Latin

Соңарган Остаз

Total number of words is 1015
Total number of unique words is 699
43.7 of words are in the 2000 most common words
57.0 of words are in the 5000 most common words
64.4 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
(Тарихи хикәя)
Котбетдин әр-Рази хәзрәтләренең Сарайга килгәненнән алтынчы елында Үзбәк хан көтмәгәндә вафат булды. Шөһрәте белән уң-сулны дер селкетеп торган олуг тәхет иясенең кабергә керүенә үк мирасын бүлешү башланып, көннәр хәвеф эчеңдә туа вә бәндәләрне тетрәндерә башлады. Ханның Җанибәк белән Танибәк исемле угыллары арасында оят вә үзара хөрмәт хисе калмады. Бүген булмаса, иртәгә ике яктан да гаскәр күтәреп, ут уйнатып, кылыч айкап, бер-бер ахмаклык эшләп ташлыйсылар иде.
Котбетдиннең бәгыре көйде. Тирә-якта шөһрәтле вә мактаулы Алтын Урдада бара иде шул бу хәлләр. Әле кайчан гына Танибәк аның каршында тез бөкләп дәрес ала иде. Зирәк вә сизгер булуы белән сокландыра торды. Хәзер остазы сүзенә колак та салмый, киңәш-табыш та итми башлады. Угланнар ут белән генә түгел, тәхет вә баш белән дә уйный иделәр, аңлаган кеше генә моның нинди аяныч хәлләрдән икәнлеген сизенеп тора.
Иделдә боз соңарып күтәрелде, сулар каралып ташыды. Җәй башларында су улаклардан басуларга йөгерде, буа һәм ермакларны бүсеп чыкты, иңкүлекләрдәге чәчүлек җирләр ташкын астында калды. Болгар иленнән арырак көнчыгышка таба җәелгән нугай башы җәйләвендә Агыйделгә килеп кушылган Чулман дәрьясы хакында исә «хәтәр күперде» дип сөйләде сәүдәгәрләр. Элек бу вакытларда базар кайнап тора иде инде. Быел Гыйрак, Һират вә Рум ягыннан сәүдә кораблары килә алмады. Кәрвандагы бер дөя хакы, былтыргы белән чагыштырганда, унына бәрабәр тора башлады. Бәркә ханнан бирле урнашып калган кануннар какшады. Бигрәк тә салым вә ясак күләме артты, хак вә бәя үсте. Халык арасында «казнаны Танибәк талап, Җаек суы артына качкан икән» дип сөйләделәр. Җанибәк исә аның иярченнәрен аулады. Котбетдин үзенең дә исемлек башында торганлыгын аңлады. Үгет-нәсыйхәт биреп, сөекле укучысы Танибәккә ярдәм кулын сузмакчы булды. Ут белән уйнамасын, күңелен тындырсын, абыйсы Җанибәк белән дуслашсын, диде!
Инде икенче кичәне Котбетдин әр-Рази шигырь язуга, бәетләр тезүгә багышлады. Төрки вәзен белән шигырь төзү аңа җиңел вә рәхәт иде. Бала чактан күңеленә сеңеп калган угыз теле аның анадан килгән мирасы булып, фарсы вә гарәп исә үзенең иҗтиһат җимеше иде бит. Ничәмә-ничә тарихи, дини вә фәлсәфи дәфтәр һәм китапларны гарәптә, кайвакыт фарсыда төпләгән, теркәгән, төзәткән олуг остаз өчен кабаттан төркигә кайту ничектер күптән хәтереннән чыккан бала чагын күңелендә яңарттырды. Яратып укыган әсәреннән берсе Низами хәзрәтләренең «Хөсрәү вә Ширин» дастаны иде. Шушы борынгы тарихи язмышлар белән Алтын Урда хәлләренең тәңгәллеген күреп, Котбетдин әр-Рази башта курка калды, аннан соң бу хакта шәкерте ханзадә Танибәккә аңлату кирәклеген төшенде. Искәндәр Зөлкарнәйн хәзрәтләрен голамәи Ариста рухи азык белән тукландырып, ничек итеп илаһи каһарман ясаган булса, Котбетдин дә Танибәкне шул рәвешле шәхес дәрәҗәсенә күтәрергә өметләнде. Әмма Танибәк вак җанлы, артыгы белән кайнар һәм киңәштән үзен өстен саный торган шаһзадә иде шул. Алай да зирәк һәм эшлекле булуы сәбәпле, остазы күңелендә аңа ышаныч вә сөенеч тә яши бирде. Боларны уйлап, Котбетдин авыру кешегә ярдәм кулын сузмаган табип кебек сизде үзен.
Җәй уртасы җиткәндә Котбетдин дастанны тәмам итү алдында иде. Җәйләүгә чыккан Сарай шәһәре таифәсе шаулашып, тузан күтәреп, кубарылып кире кайта башлады. Барчасының да күңелләре кузгалган, күзләре аптыраш вә хәерсезлек белән акайган иде. Тәхетен Җанибәк ташлап качты дигән хәбәр тиз арада таралып өлгерде. Шәһәрне Танибәк урдасы камап алган иде. Сарай сугышсыз бирелде. Тәхеткә менеп утырган яңа ханны котларга бай сәүдәгәрләр һәм галим-голамә кичкә таба җыела башлады. Танибәк тәбрик сүзе белән килгән Котбетдинне дә кабул итте. Остаз һәм шәкерте шаһзадә очраштылар.
— Йа остазым! — дип фәрман кылды Танибәк хан.— Син хәзер миңа нәрсә әйтерсең?
Котбетдиннең акылы кайнады, күңел кошы күкрәк читлегендә бәргәләнде. Ничек җавап бирсә дөрес булыр икән?
— Син минем тәхет каршында булырсыңмы? — диде шаһзадә, үзалдына канәгатьлек табарга теләп.
Озакка сузарга ярамый иде. Котбетдин әр-Рази әле ахырына кадәр ирешмәгән дастанны аңа сузды:
— Бу сезнең игътибарыгызга тәгаен кылынган иде,— диде ул, түбәнчелек белән.
Танибәк хан каләм иясе Бәркә Фәкыйһка ым какты. Тегесе җәһәт кенә Котбетдин кулыннан дәфтәрне алды һәм укый башлады. Аны хан түземсезләнеп бүлдерде:
— Кирәк җиреннән укы!
Бәркә Фәкыйһ буйсынды, Аллаһы тәгаләгә, Мөхәммәд пәйгамбәргә һәм сәхабәләргә дан җырлау урыннарына күз йөртеп кенә узды да, үз табышына сөенеп, Танибәк исеменә аталган юлларны укып китте. Ханга шушы кирәк иде.
— Бүләгең белән олыладың, тугрылыклы булуың өчен сөендерү ләзем булыр үзеңне,— диде Танибәк, яшь йөзенә ирлек төсе чыгарып.
— Ханым, дастан әлегә ахырына ирешмәде,— дип өстәде аңа Котбетдин. Бу сүзләре бал тәпәненә дегет кашыгын китергән кебек булса да, яшь хан үзен бөтенләй башкача тотты. Әллә олыларча уйлый алмый иде, әллә остазына хөрмәте зур идеме?
— Хәзергә монысы да җитәр! Тәмамын көттермә, вакытны аз таләп ит, кичәләребездә укып сөендер!— дип белдерде ул.
Котбетдин шул рәвешле Сарайда калды. Язылган һәр бүлекне хан тыңларга ашыкты. Әмма Җанибәкнең, тәхетне даулап, ауга киткән җиреннән олуг гаскәр белән кайтып килгәнлеге беленде. Шәһәр халкы Танибәк ягыннан Җанибәк тарафдарына әверелде. Сарай бушап калды. Танибәккә бер чара бар, ул да булса — тәхетне ташлап качу иде.
Бу хәл Котбетдинне тетрәндерде. Дастан язу белән артык мавыгып, Хөсрәү белән Шириннең мәхәббәт тозакларын сөйләү белән дәртләнеп, тормыштан артка калган, хакыйкатьтән читләшкән икән шул ул. Бу вакытта әсәре Фәрһаднең Ширингә гыйшкын сурәтли иде.
Хәбәрне аңа Танибәкнең бахши-кәтибе Бәркә Фәкыйһ китерде. Тизлек белән җыенырга һәм Сарай таифәсе белән кузгалырга кирәклеген хан фәрманы буларак җиткерде. Котбетдин монда кала алмый иде.
Танибәк хан йорты белән бергә Җаек ягына таба кузгалды. Җанибәкнең Болгар иле белән куа килүеннән өректе ул. Җаек буендагы Алатау җәйләвенә чатырлар корып урнаштылар. Котбетдин, киңәш тотып, ханның катына барды, әмма кабул кылынмады. Хәле авыр, диделәр. Ә чынлыкта Танибәк, үз туганы Җанибәктән хурлыклы рәвештә сугышсыз качуыннан соң, остазының күзләренә туры караудан ояла һәм үз йөзеннән үзе чиркана иде. Котбетдин моны аңлады. Кире кайтып, дастанны төгәлләү эшенә кереште. Әмма уе буталып, кулыннан каләме төште.
Иртәгәсе көн барча ил-йорт халкы бер хатынның ачыргаланып кычкыруыннан шаша калды. Күкрәгенә хәнҗәр кадалган хәлдә Танибәк урын өстендә канга батып ята иде. Тәненең суык булуыннан аның инде төн урталарында ук үтерелгәнлеген һәркем аңлап алды. Үтерүчеләрне куа чыгарга соң иде.
Тарих кабатланды. Хөсрәү ничек мәкерле һәлак ителсә, Танибәк тә Җанибәк ханның шымчысы тарафыннан шулай үтерелде. Котбетдин әр-Рази үзенең укучысы шаһзадәгә «Йәсин» чыкты. Күзләре яшьләнде һәм башка һичвакыт сарай тирәсендә кайнашмаска сүз бирде. Аңа хәзер бу илдә калырга ярамый иде. Гыйракка — үзенең туган иленә, төбәп юлга төште. Артыннан тансык дала җиле куа килде.
Хәзер кая бара? Кемгә килә, аны нәрсә көтә? Берсе дә билгеле түгел. «Хөсрәү вә Ширин дастаны» инде тәмам булды. Аны да бар китаплары белән бергә бахшигә тапшырды. Танибәккә үгет-нәсыйхәт, киңәш-табыш бирәчәк әсәре хәзер инде аталган кешесе колагына барып ирешмәс. Бу — остазның тарихларны айкап йөрүе аркасында соңаруы иде.
You have read 1 text from Tatar literature.