🕙 0-minute read
Сөендерсәм...
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Total number of words is 58
Total number of unique words is 47
50.9 of words are in the 2000 most common words
67.7 of words are in the 5000 most common words
69.8 of words are in the 8000 most common words
Егылганда, иптәшемә
Сузсам кулым,
Өлкәннәргә хөрмәт белән
Бирсәм урын,
Я берәрсе, мине сөеп,
Рәхмәт, дисә,
Улы кебек якын итеп
Кулын бирсә -
Горурлыктан күңелем тула,
Күккә ашкан кебек булам.
Әнкәемне «биш»ле алып
Сөендерсәм,
Күрше картка чишмәбездән
Су китерсәм,
Ә ул, мине сөя-сөя,
Улым, дисә,
Битләремә аның олы
Кулы тисә -
Горурлыктан күңелем тула,
Күккә ашкан кебек булам.
Сузсам кулым,
Өлкәннәргә хөрмәт белән
Бирсәм урын,
Я берәрсе, мине сөеп,
Рәхмәт, дисә,
Улы кебек якын итеп
Кулын бирсә -
Горурлыктан күңелем тула,
Күккә ашкан кебек булам.
Әнкәемне «биш»ле алып
Сөендерсәм,
Күрше картка чишмәбездән
Су китерсәм,
Ә ул, мине сөя-сөя,
Улым, дисә,
Битләремә аның олы
Кулы тисә -
Горурлыктан күңелем тула,
Күккә ашкан кебек булам.
You have read 1 text from Tatar literature.
- Read the next literature work for 1st Grade
- Су анасы