Latin

Шулар Эше Гена

Total number of words is 634
Total number of unique words is 454
48.2 of words are in the 2000 most common words
60.4 of words are in the 5000 most common words
66.7 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
(юмореска)
Авылга оча торган тәлинкә төшкән дигән хәбәрне гайбәтче Мәфтуха халыкка көне-сәгате белән җиткерде. Имеш, төнлә, клубтан кызын озатып кайтканда пожарник Хәнәфинең олы улы НЛО күргән. Ул - түбәноч Гыйльменисәттәйнең бакча башына төшеп кунаклаган да, ярты сәгатьләп узгач, кабат очып киткән.
Сүз дә юк, Көнкүрмәс авылы кешеләре өчен бу зур вакыйга. Соңгы елларда авыл халкы нинди гаҗәп хәлләр генә кичермәсен, ә менә оча торган тәлинкәне беркемнең дә күргәне юк иде әле. Шуңадыр, кешеләр көтү куып, иртәнге эшләрен тәмамлагач, Гыйльменисәттәйнең бакча башына җыелдылар. «Ыныло»дагылар берәр нәрсә онытып калдырмаганнармы, янәсе. Тик күпме генә эзләп азапланмасыннар, тәлинкә төшкән, дип фаразланган җирдән бернинди гадәти булмаган нәрсә дә тапмадылар. Инде гайбәтче Мәфтуханы алдакчыга исәпләп, кул селтәп өйләренә таралышмакчылар иде, җирле үзидарә Советы рәисе Мөнип үзенең «ялкынлы чыгышы» белән авылдашларын туктатты.
- Җәмәгать, узган төндә авылга ыныло төшкән,- дип башлады ул үзенең сүзен.- Ягулык әрәм итеп, юкка-барга йөгерә торган заман түгел. Көнкүрмәскә дә тикмәгә генә килмәгәннәрдер мәлгуньнәр. Берәр этлек эшләргә йөрүләредер. Газета-журналлардан укып, радио-телевидениедән ишетеп беләсез. Соңгы вакытта бик азындылар андагылар, әйбер урлау дисеңме, хайваннарда гына түгел, кешеләр өстендә дә эксперимент үткәрү дисеңме, хатын-кызлар белән гыйшык-мыйшык уйнау дисеңме, берсеннән дә тайчынмыйлар икән мөртәтләр. Әле беркөнне телевизордан сөйләп тордылар. Җир йөзендә туган балаларның 2 проценты шул ыныло мужикларыннан икән...
Боларны ишеткәч, шундагы хатын-кызлар «ах» иттеләр. Арадан берсе:
- Кәнишне, үзебезнекеләр эчеп йөргәч,- диде.
Аңа икенчесе дә кушылды:
- Әстәгъфирулла, бар икән күрәселәр.
Өченчесе исә:
- Еш төшәләр микән соң ичмасам ул ынылодагылар,- дип, авыр сулады.
Аларның сүзләрен шунда янәшәдә генә басып торган зимагур Зариф бүлде:
- Мөнип дөрес әйтә, юкка гына төшмәгәннәр алар безнең Көнкүрмәскә. Бернинди эзләрен дә тапмадык бит. Эз яшерәләр икән, димәк, кыек юлда йөрүләре...
Зариф тагын нидер әйтмәкче иде, тик җирле үзидарә Советы рәисе үзен бүлдерүне ошатып җиткермәде булса кирәк, тегенең ягына ачулы караш ташлады да, сүзен дәвам итте.
- Инде, җәмәгать, тәлинкәдәгеләрнең беренче визитлары гына да түгелдер. Элегрәк тә килгәләгән булсалар кирәк. Авылда тиктомалдан гына югалып та, очы-кырые табылмаган әйберләр җитәрлек...
Мөнип, инде әйтергәме-юкмы дигәндәй, тамагын кыргалап алды да, карашын авылдашларыннан читкәрәк борып:
- Авыл Советы идарә йортына ремонт ясау өчен кайтартылган бер машина менә дигән хвая такта эзсез юкка чыкты. Бикле складтан кем алгандыр дип беләсез? Чит планетадагылар гына булдыра андыйны...
Шулчак уртага завферма Әхми чәчрәп чыгып басты:
- Кәнишне, шулар эше,- дип хуплады ул Мөнипнең сүзләрен. - Хәтерлисездер, авылдашлар, фермадан ике сыер югалган иде. Тәки шуларның очына чыга алмадык бит. Сез әле, суеп саткан, дип, мине нахакка гаепләп тә йөргән идегез. Менә хәзер белдегезме инде сыерларны кемнәр ашаганын?!
Зур эш башкаргандай, канәгать кыяфәттә халык арасына кереп югалган Әхминең урынын механик Фәсәхетдин алыштырды.
- Запчастьлар юк, машина-трактор паркыннан тимер-томыр юкка чыга, дип мине битәрлисез. Мин ул тимерләр белән нишлим? Аны да шул ынылодагылар гына урлый, җәмәгать!
Юаш кына булса да, агроном Шәех тә эндәшмичә кала алмады. Халык арасында басып торган урыннан гына:
- Амбардагы икмәк, фураж турында да онытмагыз. Ату гел юктан гына миннән шикләнәсез,- диде дә, оялып кына башын түбән иде...
Шулай, ярты сәгать узды микән, авыл халкы таяк тыгып болгаткан умарта күче шикелле гөжли башлады. Һәркем үзенең зарын белдерергә ашыкты. Уйнаштан бала табарга җыена икән, дигән даны таралган ирдәүкә Хәдичә дә, корсагын киерәрәк төшеп, уртага чыкты һәм үзенең балага узуына нәкъ менә «тегендәгеләр» гаепле икәнен белдерде. Бу сүзләр белән аның авылдашлары алдында бераз авторитеты үсеп киткән кебек булды. Хәтта, бүген әле эчәргә өлгермәгән айнымас Рамай да, шешенеп беткән күзләрен уа-уа:
- Узган ел тирес түгә торган сәнәгем юкка чыкты. Ни эзләп тә таба алмадым. Шул сбалычлар эше генә булгандыр. Югыйсә, бер ябе генә сынган, калган өчесе менә дигән иде,- дип әңгәмәгә кушылды. Ул сәнәген салган баштан ялгышлык белән үзе үк тирес астына күмеп калдырганын оныткан иде шул...
Кояш төшкә авышкандарак халык таралды. Көнкүрмәслеләрнең һәрберсенең эчендә нәфрәт уты кайный иде. Каяндыр, чит планетадан килеп, аларның тынычлыгын алып, авылларында кыңгыр эшләр майтарып йөрүче әрсез затларга үпкәләре зур иде көнкүрмәслеләрнең.
You have read 1 text from Tatar literature.