Latin

Тарихи Дөреслек Дәресләре

Total number of words is 2288
Total number of unique words is 1246
40.2 of words are in the 2000 most common words
54.6 of words are in the 5000 most common words
61.4 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
(хикәя)
Санау-контроль бүлеге мөдире Зиннур Миңнурович тарихи дөреслекне ярата.
Аның эш өстәлендә һәрвакыт визитка ятыр. Берничә ел элек типографиядә эшләүче берәүдән ясаттырып алган визиткасы. Анда эш урыны да, кем булып эшләгәнлеге дә түгел, ә “Зиннур Миңнурович Т., тарих фәннәренә кандидат” дип язылган. Чынлыкта бернинди фәннәр кандидаты да түгел инде ул үзе. Ләкин анысын заводка химикат алырга килгән шоферлар һәм экспедиторлар тикшереп утырамы соң? Юк, билгеле. Зиннур
Миңнурович моны яхшы белә. Шуңа күрә визитканы ялгыш кына, онытып кына калдырган кебек өстәлгә салып куя да, кемнең булса да шуңа игътибары төшкәнне көтә ул.
Зиннур Миңнуровичның һәр көнне диярлек кабатлана торган тарих “дәресе” болайрак башлана. Йөкчеләр читтән килгән машиналарга тонналап-тонналап химик ашлама тутырган арада ул шоферларны һәм аларга ияреп килгән экспедиторларны үзенең тар гына бүлмәсенә – дүрт урындык та бер кечкенә өстәлдән тыш бер нәрсәсе булмаган почмагына
– чакырып кертә. Биредә ул хуҗа. Биредә аның визиткасына кемнең булса да күзе төшә инде, билгеле. Шуннан соң сорап куялар:
- Сез чынлап та профессормы?
Галим кешенең заводта эшләвенә исләре китеп сорамыйлар, чөнки хәзерге заманда анысы беркем өчен дә яңалык түгел. Тере профессор белән сөйләшеп торуларын күрсәтеп кенә сорыйлар.
Зиннур Миңнурович бу сорауны көтә, билгеле. Шуннан соң искитәрлек берни юк дигән рәвешләр белән ваемсыз гына әйтеп куя:
- Чынлап түгел, уйнап кына!
Белә бит ул: болай дисәң – киресенчә, чынлап булуына ышаналар.
Визитканы алмый. Кемнең кулында – шуңа булсын дигәндәй кул селти дә, лекциясенә керешә. Кереп китә шул темасына, тарихи дөреслекне расларга. Тегләрнең башын катырып бетерми торып чыкмый. Аларны да чыгармый. Ничек чыгармыймы? Ул бит әзер продукция җибәреп тору өчен җаваплы. Аның имзасыннан башка беркем чыга алмый бит заводтан.
Тегеләр нишләсен, моның имзасы кәгазьгә төшкәнче, күзенә карап, йотылып тыңлаганнарын күрсәтеп утыралар инде. Машиналары да озак тула – дөрес инде анысы.
Ләкин машиналары тулгач та тота әле ул аларны үз авызына каратып. Ә аның яраткан темасы – татар тарихындагы кайбер томанлы вакыйгаларның версияләре. Үзенең гипотезасын кешеләр аша дөньяга тарату, үзе әйтмешли, аның иң зур максаты. Шуңа күрә химия заводында, капчыкка төялгән химикатлар арасында, калькулятор төймәләре шыкылдатып кына утыруны җене дә сөйми Зиннур Миңнуровичның, моны үзе өчен артык вакчыллыкка да саный.
- Менә сез беләсезме икән, - дип, баштан тыныч кына, үз фикерен башкаларга тагучыга бер дә охшамаган кеше кебек, ерактан башлый ул, башын товар накладнойларыннан күтәрмичә. - Татар тарихы энциклопедиясенә бер мөһим вакыйганы кертергә онытканнар.
Шулай ди дә, вакыйга турында сөйләми элгәре, ә аның нинди сәбәпләр аркасында татар тарихына кертелмәгән булуын фаразларга керешә. Аныңча, тарихи фактны күрмәмешкә салышу илдәге урыс милли идеологиясе аркасында чәчәк аткан. Аннары ул берникадәр вакыт тыңлаучыларны гипнозлау белән шөгыльләнеп ала. Моның өчен аның берничә стандарт соравы бар:
- Их, - ди ул тирән сулап. – Күченеп китәсебез калган теге елларны Урта диңгез буйларына, бөтен халык җыелып, әйеме?
Әлбәттә, сорауны болай киңәшкән формада бирү каршыңда утырган кешене әңгәмәгә тартып керү өчен эшләнә. Башка шәһәрдән яки Россиянең бөтенләй башка регионыннан килгән шофер һәм экспедиторлар нишләсен – кызыксыналар – баш кашып куялар да, сорамыйча булдыра алмыйлар ич инде:
- Кайсы елларны ул? Кая?
Зиннур Миңнурович шуны гына көтә. Менә ул әзер соравының тагын берсен китереп “чәпи”:
- Соң, - ди ул потенциаль әңгәмәдәшләренең бераз аптырашта калуыннан бик оста файдаланып. – Татар халкының кайсы елларда кая күчеп китү мөмкинлеге булганын ишеткәнегез юкмы әллә?
Кайбер татарлар Тукайның “Китмибез!” шигырен исенә төшерә һәм шунда “Төркиядер” дип фаразлап куйган була. Ләкин күпчелек очракта беркемнең дә ул турыда ишеткәне юклыгы ачыклана. Зиннур Миңнуровичка шул гына кирәк тә. Ул, нәтиҗәсе гадәттән тыш үкенечле, эчтәлеге серле һәм әһәмияте әйтеп бетергесез мөһим булган фикерне эшкәрткән галим кебек, җилкәсе аша бер якка башын борып, берникадәр вакыт почмакка текәлеп карап тора. Көттерә. Хикәясенең тәмен арттыра. Тыңлаучыларның кызыксынуын тудыра. Ара-тирә шалтыраган телефонга да җавап кайтарырга өлгерә. Шуннан соң кискен генә турая да, бер кулы белән өстәленә китереп суга.
- Кабызыйк әле берне, - диеп, өстәл тартмасыннан тәмәке кабы чыгара. – Бу тарихи гаделсезлеккә чыдап булмый.
Тарткан кеше тарта башлый аның белән бергә, тартмаганы баш кашый. Ләкин тартканы да, тартмаганы да хәзер Зиннур Миңнуровичның гипноз ятьмәсенә эләккән инде. Хикәянең чын башын көтәләр. Була, билгеле, кайбер скептиклар. Алар, гомер буе шул завод складыннан башка дөнья күрмәгән бу абзый нинди кызык мәгълүмат бирә алсын дигәндәй, йә тышка чыгып китә, йә моның бытылдавына игътибар итмәскә тырышып, гәзит-мазар укыган булып утыра.
Менә Зиннур Миңнурович торып баса. Үрелеп, форточканы ачып җибәрә. Урынына кире утырганчы ук серле хикәясен башлый:
- Бер мең дә ике йөз дә илленче ел. – Аның һәр сүзе чыкылдап чыга. – Мисыр. Күз алдына китерә аласызмы моның кайчан икәнлеген?
Әлбәттә, тыңлаучылар эндәшми. Бу заманның кайчан булуы да, Мисырның татарга нинди катнашы барлыгы да алар өчен гомерләрендә бер тапкыр да ашап карамаган бака боты кебек кенә бит инде. Аларның бер-ишесе, Зиннур Миңнурович тәкъдим иткән пыяла банкага тәмәке көлен селкеп кага-кага, Мисыр пирамидаларын искә төшереп ала.
Сөйләүченең күзенә карый. Мактау сүзен ишетми, чөнки тарихи хронологиядән, Зиннур
Миңнурович әйтмешли, “зеррә дә еракка киткән” булып чыга. Ә скептик аңа газета артыннан күзенең агы белән генә карап ала бит инде. Имеш, исе киткән синең Мисырыңа!
Мисырың ни дә безгә синең, кысыр сыерың ни – абсолютно барыбер!
Ә Зиннур Миңнурович дәвам итә:
- Шул шул, күз алдына да китерә алмыйсыз. Ә бит шул елны бөтен татар халкының
Мисырга күчеп китү мөмкинлеге булган. Һәм без бүген монда чиләнеп яшәп ятмаган булыр идек. Елның ун аен өй җылытабыз, заводларны җылытабыз, атмосфера җылытабыз, чөнки климат шундый – салкын. Тормыш итүгә тотылган барлык чыгымнарыбызның сиксән проценты шул климатка яраклашуга китә. Ә бит... – Ул тагын бераз пауза ясап ала. – Ә бит без барыбыз да Урта диңгезнең оҗмах бакчалары кебек матур һәм бай көньяк ярында кызынып яшәп ятарга тиешле халык. Менә анда, ичмасам, мич чыгарырга да, утын әзерләргә дә, өйләрне калын стеналы итеп төзергә дә, җылылык магистральләре сузарга да кирәкми.
Күпме экономия, ә?!
Аның бу сүзләре күпчелек очракта әллә ни кызыксындыру тудырмый. Зиннур Миңнурович монысын да белә. Ләкин бераз гомуми сүзләр белән сыегайтмасаң, каймагының да тәме сизелми бит – аның фикеренчә шулай ул. Һәм ул дәвам итә:
- Ә кар көрәп, боз ватып күпме вакытыбыз әрәм китә?! Бу бит башка сыеп бетешле түгел
– елның яртысын, һәй, яртысын гынамы соң, җиде аен кар астында уздырабыз лабаса без!
Җилдән, бураннардан саклану өчен нәрсәләр генә төземибез дә, күпме акча туздырмыйбыз?! Ул климат шартлары аркасында бит инде иң зур бәлабез дә! Ник, шулай түгелмени? Ә икенче иң зур проблемабызны карагыз әле!..
Берәү, Зиннур Миңнуровичның кабинет стеналарына ябыштырылган ниндидер сәер портретлардан күзен алмыйча, баядан бирле “әһә”, “әйе шул”, “ну” дип аның һәрбер сүзенә диярлек мөһер сугып утыра-утыра да, бу җөмләдән соң сорап куя:
- Ә-ә, теге ни турында әйтәсезме? Карале, оныттым... Теге... ничек соң әле?..
Болай ык-мык килеп, уйланган булып кыланган кешедән аның соравының объекты хәтеренә килгәнне көтеп тормый Зиннур Миңнурович. “И, надан да бит инде безнең халык, - дип уйлый ул. – Үз иленең иң зур бәласен генә дә белми бит!” Шуңа эче поша, шуңа тагын да усаллана төшә ул.
- Юллар!
Һо! Юллар турында сүз чыккач, шофер халкы ничек колагын тырпайтмас икән?! Зиннур
Миңнуровичның юл темасына кереп китүе була – аның бүлмәсендәге бөтен халык, “ду” килеп, кайный башлый. Чөнки бу бәла – шофер халкының иң нәзек капиллярларына кадәр барлык кан тамырларына сеңгән проблема бит инде ул. “Әйе шул, - диешәләр алар,
үзләренә кагылышлы тема табылганга чын күңелдән куанып. – Юллар юк инде бездә.
Буласы да юк!” Хәтта иң чыныккан Скептик та сүзгә кысыла:
- Юлларны, беләсегез килсә, бездә списиально шулай “ясыйлар” – ел саен җимерелсен дип. Ел саен ремонтлыйлар. Димәк, ел саен бюджеттан акча сорыйлар. Димәк, ел саен шул акчаны юлга салалар. Димәк, ел саен шул бюджет хисабына кемдер коттедж сала, кемдер машина ала, кемдер депутатлыкка үрмәли.
Гадәттә, кайсы гына Скептик юллар турында шундыйрак фәлсәфә кормасын, ул аны бик тирәнтен, бик якын белгән темасы кебек сөйли. Әйтерсең, юлларның безнең илдә нигә начар булуы турында нәкъ менә ул гына, Скептик, белә дә, ул гына диссертация яклаган. Ә Зиннур Миңнуровичка Скептикның әңгәмәгә кушылуы гына кирәк бит инде. Аның
өчен бу баядан бирле монолог кына булып күренгән “тарих дәресен” диалогка, хәтта дискуссиягә әйләндерү юлында зур борылыш.
- Каһирәдә нәкъ шул бер мең ике йөз илленче елны патшалыкның милли гвардиячеләре, мәмлүкләр, баш күтәрә. Властьны алалар да болар, Мисыр белән идарә итә башлыйлар. Ә бу вакытта дөньяның кайсы почмагы ничек яшәгән соң – карап карыйк әле! Япониядә хәрби сөгуннар идарә итә – император власте беткән. Кытай – бөек Чыңгыз империясе оккупациясендә. Монголлар, Кытай һәм Азия белән генә чикләнмичә, Европага юнәлгән чор бит инде. Европа – пошаманда! Европа – куркуда! Һе, курыкмассың! Кытай хәтле
Кытайны басып алган, Иран хәтле Иранны буйсындырган монголлар якынлашсын да, курыкмыйча утырып кара! Хәтерлисезме, безнең Болгар дәүләтен монголлар кайчан җимерә?
Әлбәттә, беркем дә хәтерләми булып чыга. Каян хәтерләсен инде?! Кем соң мәктәптә урыс тарихыннан тыш тарихны укыган да, үз халкының тарихын башка халыкларның, башка илләрнең тарихлары белән, кешелек тарихы белән чагыштырып караган?! Шоферлар, экспедиторлар, әле өстәлдәге имзасыз накладнойга, әле “тарих фәннәренә кандидат”ның күзенә карап, җавап көтәләр. Җавап, билгеле, аларны кызыксындырмый. Аларга Зиннур
Миңнуровичның хикәясен тизрәк сөйләттереп бетерергә дә, моннан таярга кирәк! Шул гына. Ә Зиннур Миңнурович ашыкмый. Башкаларны көтәргә мәҗбүр итә алуыннан, ситуация белән идарә итү мөмкинлегеннән ләззәт алып, берәрсенең җавап биреп каравын көтә ул.
Һәм тегеләрнең берсе үз вариантын әйтеп карый инде:
- Кайчан җимерсен, шул елны инде – 1250 елны – җимерә бугай.
Белеп әйтми. Теленә нинди дата килде – шуны әйтә.
Зиннур Миңнуровичка шул җитә кала.
- Беләсең, пычагым! – ди ул, чәчрәп. – Болгарны 1236да җир белән тигезлиләр. Шуннан соң безнең халык тарала-тузыла башлый да инде. Ә 1250 елны, мәмлүкләр Туран Шаһны үтерәләр. Аларның башлыгы Айбәк, бик озак фикер алышулардан соң, солтан булып эшкә урнаша. Шул ук елны яңа власть Идел буена экспедиция җибәрә. Аның максаты монгол оккупациясендә калган бабаларыбызны Мисырга чакыру булган. Экспедициянең башлыгы иттереп заманында монголлар кысырыклавыннан качып Болгардан киткән Шәйморза мулланы билгелиләр. Әйе, батыр йөрәкле кешеләр булган халыкта. Безнең ише мескеннәр түгел инде! Җитмеш җиде дөягә атланып, чыгып китәләр болар Каһирәдән. Сәлҗүкләр империясе аша узасы бит! Ай-һай, авыр була бичараларга! Ике айдан соң Алтын Урда чикләренә барып керәләр...
Зиннур Миңнурович бу турыда шулкадәрле әсәрләнеп сөйли ки, үзе сөйләгәннәргә хәтта үзе дә ышана башлый. Аның йөзе чалшая, күз карашы гасырлар аша шул заманга барып җиткән кебек сизелә, аркасы урындык артына сөялә, ярым яткан гәүдәсендәге баш кына селкенгәләп ала. Аның конкрет шәхесләр, даталар, илләрне атап сөйләве башкалар өчен, билгеле, дәлил буларак кабул ителә. Моны да белә ул, чөнки хикәясенең башы, чынлап та, тарих битләреннән алынган. Менә ул чәчләрен сыпырып ала. Бер аягын икенчесенең тезенә күтәреп куя да аны ике кулы белән угалый. Тагын бер сигарет чыгара. Кабызып, кем белән булса да тагын пышкыта башлыйлар. Аннары тирән итеп сулый да, хикәясенең кульминациясенә җиткәнлекне белдереп, торып баса.
- Безнең авылга кадәр килеп җиткәннәр болар, - дип, шуның кадәр гади иттереп әйтеп сала – әйтерсең, Мисыр экспедициясен үз күзләре белән күргән дә, Шәйморза мулланың юлдашларын үз өенә алып кереп, сөйләшеп утырган!
- Их, егетләр! – ди аннары, тегеләрне тагын бераз аптыратып торгач. – Шуннан ары китмәгәннәр шул алар!
Скептиклар тарафыннан вакыйганың болай борылышы бәйләнерлек факт буларак кабул ителә, әлбәттә. Баштарак ышанмаган булып кылансалар да, тора-бара хикәя алар өчен дә кызык тоела башлаган инде. Шуңа күрә скептикларның берсе сорап куя:
- Сезнең авылга җиткәч, дөяләрен суеп ашаганнармы әллә?
Зиннур Миңнуровичка бу сорау ошамый. Ул, зәһәрләнеп, тегенең өстенә ябырыла:
- Көләсең, иптәш... Ә бит бернинди көлке юк!
Шундый иң кызу вакытта телефоны да борчый бит әле аның. Мөһим дәүләт вазифасыннан бүлдерелгән кыяфәттә аны ала да, сабырлыгын җуймаска тырышып, мөрәҗәгать итүчене тыңлый.
- Әйе, тыңлыйм. Андый маркалысы бүгенгә бетте... Складта булганы – БИ-95. Ничә тонна кирәк?.. Әйе, килегез! Әйе, әзер продукция җибәрү цехында...
Сизелеп тора, телефоннан сөйләшкәндә дә теге скептикка лаеклы җавап турында уйлый ул. Һәм телефон аппаратын өстәлнең сул ягына шудырган уңайга әзер җавапны шапылдатып чыгарып та сала:
- Безнең авылда ял итәргә туктаганнар алар. Ләкин шуннан соң тарихта эзләре югала.
Кая киткәннәр? Нишләп Болгарга хәтле барып җитмәгәннәр? И-ех! Барып җитмәгәннәр шу-ул!
Каян белә ул боларның барысын да? Нинди тарихи чыганакларга таянып сөйли бу уйдырмаларын? Кемнән ишеткән? Болар турында кызыксынырга беркемнең дә башына килми, билгеле. Барысының да зиһенен бер генә сорау биләп тора: кайчан бетә инде моның әкияте? Ә ул тарихи миссиянең нинди сәбәпләр аркасында үтәлми калганында эшләре юк аларның. “Әйе, кызганыч, бик кызганыч!” диешкән булып, үзләренчә лекторның хәленә кереп, аны аңлагандай, аның белән бергә чынлап торып үкенгәндәй, “их”ылдашалар, “эх”ылдашалар да, ниһаять, товар документлары кулларына эләккәнгә чиксез шатланыша-шатланыша, чыгып китәләр.
Зиннур Миңнурович тагын берүзе кала. Тагын үз уйларына чума.
“Аңламадылар... Аңлыйлармы соң инде?! Кирәкме соң инде аларга бу тарихи дөреслек?” дигән чиксез көенү хисеннән күзләре яшьләнә. Шундый мөмкинлек татар кулыннан ычкынган өчен үкенү аның бөтен уйларын, хәтерен, җанын, күңелен биләп алган була.
“И-ех!” дип, өстәленә китереп берне тондыра да, өстәл тартмасыннан башланган “ярты”сын һәм стаканын чыгарып куя. Бисмилласы урынына “Гадел тарих юк шул у-у-ул!” дигән репликасын пышылдый-пышылдый, стаканга аракы сала. Тутырып сала. Кулына күтәреп, төбендә чын тарихны күрергә теләгәндәй, текәлеп шул стаканга карап тора да, “ых!” дип үпкәсендәге һавасын чыгарып бетерә. Шуннан соң бер күтәрүдә стаканның төбенә төшә. Әбитеннән махсус калдырылган кәтлит кисәген чеметеп сындыра да, беравык иснәп торгач, кабып җибәрә... Бер стаканны “чеметкәннән соң” аның гел тартасы килә.
Калтыранган куллары белән шырпы сыза алмыйча аптырап бетә. Ахыр чиктә кабыза тәмәкесен. Никотин агуы, әлбәттә, аракының нәтиҗәсен көчәйтә, һәм Зиннур
Миңнуровичның рәнҗегән күңеле бераз тынычлана башлый: “Алай да, боларга сөйләвем юкка гына түгел бит инде, - дип уйлый ул. – Болар мин сөйләгәнне күршесенә сөйләр, туганнарына сөйләр. Шулай итеп, бу гаделсезлек турында уйланучылар бер мин генә булмам әле”. Кичкә хәтле тәмам тынычланып кала...
Кич Зиннур Миңнуровичның хатыны телевизорга сеңеп бетә. Татар тарихындагы үкенечле вакыйгалар ул хатынга әллә бар, әллә юк – “тарихи яктан мәгънәсез” сериалдан күз яшен агызып утыра да утыра ул, томана! Ә Зиннур Миңнурович үзенең тугызынчыда укучы улы Таһир белән, тәмләп, тарихтагы башка вакыйгалар турында сөйләшә. Таһиры – аңа фикердәш. Таһиры аны аңлый. Ул да улын аңлый, улының киләчәктә “тарих фәннәренә кандидат” кына булып калмыйча, профессор буласына чын күңелдән ышана.
Улы бүген аңа яңа идея бирә:
- Ничек уйлыйсың, әти, 1552 елны Казан морзаларының, ярдәм сорап, Кучум ханга экспедиция җибәргәннәре булмадымы икән?
Шуннан соң бу вакыйганың төрле версияләрен тикшереп карыйлар. Зиннур Миңнуровичның тиктормас җанын тагын бер тема биләп ала. Чынлап та, урыс кенәзләре исерешеп братлашып ятканда, нигә безнекеләр йоклап калды икән? Нигә ул вакытта ук бер акыллысының башына Идел-Урал-Себер татар дәүләте төзү турында идея кермәде икән?
2003 ел
"Безнекеләр бит ул!" китабыннан
You have read 1 text from Tatar literature.