Latin

Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 02

Total number of words is 3830
Total number of unique words is 1796
30.1 of words are in the 2000 most common words
44.6 of words are in the 5000 most common words
52.1 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Амодан соң Тхи сакка басты, таң алдыннан аны Рану алыштырды. Бер заман Амо иптәшенең эндәшүенә уянып китте:
— Амо, Тхи, торыгыз, юлбарыс!
Аучылар сикереп торып коралларына ябыштылар. Юлбарыс сак кына үзәнлеккә таба төшеп килә иде. Ерткычның ташларны кай тирәдәнрәк әйләнеп үтәчәген чамалап, Амо үзенең дусларына ташлар артында күренми торырга һәм юлбарыс алар турысына килеп җиткәч тә сөңге атарга кушты; ә үзе, гөрзиен күтәреп, бик зур бер таш артына посты. Менә, ниһаять, юлбарыс куыш турысына килеп җитте, сызгырып, аның өстенә сөңгеләр очты, кемнеңдер сөңгесе ерткычның кабыргасына барып кадалды. Юлбарыс янга ыргылды. Амо нәкъ шуны гына көткән иде: ул атылып ерткычның юлына аркылы төште һәм үзенең галәмәт зур гөрзиен бөтен көченә кизәнеп аның өстенә орды. Шыртлап сынган тавыш ишетелде, ерткычның сырты ярылды һәм ул тәгәрәп китте. Гөрзинең икенче тапкыр оруы юлбарысның башына туры килде. Амо һәм аның юлдашлары юлбарысның тиресен тунап кабилә торулыгына таба кайтырга кузгалганда, кояш чыгып килә иде инде...
Шушындыйрак вакыйга Көнчыгыш Европада яисә җир шарының башка берәр төшендә булгандырмы — анысының аерым әһәмияте юк. Борынгы кешеләр тормышындагы хәлләрне шулайрак күз алдына китерергә мөмкин булыр иде.

§ 5. БОРЫНГЫ МЕТАЛЛУРГИЯДӘ БЕРЕНЧЕ УҢЫШЛАР
Борынгы кеше яңа таш гасырда нинди генә казанышларга ирешмәсен, ул барыбер бөтенләе белән табигатькә бәйле булып яшәгән. Мәгъдәннән, ягъни металлдан файдалану, аннан төрле эш һәм сугыш кораллары ясау башлангач, бу бәйлелек бераз кими төшкән. Борынгы җәмгыять тарихындагы ике зур казаныш— игенчелек һәм хайван асраучылык янына тагын өченчесе: металлургия дә өстәлгән. Дөрес, һәр башлангыч кебек үк, баштарак ул да камил булмаган әле. Әүвәл зур булмаган бер аралык чор — бакыр дәвере, фәндәгечә итеп әйткәндә, энеолит яшәп ала, латинчадан тәрҗемә иткәндә, ул бакыр-таш дигәнне («энеус» — бакыр) аңлата. Бу чорда, көнкүрештә кулланыла торган таш кораллар белән бергә, аларны саф бакырдан да ясый башлаганнар. Тик бакыр пычаклар һәм сөңгеләрнең файдасы аз тигән, алар тиз бөгелгән, үтмәсләнгән. Вакытлар үтү белән аларны катырак итеп ясарга да өйрәнгәннәр — бакырга аккургаш куша башлаганнар. Шул рәвешчә 90 процент бакырдан һәм 10 процент аккургаштан торган бронза барлыкка килгән.
Баштагырак чорда бронза тиз генә киң кулланылышка кереп китмәгән әле; кешеләр һаман да таш корал ясауларын дәвам иткәннәр, коралның йөзен үткенләү белән генә чикләнмичә, аны бөтенләе белән шомартып, уңайлы итеп эшләү ысулларын тагын да камилләштергәннәр. Әмма металл ташны торган саен ныграк кысрыклаган, кешеләр аның өстенлегенә тиз арада ышанып алганнар. Элек таш балта ватылса, аны ташлап кына калдырганнар, хәзер исә яраксыз хәлгә килгән бронза коралны чыгарып ыргытмаганнар, ә яңадан эретеп, аннан башка корал ясаганнар. Бронзадан шулай ук төрле көнкүреш кирәк-ярагы һәм бизәнү әйберләре эшли башлаганнар.
Бронза безнең эрага кадәр III меңъеллыкта ук табылган булса да, ул бары II меңъеллыкта гына киң кулланышка кергән, һәм шуңа күрә бу чор бронза гасыры дип атала. Бронза гасыры — төрле континентлардагы күп кабиләләр тормышында бик зур капма-каршылыклар туган дәвер ул. Шушы чорда кешелек цивилизациясенең беренче учаклары булып көньякта—Мисырда, Грециядә һәм Якын Көнчыгышта, шулай ук Кытай һәм Һиндстанда югары үсешкә ирешкән антик һәм көнчыгыш мәдәнияте булган колбиләүчелек дәүләтләре барлыкка килгән, ә Евразиянең төньяк өлешендә, шул исәптән безнең төбәкләрдә, борынгы ыруглык җәмгыяте өстенлек иткән.
Бронза гасыры заманында бүгенге Татарстанның бөтен җирендә диярлек кешеләр яшәгән. Камадан көньяктарак борынгы Көнчыгыш Европаның иң зур археологик культурасы булган Бура культурасы кабиләләре көн иткәннәр. (Әлеге кабиләләр, кеше үлгәч, аны кабер эченә кертеп ясалган кечкенә бураларда күмә торган булганнар. Культурага исем дә шартлы рәвештә шул йолага нисбәтле бирелгән.) Бу культураның көньяк чикләре Каспий һәм Кара диңгезгә кадәр диярлек барып җиткән. Иделнең уң ягындагы көнбатыш районнарда һәм Зөя елгасы тирәсендә Абашево, ә аларга кадәр Баланово культурасы кабиләләре яшәгән; алар Чуашиянең шул исемдәге авылларына бәйле рәвештә аталганнар, чөнки шунда иң әһәмиятле археологик истәлекләр тикшереп өйрәнелгән. Ә Камадан төньякка таба Казан яны культурасы кабиләләре көн күргән. (Бу кабиләләрнең яшәгән урыннары иң әүвәл Казан тирәсендә табылган.)
Бронза дәвере чагыштырмача озакка бармый—б. э. к. II меңъеллыкка гына туры килә. Металл әйберләр куллану төсле металлургияне үстерүгә, алардан затлырак булган алтын һәм көмештән бизәнү әйберләре ясауны көйгә салып җибәрүгә юл ачкан. Тиздән, б. э. к. I меңъеллык башында, беренче тимер әйберләр күренгән һәм тиз арада бронза әйберләрне кысрыклап чыгарган. Тимердән ясалган эш коралларының бронза кораллардан өстенлеге бәхәссез, чөнки тимер бронзага караганда каты, чыдам һәм ул табигатьтә күбрәк тә очрый. Шуның өстенә, тимерне эретеп алуы да артык кыен түгел, мәшәкате дә азрак, чөнки сирәк табыла торган аккургашны өстәмә кушылдык чимал буларак куллануның кирәге калмый.
Тимер кораллар кешегә зур мөмкинлекләр ачкан: җирне тизрәк һәм яхшырак итеп эшкәртергә, димәк, мәйданын киңәйтергә мөмкинлек туган. Кешеләр элек ачык, шәрә яланнарда яшәгән булсалар, хәзер үз авылларын биек җир өемнәре белән әйләндереп ала башлаганнар. Булачак шәһәрләрнең башлангычлары— беренче ныгытмалы урыннар яки, археология теле белән әйткәндә, шәһәрлекләр барлыкка килгән.
Тимер дәверенең башлангыч чоры шәһәрлеге — ыруның җир өемнәре һәм казылма чокырлар белән уратып алынган яшәү урыны, яки якын-тирә торулыклардагы кешеләрнең үзләренә һөҗүм булу куркынычы очракларында качып котылу өчен эшләнгән качулык урыны калдыгы ул. Соңгырак вакытлар—урта гасырлар өчен шәһәрлек төшенчәсенең мәгънәсе киңрәк: болар инде әүвәлге шәһәрләр яки аларның кремльләре, феодаль кирмәннәр һәм бик мөһим хәрби-стратегик һәм сәүдә юлларындагы, чик буйларындагы хәрби ныгытмалар урыны дигәнне аңлата. Ыруның саклану урыннары булган шәһәрлекләр һәм урта гасырдагы сугыш ныгытмалары гадәттә елга яисә тирән чокырларның биек текә ярлары өстенә урнашканнар.

§ 6. ЫРУГЛЫК ҖӘМГЫЯТЕНЕҢ ТАРКАЛУЫ
Кешелек цивилизациясе таңында яшәгән борынгы ыруглык төзелеше акрынлап таркалган. Иген игү һәм хайван асрау шөгыльләренең үсүе, тимердән ясалган хезмәт һәм сугыш кораллары белән эш итү ир-атны җәмгыятьтә төп рольне башкаручы кеше дәрәҗәсенә күтәргән. Матриархат дәвере сүнүгә барган, аталар ыруы—патриархат (борынгы грекча «патер» сүзеннән) урнашкан.
Металл кораллар камилләшә барган саен, хезмәт җитештерүчәнлеге дә үскән. Кешеләр азык-төлекне үзләренә кирәк булганнан күбрәк туплый башлаганнар. Әлеге продуктларның һәм көн күрү өчен кирәкле башка әйберләрнең артык өлешен акрынлап кабилә башлыклары үзләштерергә тотынган. Бүгенгечә әйткәндә, социаль тигезсезлекнең иң беренче билгеләре калкып чыккан. «Борынгы коммунизм» бетүгә якынайган.
Хәзерге Татарстан җирендә һәм аңа күрше районнарда тимер дәверенең баштагы чорын — б. э. к. I меңъеллыкны үз эченә алган вакытны—шактый мәгълүм булган берничә зур археологик культура аша күзалларга мөмкин. Б. э. к. VIII—III гасырларда Урта Идел һәм Кама буеның байтак төбәкләрендә Ананьино культурасы кабиләләре яшәгән (Алабуга районының Ананьино авылы исеменнән алынган, узган гасырда ук шул авыл янында әлеге культураның бик бай истәлекләре өйрәнелгән). Ананьино культурасы чоры—Урта Идел буеның, хәтта антик дөньяга кадәр барып җитеп, бик күп кабиләләр һәм халыклар белән тышкы элемтәләр урнаштыру вакыты ул.
Безнең төбәкнең шул чордагы көньяк грек-скиф дөньясы белән элемтә тотканлыгына бик тә кыйммәтле, бөтен Урта Идел өчен уникаль табыш булып саналган, б. э. к. VI гасырда, ягъни моннан 2500 еллар элек ясалган бронза көзгеләр ышандыргыч дәлил булып тора. Алар соңгы елларда гына Казан суы буенда, Иске Казан янында табылды. Ике көзгенең берсе аеруча зур кыйммәткә ия. Аның сарык башы рәвешендә, фәндәгечә әйткәндә, «җәнлек стилендә» эшләнгән тоткычы, сабы бар. Фараз итсәк, әлеге көзгеләрне ниндидер сәбәп белән Төньяк Кара диңгез буе белән Көньяк Урал арасындагы сәүдә юлыннан калган дип уйларга мөмкин. Бу юл борынгы грек галиме, «тарих атасы» Геродот язмаларыннан билгеле, һәм ул Урта Идел аша үткән. Шул ук Геродот мәгълүматларына караганда, ананьинолыларның тарихи атамасы тиссагетлар булырга тиеш. Бу—Урта Идел буендагы борынгы кабиләләрнең беренче тарихи исеме.
Ананьино культурасын Кама буендагы Пьяный Бор, хәзерге Красный Бор авылы янында ачылган каберлек исеме белән аталган Пьянобор культурасы(б. э. к. II гасырдан безнең эраның III гасырына кадәр) алыштырган. Ананьинолыларны һәм пьяноборлыларны хәзерге кайбер фин-угор халыкларының, әйтик, удмуртларның һәм коми-пермякларның ерак бабалары дип карау гадәткә кергән. Татарстан җирендә борынгы ыруглык строеның таркалу чорында яшәгән иң соңгы зур кабиләләр берләшмәсе—фәндә Имәнкискә культурасы исемен алган берләшмә (Лаеш районының Имәнкискә авылы исеменнән; шул авыл янында бу кабиләләрнең зур шәһәрлеге табылган). Бу культураның яшәү чоры безнең эраның IV—VIII гасырларына туры килә. Ул—Көнчыгыш Европада катлаулы этник үзгәрешләр башланган чор. Шул заманнарда Татарстанның борынгы җирләрендә яшәгән халыкларга көньяк-көнчыгыштан халыкларның Бөек күчеше нәтиҗәсендә төрки телле яңа кабиләләр килеп кушылган. Бу хакта без соңрак тагын сөйләшербез.
Аерым бай гаиләләрнең хуҗалык итү мөстәкыйльлеге арта бару, хосусый милек барлыкка килү, аны саклау өчен даими сугышчы төркемнәр кирәк булу, шулар ярдәмендә аерым кешеләрнең чит җирләрне басып алуы үз чиратында ыруглык мөнәсәбәтләренең йомшаруына, борынгы ыруглык строеның таркалуына һәм сыйнфый җәмгыять оешуга китергән.
Шулай итеп, безнең төбәкнең иң борынгы һәм борынгы тарихы белән кыскача гына танышу да бу тарихның меңъеллыклар тирәнлегенә барып тоташуын күрсәтә. Көнчыгыш Европаның иң зур елгалары булган Идел белән Кама кушылган, географик яктан бик уңайлы саналган урынны биләгән Татарстанның борынгы җире элек-электән кешеләрне үзенә тартып торган. Бирегә моннан 100 мең еллар чамасы элек килеп чыккан кешеләр борынгы тормыш үсешенең барлык баскычларын диярлек, борынгы ыруглык җәмгыяте строеның таш гасыры, бронза, әүвәлге тимер дәверләре кебек барлык тарихи чорларын үткәннәр. Тупас таш кискечләр белән коралланып һәм кыргый җәнлекләр тиресе белән аз-маз төренеп кешелек тарихына аяк баскан борынгы кешеләр яшәү өчен даими көрәштә хезмәт һәм сугыш коралларын камилләштергәннәр, яшәү рәвешен һәм яшәү ысулларын үзгәртә-үзгәртә һаман алга таба барганнар. Таш балтаны бронза, анысын тимер балта алыштырган. Борынгы аучы җир эшкәртергә өйрәнгән, неандерталь кешесе акыллы кешегә әверелгән. Ләкин моның өчен мең еллар, күп мең еллар кирәк булган...
Ә хәзер, кадерле дуслар, Татарстанның борынгы тарихын кичеп, татар халкының элгәре урта гасырлар һәм урта гасырлар тарихына—тагын да кызыграк, бәлкем, күңелне тагын да ныграк җәлеп итәрлек, ифрат зур вакыйгаларга бай һәм атаклы шәхесләре белән данлыклы тарихына мөрәҗәгать итеп карыйк. Без сезнең белән иң беренче сәяхәтне төрки кабиләләрнең ерак үткәненнән башлыйк, шул тарих белән танышыйк. Чөнки татар халкьшың сәяси, этник һәм мәдәният тарихы төрки кабиләләрнең үткәне белән турыдан-туры бәйләнгән.
§ 7. ҺУННАР ҺӘМ ХАЛЫКЛАРНЫҢ БӨЕК КҮЧЕШЕ
Моннан 1600 еллар элек, безнең эраның IV гасыры азагына таба, халыкларның Бөек күчеш чоры башлана. Көнбатыштан, Балтик буеннан көнчыгышка таба күпләгән борынгы герман кабиләләре үтеп керә һәм үзләренең юлында көнчыгыштан килүче күчмә кабиләләрнең тагын да көчлерәк ташкыны белән кара-каршы очраша. Бу ике агым бер-берсе белән очрашкач, үзара кушылып, куәтле яңа ташкын барлыкка китерәләр. Анда өстенлекне күчмәләр—һуннар ала. Күченү бөтен Көнчыгыш һәм Көнбатыш Европага җәелеп, кабиләләрнең аралашуы нәтиҗәсендә яңа этник берләшмәләр һәм халыклар барлыкка килә.
Халыкларның Бөек күчеше антик дөньядагы колбиләүчелек строен юкка чыгарган. Евразия тарихында яңа тарихи чор башланган— феодаль мөнәсәбәтләр барлыкка килгән. Колбиләүчелек строеның юкка чыгуы баштарак антик цивилизациянең җимерелүенә китерсә дә, яңа иҗтимагый мөнәсәбәтләр гомере беткән иске мөнәсәбәтләрне алыштырган. Яңа, беренчел феодализм чоры башланган.
Шулай итеп, урта гасырлар чорындагы бөтен Иске Дөньяның сәяси һәм этник йөзе үзгәрүгә һуннар сәбәпче булган. Ә кемнәр соң алар? Һуннар — б. э. к. IX гасырдан ук хунну исеме белән мәгълүм булган төрки телле күчмә кабиләләр. Алар шул чордагы Үзәк Монголиядә һәм Төньяк Кытайда яшәгәннәр. Вакытлар үтү белән аларда ыруглык-кабилә мөнәсәбәтләре үзгәрә башлап, б. э. к. II гасырда башында Модэ торган ярымфеодаль дәүләт оешкан. Тагын күпмедер вакыт үткәч, каршылыклар ныграк кискенләшкән, һәм күчмә дәүләт ике өлешкә аерылган: көньяк хуннулар үз җирләрендә торып калганнар, ә төньяктагылары Җидесу ягына, хәзерге кыргыз-казакъ далаларына таба күченеп киткәннәр. Аларның да бер кадәресе далада калган, икенче өлеше исә, иң зур күпчелеге, арырак, көнбатышка, көньяк Уралга таба юлын дәвам иттергән.
Менә шушы һуннар инде (көньяктагы элгәре хуннулардан аерып нәкъ менә аларны һуннар дип атаганнар) IV гасырда кояш батышы ягына үзләренең атаклы походларын башлаганнар. Алар Иделне кичеп, Азов (Азак) диңгезенә һәм аннары Кырымга кадәр барып җиткәннәр. 375 елда һуннар, борынгы герман кабиләләрен тәшкил иткән готлардан һәм сарматлардан оешкан Германарих патшалыгын тар-мар итеп, Үзәк Европага килеп кергәннәр, элекке Рим империясе җирләрен яулап алганнар. Көнбатыш Евразиянең гаять зур территориясендә, Идел белән Рейн арасында, яңа империя — һун империясе барлыкка килгән.
Тагын 60—70 ел үткән. V гасырның 30 нчы елларында империя икегә аерылган: көнбатыштагы яртысы белән Аттила, ә көнчыгыштагысы белән Блада идарә итә башлаган. 445 елны Аттила үзенең көндәшен үтерткән һәм Евразиянең зур өлешенә тулы хакимиятле хуҗа булып әверелгән. Дәһшәтле җиһангир һәм талантлы гаскәр башы Аттила 453 елда үлгән. Империя таркалган, аерым кабилә берлекләре аерылып чыккан, һуннар үзләре башка төрки кабиләләр, шулай ук аланнар, готлар, славяннар һәм мадьярлар белән кушылып, йотылганнар. Көнчыгыш Европада һуннарга гына карый торган археологик истәлекләр хәзергә аз табылган. Моны аларның һәрвакыт күченеп йөрүләре һәм башка кабиләләргә кушылып бетүләре белән аңлатып буладыр.
Һуннар Европа һәм Азиядәге күп халыкларның һәм, әлбәттә, беренче чиратта төрки телле халыкларның ерак тарихында зур эз калдырганнар. Сезнең игътибарга, үзләренең замандашлары калдырган мәгълүматларга таянып, бу ерак чорлардагы күчмәләрнең тормыш-көнкүреше хакында кыскача гына тасвирламалар тәкъдим итәбез. Алар тагын шунысы белән дә кызыклы, чөнки һуннар тарихта мәгълүм беренче төрки кабиләләр булып исәпләнәләр.
Грек авторы Аммиан Марцеллинның «Тарих» дигән атаклы язмаларында элгәреге урта гасырда яшәгән бу сугышчан һәм көчле күчмәләргә тасвирлама бирелгән. Автор ул хезмәтне IV гасырның соңгы чирегендә, ягъни һуннар Европа далаларына басып кергән чорда язган.
Шул чор Европа кешесенә һуннар чиле-пешле ит белән туенучы вәхшиләр булып күренгәннәр. Аның язуына караганда, һуннарның кигәннәре киндер күлмәк тә тире кием, кыйгач башлык, аякларында—кәҗә тиресеннән тегелгән йомшак итекләр. Алар гомер буе күченеп йөриләр, һәм аларның туган җирен беркем дә әйтә алмый. Бала ана карынында бер урында ярала, икенче бер төштә дөньяга килә, тагын да еракта күкрәк сөте имеп тәпи баса.
Һуннар атларга карата аеруча кайгыртучанлык күрсәткәннәр. Картлар, балалар һәм хатын-кызлар өсте ябулы, көймәле арба тирәсендә, көндәлек тормыш, көнкүреш шөгыльләре белән мәшгуль. Ә балачактан ук атта йөрергә күнеккән ир-егетләр һәм үсмерләр җәяү йөрүне хурлыкка санаганнар, һуннар кылыч, авыр очлы ук һәм озын аркан белән коралланганнар. Дошман белән бик сирәк очракта гына кул сугышына чыкканнар (андый чакта кылычтан оста файдаланганнар), ә гадәттә дошманга ерактан ук яудырганнар һәм, чапкан шәпкә аркан ыргытып, аны ияреннән тартып төшергәннәр.
Гомумән, урта гасырның язма чыганакларында күчмәләрне тасвирлаганда ике төрле караш аерылып тора. Бериш язучылар, тарихчылар һәм сәяхәтчеләр күчмәчелекне чиктән тыш тәнкыйтьләгәннәр, дала кешеләре тормышының кара якларына гына басым ясаганнар: аларның дошманга карата аяусызлыгын, җиңелгәннәргә карата рәхимсезлеген, көнкүрештә талымсызлыгын, дөньяда бары тик көч-куәткә генә табынуларын күпертеп күрсәтергә тырышканнар. Алар хәтта күчмәләрнең тышкы кыяфәтләрен дә өнәмичә сурәтләгәннәр, европалыларга һәм иранлыларга аларның монголча йөзләре бер дә ошамаган. Бу авторлар далалыларның ат өчен җан атуларын да котны алырлык итеп бозып сурәтләгәннәр. Борынгы язмаларда һәм риваятьләрдә фантастик кентаврлар—ярымкеше, ярымат образлары барлыкка килгән.
Икенче бер төркем урта гасыр авторлары дала халкын идеаллаштырганнар. Күчмәләрнең табигать эчендә кайнаулары, хайваннарны, бигрәк тә атны яратулары, аларның атта йөрү осталыгы, камилләшкән сугыш күнекмәләре, туганлашу йолалары, өлкәннәрне һәм ата-баба рухын ихтирам итүләре, кырыс дала кануннары, караклык һәм уйнашлык өчен рәхимсез җәза бирү йолалары замандашларында «дала каһарманнары» образын тудырган. Ил җыеннарында юлбашчылар сайлаганда гади күчмәләрнең үз фикерләрен әйтә алулары, шундый хокуклары булу урта гасыр европалыларын гаҗәпкә калдырган.
Әмма тегеләрнең дә, боларның да язмаларында күчмә халыкларның тарихын һәм тормышын сурәтләргә, аны дөрес итеп бирергә тырышу сизелеп тора. Көнкүрешне күзәтүләрен яу-сугышларны тасвирлау белән аралаштырып, алар күчмәләрнең сәяси, социаль-икътисадый тормышын мөмкин кадәр тулырак күрсәтергә тырышканнар, шуның белән Евразия дөньясындагы күп кенә төрки телле халыкларның борынгы тарихын ачарга ярдәм иткәннәр.

§ 8. КӨНЧЫГЫШ ЕВРОПАДА ҺӘМ УРТА ИДЕЛ БУЕНДА БЕРЕНЧЕ ТӨРКИЛӘР
Урта Идел буена, Татарстанның борынгы җиренә төрки кабиләләр беренче тапкыр кайчан килеп чыкканнар соң? Озак вакытлар буена бу җирләрдә төркиләшү безнең эраның VII гасыры тирәләрендә, ягъни бирегә борынгы болгарлар күченеп килү белән генә башланган, элек бу якларда фин-угор кабиләләре генә яшәгән дип исәпләнелде.
Әлбәттә, Идел-Урал төбәгенең бик борынгыдан фин-угор халыкларының туган җире булуында бернинди шик юк. Нәкъ менә шушы җирдә ул халыкларга мөнәсәбәте булган борынгы археологик культуралар һәм истәлекләр әледән-әле табылып, ачылып тора. Бу кабиләләрнең кайберләре, мәсәлән, язмаларда сурәтләнгән мерялар һәм муромнар, соңрак юкка чыкканнар, башкача әйткәндә, көнчыгыш җирләрне борынгы рус халкының колонияләве нәтиҗәсендә алар тарафыннан йотылып беткәннәр. Ә көнчыгыштарак яшәгән фин-угор кабиләләре мондый ассимиляциягә юлыкмаганнар. Алар хәзерге мордва, мари, удмурт, коми-пермяк, ә Урал аръягында хант һәм мансиларның (элеккеге остяк һәм вогулларның) борынгы бабалары булып саналалар.
Ләкин төрки халыкларны да бирегә соңгы дәверләрдә генә килеп чыкканнар дип нәтиҗә чыгарырга ярамый. Соңгы берничә дистә елда Идел һәм Урал буйларында үткәрелгән археологик тикшеренүләр нәтиҗәсендә бик кыйммәтле мәгълүматлар алынды. Алар борынгы төркиләрнең безнең якларга килеп төпләнгән вакытларын ераккарак күчерергә мөмкинлек бирәләр. Сүз безгә инде мәгълүм булган, IV гасырда яши башлаган Имәнкискә археологик культурасы турында бара. Бу нәкъ халыкларның Бөек күчеше башланган һәм һуннарның беренче тапкыр Европага килеп чыккан чоры. Имәнкискә культурасының төркиләргә каравы инде бәхәс уятмый, тик менә үзеннән соң шундый культураны калдырган кабиләнең тарихи исеме генә хәзергә билгеле түгел.
Алар, хәтта турыдан-туры һуннар булмаган очракта да, һун кабиләләре берләшмәсе белән бәйле булганнар дип фараз итәргә мөмкин, һәрхәлдә, һуннар урдасы составындагы төрки кабиләләренең кайсыдыр бер төньяк төркеме борынгы Татарстанга — аның далалы көньяк өлешенә килеп чыккан булуы бар. Шунысын да әйтергә кирәк, бу фаразлау яңа археологик мәгълүматлар — безнең республика өчен генә түгел, ә бөтен Урта Идел өчен дә уникаль булган табылдыклар белән раслана.
Моннан берничә ел элек Татарстанның Аксубай районында, Сөлчә елгасы буендагы Татар Сөнчәләе авылы янында кыр эшләре барган вакытта ике бронза казан табыла. Бу табылдыкны һуннар белән җирле кабиләләр арасында булган мәдәни яки сәүдә элемтәсе нәтиҗәсе генә дип карарга ярамый. Хикмәт шунда, әлеге казаннар көндәлек савыт-саба булып саналмаганнар. Алар беркайчан да ризык әзерләү өчен тотылмаганнар: аларны утка асмаганнар, чөнки казанның төбе аяк сыйфатында киң яссы итеп, буынтыклап эшләнгән. Аны утка утыртырга мөмкин булмаган, чөнки астагы утын кисәүләре януга ул авып китәр иде. Гомумән, бу казаннар көндәлек тормышта тоту өчен артык кыйммәтле әйбер булганнар.
Һун казаннары кабилә башының хакимлек билгесе булып саналганнар: һәр юлбашчының шундый казаны булган һәм ул аны һәрвакыт үзе янында йөрткән. Гәрчә соңгырак чорга караса да, бу хакта хәтта язма чыганакларда да әйтелә. Мәсәлән, рус елъязмачысы болай дип теркәп куйган: кыпчак ханы Кончак күченгән чакта Сула елгасы аша үзенең казанын да алып чыга (Сула—Днепрның сул кушылдыгы). Шул рәвешчә, күчмә халыкларда— шул исәптән һуннарда да—казан һәрвакыт юлбашчы белән бергә йөртелгән. Бу йола әле соңгырак дәверләрдә дә сакланган. Халык риваятьләрендә әйтелгәнчә, Иске Казанга нигез салучы Алтын бәк белән Галим бәкнең бер хезмәтчесе елгага алтын казан төшереп җибәрә, шуңа күрә башта елганы Казан дип, ә аннары яр буенда төзелә торган ныгытмалы корылманы Казан шәһәре дип атыйлар... Әлбәттә, алтын казанда беркайчан ботка да, аш та пешермәгәннәр—ул хәтта Казан барлыкка килгән чорларда да әле би (бәк) хакимияте билгесе төсендә йөртелгән.
Идел буена һуннар урдасы составында башка төрки кабиләләр дә килеп утырганнар. Безнең якларда алар, имән кискәлеләр белән бер үк вакытта янәшә яшәгәннәр. Татарстанның көньяк, Кама аръягы районнарында, Чирмешән һәм Сөлчә елгалары буенда һәм тагын да көньяктарак аларның борынгы торулыклары табылды. Аларның керамик әйберләре — кул белән әвәләп ясалган күпләгән балчык савыт ватыклары—Имәнкискә керамикасына бик тә охшаган. Шул ук вакытта алар үзләренә хас билгеләре белән имәнкискәнекеләрдән аерылып та торалар. Дөрес, монда матди культураның бу торулыкларда сакланган башка әйберләре дә исәпкә алына. Кызганычка каршы, имәнкискәлеләр дә һәм аларның кабиләдәш күршеләре дә безгә үзләренең исемнәрен дә, тел мирасларын да калдырмаганнар. Әмма археология мәгълүматлары ачык дәлиллиләр: Урта Идел буена болгарлар килеп утырганчы ук анда төрки телле кабиләләр яшәгәннәр һәм Идел-Урал төбәге халыкларының, шул исәптән татар халкының элгәре урта гасырлар тарихына бераз өлеш кертеп калдырганнар.
Бер заман имәнкискәлеләрне хәтта көнчыгыш чыганакларыннан мәгълүм булган бортаслар белән бердәй итеп карау фикере күтәрелгән иде — ул чакта имәнкискәлеләрне «көнчыгыш-бортас кабиләләре» дип атый да башладылар. Тик бу фикер фәнни яктан хуплана алмады: беренчедән, бортаслар, имәнкискәлеләрдән аермалы буларак, болгарларга кадәр үк килеп утырмаганнар, ә болгарлар белән бер чорда яшәгәннәр; икенчедән, Имәнкискә культурасы Идел Болгарының төп этник территориясен биләгән, ә бортаслар болгарларга күрше булып көн иткәннәр, аларның ике арасы өч көнлек юл саналган.
Бортасларны мордваларның да, мариларның да, хәтта мишәр татарларының да бабалары дип санап карадылар. Мондый фаразлар, җитәрлек кадәр дәлилләнмәү сәбәпле, ә кайберләренең ныклы фәнни нигезе булмаганлыктан, фән дөньясында берничек тә хуплау таба алмады. Бортасларның нинди дә булса хәзерге берәр халык белән этник бәйләнеше мәсьәләсе әле киләчәктә хәл ителер дип көтәргә кала.
Ә хәзер без Евразия далаларында яшәгән, татар халкының әүвәлге урта гасырлар тарихында теге яки бу дәрәҗәдә эз калдырган төрки кабиләләр тарихына бераз күзәтү ясап алыйк.

§ 9. ЕВРАЗИЯ ДАЛАЛАРЫНДАГЫ КҮЧМӘ ТӨРКИЛӘР. АВАРЛАР, БОЛГАРЛАР, ХӘЗӘРЛӘР
Һуннар урдасы таркалганнан соң оешкан берләшмәләрдән берсе итеп Үзәк һәм Урта Азиядән безнең якларга килеп чыккан күчмә авар (абар) кабиләләрен аерып күрсәтергә кирәк. Көнбатышка таба хәрәкәт иткәндә алар үзләренә башка күп кенә төрки кабиләләрне буйсындырганнар. Аварлар Көнчыгыш Европага килеп утырганда аларның берләшмәсендә төркиләр дә, монголлар да һәм Көньяк Урал угорлары да булган. Иделне кичкәч, алар аланнар белән бәйләнешкә кергәннәр һәм, шуннан файдаланып, Азов буе болгарларын үзләренә буйсындырганнар. Сүз уңае белән аланнарның Төньяк Кавказ һәм Азов яны далаларында яшәүче, иран телле кабиләләр булуын әйтергә кирәк. Кавказ аланнары бүгенге осетиннарның бабалары булып исәпләнәләр, ә дала аланнары төрки дөньясы тарафыннан йотылып беткәннәр.
VI гасырның 60 нчы елларында аварлар көнбатышка таба киткәннәр, Дунай буена җитеп, анда Авар каханлыгын оештырганнар; Византия гаскәрләренә каршы берничә тапкыр яуга чыкканнар, ләкин 626 елда Константинополь янында тар-мар ителгәннәр. Аварлар берләшмәсе яшәүдән туктаган, аның составындагы кайбер кабиләләр, бигрәк тә Азов буе кабиләләре, VII йөзнең 30 нчы елларында барлыкка килгән Болгар берлегенә кергәннәр. Шуны әйтү урынлы булыр, ул аварлар бүгенге аварларның бабалары түгел. Бу—лингвистик охшашлык кына. Без бераз танышып үткән аварлар төрки телле булганнар, ә бүгенге аварлар—иберий-кавказ телләренең лезгин-авар төркеменә карый торган Кавказ халкы. Шул ук төркемгә, мәсәлән, грузиннар, абхазлар һәм башкалар да керә.
Һуннар белән теге яки бу дәрәҗәдә Евразия далаларының башка күчмә халыкларының да, шул исәптән борынгы болгарларның да тарихы бәйле (аларны фәндә протоболгарлар, ягъни беренчел болгарлар дип тә атыйлар). Бу болгарлар турында иң әүвәлге тарихи мәгълүматлар безнең эраның V гасырында аларның һуннар составында Дунай ягына килеп чыгу вакыйгалары белән бәйләнгән. Ул вакытта болгарлар көньяк герман кабиләләре—лангобардларга каршы ике тапкыр яуга чыкканнар һәм икесендә дә җиңгәннәр.
Болгарлар әлеге вакыйгалардан соң да берничә тапкыр германнар, монысында инде готлар, ягъни көнчыгыш-герман кабиләләре белән бәрелешкәннәр, ләкин җиңелгәннәр. Бу хәлләр 481 һәм 489 елларда булган. VI гасыр башында алар, Көнчыгыш Рим империясендә хакимлеккә омтылучы кайбер даирәләрне яклап, Византиянең эчке низагларында катнашканнар. Шушы чордан башлап болгарлар Византия, Сирия һәм әрмән язма чыганакларында, мәсәлән, Павел Диакон, Феофилакт Симокатта, Захарий Ритор, Моисей Каганкатваци һәм башкаларның язмаларында даими рәвештә искә алыналар.
Болгарлар, әледән-әле Балкайга һәм Византиягә походлар ясап торсалар да, башлыча Көнчыгыш Европа далаларында — Төньяк Кавказда, Кара диңгез буе киңлекләрендә һәм Азов буйларында күченеп йөргәннәр. Ләкин болгарларның нигездә Кавказ тавы итәкләрендә яшәүче бер өлеше акрынлап ярым утрак көн итә башлаган—җәен алар җәйләүләргә чыкканнар, кышын авылларда, хәтта үзләре көньякка яу чапканда басып алган кечкенә шәһәрләрдә яшәгәннәр.
Болгарлар берләшмәсендә аларның үзләреннән кала тагын кайбер кардәш кабиләләр дә, мәсәлән, кутригурлар һәм утигурлар (онагурлар) да булган. Алар болгарлар берлегенең көнбатыш төркемен тәшкил иткәннәр. Берлекнең көнчыгыш төркеменә болгарларга тугандаш барсиллар, савирлар (сабирлар) һәм хәзәрләр кергән. Ләкин тора-бара аварлар, көнчыгыштан Төрки каханлыгы басымына түзә алмыйча, кутригурлар һәм утигурлар белән болгарларның бер өлешен үзләренә ияртеп, көнбатышка таба күченеп китәргә мәҗбүр булганнар. Болгарларның Төрки каханлыгы таркалганнан соң уз җирләрендә утырып калган төп өлеше, берләшеп, VII йөзнең 30 нчы елларында Бөек Болгар дигән куәтле яңа берлек оештыра алган. Ә көнчыгыш кабиләләр, ягъни савирлар, барсиллар һәм хәзәрләр, үз чиратларында, берләшеп Хәзәр каханлыгы дип аталган яңа дәүләткә оешканнар.
Хәзәрләр—төрки телле кабиләләр, VI гасырдан Төньяк-Көнчыгыш Кавказда һәм Каспий буе далаларында күчмә тормыш иткәннәр. Хәзәрләр дә Көнчыгыш Европага һуннар урдасы белән бергә килеп чыкканнар. Баштарак алар Төньяк Дагстанның Каспий яр буйларында һәм Түбән Иделнең уңъяк далаларында күченеп йөргәннәр. Савирлар белән бергәләп, алар хәтта Иран белән Византия арасындагы көчле сугышларда да катнашканнар. Ә савирлар шул ук һуннар берлегендәге төрки кабиләләрдән булганнар, соңрак хәзәрләр белән килешеп алар яңа берләшмә төзегәннәр.
VI йөзнең 60 нчы елларында хәзәрләр Төрки каханлыгы буйсынуында калганнар. Йөз еллап вакыт үткәч, алар аннан аерылып чыкканнар һәм үзләренең дәүләтен—Хәзәр каханлыгын оештырганнар. Гомумән, хәзәрләр һәм Төрки каханлыгының төп халкы, фәндә кабул ителгәнчә, бик борынгы Ашин — «бүре» ыруыннан чыкканнар, ә бүре бөтен төрки дөньясы башлангычының символы булып исәпләнә.
Урта гасырлар башындагы Шәрык сәяхәтчеләре һәм географларының мәгълүматларына караганда, хәзәрләр үзләренең социаль үсешләре белән тора-бара һуннарны гына түгел, ә Төрки каханлыгы халыкларын да узып киткәннәр — аларда инде өлгереп җиткән сыйнфый җәмгыять барлыкка килгән, һөнәрчелек һәм сәүдә үзәкләре булып шәһәрләр үсеп чыккан.
Хәзәр кабиләләре берләшмәсендә, хәзәрләрнең үзләреннән тыш, болгарлар да, алда телгә алынган савирлар, шулай ук безгә инде мәгълүм барсиллар, бәләнҗәрләр һәм аланнар да булган. Хәзәрләр үзләре тагын ак һәм караларга аерып йөртелгәннәр — мондый бүлү этник яки социаль яктан булуы мөмкин. Әгәр этник яктан бүлү булса, ак йөзлеләр һәм кара йөзлеләр, европеоид һәм юнголоидлар һ. б. шундый сыйфатларга карап аеруны аңлаткан. Ә социаль яктан аеру җәмгыятьтә түбән һәм югары катлауларга, кара халыкка һәм аксөякләргә бүленүне белдергән.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 03
  • Parts
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 01
    Total number of words is 3871
    Total number of unique words is 1957
    33.0 of words are in the 2000 most common words
    48.1 of words are in the 5000 most common words
    55.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 02
    Total number of words is 3830
    Total number of unique words is 1796
    30.1 of words are in the 2000 most common words
    44.6 of words are in the 5000 most common words
    52.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 03
    Total number of words is 3800
    Total number of unique words is 1754
    31.0 of words are in the 2000 most common words
    44.6 of words are in the 5000 most common words
    52.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 04
    Total number of words is 3847
    Total number of unique words is 1788
    29.8 of words are in the 2000 most common words
    42.9 of words are in the 5000 most common words
    50.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 05
    Total number of words is 3887
    Total number of unique words is 1887
    29.3 of words are in the 2000 most common words
    44.2 of words are in the 5000 most common words
    52.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 06
    Total number of words is 3853
    Total number of unique words is 1845
    30.4 of words are in the 2000 most common words
    44.3 of words are in the 5000 most common words
    52.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 07
    Total number of words is 3913
    Total number of unique words is 1996
    30.8 of words are in the 2000 most common words
    46.0 of words are in the 5000 most common words
    52.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 08
    Total number of words is 4034
    Total number of unique words is 1874
    30.4 of words are in the 2000 most common words
    44.9 of words are in the 5000 most common words
    52.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 09
    Total number of words is 3862
    Total number of unique words is 1947
    28.5 of words are in the 2000 most common words
    42.3 of words are in the 5000 most common words
    49.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 10
    Total number of words is 3870
    Total number of unique words is 2012
    27.7 of words are in the 2000 most common words
    42.1 of words are in the 5000 most common words
    49.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 11
    Total number of words is 3910
    Total number of unique words is 2076
    29.9 of words are in the 2000 most common words
    43.8 of words are in the 5000 most common words
    52.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 12
    Total number of words is 3820
    Total number of unique words is 1781
    32.4 of words are in the 2000 most common words
    46.7 of words are in the 5000 most common words
    55.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 13
    Total number of words is 3928
    Total number of unique words is 1908
    30.0 of words are in the 2000 most common words
    43.5 of words are in the 5000 most common words
    50.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 14
    Total number of words is 3859
    Total number of unique words is 1848
    30.4 of words are in the 2000 most common words
    44.5 of words are in the 5000 most common words
    51.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 15
    Total number of words is 3809
    Total number of unique words is 1885
    28.3 of words are in the 2000 most common words
    42.0 of words are in the 5000 most common words
    50.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 16
    Total number of words is 4053
    Total number of unique words is 1712
    32.4 of words are in the 2000 most common words
    48.5 of words are in the 5000 most common words
    55.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 17
    Total number of words is 3897
    Total number of unique words is 1943
    29.2 of words are in the 2000 most common words
    43.4 of words are in the 5000 most common words
    50.9 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Халкы Һәм Татарстан Тарихы - 18
    Total number of words is 2402
    Total number of unique words is 1266
    33.5 of words are in the 2000 most common words
    48.8 of words are in the 5000 most common words
    56.6 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.