Latin

Шигырьләр - Зөлфәт

Total number of words is 5028
Total number of unique words is 2603
29.0 of words are in the 2000 most common words
43.8 of words are in the 5000 most common words
51.4 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Сыкылы таң Тыңлыймчы ак тынлыгыңны, Ак бәсле тугай! Сискәнеп куйды таңтирәк — Төш күрә бугай... Таңтирәккә язгы төшләр Кергәнме әллә? Адашып язның былбылы Килгәнме әллә? Кунгандыр былбыл нәкъ шушы Тирәкне сайлап, Үзе белгән сөю җырын Туйганчы сайрап. Йокыга талган тирәкне Сискәндергәндер — Таңтирәкнең җаныдыр — җыр, Ә җан — бердәнбер... Шулайдыр... Ак бәсле тугай Тынлыгын җуйды... һич тә көтмәгәндә генә Кош сайрап куйды! Менә шундый хәлләр булды Сыкылы таңда! Былбыл моңы кереп тулды Тәмам бу җанга... Зәңгәр күккә шыгрым тулган Йолдызлар арасыннан Берсе күңел нуры булып, Нәкъ җанга тама сыман... Яфрак явымы Әллә нинди еллар көтә-көтә Асыл еллар үтеп киткәндә, Бу тауларда түгел, без булырга Тиеш бүтән җирдә, бүтәндә! Серле еллар көтеп яшәдек без, Гади гомер безгә ник кирәк? Яшәгәнбез каен сабагында Көзге яфрак сыман җилфердәп... Йә, шушымы булды җирдә яшәү? Сулыш өзелер йә өзелмәс... Булмый болай! Күктән, гарешләрдән Бәхет үзе безгә түгелмәс! ...Сары каен яфраклары ява... Дөнья — алтын! Көзге тантана! Нишләптер гел безнең өчен генә Яфрак-яфрак булып кан тама... 9.9.98. Бәхәсләшмик, дустым... Ярар, дустым, авылың юк синең. Анда сулы кое калмаганмы? Калса кое, авыл тереләчәк Савыгыр һәм көтәр яңа таңны! Югалтулар чоры бәндәсе без. Без барында күпме юк булды! Әйтерсең ачык җир тишеге — Барчабыз да шунда убылды! Менә шуны гына аңлау кирәк — Югалтулар дәверенә юлыктык. Ник бу чирне үтеп чыктык икән, Нигә бирге ярга без чыктык? Авыл түгел, дустым, ил югалттык һәм дә хәтта чырай сытмадык. Барысына барып җиттек бугай. һәм туктыйсы җирдә тукталдык. 14.2.04. Чәчәк койсын шомырт... Ихаталар, дәүләт, чал туганнар Тарала да төшә акрын гына. Бүтән һәммәсеннән өстен булып, Сәрхүш Рәсәй һаман шапырына. Төп тишелгән... су ургылып керә... Юлбашчылар, шәп, дип акырына! Төбен гөмбә, кырганаклар сарган Корабтай ил бата акрын гына... Ташландыклар иле... Тормыш төбе... Чор яңара һәм ятимнәр арта! Үзен кызгандыдыр өчен елап, Үкси-үкси Рәсәй изү ерта! Күзләр бәйле, куллар бәйле гүя, Бастырганнар таш диварга терәп! Хәзер атачаклар. Сәрхүш солдатня Төзи белер микән? Курка йөрәк... Күзләр бәйле... Сизәм, язгы шомырт Чәчәк коя егыласы төшкә. Илдә чынлап яшибезме соң без? ...Терәп атканнарын күрәм төштә. Төш түгелдер... Затвор тимереңне Шым гына син, әйдә, шудырт. Миңа ни булганын аңламыйча, Җилбер-җилбер чәчәк койсын шомырт. ...Әйтерсең лә халык иксез-чиксез, Әйтерсең лә халык аз кырылган! Ил бәндәсе әллә кайчаннан ук Атарга дип терәп бастырылган... Рәсәй халкын көр күңелле, диләр, Көрлек-серлек... Серле көрледер ул... Атарга дип терәп бастырганнар «Яшим!» —дигән өчен тередер ул! Тереләсе, савыгасы иде! Өмет бар да сыман, юк та сыман... Хыяллар да, исемнәр дә хәтта Бары монда гына юкка чыга... 29.1.02. Ык буенда чык тама... Ык буйларын сарган безнең Бөдрәдән дә бөдрә тал — Читтә йөреп гыйбрәт алсаң, Ык талыннан кодрәт ал! Шундый күңел сыйсын ничек Бер яшәү, бер гомергә! Кайгыра тилмергән йөрәк, Китәренә тилмерә... Халык үзе аңламаслык Сәхифәдәй калыккан Затлар бар безнең татарда — Аңлаешсыз халыкта! Кычытканлы тыкрык сыман Кыйтгалар аралары... Адашкан юллар түрендә Бу татар балалары! ...Аның давыллы тормыштан Иштә, тыңлый белгәндә, Шуны ачык төшенерсең, Юл чыгасы яшь бәндә: — Бу дөньяда гел айкалган, Гел чайкалган хәлләрдә дә Тыңла чык тәгәрәгәнен Ыгыңда... чирәмнәрдә! Бөдрә таллы Ык буенда Чык тама да чык тама — Дәшәм үземә: «Ашыкма син! Яшәвеңнән туктам. ...Ык буенда чык тама... 12.9.80. Язгы ташу Без дә ялтыр түгел идек ал чакларда, Без дә ефәк ялан түгел лә! Язгы ташу сыман булды гомер... Кая киткән? Кая түгелгән? ...Яшен кирәкмәгән күк юлыкты, Дөньялыкның шушы төшендә. Яшен килеш чатнап яшьнәмәгән Яшәү насыйп булды кешеңә. Язгы ташу сыман булды гомер— Актарылып, ташып югалды. ...Ә бит бар гомерен баглаучылар Айкап-байкауга бу дөньяны. Юк, без булмадык ефәк ялан, Язгы ташу булдык шикелле... Ходай санап кына биргән гомер Шул ташкындай бик тиз үтелде. Юк, бел, ялтыр түгел идек ал чакларда, Без дә ефәк ялан түгел лә! Белмим: кая киткән язгы ташу? Кайсы дәрьяларга түгелгән? 19.2.04. Нидер булды... Бәй,мин бит шушы дөньяның Кендеге идем бугай... Ул мәңгелек дигәннәре Бик якынмыни шулай? Без килгән һәм дә китәсе Мәңгелек шушымыни? Аңардан курку-өркүләр Җанның ялгышымыни? Нидер булды... Ишетелде Миңа серле тынлыктан — Оҗмах-җәннәт бакчасының Күгәннәре тутыккан. Җимерелде алтын мифлар Һәм гадилек сирпелде... Мәңгелегең миңа хәзер, — Билләһи, дим, гөнаһ булмас — Ындыр арты шикелле... 5.10.02. Эндәшер сыман... Болар беркайчан да булмадымы? Бәндәң кыңгыр эшләр кылмадымы? Гамәлеңә синең оялудан Саф гөл, оялып, йә, сулмадымы? ...Менә шундый шигырь әйтер идем, Ләкин әйтик аны кайда гына? Баш түбәмә былбыл кунган чакта, Елан сарылды гел аягыма... Сине миннән йолку җитмәгәнме? Хәзер авылың да сөргән ызан. Юл юклыктан мин ул үзәннәрне Хатирәләр сукмагыннан узам... Буш чиләкле ялгыз кое кала. Чиләкне җил чайкалдыра һаман. Шул коены никтер хәтерләтә Без яшәгән шушы сәер заман. һәм чыгар да гел эндәшер сыман Тирәнлектән Кое Анасы. ...Әллә ничек Шәфәгатьсез булды Чоры, гомре һәм дә заманасы... ...Ярый, болар үткәннәрдә калсын! 5.7.99. Шау һәм тынлык Үкенечләр бик күп кала инде... Бер карадым... Тыкрык саен Авылларда тезем тезелде. Һәм мин сиздем Мөслим тарафында Кабынырын соңгы көземнең. Рәнҗешләр юк, бәхилләшү дә юк Аяк батырып бастым тубыктан! Хозурият! Мин Мөслимдә бүген! Мөслимнән мин! — Ниагаралы ямьле шау Ыктан! Шигырьләнде җаным шушы шаудан, Һәм мондагы тирән тынлыктан... *** Уҗымга китте сулар... Бар булса безнең чор карты, Көрсенер, ямансулар: — Язгы ташулар басылды, Уҗымга китте сулар... «Уҗымга китте сулар... — дип Уфтандың, Гата бабай, Алай гына булсачы бу дөнья, Дөнья булсачы алай! Әмма синең шул өч сүзең Күңелдә минем елар, Заманнар булып елар ул, Чордашлар булып елар: «Уҗымга китте сулар, аһ, Уҗымга китте сулар». ...Нишлим соң, сагынам шул картның Сорап пыскыткалавын. ... Менә бүген төп йортыма Кайтуга койса явым, Кем керер? Картлар — Гата, Салихҗан, Киез итекче Наҗар? Кайсы яз суы булып акты Ашыгыч бу ташулар? Дулады күңел — язгы су! Гүзәл иде ташулар! Кая китсен бу шагыйрьнең Күңелен баскан ташулар. Басылды ташу...Юанам: «Уҗымга китте сулар...» 18 гыйнвар, 2004 ел.


ТЫЛСЫМИзсәләр дә, кылыч чапсалар да, Юлыкса да юлда мең үткел, Шигырьле тел — фанилыкка бәйсез, Үлемгә баш бирми андый тел. Гамәлендә азат адәми зат — Амин тотсын яки чукынсын — Әмма сүздә шигъри куәт булса, Ул сүз, димәк, үзе бер тылсым. Шигъри сүзем минем — саф тылсымым Авыр чакта сезгә кагылсын — Савыктырсын, горур итсен берүк, Кеше итсен безне бу тылсым! Кардәшләрем! Сезнең җанда туган Шигырьләрне әйтер сүз көчен Ни өчендер Ходай миңа биргән — Өлешемә тигән көмешем... Дөньялыкта яман сүзләр булмый, Яман әйтүчеләр булмаса — Булсын сүзем сүзләр чишмәсенә Сүзләр чылтыратыр Колаша. Китсен сүзем фани бу дөньяга, Йөрер юлы аның ак булсын — Савыктырсын, горур итсен берүк, Кеше итсен безне бу тылсым... 12 декабрь, 1992 ел. «ХАЛЫК ДОШМАНЫ» ТУРЫНДА БЕР ИСТӘЛЕК Шәриф Камал авылында Йөрергә чыктык кичен... Барысы да гаҗәп икән Бу Туфан агай өчен! Ристан кәҗәне күрүгә Күңеле ташып китә: — Әссаләм, кәҗә?, әссаләм! — Маңгаен кашып китә. Кәҗәгә дә, Кәҗә капкан Чирәмгә дә туган ул — Олы юлның тузаннарын Туган иткән Туфан шул... Коеларга исе китә, Басмаларга, капкага... — Яшибез бит икән әле! — Дия-дия шатлана. Исем китеп Яннарында Карап торам мин аңа — Туфан шаккатмаган тагын Ни бар икән дөньяда? Һәммәсе дә шигырь аңа — Һәммәсе — галибанә: Капка астыннан өргән эт, Түмгәктәге бүдәнә... Сабыр абзыйлар чыгалар: — Күрче моны! Кит әле! Туфан-фәлән...— диделәр бит, Исән икән бит әле! ...Шулкадәр шат кич иде бу, Тик бер хата булмаса... Ераккарак барып чыктык: Рузаевка, Станца. Пересылочный. ЗЭКларны Күчерәләр гөр килеп. Агарынды Хәсән ага, Агарынды бүз кебек. Алай ук булмас бәндәләр : Зәһәрле елан чакса — Кораллы конвой өере: — Сесть! И не двигаться! Тоткыннарны таш перронга Утыртканнарын карап, Ырлап торган ач этләрне Котыртканнарын карап, Хәсән аганың күзләре Чыланганнар иде бит: — Зөлфәт... мине дә шушында Чыгарганнар иде бит... Чыгарганнар иде алар, Тезләндергәннәр иде... Киче дә нәкъ шундый иде... Күге дә зәңгәр иде... Ул чорлар да түгел ласа — Бәндәләргә ни җитми? ...Кычкырды конвой Туфанга: — Посторонним — отойти! А ты, седой, куда попер?! Приклада захотел?! ...Аксакалны? күзләрендә Рәнҗешләре нихәтле!.. Берни әйтми китте Туфан — Җаны төелгән иде. Күпне күргән ак башкае Түбән иелгән иде. Кичен шигырь укыды ул Клубта. Башын иде. Күзләрендә бик ерактан Агылган болыт иде. Агылды карашларында Керфекләренә кунып, Күпме агылып та һаман Агылып бетмәс болыт. Гаҗәпләнеп, күзгә карап, Сәхнәдә басып тора... Станцада — яңа поезд. Шлагбаум ачык тора. Кемнәрне ашыктыра?.. 1992 СӨЕМБИКӘНЕҢ ХУШЛАШУ ДОГАСЫ Алар җиңде... Безнең кулдан кылыч төште. Миңа — әсирәгә — әзерләнде бөят. Алып китә алар мине түгел, халкым, Китә алар синең шөһрәтеңне төяп. Хуш, бәхетсез халкым! Мин калдырам сине Алларыңда торган мең афәтле килеш, Киләчәксез килеш мин калдырам сине, Йөзең канлы килеш, җәрәхәтле килеш... Утлы кузлар атып яна мәгърур кала. Елантауда кешни яралы яу аты. Безнең язмышларны әрдәнәләп өеп, Безнең данны алар шул учакка атты. Соңгы өметләр дә беттемени янып? Кайнап бетте Казан... җиңүчегә — табын! Ташланмадым текә, биек манарадан — Очты манарадан, халкым, синең даның. Калаң нигезенә эт күмелгән шәһәр! Көмеш җырым, Болак! Алтын җырым, Идел! Инде мәңгелеккә саубуллашкан чакта Ханың түгел — кызың гафу сорый, Идел! Гафу сорый кызың — зәңгәр дулкыныңа Гөрләп аккан канны бик күп куштым, Идел! Яу китердең миңа, кан дошманым, Идел! Күп яуларга йөрттең, тугры дустым, Идел! Кичерә күр, халкым! Сау гына бул, халкым! Тәхетең дә китте, бәхетең дң бетте — Хагын-нахакларын чорлар үзе әйтер — Күк гөмбәзен тишеп безнең уклар үтте. Чорлар үткәч, күккә карап искә төшер — Ук эзләре анда җем-җем җемелдәшер... 1978 КАНАТ ҖИЛЕ Күтәрелде кошлар иле белән... Наис Гамбәр. Безне? бәхет бары Мөслимдәдер... Кайтыйк әле, Наис, Мөслимгә бер — Өшәнгән бу бәгырь җылынсын... Барыйк әле иртүк Ык ярына, Тездән чумып салкын чыкларына, Авыз итик каен сулышын! Сукмакларга үлән үскәндер бит, Тик учаклар әле исәндер бит — Сагынгандыр безне сукмаклар... Үзебезчә тик бер сөйләш кенә, Чылтыр чишмәләргә эндәш кенә — Телләреңә былбыл кунаклар! Тынып ыгы-зыгы, алкышлардан, Колак салыйк әле шул кошларга — Моң тәменә алар өйрәтте... Күтәрелсен кошлар иле белән — Шул кошларның канат җиле белән «Үф»ләп дәвалыйк бер йөрәкне. Кайтыйк әле, Наис, Мөслимгә бер! «Кыз сукмагы» синең исеңдәдер — Безнең ярлар асыл яр иде! Асылъярлар һаман шунда сыман... Тәрәзәдән — гөлләр арасыннан Караттырган чаклар бар иде! Шул сукмактан тик бер үтик әле, Таныш тәрәзләрне чиртик әле... Ай калыккач, зәңгәр эңгердә — Зарыккандыр сөйгән ярлар көтеп! ...Тибрәнмәс шул инде пәрдә чите — Кабатланмый сөю бу җирдә... Ә шулай да кайтыйк Мөслимгә бер! Моң чишмәсе бары Мөслимдәдер — Кипкән иреннәргә моң тисен! Күтәрелсен кошлар иле белән — Шул кошларның канат җиле белән Җиллиселәр килә, җиллисе! Әйдә, киен! Калсын бу мәгыйшәт! Гомер уздырабыз монда нишләп?! — Тормыйк, табында, дип, аш кала... Кайтыйк әле газиз Мөслимгә бер — Беркая да качмас мескен дәвер, Дәвам итәр бездән башка да... 1993 ЯЗГЫ СУ Хәтерлисең микән — кар астында Сулар чылтыраган ул кичне? Җир җылынды йолдыз карашыннан, Үзәннәргә язгы су төште... Чылтырады сулар кар астында... Бу — безнең яз иде! Әле дә Митинглы сырхау бу дөньядан Колакларым тонган хәлемдә, Элмәк эләр өчен җайлы урын Эзли торган кыен чакларда Кар астыннан шул яз чылтыравы Саркып чыга... Җанны актара. Мин йотлыгып эчәм бу дөньяны! Әллә соң бу үзе — язмышмы? ... Җем-җем килеп кар астында ага Мәхәббәтем минем — язгы су... 1992 МӘҢГЕЛЕК Иңнәреңдә уйный икән Һаман шул ук пар толым. Шул ук оялчан елмаю... Шул ук сәер тартыну... Һаман җырлар яратасың. Җырларың миңа таныш, Җырлаган саен аларга Өстәлә бара сагыш. Җырлама син ул җырларны, Тын гына Ыкка кара, Ык төбеннән яшьлек сыман Болытлар агып бара. Аяк астында болытлар — Көзге Ык көзге сыман... Болытларга тиеп булмый: Яшьлектәй изге сыман! Без дә шул болыт шикелле Агабыз да агабыз, Бер көн килгәч, җир өстенө Тамчы булып тамабыз. Беребез тама — гөллөргө, Беребез тама—ташка... ...Ак болытка әверелеп Очабыз яңабаштан. Бөтенесе кабатлана! Кабаттан тетрәнерләр Нәкъ синекедәй толымнар Кемнеңдер иңнәрендә. Аерылырбыз без галәмнең Ниндидер почмагында — Мин, бәлки төтен булырмын Кемнеңдер учагында... Син сагышлы бер җыр булып Җаннарга кагылганда, Таратырлар мине җилләр Таң нуры кабынганда. Учак янындагы егет Сөйгәнен читкә сөйрәр: – Күзеңә төтен керә бит, Күзләреңне йом, юләр!.. ...Син исә читкә китмәссең, Танырсың, бәлки, мине — Әйтерсең: — Ул бит шулкадәр Мине яраткан иде... ...ул бит шулкадәр ...мине яраткан иде!.. ...Шул ук оялчан елмаю, Шул ук сәер тартыну. Иңнәреңдә уйный икән Һаман шул ук пар толым. 1970 ДИҢГЕЗ КҮГЕ Нинди аяз, саф бу Балтыйк төне! Күктә иксез-чиксез ут яна — Тымык диңгез көзгесенә карап, Үз-үзен? галәм соклана... Тынып калды кызым, Иң зур сергә Теләгәндәй төшеп җитәргә: — Җиргә каратып Кем гөл утырткан Шулкадәр дә биек түтәлгә? — Гөлләр түгел, учак алар, кызым... Әнә, кузлар ява диңгезгә! Галәм буйлап күпме юлчы йөри! — Шулар, әнә, учак тергезгән... — Куз түгел лә... Йолдыз атыла бит! . ..Ярар, кызым, тамсын учыңа Күктә үскән гөлнең саф тамчысы! — Мине исә биектәге учак Яннарында көтә Юлчылар. Мин дә алар белән бергәләшеп Юл чыгармын... Учак кабыныр. Шул учакка — биек күккә кара!— Яна-яна әткәң сагыныр. Ул учаклар югалсалар иртән, Күмелсәләр куе томанга: — Җир гөлләрен әти сагына! — диген,— Безне уйлый,— диген,— ул анда... ...Тын диңгезгә карап бу чиксезлек Үз-үзенә һаман соклана. Белмим, Әллә күктә гөлләр балкый, Әллә Җаннар булып ут яна? 1991 * * * Һичберкем дә түгел, үзем бу, Яшь чагымда әйткән сүзем бу: «Күз нурларым күкне уяр күк, Күкрәгемә дөнья сыяр күк — Үз-үземне кайчак аңламыйм, Әлло кеше, әллә алла мин!» Еллар узды... Инде уйлыйм мин — Чын дөресен әйтәм, алдамыйм: Алла чакта — кеше түгел мин, Кеше чакта — бераз алла мин... 1989 ШУНДЫЙ ЧАГЫ ӘЛЕ ҖАНЫМНЫҢ Ниләр диеп мин аңлатыйм икән Шушы сәер, иләс чагымны? — Хәреф төртсәң, шигырь үсеп чыгар — Шундый чагы әле җанымның... Вето салдым барлык мескенлеккә! Җитте! Оят ап-ак болыттан! Яшәү дигән тантанага бит без Вакытлыча гына юлыккан... Без китәрбез һәм башкалар килер Тантананы дәвам итәргә – Бирсен шулчак көч һәм куәт, түзем: «Без китәбез, сез каласыз!» сүзен Мескен түгел, кискен әйтергә! Язмасын ла тавыш беткән килеш Яшәү дигән җырга кушылу Һәм... теләнеп, артка карый-карый, Елак эттәй китү шыңшынып. Язсын безгә, Соңгы көчне җыеп, Ак болытка очып менәргә, Кинәт, йомып горур канатларны, Ташланырга ташка — түбәнгә! Ярый әле Бөек Мәңгелектә Җисем булып гомер сөргәндә Насыйп булган Җирдә кеше булып Балкып алу гүзәл бер мәлдә! Ярый әле насыйп булган безгә Биштәр асып юллар үтәргә, Җир сөрергә, тимер чүкергә Һәм Тугайлыкта көтү көтәргә. Гади куаныч юк яшәештә, Гади газаплар да юк монда — Бердәй гүзәл болын түшәге дә, Җан сораган тө?псез упкын да. Ярый әле насыйп булган безгә Кош сайраган шомырт янында: «Мин дә...» — дигән сүзне ишетүләр «Сөям сине!» — дигән чагында... Ярый әле насыйп булган безгә Суга төшү, Яну ялкында... Биләүдәге үз парәңне назлап, Уйланулар бәхет хакында! Ярый әле насыйп булган Елау Башны салып еллар иңенә; Насыйп булган көлү — бәхет тоеп, Йолдыз яралганда күңелдә... Яшәү бәйрәменә, юл узышлый, Язган икән безгә сугылу — Калсын юллар туймас моңнар булып, Калсын алсу таңнар сызылып... Тели күңел: Бездән башка гына Гөлләр яфрак ярган заманда Ерактагы моңлы бер көй булып Ишетелсәк иде һаман да... ...Шулай диеп Мин аңлата алам Шушы сәер, иләс чагымны: Шигырь чәчеп, давыл урырмын күк — Шундый чагы әле җанымны?! 1987 АДАШКАН БОЛЫТ Ничә еллар буе коргаксыдык. Җир хуҗасын сөрдек еракларга. Туган буразнасын сагынудан Иген чәчте ул мәңгелек карга. Хәерлегә генә була күрсен... Кучкылланып, дулап, тугарылып, Ялтыратып утлы камчыларын, Ил өстенә килә кара болыт! Су гөлләре чумды су астына, Куырылды дөнья — Җилләр кайнар. Шомландылар илнең чал картлары: — Бу — адашкан болыт, балакайлар... Җил таратып атты кибәннәрне, Җирдә — канатлары сынган Тулпар. Ябылдылар тәрәз капкачлары. Көл астына күмелделәр утлар. Килмешәк бер болыт яшен белән Киләчәкне безнең язып куйды — Шул яшенгә дога кыла-кыла, Ата — улны, ана — кызны суйды... Шомландылар илнең чал картлары: — Гомеренә булмады тын көне! — Гел дәһшәтле болыт безне? өстә — Кем каргады безнең газиз илне? Төрле тормыш корып карадык без, Кеше сыман яшәмәкче булып... Гөнаһ шомлыгыдай, Өстебезгә Килде һаман шул — адашкан болыт. Көн дигәне? гел төн булып чыкты, Җитә алмадык без һичбер таңга. .. Ник каһәрле болыт китми бездән — Лаек микән әллә соң без аңа? Гел шифалы яңгыр вә?гъдә итеп, Күтәрелә офык артларыннан. Узып китә болыт — яңгыры юк — Ә без яшәр дөнья Актарылган... ...Безнең хәтердәге ил картлары Төшә иде шундый кара шомга. Ә үзләре кем соң? — биш кат намаз, Көр буразна, намазлык һәм комган! Безгә насыйп яңгыр болытлары Сугаралар һаман чит кырларны — Кем васыять итте безнең җиргә Чернобыльнең? афәт яңгырларын? Шундый болыт булып җыеламы Җаныбыздан күтәрелгән томан? — Җирнең йомгагында безнең илкәй Адашкан бер гигант болыт сыман . Тагын яңа болыт килде өскә. Шифалымы — ходай үзе белсен... Кучкыллана, дулый, тугарыла — Хәерлегә генә була күрсен! Әллә ниләр үзгәрер күк илдә — Заманнарның тын-сулышы кайнар! Бусы, бәлки, безне? яңгыр булып Безнең коргаксыган җиргә явар?.. ...Һаман болыт килә безне? өскә... 1985 КОРГЫЛДЫ Яулар кичә алмас елгалар бар, Инешләр бар — ташу кубарган. Мәгърур гына ага данлы сулар Дастаннарга кергән юллардан. Дәүләтләргә исем биргән алар — Тарихтан чал бөек агымнар... Тик, Коргылдым, сине чакырам мин Дөнья аңлашылмас чагымда! ...Иң зур көчең — яфрак агызырлык. Саегасың тиен су эчсә... Тик ярыңа гөл орлыгы төшсә… Ай үсәсен, никтер, көн үсә. Мин ярата идем көзнең юка Бозын өскә япкан чакларың... Төпләрендә синең — сары яфрак. Мин ишетәм синең акканың! Гомрем буе урман төбендәге Серләреңне синең тыңладым — Шуңа упкыннарга егылмадым, Бураннарда шуңа туңмадым. Без төшәбез елга буйларына Гармун тартып, җырлап уйнарга. Гомрем буе Синең ярга төшәм Онтылырга... бары уйларга. Исмең — гайяр! Әйтерсең лә анда Кем каядыр ярсып ыргылды! И Коргылды! Минем өчен бит син Керсез яшәтердәй сер булдың. Гаҗәп мәгәр... Синнән читтә ничек Яшәлде дә, ничек торылды? ...Сиңа охшап булмады шул инде, Бу балаңны кичер, Коргылды! Әнкәемнең үзе идең бит син... Син карыйсың һаман мөлдерәп. Күкрәгемә кулым куям — Бушлык! Синдә калган бугай бу йөрәк... 1992 * * * Ни булган икән каен кызына? Ак толымыннан бәсләр коела *** Ни булган икән каен кызына? Ак толымыннан бәсләр коела – Алтын сагышлар бүләк итәрмен Чакырса әгәр көмеш туена... Барам каенлы урамнар буйлап, Гүя язмышның кыл уртасыннан. Киләм мин гүя сезнең дәвергә Чорлар югалткан бер гасыр сыман. Барам язмышның кыл уртасыннан, Күмеп китәр күк шәһәрне ак кар, Синең эзләрне күмде ак карлар... Ак кар өстенә атлыйлар ятлар. Атлыйлар ятлар, бары син генә Йөрергә тиеш урам карында. Каен толымын бәс сарган сыман Йөрәккә һаман сагыш сарыла. Яшим мин шулай, минем шәһәрдә Бар иде синең язгы урамың... Каен калтырап бәсен койганда Синең урамны мең кат урадым. Тоям — ул ерак, серле шәһәргә Җаннарга саркып зәңгәр төн керә. ...Синең аркылы үрелеп кемдер Төнге өстәлдә утны сүндерә... 1973 ТЕРЕЛЕРБЕЗ... Нинди садә, чиста булганбыз ла! Уйларыбыз нинди пакь булган! — Без сәгадәт өчен яратылган, Бәхет өчен! — дигән чак булган... Тезләнеп без дога кыла идек Мәҗүсидәй карап бу таңга. Без табына идек — пар каенга, Без ышана идек Ватанга. Матурлыгын тоеп, моңсулыгын, Шигърилеген тоеп дөньяның — Адәм улы! — Табигатькә сеңеп Гел яшәрмен диеп уйладың. Әллә кеше акылыннан шашты, Әллә инде дөнья тилерде? — Кем уйлаган, Кеше булган өчен Оялырдай көннәр килерне! Юктыр, булмас, Дөрес түгелдер бу! Андыймыни, кешем, үзәген? — Син бит Сөя, Тоя белгән өчен Фани дөньялыкны бизәдең. Терелербез, сагынырбыз әле... Китми калмас, китәр бу халәт! Савыктырып сынган канатларын, Күңелләргә кайтыр мәхәббәт. Тезләнешеп дога кылырбыз бер, Мәҗүсидәй карап бу таңга... Сокланырбыз тагын пар каенга. Ышанырбыз тагын Ватанга. 1992 МАТУР БАБАЙ Чор куркыныч булган... Шул чорда да Булганбыз ла без — шук малайлар — Шуклык өчен колак бора торган Авылга бер Матур бабай бар. Һай соклангыч иде яралары! — Кылыч, камчы, богау эзләре... Зарланганын һичкем ишетмәде, Сызланганын беркем сизмәде. Тиран чорымыни шул балачак? — Без — кәлҗәмә буын — сизмәдек: — Матур бабай гел Ысталин сыман, Бигрәк чибәр! — диеп сөйләдек. — Их, егетләр! — дияр иде бабай.— Яратуны сезме беләсез?! — Сез бит көлеп кенә үбәсез дә, Үбеп туйгач, ятып көләсез... Ә мин менә Чапай белән чакта Бозлы суны йөзеп чыктым да Чибәркәйнең кочагына аудым — Сикергәндәй булдым упкынга! Ә сез?.. ...Шаян бабай, Матур Бабай! Тәрәзәңнән карап торасың, Шомыртларың аша карыйсың да Серле итеп тамак кырасың. Матур Бабай! йортың алдындагы Ак шомыртлар һаман куерды — Ил тутырып чәчәк атарга соң Ходай үзе мәллә боерды? Ак шомыртлы синең йорт ышыгың, Урам ягындагы читәнең Аулак оя булды гашыйкларга, Мин дә аны читләп үтмәдем... Ләхетлеккә такталарың әзер... Шаккатырдың кинәт авылны — Хәтта ләхет такталарың, бабай, Сөю нуры булып кабынды. Көннәрдән бер гаҗеп бер көндә Сискәндереп Сәрби апаны, Алып чыкмасынмы Матур Бабай Ләхетенә дигән тактаны! — Чөкердәшсен әле гашыйклар! — дип,— Борчылма,— дип,— карчык, бул тыныч! — Ясап куйды шомырт ышыгына Гөл шикелле матур утыргыч. — Былбыл моңыннан да дәртлерәк шул Мәхәббәттән янып әйткән сүз... Гомер буе юктан йомгак чорнап, Юк йомгакны, карчык, сүткәнбез! Килче, кая, бер кочаклыйм әле... Шомырт исе килә бөркелеп! — Яшьләр сүзен тыңлап котырасың! — Сүт шул утыргычны, карт тиле! ...Кайттым. Күрдем. Матур Бабай салган Йорт нигезе иңгән. Чүп баскан. Безне кавыштырган утыргычның Эзе дә юк хәтта ичмасам... Участковый миңа сөйләп бирде: — И туганкай, ниләр әйтергә? Күптән дөньяда юк Матур Бабай, Елмаюы гына хәтердә. Сөя белми бугай яңа буын... Бер дуңгызы, әнә, нишләде — Гашыйкларга дигән утыргычта Төнбоектай кызны көчләде! Матур Бабай үлгәч, Утыргычта Сүгенешеп һаман эчтеләр һәм тән язар өчен Матур карттан Калган йортны хәтта иштеләр. Денсез буын килде бу дөньяга — Итек салмый түргә менүче. Бисмилласыз агач утыртканбыз — Шуңа сөмсез аның җимеше! ...Матур Бабайлы чор! Сөю чоры! Җилләреңә кадәр исемдә! — Төш күрмичә йокла, Матур Бабай — Безне күрүең бар төшеңдә... Оҗмахта да шаяртасыңдыр син: — Җәннәт бакчасымы чын бакча? — Их гашыйклар сайрашадыр анда — Минем утыргычта таңгача! Сөю сүзе сеңгән шомырт исе... Менә кайда иде чын җәннәт! — Кош сайратып үбешәләр анда — Кайтып килик мәллә, җәмәгать?!. ...Кемнәр булып үсәр бүген җиргә Яланаяк баскан малайлар? Яраттыра торган утыргыч юк... һәм күптән юк Матур Бабайлар. 1992 ЯЛТА ТЫКРЫГЫНДА Җил тузанлы юлга шыбырдатып Койды Платан яфрагыннан чыкны... Яктыгарак менеп барыш иде — Тар тыкрык тупик булып чыкты. Платан төбендәге утыргычка Чүмәште ул, алды сулыш кысып: Ютәл белән уятмаска иде Гөләпләрнең таңгы сак йокысын... Ычкындырды яка сәдәфен ул. Эшләпәсен салып куйды янга. Әсәр өчен түгел — яшәр өчен Сулыш җитми менә Галимҗанга... «Хакмы икән кылган гамәлләрем? Нишлим икән мин моннан соң?» — дигәч, Гади генә итеп: — Эшләгез! — дип, Иптәш Ленин биргән иде киңәш. Һәм Галимҗан йөкне ат күк тартты, Җиңе һәрчак булды сызганулы, Зарлануны белмәде ул буын, Танымады сыктау-сызлануны. Күргәне бар юкса бу тормышта Үз күзләре белән Галимҗанның Алмачуар чабыш атларның да Ярты юлда янып егылганын. Килми лә шул янып егыласы Җилле еллар ашкынганда таңга! Тауга йөк тартканда туктау — үлем... Икеләтә авыр Галимҗанга. Тормыш төпләреннән күтәрелеп, Талпынды ул биектәге утка — Нишләп илтеп кертте әле язмыш, Чыгар юлны бикләп тар тыкрыкка? Ишетелә ярдан диңгез шавы... Шыбырдаша ташлар күбекләнеп... Нинди дулкын ярга илтеп бәрде, Чәрдәкләде олы өметләрне? ...Аһ, сулыш юк, сулыш... Минме шулай Гомер уртасында сыгылучы? Чү!.. Улкае эндәшәме әллә: — Әти! Әти... Сиңа ни булды соң?! Юк, юк! Улын да бит югалтты ул... Болай гына күренәдер күзгә... Ләкин Тагын кабатланды тавыш: — Абый, димен! Нәрсә булды Сезгә? ...Үтеп керде сулыш үпкәләргә. Тәмам киткән дөнья кайтты кабат... — Рәхмәт, балам... Коткардың син мине... Ташламасын сине шушы савап... Таныйм да күк... Ялта малаемы? — Ялтаныкы... Ә мин Сезне беләм! Әни әйтте: «Ул — Ибраһимов,— диде,— Казаннан ук шифа эстәп килгән...» Куркыттыгыз мине... Әйдә, абый, Алып төшәм Сезне мин диңгезгә! Бер явызы адаштырдымы әллә? Бу тыкрыкта нәрсә калган Сезгә?! — Бар, диңгезгә ашык, балакаем... Бар, күңел ач, Йөгер, ашык ярга! Адашмабыз... Андыйлардан түгел... Без калмабыз, балам, тыкрыкларда! Йөгер, балам! ...Бакчы, күр син аны — Нәкъ бит аның улы төсле икән... Кузгалырга кирәк... Кояш чыккан, Яфракларда инде чыклар кипкән. — Юк! — дип, Тешен кысты кинәт кенә.— Куркытма, син, язмыш, юк, куркытма! Үзебезчә Без дә кояш идек — Кала алмый кояш тын тупикта! Ул тамаша кылды сабый сыман Ал гөләпне җилләр селкеткәнен. ...Белә иде, Сизә иде йөрәк Алда авыр, канлы юл көткәнен... 1987 МӨЛДЕРӘМӘ Я обошел дворец с большой досадою на небрежение, в котором он истлевает... ...Ах лейся, лейся, ключ отрадный, Журчи, журчи мне свою быль... А. С. Пушкин, «Бакчасарай фонтаны» Мәгърур хөкемдарның һәрбер моңы Кыйтгаларны дер селкеткән урын... Таш кыялар күкрәп кабатлаган Җиңүченең гарасатлы җырын. Тояк белән турап кылганнарны Яу атлары ярсып җилдергәндә, Әсир кызның кайнар күз яшеннән Фонтан касәләре — мөлдерәмә... һәм барысын таптап үткән язмыш, Кара балчык иткән һәммәсен дә — Ятим җилләр куркып төн үткәрә Горур хөкемдарның төрбәсендә. Алтын даннар янган монда дөрләп, Әверелгән кара күмерләргә... Рәнҗетелгән тарих елый гүя: Фонтан касәләре — мөлдерәмә. Котылырга теләп бу афәттән, Үксез манаралар күккә ашкан. «Килдем. Күрдем. Җиңдем» *. Тыныч кына Имза куя турист Изге ташка. Тарихларның шавын зчкә йоткан Ак мәрмәрләр тынган — сөйләшмиләр. Биек гөмбәзләрне сарыган мүк! — Пушкин чәчәк куя Күз яшенә. Ишетә ул тарих җилләренең: — Сакланыгыз! — диеп кисәткәнен. Борынгы бер үлмәс сагыш булып Яна һаман Пушкин чәчәкләре. ...Язды турист. Китте. Чал тарихка Ул да кертте шулай үз өлешен. Вәхшилеккә мемориаль такта: «Килдем. Күрдем. Җиңдем. Җимерештем». һәм борынгы кошлар күтәрелде Яна чорның күкрәвеннән өркеп. ...Узды яңа заман Тарих аша «Икарус»тан әче төтен бөркеп. ...Яңа заман, Җирне дер селкетеп, Җәһәннәмгә җанын менгергәндә, Пушкин чәчәк куйган күз яшеннән Тарих касәләре — мөлдерәмә... Кырым, Ялта, 1987. ЯРЫЙ ӘЛЕ... Ай болытка туңып ябышкан чак. Аяусыз кыш безнең якларда. Егылды кош канатлы боз булып, Очып барган төштән Ак карга... Зәмһәрирле кышта бичара кош Ярый әле сиңа юлыкты — Бияләең салып, Бичараны Учларыңа алып җылыттың. Сулышларың белән терелттең син, Уянды кош... какты канатын! ...һәм сискәнеп, Тетрәп куйды йөрәк — Нәкъ шул мәлдә сине яраттым. Азмы кичтек гомер зәмһәрирен! Без дә төштек туңып биектән — Йөрәгемне, Учларыңа алып, Тик син булдың мине терелткән. Авыр чакларымда Юаттың син һәм кышларда туңган кош сыман Сулышыңнан канат какты йөрәк Синең җылы, нәни учыңда. һәм без ачтык табигатьнең серен — Безнең җаннар җирдә бер икән! Бу ярату гына түгел бугай... Сөям, димәк, мин кош терелтәм! Сагынганда шул кош белән бергә Төшләремә килеп керәсең: «Яшә!.. Яшә!..» — диеп, Үрсәләнеп Нәни кошка сулыш өрәсең. Карашларың, Сулышларың белән Бар дөньямны минем җылыттың — Бу ярсулы дөнья уртасында Ярый әле сиңа юлыктым... 1987 ҖАН Иртәгәсен чәчәк атасы көн. Шуңа күрә күз дә йоммады, Төн йокысыз таңны көтте шомырт Бар аклыгы белән җандагы... Тамырлардан яшел ябалдашка Төне буе аклык үрләде. Барысын да күрде язгы шомырт... Хәер, шомырт берни күрмәде! Язгы шомыртка баш салган кызның Күңелендә бер сүз талпынды. Эндәшмәде, белмәде лә ул кыз — Сүзме сон, бу, әллә ялкынмы? «Аңламадым... Кем син? — диеп егет Яз кызыннан гафу үтенде.— Шомыртмы бу, Кызмы? Әллә мине Мәңге дөрләтәчәк ут инде?». ...Кабынырмы ул хис сүзләр булып? — Борчылудан күз дә йоммады, Төн йокламый таңны көтте язмыш, Бар аклыгы белән җандагы... - Ничә язлар кабатланды инде... Яз кабынды — шомырт ак булды, Исеңдәме — шомырт чәчәк көтте — Безнең җаннар уртак чак булды. Шушы көннән бирле Тынгы белмәс Ут һәм ялкын җанда дөрләде, Барысын да күрде язгы шомырт, Хәер, Шомырт берни күрмәде! ...Юатулар безгә кирәк түгел, Ихлас язга кирәк юату: Чын мәхәббәт — җирдә юкны табу, Чын мәхәббәт — Барны югалту... 1977 ЙӨРӘК Сайравына һушым китеп Тыңлап тордым мин иртән — Бу табигатьнең йөрәге Сандугач түгел микән? Күкләргә ашты күңелем Шул моңнарга сарылып, Сайрап үлә сандугачлар, Йөрәкләре ярылып. Йөрәккә кунган шикелле Сайрамачы, кит инде... Шушы сайрауларың белән Үтерәсең бит инде! Каян килгән сиңа бу моң? — Томшыгың көмеш бугай, Томшыгың көмеш булмаса, Сайрамас идең болай! Аңлар өчен ил шатлыгын, Кайгыларын, язмышын — Тик бер тапкыр тыңлау җитә Шул илнең сандугачын. Табигать миңа сандугач Язмышы бирсә әгәр, Сайрамас идеммени соң Сезнең өчен бу йөрәгем Арыганчыга кадәр, Ярылганчыга кадәр?! 1972 ЫК ТОРНАЛАРЫ Ерак-еракларда, тере күлдә Тонык суда үтте чагылып Шау яшьлегем! — Торна кәрванына Минем еллар китте тагылып... Ык буеннан кузгалганнар бугай — Канат җилпешләрен мин таныйм, Мондый моңлы, Уйчан талгынлыклар Тик дулкында була — Ыктагы... Кыйгач кашларына учны куеп Торна саный кызлар... Көз яна! Бетмәс тавыш килә һавалардан, Өзгәләнә тавыш, Сызлана... Яратып кал җирдә! Яратып кал! Бер генә ул сөю күпере... Көзге тау битендә Салкын күктән Торна саный кызлар — Күпмедер? Мөмкин түгел микән бу тормышта Вакытларны куып узарга? ...Торналарны озатасың, ярым... Кайтмас хатирәдәй Көз яна! 1982 СЫРЫНДЫ Бөтерелә бөдрә сырындылар Якын килергә дә шомлы ярда — Гасырларның кара бураннары Дулый бугай безнең карашларда... Тәңре үзе җәзалыймы әллә Сайлап җирнең кайбер кавемнәрен? Ничә гасыр кайный кара буран! — Ачыласы юктыр бу көннәрнең... Ачыласы юктыр язмышларның! Алгандыр ла тәңре безне сайлап... Юл катысын эзләп кар астыннан Изалана һаман күшеккән ат. Иң гаҗәбе — без һаман да исән! Саклап килә безне нинди өмет? Чынлап та бит — бер ачылыр еллар! Безнең дә бит кояш чыгар көлеп! һаман юлдаш булган сырындылар Эреп юкка чыгар ахыр чиктә. Гел буранга күнеккән бу җаннар Түзә алмас сыман ул бәхеткә. Ә хәзергә... Безгә язган буран Тынны буып, әйдә, дулап торсын — Атла, аткай, юл булырга тиеш... Эзлә генә, эзлә юл катысын! 1992 ЯЛГЫЗ САНДУГАЧ Безнең өскә гүя ниндидер көч Авыр, кара йолдыз кабызды — Өер-өер ач бүреләр улый һәм сандугач сайрый — ялгызы... Тәкъдирме бу? Явыз ихтыярмы? Безнең утны кемнәр сүндерде? — Үз нәҗесе белән уйный Ватан. Барып җиттек — Ватан тилерде. Үксүеме, сайравымы — белмим, Әллә инде җанын юата — Котырган ил сандугачы сайрый Япа-ялгыз гына Куакта. Кара гарасатлар кайнаганда Нинди зәгыйфь бу өн, нинди саф! Җиһан үзе җимерелер сыман Шул сандугач тик бер ялгышса.., Тупландылар кыргый өерләргә Адәм балалары юлларда. Шулай уңайлырак — ботарларга, Шулай уңайлырак — уларга. Күзләр — куздай! Сырт йоннары торган! Тешне кычыттыра мең афәт — Портретың шушы, Яна заман, Шушы, бәндәм, безнең кыяфәт. Шул булырмы соңгы сурәтебез Безнең — сөя белгән халыкның? Син кайлардан килдең, кара йолдыз? Нигә безнең күктә калыктың? Ач өерләр туеп ял итәрләр, Ырылдашып җирдә җан кыйгач, Һәм шуларны ярлыкауны сорап, Өзгәләнер ялгыз сандугач... 1992 КЕМ ӘЛЕ СИН? — Кем әле син? Ни майтардың, Ни кылдың бу Җиһанда? Изү ертып ташландыңмы Давылларга-туфанга? Алтын һәйкәлләр коярлык Эшләрең бармы җирдә? Адымың, сүзең, сулышың Лаекмы асыл иргә? Гашыйк була белдеңме син Дастан итеп сөйләрлек? Кемнәргә син шәфкать кылдың, Җанын кыйдың кемнәрнең? Күтәрдеңме кылыч болгап, Кавемемне яуларга? Калдырдыңмы аяк эзе Кеше менмәс тауларда? Сүзләр әйтә алдыңмы син Иман итеп ятларлык? Ни калдырдың Яңа буын Ядкарь итеп сакларлык? Йә, нишләдең? Җавабың бир! ...Көне-сәгате килсә, Тәңре үзе күзгә карап Шундый сораулар бирсә, Ни диярмен? — Йа Ходаем! Бу мин—гөнаһлы кешең — Эзләдем, таптым, юаттым... Шул булды яшәешем. Эзләдем... Таптым... Югалттым.,. Яшәмәдем дә бугай! ...Шулай дип җавап тотармын. һәм аңлар мине Ходай. 1992 * * * Җилләр чиртә сары камылларга. Кояш — безгә шулай күренгән — Алтын арышларга сыдырылып Күтәрелә басу түреннән... Җир изүен чишеп сулыш ала, Бирелгән ул кояш иркенә! Борчулары аның, искәрмәстән Башак булып җанга төртелә. Карашларым тия офыкларга, Һәрбер тойгым нурга төренгән. Йөгер, кояш, басу юлы буйлап, Күтәрел дә басу түреннән... Син салават күперенә гүя Җиз кыңгырау итеп тагылган! — Күпер-дуга! ...һәрбер чыңы аның Тойгыларга килеп кагылган. Ургып керә җырларыма якты. Сак булыгыз, уты капмасын! ...Бар дөньяга кояш моннан чыга — Ачып керә офык капкасын... 1970 Офыкларга дулкын кага басу, Кузгала да урман ягыннан... Күңел бу якларның бер кулъяссу Туфрагына кадәр сагынган, Туфрагына! Күкка тигән тупыл ябалдашы, Менә-мепә кичке җил өрер, Тупыл ботаклары, шыбырдашып, Йолдызларны коеп төшерер, Йолдызларны!.. Нәкъ Офыкка чыга тыкырыгы. Болытларга тигән казыклар. Айга тигән кибән бастырыгы. Һәр тавышны, күңел, язып бар, Һәр тавышны! 1970ДҮРТ ҖЫР Аргы ярда әле көмеш җырлар, Елларның да аргы ярында, Чыдар микән йөрәк ахыргача Җырлаганчы шуның барын да? Беренче җыр — илем турында ул, Олы юлга дәшкән җырдыр ул, Йөрәк кадәр чәчәк бөреләре Тирбәлешеп торган кырдыр ул... Икенче җыр... әни турында ул, Ун мең еллык моңлы көйдер ул; Бу җиһанда җанны җылытучы Бердәнбер өй, изге өйдер ул. Өченче җыр... Сөю турындадыр — Мең яңарган иске моңдыр ул; Яшәү өчен, чиксез дәвам өчен Һавадыр ул, сихри тындыр ул. Дүртенче җыр... Бусы җырланадыр Елларның иң аргы ярында. Ансын каен җырлар... каберемдә... Калганнарын — үзем! Барын да!.. 1970БАШ ОЧЫНДА... Безнең яшәешкә кар явымы Тере пәрдә итеп эленгән — Карлар эри курай моңнарында, Моңнар тибрәп ява кар белән. Җилләр җилпеп ачты ак пәрдәне — Мәңгелекне шунда таныдым, Минем җаным ул — мәңгелек икән, Ә мин — мәңгелекнең җанымын. Шул мәгънәне аңлатырга җаннар Килгән мәллә фани дөньяга? — Моң уралган карлар ява җиргә, Кар уралган якты моң ява. Кешем минем, мең гайрәтең чигеп Качкан чакта яшел тугайдан, Качкан чакта бу җимерек җирдән, Һич югында, су эч курайдан... Күрәсеңме, кешем, кар ташкыны Баш очында безнең эленгән — Үткәннәрне безнең ташлар баскан, Киләчәкләр — карга күмелгән,.. 1980ТИМЕРЧЕ Язмышын да чүкеп ясаган ул, Сандалына салган ачуын. Сандалында яньчемәкче булган Бөлгенлекне, сугыш-ачлыгын; «— Тимернең син зәгыйфьрәк җирен — Йөрәк турын таба бел генә — Кызган чакта кизәнеп бер суксаң, Тимер түгел, чорт та бөгелә!» Дене дә шул тимер иде аның, Чүкеч тавышы булды догасы. Берлиннарга кадәр алып барды Җирән кашкасының дагасын. ...Кызган тимер кебек яшәде ул, Кызган килеш керде сугышка, Кызган тимер сукты йөрәгенә, Кызган килеш ауды камышка. «— Ә ...синмени?! — диде тимергә ул.— Син... сугарга... уйладыңмыни? Вреш, брат! Күпме генә сукма, Кызган чакта ирләр бөгелми!» Бөкте тимер, кызган тимер бөкте! Тик бер мизгел калгач үлемгә, Кызган тимергә ул әйтеп куйды: «— Йоклап алыйм әле мин менә... Ә аннан соң... кайнар килеш торсаң, Нәни кадак ясыйм үзеңнән...» ...Ул белмәде — соңгы тамчы каны Акканын шул тимер эзеннән... 1970
You have read 1 text from Tatar literature.