Latin

Такмаклар - Сабиров Равиль

Total number of words is 568
Total number of unique words is 408
51.0 of words are in the 2000 most common words
63.3 of words are in the 5000 most common words
71.6 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
ТАКМАКЛАР (частушки) 1 Тиздән безгә көз дә килер, Ә мин утырам кичен бүген эгер-мөгер, Кем тырыша, дөнья хәлен аңлап белер, Ә аңлагач, хыяллыннан утырып көлер... 2 Син бәләкәч, ә мин – олы... Син үзеңә үзең хуҗа, Ә мин олы – тормыш колы, Һәм тормышым – хәсрәт-нужа... 3 Эт тә юк, мәче дә юк... Берүзем карап утырам, Кино бара, тамагым тук, Шулай юлны йоклап барам... 4 Көн болытлы, мин кулчатыр алып Әллә кая киттем урам буйлап. Белмим, каядыр, әмма ерак барып Булмас бүген, кайтыйм түбән карап... 5 Дөнья төрле: кемгә – бәхет, Кемгә – ләхет, кемгә – җәза, Бу дөньяның матурлыгы – шул төрлелек, Төрлелектә яши чын могҗиза... 6 Уян, мужик, уян, их, кадерлем – Эшчән, чиста, кардай син ак бул... Тик син тизрәк кенә айны, бәгырем, Ач күзеңне! Кара: дөнья бу! 7 Балачакка кайтып китәр идем, Олылыкның җимереп келәтен. Хәзер генә шуны аңлап җиттем, Балачакта булган җәннәтем... 8 Нигә кеше кинәт олая икән? Ә олаеп шуннан ояла... Фәрештәдән чыга күзле бүкән, Һәм аннары белми: юлы кая? 9 Ә аннары кеше картая – Акыл артмый аның – шундый хикмәт, Дөнья гына аңа карая, Шуннан бер юл кала: ләхет кинәт... 10 Тиз туабыз, тиз киләбез, Үзебезне белдерәбез Балачак та тиз китә, Ашап-йоклап өлгерәбез: Гомер шуннан гөлт үтә! 11 Өйрәнмәгәннәрем әле бик күп, Минем гомерем аңа җитми – Дөнья, нык төшенсәң, шыр чүп, Һәм ул җибәрмичә тота, Үзе дә бер китми... 12 Күккә кара да батыр бул: Бернәрсәдән курыкмыйча, Синең гәүдә бар, синдә кул: Син киләчәккә бурычта!.. 13 Кая гына дөнья алып барса, Тормыш тынычрак булмый, ул гел гөрли: Ә инсанда бераз акыл булса, Ишек булып тәрәзәдән йөрми... 14 Безнең акыл бик күп, кайчак артык, Һәм һәр мизгел аны сатып йөрибез лә, Тормышыбыз – симез динсез сарык: Эшләмибез берни, беләбез генә... 15 Башымны янтайтып мин әкрен генә Сиңа нәрсәдер дәшәм. Дөньядагы мөһимлек – ул төтен генә, Көрәшәм... Янтаям, сугышам, басарга тырышам, Мөһитем миннән кылана, Эчтән гомер чыга минем һәр сулышта: Нәрсәдер сагынам... 16 Карыйм: ә мөхитем минем – ватык көзге, Хыял оча миннән еракка. Гомеребез ул бер генә мизгел, Сынык адым, ялгыш дакика. 17 Мәңгелектә йөрүебез – безнең юлдыр, Кайвакыт адашыбыз без анда. Исән чакта син үзеңә һәйкәл куйдыр – Күбрәк тыңла сөйләвеңнән караганда... 18 Яшәгәннәр, ди, Төлке белән Болан Нык дуслыкта, ди, сыман ике туган, Ә ләкин дуслыкта даими шундый хикмәт: Кемгә рәхәт ул, ә кемгә келәт... Төлке: “Минем яшәвен авыррак, Миңа бит ит кирәк, тотып кара куян!” Ә нәрсә ул Болан, үлән ашап торак, Ул бит ерткыч түгел, ул бит шундый хайван. Әкиятнең ахырын беләсез, укучы, Ерткыч Төлке өчен әзер инде капкан, Ә тик үлән ашап куркак булып торучы Исән калган. Озын гомер иткән тупас Болан... Уйлама лә! Әнә нинди гүзәл гөлләр! Әнә ничек матур итеп үсә шалкан! Һәм укыма кирәкмәгән хикәяләр: Анда мәгънәсезлек күле, Анда хәтер баткан... 19 Бүген мунча, муеныма мин мунчала элдем, Юынам, каплыйм өстемә ләгән... Их, дөньяның шул кырыен тапсам иде: Аны шулчак тотып әйләндерәм! 20 Чалбар тишек, чалбарымны ямыйм... Күлмәк тишек, мин анысын тегәм, Һәм күршемә текәләнеп карыйм: Ул күргәнне эт тә күрмәгән... 21 Син телевизордан әллә ниләр күрсәң, Барысына да турыдан ышанма; Чынбарлыкта төрле яшәр хисләр, Тиз-тиз йөрсәң, ашыгып абынма... Чынбарлыкта тизрәк яши башла, Хыял дөньяларны чәйнәп ташла... 22 Бу көннәрдә тормыш әллә ниләр чыгарып бирде, Боргаланды, ышкылып чуалды, Бу гомернең сөякләрен без озак кимердек – Бүген очмак галәм туктады... Әй, әйләнеп кара тирә-якка, Галәм сыман очма еракка... 23 Бездә язын көчле ташулар Баш Иделгә таба юнәлеп Гөрли-гөрли ага башлыйлар, Ә мин яшим бер җиргә бәйләнеп... 24 Тормышка күп явыз каршылыгым, Әмма читкә калдырырга алар барын – Бердән Кызыл Байрак – минем авылым, Синең белән бөтен язмышларым... 25 Тормыш шактый гына мине таптады, Гомер изде, шуннан аңладым: Язмыш татар итеп мине саплады: Һәм беркайчан Татар булуымнан оялмадым...
You have read 1 text from Tatar literature.