Latin

Сөексез Хатын

Total number of words is 301
Total number of unique words is 224
57.5 of words are in the 2000 most common words
68.4 of words are in the 5000 most common words
72.6 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Хикәя
Казан бае Мөхәммәдрәхим, өч хатын алып та, дүртенчесеннән генә уңармын дип башына да кертеп карамаган. Әмма түшәгендә ялгызы каңгырып кичләрен уздыра башлавына, акыл кайчысы хисләренең аламасын кискәләп ташлаган. Яшь хатыны, бичара, кич булдымы, әниләренә китә дә, иртә белән генә кояшны ияртеп кайтып керә ди. Түзмәгән Мөхәммәдрәхим бай, үзенең яшьлегенә һәм гайрәтенә һәм бәрәкәтенә таянып:
— Сөексез хатын булдың инде!— дип әйтеп куйган...
Бервакыт дустым очрап, әүвәле автобуста, аннары бераз җәяүләп тә, тар Казан урамнарын киңәйтеп сөйләшә бардык. Ул да, мин дә шушы очрашуыбыздан шат, канат кагып күкләрне айкар дәрәҗәдә онытылыбрак киткәнбез. Бераздан ул, барлык сагыш җәүһәрләрен саклаган күңел сандыгын ачып, тормышындагы сикәлтәле юлдан тәмам арыганлыгын әйтеп куйды, үз хәлен сөйләде. Мин аның сүзләренә бер дә рийа итми:
— Сөексез хатын сыманмы?— дип сорап куйдым. Ул:
— Ни дигән сүзегез?— диде.
Вакыйгалардан хәбәрләрне сөйләп бирдем. Егылып-тәгәрәп диярлек көлде һәм:
— Нәкъ шулайрак булганмын икән!— дип куйды.
Хушлашып аерылыштык. Әмма ул көнне әлеге дә баягы Мөхәммәдрәхим бай хакындагы хикәятемне тыңларга тагын бер танышыма насыйп булды. Без икебез дә бер үк фирмада хезмәт тота идек. Ул үз эшенең авырлыгыннан, хезмәт хакының азлыгыннан зарланды. Мин дә:
— Үзеңне сөексез хатын сыманрак тотасың шул!— дидем.
— Ничек инде ул?— дип соравына, җавап итеп хикәятемне сөйләп бирдем.
Ул тыңлап бетерде, бераз уйланып утырды да ишекне шапылдатып чыгып китте. Минем дә кәеф кояшы болыт артына качты. Аның алдында үземне гаепле тоеп, гадәтсезлекләрен белә торып та ни өчен сөйләдем икән инде дип җанымны битәрләп, айдан елга чыгып, инде дә болар хакында онытып бетергән идем, кабат очраштык. Ул инде башка җирдә эшли иде. Шунда ук ничек һәм ни рәвешле аерылышуыбызны исемә төшердем. Әмма ул, ерактан ук балкып килеп, мине дөнья белән тиң куеп исәнләште дә:
— Ничек соң, сөексез хатын булып буламы?— дип сорап куйды.
Мин егылып китә яздым. Һаман да шул фәкыйрь фирмада, мескен хезмәт хакы бәясенә хезмәт түгүдә икәнлегемне әле дә ярый искәрергә өлгердем.
13.03.04.


You have read 1 text from Tatar literature.