Latin

Тәнзиләкәй–Гөлкәй - 1

Total number of words is 4726
Total number of unique words is 2052
37.5 of words are in the 2000 most common words
51.4 of words are in the 5000 most common words
59.2 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
(бәян)
1
Урамда ишелеп-ишелеп кар ява. Әгәр гел шулай берөз­лексез явып торса, бу җепшек кар йортларны да, шә­һәрдәге бакчаларны да, ашыгып-ашыгып чапкан маши­наларны да - барысын-барысын да күмеп китәр сыман. Әмма шушы йомшак, язгы кар астында күмелеп калу да һич куркыныч булмас кебек. Шуңадырмы, урамдагы кешеләр өстән яуган кар бөртекләренә дә, аяк астында күпереп торган кар өемнәренә да сөенеп кенә баралар.
Ишелеп яуган кар эченнән чыгып, трамвай килеп туктады. Кеше­ләр, ашыкмый-кабаланмый гына, трамвай баскычыннан төштеләр, һәркемнең йөзендә үзенә күрә бер канәгатьлек, риза-бәхиллек бар кебек. Әлбәттә, һәр кешенең үз мәшәкате, үз борчуы, үз уйлары бу­лырга мөмкин. Әмма бүгенге карның аклыгы, йомшаклыгы әлеге борчу-мәшәкатьләрнең барысын да юып, сыйпап-сыпырып алган, кеше­ләрнең йөзләренә ихлас бер шатлык очкыны салган.
Трамвайдан, иң соңгы кеше булып, кулына шактый зур чемодан күтәргән ундүрт-унбиш яшьләрдәге кыз төште. Әллә инде нәкъ менә иң соңгы кеше булып төшкәнгә, әллә нәкъ менә шул зур чемоданы булганга, бу кыз башкалардан бик нык аерылып, күзгә ташланып тора иде. Юк- юк, аның болай күзгә аеруча нык ташланып торуының сәбәбе бүтән икән: аның йөзендә, күз карашында әлеге шатлык очкы­ны - кар аклыгыннан туган камиллек очкыны юк икән бит. Киресен­чә, кыз тирә-юньгә аптырабрак, шомланыбрак, гаҗәпләнебрәк карый. Менә ул, чемоданын тротуар уртасына куеп, тукталып калды. Як-ягына каранып, әле бер якка, әле икенче якка таба атлады. Аннан соң, кайсы якка атларга белмичә, кире борылып килде. Күрәсен, кыз бу шәһәрнеке түгел иде: кемнедер көткәндәй, берьялгызы тукталышта басып калды.
Кызның көткәне, чыннан да, каршы яктан шаулаша-шаулаша килүче малайлар һәм кызлар төркеме булып чыкты. Алар тукталышка җиткәч, кыз алгарак атлады, нидер сорагандай, талпынып-ымсынып калды. Әмма үз уйлары, үз уеннары белән мавыккан үсмерләр кызның сүзләрен ишетмәделәр, хәтта үзен дә күрмәделәр: кулларын болгап-болгап, элеккечә шаулашып, узып та киттеләр. Ләкин юк икән: бераз барганнан соң, төркемнән бер малай аерылып калды, кире борылып килде.
- Кайсы урамны сорадың син? - диде ул һәм, кулын сузып, каршыдагы чатка күрсәтте. - Әнә шунда Ташлы Яр урамы. Безнең урам ул! Мин сиңа күрсәтә барыр идем дә, ашыгам...
Шулчак төркемдәгеләр, кул болгап, малайны ашыктырдылар:
- Нәҗип!.. Әйдә, тизрәк!..
Малай, башта төркемдәгеләргә, аннан кызга карап алды да, аклангандай итеп, еламаеп куйды:
- Көтәләр...

2
Ул көнне рәссам Самат Бикташевның иртә-таңнан ук кәефен кыр­ган бер хәл булды. Билгеле, аның, гаиләсендә мондый хәлләр элек тә еш була иде. Әмма бу юлы Бикташевның, бар тынычлыгы югалды, шатлыгы качты.
Бу көннәрдә Бикташев үзенең кырык яшьлек бәйрәмен билгеләп үтәргә йөри иде. Шәһәрдәге культура йортларының берсендә аның зур, шәхси күргәзмәсе ачылырга тиеш. Күргәзмәгә әзерләнү, никадәр мәшәкатьле булса да, бу эшләр Бикташевны җилкендереп, канатлан­дырып тора иде. Шуңа күрә ул, иртә-таңнан ук чыгып югала да төрле иҗат оешмаларында йөри, я булмаса, үзенең остаханәсенә ашыга.
Менә бүген дә ул шактый иртә кузгалды. Ашыккан чакта эзләгән әйберең табылмаса, бик тә кыен була. Бикташев та, тәмам сабыр­сызланып, кухня ягына кычкырды:
- Әни! Әни, дим! Минем галстукны күрмәдеңме? - Җавап ише­телмәгәч, Бикташев сукранырга кереште: - Кая гына китеп бетәдер бу өйдә әйберләр, һич эзләп табарлык түгел!..
Кулына чынаяк белән сөлге тоткан Зарифатти, үзалдына сөйләнә-сөйләнә, галстукны эзләргә кереште:
- Әйбер, кая куйган булсаң, шунда тора инде ул, балам. Куйган урынын гына онытмаска кирәк, - Зарифатти урындык артына эленгән галстукны бик җиңел генә табып алып, Бикташевка тоттырды. - Чәй эчеп алыр идең, ичмасам. Китап иртәнге ашны калдырмаска куша.
- Китап шулай куша да бит кушуын, вакыт кушмый, вакыт! - Үзе озак эзләгән галстукның шулай бик тиз табылуы Бикташевның ачуын гына чыгарды булса кирәк, көзге алдына басып, кискен хәрәкәт­ләр белән, галстугын бәйләргә кереште. - Тын алырга да вакыт юк­лыгын үзең күреп торасың бит.
Зарифатти авыр гына сулап куйды:
- Шул юбилей дип, тәмам шаштыгыз бугай инде. Ни үзегезгә тынгылык юк, ни миңа тынгы бирмисез, дигәндәй. Алай бик кабалан­мый гына үткәреп булмыймыни соң ул юбилей дигәннәрен?
- Булмый шул менә, булмый. Шәхси күргәзмә ясау җиңел ди­сеңме әллә син? Шундый чакта үзең кул кушырып йөрсәң, тагын кем сине санга суксын?!
Улының ачулы тавышын таныган Зарифатти акланырга ашыкты:
- Анысы шулай инде, улым. Сине зурлаган, олылаган кешеләргә рәхмәт. Мәшәкатьләрегез күп булганга гына эчем поша. Әле өйдә дә мәҗлес җыябыз дисез бит. Кемнәрне чакырасыз соң ул мәҗлескә?
Аргы бүлмәдән инде киенеп өлгергән Рабига ханым чыкты.
- Кемне-кемне - әмма минем яктан булган туганнарны мәҗлес­тән калдырдым юк, җәмәгать! Шулай бит, әйеме, әни?
Килененең менә шулай турыдан төрттереп, кисәк карап куюы куркыта, каушата иде Зарифаттине. Бу юлы да, каушап, кабаланып, җавап кайтарырга ашыкты:
- Шулайдыр инде, килен, шулайдыр. Үзегез беләсез, дигәндәй...
- Бу - минем иҗат бәйрәмем, - дип кырт кисте Бикташев. - Үзенә күрә, иҗат эшчәнлегемнең бер йомгагы. Мин, иң элек, үземнең дусларымны, үземә авыр чакта ярдәм кулы сузган кешеләрне чакырам.
Рабига ханымның зур коңгырт күзләре тагын да зуррак булып ачылды. Аларда ниндидер бер зәһәр очкын кабынды, һәм ул, һөҗүм итәргә әзерләнгәндәй алга атлап, пәлтәсенең өске төймәләрен ычкын­дырып җибәрде:
- Нәрсә?! Нәрсә сөйләгәнеңне аңлыйсыңмы син, Бикташев? Дусларым, имеш! Имеш, авыр чакта ярдәм кулы сузучылар. Ә мине­келәр сиңа аз ярдәм иттеме?! Ә? Бик беләсен килсә... - Рабига ханым, үткенрәк сүзләр эзләп, як-ягына каранды. - Бик беләсең килсә, Бик­ташев, безнекеләр булмаса, син әле һаман да шул пумалаң белән урам коймасы буяп йөрүдән узмас идең!
Бикташев, яңагына сугылган кешедәй, каралып-калтыранып куйды:
- Кара син моны, кара! - дип, кемнәндер ярдәм эзләгәндәй, кулларын җәйде. - Тагын үзенекенә тотынды бу. Алыштырасыңмы шул патефон пластинкаңны, юкмы?!
- Алыштырмыйм да, алыштырасым да юк! Безнекеләр аркасын­да гына акчага тиендең, кеше булдың син, Бикташев! Ә хәзер әнә аңа инде безнекеләрнең кирәге калмаган! Ул, имеш, зур художник булган!
Зарифаттигә, бу бәхәсне тыңлап тору гына түгел, дәшми тору да бик кыен иде:
- Әллә соң туган-тумачаларны бераз соңрак, бу мәшәкатьләр суына төшкәчрәк чакырасызмы, килен? - дип сүзгә катышты.
- Юк инде, суынган бәлешнең тәме калмый аның! - Рабига ха­ным, ашыга-ашыга, кул сумкасын актара башлады.
Бәхәс, чыннан да, озакка сузылды. Ул тулысынча Рабига ха­нымның җиңүе белән тәмамланды. Кулъяулыгын кире тыгып, сәдәфләрен эләктереп чыгып барган Рабига ханымның соңгы сүзләре генә ишетелеп калды:
- Чакырам шул! Ә нигә чакырмаска?! Үз туганнарым лабаса!..
Бикташев, гадәттән тыш авыр эш башкарган кеше кебек, алпан-тилпән атлап, урындыкка килеп түнде. Башын ике учына салып, бер ноктага төбәлде:
- Менә бит, бөтен кәефне бозды да ташлады! - диде ул бераз­дан. - Безнекеләр ярдәм итте, имеш! Мин бит ал арга уны белән кире кайтардым. Уны, йөзе белән!..
Чынаяк-сөлгесен кулына кысып, һаман шул бер урында басып торган Зарифатти янә авыр сулап куйды:
- Кайгыгыз юк, кайгыгыз юк, балам... Кайгыгыз булса, болай юк-бар өчен дә әйткәләшмәс идегез.
- Ничек инде ул «кайгыгыз юк»? Хатының менә шундый чәүчә­ләк булу үзе бер зур кайгы! - Бикташев, кулларын җәеп, һаваны урап алды. - Ә бу мәшәкатьләр? Күргәзмә артыннан чабулар? Аларны кем кайгырта дисең?
- Андый кайгы турында әйтмим мин, балам. Уртак кайгыгыз - балагыз юк дип әйтүем. Уртак кайгы булган йортта гына тынычлык була, уртак сүз була... - Зарифатти, әйтергәме-әйтмәскәме дигәндәй, икеләнеп торды. - Әллә инде үзем ныклап картая башладым... Сәрияне төштә күрдем бүген... Синең өчен җан атып тора иде бит ул, балакаем...
- Җитте сиңа, әни! - Бикташев кычкырып җибәрүгә, Зарифаттинең кулындагы чынаяк идәнгә төшеп китте. Әмма Бикташев моны күрерлек хәлдә түгел иде. - Син дә минем авырткан җиргә кагылма инде, яме! Әллә бүген барыгыз да миңа каршы оешып куйдыгызмы?! Туган көнемә дип әзерләгән бүләгегез шушымы?!
- Ачуланма, балам... Сүз уңаеннан гына әйткән идем... - Зари­фатти чынаяк ватыкларын җыярга иелде.
- Кирәкми! - дип кычкырды Бикташев. - Үзем җыярмын. Ә хә­зер калдырыгыз минем берьялгызымны! Калдырыгыз, зинһар!
Бикташев берьялгызы калгач та, шактый вакытлар тынычлана алмый утырды. Ниһаять, ул үзенең бар кәефе кырылганын, тәнендәге көчнең, күңелендәге омтылышның юкка чыкканын аңлап, сизеп алды. Ул инде хәзер беркая да ашыкмый һәм кая ашыгырга кирәклеген дә тәмам оныткан иде.
Кинәт ишек шакуга Бикташев сискәнеп китте.
- Әйе! - дип кычкырды ул һәм үз тавышын үзе танымый торды. Ишектән керүче күрше малае Нәҗип булып чыкты:
- Хәерле көн, Бикташев абый!
Бикташев дәшмәде. Нәҗипкә таба төбәлеп, аптырап, гаҗәпләнеп карап торды. Ул әйтерсең үзенең күршесен - тугызынчы класста укып йөргән шушы үсмер малайны бүген беренче тапкыр күрә иде.
Нәҗип, идәндәге чынаяк ватыкларын күрепме, Бикташевның сәер халәтен сизепме, тагын да каушабрак калды.
- Мин вакытсызрак кердем бугай ла инде... Сездә йомышым бар иде, Бикташев абый...
- Йомыш? - дип таркау гына гаҗәпләнде Бикташев. - Нинди йомыш?
- Йомыш дип, алай бик йомыш ук та түгел инде ул түгелен... - Монысы инде Бикташевны тагын да ныграк гаҗәпләндерде:
- Соң, нәрсә алайса?
- Миңа бит, Бикташев абый, портрет ясарга кирәк иде. Дөрес дип әйтәм.
- Соң?
- Мин бит, Бикташев абый, яшь архитекторлар түгәрәгенә йөри башладым әле. Шуннан куштылар менә... Портрет ясарга, диләр. Шун­дый жанр бар, диләр.
- Соң, шуннан? - дип кабатлады, әле һаман да аңлап бетермә­гән Бикташев.
- Шуннан дип, Бикташев абый, мин бит ул портрет дигәннәрен ясый белмим. Барып чыкмый. Дөрес дип әйтәм.
Нәҗипнең аптырашта калган кыяфәте хәзер инде Бикташевнын көләсен китерә башлады.
- Соң, үскәнем, портрет та ясый белмәгәч, нәрсәгә дип барып кердең ул архитекторлар түгәрәгенә?
Нәжип таптанып куйды:
- Нәрсәгә дип, Бикташев абый... Үзем болай рәсем ясарга бик яратам бит мин. Дөрес дип әйтәм.
- Сон, яраткач?.. Тот та яса берәрсенең портретын!
- Менә йомыш та шул иде инде минем, Бикташев абый. Кемнең портретын ясарга соң?
- Кемнең дип... Яса әниеңнең портретын, әтиеннекен яса!
Нәҗип, янә бер урында таптанып, башын иде.
- Мин әби белән генә торам шул, Бикташев абый...
Бикташев үз эченнән генә үзен сүгеп алырга өлгерде: күрше ма­лаеның әти-әнисез генә үскәнен белә иде ләбаса! Шуны уйлап ялгы­шын төзәтергә ашыкты:
- Сон, яса менә әбиеңнең рәсемен!
- Әбигә әйтеп карадым мин, Бикташев абый. Риза түгел ул каршымда утырып торырга. «Рәсем ясап, шайтан котыртып йөрмә әле», - ди.
- Беткәнмени портретын ясарлык кеше! - Бикташев кулларын һавада урап алды. - Классташларың бар бит синең. Яса рәсемен шуларнын! Алар, беләсен килсә, ике куллап риза була рәсемен ясатырга.
- Риза булуын булырлар да бит, Бикташев абый, соңыннан рән­җеп йөрерләр шул...
- Нишләп рәнҗесеннәр?
- Аны бит, рәсемне, Бикташев абый, ясагач-ясагач, кабатлан­маслык итеп ясарга кирәк. Бердәнберем дип әйтерлек булсын. Дөрес дип әйтәм.
Бикташев үз күңеленең кайсыдыр почмагында үртәлү кебек бер нәрсә кузгалуын тоеп алды.
- Һа! Дөньяга тагын бер бөек рәссам туды! - диде ул, йөзенә ясалма соклану билгесе чыгарып. - Син, үскәнем, бу сүзләрең белән яңалык ачмыйсың. Бары тик үзеңә кадәр әйтелгән сүзләрне кабат­лыйсын, үзеңә кадәр ясалган ялгышларны сөйлисен.
- Нинди ялгышларны, Бикташев абый? - Нәҗип аның күзләренә туп-туры карады. Бикташев, үзенең бераз кызыбрак киткәнен сизеп, малайның җилкәсенә кулын салды:
- Их, дускаем... Идеал турында мин дә хыялланган идем. Тик тормыш чабуыңнан тартып җиргә төшерә. Күктә очма, җәяү генә йөр, ди. Ә син әйтәсен: кабатланмас портрет, бердәнберем дигән рәсем!.. Син башта булдыра алганыңны яса, гап-гадиен!
- Андый гына портретны ясаудан ни файда соң, Бикташев абый... Минем бит чын портрет ясыйсым килә. Дөрес дип әйтәм!
Бу юлы инде Бикташевның чынлап ачуы килде.
- Карале, үскәнем, - диде ул «үскәнем» сүзенә ныграк басым ясап. - Болай бик акыллы булгач, нишләп соң әле син минем янга киңәш сорап кердең? Нигә ул «кабатланмас» портретыңны үзең генә ясамадың?
- Үзең генә дип, Бикташев абый, минем йомыш та менә шул иде инде... Мин сездә бер портрет күргән идем. Аны Зарифатти «Сәрия портреты» дигән иде...
Бикташев сискәнеп куйды. Аңа бүген инде икенче тапкыр Сәрия исемен әйтәләр, шушы исемне кабатлыйлар иде. Юк, чынлап та, үзара сүз куешкан кебек. Борын асты кипмәгән шушы малай да «Сәрия порт­реты» кебек портрет ясарга хыялланып йөри. Юк, үскәнем, андый портретны син ясый алмыйсың. Айга сикерсәң дә, егылып үлсәң дә - ясый алмыйсың! Бикташев шулай уйлады, шулай ярсыды. Әмма ул сүзләрен йомшаграк итеп әйтте:
- Юк, син андый портретны ясый алмыйсың! Андый портретны ясар өчен, үскәнем, героеңны яратырга кирәк! Аның һәр хәрәкәтен, йөз-кыяфәтен, буй-сынын, табигатен - барысын берьюлы яратырга, йөрәгең аша үткәрергә кирәк! Аңладыңмы?
- Ә яратмыйча андый портретны ясап булмыймы, Бикташев абый?
Бикташев дәшмәде. Ул артык дулкынланган, артык хисләнгән идеме - каядыр төбәлеп, уйга чумган кебек иде.
- Булмый инде бу булмагач!.. - Нәҗип кинәт кенә кул селтәп куйды. - Каян табасың аны яратырлык, йөрәк аша үткәрерлек кеше­не? Барам да әйтәм түгәрәктә: чыкмый миннән портрет, дим. Дөрес дип әйтәм.
Бикташев, малайның күңелен төшергәнен аңлап, үкенеп куйды. Болай да ятим баланың хыялын җимерү килешеп беткән эш түгел иде. Йөрсен иде шунда үзенчә һаваланып, хыялланып.
- Юк, син түгәрәккә йөр, ташлама син аны, - дияргә ашыкты ул. - Ә калганына... Әкренләп өйрәнәсең, күнегәсең аңа...
Нәҗип дәшмәде. Чыгып китәргә җыенгач кына, идәндә яткан чынаяк ватыкларына ымлады:
- Боларны җыеп алыйм әле мин, Бикташев абый? Кирәк иде алар миңа, дөрес дип әйтәм.
- Ал соң, ал! - диде Бикташев, малайның үпкәләмәвенә шатла­нып. - Нәрсәгә кирәк соң алар сиңа?..
Нәҗип дәшмәде. Чынаяк ватыкларын бөртекләп-берәмтекләп җыеп алды да чыгып китте.

3
Зарифатти базар-кибетләрдә шактый озак йөрде. Булачак мәҗ­лескә азык һәм тәм-том әзерләү тулысы белән аңа йөкләнгән иде. Ике кулына ике авыр сумка күтәреп, туктала-туктала, ял итә-итә генә кайтты. Атларга ирек бирмичә, аяк астында өелеп яткан кар өем­нәренә, урам җыештыручыларга сукранып алды. Аннан сон, күңелен­нән генә, аларның да хәленә кереп куйды: көрәүдән ни файда бу кар­ны, барыбер өстән явып тора. Барыбер эреп бетәсе...
Баскычтан менеп, сумкаларын коридор идәненә куйды. Бераз хәл алып, кесәсеннән ачкыч эзләде. Шулчак ул ярым караңгы коридорның бер почмагындагы шәүләне күреп алды. Анда, стена янындагы җылыт­кыч батареягә сыенып, бер кыз бала утыра иде. Кыз, күрәсен, анын аяк тавышларын да, еш-еш сулыш алуларын да ишетмәгән: башын да күтәреп карамады. «Берәр күрше-күләнгә килеп, тегеләре өйдә булмады микән әллә?» - дип уйлады Зарифатти һәм янә ачкыч эзли башлады. Ниһаять, ачкыч табылды, Зарифатти ишекне ачты да сумка­ларына үрелде. Әмма, кире тукталып, почмакта чемодан өстендә утыр­ган кызга карады. Аннан соң әкрен генә эндәшеп куйды:
- Әллә йоклый инде?..
Җавап ишетелмәгәч, Зарифатти, кызга таба атлады. Кыз, чын­нан да, йоклый иде. Сулышын бүлеп-бүлеп алуыннан арыганлык, йон­чыганлык сизелә. Зарифатти аның иңенә кагылды:
- Кызым...
Җавап булмады. Кыз башын да күтәрмәде.
- Әллә үлгән инде, ходаем!..
Кыз сискәнде. Кинәт уянып, чемоданына ябышты. Гаҗәпләнеп, йокылы күзләрен зур ачып, Зарифаттигә текәлде.
- Әллә йоклап утырасың инде, балакай?
Кыз, «юк» дигәнне белдереп, баш чайкады.
- Әллә берәрсеиә килеп, көтеп утырасынмы?
Кыз янә баш чайкады. Чемоданын кулларыннан ычкындырмады. «Мөгаен, фатир эзләп йөри бу...» - дип уйлады Зарифатти, тәмам ап­тырашта калып. Тик үзенең уен үзгәртебрәк әйтте:
- Кунар урының юкмы әллә синең, балакай?
Кыз бу юлы, «әйе» дигәнне белдереп, баш какты. Зарифатти аның җиңеннән тартты:
- Әй, балакаем, синең дә башың кайгылы икән. Тор, әйдә. Юешлә­неп, туңып беткәнсең бит. Әйдә, безгә керик. Чәй эчеп, җылынып чы­гарсың.
Кыз, бер сүз дәшмичә, Зарифатти артыннан иярде.
Яхшылык, игелек эшләү хисе һәр кешенең күңелендә дөньяга килгән көненнән үк яши башлый. Бу хис - кешенең йөрәгендә, кан тамырында. Тик киләчәктә, катлаулы тормыш юллары буйлап узганда кеше бу хисне саклап кала аламы - монысы бик күп, бик күп нәрсә­ләрдән тора, диләр. Зарифаттине аңларга була иде: кунар урынсыз калган кызны өенә алып кергәч, ул үз күңелеңдә аңлашылмас бер шатлык хисе тоеп, балкып, канатланып йөрде. Аның йөзенә, бит оч­ларына җиңелчә алсулык йөгерде. Күзләренә ниндидер бер ләззәт очкыны кунды. Мондый очкынның аның күзләрендә күптәннән күрен­гәне юк иде инде.
Улы Саматтан да, килене Рабигадан да соңгы вакытта рәхмәт сү­зен аз ишетте Зарифатти. Ул кылган яхшылыклар өйдәгеләр тара­фыннан бәяләнмәде, ничектер шулай булырга тиешле бер хәл кебек кабул ителде, җавапсыз калды. Алай гына да түгел, еш кына начар­лык булып әверелде. Зарифатти үз игелекләренең кабул ителүенә, дөрес кабул ителүенә, җавапсыз калмавына бик тә мохтаҗ, бик тә мохтаҗ кеше иде. Һәм менә бүген, шушы фатирсыз кызга аз гына булса да ярдәм итә алуына сөенеп, мөлаем елмаеп, балкып, әрле-бирле йөренә ул. Әле кунак кызын чишендерергә, әле чәй куярга ашы­га. Үзе һаман күгәрчен кебек гөрли, ләззәтле бер каушау кичереп, ашыга-кабалана.
Аның бу кабалануын ишектәге кыңгырау тавышы бүлде.
- Исәнмесез-саумысыз! Сыерыгыз бозаулаган, нигә чыгып ал­мыйсыз?! - ишек ачылуга, бүлмәне көр, шаян тавыш яңгыратты. Бүлмәгә кергән ир башта өстендәге, бүрегендәге кар бөртекләрен как­калагандай итте. Аннан сон, кәгазь төргәк эченнән чәчәк букеты алып, Зарифаттигә тоттырды:
- Син, Зарифатти, бер дә картая белмисең. Әллә, минәйтәм, безгә күрсәтми-нитми генә, бер-бер сихерле дару эчәсең инде шунда?! Күз тимәсен үзеңә!
Зарифатти тагын да балкып китте:
- Сөйләмә юкны! - диде ул, кулын селтәп. - Чәчәк кебек чак­ларым бар иде минем дә. Уз әйдә, уз, Хәбирҗан, менә бит, сөенеч өстенә сөенеч! Ничек болай килеп чыгасы иттең?
- Юк, син миңа башта нинди шифалы дарулар эчеп яшәргәнеңне сөйлә! - дип киреләнде кунак.
- Ай аллам, яшәрерсең бу мәшәкатьләр белән, - Зарифатти бер читкә куйган сумкаларына күрсәтте. - Әле генә кибетләрдән, базар­дан урап кайттым. Беләкләрем өзелеп төшә дип торам.
Кунак сумкаларны күтәреп карады.
-У-у! Мондагы нигъмәтләр, мондагы тәм-томнар! Ярты кибет сыеп беткән бит монда! Ну, яратасың үзең, Зарифатти, кибет тирәсенә йөрергә!
- Аллага шөкер, кеше эшкә китеп беткәч, бөтен кибетләр безнен ише пенсионерлар кулында, - дип көлде Зарифатти. - Син уза тор, хәзер чәем кайный...
- Ә чәйне аны эчсәң дә ярый! - кунак кухня ягына ашыккан Зарифатти артыннан шулай дип кычкырып калды да, кулларын уып, алгы якка узды. Бер читтә качып диярлек басып торган кызны күр­гәч, гаҗәпләнеп, кулларын җәйде: - Оһо! Монысы тагын нинди гүзәл кош моның? Таныш булыйк, - кунак кулын сузды, - Хәбир Шаһин - бөек һәм һәвәскәр композитор.
Кыз кулын бирде һәм әкрен генә:
- Тәнзилә, - диде.
- Тәнзилә?! Менә бу исем, ичмасам! Танечка да, Тонечка да түгел, ә менә Тән-зи-лә! Нәкъ безнеңчә, матур, милли көй. Син, әл­бәттә, Самат Бикташевның шәкерте? Рәсем ясыйсың? Укыйсың? Сән­гать училищесында?
Кыз дәшмәде, «әйе» дигәнне белдергәндәй, чак кына баш какты.
- Оһо! Димәк, без синең белән коллегалар икән, - диде Шаһин. - Рәсссамнар һәм композиторлар - кешеләрнең рухи табиблары, шу­лаймы? Юк, син әйт: шулаймы?
- Шулай.
Кызның җавабына күңеле булган Шаһин тагын да дәртләнебрәк сөйли башлады:
- Врачлар кешеләрне дарулар һәм уколлар белән дәваласа, без аларны үзебезнең сәнгать әсәрләребез белән дәвалыйбыз. Шулаймы?
Бу юлы кыз кыстатмыйча җавап кайтарды:
- Шулай...
- Интектермә баланы шул юк-бар сүзләрен белән, - Зарифатти кайнап торган чәйнеген өстәлгә куйды да Шаһинга шелтәле караш ташлап алды. - Фатирыннан чыгарганнар аны, балакаемны. Тәмам туңып беткән. Әллә нинди кешеләр бар бу дөньяда. Мондый көндә кем инде кеше баласын урамга чыгарып җибәрә? Чәй эчеп, җылынып чыксын дип алып кердем үзен.
- Дөрес эшләгәнсең, Зарифатти, - диде Шаһин. - Адәм акыл­лары бар синең үзеңдә.
- Ходаем, синең гел шул булыр инде. Кергән саен һаман бер сүз сөйлисең, - дип үпкәләгәндәй итте Зарифатти. - Адәм акылы бар, имеш. Адәм акылы булмый, кем акылы булсын миндә?
- Ну, Зарифатти, син үзең дә инде, - дип, шаяртып, кара-каршы үпкәләде Шаһин. - һаман бер үк сүз сөйлисең дип, кунак кызы ал­дында тәмам оятка калдырдың. Белмәгән кешенең әллә ни уйлавы бар.
Зарифатти сүзне җитдигә борды:
- Белмәгән кеше дигәннән, кунак кызымның кем икәнен дә, исемен дә белмим бит әле үзем.
Шаһин күкрәген киереп, тантаналы кыяфәт чыгарды:
- Кунагың белән таныштырырга рөхсәт ит, Зарифатти: исеме - Тәнзилә. Сәнгать училищесында укый. Синең улың кебек үк, зур ху­дожник булырга хыяллана. Менә бит, барысы да ничек туры килә. Мин әле аны Саматның шәкерте дип уйлаган идем...
- Өлгерлек бар инде синдә, - диде Зарифатти, яңадан шаяртуга күчеп.- Миннән соң күреп, миннән дә алда танышып өлгергән.
Ниһаять, табын янына утырдылар. Зарифатти Шаһинны да, Тән­зиләне дә кат-кат кыстап алҗытты. Тәм-томны алар алдынарак этәргә тырышты.
- Иркенләп бер чәй эчик әле, - диде ул, зарлангандай итеп. - Бүген иртән үземнең дә тамагымнан аш үтмәде. Шул юбилей дип, мәҗлес дип, бар тынычлыгымны алдылар.
- Нәрсә, Зарифатти, әллә Самат Бикташевның иҗат чишмәсе кибә башлаганмы? - диде Шаһин.
- Монысы ни дигән сүз тагын?
- Соң, юбилейга әзерләнәбез дисең ич!
- Әзерләнсә соң?
- Их, Зарифатти, берни дә аңламыйсың син. Адәм беркатлылык­лары бар үзеңдә, - Шаһин бармакларын бөгә-бөгә санарга кереште. - Әгәр кеше юбилей, бәйрәм үткәрә башладымы - ул инде эшләми, язмый дигән сүз. Эшләгән кешенең бәйрәм итеп йөрергә вакыты бул­мый аның. Аңладыңмы?
- Һәй, син уйлап табарсың инде шул җыен тузга язмаган закуннарны, - диде Зарифатти кул селтәп. - Үзең соң кайчан үткәрәсең шундый бер юбилееңны? Син дә кырыктан узып киттең түгелме?
Шаһин, ниһаять, Зарифаттине чынлап ачуландыра алганына күңеле булып, рәхәтләнеп көлде.
- Яшең җитсә кырыкка, эшең китәр шырыкка, дисең инде, ә, Зарифатти?! Юк, Шаһин мондый юк-бар юбилейлар белән генә маташ­маячак. Шаһинның йөз еллыгы, мең еллыгы һәм башка шундый түгә­рәк бәйрәмнәре генә билгеләп үтеләчәк...
- Алла, диген.
- Ә хәзергә, Зарифатти, - дип, ясалма бер һавалану белән дә­вам итте Шаһин, - ә хәзергә Шаһин эшли, Шаһин иҗат итә!
Ул, үзенең чыннан да эшләгәнен күрсәтергә теләгәндәй, бармак­ларын өстәл өстендә уйнатып алды:
- Трат-та-та-ля, та-ра-рам, трял-ля-лям! Йә, ничек, ошыймы сиңа, Зарифатти, бу көй?!
- Ходаем, өйдәгеләрең ничек түзәдер синең бу гадәтеңә?! - дип, кеткелдәп көлеп куйды Зарифатти. Аның Шаһинны якын күрүе, яра­туы әнә шул төрткеле, шаян сүзләреннән үк күренеп тора иде. Алар янәшәсендә утырган Тәнзилә дә моны аңлап, бик тиз тоеп алды.
- Өйдәгеләрме? - дип күтәреп алды Шаһин. - Бик кыенлык бе­лән түзәләр, Зарифатти. Әгәр мин рояль янына утырсам, хатыным аш-су бүлмәсенә кереп бикләнә. Җир тетрәсен, дөнья ярылсын - шун­нан чыкмый. Ә кызым... Ә кызым Гөлнара, Зарифатти, мин уйнаганда бүлмәдә аяк очларына гына басып йөри. Ул шулай үтеп киткәндә миңа бүлмә буйлап аккош йөзеп бара сыман тоела, һәм күңелдә матур җырлар туа!..
Моңарчы тыңлап, күзәтеп кенә утырган Тәнзилә кинәт кенә сорап куйды:
- Ә сезнең кызыгыз?.. Гөлнара? Ул да көйләр язамы?
- Гөлнарамы?! - Шаһинның кашлары маңгаена ук менде. - Мин аңа нинди генә уен кораллары алып бирмәдем! Гармун, курай, флейта, скрипка, кларнет - санап бетерерлек түгел. Ник берсен тотып кара­сын шуларның?! Мин аңа рояльдә уйнап күрсәтәм дә: «До-ре-ми-фа-соль», - дим. Ә ул әйтә: «Мин фасоль ашы яратмыйм, мин токмач ашы яратам», - ди.
- Менә кызык! - Тәнзилә көлеп үк җибәрде. Аның ачылып көлүе Шаһинны тагын да канатландырды:
- Кызыгын кызык та бит, ә син аның ни өчен шулай дигәнен беләсенме?
- Белмим.
- Чөнки, Тәнзиләкәй-гөлкәй, табигать чын талантлардан сон ял итә, аңладыңмы?
- Юк.
- Әйтик, табигать музыкадагы бар көчен мина биргән дә ял ит­кән, кызыма калдырмаган.
Зарифаттигә җай чыкты:
- Нишләп соң син ул талант дигәннәренең барысын да үзеңә алып бетердең? Юньле ата булсаң, кызыңа да бераз калдырган булыр идең, - дип төрттерде. Шаһин баш чайкады:
- Миннән генә тормый, Зарифатти! Табигать законы бу, аңлый­сыңмы? Әйтик, менә Тәнзиләкәй-гөлкәйгә табигать рәссам сәләтен биргән. Шуңа күрә дә ул, училищеда укый, иҗатка омтыла, фатирсыз калып, газаплар кичереп, үз максатына таба бара. Ә менә аның әти-әнисе башымны кисәргә бирәм, рәсем сәнгатендә һич тә талант түгел. Чөнки ныклап ял иткән табигать кенә бер үк өлкәдә яңа талант ту­дыра ала. Шулаймы, Тәнзиләкәй-гөлкәй? Мин дөресен сөйлимме?
- Белмим. Минем әнием җырларга ярата, - диде Тәнзилә.
- Менә-менә, әйтәм бит! - дип эләктереп алды Шаһин. - Ә әтиең? Әтиен пумала да тота белми, шулай бит?! Җырлый белә, башка бер һөнәргә ия - әмма рәсем ясый белми, шулаймы?
- Ярар, интектермә баланы, - дип янә шелтәләп алды Зарифат­ти. - Болай да арып-талчыгып беткән инде ул. Вареньедан авыз ит, кызым.
- Менә шулай, Зарифатти, - диде Шаһин, кызып барган бәхәснең тукталуына балаларча үпкәләп. - Ә син мине «кызыңа талант калдырмагансың» дип гаеплисең. Аңа табигать талантның башкасын бир­гән: менә дигән математик. Компьютерлар белән җенләнә. Мине бө­тенләй сызып ташламакчы.
- Ай, ходаем, нишләп алай итә? - Шаһинның үпкәләвен сизгән Зарнфатти «салпы якка салам кыстырды».
- Киләчәктә музыканы электрон машиналар гына язачак, ди. Композиторларның бер кирәге дә калмаячак, ди. Кнопкага гына ба­сасы да көй үзе туачак, ди.
- Рәсем ясый торган машина да уйлап тапмаслар микән шунда? Самат төннәр буена эшләп азаплана бит.
- Табалар, Зарифатти, табалар! Минем кызым әйткәч, табалар тек табалар инде аны. Шундый машина уйлап табачаклар - Самат Бикташевның гомер буе ясаган рәсемнәрен ике сәгать эчендә эшли дә бирә. Бетте-китте, вәссәлам!
- Әйбәтләр дә машина булачак икән. Тизрәк ясасыннар иде, ич­масам, шуны.
Шаһинның күзләре елмаеп куйды:
- Әйбәтен-әйбәт тә бит, Зарифатти, тик монда бер катлаулы мәсьәлә килеп туа шул.
- Анысы нинди мәсьәлә тагын?
- Әйтик, әлеге дә баягы машинаның юбилеен кайчан үткәрергә? Ике сәгать үткәчме, әллә кырык яше тулганын көтәргәме?
- һәй, үчекләштең шул юбилейга. Әллә чынлап көнләшәсең инде?
- Көнләшәм, Зарифатти... - Шаһинның күзләре моңсуланып кит­те. - Мин Саматтан гомерем буе көнләшеп яшәдем.
- Ә минем әнием әйтә, кешеләр көнләшүдән өстен булырга тиеш, ди, - Тәнзилә Шаһинга акыл биргәндәй әйтеп куйды.
- Синең әниең дөрес әйтә, Тәнзиләкәй-гөлкәй, - дип сузды Ша­һин. - Акыллы кеше ул, алайса, синең әниең. Философ.
- Мин үзем дә философ.
- Оһо! - Шаһинның күзләре яңадан очкынланып китте. Менә монысы һәйбәт яңалык! Бәхәсләшер кеше табылды. Югыйсә һаман шул: Зарифатти белән генә чәкәләшәбез. Йә ул - кадими, мин - җәдит. Йә ул - җәдит, мин - кадими. Ә монда яна көч, яна фикер, яна идеяләр! Йә, әйт, иптәш философ: син аталарнын үз балаларына нин­дирәк талант калдыруларын теләр иден?
Тәнзилә бу сораудан сискәнеп куйды. Аннан соң, кистереп кенә:
- Минме? Мин аларның үз балаларын беркайчан да калдырмау­ларын теләр идем, - диде. - Таланты аның табыла...
Шаһин, күрәсең, мондый кискен җавапны көтмәгән иде. Чын кү­ңелдән гаҗәпләнеп, баш чайкады:
- Карале... Чынлап та, философ икәнсең бит син!
- Ардырма баланы шул тузга язмаган закуннарың белән, - дип сүзгә кушылды Зарифатти. - Дөньяда синнән хәтәр философ табылмас та, табылса да, бу кадәр үк булмас.
- Йә, ярый ул чакта, - Шаһин урыннан кузгалды. - Чәйгә - рәхмәт, фәлсәфәгә - рәхмәт, сезгә - рәхмәт! Зарифатти, Бикташевка әйт: мине бәйрәмгә чакырырга онытмасын.
- Сине дә онытса инде тагын, - диде Зарифатти. - Бергә уйнап үскән дусларын да онытса, аннан тагын ни кала?
Шаһин, ашыкмыйча гына, пәлтәсен, бүреген киде. Ишек тотка­сына үрелгәч кенә, кире борылды:
- Туктале, Тәнзиләкәй-гөлкәй... Син философын философ та бит, тик менә фатирыңнан куылган философ. Әллә соң, мин әйтәм, фатир тапканчы бездә генә яшәп торасыңмы? Электричкага утырсаң, моннан бер генә сәгатьлек юл безгә.
- Чынлап та, кая бара инде бу бала? - дип, Зарифатти да ап­тырап калды. Моңарчы ул бу турыда ничектер уйларга да өлгермәгән иде. Аннан соң, кинәт кенә исенә төшкәндәй, әйтеп куйды: - Ходаем, фатир тапканчы үзебездә генә яшәр сон! Өебез иркен, күңелебез киң, дигәндәй...
Шаһин киткәч, Зарифатти үз бүлмәсендә урын җәйде.
- Йокла, кызым, арыгансыңдыр, - дип, мендәрләрне кат-кат ка­бартты. Үзе йокламады, савыт-саба юып, табынны җыеп мәш килде. Зарифаттинең күңеле тыныч түгел иде. Кыз йоклаган бүлмәнең ише­ген инде ничәнче кат ачып карады. Инде ничәнче кат кызның сулы­шын тыңлады. Үзалдына гына:
- Арыган, балакаем, нык арыган, изрәп йоклый... - дип сөйләнде.
Ләкин Зарифатти ялгышты. Тәнзилә йокламый, Тәнзилә йоклый алмый иде...
4
Әйе, Тәнзилә йокламый иде.
Ул бу көнгә озак, бик озак килде. Ул бу көнгә бик күп еллар, юл­лар аша килде, һәм менә бүген, ниһаять, беренче тапкыр, Тәнзилә үзенең әтисе йортына - Самат Бикташев йортына атлап керде.
Әтисе яшәгән йортка ничек барып керү турындагы уй аның башы­на поезддан төшкәч кенә килде. Әмма бу уй әле кызны һич тә икеләндермәде, каушатмады. Беренче икеләнү Самат Бикташев яшәгән йортны эзләп тапкач туды. Беренче шик шул яшәгән фатир ишеген күргәч килде. Тәнзилә, ишектәге кыңгырау төймәсенә басарга икелә­неп, шактый вакыт каушап-куркып торды. Менә шушы кыңгырау чын­лагач, ишек ачылып китәчәк тә, каршыга анык әтисе килеп чыгачак. «Сезгә кем кирәк?» - дип сораячак. Ә Тәнзилә? Тәнзилә нәрсә дияр? Бер яктан әнә шундый икеләнү, икенче яктан әтисен һичшиксез күрү теләге Тәнзилә күңелендә шактый озак көрәште. Менә шушы хәлдә ул үзенең юлга чыгуына үкенеп куйды. Әтисен күрү турындагы уй­лары, төннәр буена хыялланган хыяллары, төрлечә фараз кылулары - барысы-барысы да әйтеп аңлатмаслык бер юләрлек булып тоелды. Кыз чемоданын кулына алды. Әкрен генә атлап, баскычлар буйлап түбән төшеп китте. Урамда аны кар өермәсе каршылады, һәм менә шушы җил, шушы өермә аны кинәт сискәндереп җибәрде. Әйтерсең шушы кар эчендәге караңгы тынлыктан аңа ниндидер бер аваз килеп ишетелде: «Син аны күрергә тиеш! Күрергә тиеш!..»
Тәнзилә кисәк кенә кире борылды. Баскычлар буйлап йөгереп менде. Кулындагы чемоданының авырлыгын бөтенләй тоймады. Ул үзенең аяк тавышларын да ишетмәде. Юк, ишетте, әмма ул аяк та­вышлары да: «Син аны күрергә тиеш! Күрергә!..» дип кабатлыйлар иде.
Тәнзилә, дулкынланудан, ашыгудан ешайган сулышын тыеп, бераз гына хәл алып торды да кыңгырау төймәсенә басты. Көтте. Аннан соң яңадан басты. Көтте. Ишекне ачучы күренмәгәч, төймәгә тагын басты, озак итеп, бармаклары арыганчы, бармак очлары агарып калганчы, хәлсезләнгәнче басты. Әмма ишек ачылмады, фатирда кеше юк иде. Шушы минутта Тәнзилә үзенең тәмам хәлсезләнгәнен тойды. Юк, поездда бер тәүлек буена йокламыйча килүдән, шушы зур шәһәр урамнары буйлап чемодан күтәреп йөрүдән түгел иде бу хәлсезлек. Әйтерсең ул үзенең бар көчен, хәлен, куәтен менә шушы ишек төбен­дәге икеләнүләргә, баскыч буйлап чабып менүләргә, шушы кыңгырау төймәсенә басуга, көтеп тилмерүгә сарыф иткән иде.
Караңгылык шактый иңгән иде инде. Тәнзилә, фикерен тупларга һәм аз гына хәл алырга теләп, стенага сөялде. Аннан соң, чемоданы өстенә чүгәләде. Батареядән җылылык килә, тәнне оета, уйны тыя иде. «Инде нишләргә, кая барырга?» дигән уй, әкренләп эреп, юкка чыкты. Бары тик рәхәт бер җылылык, изрәү җылылыгы гына калды, һәм Тәнзилә, үзе дә сизмәстән, күзләрен йомды.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Тәнзиләкәй–Гөлкәй - 2
  • Parts
  • Тәнзиләкәй–Гөлкәй - 1
    Total number of words is 4726
    Total number of unique words is 2052
    37.5 of words are in the 2000 most common words
    51.4 of words are in the 5000 most common words
    59.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Тәнзиләкәй–Гөлкәй - 2
    Total number of words is 4900
    Total number of unique words is 1851
    39.9 of words are in the 2000 most common words
    54.5 of words are in the 5000 most common words
    62.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Тәнзиләкәй–Гөлкәй - 3
    Total number of words is 4792
    Total number of unique words is 1983
    40.1 of words are in the 2000 most common words
    56.0 of words are in the 5000 most common words
    64.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Тәнзиләкәй–Гөлкәй - 4
    Total number of words is 3264
    Total number of unique words is 1454
    43.2 of words are in the 2000 most common words
    56.5 of words are in the 5000 most common words
    63.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.