Latin

Татар Графикасы - 1

Total number of words is 4179
Total number of unique words is 2002
29.5 of words are in the 2000 most common words
42.2 of words are in the 5000 most common words
50.0 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
(20 нче елларда чыккан китап һәм журналлар буенча)
Революциягә кадәрге татар сынлы сәнгате турында сүз алып барганда хәзерге авторларның күбесе Габдулла Тукайның татар матбугаты үзенең милли рәссамнарына мохтаҗ булуы турында, әйткән мәгълүм сүзләрен мисалга китерергә яраталар. Аннары татарлардан бер генә кешегә булса да югары художество белеме алу мөмкинлеген тудыру өчен, Галиәсгар Камалның алдынгы карашлы интеллигенциядән акча җыюны оештырып йөргәнлеген искә алып үтәләр. Болар, әлбәттә, шактый гыйбрәтле, ышандыра торган фактлар. Ләкин болардан чыгып кына, ул чорларда татарларның үзләренең бер генә профессиональ рәссамы да булмаган икән, дип нәтиҗә ясау да дөрес булмас иде*2. Кызганычка каршы, кайбер иптәшләр кайчакта нәкъ менә шулай ашыгып нәтиҗә ясарга омтылалар да.
Алар бу мәсьәләдә үзләренә ышанычлы дәлил итеп менә нәрсәгә таяналар: имеш, ислам дине борын-борыннан тере җан ияләренең сурәтен ясауны тыеп килгән, шуңа күрә дә, имеш, татарлар арасында рәссамнар булмаган. Татарларның сынлы сәнгатенә һәм эстетик фикере тарихына кагылышлы барлык хезмәтләрдә дә диярлек менә шушы фикер үткәрелә.
Дөрес, ул иптәшләрнең, дә сүзләрендә хаклык бар. Чынлап та, ислам дине мөселманнарга рәсем ясауны тыйган, бу эш белән шөгыльләнгән кешеләрне «кяфер» дип санаган. Әмма шул ук вакытта әлеге иптәшләрнең нәтиҗәләре белән дә тулысынча килешеп булмый. Ни өчен дигәндә, асылда эш менә болайрак тора: Корьәндә рәсем ясауны тыя торган бер генә сурә дә юк*3. Алла һәм адәм сурәтләрен ясарга ярамый, бары тик агач чәчәк, һәм шулар ише җансыз әйберләрне генә ясарга мөмкин икәнлеген әйткән сүзләр Корьән шәрехләренә соңыннан, дини фанатизмның һәм руханиларның ихтыяры белән генә өстәп куелган булса кирәк. Андый тыюлар Корьәннең соңгы басмаларында гына очрый.
Ислам диненең рәсем ясауга каршы булмаганлыгын мөселман сәнгате тарихын бик тирәнтен өйрәнгән галим Б. Денике хезмәтләреннән дә күрергә мөмкин. Аның хезмәтләрендә, мәсәлән, хәлиф Абдел-Малик заманында Иерусалимдагы бер мәчетнең ишекләренә бик яхшы итеп Мөхаммат суратләре төшерелгән булуы, ә мәчетнең стеналарына җәннәт һәм тәмуг рәсемнәре ясалган булуы бик ачык итеп әйтелгән*4. Шул ук галимнең шәрык халыкларының рәсем сәнгатенә караган бүтән хезмәтләрендә дә мондый хәлнең гадәти булганлыгын күрергә мөмкин. Ә бу галимнең фикерләренә ышанмаска безнең бернинди дә нигезебез юк.
Аннары тагын шунысын да хәтердә тотарга кирәк: мәгълүм булганча, татар халкының үз кул көче белән көн күреп яшәүче күпчелек өлеше электән дә бик алай диндар булмаган лабаса. Чөнки уп гарәп телен белмәгән. Шуңа күрә аның Корьән белән танышлыгы да чамалы, дин әһелләре белән алыш-биреше дә чикле булган. Сүз дә юк, руханилар элек - электән гади халыкны дини итәргә, дин кануннарына турылыклы булырга өндәп килгәннәр. Ләкин ул өндәүләр барлык кешегә да бертөрле тәэсир итмәгән, гел дин кушканча гына йөрмичә, үзләре теләгәнчәрәк эшитүчеләр дә, әлбәттә, булган. Билгеле, реакцион милли изү хөкем сөргән ул заманнарда чын мәгънәсендә талант ияләренә дә үзләренең талантларын күрсәтү бик кыенга туры килгән. Ләкин, шулай булуга да карамастан, халык арасыннан талантлы кешеләр чыга торган һәм алар үзләренең эшләрен эшли торганнар.
Сынлы сәнгать өлкәсендә дә андый халык талантлары булган, әлбәттә. Матурлыкны тою хисе безнең халыкта бик көчле бит. Ләкин аларның исемнәре тарихка теркәлеп бармаган, кызганычка каршы, онытылган. Шуңа күрә без аларның үзләре Һәм иҗатлары хакында иркенләп сөйли алмыйбыз. Шуңа күрә бу мәкаләдә без сүзне исемнәре һәм хезмәтләре билгеле булып та, соңгы елларда хаксызга онытыла башлаган профессиональ рәссамнарыбыз хакында гына алып барырга уйладык.
Эшне Мирзаҗан ага Байкиевтан башлап җибәрәсе килә. Бу сәләтле рәссамның иҗат мирасы, кызганычка каршы, әлегә бик аз өйрәнелгән. Риза Ишморат һәм Бакый Урманчеларның 20 нче елларда басылып чыккан мәкаләләреннән башка, аның хакында матбугатта бөтенләй берни дә язылмаган дияргә була. Ә бит ул, Пенза губернасының ярлы крестьян малае, үзенең тырышлыгы һәм зур сәләтле булуы аркасында инде 1893 елда ук Петербургта барон Штиглицның*5 художество институтын тәмамлаган һәм соңыннан Эрмитаж скульпторлары арасында иң күренекле урыннарның. берсен тоткан рәссам. Фатих Әмирхан, Габдулла Тукай, Мулланур Вахитов сыннарын да татар скульпторларыннан беренче булып шул ук Мирзаҗан ага Байкиев иҗат иткән. Безнең сәнгать белгечләребез менә боларны исләренә алырлар һәм М. Байкиев иҗатына тиешле бәяне бирерләр дип ышанасы килә.
XX гасыр башында иҗат иткән профессиональ рәссамнарыбыз рәсем сәнгатенең төрле өлкәләрендә эш алып барганнар. Аларны саный башласаң, озынга китәр иде. Шунлыктан без ул рәссамнар иҗатының тик бер генә ягына — китап басу белән бәйле график миниатюраларына гына тукталып үтүне кирәк дип таптык.
Мәгълүм булганча, татарларда китап баса башлау XVIII йөз ахырларында ук барлыкка килгән һәм бу өлкәнең үзенең бик бай тарихы бар. Әбрар Кәримуллииның әле узган ел гына Казанда рус телендә басылып чыккан «У истоков татарской книги» исемле китабында бу мәсьәлә шактый тулы яктыртылган. Ләкин, безнең карашыбызча, анда китапларның художество-полиграфик ягыннан ничек эшләнгән булулары бик аз чагылдырылган. Китапларны чыгаруда катнашкан рәссам-миниатюрчыларның исемнәре күрсәтелмәгән. Ә бу мәсьәлә шулай ук өйрәнелергә тиешле.
Әгәр узган гасыр урталарында басылып чыккан татар китапларын кулга алсаң, иң элек аларның тышлыклары, беренче һәм соңгы битләре, текст башлары, кызыл юлдагы беренче хәрефләре бик матур итеп, искиткеч зур зәвык белән эшләнгән булуларына игътибар итмичә мөмкин түгел. Алар барысы да татар халкының традицион орнаментларына нигезләнеп, бер күрүдә күңелгә кереп калырлык дәрәҗәдә үзенчәлекле итеп эшләнгәннәр. 1923 елда Мәскәүдә басылып чыккан «Очерки истории об образованности и литературы татар» исемле хезмәтендә Җамал Вәлиди безнең халыкның кечкенәдән үк борынгы миниатюраларны һәм матур каллиграфияне яратып үсүен, укый-яза белгән һәр ата-ананың үз баласына матур язарга һәм китапларда очраган рәсемнәрне күчереп ясап барырга өйрәткәнлеген бик хаклы рәвештә билгеләп үткән. Әле XVIII гасыр азагында ук, дип яза ул, кулъязма китапларны күчереп язу шәкертләрнең иң яратып эшләгән эше булып торган. Шул ук шәкертләр әлеге кулъязма китапларын шыпырт кына, хәлфәләренә сиздермичә генә, төрле рәсем - миниатюралар белән дә бизәргә яратканнар.
Казанда татарча китаплар бастыра торган «Азиатская типография» ачылганнан соң китап бастыру эшендә актив катнаша башлаган беренче рәссам-миниатюрчылар да, мөгаен, әнә шул шәкертләр арасыннан чыккандыр.
Узган йөз урталарында яшәгән каллиграф Гали Мәхмудовның исеме бик күпләргә мәгълүм. Аның турында куп кенә кешеләр мәкаләләр дә языл чыкканнар. Ләкин ул авторларның берсе дә Гали Мәхмүдовның рәссам - профессионал буларак эшләгән хезмәтләренә кагылмаганнар дисәк, ялгыш булмас. Бары тик күренекле сәнгать белгече, Казан һәм Татарстанның культура тормышында сизелерлек эз калдырган П. М. Дульский (1879-1956) гына бу мәсьәләгә кагылып узган һәм Гали Мәхмүдовның үз заманында «билгеле миниатюрчы-рәссам» булганлыгын әйткән. («Вестник Научного общества татароведения». № 9-10. 1928.) Халкыбызның революциягә кадәрге чордагы сынлы сәнгате тарихын махсус өйрәнгәндә бу өлкәдә эшләгән тагын бүтән кешеләрнең исемнәрен дә ачыкларга мөмкин булыр дип уйлыйбыз.
Ә хәзер милли графика сәнгате өлкәсендә аеруча актив эшләгән беренче татар совет рәссамнарының кайберләренә кагылып китик.
Казанда шактый гына рәссамнар булуга да карамастан, Татарстанда культура төзелеше башланган алларда безнең графика сәнгатебезнең хәле шактый кыен була. Моның шулай икәнлегенә ышану өчен 1918-1922 елларда басылып чыккан китапларны кулга тотып карау да бик җитә. Ул китапларның художество оформлениеләрен һич тә әйбәт дип әйтеп булмый, һәм бу аңлашыла да: озак елларга сузылган империалистик сугыш, егерме беренче елгы ачлык, полиграфик базаның булмавы һәм, ниһаять, рәссамнарның барысының диярлек ул елларда модада булган төрле агымнар — кубизм, постимпрессионизм, сюрреализмнар белән мавыгулары графика эшенең артка калуына да йогынты итмичә калмаган. Әмма, шулай булса да, революциядән соң бу өлкәдә дә зур җанлылык башлана. Интеллигенция вәкилләре генә түгел, элек кимсетелеп яшәгән эшче һәм крестьяннар да аң-белемгә, культурага омтыла башлыйлар. Публицистика теле, агитплакат теле хезмәт ияләре күңелендә зур яңгыраш таба. Яңа тормышны пропагандалау өчен яңача пропаганда чаралары да кирәк була. Графика сәнгатенә игътибар арта һәм рәссамнарның күбесе шул эшкә бик теләп алына.
Революциядән соңгы беренче елларда Казанда эшләгән татар рәссам-графикларның иң күренеклеләреннән берсе — Госман Арсланов. 1897 елда Пермь шәһәрендә туган, башта рус-татар мәктәбендә башлангыч белем алган, аннары Пермьдә реальное училищеда укыган, аны тәмамлаганнан соң Пермь университетының физика – математика факультетына кергән һәм шул ук вакытта төрле рәссамнардан рәсем дәресләре дә алып йөргән бу кеше 1918 елда Пермьдә яңа ачылган художество остаханәләрендә эшли башлый.
Арсланов реальное училищеда укыган елларында ук рәсем сәнгате белән бик нык кызыксына. Пермьдәге рәсем сөючеләр җәмгыяте тарафыннан оештырыла торган күргәзмәләрнең барысына да бик кызыксынып йөри. Аның бу мавыгулары. диндар татарлар, арасында нәфрәт тудыра, шуңа аны «кяфер» дип атыйлар. Ә әти-әниләре бу «денсез» эшләр белән шөгыльләнүне бөтенләй тыялар. Шуңа күрә Арслановка бу өлкәдә системалы белем алу мөмкин булмый.
Ихтимал, аның рәссамлык таланты шул килеш югалып та калган булыр иде. Ләкин меңнәрчә талантларны тоткынлыктан коткарган Октябрь революциясе Госман Арслановка да үз максатына ирешү мөмкинлеген ача: ул Казанга күчеп килә һәм графика өлкәсендә эшли башлый. Егерменче елларда басылып чыккан татар китапларының барысы да диярлек Госман ага Арсланов тарафыннан иллюстрацияләнгән. Ул эшләгән рәсемнәрне «Кызыл яшьләр», «Октябрь яшьләре», «Чаян», «Авыл яшьләре» һәм башка журналларда шулай ук бик еш очратырга мөмкин. Әлбәттә, ул рәсемнәр арасында ашыгыбрак эшләнгән, шуңа күрә уңышсыз чыкканнары да бар. Ләкин хәйран әйбәт ясалганнары да байтак. Госман Арслановның ул еллардагы график эшләренең иң уңышлыларыннан берсе, минемчә, «Безнең матбугат» исемле китапка эшләнгән тышлык (Казан. 1924 ел). Бу тышлык ике төрле төс белән эшләнгән. Аның вертикаль сызыклары — кызыл. Тышлыкның югары өлешенә өч ак медальон ясалып, шуларга кара төстәге стильләштерелгән гарәп хәрефләре белән китапның исеме язылган. Графика белгечләре бу хезмәтне уңышлы дип тапканнар һәм ул үз заманында Парижда үткәрелгән күргәзмәгә дә куелган булган.
Кызганычка каршы, Г. Арслановның мондый уңышлы эшләре күп түгел. Бу хәл, күрәсең художество өлкәсендә аның белеме җитәрлек булмау белән аңлатылырга тиешледер. Әмма, ничек кенә булса да, без аны хөрмәт белән искә алырга тиешбез. Чөнки ул Октябрь революциясеннән соң татарлардан беренче профессиональ рәссам булган һәм татар графика сәнгатенә бөтен булган тырышлыгын биргән кеше.
Татар графикасында җуелмас эз калдырган рәссамнары-бызның икенчесе — Фаик Таһиров. Фаик Таһиров элекке Свияжск өязенең Олы Ачасыр авылында укытучы семьясында туа. Унбер яшеннән ятим кала һәм үз көнен үзе күрергә мәжбүр була. Башта ул Казанга килә, аннары Екатеринбургка юл тота. Шунда жидееллык рус мәктәбен тәмамлый. Мәктәптә укуы белән бер ук вакытта йомышчы малай хезмәтен дә үти, китаплар төпләү белән дә шөгыльләнә. 1920 елда Екатеринбург татар-башкорт педагогия техникумына укырга керә. Анда бер ел укыганнан соң шунда ук художество-тимерчелек остаханәлэренә эшкә керә. Аннары Пролеткультның, изостудиясендә эшли башлый һәм шунда сәнгать буенча дәресләр ала башлый.
1922 елның апрелендә, сәнгать-техника институтына укырга керү нияте белән, Фаик Таһиров Казанга килә. Ләкин ул бу институтта уку бәхетенә икенче елның көзендә генә ирешә.
Ул елларда инде китап басуның техник шартлары да сизелерлек яхшыра башлый. Мәскәүдә һәм Ленинградта графика сәнгатен көнкүрештә дә куллану алымнарының, бик яхшы үрнәкләрен күрсәтә торган рәссам-графиклар үсеп чыга. Китапларның сыйфаты яхшыра. Башкаланың графика осталары төп ике агым тирәсенә тупланалар: берәүләре традицион - классик алымны һәм ректроспективизмны яклый, икенчеләре — конструктивистлар — китапларны яңа индустриаль алымнарга нигезләнеп чыгаруны алга сөрәләр. Татар рәссамнарыннан Фаик Таһиров соңгылары яклы, була. Язучы Гадел Кутуй белән бергәләп, ул 1923 елда «Сульф» группасын оештыруда да башлап йөрүчеләрнең берсе була, «Бомба» исемле татар театр коллективы эшендә дә актив катнаша һәм, гомумән, егерменче елларда Казанның культура тормышында зур урын тота.
Ләкин Фаик Таһировның төп эше графика була. Кыска гына вакыт эчендә ул бу өлкәдә бик күп китапларга иллюстрацияләр һәм тышлыклар эшли. Аның Г. Кутуйның «Көннәр йөгергәндә» (1924 ел), Г. Нигъмәтинең «Әдәбият дөньясында» (1925 ел), Ш. Усмановның «Памирдан радио» (1926 ел), К. Нәҗминең «Өермә» (1927 ел) исемле китапларына эшләгән тышлыклары, безнеңчә, аеруча оста эшләнгән. «Бу яшь рессам — эшендә бик тырыш, уйлап табучан. Шуңә күрә аның графикасы, беренче карашка бик гади генә булып тоелса да, теге яки бу мәсьәләне хәл иткәндә бик нык зәвыклы, оста һәм кыю эшләнгән була. Үз эшендә ул фотомонтаж, мозаикалар җыелмасы, акциденция һәм китапның формасын заманча ачып җибәрә торган яңа техник алымнар куллана. Китапның графикасын хареф җыю сәнгате белән тулысынча бәйләп бирә». 1930 елда П. Дульский Фаик Таһировның иҗатын менә шушылай дип бәяли.
Ф. Таһиров иҗатына 1925 елда Парижда үткәреләчәк көнкүреш сәнгате күргәзмәсенә экспонатлар җыйган чакта ук игътибар итәләр һәм аның график хезмәтләрен дә шул күргәзмәгә алып баралар. Һәм шунысы кызыклы: Фаик Таһировның хезмәте ул күргәзмәдә дә югалып калмый. Республикабызның Арча һәм Дөбьяз районнарында эшләнгән төсле күн әйберләре, Сабада һәм Балык бистәсендә эшләнгән ювелир әйберләре белән бергә Фаик Таһиров оформлениесе белән чыгарылган татар китабы да Париж күргәзмәсенә килгән тамашачыларның игътибарын җәлеп итә. Тәнкыйтьче Я. Тугенгельд әлеге күргәзмә нәтиҗәләре турыңда язылган «Искусство народов СССР» исемле мәкаләсендә Ф. Таһиров графикасына да кагылып, аны күргәзмәгә куелган милли хезмәтләр арасында иң яхшыларыннан берсе дип билгеләп үтә. (Печать и революция» исемле җыентыкның 1927 елда чыккан сигезенче китабы.)
Гарәп шрифтын ачык һәм уңайлы итеп язу өлкәсендә дә Ф. Таһиров күп көч куйган кеше. Аның каллиграфик эзләнүләре нә-тиҗәсендә китап һәм журнал тышлыкларында гарәп шрифтларын туры сызыклы геометрик рәсемнәр сыман итеп яза башлау гамәл-гә кертелде. Яңалиф шрифтларын ничек яхшырак итеп язу буенча да Ф. Таһиров күп эш эшләде. Ул уйлап тапкан гади һәм аңлаешлы шрифт формалары хезмәт ияләренә укырга-язарга өйрәнгәндә, әлбәттә, зур ярдәм иткән булырга тиеш.
Егерменче еллар башындагы татар графикасының, инде әйтеп үткәнебезчә, уңышлары шактый зур. Ләкин, шуның белән беррәт-тән, аның бер үзенчәлекле кимчелеге дә булган. Хикмәт шунда, ул еллар графикасында кеше һәм гомумән тере җан ияләренең сурәтләре бөтенләй диярлек чагылдырылмаган. Хәтта талантлы рәссам Фаик Таһиров та кешеләр сурәтен үзе ясамыйча, коллаж алымы (рәсем өстенә кешеләрнең әзер сурәтләрен ябыштырып куюны шулай дип атыйлар.) белән генә эш иткән. Монда, күрәсең, электән килгән традициянең тәэсире булгандыр. 1927 елга кадәр басылган китапларда рәссамнарыбыз тарафыннан ясалган кеше сурәтләренең бөтенләй диярлек очрамавын шуның белән аңлатмыйча башкача ничек аңлатмак кирәк!
Ләкин еллар үтү белән бу өлкәдә дә хәлләр үзгәрә. Безнең үз рәссамнарыбыз да кеше сурәтләрен ясаудан тартынмый башлыйлар. Шулай итеп, безнең үзебезнең дә график-портретчыларыбыз барлыкка килә. Әнә шундыйларның иң беренчесе итеп Дмитрий Красильниковны санарга кирәктер. Минзәлә өязенең Урта Пенәче авылында керәшен татары семьясында туган Дмитрий авыл мәктәбен тәмамлаганнан ары Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумына укырга, керә.
Ләкин, сәнгатькә омтылышы зур булганлыктан, 1922 елда Пермь сәнгать остаханәсенә китә. Анда бер ел эшләгәннән соң Казанга сәнгать-техника институтына кайта. Шунда 1927 елга кадәр сәнгать белән шөгыльләнә, аннары Мәскәүгә барып, ВХУТЕМАСта (Югары сәнгать-техника остаханәләре) укый.
Красильников иҗатына бәя биреп, профессор П. Дульский менә болай дип яза: «Аның әсәрләренең стиле реалистик. Ярат-кан темасы — авыл, табигать һәм кешеләр. Д. Красильниковның графика техникасы күңелгә ятышлы, йомшак һәм төзек композициягә ия»*6.
Д. Красильников республикабызда басыла торган төрле журналларда да рәссам буларак шактый актив катнашып килгән. Аның рәсемнәрен «Авыл яшьләре», «Кызыл яшьләр», «Чаян», «Безнең юл» журналларында еш очратырга мөмкин. Татар язучыларының китапларын формалаштырып чыгару өлкәсендә дә Д. Красильниковның хезмәтләре зур. Андагы биттә Д. Красильников тарафыннан иҗат ителгән һәм татар графикасында беренче оригиналь портрет булып саналырга хаклы булган ике хезмәтне тәкъдим иттек. Аларның берсе — заманында «Безнең юл» журналында басылып чыккан Хәсән Туфан портреты, ә икенчесе — бөек пролетар язучысы Максим Горький портреты. Бу соңгысын Д. Красильников 1928, елда М. Горький Казанга килгән вакытта «Авыл яшьләре» журналының заказы буенча натурадан эшләгән. Бу портретларның ни дәрәҗәдә оста эшләнүен уйчылар үзләре хөкем итсен.
Татар рәссам-графиклары башлап җибәргән эстафетаны егерменче еллар ахырында Казан сәнгать техникумын тәмамлаган яшь рәссамнар Ш. Махәммәтҗанов, Г. Юсупов, Г. Кәримов һәм башкалар кабул итеп алдылар һәм уңышлы дәвам иттерделәр. Монда без, урын кысан булганлыктан, аларның тик берсенең — Татарстан китап нәшриятында озак еллар буена эшләп килгән һәм китапларны сәнгатьле итеп формалаштыру эшен яхшырту өчен күп хезмәт куйган Шакир Махәммәтҗановның бер эшен генә урнаштырабыз.
Утызынчы елларда графика өлкәсендә Байназар Альменов кебек осталар эшли башлый. Ә соңгы ун-унбиш елда бу өлкәдә яшь рәссамнардан Илдар Әхмәдиев, Тавил Хаҗиәхмәтов, Азат Садыйков, Эрот Зариповлар бик уңышлы эшләп киләләр. Ләкнн татар совет графикасына нигез салган иптәшләрне дә без онытырга тиеш түгелбез.

1 Татар графикасы/Татарская графика (Обзор газет и журналов 20-х годов). Журнал «Казан Утлары» №10,1972.
2 Әйтик, шул ук XX йөз башында М. Галиев, Г. Гумеров һәм башка рәссамнар татар вакытлы матбугатына хезмәт күрсетеп киләләр. Галиәсгар Камал үзе дә хәйран айбәт рәссам була. (Бу турыда С Ишморатованың 1948 елда «Габдулла Тукай» исемле китапта басылып чыккан «Тукай иллюстраторлары» исемле мәкаләсендә шактый тулы әйтелгән.)
3 Корьән. И. Ю. Крачковский тәрҗемәсе һәм комментарийлары. Мәскәү. 1963 ел.
4 Кара: Б. Денике. Көнчыгыш сәнгате, Казан. 1923 ел. Рус телендә.
5 Хәзерге В. Мухина исемендәге Югары көнкүреш сәнгате училищесы.
6 «Безнең юл» журналы. 6-7 саннар. 1929 ел.






















ЭЗЛӘНҮЛӘР ҖИМЕШЕ
Егерменче еллар азагында Мәскәү һәм башка зур шәһәрләрнең рәссам-графиклары, нәшрият хезмәткәрләре телендә Казимир Эдшмитның «Басклар, үгызлар, гарәпләр» дигән китабы еш кабатлана. Бу китап кибеткә чыгарга да өлгерми, бик тиз сатылып та бетә. Китаплар деньясында чын-чын сенсация була ул. Моның сәбәбе китапның эчтәлегендә генә түгел, башлыча текстта художестволы аңлатма бирүдә, китапның моңа кадәр күрелмәгән үзенчәлекле график бизәкләрендә була.
Китапны художестволы бизәүдәге бу яңалык кайнар бәхәсләр аша дөньяга килә. «Комсомольская правда» газетасында «Таһировның принципта камил һәм дөрес эше» турында мәкалә басылып чыга*2. Китап сәнгате белән шөгәлъләнүче атаклы белгечләр: профессорлар — В. А. Фаворский, Н. И. Пискарев, М. И. Щелкунов катнашында махсус полиграфия комиссиясе карарыннан соң гына дөнья күрә ул китап. Укучылар да бик тиз бу яңалыкка үзләренең мөнәсәбәтләрен белдерәләр. Мәскәүгә, китапка бизәкләрне эшләгән рәссам адресына илебезнең төрле почмакларыннан, аеруча Казаннан бик күп хатлар килә. Алар барысы да китапны яклап язалар.
Шундый шау-шу тудырган китап бизәкләрен эшләгән рәссамга ул вакытта егерме яшьтән аз гына артыграк булла 1925 елда, рәссамга унсигез яшь вакытта, аның әсәрләре (аерым алганда Г. Кутуйның «Көннәр йөгергәндә» китабының тышлыгы) Парижда үткәрелгән халыкара күргәзмәдә графика сәнгате белгечләре тарафыннан югары бәя ала.
Бу вакытта Фаик Шакирҗан улы Таһиров Казан халкына рәссам-график буларак кына түгел, комсомол активы, бик күп яшьләр кичәләренә, спектакльләргә ясаган декорация авторы буларак та күптән билгеле була инде.
«Басклар, үгызлар, гарәпләр» китабы чыгып күп тә үтми, Мәскәудә киң җәмәгатьчелек катнашында Фаик Таһировның икенче хезмәте — инглиз телендәге «Нью-Йорк» дигән китапның художество бизәкләре буенча фикер алышу үткәрелә. Бөтен деньяда танылган плакат рәссамы Моор (Дмитрий Стахиевич Орлов) бу хезмәтне «китап бизәүдә яңалык» дип бәяли. Фикер алышуда оппонент булып шулай ук бөтен дөньяга атаклы рәссам, графика сәнгатенең зур белгече, профессор Владимир Андреевич Фаворский чыгыш ясый.
1931 елда рәсем сәнгате белгече М.П.Сокольников болай дип яза: «Мәскәүлеләр Тилангатер, Сидельников, Таһиров, Елкин Һәм башкаларның эшчәнлеге китап бастыруның һәм китапларны эчтәлекнең төп мәгънәсенә ятышлы рәвештә бизәүнең гомуми культурасы нык үсүе турында сөйли»*3.
Әмма тора-бара китапларны бизәү буенча бөтенсоюз күләмендә танылып өлгергән талантлы рәссам Фаик Таһиров бу әлкәдә эшчәнлеген киметә, матбугат басмаларында кулланыла торган хәрефләрне камилләштерү эшенә керешә.
Утызынчы еллар башында Фаик Таһиров тудырган «Хәреф теориясе һәм практикасы» курсы хәреф белеменең фән буларак үсешен башлап җибәрә. Типография хәрефләрен булдыру буенча аның хезмәтләре һәм аларны илебез заводларының үзләштерүе кыйммәтле матрицаларны чит илдән сатып алуга чик куя. В. И. Ленин әсәрләренең дүртенче басмасы өчен хәрефләр Фаик Таһиров җитәкчелегендә эшкәртелә.
Китаплар бизәү сәнгатендә чын новатор, яңа хәрефләр тудыру өлкәсендә илебездә иң беренче диярлек фән белгече Ф. Таһиров Мәскәүдә Ленинград проспектында яши. Аның квартирасында беренче күзгә ташланган нәрсә — китаплар. Бик күп китаплар. Озын-озын әллә ничә катлы киштәләр китап белән тулы. Өстәлдә дә китаплар, диван өстендә дә...
Мин кергәндә, Фаик абый белән аның тормыш иптәше Александра Николаевна — сүз уңаенда әйтеп китик, ул да танылган рәссам — китаплар белән мәшгуль иделәр. Аларның тормышын, мөгаен, китапларга мәхәббәт бергә бәйләгәндер дә әле. Миндә ни өчендер шундый фикер калды.
Алар инде җиденче дистәне тутыралар. Шулай да аларга килә торган газета-журналлар арасында «Татарстан яшьләре» дә «Комсомолец Татарии» да бар.
Казанда үткәрелгән комсомол еллары әле дә хәтерендә Фаик Таһировның. Рәсем сәнгатендә яңа формалар эзләү... Комсомол диспутлары — Ирек мәйданында театрлаштырылган постановкалар. Такташ, аның «Җир уллары» трагедиясе... Славянованың «Париж коммунасы истәлекләре» пьесасы, андагы күренешләр...
Әйе, Казанда үткән яшьлек елларын һич тә онытасы юк аның... Казанга килү белән менә дигән егет Гадел Кутуй белән дуслаша ул. Казанга килү белән архитектура-художество институтына укырга керә һәм академик Николай Иванович Фешин лекцияләрен тыңлау бәхетенә ирешә. Казанга килү белән талантлы рәссам-график, татар совет графика сәнгатен башлап җибәрүчеләрнең берсе — комсомолка Александра Коробкова белән таныша.
Казанда өйрәнер нәрсә дә, өйрәтүче остазлар да күп була. Гражданнар сугышы чорында ук анда талантлы гравер, Николай Сергеевич Шикалов оештырган рәссам-графикларның «Җайдак» исемле җәмгыяте уңышлы эшләр башкара. Бу коллективның, бурычын Н. С. Шикалов болай дип билгеләгән: «Хәзерге заман рәссам-графиклары алдында китап гравюрасын чын сәнгать югарылыгына күтәрү, аның, үз кануннарын, үз график стилен булдыру мәсьәләсе тора.
Безнең коллектив нәкъ менә шушы стильне эзләү өчен оешты.
Моннан тыш Россиядәге тормышның хәзерге шартлары бездән җитештерү өлкәсендә киеренке хезмәт таләп итә, без моның белән халык массаларына культура хезмәте күрсәтүдә төрле дәүләт учреждениеләренә ярдәм итәргә тиешбез» *4.
Мәсьәләнең революцион үзгәрешләр чорына тулысынча җавап бирә алырлык итеп куелышы яшь рәссамнарны да ваемсыз калдырмый. Казан художество мәктәбендә тәрбияләнгән рәссамнар, художество мастерскойларында осталыкларын үстерүче яшь талантлар: М. Г. Андреевская, В. Э. Вильковиская, Д. М. Федоров һәм яңа гына Казанга килгән Н. И. Плещинскийлар «Җайдак» тирәсенә түплана. Соңрак 1917 елда ук «Җәберләүчеләр дөньясын без җимерербез» дигән темага монументаль әсәр иҗат итәргә планлаштырган һәм бу әсәрнең бер өлеше буласы «Марсельеза» картинасы эскизларын язган К. К. Чеботарев, А. Г. Платонова, Н. М. Сокольский һ. б. лар «Җайдак»ның членнары булып керәләр.
Китап бизәү өлкәсендә «Җайдак» үзен тиз таныта. Бу чорда ул, мөгаен, «рәссамның иҗат энергиясен тормышны үзгәртеп коруга юнәлдергән... рәссамда артист һәм эшчене берләштерергә омтылган» бердәнбер графиклар коллективы булгандыр. Ә бит рәссамнар аннан-моннан бик кыенлык белән табылган кәгазь кисәкләренә язарга, тиешле күләмдә техник мөмкинлекләр, материал, китап басу җайланмалары җитешмәгән шартларда эшләргә мәҗбүр булалар» *5.
Егерменче еллар башында художество мастерскойларының I курсында рәсем һәм сынлы сәнгать буенча дәресләрне «Җайдак» членнары К. К. Чеботарев һәм А. Г. Платонова, ә югары курсларда П. П. Бенков белән В. К. Тимофеев алып баралар. Алар җитәкчелегендә Казанның яшь рәссамнары нәтиҗәле эзләнүләр аша социалистик реализм сәнгатенең нигез ташларын әзерлиләр.
Фаик Таһиров әнә шул фидакарь рәссамнарның варисы буларак эшкә керешә. Һәм шул революцион традицияләрне дәвам иттерүе нәтиҗәсендә китап дөньясында сенсация тудыруга ирешә.
Китап эчтәлеге белән югары идеяле, күрер күзгә матур, кызыклы булырга тиеш. Тышлык, китапның конструкциясе, версткасы, бүлек исемнәренең язылыш формасы, тексттагы аерым урыннарның үзенчәлекле итеп бирелеше—барысы да әсәрнең эчтәлегенә тәңгәл килеп торсын! Җәмәгатьчелекнең әнә шундый таләпләрен Һәр вакыт истә тоткан яшь татар рәссамы Фаик Таһиров үзен, илебез графиклары арасында иң беренче булып, «китапны бизәүдә партиялелек өчен, югары сәнгать һәм техник сыйфатлар өчен, китапның бизәкчесе-режиссеры булу өчен» көрәш хәрәкәтен башлап җибәрүче итеп таныта.
Ф. Таһиров башлангычына иярүчеләр күп була. Һәм бу башлангыч беренче бишьеллыклар чорында сәнгать һәм культура үсешендә зур роль уйный. Ул чорда танылган китап рәссамы В. Н. Елкин Комакадемиядә ясаган чыгышында болай ди: «Без китапның тышлыгын эстетик бизәкләү белән бергә, төп игьтибарны, Таһиров өйрәткәнчә, аның текстына юнәлтергә тиеш идек...
Безнең өчен шунысы мөһим иде: бишьеллык дәверендә чыккан брошюраларны җәмәгатьчелек бик җылы кабул итте. Бишьеллык басмаларын бизәп чыгарудагы безнең тәҗрибә башкалар өчен дә үрнәк булды»*6.
Ф. Таһиров шул рәвешчә үзенең иҗат йөзен таба. Бер уйласаң, рәссам өчен тагын нәрсә кирәк инде! Ләкин Таһиров тынгысыз кеше. Ул сызымнар белән шөгыльләнә башлый, язуның генетик нигезләрен өйрәнә, хәрефләр оештырудагы график формаларның (әрмән, корея, борынгы славян һ.б.) үзенчәлекләрен, закончалыкларын тикшерә, эзләнә. Бу яңа эшкә ул тормыш иптәшен, рәссам-график Александра Николаевнаны да тарта «Азат хатын» журналының беренче саннары Александра Николаевна оформлениесендә эшләнә.
Ирешелгәннәр белән канәгатьләнмәү, яңалык эзләү, бер урында катып калган, мүкләнгән нәрсәне кузгатырга, сафландырырга тырышу сыйфатлары, мөгаен, Фаик Таһировка әтисе Шакирҗан Таһировтан кучкәндер. Ул да заманында танылган кеше булган. Аның исеме татар культурасы тарихында аерым бер сәхифә булып тора.
Шакиржан Таһиров—татар язуында гарәп фонетик төзелешен куллануга иң беренче башлап шик белдергән зыялыларның берсе. Ул үзенә туган тиешле Каюм Насыйриның мәгърифәт әлкәсендәге барлык прогрессив эшчәнлеген кайнар яклаучы була.
Иң беренче... Беренче башлап... Бу сузләрне Шакирҗан Таһиров эшчәнлеге турында сөйләгәндә күп кулланырга мөмкин. Әмма иң элек шуны әйтергә кирәк: Шакирҗан ага XIX гасырның сиксәненче елларында ук татарлардан иң беренче Россия художество комиссиясе каршында рәсем укытучысы хокукы алу өчен имтихан бирә. Ә соңрак татар телендә рәсемле әлифба бастырып чыгара.
Әйе, Фаик Таһиров яңа хәрефләр булдыру проблемасы белән юкка гына шөгыльләнмәгән. Нәселдән килгән традиция ул. Әтисе Шакирҗан ага инде онытыла язган каллиграфия фәненә мөрәҗәгать итә. Гарәп язуының генетик нигезләрен өйрәнеп, гомуми закончалыкларны эзли. Хәзер без һәм безнең балалар да Шакирҗан Таһиров эшкәрткән туры язылышлы хәрефләр белән язабыз. Әйе, әйе, нәкъ менә Шакирҗан Таһиров рус генетик алфавитын каллиграфик яктан эшкәртә hәм бу безнең гасыр башында ук иң уңышлы язу үрнәге булып исәпләнә. Россия Мәгариф министрлыгы аны уку йортларында өйрәнү өчен тәкъдим итә.
Гаять зур сәләткә, белемгә (ул немец, төрек, гарәп, фарсы, рус телләрен яхшы белгән, хәтта фарсы телендә геометрия дәреслеге язган) ия булуына карамастан, Шакирҗан Таһиров учительская школа укытучысы дәрәҗәсеннән югары күтәрелә алмаган. Ишле гаиләне туйдыру (аның ундурт баласы булган), карагруһ дин әһелләре һәм буржуаз милләтчеләр белән даими ызгышу бу талантлы кешенең сәламәтлеген какшата, һәм ул алтмышка да җитмичә дөнья куя. Ягъни революциядән соң, ике ай гына яшәп кала. Әмма Шакирҗан ага балаларында хезмәткә мәхәббәт, яңалыкка омтылу кебек күркәм сыйфатлар тәрбияләргә өлгерә. Күңеле белән ул интернациональ рухлы кеше була. Бу рухны аннан балалары да мирас итеп кабул итәләр. Менә шуңа күрә Шакирҗан ага кызы Зөһрәнең XX гасыр башында ук 4 нче Казан гимназиясендә рус теле укытуы очраклы түгел*7.
Фаик гаиләдә төпчек малай була. Унике яшеннән үк үз көнен үзе күрә башлый. Моның уңай ягы да була: бик яшьтән эшләп көн күрү, бер урыннан икенче урынга күчеп йөрү аның характерын ныгыта, аңарда кыюлык, үз-үзенә ышаныч тәрбияли. Ул рәссам булырга хыяллана һәм үз дигәненә ирешә.
Фаик язмышы бик күпләр өчен көнләшерлек: татар социалистик культурасының беренче чыганаклары аның исеме белән бәйле, Госман Арсланов, Дмитрий Красильниковлар белән бергә ул татар графика сәнгатенә нигез сала, Гадел Кутуй, Кави Нәҗми, Муса Җәлил, Шамил Усманов кебек татар совет әдәбиятының күренекле вәкилләре белен кулга-кул тотынып эшли.
Егерменче елларда яшәгән сәнгать кешеләренә таң каласың. Аларның эшчәнәнлеге гаять күп яклы. Мисал өчен Гадел Кутуйның Фаик Таһировка язган бер хатына мөрәҗәгать итик.
«...Син тагын, «сулф»ны*8 уңгарак зтәрүче» Кутуй, дип язгансың.
Эш болай тора.
:— «Сулф» быел үзен-үзе күрсәтергә тиеш. Безнең өчен «сулф»ның танылган бөтен шәхси көчләре бер уңайдан мәйданга чыгарга — эш бирергә тиешләр. Бу бер. Ишморат*9 театрга алынды. Ул суллык белән сәхнә эшендә тырмашыр. Ә сиңа, Мәскәүдәге яңалыклардан файдаланып, иҗатыңны (рәсем, проектлар, графикалар, башкалар) «Безнең юл», «Яшь эшче» һәм китап тышлары аша булса да... җанландыра барырга кирәк. Ә мин (шулай ук Туфан*10 да) матур әдәбият эченә кереп кайнарга һәм кайнатырга тырышырбыз.
Менә шулар белән бер рәттән Вил Уразай*11 кебекләрне дә уятып, бер җомгакка тупланып, «сулф»ның йөрәк тибүен масса йөрәк тибүенә тоташтырырга кирәк. Моны туктатырлык каршылыклар очрамас шикелле. Б. Симолин*12 кайтты. Бу уңышлы эш. Мине литработадан укытучы итеп театр техникумына алганнар бугай. Димәк, мин Сибарышында ук бәйләнгән — шуңа күрә сулфчыларның Казан активы бер тирәдә диярлек.
Шул!
Журнал! Бу минем бик күптәннән уйлап йөргән азыгым, билгеле, моны хыялдан тормышка күчерергә кирәк. Ләкин ничек?
Татгизның хәле авыр. «Гажур»*13 үлеп бара. Такташны да кыскарттылар*14. Журнал өчен башка якны карарга кирәк. Монысы турында бераз оешкач сөйләшербез..
Тагы бер хәбәр. .
Надан яшәп, тормыштан төшеп китәрлек багаж белән көн итеп булмый, бик күп уйлаңдым. Һәм литлингвистика бүлегенә (Казан)*15 укырга кердем. Беренче курсы минем өчен бик җиңел булачак.
Син белгән яшь язучы Ф. Әсгать*16 авырып ята. Үләр төсле. Ярый, хәзергә хуш, Узеңә Мәскәүгә язырмын...»
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Татар Графикасы - 2
  • Parts
  • Татар Графикасы - 1
    Total number of words is 4179
    Total number of unique words is 2002
    29.5 of words are in the 2000 most common words
    42.2 of words are in the 5000 most common words
    50.0 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Татар Графикасы - 2
    Total number of words is 2707
    Total number of unique words is 1636
    30.9 of words are in the 2000 most common words
    44.2 of words are in the 5000 most common words
    51.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.