; мәмләкәттә ислам динен ныгыту өчен ул күп эшләр эшләгән, мәчетләр салдырган, шәһәрләрне тагын да ныгыта төшкән, төрле фәннәрнең үсешенә юл ачкан, дәүләтнең биләмәләрен киңәйткән. Мәсәлән, гомеренең актык елында ул Азәрбайҗанны Җучи улусына кушып калдырган. Тик ул тора-бара Урдадан кабат аерылып чыга.
Җанибәк Кавказдан Сарайга авырып кайта да тиз арада үлеп тә китә. Бу хәлне төрлечә юрыйлар: берәүләр, улы Бәрдибәк яклылар ханның башына җиткәннәр, дигән фикердә торса, икенчеләре исә үз үлеме белән—авырып үлгән дип язалар. 1357 елны тәхеткә мәкерле, усал холыклы Бәрдибәк менеп утыра. Сарай халкы аның миһербансызлыгыннан күп җәфа чигә. 1359 елда аны үтереп, хан тәхетен энесе (?) Көлнә кулга төшерә.
Бәрдибәк үлгәннән соң Бату хан токымы тәмамлана һәм Алтын Урда көчле-кодрәтле дәүләт булудан туктый.

§ 27. АЛТЫН УРДАНЫҢ СӘЯСИ-ДӘҮЛӘТ ТӨЗЕЛЕШЕ
Алтын Урда феодаль дәүләт булган һәм ил белән хан идарә иткән. Монгол империясе белән Чыңгыз хан нәселе—чыңгызлылар идарә итсә, Алтын Урдага аның олы улы Җучи нәселе — жучилылар хаким була. XIII йөзнең 60 нчы елларында империя берничә мөстәкыйль дәүләткә бүленсә дә, юридик яктан алар барысы да Чыңгыз хан улуслары булып саналган. Шуңа күрә ил белән идарә итү ысулы ул башлап җибәргән юлдан барган һәм әлеге дәүләтләр яшәүдән туктаганчыга кадәр өзлексез дәвам иткән. Хәтта аның белән дә чикләнмәгән, ягъни Алтын Урда таркалганнан соң, яңа татар ханлыкларында да сәяси һәм социаль-икътисадый тормыш нәкъ искечә дәвам иткән, һичнинди үзгәрешсез, бернинди реформасыз гына булмаган, әлбәттә. Дәүләт хакимиятендә һәм гаскәр эшендә кайбер яңа вазифалар барлыкка килгән, ләкин дәүләти һәм иҗтимагый система тотрыклы булып калган.
Алтын Урда белән Җучиның дүрт улының варислары идарә иткән. Дәүләтнең барлыкка килүе һәм көч туплау дәверендә идарә иткән Бату токымы белән таныштык инде. Ә Җучиның башка улларының варислары: Көнбатыш Себердә—Шәйбан; Күк Урдада исә Урда-Ичен нәселе хакимлек иткән; Бирдебәктән соң да Ак Урдага, ягъни Алтын Урданың үзенә баш булырдай шәхесләр шушы ук нәселдән чыккан. Җучиның төпчек улы Тукай-Тимер нәселе асылда Кырым ханнары була, араларыннан Ак Урда белән идарә иткән Туктамыш һәм Олуг Мөхәммәт шикелле ханнар да чыга. Ә инде Җучи нәселеннән (бөтен Монголиядә исә—Чыңгыз нәселеннән) чыкмаган кешенең, нинди генә бөек шәхес саналмасын, барыбер хан тәхетенә утырырга хакы булмаган. Идегәй белән Мамай кебек мәшһүр төмәннәр яки морзалар, дөресен әйткәндә, ил белән идарә иткәннәр, ханнарны алыштырып утырту да хәлләреннән килгән, ләкин үзләре хан булып тәхеткә утыра алмаганнар.
Хан хозурында, аңа буйсынган, ләкин ил белән идарә итүдә зур булышлык күрсәткән диван булган (бу сүз «авыл» дигәндәге «в» хәрефе белән укыла). Аңа ханның ир туганнары, уллары - ханзадәләр, шулай ук эре җир биләүчеләр, иң зур дин әһелләре, атаклы гаскәр башлыклары кергән. Бату һәм Бәркә ханнар заманында эре җир биләүчеләр монголча нойоннар дип аталса, мөселман татар-кыпчак заманында, ягъни Үзбәк һәм аның варислары чорында, әмир һәм бәк(би) исемнәре киң таралыш ала. Бераз соңрак, XIV йөзнең азагында Шырын, Барын, Аргын, Кыпчак нәселеннән чыккан эре бәкләр, «карачи би»ләр зур дәрәҗәгә ирешә. (Бу нәселләр, Алтын Урда таралып, аның урынында барлыкка килгән татар ханлыкларында үзләренең олуг дәрәҗәләрен саклап калалар.) Шул ук заманда гаскәриләр өчен «бәкләри бәк», ягъни бәкләр бәге дәрәҗәсе дә булдырыла, гадәттә уш бөтен илнең—хан гаскәренең иң зур башлыгы, бүгенгечә әйтсәк, Башкомандующие була.
Ә менә хан хөкүмәтенең башлыгы булып вәзир саналган, ул дәүләт казнасына контрольне дә үз кулында тоткан. Диванда тагын битекче, ягъни дәүләт сәркатибе дигән дәрәҗә булган. Иң эре җир биләүче әмир-бәкләр дә, гаскәр башлыклары да аңа хөрмәт белән караганнар.
Әлеге аксөякләр, дәүләт эшенә катнашучы төрле дәрәҗәдәге түрәләр, шулай ук ваграк җир биләүчеләрнең булганлыгы һәм эшчәнлеге безгә Шәрык, Көнбатыш тарихи чыганакларыннан, рус елъязмаларыннан, Алтын Урда ханнарының ярлыкларыннан мәгълүм. Ваграк җир биләүчеләрнең дәүләт эшендәгеләренә тархан ярлыклары бирелеп, ул тарханнар барча салымнардан азат ителгәннәр.
Ярлык—хан тарафыннан бирелгән рөхсәт кәгазе, ханның әмере. Алтын Урданың берәр улусына яки буйсынган дәүләтләрнең берәр өлешенә, әйтик, рус кенәзләренә үз кенәзлекләрендә хуҗа булу һәм идарә итү өчен, дәүләтнең үз эчендә яисә чит мәмләкәтләрдә дипломатлык һәм бүтән төрле вазифаны башкару өчен, шулай ук җир биләү өчен ханнан ярлык алу зарур була. Аннан тыш әле тагын Алтын Урдада, соңра Казан, Кырым һ. б. татар ханлыкларында җир биләү хокукы сөйүргал белән дә бүләк рәвешендә бирелә. Хан кулыннан сөйүргалны алган тархан үз биләмәсендә аңарчы дәүләт казнасына кереп барган салымнарны үз файдасына җыю хокукына ия була; бу җир аның варисларына да кала. Бәйрәм ашы кара-каршы дигәндәй, сөйүргал хокукы алган җир биләүче яу-сугыш чыккан тәкъдирдә ханга фәлән хәтле гаскәр, фәләнчә корал, азык-төлек һ. б. тапшырырга тиеш була.
Аннары тагын пайцза дигән тамга да бирелә. Үзенең дәрәҗәсенә, җәмгыятьтә тоткан урынына карап алтын, көмеш, бакыр яисә агач тамгага лаек булган кешене сәфәр вакытында юл күрсәтүче, ат-олау, кич кунарга урын, ашарына ризык ише кирәкле нәрсәләр белән тәэмин итәргә тиеш булалар. Алтын Урдада пайцза бирү гамәле яшәгәне безгә төрле язма чыганаклар буенча да мәгълүм, алар дәүләтнең башкаласы булган Сарай-Бәркә шәһәрен археологик казулар вакытында да табылдылар.
Җучи улусында гаскәрне урнаштыру, аны ашату-эчертү һ. б. шундый хуҗалык эшләрен бокавыл (букаул) башкарган. Аңа хәтта улус әмирләре, ягъни сугыш чыккан очракта төмән булган шәхесләр дә буйсынган. Баш бокавылдан тыш, аерым өлкәләрнең дә бокавыллары булган.
Дин әһелләре, гарәп-фарсы тарихи географиясе әсәрләреннән һәм ярлыклардан күренгәнчә, түбәндәге дәрәҗәләргә бүленгәннәр: мөфти—бөтен мөселманнарның башлыгы; остаз вазифаларын үтәүче шәех; көн дими, төн дими дога кылучы әүлия җан суфи; шәригать кануннары кушканча эш итүче судья—казый.
Шул ук вакытта гражданлык хокуклары буенча—Чыңгыз ханның «Бөек яса» исемле законнар җыентыгы нигезендә хөкем иткән судьялар да булган, аларны «яргучы» дип атаганнар. Хөкем карары махсус «яргунамә» дигән дәфтәргә теркәлә барган. Улус яки шәһәр яргучыларыннан башка, әмир-яргу да булган—бусы инде вәзирнең хокук эшләре буенча ярдәмчесе дигән сүз.
Алтын Урда дәүләтенең сәяси һәм иҗтимагый тормышында баскаклар белән дарухачылар (дарухалар) зур урын тотканнар. Баскаклар хәрби хезмәттә булып, хөкүмәтнең иминлеген саклау вазифасын үтәгәннәр; дарухаларның төп вазифалары исә ясак җыюның барышын күзәтеп тору булган. Баскаклар XIV йөзнең башында ук бетерелсә, дарухачылар әле дарух-өлкәләрнең хакимият башлыклары сыйфатында Казан ханлыгында дә яшәп һәм эшләп килгән. Ясак җыюда аларга ярдәмчеләре булышкан; боларын битекче дип йөрткәннәр. Хәер, Җучи улусында битекче хәйран зур дәрәҗәле кеше саналган. Битекче хан диванында да була, анысы баш битекче дип аталган; аннары улус саен битекче булып, шактый эшне әнә шулар башкарган.
Хан ярлыкларыннан безгә тагын күп санлы башка хезмәткәрләр булганлыгы мәгълүм: илче, тамгачы (ил чиген үткән әйберләргә тамга салучы, таможенник), тартанакчы (үлчәүче, салым җыючы), тоткавыл (ил чиген үтүчеләрне тотучы), каравыл, ямчы (почта атлары белән ям чабучы), кошчы (ау лачынын караучы), барсчы, кимәче (көймә, каек йөртүче), базарда торганлар (ягъни базарчылар; шунда тәртип булдыручылар). Әлеге кешеләр яки алар үтәгән вазифалар Туктамыш ханның 1391 елгы һәм Тимер-котлыкның 1398 елгы ярлыклары буенча билгеле. Бу хезмәткәрләрнең күбесе әле соңрак та—Казан, Кырым һ. б. татар ханлыкларында очрый. Шунысы әһәмиятле, XIV—XVI йөзләрдәге бу исемнәр безгә бүген дә бик яхшы аңлашыла.
Күчмә һәм утрак халыклардан алына торган түләүләр дә бүгенчә үк диярлек яңгырый: салыг (җан башына төшкән салым), калан (оброк), ясак, хәраҗ (гарәп сүзе: мөселманнар түләгән 10 процентлы салым), бурыч, чыгыш, ындыр хакы, амбар малы, бурла тамгасы, юл хакы, каравыллык, тартанак (үлчәү салымы), тамга.
Без кыскача гына бәян иткәннәр урта гасырларның олуг дәүләте булган Алтын Урданың имин яшәве һәм үсүе өчен кирәкле һәммә нәрсәнең дә булганлыгын исбатлый: үзәк Һәм җирле идарә оешмалары, хөкем һәм салым системасы, көчле гаскәр дәүләтнең көч-куәтен тәэмин иткән. Бу исә Җучи улусының иҗтимагый дәрәҗәсе никадәр югары һәм камил булганлыгын күрсәтә.
Бу бүлектә еш кулланылган «улус»—монгол сүзе: халык, дәүләт дигәнне аңлата. Баштарак Монгол империясен Монгол улусы дип атыйлар. Дәүләтнең чикләре бик нык киңәеп киткәч, үзе исән чакта ук Чыңгыз хан ул империяне дүрткә бүлеп, улларына өләшә; боларның һәркайсы улус дип атала. Империя таркалып, дүрт улус мөстәкыйль дәүләт булып яшәгәндә дә, алар Чыңгыз хан заманындагыча ук идарә ителәләр. Урта Азиядәге Чыгытай улусын (1224 ел—XIV йөз урталары) төрки халыклар фарсылар һ. б. тәшкил итә. Илханнар патшалыгы, Хулагуилар дәүләте дип тә йөртелгән Тулуй улусында (1256—XIV йөз урталары) фарсылар, төркиләр, гарәпләр яши. Үгәдәй улусын тора-бара Юань империясе (1271—1368) дип йөртәләр; анда халыкның күпчелеген кытайлар тәшкил итә, монголлар фәкать төньягында гына яши. Әмма аларның барысында да, төрки халыклардан гына торган Җучи улусындагы шикелле үк, монголдан чыккан ханнар идарә итә.
Бу улуслар монгол яуларыннан соң барлыкка килгән. Монголлар үзләре төп йортларына, Монголиягә кайтып китәләр, ә алар нигез салган дәүләт-улуслары яшәп кала. Монгол ханы янында ил белән идарә итү өчен дә, аларны җирле халыктан саклау өчен дә, әлбәттә, азмы-күпме монгол гаскәре калган. Әмма аларның нәселләре тиз арада җирле халыкның телен һәм гореф-гадәтләрен үзләштергән, тулысынча кабул иткән, үзләре йотылып юкка чыккан. Бары тик ханның үз нәселе генә монгол исемен күтәреп яшәгән. Аларның да саф монголлыгы калмаган: Җучи нәселе, әйтик, XIV йөз башында ук тәмам төркиләшеп, татар ханнары нәселенә әверелгән.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 09
  • Parts
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 01
    Total number of words is 3871
    Total number of unique words is 1957
    33.0 of words are in the 2000 most common words
    48.1 of words are in the 5000 most common words
    55.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 02
    Total number of words is 3830
    Total number of unique words is 1796
    30.1 of words are in the 2000 most common words
    44.6 of words are in the 5000 most common words
    52.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 03
    Total number of words is 3800
    Total number of unique words is 1754
    31.0 of words are in the 2000 most common words
    44.6 of words are in the 5000 most common words
    52.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 04
    Total number of words is 3847
    Total number of unique words is 1788
    29.8 of words are in the 2000 most common words
    42.9 of words are in the 5000 most common words
    50.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 05
    Total number of words is 3887
    Total number of unique words is 1887
    29.3 of words are in the 2000 most common words
    44.2 of words are in the 5000 most common words
    52.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 06
    Total number of words is 3853
    Total number of unique words is 1845
    30.4 of words are in the 2000 most common words
    44.3 of words are in the 5000 most common words
    52.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 07
    Total number of words is 3913
    Total number of unique words is 1996
    30.8 of words are in the 2000 most common words
    46.0 of words are in the 5000 most common words
    52.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 08
    Total number of words is 4034
    Total number of unique words is 1874
    30.4 of words are in the 2000 most common words
    44.9 of words are in the 5000 most common words
    52.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 09
    Total number of words is 3862
    Total number of unique words is 1947
    28.5 of words are in the 2000 most common words
    42.3 of words are in the 5000 most common words
    49.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 10
    Total number of words is 3870
    Total number of unique words is 2012
    27.7 of words are in the 2000 most common words
    42.1 of words are in the 5000 most common words
    49.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 11
    Total number of words is 3910
    Total number of unique words is 2076
    29.9 of words are in the 2000 most common words
    43.8 of words are in the 5000 most common words
    52.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 12
    Total number of words is 3820
    Total number of unique words is 1781
    32.4 of words are in the 2000 most common words
    46.7 of words are in the 5000 most common words
    55.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 13
    Total number of words is 3928
    Total number of unique words is 1908
    30.0 of words are in the 2000 most common words
    43.5 of words are in the 5000 most common words
    50.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 14
    Total number of words is 3859
    Total number of unique words is 1848
    30.4 of words are in the 2000 most common words
    44.5 of words are in the 5000 most common words
    51.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 15
    Total number of words is 3809
    Total number of unique words is 1885
    28.3 of words are in the 2000 most common words
    42.0 of words are in the 5000 most common words
    50.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 16
    Total number of words is 4053
    Total number of unique words is 1712
    32.4 of words are in the 2000 most common words
    48.5 of words are in the 5000 most common words
    55.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 17
    Total number of words is 3897
    Total number of unique words is 1943
    29.2 of words are in the 2000 most common words
    43.4 of words are in the 5000 most common words
    50.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 18
    Total number of words is 2402
    Total number of unique words is 1266
    33.5 of words are in the 2000 most common words
    48.8 of words are in the 5000 most common words
    56.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.