🕙 29-minute read

Шигырьләр - Ирек Сабиров - 1

Total number of words is 3826
Total number of unique words is 2107
32.5 of words are in the 2000 most common words
46.9 of words are in the 5000 most common words
55.6 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  Бәгырькәем, уфтанма син
  Сентябрьгә;
  Без җиңәрбез көзен, кышын
  Икәү бергә.
  Бар эшләрем, җимешләрем –
  Синең өчен;
  Син булганда икеләтә
  Арта көчем.
  
  
  ТАТАРЛЫГЫМ
  
  ...Татар халкы һаман исән, чөнки
  аның тамырлары нык. Татар ке-
  шесе, кайда гына яшәмәсен, үзе-
  нең татарлыгын онытмый.
  Индус Таһиров
  Еллар узган саен, күбрәк
  Сизәм җирдә ямь барлыгын:
  Язмыш каккан-суккан саен
  Ныгый бара татарлыгым.
  
  Булды үзе аптыраган
  Мәлләрем юл чатларында;
  Ят тарафка, бүтән юлга
  Кереп киткән сакларым да.
  
  Хәлсез ауган җирдән мине
  Ни күтәрде, ни коткарды?
  Чытырманнан туры юлга
  Нинди куәт алып барды?
  
  Ул – серле көч. Маңкортларга
  Һич аңлатып булмый аны:
  Ул көч – мине кеше иткән
  Татар каны, татар аңы,
  
  Ходай биргән яшәү дәрте,
  Тән һәм әхлак чисталыгы,
  Борынгыны бүгенгегә
  Тоташтырган җеп барлыгы.
  
  Шуңа күрә җиңеп барам
  Рух чирлеген, уй тарлыгын;
  Айлар-еллар узган саен,
  Ныгый бара татарлыгым.
  
  
  ИКЕ ВАТАН
  
  Туган як – бер. Аңа алмаш булмый.
  Истә көннәрен дә, төнен дә:
  Дөньяның иң яшел үләннәре
  Үсә безнең капка төбендә.
  
  Туган яктан еракларда узды
  Гомеремнең байтак көннәре.
  Бу – икенче ватан. Монда гына
  Дөньяның иң зәңгәр күлләре.
  
  Ике ватан. Мин аларны үзем,
  Үз теләгем белән сайламадым,-
  Өлешемә шулай тигәндер:
  Берсен Ходай биргән. Икенчесен...
  ...Анысын да Тәңрем биргәндер.
  
  
  СОҢ БУЛЫР
  
  Ашыгып, эш диеп, мал җыеп,
  Көннәр дә, еллар да үтәләр.
  Ә безне яраткан сылулар
  Көтәләр, көтәләр, көтәләр.
  
  Без эшчән, без дөнья куабыз,
  Күрмичә иң гүзәл таңнарны;
  Без мәхрүм итәбез назлардан
  Иң тугры, фидакарь җаннарны.
  
  Югалту бик җиңел аларны,
  Булса да мәңгелек кебекләр.
  Әй, бүген назлыйк ла ярларны,
  Иртәгә соң булыр, егетләр!
  
  
  ҖАВАП
  
  Тәнкыйтьлисең мине: «Әллә, - дисең, -
  Утыныңмы беткән учакта?
  Бүтән кеше әйткән фикерләрне
  Кабатлыйсың, - дисең, - кайчакта.»
  
  Юк, дускаем, мин бит, кешелеккә
  Хак сүзләрдән керсен, дип, сихәт,
  Югалмасын, диеп, тирән акыл,
  Мәңге яшәсен, дип, хакыйкать, -
  
  Кыргый ташны кырлап шомартам да,
  Әйләндерәм йөзек кашына,
  Кичә акбур белән язылганны
  Бүген уям кыя ташына.
  
  
  БЕРӘҮ ГЕНӘ ГОМЕР
  
  Гөл-чәчәкле, нурлы бу дөньядан
  Шуып үтте бары күләгәм.
  Рәфикъ Юныс
  Кабатланмас инде
  Алсу таңнар,
  Кабат тумас мине
  Яратканнар.
  
  Яшәү кадерләрен
  Белмәдем шул;
  Кайчан өзелер бу
  Бормалы юл?
  
  Сарыкүлдә томан
  Җете зәңгәр;
  Кичерегез, зинһар,
  Рәнҗегәннәр!
  
  Кими бара куәт
  Йөрәгемдә.
  Берәү генә гомер,
  Берәү генә...
  
  
  КУЛЪЯЗМАЛАР
  
  Без кемнәр соң? – Ходайдан ваз кичкәннәр?
  Күңеленнән иман нуры киткәннәр?
  Рәдиф Гаташ
  Өем-өем иске кулъязмалар...
  Күп язылган. Кая куйыйм аны?
  Ертып ташлар идем – кызганыч.
  
  Кулларыма каләм алган саен,
  Шөбһәләнәм тагын, тагын да:
  Укый торган, аңлый торган җаннар
  Калды микән тирә-ягымда?
  
  
  ХАТИРӘЛӘР
  
  Дәфтәр битен ачсам, ул Истәлек
  Килеп чыга кипкән гөл булып.
  Р.Аймәт
  Хатирәләр, бәйләвечләр кебек,
  Яраларда кипкән ябышып.
  Куптарма син аны, ярсымасын.
  Вакыт узган. Булмас кавышып.
  
  Сагынсак та тәүге мәхәббәтне,
  Кайтмас, бәгърем, кире ул чаклар:
  Еллар аша инде күренми дә
  Су буенда янган учаклар.
  
  Без яраткан гөлләр түтәлләрдә
  Утыз биш кат шытып, сулдылар;
  Бергә үскәннәрнең бйтаклары
  Каен кәүсәләре булдылар.
  
  Ерактагы йолдыз яктысыдай
  Калсын тойгыларның яшь чагы.
  Сөю кояшының баешында
  Кызыллана хәсрәт шәфәгы.
  
  
  ЧАБЫШ
  
  Шимбәләрнең, пәнҗешәмбеләрнең
  Үкчәләре генә ялтырый!
  Әлсерәтте бу чабышлы тормыш,
  Тәнем арды. Йөрәк ял сорый.
  
  Җитте, дидем, тукталырга кирәк,
  Куанырга кирәк һәр таңга!
  Чаңгы киеп, дөнья мәшәкатен
  Ташлап, чыгып киттем урманга.
  
  Менә икән кайда яшәү яме!
  Уйлар бүтән монда, уй башка!
  Карга чумган нарат егетләре
  Яңакларын куйган кояшка.
  
  Алсу көртләр, күкнең зәңгәрлеге
  Сулган хисләремне исәртә,
  Каеннарның шәрә гүзәллеге
  Усалланып каткан күңелемне
  Әллә ничек итеп нечкәртә.
  
  Айныгандай булдым: дөнья куып,
  Күпме мизгелләрем урланган!
  Ләззәтләнеп шулай, үзгәрдем, дип,
  Яңардым, дип кайттым урманнан.
  
  ...Иртәгесен исә - өермәдәй
  Кабат йотты тормыш агышы:
  Дүшәмбеләр, җомга, чәршәмбеләр...
  Дәвам итә дөнья чабышы.
  
  
  БӘНДӘ
  
  Минем күршем Битаманда
  Үскән туып,
  Балалары җитеп килә
  Урыс булып.
  
  «Ну и што, - ди,- по-татарски
  Белмим я сам.»
  Ник оныттың үз телеңне,
  Дип сорасам,
  
  Тәкәбберлек белән йөзен
  Чөерә дә,
  «Ул языкның пользасы юк,»-
  Дип җибәрә.
  
  Ә мин уйлыйм: я ул юләр,
  Я мин ахмак:
  Әле дә яшим Тукай шигырь-
  ләрен ятлап,
  
  Әле дә «Зәңгәр шәл»не укып
  Яшем түгәм,
  Телем аша яшәвемнең
  Ямен күрәм.
  
  Үз телемдә беләм Җирнең
  Һәр кыйтгасын,
  Матдәләрен һәм тапкырлау
  Таблицасын.
  
  Татар мәктәбендә укып
  Алдым белем,
  Урыслардан шәбрәк беләм
  Урыс телен.
  
  «Ә син,- димен,- гомер кичтең
  Надан килеш:
  Русчаң зәгыйфь, татарчаң да
  Әвеш-төвеш.
  
  Кайда кыйблаң фани дөнья
  Агышында?
  Җилкәнең дә, тоткаң да юк
  Тормышыңда.»
  
  Шулай дидем, ә үземнең
  Йөрәгемдә
  Нәфрәт тә юк, ачу да юк,
  Җирәнү дә.
  
  Тик кабатлыйм шул күршемне
  Күргән саен:
  Ач күзләрен ул бәндәңнең,
  Я Ходаем!
  
  
  МӘСКӘҮ. КЫЗЫЛ МӘЙДАН
  
  Мәскәү манараларына
  Карап, уйланам кайчак:
  Анда безнең мәчетләргә
  Охшаганнары байтак.
  
  Бусы Әҗем мәчетедәй,
  Кара әле менә син:
  Хәзер азан әйтә башлар
  Кебек шуннан мөәзин.
  
  Әйтерсең лә килеп чыктым
  Нәриман почмагына;
  Тик ай түгел, якут йолдыз
  Куелган очларына.
  
  Нәкышләрнең кайбереннән
  Таныш моңнар сибелә:
  Итальяннар арасында
  Татар кулы сизелә.
  
  Әллә Мәскәү риваяте
  Тарихи бер ялганмы?
  Соларилар арасында
  Сабирлар да булганмы?
  
  Һәркем бу хәлдән, минемчә,
  Мондый нәтиҗә ясар:
  Аллага шөкер, туганнар,
  Кайда гына юк татар!
  
  
  МӘСКӘҮЛӘРГӘ КИЛГӘН САЕН
  
  Мәскәүләргә килгән саен,
  Каушап калам аптырап:
  Безнең Урал калалары
  Мондагыдан яктырак.
  Башкалада йөзләр сүрән
  Җәен дә, көзләрен дә;
  Игътибарга ялкау алар,-
  Һич тә кермәс хәлеңә.
  Мәскәүлеләр, сораштырсаң,
  Бер ягымлы сүз белми;
  Күрсәткечләр күп булса да,
  Күрүчеләр күренми.
  Бездә назлы халык. Түгел
  Мондагыдай хөрәсән:
  «Ни булды,» - дип сорый кызлар,
  Арып чатка сөялсәң.
  Хәер, монда да кайчакта
  Очрый кызлар – каравыл!
  Охотный ряд якларына
  Барып кара, әнә ул –
  Нинди чибәр чыгып баскан
  Кунакханә чатына:
  Гаҗәп назлы караш белән
  Әллә кая чакыра...
  
  
  АКЧАРЛАК
  
  Шәүкәт абый Гайнуллин истәлегенә
  Дулкыннарда йөзгән бер акчарлак
  Көтмәгәндә өскә юл алды,
  Күкләр киңлегендә ак болытлар
  Арасында эреп югалды.
  
  Гаҗәп: элек сизмәгәнмен икән
  Яр буенда аның барлыгын.
  Хәзер исә - сискәндерә бушлык,
  Ятимлектән әрнеп, зар елыйм.
  
  Ничек күрим ансыз җәй таңнарын,
  Ничек кичерим, дим, кыш аен?
  ...Кайлардадыр күкләр зәңгәрлеген
  Гизеп оча газиз кошкаем.
  
  
  БЕЗ
  
  
  1
  Кайчак хәсрәт баса, я эч поша,
  Кайчак мавыгыбрак китәбез...
  Әй, беләсе иде: бу җиһанда
  Тәңребезгә кирәк микән без?
  2
  Иман белән генә мөмкин яшәү,
  Шулай гына җанлы-тәнле без.
  Тәңребезгә кирәкме без – белмим,
  Әмма безгә кирәк Тәңребез.
  
  
  БҮГЕН ШАТ МИН
  
  Фәкать хәсрәт туфрагыннан гына
  Шытып чыга олуг шигърият.
  Чөнки тормыш – үзе бер фаҗига, -
  Чынга ашкан һич тә бер ният
  Бәхет белән тәмамланмый җирдә.
  Ә шигырь бит – тормыш юлдашы.
  Шуңа ахры – шатлык көннәремдә
  Һич ярала алмый моң башы.
  Язармындыр соңра газәлемне,
  Яшем түгеп һәрбер сүзенә.
  Бүген шат мин. Куям каләмемне.
  Чиш төймәңне. Кара күземә.
  
  
  КАЙТЫРБЫЗ
  
  Безне ерак, ерак ыргытканнар...
  Кайта-кайта хәлләр калмады.
  Харрас Әюп
  Туган яктан ерак китсәк тә, без
  Югалмадык әле дөньяда:
  Тегендә дә сынатмаган идек,
  Кеше булып калдык монда да.
  
  Матур монда айлы кичләре дә,
  Таңнары да балкып яктыра,
  Тик барыбер Убса урманнары
  Төнлә төшкә кереп чакыра.
  
  Без бит Казан арты егетләре,
  Күк ишелеп, җирләр упса да,
  Бер кайтырбыз әле Мәмдәлләргә,
  Бер кайтырбыз әле Убсага!
  
  
  ТАГЫН...
  
  Чәнчер энәләрең барын
  Оныттым – кагылдым шул;
  Табындым да яшьлегеңә,
  Үзем дә кабындым шул...
  Рәдиф Гаташ
  Тагын язлар.
  Тагын сыкрый күңел.
  Һич аңларлык түгел бу хикмәт:
  шагыйрьләргә
  куандырып түгел,
  сызландырып килә мәхәббәт.
  
  Әйтерсең лә - алда әле кышның
  иң дуамал явыз бураны...
  Әллә йөрәк
  килгән һәр шатлыкның
  китәчәген белеп торамы?
  
  ALMA MATER
  Тәннәр яшәп тузды.
  Кайттык, килсә дә көз:
  Шушы йортта узды
  Яшьлек көннәребез.
  
  Монда кайнап торды
  Иҗат, сәнгать, фәннәр;
  Балкып, ямьнәр бирде
  Шәмдәлләрдә шәмнәр.
  
  Ул чак без заманга
  Булдык бик мөкиббән...
  Әйдә, керик, монда
  Шул ук яшьлек микән?
  
  Монда ямьнәр бирә
  Шул ук шәмнәр микән?
  ...Ә, юк, шәмдәл генә...
  Шәмнәр янып беткән...
  
  
  «АЛТЫН ГАСЫР»
  
  Гыйбрәтләрдән тарих гыйбарәттер...
  Лена Шагыйрьҗан
  «Алтын гасырыгыз булган,» – диеп
  Һәр милләтне алдый чал тарих.
  Шуңа кайчак дулап китә халык:
  Данлы чорны, имеш, кайтарыйк.
  
  Ләкин...»алтын гасыр» – уйдырма ул,
  Шомсыз ирек юк бу дөньяда:
  Я бөлгенлек, я сәяси давыл,
  Һәм ялвару карап кыйблага.
  
  Гомер берәү генә! – ул да юньсез:
  Бәхет эзләп кая барасы?
  Шуңа матур әкиятләр эзләп
  Яши мескен адәм баласы.
  
  Менә, шулай, үзебезне алдап
  Һәр кичебез, һәрбер иртәбез,
  Алтын гасырыбыз кайтыр, диеп
  Өмет баглап гомер итәбез.
  
  Чорлар узар... Утызынчы гасыр
  Улларының татар сыманы,
  «Алтын гасырыбыз булган,» – диеп
  Телгә алыр безнең заманны.
  
  
  УЛЫМА
  
  Мин дә, әти, синең эздән барам...
  Рафис Корбан
  Байлыгым юк – юлым кала сиңа,
  Юлым кала сиңа бары тик.
  Чытырманлы булды минем юлым.
  Мин туктадым, ә син ары кит.
  
  Бел син, улым: мин бит язмыш каккан-
  Суккан юлларында тормышның,
  Канга баткан авыз-борынымны
  Учлап, елмаерга тырыштым.
  
  Син дә елмай. Үз юлыңа ялгап
  Җибәр минем юлның тәмамын.
  Байлыгым юк – юлым кала сиңа.
  Синең юлың – минем дәвамым.
  
  
  ДОШМАНЫМА РӘХМӘТ ӘЙТӘМ
  
  Ниятләрен яшермичә,
  Янап торды дошманым;
  Ә дустымның ялганыннан
  Чак упкынга очмадым.
  
  Ялгышыма дәшми, дустым
  Күпме зыян эшләде!
  Ә дошманым бер хатамны
  Кичермәде – тешләде.
  
  Рәхмәт инде дошманыма:
  Бирде генә кирәкне!
  Кырыс мөгаллимдәй, мине
  Ялгышмаска өйрәтте.
  
  Дошманыма куям һәйкәл:
  Калкып торсын югары.
  Дошманыма рәхмәт әйтәм,
  Ә дустыма – юк әле...
  
  
  ЮЛ ЭКСПРОМТЫ
  
  Тиң бар микән җирдә миңа –
  Шыр тилегә, юләргә?
  Эшләремне эткә ташлап,
  Киттем сине үбәргә.
  
  Мәми авыз түгел бит мин
  Тик ятып яшь түгәргә:
  Чакрымнарны адым итеп,
  Барам сине үбәргә.
  
  Ялкынсынган йөрәгемне
  Тыеп торыйм ниләргә?
  Ерак юлны якын итеп,
  Килдем сине үбәргә.
  
  Каршы ал!
  
  
  ХАТЫННАР
  
  Хатыннарның холыклары бүтән,
  Охшамаган безгә һич. Алар
  Мәсхәрәдән, хурлык, изелүдән
  Бәхет табып яши алалар.
  
  Бичаралар, димим, - киресенчә,
  Монда илаһи бер акыл бар:
  Ирләр түзми гүргә кергәндә дә,
  Чыдап, яши бирә хатыннар.
  
  Дөнья кыйммәтләре арасында
  Яшәү – алар өчен бердәнбер;
  Бәлки шушы сыйфат аркасында
  Җирдә тормыш дәвам итәдер...
  
  
  СӨЕМБИКӘ
  
  Бал-май нигә? Журнал килеп торса,
  Ипи белән суга мин риза.
  Кече яшьтән мине сихерләде
  «Сөембикә» дигән могҗиза.
  
  Чуалышлар килгәч, авыр елда,
  Булмаганда җанда һич тәртип,
  Безне: халкың белән горурлан, дип
  «Сөембикә» торды искәртеп.
  
  Бер карасаң, янәшәбездәге
  Ямьне ачып тора ул бары...
  Татарларны матурлыкка өндәп
  Яши «Сөембикә» журналы.
  
  
  ТРОИЦК КАЛАСЫ
  
  Уй ярында таң шәүләсе уйный,
  Таң сәламли Уел буйларын...
  Шул таңнарда ерак гасырларга,
  Тарихларга оча уйларым.
  Тәңрем ихтыяры белән, ахры, –
  Шәһәребез шулай урнашкан:
  Мәчетләргә төшә тәүге нурлар
  Алсуланып чыккан кояштан.
  Сокландырып бу җиһанның
  Фәкыйрен дә, баен да,
  Таң нурлары җем-җем итә
  Мәчетләрнең аенда.
  Таңнар ата, мөэминнәрне өндәп
  Тәңребездән иңгән бәхеткә:
  Татар тыкрыгыннан, әкбәр әйтеп,
  Мөселманнар бара гаеткә.
  Чиратлашып мәңге алмашына
  Кышкы көртләр, җәйге чәчәкләр.
  Изгеләрнең кабер ташларында
  Балкып, сүнә соңгы шәфәкъләр.
  Сокландырып бу җиһанның
  Фәкыйрен дә, баен да,
  Таң нурлары җем-җем итә
  Мәчетләрнең аенда.
  Кичке шәфәкъ яулый Уй буйларын,
  Моңсулата Уел суларын.
  Хак Тәгалә үзе яктыртадыр
  Халкыбызның язмыш юлларын:
  Изгелеккә Раббем соклана күк,
  Гөнаһларга гүя көрсенә, -
  Көн башлана Татар тыкрыгыннан,
  Татар зиратында көн сүнә...
  Сокландырып бу җиһанның
  Фәкыйрен дә, баен да,
  Таң нурлары җем-җем итә
  Мәчетләрнең аенда.
  
  
  АК ТӨЙМӘ
  
  Килде көннәр: махра борып,
  Көйрәтеп алыйм, димә...
  Ярамый, дип тыеп ята
  Тел астында ак төймә.
  
  Дулкынланма, дип кисәтә,
  Чәкүшкәгә дә тимә:
  Әй сукрана, әй тиргәнә
  Тел астында ак төймә!
  
  ...Кинәт күземә чалынды
  Гөлсу, Гайшә, Хәтимә:
  Сикереп, җиргә тәгәрәде
  Тел астыннан ак төймә.
  
  Юк, төймә дә кирәк түгел,
  Дәрман да бар канымда,
  Алсу, Ләйлә, Рәшидәләр
  Яннарымда барында!
  
  
  АҢЛАШУ
  
  Үткәндәге гөнаһларны санап
  Битәрләшмик әле һәр эштә.
  Син дә, бәгърем, изгеләрдән түгел,
  Мин үзем дә түгел фәрештә.
  
  Хисләрнең дә кадерен белү кирәк:
  Тирә-якта – рухи сукбайлык.
  Назга кытлык арткан бу заманда
  Сөешү ул – үзе бер байлык.
  
  
  ТОЗСЫЗ ШИГЫРЬ
  
  Язгы иртә. Шигырь укыйм. Тозсыз.
  Каным өши һәрбер җөмләдән.
  Укып кара, дип үтенгән иде
  Мин шагыйрь, дип йөргән бер адәм.
  
  Соры гыйбарәләр. Ни яз исе,
  Ни карасы җирнең, ни агы.
  ...Ә бакчада гүзәл газәл булып
  Балкып тора шомырт куагы.
  
  
  БЕРДӘМЛЕК
  
  Ничек ныгысын иттифак –
  Хет өзгәлән, хет сикер:
  Бердәм карар кылыйк, дисәк,
  Ике татар – биш фикер.
  
  
  ТРАДИЦИЯ
  
  Нинди асыл егетләрнең
  Башкайларын ашыйбыз:
  Гүргә төртеп керткәч кенә
  Күккә чөя башлыйбыз.
  
  
  ТАРИХ
  
  Нинди көчләр сайлый икән
  Каһарманның варисын?
  Шаһгалиләр язмый микән
  Колшәрифләр тарихын?
  
  
  ТАТАР МӨГАЛЛИМӘСЕ
  
  Мөгаллимнәр арасында
  Ир-ат кими – нишлисең!
  Заманыбыз шундыйдыр, дип,
  Әллә ни китми исем.
  
  Тәрбия – мөселманлыкның
  Иң мөһим тәгълиматы.
  Шул тәгълимат үзәгендә -
  Татар мөгаллимәсе.
  
  Бу эштә юк бәйрәм көне,
  Якшәмбесе, шимбәсе.
  Шушы йөкне тартып бара
  Татар мөгаллимәсе.
  
  Кайда мәктәп балалары,
  Кайда үз гаиләсе?
  Барысын да тигез күрә
  Татар мөгаллимәсе.
  
  Кичен дәфтәр тикшерәсе,
  Көндез дәрес бирәсе...
  Көн дә эштә, кич тә эштә
  Татар мөгаллимәсе.
  
  Тик барыбер – чибәрләрнең
  Чибәре: күз тимәсен;
  Йолдызлардан өстен күрәм
  Татар мөгаллимәсен.
  
  Гөлчирәсе, Луизасы,
  Алсуы, Саниясе...
  Нур сибеп яшә, акыллым,
  Татар мөгаллимәсе!
  
  
  БҮГЕНГЕ ХАЛӘТЕМ
  
  Киләчәккә очмый хыялларым,
  Үткәннәрдә хәтер казына;
  Җырларым да – хисләр кайнап түгел,
  Уйлар туып кына языла.
  
  Әллә көзге кырау, әллә инде
  Йөрәк төбендәге юшкынмы,
  Әллә хыялларым җимерелү –
  Сүрелдерде шигъри утымны.
  
  Яңарышлар булып язлар килгәч,
  Бер кабынып, мин дә дөрләдем,
  Ләкин бергә янып йөргәннәрнең
  Тиздән сүреләсен белмәдем.
  
  Милләт өчен нинди көрәш барды! –
  Алкышлардай иде гасырлар.
  ...Түләсәгез, көрәшәм, дип, бүген
  Сатулаша кайбер «батырлар».
  
  Максат – баю... Алар өчен юктыр
  Кылган эшнең агы-карасы.
  Шаккатам мин: алар да бит татар,
  Алар да бит ана баласы!
  
  Әй татарым, шуны аңла: синең
  Бер Ходайдан башка юк хуҗаң.
  Ни кызганыч: тарих күрсәткәнчә,
  Һәр халыкта була сатлыкҗан.
  
  Тик бит әле шул маңкортлар гына
  Тәшкил итми татар галәмен,
  Без дә исән әле! Шыт, хыялым!
  Оч, фикерем! Уйна, каләмем!
  
  
  
  
  
  
  ТАТАР
  
  Бар татарның Минтимере, Җәлиле,
  Бар аның – ни аяныч – Шаһгалие.
  
  Татарларны зур иткән дә - татар ул,
  Татарларны хур иткән дә - татар ул.
  
  
  АДӘМ БАЛАСЫ
  
  Хак Тәгалә ихтыяры аша
  Килде җиргә адәм баласы.
  Тәкъдир кушуынча гына туды
  Һәр адымы, һәрбер карашы;
  Бирде Ходай аңа өмет, сәләт,
  Язмышында якты мәнле эз;
  Канлы сугышлардан үткәрсә дә,
  Исән итте аны Тәңребез.
  Илаһыбыз юмарт булгач, адәм
  Хезмәтендә үсте югары;
  Бәхет эчеп узды гомер юлын,
  Имин булды картлык еллары.
  Хәзер инде аңа, шөкер итеп,
  Оҗмахларга китеп барасы...
  ...Соңгы сүзен, ләкин: «Алла юк,» – дип
  Йомгаклады Адәм баласы.
  
  
  ТАТАРЧА
  
  Рәхәтләнә җаным-тәнем,
  «Әллүки»не көйләсәм.
  Мин татарча, саф татарча
  Җырлыйм, көйлим, сөйләшәм.
  
  Дөнья белән мин татарча
  Багълашам һәм аңлашам;
  Төрки туганнар булыша,
  Әгәр аңлый алмасам.
  
  «Кирәкми,» – дип йөз чөергән –
  Ул бит бары хөрәсән.
  Ә мин исә - чын татарча
  Укыйм, язам, сөйләшәм.
  
  Бар Чиләбе, бар Әстерхан,
  Иң яктысы бар – Казан.
  Мин Казанча, саф татарча
  Сөйләшәм, укыйм, язам!
  
  
  ТҮРӘЛӘР ӨЧЕН БОРЧЫЛУ
  
  Тәхеттәге түрәләрне мактап,
  Бик шауламыйк әле, җәмәгать!
  Эшмени бу: киткәннәргә - ләгънәт,
  Исәннәрдән, имеш, канәгать.
  Алар да бит адәм: күп мактасаң,
  Дәүләт кайгыларын ташлыйлар;
  Әллә чынлап даһи микән мин, дип,
  Көзгеләргә карый башлыйлар.
  Аңыбызны били ялчылык.)
  Эшләсеннәр алар, түрәләрне
  Мәдхияләр белән борчымыйк!
  
  
  МӨСЕЛМАНЛЫК
  
  Мөселманлык – миһербанлык дине,
  Яшәү нуры, иҗат диңгезе:
  Гыйлем, сафлык һәм мәхәббәт аша
  Яратылган безнең дин йөзе.
  
  Кеше җанын кыеп, чын мөселман
  Ничек инде булсын канәгать!
  ...Сабыйларга кул күтәргән иблис –
  Ул безнеке түгел, җәмәгать.
  
  Мондый явызлыкны-вәхшилекне
  Кыла алмас безнең иблис тә.
  ...Урта гасыр тәре сугышлары
  Ирексездән килә ник искә?
  
  Гакыл, өмет һәм изгелек аша
  Яратылган безнең дин йөзе.
  Мөселманлык – шәфкатьлелек дине,
  Бәхет нуры, илһам диңгезе.
  
  
  КЫРЫС ТҮРӘГӘ
  
  Мин гаярь, дип шашма, җаным,
  Түрә бит ул – пружинаның
  Бер очын тоткан кеше.
  Ә пружина – хәтәр чара:
  Кыскан саен, арта бара
  Кайтарып бәрү көче.
  
  
  ҮЛЕП КАРА
  
  Кадеремне белмиләр, дип,
  Бичара, яшь коясың;
  Үлсәм, үкенерсез әле,
  Дип тә янап куясың.
  
  Ләкин үләр алдыннан син
  Бер утырып уйлап бак:
  Бәхилләшкән мәлдә, әйе,
  Шаулап алыр тирә-як, -
  
  Исемеңне тәмләп чәйнәр
  Гайбәткә сусаганнар,
  Урам тутырып җыелыр
  Күрше-күлән, туганнар;
  
  Талант иде, дип, ике юл
  Шигыреңне отырлар,
  Бер үкереп еларлар да,
  Җирләгәч, онытырлар.
  
  Китсәң, исемең югала,
  Калсаң – иҗатың бара.
  Ышанмыйсыңмени миңа?
  Алайса үлеп кара.
  
  
  СУКРАНАМ
  
  Бер мизгелдәй выжлап узды яшьлек.
  Уйлап баксаң, ни ул? Яз гына.
  Шул яздан соң күпме вакыт үтте?
  Күп түгел дә кебек: аз гына.
  
  Нинди гайрәт иде йөрәкләрдә!
  Хыялларга дөнья тар иде.
  Ни теләсәм шуны эшли алам,
  Дип ышанган көннәр бар иде.
  
  Кырык төштәй кырык апрель узган!
  Кайда тормышымның җиңеше?
  Тәвәккәлләп, эшкә бер тотынсам,
  Әвеш-төвеш чыга җимеше.
  
  Әле ярый - әгәр башлап булса!
  Башлап булмый, шайтан алгыры...
  ...Тәрәзәмдә - тәүлек буе үкси
  Соңгы көзнең соры яңгыры.
  
  
  ЯЛА
  
  Әллә аңлап, әллә аңламыйча
  Килеп чыга микән бу хәлләр?
  «Ислам» сүзе белән «террор» сүзен
  Бергә бутап сөйли «хәбәрләр».
  
  Борчылуым үзем өчен түгел,
  Хет ярыгыз мине, кисегез, -
  Без күп шаукым аша узган буын,
  Ялганнарга китми исебез.
  
  Чыныктырып, ныгыттылар гына
  Безнең динне партия, сәвит;
  Ләкин, әнә, яшүсмерләребез
  Шул коткыны тыңлап үсә бит.
  
  Яшьтән яла тыңлап, телләреннән,
  Диннәреннән бизә үсмерләр.
  ...Тәре походлары дәвам итә.
  Яшь буынны кыра сөңгеләр...
  
  
  АКЫЛ САТАМ
  
  Көз аенда, ягъни аеруча
  Ашкынганда йөрәк яшәргә,
  Язларымны искә төшерәм дә,
  Эндәшәсем килә яшьләргә:
  Форсат тигән саен елмаегыз,
  Көлә алган чакта – көлегез!
  Тормыш язларының, җәйләренең,
  Яшь вакытның кадерен белегез!
  
  
  САНИЯГӘ
  
  Без атлыйбыз. Безнең адымнарны
  Язмыш ничек җитез саный, ә?
  Кеше гомеренең уртасына
  Без дә килеп җиттек, Сания!
  Татарларны татар итик, диеп
  Башланылган иде бу барыш;
  Җиңелләрдән булып чыкмады шул
  Без тотынган милли яңарыш.
  Тик, үзгәртеп кора алмасак та
  Хыялланган кадәр дөньяны,
  Татарлыкка баегандай булды
  Урал тауларының көньягы.
  Холкың күркәм, үтсәң дә син шактый
  Чытырманлы тормыш аркылы.
  Син – иҗади дәртле һәм сәләтле,
  Итагатьле татар хатыны.
  Горур яшә җирдә! Дусларың күп,
  Ниятең пакъ, юлың ак синең.
  Миңа да бит куәт биреп тора
  Синең көчең, синең тәэсирең.
  Без атлыйбыз әле. Көрәшәбез.
  Без һаман да әле яшь, дибез.
  Киләчәкне уйлап, хыялланып,
  Әй, яшибез әле, яшибез!
  
  
  ЭЗЛИМ...
  
  Илһам тумый. Әллә нәрсә кирәк.
  Һәр күргәнен язмый каләмнәр.
  Җирдә вакыйгалар тулып ята,
  Ә мин сюжет эзлим Галәмнән.
  
  Язар азык эзлим. Янәшәмнең
  Күрә белмим агын-карасын.
  Төнге күкне болыт капласа да,
  Йолдызларга оча карашым.
  
  
  ДӨНЬЯ
  
  Очраштырды очраклылык.
  «Утырып кит кунак булып!»
  «Юк, вакытның тыгыз мәле,
  Соңра сөйләшербез әле...»
  
  «Ашыгасың?» – «Ашыгамын.»
  «Кайчан күрешербез тагын?»
  «Булмый калмас ял көннәре,
  Салмак чорлар килер әле...»
  
  Өлгермәдек. Соңгы сукмак.
  Ап-ак кәфен. Кара туфрак.
  Минем чират. Көт син, яме:
  Ипләп сөйләшербез әле...
  
  
  ТАТАР ҖЫРЫ ФЕСТИВАЛЕ
  
  Куркытмады безне бураннар да,
  Наданнардан яуган каһәр дә -
  Өч көн шаулап торды татар җыры
  Урыс кайнап торган шәһәрдә.
  Йөрәгемне назлый даһи моңнар,
  Ә уйларым зарлы һәм ачы:
  Бер егерме елдан татар җырын
  Табылырмы монда җырлаучы?
  
  
  ГАРЬЛӘНӘМ
  
  Тукай китапларын эзләп чыккан
  Казан урамында ни табар?
  Пычагым да тапмас, әмма монда
  Адым саен сыра саталар.
  
  «Казан утлары», - дип өметләнсәң,
  Йөрәгеңне ачы зар талар:
  «Утлар» да юк, «Җомга» да юк, ләкин
  Почмак саен сыра саталар.
  
  Оныкларга җәза булып калкыр
  Безнең бүген кылган хаталар.
  Шигырь сүзе кебек чибәр кызлар
  Кызып-кызып сыра саталар.
  
  
  ШИГЪРИЯТНЕҢ ИҢ ЗУРЫ
  
  Сабыйлар өчен язуы –
  Шигъриятнең иң дә зуры.
  Балаларга язар өчен
  Бирү кирәк бөтен көчең,
  Бик тә олы булу кирәк
  Һәм җитлеккән булу кирәк.
  Андый олуг затлар сирәк.
  
  
  МӘМДӘЛ – ИСТАМБУЛ
  
  Дөньяларны гизеп кайта халык.
  Мин дә уйлап куйдым бер мәлдә:
  Истамбулда әле булганым юк,
  Гомеркәем узды Мәмдәлдә.
  
  Хәер, уфтанмыйм да, үкенмим дә:
  Безнең авыл аннан ким мәллә?
  Истамбулдан да бит беркемнең дә
  Булганы юк әле Мәмдәлдә...
  
  
  ТАРИХ
  
  Бүген, имин һәм болытсыз туып
  Торган чорда һәрбер иртәбез,
  Без, тарихны китаплардан укып,
  Ничек җиңел фикер йөртәбез:
  
  Имеш, борынгылар җәфаланган
  Узмыш таба алмый язмыштан;
  Хакимнәр дә камил булмаганнар:
  Тегесе юньсез, монысы ялгышкан...
  
  Күрә торып ычкындырылган бит
  Теге мөмкинлекләр, бу форсат...
  ...Чорлар, ханнар, ерак бабаларны
  Сүгеп, тәнкыйтьләве – бик ансат.
  
  Ә үзебез? Әнә кайный дөнья!
  Уйлап кына кара син бары:
  Күпме гөнаһ, күпме ялгышлыклар
  Кыла бүгенге көн ханнары!
  
  Болгар. Алтын Урда. Явыз Иван,
  Ленин, Гитлер, тагын ары кит –
  Кайтмас булып узып киткән көн дә -
  Ул кичәге бүген бары тик.
  
  Терсәкне дә тешләп була – ләкин
  Кабатланмый тарих яңадан;
  Болгарларга кайтып булмагандай,
  Кайтып булмый узган таңга да.
  
  Шигърият һәм гакыл исән чакта,
  Корып егылганчы соңгы гөл,
  Бүгенгене камилләргә кирәк,
  Бүгенгене... Әле соң түгел!
  
  
  ЮЛДА
  
  Т.- гә
  Йөрүзәнне узам. Юл кырында
  Бар мәһабәт текә бер кыя:
  Таш кальгадай үзе, ә башында –
  Наратлардан купшы такыя.
  
  Шул кыяга кемдер әллә гарьдән,
  Әллә иләсләнеп шат яздан,
  Адәм менәлмәслек биеклектә:
  «Бәхетле бул, бәгърем,» – дип язган.
  
  Шушы җөмлә актарыплар ташлый
  Һәр юлчының фикер-хисләрен.
  Минем дә шул – йөрәк сызлап куйды:
  «Нишләдең син, бәгърем, нишләдең?..»
  
  Гаеплемен: бәхет бирәлмадым.
  Хәзер каршы алам һәр таңны:
  «Кичер мине, бәгърем,» – диеп, әмма
  Беләм: инде соң һәм караңгы.
  
  
  ЯЗАСЫ ИДЕ...
  
  Балалар да үсеп очты юкса...
  Ә мин һаман бәргәләнеп яшим,
  Гүя диңгездәге йомычка.
  Шагыйрь вазифасы – газап икән
  Җитмеш борчулы бу тормышта.
  
  Төннәр таңга авышканда гына
  Дәфтәрләрем белән очрашам;
  Язып, китапларда актарынып,
  Әй кинәнәм шунда ичмасам,
  
  Әй куанам – кош тоткандай булам,
  Килеп чыкса сүзнең яңасы...
  Ләззәтләнеп сүзләр дөньясында,
  Язасы да иде, язасы!
  
  
  ТОРМЫШ – БЕРӘҮ
  
  Шушы назлы-үтенечле караш
  Сезгә генә булсын дисәгез,
  Сөйгән ярыгызны һичкайчан да
  Ялгызлыкка дучар итмәгез.
  
  Сөю тулып кайнап торсын өчен
  Һәр кичегез, һәрбер иртәгез,
  Сөйгән ярыгызны беркайчан да
  Ялгызлыкка дучар итмәгез!
  
  Көнләшүләр, шикләнүләр төшеп
  Болганмасын өчен чишмәгез,
  Дөнья куып, сөйгән ярыгызны
  Ялгызлыкка дучар итмәгез.
  
  Тормыш – берәү. Бәлки анысын да
  Ахыргача үтеп бетмәбез...
  Сөеп өлгерегез ярыгызны,
  Ялгызлыкка дучар итмәгез!
  
  
  МИҢА ҖИТКӘН...
  
  Тынгы белми адәм: арттырмакчы
  Ил данын һәм... илдә үз данын:
  Бер мактаулы исем алыр өчен
  Кемдер сата хәтта вөҗданын.
  
  Ул коткыга гамьсез минем хисем,
  Карап торам шуңа гел читтән:
  Ирек Нәгыйм улы дигән исем
  Бу тормышта миңа бик җиткән.
  
  Миңа җитә, шигъри юлларыма
  Төгәл булып күчсә уй очым,
  «Мин әйтергә теләгәнне әйткән,» –
  Дип укыса һәрбер укучым...
  
  
  КАЗАНГА КАЙТАМ
  
  Кайтмам, диеп чыгып киткән идем,
  Капчыгымны салып җилкәмә...
  Тамырларым тартып газаплады:
  Мин Казанга кайтам иртәгә.
  
  Минем җырны моннан ишетмидер
  Бишбалта да, Яңа Бистә дә.
  Бер кычкырып җырлап килим әле:
  Мин Казанга кайтам иртәгә.
  
  Бәлки әле минем тавышым да
  Моңнар өстәр кичке азанга.
  Фани эшләремне эткә ташлап,
  Мин иртәгә кайтам Казанга...
  
  
  БӘҺА
  
  Мин үземне зур зат диеп саный алмыйм,
  Үз-үземә бераз көлемсерәп карыйм,
  Мәҗлесләрдә савыт тотып сөрән салмыйм;
  Түрдән түгел, бусагадан урын сайлыйм.
  
  Юк, юк, - шыңшып, елап, мескенләнеп йөрмим,
  Тик, чынлап та, үз бәямне үлчи белмим.
  Әгәр халкым күңелендә калса эзем,
  Соң булса да, искә алыр милләтем, дим.
  
  
  МӘХӘББӘТТӘН СОҢГЫ МӘХӘББӘТ
  
  Р.- гә
  Йөрәкләрне телеп улый җилләр:
  Җилләрдә дә әллә җан бармы?
  Хыялларым, дәртем һәм хисләрем
  Чәчем белән бергә чаларды.
  
  Яз кояшы кебек пәйда булдың
  Көз җилләре искән юлымда.
  Сизми калдым үзем: хәзер инде
  Мин сакчың да синең, колың да.
  
  Шатланыйммы, әллә көенимме?
  Ләгънәт димме, әллә мең рәхмәт?
  ...Әҗәлдән соң килгән яшәү кебек –
  Мәхәббәттән соңгы мәхәббәт.
  
  Болытлардан ашып, өр-яңадан...
  Күпме түзә алыр бу йөрәк?
  ...Кирәк түгел, бәгърем, кирәк түгел...
  ...Юк, кадерлем, кирәк, бик кирәк...
  
  
  КИЧЕР
  
  Җирдә һични кызыктырмый иде,
  Сиңа бәйләнеше булмаса.
  Үзең, сүзең, рухың – тормышымның
  Эчтәлеге булган лабаса.
  
  ...Килеп синең белән сөйләшкәндә
  Сизмим, җаным, зират салкынын.
  Әле дә җылы миңа синең янда.
  Рәхмәт, бәгърем. Кичер, алтыным.
  
  
  ТАБИГАТЬ
  
  Болыннарга чыгам яңгырдан соң:
  Тәнгә-җанга ләззәт вә сихәт.
  Әй, тыңлагыз, кала әсирләре:
  Табигатьтә бөтен хакыйкать!
  
  Җәйге алан камиллеккә өнди –
  Читтә торсын үгет-нәсихәт...
  Әй, сәяси уйнаш ялчылары,
  Табигатьтә бөтен хакыйкать!
  
  Туган халкым! Бәхетемне таптым
  Синең белән генә мин фәкать...
  Әй, адашып арган йөрәккәем!
  Табигатьтә икән хакыйкать!
  
  
  СИНСЕЗ
  
  Төннәрен уяна идем
  Бәхетемнән сискәнеп.
  Сизмәгәнмен бит җилләрнең
  Кайсы якка искәнен.
  
  Кадерен белмәгәнмен бергә
  Каршылаган таңнарның.
  Кояшым булгансың – шуны
  Синсез калгач аңладым.
  
  Бары кичке шәфәкъләрдә -
  Әллә хак, әллә хата –
  «Әле очрашырбыз,»- дигән
  Сәер фикер юата.
  
  
  СИН ЕРАКТА ЧАКТА
  
  
  Син янымда икән – кайгылар да,
  Гөнаһлар да чыга исемнән;
  Син еракта чакта газапланам
  Әллә нинди гаеп хисеннән.
  
  Үпкәләтмәдемме, дигән уем
  Көн дә, төн дә бирми һич тынгы:
  Очрашканда – булмадыммы икән
  Артык салкын, артык басынкы?
  
  Ялгызлыгым – мәрхәмәтсез җәза:
  Болай җәфалану – нәкъ тәмуг...
  ...Китим әле, барыйм синең янга:
  Юкка уфтанудан мәгънә юк...
  
  
  ШИГЫРЬ ЯЗАМ
  
  Шигыремне камил итәр өчен
  Бер сүз җитми, - җигеп бөтен көчем,
  Барлык белемемне күзаллыйм.
  Бер төгәл сүз кирәк: табигатьтә
  Бар ул, беләм,- ләкин табалмыйм.
  
  Менә, таптым, диеп, куеп карыйм
  Шигьри юлга – моңы бозыла.
  Ә йөрәктә -язылмаган җырлар
  Кайнап, ярдан ашып, узына:
  
  Сүзгә сусап, яралырга тора
  Касыйдәләр, газәл, мөнәҗәт...
  Бердәнбер сүз... төннәр буе эзлим...
  Нинди авыр газап...
  Ни ләззәт!..
  
  
  КӨЗ
  
  Тәрәзәмдә - тыныч, кояшлы көз.
  Бакчаларда кызгылт сарылык.
  Өрәңгеләр, моңсу көлемсерәп,
  «Арыдык шул,- диләр,- арыдык».
  
  Шау чәчәкле болыннарда шашып,
  Дөрләп өлгермәдек тә ич, әй!
  Яшен кебек яшьнәп китеп барды
  Салкын айлар буе көткән җәй.
  
  Көз дә матур, ләкин җәйге ямьгә
  Охшамаган инде ул бер дә.
  Һәр фасылның үз шатлыгы була,
  Хәсрәт кенә уртак гомергә.
  
  
  ГОМЕР
  
  Бер мәгънәсез узып китте гомер.
  Шуны гына җирдә аңладым:
  Шушы тормышымда беркемне дә
  Мин бәхетле итә алмадым.
  
  Син чакырдың, ә мин атлый тордым
  Белмичә дә кая барасын;
  Юньсез тормышымның юл чатында
  Басып калды нәүмиз карашың.
  
  Үз-үземә кайчак: «Чакыр, - димен,-
  Каерылып кына кара да...»
  ...Көзләр-кышлар ята араларда,
  Айлар-еллар ята арада...
  
  
  КИТТЕҢ
  
  Чыгып киттең. Көз. Караңгы.
  Гарьлек. Иртәнге алты.
  Тышта суык. Эчтә бушлык.
  Киттең. Ачкычың калды.
  
  Авыр сүзләр. Киттең. Суык.
  Йөрәк зардан ял сорый.
  Көз. Таң алды. Ай яктысы.
  Киттең. Ачкыч ялтырый.
  
  
  КИНӘТ
  
  Чынлап тамы әллә, чынлап тамы
  Җилгә очкан – үпкән-кочканнар?
  Ун ел буе сөеп-сөештек тә,
  Кинәт кенә булдык – дошманнар.
  
  Юкка булганмени синең белән
  Зәңгәр киңлекләрдә очканым?
  Мин сиңа ни – белмим, ә син минем
  Иң кадерле газиз «дошманым».
  
You have read 1 text from Tatar literature.