Latin

Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 07

Total number of words is 3913
Total number of unique words is 1996
30.8 of words are in the 2000 most common words
46.0 of words are in the 5000 most common words
52.9 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Санап үтелгән шагыйрьләр чыгышлары һәм яшәешләре белән Урта Азиянең Харәзем төбәгеннән. Соңыннан бу җирләр Алтын Урданың көнчыгыштагы бер өлешенә—Күк Урдага кергәннәр. Булсын борынгы татарлар төзегән Караханилар дәүләтендә, булсын шул ук татарлар белән бәйле булган Күк Урданың башлангыч җирендә—шунда туган бу ядкәрләр борынгы татар әдәбиятының иң беренче, кадерле үрнәкләре саналалар. Алар үз заманында да, ягъни XI—XII йөзләрдә, Идел буенда һәм, әлбәттә, Болгарда да, шулай ук соңга таба татар дөньясында да ифрат киң таралган булганнар. Алай гына да түгел, әлеге шагыйрьләрнең икенче тарихи чорлар, ягъни Алтын Урда һәм Казан ханлыгы шагыйрьләренә (Котб, Хисам Кятиб, Сәйф Сарай, Өмми Камал, Мөхәммәдьяр), соңра Тукайга һәм Дәрдемәндкә дә йогынтылары зур булган. XI—XII йөз шагыйрьләренең әсәрләре урта гасырда да, XX йөз башында да мәктәп-мәдрәсәләрдә, һәр татар өендә диярлек көйләп-җырлап укылган. Татар әдәбиятының бу башлангыч чоры турында сез, кадерле укучылар, киләсе елда, IX класс өчен язылган «Әдәбият» дәреслегеннән иркенләбрәк танышырсыз (дәреслекнең авторлары: профессор X. Й. Миңлегулов һәм доцент Ш. А. Садретдинов).
Мәшһүр шагыйрь Кол Гали 1233 елда үзенең «Кыйссаи Йосыф» дигән зур поэмасын язып бетергән. Анда ул Зөләйха белән Йосыфның эчкерсез саф мәхәббәтен тасвирлый. Поэмага нигез итеп алынган вакыйгалар ерак Мисырда барса да, аны болгарлар да, соңрак татарлар да үз иткәннәр. Бу әсәрнең соңгы йөз елда Казанда 80 тапкырга якын басылып таратылуы һич тә юкка түгел бит. Урта гасырлар әдәбиятының танылган әсәрләре белән бергә, бу китапның озын кышкы кичләрдә кулдан төшми һәр татар йортында диярлек йотылып укылуы шулай ук бик гыйбрәтле. Аның авторы, Шәрык поэзиясенең иң зур вәкилләреннән берсе Кол Галинең тууына 800 ел тулу уңае белән соңгы елларда гына үл татар һәм рус телләрендә тагын берничә тапкыр басылды. Бу юбилей 1983 елда ЮНЕСКО карары белән дөньякүләм вакыйга төсендә олылап үткәрелде.

§ 22. ТЫШКЫ ЭЛЕМТӘЛӘР
Идел Болгары урта гасыр дөньясының бик күп илләре һәм халыклары белән җанлы икътисадый һәм сәяси элемтәләр тоткан. X—XII йөзләрдә яшәгән һәм бу ил турында язган географлар вә сәяхәтчеләрнең барысы да диярлек беренче чиратта аның киң сәүдә элемтәләре булганлыгын күрсәтәләр. Бу халыкара мал алмашуның географиясе бик киң булган. Көньяктан һәм көнчыгыштан—Хәзәр иле, Кавказ, Урта Азия, Фарсы (Персия), хәтта Төньяк Һиндстан, төньяктан һәм көнбатыштан—Төньяк кабиләләре, Русь, Балтик буе һәм Скандинавия илләре, Византия Болгар белән сәүдә иткәннәр.
Болгар иленнән чыгарылган яки аңа читтән кертелгән товарларның төрләрен күз алдына тулырак китерү өчен X йөздәге гарәп географиясе мәктәбенең иң атаклы вәкилләренә мөрәҗәгать итик. Аларның берсе—шул мәктәпкә нигез салган, безгә инде таныш әл-Бәлхи болай дигән: «Хәзәрдән читкә чыгарыла торган бал, балавыз аларга (хәзәрләргә) рус һәм болгар җирләреннән китерелә. Шулай ук [Хәзәрдән] мехлары читкә илтеп сатыла торган кондызлар бары тик Болгар, Русь һәм Куяб (Киев) илләре елгаларында гына яши, миңа билгеле булганча, аларны бүтән бер җирдә дә очрата алмыйсың». Икенчесе—әлеге мәктәпнең соңгы вәкиле, X йөз азагы авторы әл-Мөкатдәси. Узган йөзнең Шәрыкны өйрәнүче немец галиме А. Шпренгер аны «моңарчы яшәгәннәрдән иң бөек географ» дип атаган. Озак сәяхәтләре һәм бик зур әдәби-картографик эшләренең нәтиҗәсе буларак, ул 985 елда «Климатларны өйрәнүдә иң яхшы бүленеш» исемле бик әһәмиятле хезмәтен язган. Анда Урта Азиянең урта гасырдагы иң зур цивилизация үзәкләреннән берсе булган Харәземгә Болгардан китерелә һәм аннан Шәрык дөньясына озатьша торган әйберләрнең тулы исемлеге бар: «Кеш, тиен, ас, сусар һәм урман сусары, төлке, кондыз мехлары; куян һәм кәҗә тиресе, балавыз, уклар, эре балык, бүрекләр, кырпы җилеме, балык тешләре, кондыз агынтысы, гәрәбә, йомшак кун, бал, чикләвек, барслар (ау этләре), кылычлар, көбәләр, каен агачы, славян әсирләре, сарыклар, мөгезле терлек. Болар һәммәсе Болгардан».
Кырпы җилеме — мәрсин (осетр) балыкларының куыгыннан ясалган, йөзем шәрабына ачык төс бирү өчен тотылган.
Балык теше — Идел һәм Кама буйларында күпләп табыла торган мамонт теше булса кирәк. Ул, әл-Гарнатый язып калдырганча, шулай ук Харәземтә чыгарылган; яисә ул рус елъязмачылары чынлап та балык теше дип аталган морж теше булырга мөмкин. Болгарлар аны төньяк кабиләләрдән ала торган булганнар.
Кондыз агынтысы — кондызның койрык яны бизләрендә ясала торган исле сыекча. Аны дару итеп кулланганнар, ислемай һәм яхшы сабын ясауга тотканнар.
Йомшак күн — мөгезле эре терлек тиресеннән иләп югары сыйфатлы итеп эшләнгән күн. Калынлыгы, чыдамлыгы һәм дым үткәрмәве белән аерылып торган. Чыдамлы аяк киемнәре, ат дирбиясе — камыт, ияр — тегү өчен кулланылган.
Югарыда әйтелгәнчә, читкә чыгарыла торган бу әйберләрнең берише болгарларның үзләрендә эшләнгән, кайберләре күршеләреннән, әйтик, төньяк кабиләләреннән, хәзәрләрдән, кайберләре башкорт, бортас, чирмеш, ар һ. б. кебек якын күршеләрдән һәм Русьтан кайтартылган. Кайбер мехлар (болгарлар кыйммәтле мехларның байтагын төньяк кабиләләреннән һәм якындагы фин-угор күршеләрдән алганнар), куян һәм кәҗә тиресе, терлекнең бер өлеше, уклар, бүрекләр, күн, көбә, бал, чикләвек, каен агачы болгарларның үзләренеке булган. Башкортлардан сарык, Русьтан ике ягы да үткен туры кылыч (меч), Балтик буеннан гәрәбә һәм Хәзәрдән затлы балыкның кайбер төрләрен алганнар.
Әл-Мөкатдәси исемлегендәге кайбер атамалар, мәсәлән, «славян әсирләре» гаҗәпләнү тудырырга мөмкин. Әгәр дә «әсир» дигәннән «кол»ны күздә тотсак, төньякта колбиләүчелек булмаганлыгын искә алырга кирәк. Дөрес, сугыш әсирләре булган. Әлеге сүз гарәпчәдән төгәл тәрҗемә ителмәгән. Кулъязмада ул, гарәп дөньясында гомумән ак йөзле төньяк кешеләрен атаганча, «сакалибә» дип бирелгән. Сүз дә юк, алар арасында славяннар да булгандыр, ләкин бу сүз киң мәгънә аңлаткан. Ибне Фадлан, мәсәлән, хәтта болгарларны да берничә урында «сакалибә» (саклаблар) дип атаган.
Халыкара товар алмашуда әһәмиятле арадашчы буын буларак, Идел Болгары бу сәүдәне үз кулында тоткан. Аңа аннан файда күп кергән. Шуның өстенә болгар әмире, халыкара килешенгән кагыйдә нигезендә, һәр чит илнең су һәм коры җир кәрваныннан үз дәүләте файдасына товарларьшың уннан бер өлешен алып калган. Шул ук вакытта болгар маллары үзләре дә Евразия сәүдә әйләнешендә яхшы бәя тотканнар, аннан да дәүләткә зур файда килгән, илнең икътисады үскән. Бу сәүдәдә көмеш тәңкәләр әһәмиятле урын тоткан. Башта, югарыда инде әйтелгәнчә, гарәп дирһәмнәренә охшатып ясалган тәңкәләр, ә соңрак Болгарның үзендә сугылган акчалар әйләнештә йөргән. Бу акчалар Болгар җирләрендә генә түгел, аннан еракта да—Урта Азиядә, Русьта, Балтик буе һәм Скандинавия илләрендә табылды. Билгеле булганча, алар X йөздә генә сугылганнар. XI—XII гасырлар Идел Болгарында гына түгел, күрше дәүләтләрдә дә акчасыз чор булган. Әмма болгарлар ничектер җаен тапканнар, мәсәлән, элеккеге тәңкәләрне файдаланганнар. Әл-Гардизи дә аларның бу акчаларны кисәкләргә сындырып, һәр кисәген аерым акча итеп йөртүләрен язган. Ә Гардизинең XI йөздә яшәгәнлеге безгә мәгълүм инде.
Акчалы сәүдәдән тыш, Идел Болгары ерак төньяктагы фин-угор халыклары белән турыдан-туры товар алмашып сәүдә иткән. Болгарларның алар белән ничек алыш-биреш ясаганлыклары турында әйтеп киттек инде. Тагын шуны гына өстисе кала, мондый төр сәүдә шактый озак яшәгән һәм, X—XI йөзләрдәге рәвешеннән әллә ни үзгәрмәгән килеш, берничә йөз ел дәвам иткән. Мәшһүр гарәп сәяхәтчеләре әл-Гарнатый белән Ибне Баттута, болгарларда үзләре булып һәм аларның төньяк кабиләләре белән мөнәсәбәтләре турында күп тапкырлар ишетеп, XII һәм XIV йөзләрдә дә шул ук алмашлы сәүдә ысулы яшәве хакында язып калдырганнар. Әл-Гарнатыйның болгарлар үз товарларына, мәсәлән, диңгез балыклары тоту өчен эшләгән гарпуннар һәм кайбер башка тимер әйберләренә алмашка төньяк кешеләреннән «кеш тиресе алып кайтып гаять күп табыш җыялар» дигән сүзләре бу сәүдәнең файдалы булуын раслыйлар. Болгарлар, төрле сәбәпләр табып, Шәрык сәүдәгәрләрен төньякка үткәрмичә, йөз еллар буена шул табышлы сәүдәне үз кулларында юкка гына тотмаганнар, билгеле.
Борынгы Болгарның якын күршеләре—Хәзәр каханлыгы һәм Киев Русе (Борынгы Рус дәүләте) булган. Болгар үзенең оешу дәверендә Хәзәр иленә аерым бер бәйлелектә яшәгән, ләкин X йөзнең 60 нчы елларыннан, каханлык таркалганнан соң, ул Идел буенда бердәнбер феодаль дәүләт булып калган.
Болгарның Киев Русе белән тышкы-сәяси мөнәсәбәтләре, аз-маз каршылыкларны исәпләмәгәндә, үзара татулыкка нигезләнгән булган. 985 елда Киев кенәзе Владимир үзенең гаскәр башы Добрыня белән (рус былиналарындагы баһадир Добрыня Никитич) Болгар иленә яуга барган. Славяннар болгарларны җиңгәннәр Һәм бәрелеш азагында солых төзелгән. Рус елъязмачылары теркәп калдырганча, шунда болгарлар: «Ташлар йөзеп йөреп, колмак суга бата башласа гына, безнең арада дуслык бетәр»,— дигәннәр, имеш. Бу аларның үз күршеләре белән ихлас күңелдән дус яшәргә теләгәнлекләрен күрсәтә. Һәм шуннан соң болгарлар белән борынгы руслар арасында берничә тапкыр сөйләшүләр булган, тынычлык килешүләре төзелгән. 1006 елда, мәсәлән, сәүдә килешүе ясалган, шуның нигезендә ике якның да сәүдәгәрләре Болгар һәм Русьның шәһәр һәм авылларында бернинди тоткарлыксыз алыш-биреш итәргә рөхсәт алганнар. Болгарларның, югарыда инде әйтелгәнчә, 1024 елда рус җиренә ачлык килгәч, русларга ярдәм итүләрен дә шундый ук дуслык гамәле дип карарга кирәк.
Киев Русеның Идел Болгары белән сәяси мөнәсәбәте нигездә тынычлыкка корылган булса да, XII йөздә, үзәге Владимирга урнашкан Төньяк-Көнчыгыш Русе оешу белән, рус-болгар мөнәсәбәтләре тарихында яңа дәвер башланган. Атап әйткәндә, ул Андрей Боголюбский һәм аның варисларының Болгарга бер-бер артлы яуга чыгулары белән башланып киткән. Киев Русе шулай да Болгардан ерактарак яшәгән, аның сәяси үзәге Днепр буенда булган. Ә менә башка Русь, үзәге Югары Иделдә булган Төньяк- Көнчыгыш Русь барлыкка килгәч, көнчыгышка һәм көньякка таба юнәлештә, Иделдән Каспийга кадәр һәм шуннан бөтен Шәрык дөньясына юл бөтенләй диярлек ачылган. «Бөтенләй диярлек» дип әйтергә туры килә, чөнки бу юлда, Идел буйлап чак кына түбәндә, Шәрык капкасын ябып, Болгар дәүләте аркылы утырган. Менә шуңа күрә дә Боголюбский башлап җибәргән яулар Болгарга ябырылган.
1172 елда болгар җирләренә Андрейның улы Мстислав җитәкчелегендә рус гаскәрләренең яңа һөҗүме ясала, аңа Муром һәм Рязань кенәзләре дә кушыла. Болгарлар моңа 1209 һәм 1218 елларда Рязаньга һәм Устюгка яу җибәрү белән җавап кайтаралар. 1220 елда Ашлыга Святослав явы килә. 1221 елда килешү ясала, ә 1229 елда тынычлык солыхына имзалар куелып ныгытыла. Ике якның да сәүдәгәрләренә дәүләткә пошлина түләп тоткарлыксыз сәүдә итәргә ирек бирелә, сугыш әсирләре азат ителә һәм алда нинди дә булса аңлашылмаучылык чыккан очракларда мөнәсәбәтләрне уртак тырышлык белән җайга салырга дип килешенә. Шуңа өстәп 1229 елда, Русь илендә яңадан ачлык башлангач, икмәк белән тагын ярдәм итүне һәм бер елдан соң болгар осталарының, Юрьев шәһәренә барып, русларга искергән чиркәүләре урынына яңа чиркәү салып бирүләрен, төзелеш өчен ташны да үзләре алып баруларын әйтергә кирәк. Җыеп әйткәндә, тыныч мөнәсәбәтләрне саклау өчен әйбәт җирлек әзерләнә. Әмма бөтен Көнчыгыш Европаны монголларнын басып алуы аркасында бу ике илнең һәм ике халыкның язмышы башка төрлерәк юнәлеш ала. Болгар үз бәйсезлеген югалта һәм яңа дәүләт—Алтын Урдага кушыла, Русь иле дә Урдага буйсындырыла.
Сораулар һәм биремнәр:
1. Болгар шәһәре тарихын сөйләп күрсәтегез (чама белән ул кайчан төзелгән, Шәрык географлары аның турында ниләр язып калдырганнар һ. б.).
2. Болгар дәүләтенең икенче мәгълүм шәһәре Суар турында ниләр беләсез? Анда нинди археологик эшләр алып барылган?
3. Олуг шәһәр Бүләр турында кыскача сөйләп бирегез. Аның хакында рус елъязмаларыннан ниләр белә алдыгыз?
4. Сез Идел Болгарының тагын нинди шәһәрләрен беләсез һәм алар кайларда урнашкан булганнар? Болгарның күпме шәһәре булган?
5. Болгарларның мәдәнияте турында ниләр әйтер идегез? Аларның архитектурасы, зәркән сәнгате турында кыскача сөйләп бирегез.
6. Идел болгарларының тормыш итү рәвеше, аларның рухи мәдәнияте әлифба-язу, әдәбият, мәгърифәт турында сөйләгез.
7. Идел Болгарының тышкы элемтәләренә бәя бирегез: алар нинди илләр һәм халыклар белән сәүдә итешкәннәр? Нинди сәяси вакыйгалар сезнең истә калды?
ТАРИХИ ЧЫГАНАКЛАР
X йөз башында яшәгән фарсы географы Ибне Рустәнең «Асыл хәзинәләр» китабыннан:
Болгарлардагы азык-төлек, башка төрле байлык һәм аларның диннәре хакында
«Болгарлар игенче халык, алар бодай, арпа, тары һәм башка төрле бөртекле ашлык үстерәләр. Аларның күпчелек өлеше ислам дине тота, авылларында мәчет һәм мәктәпләре, мөәзиннәре һәм имамнары бар. Ә мәҗүси булганнары һәр очраган таныш кешесе алдында башын түбән иеп исәнләшәләр...
Аларның кием-салымы мөселманнарныкы кебек үк; зиратлары да нәкъ мөселманнардагыча. Аларның төп байлыгы — сусар тиресе. Аларда тәңкә акча сугу юк; сусар тиресе акча урынына йөри. Һәр тире ике дирһәм ярым тора. Түгәрәк, көмеш дирһәмнәр аларга алыш-биреш иткәндә мөселман илләреннән керә».*
Әхмәт ибне Фадланның «Рисалә»сеннән:
Болгарларның гореф-гадәтләре, яшәү урыннары турында
«Алар барчасы бүрек кия. Падиша атка атланып чыкканда берүзе була, беркемне ияртми һәм ялгызы гына йөри. Ул базар аша үткәндә һичкем утырып торырга тиеш түгел,— [һәркем] башлыгын сала һәм аны култык астына кыстыра. Падиша үтеп киткәч, янәдән бүрекләрен башларына кияләр. Падиша катына кергәндә дә нәкъ шулай ук, олысы вә кечесе, хәтта үзенең уллары һәм туганнары да, аңа караулары була, башлыкларын салып култыкларына тыгалар. Аннары [алар] падишага таба караган килеш иелеп алалар, аннары ул аларга утырырга кушканчы басып торуларында булалар, һәм аның каршысында утырган һәркем, тәртип кушканча, тезләнгән килеш утырып тора һәм кыстырган башлыгын күрсәтми һәм аның катыннан чыккач [кына] башына кия.
Алар барчасы киез өйләрдә [торалар], тик аерма шунда гына, падишаның әрмән паласлары түшәлгән өенә бер меңләп һәм аннан да ишлерәк кеше сыя ала. Аның уртасында рум парчалары белән бизәлгән тәхет тора»**.
XVIII йөз тарихчысы В. Н. Татищевның моңарчы сакланмаган рус елъязмасыннан күчереп алган тасвирламасыннан:
Болгарлар белән руслар арасындагы сәүдә иреге турында
«6514 (1006) ел. Күп бүләкләр белән [Идел] болгарлары килделәр, Идел һәм Ока буе шәһәрләрендә курыкмыйча сату итәргә Владимирдан рөхсәт сорадылар, аларга Владимир бик теләп ирек куйды. Һәм бөтен шәһәрләргә барырга, һәркайда һәм һәрни белән теләгәнчә сату итәргә аларга тамга салды, ә рус купецларына үзләренең наместникларыннан тамга алып курыкмыйча Болгарга сәүдәгә йөрергә боерды».
§ 23. БОРЫНГЫ ТАТАРЛАР ҺӘМ ЧЫҢГЫЗ ХАН
Төрки татарлар белән таныштыру уңаеннан без VII—VIII йөзләрдә куелган кабер ташларындагы Урхун-Енисей рун язмалары буенча билгеле булган «Отуз татар» һәм «Токуз татар» дигән борынгы татар кабиләләрен телгә алып узган идек инде. Бераз тәфсилләбрәк әйтсәк, борынгы татарларның Үзәк Азиядәге тарихы түбәндәгедән гыйбарәт булыр. Төрки каханлыгына нигез салган Бумын кахан һәм аның варисы Истәми каханны күмү уңае белән беренче мәртәбә телгә алынган отуз татарларның янә дә йөз елдан соң, VII йөзнең икенче яртысында, Илтәрис кахан җитәкләгән тю-гюләргә (тюргешләргә) каршы сугышлар алып барганы мәгълүм. Әлеге хәбәр Илтәрис каханның 731 елда вафат булган улы, атаклы гаскәр башлыгы Күлтәгиннең кабер ташындагы язмаларда сакланган. Күлтәгиннең 734 елда үлгән туганы Билге кахан каберенә куелган ташта язылганнарга караганда, ул 722—723 елларда угузларга һәм токуз татарларга каршы сугышкан.
Уйгырлар белән сугышып җиңелгәннән соң борынгы татарларның беркадәре көнбатышкарак күчеп китә, бүтәннәре исә туган илдә торып кала. Менә шуларның, ягъни Үзәк Азиядә калганнарының язмышлары ничегрәк була соң? Йөз елдан соң алар кытай чыганакларында «та-тань», күбрәк «да-да» исемнәре белән телгә алыналар. Ли Дейуй дигән кытай кешесе мәсәлән, уйгыр Урмузга 842 елда язган хатында әлеге кабиләләргә дә кагыла. Ванг Иентин дигән илченең 981 елны императорга җибәргән язмасында сигез татар кабиләсе турында әйтелә.
Татарлар Байкал күле артындагы монгол далаларыннан бераз көньяктарак, монголлар белән нык аралашып яшәгәннәр. Хабул хан беренче Монгол дәүләтен төзегәндә алар белән элемтәгә керә. Ә инде аның оныгының улы Чыңгыз хан аңарчы таркау яшәгән барча монголларны, башка кабиләләрне бергә туплап олуг дәүләт төзегән чагында борынгы татарларның шактый өлеше әлеге дәүләткә буйсындырыла.
Кытай, монгол һәм фарсы тарихи кулъязмаларында монголларга да, аларның көньяктагы күршеләре булган татарларга да зур игътибар бирелә. Тик ул чыганакларда татарларның монголлардан үзгә булуы, төрки кабилә икәнлекләре искә алына. Гәрчә төрле авторлар төрлечәрәк фикер йөртсәләр дә, төрки-татар кабиләләренең язмышы монгол, ойрот, меркит һ. б. язмышыннан аерылып тора. XIII йөзнең «Мэн-да бэй-лу» исемле Кытай кулъязмасында татарларның ша-то дигән кабиләләрдән чыгуы әйтелә—соңгыларының VII гасырда ук Тянь-Шань таулары итәгендә яшәгән төрки кабиләләр икәнлеге мәгълүм. VIII—IX йөзләрдә шул ша-толарның беркадәресе Төньяк Кытайга күченә, Баркүл дигән күл буенда яши. Ша-толар белән унгу (онгут) исемле кабиләләр дә кардәш булганнар — алар Кытай чыганакларында ак татарлар дип атала (монголча — чаган татар). Ак татарлардан кара һәм кыргый «татарлар» аерылып торганнар — болары инде монголлар. Аларга үзенең ыруы белән Чыңгыз хан, аның гаскәр башлыклары, хакимнәре, башка төрле яраннары һәм түрәләре кергән. Ни өчен соң кытайлар монголларны да «татарлар» дип атаганнар? Чөнки алар башта үзләренә якын яшәгән татарлар белән аралашканнар һәм аннары шуларның исемен төньяктагы монгол кабиләләренә дә күчергәннәр.
Тарихи чыганакларда әлеге кабилә кешеләренең тышкы кыяфәтләре турында да әйтелә: «Ак татарлар дип аталучы татарларның буй-сыннары зифа, үзләре әдәпле һәм ата-аналарын ихтирам итәләр». Ә менә кыргый һәм кара «татарлар» исә «җәлпәк йөзле, киң яңаклылар. Күзләренең өске керфекләре юк. Сакаллары бик сирәк, тышкы кыяфәтләре шактый ямьсез». Кыскасы, соңгылары чын монголоид булалар.
Монголоид дип саргылт тәнле, кара кыл чәчле, сирәк сакал-мыеклы, җәлпәк битле, почык борынлы, калку яңаклы, кысык күзле кешегә әйтелә. Хәзерге татарлар европеоид тибына керәләр. (Казан татарлары арасында монголоид кешеләр нибары 14,5 % тәшкил итә.)
Борынгы татарлар монголлар белән элек-электән тату яши алмыйлар, тора-бара тәмам кан коюга барып җитәләр. Татарларның яраткан юлбашчысы Тимучин әкә монголларга әсир төшкәч, Есугей баһадур аны үтерә дә нәкъ шул көнне дөньяга килгән малаена Тимучин (Тэмуджин) дип дошманының исемен куша: тегенең курку белмәс, гайрәтле сугышчы булуына сокланган күрәсең. Татарлар үч кайтаралар—тоталар да Есугейнең үзен үтерәләр. Аның улы үсеп җитеп Чыңгыз ханга, ягъни бөек ханга әйләнә һәм күңелендә татарларга каршы гомер буе үч саклый. Тик әлеге вакыйга ачыкланмый кала: әйтик, Лев Гумилев фараз иткәнчә, татарларның мәҗлесенә очраклы рәвештә генә килеп эләккән Есугей үз өенә исән-имин кайтып җитә, өч-дүрт көннән генә җан тәслим кыла, ә үлгән чагында, татарлар гына агулап үтерделәр үземне, дип әйтеп калдыра. Әмма ничек кенә булмасын, аңарчы да бик үк тату булмаган монголлар белән татарлар шушы хәлләрдән соң бер-беренә тагын да ныграк үчләнеп китәләр. Чыңгыз хан исә, ата-бабаларыбызның башына җитүчеләр шулар гына, кырыгыз татарларны, дип һәрчак боерып тора. Зур була татар кабиләләре, күп була — кырып бетерә алмыйлар. Ике арадагы 1198 елгы сугыштан соң да әле чаган татар, алчы татар, дутаут татар, алухай татар дип йөртелгән гаять ишле дүрт кабилә яшәгәне мәгълүм. Ләкин Монгол империясенең юлбашчысы үткәргән шовинистик сәясәт аркасында татарларның шактые кырыла яки ассимиляцияләнә. Бу бәлагә беренче чиратта монголларга якынрак, алар белән аралашып яшәүче татарлар дучар булалар. Аңарчы татарларның хәтсез күп булганын XIV йөздә яшәгән мәшһүр тарихчы Рәшидетдин дә искәртә: 14 төрки кабилә арасында татарлар кабиләсенә аерым туктала—заманында аның 70 мең тирмә (йорт, гаилә) тәшкил иткәнлеген билгеләп үтә. Рәшидетдин үзе, Иран ханы Газанда сәркатип хезмәтендә булуыннан файдаланып, ханның китапханәсендәге кыйммәтле кулъязмалар белән танышу бәхетенә ирешә һәм «Елъязмалар мәҗмугасы» дигән мәшһүр хезмәтен язып калдыра. Анда татарлар хакында мондый сүзләр бар: «[Аларның] гадәттән тыш бөеклеге һәм ихтирамга лаеклы булулары аркасында башка төрки кабиләләр, төрләренең һәм исемнәренең аермалыкларына карамастан, шул исем астына берләштеләр һәм татарлар дип атала башладылар». Шәрыкны яхшы белгән замандашыбыз академик В. В. Бартольд аның хезмәтенә: «Рәшидетдиннең әсәре искиткеч зур тарихи энциклопедия булып кала. Урта гасырларда әле Азиядәге һәм Европадагы бер генә халыкта да андый нәрсә булмый»,— дигән бәя бирә.
Алда без, татарларның шактые монголлар тарафыннан йотыла, ассимиляцияләнә, дип әйткән идек инде. Ә тарихта шулай да була: бәйрәм ашы кара-каршы булган кебек килеп чыга. Һәрхәлдә, татарлар монгол теленә төрки сүзләрне шулчаклы күп итеп алып керәләр. Чыңгыз хан үзе дә татарча яхшы белгән; аның анасы чибәр Оэлун катнаш никахтан туган, ә кызының исеме төркичә (татарча) Алаһайбикә булган. Шунысын да әйтеп китәргә кирәк, Чыңгыз хан кыяфәте белән бүтән монголлардан, ягъни кыргый вә кара татарлардан, аерылып торган: «зур һәм мәһабәт гәүдәле, киң маңгайлы, озын сакаллы» булган. Аның ике хатыны белән тәрбиягә алган малаеның татарлар булганлыгы да мәгълүм. Империянең баш хакиме вазифасын татар кабиләсеннән чыккан Шики-Хутуку исемле гаскәр башлыгы үтәгән. Димәк, Чыңгыз ханның шәхси дөньясында да, аның дәүләт эшләрендә дә татарлар зур урын алып торган. Аның «Бөек яса» (татарның «ясак» сүзеннән алынган) исемле законнар җыелмасында төрки-татар сүзләре дә, төрле титуллар да еш очрый. Чыңгыз ханның шигырь рәвешенә китереп сөйләгән гыйбрәтле сүзләре «белек» дип аталган. Ике төрле мөһерен ул «ал тамга» һәм «күк тамга» дип йөрткән. Хәлбуки, «хан» сүзе үзе үк төркидән кергән.
Шулай булуга да карамастан, Чыңгыз хан, беренче нәүбәттә монголларның юлбашчысы буларак, татарлардан үч алырга вәгъдә итүен беркайчан да онытмый—зурдан кубып яу чабуларны башлап җибәргәч, гаскәренең алгы сафына татар төркемнәрен куя. Юлбашчы әмерен үтәү йөзеннән монголлар татар сугышчыларын алдан йөртү белән генә дә чикләнмиләр, бәлки әле җиңелгән халыкларны да үз гаскәрләренә мәҗбүри төстә кушып, барчасына шул ук кан дошманнарының исемен тагалар. Менә ни сәбәпле «татар» дигән сүз аеруча нык яңгыраш ала, шуңа күрә монгол явын да татар явы буларак кабул итәләр. Моның шулай булганын шаһитлар раслый: венгр монахы — миссионер Юлиан нәкъ шул яулар заманында Монголиягә барып чыга; сәяхәтче фламанд Гильом Рубрук та исә XIII йөзнең урталарында шунда барып кайта. Дәүләт белән идарә итүче халык буларак, монголлар үзләрен бүтәннәрдән өстен күргәннәр, ә «татар» дигән сүзне җеннәре сөймәгән. Монголия империясенең бөек ханы Мәнгү белән дә, Алтын Урда ханы Бату һәм төрле аксөякләр белән дә сөйләшкән Рубрук болай дип язып калдырган: «Чамадан тыш масаеп китүләре аркасында хәтта әле аз-маз дингә ышанучылары да үзләрен христиан димәс (монголларның бер өлеше христиан диненең несторианнар дигән мәзһәбенә, сектасына кергән була) —алар өчен Моал дигән исемнән дә югары берни юк; татар дигәнне дә күтәрә алмыйлар, чөнки татарлар бөтенләй бүтән халык...»

§ 24. МОНГОЛ ЯУЛАРЫ ҺӘМ АЛТЫН УРДАНЫҢ БАРЛЫККА КИЛҮЕ
Зур дәүләт эшлеклесе һәм оста полководец буларак, Чыңгыз хан элек таркау яшәгән монгол кабиләләрен бер бөтен дәүләткә туплавы белән уңай эш эшли. Әмма шуннан соң ул яу чабарга, бүтән мәмләкәтләрне үзенә буйсындырырга, кан коярга тотына. Ул үзе һәм аның варислары бөтен Шәрыкны яулап бетерә яза, Европаның да шактый өлешен буйсындыра. 1206—1220 елларда Урта Азия яулап алына; борынгы цивилизация үзәкләре, хәтта кодрәтле шаһ Мөхәммәт II идарә иткән Харәзем дә монголлар кулына керә.
Чыңгыз хан башта Харәземне яулап алырга уйламый. Шаһ зур гаскәр тота—Иран, Азәрбайҗан, Хорасан, Әфганстаннарны үзенә буйсындырган. Ә Чыңгыз хан Урта Азиянең бары көнчыгыш ягын, шул тирәдәге кыргыз һәм казакъ далаларының бер читен генә яулап алган була.
...1216 елны Кытайга яу чапканнан соң башкаласы Каракорымга (монгол телендә Хара Хорин дип аталган шәһәр илнең төньягында, Урхун елгасы башындарак булган) кайту белән, Чыңгыз хан Харәземнән килгән илчеләрне кабул итә. Аларга якты чырай күрсәтеп, шаһны Мәгъриб (Көнбатыш) хөкемдары буларак тануын белдерә, үзен исә Шәрык хөкемдары дип атый; ике арада татулык һәм дустанә мөнәсәбәт булдырырга теләвен белдерә, сәүдәгәрләр ике илдә дә иркенләп йөрсеннәр, дигән фикер әйтә.
Мөхәммәт кәрван белән аңа парча-ефәк, мамык-җеп тукымалар җибәрә. Кәрван башы бу товарга 15 мәртәбә артыграк бәя сорый. Мондый мал үзебездә дә җитәрлек дип, ханның моңа ачуы чыга. Сәүдәгәрләр, бәладән баш-аяк дип, кәрвандагы әйберләрне ханга бүләк итеп котылу ягын карыйлар. Чыңгызның кәефенә бу хуш килә, һәм ул затлы ефәкнең һәр төргәге өчен алтын белән 75 динар, ә гади тукыма өчен 75 көмеш тәңкә түләргә куша. Илчеләргә аеруча зур хөрмәт күрсәтү йөзеннән аларны ак чатырларга урнаштырырга боера.
Чыңгыз хан җавап рәвешендә Харәзем шаһына бүләкләрне мулдан кубып җибәрә: дөя өркәче зурлыгындагы саф алтын кисәге (аны махсус арбага салып баралар), алтын-көмеш коелмалар, нефрит, ягъни кыйммәтле таш җәүһәрләр, хуш исле мускус, кытай ефәге, ак дөя йоныннан тукылган затлы тукымалар, кондыз һәм кеш тиреләре, бүтән асыл нәрсәләр була анда. Шаһ илчеләрне Бохарада кабул итә. Алар аңа ханның изге теләкләрен тапшыралар, үзара тату яшәргә теләгәнен кабат җиткереп, шаһны туган улы кебек якын күрүен әйтәләр. Үзен монгол малаена тиңләүгә хәтере калса да, Мөхәммәт тату яшәргә тәкъдимен кабул итә, ә үзе Чыңгыз ханның сараена шымчысын җибәрә: килгән илчеләрнең башлыгы Харәземнән чыккан кеше икән, ул шаһ сүзенә каршы тора алмый—шымчылык итәргә ризалаша.
Озакламыйча 500 дөядән һәм 450 мөселман кешесеннән торган бай кәрван да килеп җитә; Мөхәммәт мәмләкәтенә килеп керү белән, Утрар каласында аны талыйлар һәм шымчылар дигән сылтау белән кәрванчыларны үтереп бетерәләр. Фәкать берсе качып котыла һәм Каракорымга кайтып, булган хәлне Чыңгыз ханга сөйләп бирә.
Хан сабырлык күрсәтә, берьюлы кабынып китми. Кәрванны тар-мар иттергән шәһәр башлыгын тотып бирдерүне таләп итеп, шаһ каршына ике татар белән үзенең илчесен җибәрә. Мөхәммәт аның үтенечен үтәргә түгел, ә илчеләрне үтерергә әмер бирә. Илчене үтерү—ул сугыш игълан итү дигән сүз!
Әлеге хәлләр тәфсилләп бәян ителгән һәммә тарихи чыганакны ныклап өйрәнгәннән соң академик В. В. Бартольд: «Харәзем шаһының кылынышы, хәтта бүгенге халыкара хокуклар күзлегеннән чыгып караганда да, Чыңгыз хан өчен сугыш башлап җибәрерлек сәбәп була алган»,—дигән нәтиҗә ясый.
Монгол гаскәренең бөтен көче Харәземгә ябырыла. Тиз арада Урта Азия тулысынча яулап алына. Шәһәрләрне җимереп, сугару җайланмаларын юкка чыгарып бетерәләр. Бик күп кешене, сугышчымы ул, түгелме, үтереп, шактый кешене әсир итеп озаталар. Харәзем җирендә монголлар кылган рәхимсезлек чыганакларда ачык язылган. Шуннан соң монгол гаскәре Иран дәүләтен яулап ала, Багдадка хәтле барып җитә. Аннары төньякка таба юнәлеп, бөтен Кавказны басып үтә һәм кыпчак далаларына килеп чыга. 1223 елның 5 маенда Калка елгасында булган сугыш тарихка да кереп кала: рус гаскәрләре, кыпчаклар белән бергә берләшеп, монголларга каршы сугышалар, ләкин җиңеләләр.
Шундый зур сугышлардан соң монголлар, ихтимал, бераз ял итеп алырга да уйлаганнардыр, гаскәрләренә көч туплау да кирәк булгандыр — кайту юлына чыгалар. Мәгәр бер өлеше төньякка— Болгар дәүләте ягына юнәлеш ала; монголларның бу якларга нинди ният белән килүләре ачыкланмаган. Ә инде XIII йөз гарәп тарихчысы Ибне әл-Әсир хәбәрләренә караганда, әлеге бәрелештә монголлар шактый кырыла. Бу җиңелүдән соң, рус елъязмаларында әйтелгәнчә, монголлар янә ике мәртәбә талпынып карыйлар: 1229 елны алар Җаек буенда болгарларның сакчы отрядын тар-мар итәләр. 1232 елны исә Бөек шәһәргә килеп җитә алмыйлар—ярты юлда кышлауга тукталырга мәҗбүр булалар.
Чыңгыз хан 1227 елда 72 яшендә дөнья куя. Үләр алдыннан үзенең империясен дүрт улына бүлеп калдыра: Үгәдәйгә Монголия белән Төньяк Кытай тия; Тулуйга — Иран биләмәләре; Чыгытайга Урта Азиянең һәм Казахстанның көнчыгышы бирелә; ә иң олы улы Жучига Харәзем, Дәшти Кыпчак һәм үзе яулап алырга өлгермәгән көнбатыш җирләре кала.
Жучи атасыннан да элегрәк үлеп киткәч, аның өлеше Чыңгыз ханның оныгы, Жучиның улы Батуга тия. Ләкин, Чыңгыз ханның васыятендә әйтелгәнчә, әлеге биләмә Жучи улусы дигән исемдә йөртелә бирә. Хәер, Жучи улусы дигән биләмә 1207 елдан ук гамәлдә була. Ул чагында аңа Монголиядән төньяктарак, Енисей Һәм Селенга елгалары буендагы, яңа яулап алынган җирләр дә кертелә. Аннары инде, Рәшидетдиннең мәшһүр хезмәтендә әйтелгәнчә, империянең көнбатышка таба киңәюе нәтиҗәсендә — «татар атларының тояклары таптап үткән» барлык җирләр дә өстәлә.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 08
  • Parts
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 01
    Total number of words is 3871
    Total number of unique words is 1957
    33.0 of words are in the 2000 most common words
    48.1 of words are in the 5000 most common words
    55.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 02
    Total number of words is 3830
    Total number of unique words is 1796
    30.1 of words are in the 2000 most common words
    44.6 of words are in the 5000 most common words
    52.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 03
    Total number of words is 3800
    Total number of unique words is 1754
    31.0 of words are in the 2000 most common words
    44.6 of words are in the 5000 most common words
    52.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 04
    Total number of words is 3847
    Total number of unique words is 1788
    29.8 of words are in the 2000 most common words
    42.9 of words are in the 5000 most common words
    50.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 05
    Total number of words is 3887
    Total number of unique words is 1887
    29.3 of words are in the 2000 most common words
    44.2 of words are in the 5000 most common words
    52.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 06
    Total number of words is 3853
    Total number of unique words is 1845
    30.4 of words are in the 2000 most common words
    44.3 of words are in the 5000 most common words
    52.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 07
    Total number of words is 3913
    Total number of unique words is 1996
    30.8 of words are in the 2000 most common words
    46.0 of words are in the 5000 most common words
    52.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 08
    Total number of words is 4034
    Total number of unique words is 1874
    30.4 of words are in the 2000 most common words
    44.9 of words are in the 5000 most common words
    52.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 09
    Total number of words is 3862
    Total number of unique words is 1947
    28.5 of words are in the 2000 most common words
    42.3 of words are in the 5000 most common words
    49.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 10
    Total number of words is 3870
    Total number of unique words is 2012
    27.7 of words are in the 2000 most common words
    42.1 of words are in the 5000 most common words
    49.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 11
    Total number of words is 3910
    Total number of unique words is 2076
    29.9 of words are in the 2000 most common words
    43.8 of words are in the 5000 most common words
    52.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 12
    Total number of words is 3820
    Total number of unique words is 1781
    32.4 of words are in the 2000 most common words
    46.7 of words are in the 5000 most common words
    55.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 13
    Total number of words is 3928
    Total number of unique words is 1908
    30.0 of words are in the 2000 most common words
    43.5 of words are in the 5000 most common words
    50.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 14
    Total number of words is 3859
    Total number of unique words is 1848
    30.4 of words are in the 2000 most common words
    44.5 of words are in the 5000 most common words
    51.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 15
    Total number of words is 3809
    Total number of unique words is 1885
    28.3 of words are in the 2000 most common words
    42.0 of words are in the 5000 most common words
    50.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 16
    Total number of words is 4053
    Total number of unique words is 1712
    32.4 of words are in the 2000 most common words
    48.5 of words are in the 5000 most common words
    55.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 17
    Total number of words is 3897
    Total number of unique words is 1943
    29.2 of words are in the 2000 most common words
    43.4 of words are in the 5000 most common words
    50.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 18
    Total number of words is 2402
    Total number of unique words is 1266
    33.5 of words are in the 2000 most common words
    48.8 of words are in the 5000 most common words
    56.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.