Latin

Шигырьләр - Шәйхи Маннур

Total number of words is 3066
Total number of unique words is 1635
36.8 of words are in the 2000 most common words
50.8 of words are in the 5000 most common words
58.1 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Казан утлары
Киләм мин Идел өстеннән
Тын бер җәйге кич белән,
Күзләрем сиңа төбәлгән,
Йөрәк тулган хис белән.
Тирбәлдереп тын Иделне,
«Акчарлак» йөзә һаман,
Ай көмеш нур сипкән юлдан
Киләм мин сиңа, Казан.
Ерактан ук балкыйсың син
Якты утларың белән,
Матур хыялларга чумып,
Яңа портларың күрәм.
Ә бу хыял иртәнгесен
Чын тормышка әйләнер:
«Зур Иделнең» дулкыннары
Итәгеңдә тирбәлер.
Җилкәннәрен киереп, безнең
Яшьлек йөзәр өстендә,
Яңгырар җыр, яңа бер җыр,
Җәйнең зәңгәр кичендә!
Үтәр кеше киң урамнан,
Чәчәкле бульварлардан,
Сөт сыман ак нур сибелер,
Ак чәчәк — фонарьлардан.
Бакчада, гөлләр эчендә,
Тукай һәйкәле торыр,
Анда шигырь, җыр, музыка
Кәм дан мәйданы булыр.
Ай көмеш нур сипкән юлдан
Киләм мин сиңа, Казан,
Ерактан ук балкыйсың син,
Серле бер дөнья сыман.
Без яндырдык бу утларны
Шулай якты, күп итеп,
Вахитовлар каны тамган
Җирләргә һәйкәл итеп.
Алар дан белән үлгәннәр
Ирекле Казан өчен,
Безнең якты тормыш өчен,
Сөекле Ватан өчен.
Ак бандалар котырганда
Минутлык «дан»нарында,
Таң байрагы күтәрелде
Бистә урамнарында.
Басу юллары өстендә
Күтәрелде давыллар,
Килмешәкләр бандасына
Ут яудырды авыллар.
Качты явыз, шашкан дошман,
Батырлар куа барды.
Тын океан ярларында
Тик көле тузгып калды!
Ь.әм алда да безнең өскә
Ташлансалар шакаллар,
Корыч коймаларга сугылып,
Тик башларын ватарлар.
Ай көмеш нур сипкән юлдан
Килдем мин сиңа, Казан!
Ерактан ук балкыйсың син,
Яктыңа мин кул сузам.
Ялкын яшьлек, күп өметләр
Китерде мине сиңа,
Канатланып үсү даның
Өйрәтте мине җырга.
Син гөрлисең күз алдымда,
Көннән-көн матурланып,
Нәм «күкләргә табан үрелеп»
Үсәсең горурланып.
Җәелеп балкы син тагын да,
Яңгырап торсын даның,
Күкләргә менсен җырларың,
Минем гүзәл Казаным!

Сагыну
Карыйм да мин чал чәч дулкыннарга,
Уйлар диңгезендә югалам...
Җанга тулган якты шатлык аша
Кояш нурларына елмаям.
Мин тагын да синдә, Кара диңгез,
Юлым зәңгәр көзгең аркылы...
Бер кат синдә булып киткән кеше
Кабат килми түзми, ахры.
Саф тынлыкны ярып ике якка,
Безнең кораб алга омтыла.
Монда шундый гүзәлләнә кеше,
Юк-бар кайгы — бар да онтыла.
Зәңгәр киңлекләрне урап килгән
Җылымса җил, сиңа кагылып,
Мәхәббәт һәм матурлыкны сөйли...
Син җырлыйсың иркәң сагынып.
Акчарлаклар безне озатып килә,
Сыгылдырып канат очларын...
Тирән сөю белән карап барам
Мин аларның уйнап очканын.
Алар, минем хыял түремдәге
Иң якын бер рәсем шикелле,
Ерак юлда, ямьле сердәш булып,
Күтәрәләр уйчан күңелне.

Кояш нурын диңгез өсләренә
Бөркелдергән гүзәл иртәдә
Сикреп йөзгән уйнак дельфиннар дә
Ашыгалар күк арттан җитәргә.
Диңгезләрне, дулкыннарны кисеп,
Елгаларны кичеп бу төнне,
Алар минем күңел йолдызымнан
Сәлам алып килгән шикелле.
Җаным матур хисләр белән тулы,
Күңел дә көр, йөрәк тә якты.
Ә шулай да анда моңсулык бар:
Юксынам мин сине шулчаклы!
Сагынам мин сине, тал кояшым,
Син һәрвакыт күзем алдында.
Сөйләшәм мин һаман синең белән,
Палубада йөргән чагымда.
Син тын гына якты елмаясың,
Бер яккарак салып бантыңны.
Әй сөеклем!
Чиксез сагну белән
Илтәм сиңа йөрәк таушымны!
Ах, әгәр дә син дә монда булсаң,
Нинди рәхәт булыр иде юл!
Диңгез безгә зәңгәр җил китерер,
Кояш сибеп торыр иде нур.


Чуен ташкыннар
(кыскартып алынды)
Домналар шаулавы
1
Кышның йомшак якты сипкән төне
Аксыл-зәңгәр хәтфә ябынган.
Шул төн төел үк йомшак, җиңел салкын
Исәнләшеп үтә янымнан.
Шундый төндә күкрәк тутырып бер
Тирән итеп килә сулыйсы.
Тирән итеп, төн тынлыгын ертып,
Янар домна кебек шаулыйсы!
Без һәр төнне, йокылы урамнарның
Тирән тынлык тавын актарып,
Корым сеңгән брезент киемнәрдә
Киләбез, завод, сиңа шатланып.
Аксыл төндә домна шәүләләре
Алсу булып күккә таралган.
Матур да ул шәүлә, куркыныч та,
Мәһабәт тә булып нурланган.
Төн болытлы булса, бу шәүләләр
Тагын матур булып яналар,
Болытларның тарау толымнарын
Алсу ефәк суга маналар...
Төннәремдә шул болытлар тавын
Борыла-борыла карап үтәм мин,
Шулар агышында байракларның
Җилфердәвен гүя ишетәм мин.
Еллар буе һаман-һаман шулай —
Завод уртасында домналар,
Тиңе табылмаган гигант булып,
Күккә карап шаулап утыралар.
Күргән кешеләр зур соклану белән
Домналарга карап үтәләр,
Үткән чакта, алар безнең көчнең
Олылыгын хөрмәт итәләр.
Капкалардан кергәч, мин иң элек
Домналарның таушын иштәмен,
Домналарның җырын тыңлый-тыңлый,
Прокаткама таба китәмен.
Төннәрдәге ял минуты саен,
Домна, сиңа башым калкытам,
Синең шашкын, ярсу шаулауларың
Минем йөрәкне дә ярсыта.
Шаулауларың синең искә төшерә
Данлы поход белән барышны,
Дошман көчен таптап,
Наман алга

Илтә барган көчле тавышны.
Җиңгән солдатлар күк көчле булып,
Домна шаулар, домна гөрелдәр!
Горурланабыз без сиңа карап,
Синнән таба көчен егетләр!
Кауперларга1 карап торам да мин
Югаламын тирән уйларда.
Кешеләрнең акылы нинди даһи!
Ниләр бүләк итми дөньяга?!
Куанычсыз саннар һәм сары Хисмәт
Зәңгәр төндә, йомшак карга басып,
Сары Хисмәт кайта эшеннән.
Үзе эштән кайта,
Үзе уйлана һаман эченнән.
Домналардан өенә киткән чакта,
Тагын бер кат борылып карады.
Тагын бер кат пошынып, әллә ничек,
Авыр гына итеп сулады:
«Эх домна цехы!
Зур ашкыну белән
Шаулыйсың да болай шаулавын,
Ләкин мине пошындыра синең
Шул ашкыну белән бармавың...»
Тирән төнгә күмелеп кайткан чакта,
Сары Хисмәт шулай уйлады.
Төн тынлыгы тагын ераккарак
Алып китте аның уйларын.
Әйе, төндә Хисмәт эштән кайта,
Йомшак карга ташлап эзләрен.
Ьәм күңелдән кабат укып килә
Кичә укыган гәзит сүзләрен.
Ул үзе дә күптән шулай уйлый,
Шул турыда күптән баш вата.
Аның башын гранит ташы ватмый,
Аның башын чуен таш вата:
«Ил көннән-көн зур шау-шулар белән
1 Кауперлар — домнаның металл корылмалары.

Чабышкы күк алга чапканда,
Урамнарга бетон корпус тутырып,
Тимер гасыр таңы атканда...
Ил көннән-көн күбрәк металл сорап,
Тимер таулар тавын йотканда,
Колхоз кырларында тракторлар
Иген басуларын ертканда...
Ил көннән-көн тиңсез җиңү белән
Һаман алга һөҗүм иткәндә,
Миллион теләк, авыр танк кебек,
Һәр читенне таптап үткәндә...
Безнең домна әкрен,
Әкрен бара...
Куанычлы түгел шаулавы...
Мактанырлык түгел аның бер дә
Бүтәннәрдән калып атлавы...»
Тирән төндә Хисмәт эштән кайта
Ак кар яткан урам түшеннән.
Үзе кайта, үзе уйлы башын
Җиңел генә түбән төшергән.
Завод капкасыннан чыгып киткәч,
Тагын сигнал булды уенда...
Аның кайгысы да, тирән шатлыгы да
Домналарда эрегән чуенда.
Шундый уйлар белән өенә кайтты,
Шундый уйлар белән юынды.
Шундый уйлар белән онтылганда,
Ашый торган ашы суынды.
— Ник, сиңайтәм, чибәр күгәрченем,
Аузың-борның болай салынган?
Әллә ашый торган сыныгыңны
Песи урладымы табыннан?..
Хисмәт салмак кына елмайды да
Иягеннән сөйде Зифаның:
— Әйе, Зифа, бөтен шатлыгымны
Тик бүгенгә песәй урлады...

Кем ул сары Хисмәт?
Без — кешенең «нинди кеше»леген
Эш тарихын сүтеп беләбез.
Эш — кешенең гомер тарихы ул —
Шуңар карап, бәһа бирәбез.
Кем ул сары Хисмәт, нинди кеше,
Кем малае булган туганда?
Гомер юлы кайдан борылып үткән
Билен буган егет булганнан?
Бу турыда автор байтак кына
Актарынды төрле урында...
Ә шулай да автор гафу үтенә,
Бик аз белә Хисмәт турында:
Көтүче малае да түгел Хисмәт,
Шахтер малае да булмаган.
Металлчы да түгел, тирече дә,
Кулак йортында да тумаган.
Өчнаратның авыл советыннан
Печать белән килгән язуда,
Хисмәт турысында кыска гына
Болай диеп әйткән тагы да:
«Түбәндәге бирелә таныклама
Хисмәт Кәрим улы турында,
Атасы аның Кәрим Гыйззәтуллин
Өе булмаганга торырга,
Гомер буе Сәкъби җиңги белән
Яшәделәр тирмән өендә.
Сез сораган Хисмәт Кәримов та
Монда үсте, авыл җирендә.
Көн күрмеше ярлы-фәкыйрь иде,
Гани байга тула бастылар.
Мал тотмады, иген чәчәлмәде,
Милекләре — бер пар тастымал.
Егерменче елда Гани байдан
Тула тегермәнен алдылар.
Алдылар да картлар:
«Кәрим картка бирәбез!»— дип,
Тамга салдылар.
Тик Кәрим карт: «Хәлдән килми»,— диеп,

Кире бирде заемпомощька.
Ә малае унҗиденче елнук
Китеп барган иде сугышка.
Шул китүдән Хисмәт Кәрим улы
Кайтканы юк безнең бу якка.
«Деникиндә үлде»,— диеп, аны
Сөйләгәннәр иде шул чакта.
Аталары, әкрен гомер сөреп,
Картаешып үлеп киттеләр.
Күптән түгел күмдек бергәләшеп,
Бик ягымлы картлар иделәр...»
Сез күрәсез, Хисмәт Кәримовның
Тула баскан икән атасы,
Тик шунысы: ата һөнәрендә
Калалмаган аның баласы.
Тагын шул да безгә мәгълүм булды:
Бик күп йөргән Хисмәт сугышта,
Өч мәртәбә авыр яраланган,
Кайнар каны калган фронтта.
Деникингә бер кат плен төшкән,
Сиксән армеец бергә атылган.
Сиксән үлек белән бергә яткан,
Ә төйнәсен качып котылган.
Шул фронтта тагын Врангельнең
Танкысына һөҗүм иткәннәр.
Танкны алып, шул ук танк белән
Врангельгә каршы киткәннәр.
Башта Хисмәт гади армеец булган,
Ә соңыннан инде — отделком,
Тора-бара взвод командиры —
Үсә барган һаман акыртын.
Бу турыда үзе һичвакытта
Сөйләшергә Хисмәт теләми.
Аның белән булган кешеләр генә
Хикәясен сөйләп биргәли.
Фәскый белән беркөн эштән кайттык,
Сүз иярә шунда сүз киткәч,
Сөйләп китте аның турысында,
Янчык төбен кайрып селеккәч:

— Мин, Хисмәтне әйтәм,
Карап торсаң —
Үзе юаш кына төсле дә,
Ә егет ул малай!
Арыслан күк кыю
Ташлана иде дошман өстенә.
Врангельгә «канат» куйган чакта,
Мин аңарда иттем хезмәтне,
Шунда белдем башын жәлләмәүче
Пулеметчы сары Хисмәтне.
Менә күрсәң, егетем, шаккатарсың,
Күзе-башы күрми — котырса,
Без алдан ук инде: җиңәбез дип
Бара идек, Хисмәт тотынса.
Мин взводный идем ул чагында,
Ә ул — минем иптәш — башлыгым.
Ә шулай да, тәмәкесе булса,
Бергә кага идек янчыгын!
Бервакытны,
Перекоп төбендәрәк микән,
Каты бәрде безгә Врангель.
Шул чагында Хисмәт яраланды,
«Малай бетте...»— диеп торам мин,
Ә ул — тере!
Ординарец Гыйззәт
Җилкәсенә алып салды да
Кача-поса алып чыгып китте
Артта калган обоз алдына.
Киткән чакта, Хисмәт:
«Фәскый! — диде, —
Батальонны сиңа тапшырам...
Егет булсаң, җиңми чыкма яме!..»
Ә кан ага итек бантыннан.
Сугыш барган чакта тоже, егетем,
Ансат түгел комбат булуы.
Кинәт кенә шундый олы эшне,
Сәләт табып, ерып чыгуы.
Ну шулай да икенче таң белән
Врангельнең бирдек кирәген!
Шуннан китте, шуннан китте инде,
Үкчәсе дә җиргә тимәде!

Шагыйрь халкы лирик йөрәклерәк,
Ләкин бүтәнчәрәк тормышта:
Тормышта бар тирән лирика да,
Проза да анда, эпос та.
Хисмәтнең дә шулай тормышында,
Тирән лирикалар булган күк,
Эпос та бар, озын проза да,
Төрле сулар аккан елга күк!
Хисмәт тула баскан,
Хисмәт йөргән канлы сугышта.
Хисмәт комбат булган, яраланган,
Хисмәт герой булган фронтта!
Ә аннан соң Хисмәт
Кая киткән, кая югалган?
Гомер юлын кая таба борган,
Кай җирләрдә «атын» туарган?..
...нче елны Хисмәт Кәримовны
Армиядән азат иткәннәр.
Зифа апа белән Оренбурдан
Яз көнендә алар киткәннәр.
Ләкин Хисмәт,
Белмим, ни өчендер,
Өчнаратка кабат кайтмаган.
Әллә Зифа теләмәгән,
Әллә кайтып
Керер урын анда тапмаудан.
Оренбурдан Хисмәт Мәскәү аша
Китеп барган шулчак Донбасска.
Шул китүдән, ахры, кузгалмаска,
Шул китүдән кабат кайтмаска.
Ә Донбасста Маки заводына —
Домен цехка килеп керешкән.
Ахры, аның ялкын йөрәгенә
Домна шаулаулары килешкән.

Менә шуннан бирле инде алты ел
Ул өзлексез эшли домнада.
Алты елда Хисмәт номерында
Бер тапкыр да прогул булмаган.
Башта Хисмәт гади эшче булган,
Каталь булып, кокс ташыган.
Ә соңыннан брикетта булган
Ьәм аннары каупер башында
Бер ел буе газда эшләгән дә,
Җитез булганмыдыр эшендә,
Хәзергесе көндә сары Хисмәт
Чуен эретә домна мичендә.
Бәлки, Хисмәт, фронттагы кебек,
Домнада да эшчән булгандыр.
Бәлки, шуңа күрә ул әле дә
Тирән уйда йөри торгандыр...
Яңгырлы төндә
Ул шуннан соң менә,
Ул шуннан соң инде тотынды.
Ьәр смена домначылар белән
Озак сүзләр сөйләп утырды.
Ул һич инде, гадәттәге кебек,
«Митинговать» итеп йөрмәде.
Муфталарга басып, оратор күк,
Ялкынлы речь сөйли белмәде.
Эшләгәндә шунда, салмак кына,
Кәр домначы белән сөйләште.
Теләгәнне шундук яза барды,
Карт эшчеләр белән киңәште...
Бертуктаусыз Хисмәт биш көн йөрде,
Рәтле-башлы йокы күрмәде.
Ә шулай да эшен туктатмады,
— Ардым, ахры, ардым,— димәде.
Шулай Хисмәт кырык кеше җыйды,

Бригада шулай төзде ул.
Зур түземлек белән аклап чыкты
Партиягә биргән сүзен ул.
3
Март башыннан башлап ударниклар
Изү чишсен эшли башлады,
Ударниклар Хисмәт-сугышчының
Хәсрәтләрен чәчеп ташлады.
Хисмәт, Хисмәт, уйчан йөзләренә
Тирән шатлык нуры йөгерде.
Зәңгәр төндә эштән кайтканда да,
Сөенә-сөенә кайта һәр көнне.
Март аеның уймак йолдызлары
Сиңа карап көлгән шикелле.
Эзләреңә энҗе сибелә төсле
Талыгып эштән кайткан кичеңне.
Беләм, хәзер синең күзләреңә
Зифаң тагы да матур күренер.
Домналарда тала төшкән тәнең
Саф иркәләү белән күмелер.
Сөенә Хисмәт бөтен йөрәге белән,
Бөтен җаны белән сөенә.
Домналарның үкреп шаулаулары
Чуен ташкыны күк тоела.
Ул һәр көнне эшнең барышларын,
Чуен чыгышларын тикшерә.
Ячейкага чаба, завкомга да;
Өенә кайта Хисмәт кич кенә.
Ә бригада җиңел төзелмәде,
Кайберәүләр көлке иттеләр,
Аның сүзләренә кайберәүләр,
Тик кул селкеп, читкә киттеләр.
Цех башлыгы Кривоглазов та
Салкын гына аны тыңлады:
— Төзеп кара...— диде,
Артык сөйләнгәләп тормады.
Хисмәт йөрәген болар каушатмады,
Хисмәт чигенмәде эзеннән.
Безнең Хисмәт барыбер кайтмас иде
Үз-үзенә биргән сүзеннән.

Күлмәк сөйгән назлы кызлар кебек,
Дон һавасы бик тиз алмаша.
Бүген томан каплап яңгыр яуса,
Ә иртәсен — йомшак кар баса.
Урамнарга март җилләре килгәч,
Киртләч карлар тавын бетерә.
Тамчы-тамчы тамган җырлар кебек,
Тамчы тама урам битенә.
Урамнарга, домна өсләренә
Коеп-коеп яңгыр яуса да,
Борма урамнар юлы сазланса да,
Адәм йөремәслек булса да...
Ударниклар һаман бертуктаусыз,
Бертуктаусыз һаман эшлиләр.
Прогул — дошман, яшрен коткы сала,
Аракы — агу!
Алар эчмиләр.
Үзләренә бик нык ышанганнар,
Алар эшли, алар барсы да
Салкын саннар тавын соңгы кабат
Җиңү хисе белән ярсына.
Шулай төннәр үтә,
Шулай көннәр үтә,
Шулай үтә-үтә, март бетә.
Врангельне кырып салган кебек,
Хисмәт көлә, Хисмәт шау итә!
6
Мартның соңгы көне, соңгы киче,
Тышта томан, тышта яңгырлы...
Ә домнада бүген шундый шатлык,
Шундый шатлык җирдә бардырмы?
Яңгырлы төн, кап-караңгы бу төн
Кара чаршау белән төрелгән,
Тик домнаның алсу яктылыгы
Тау болытлар чәченә сибелгән.
Караңгы төн, коеп яңгыр ява,
Урам бите сазга күмелгән.
Каралтылар, өйләр, ат юллары
Яңгыр суы белән күбенгән.

Караңгы төн, сазлы урам буйлап
Хисмәт кайтып килә эшеннән.
Хисмәт бүген, җиңгән сугышчы күк,
Күкрәгенә шатлык яшергән.
Хисмәт эштән кайта, кесәсенә
Бөгәрләнгән газет тыгылган.
Зур хәрефле чуар газет бите
Берничә кат инде укылган.
Ә шулай да аны, өенә кайткач,
Тагын бер кат Хисмәт күзәтер,
Тагын бер кат, өстәленә җәеп,
Зифасына укып күрсәтер.
Шулай уйлый-уйлый эштән кайта
Кара төндә сазлы урамнан.
Әллә яңгыр аңар, әллә пычрак,
Әллә җиргә мамык уралган.
Йөзендәге тирән елмаюы,
Күзендәге яшрен яктылык,
Күңлендәге тиңсез шатлануы
Йөрәгенә тулып, ашкынып,
Агылыр уйлар белән ударникны
Юеш төндә өенә илтәләр.
Хисмәт күрми, баскан эзләреннән
Сулар чәчрәп, читкә китәләр.
Матур уйлар белән өенә кайтты,
Өстен чишенде дә юынды,
Зифасына газет укыганда,
Эчә торган чәе суынды.
— Менә, килче, күрче-күрче, Зифа,
Ни язганнар газет битендә,
Укырга дип алып кайттым сиңа,
Монда кергән минем исем дә:
«Домна цехы инде күптән бирле
һаман артта калып киләйде...
Нәр ай саен план тулмый кала,
Сиксән процент кына бирәйде...»
Тагын анда бик күп саннар китә,
Цех турында бик күп язылган.
Аларын да Хисмәт Зифасына
Укып чыкты барын-барын да,
Ә соңыннан Хисмәт Кәримовны
Газет бите бик-бик мактаган.
Фронтларда йөргәннәрен язган,
Бер дә инде, бер дә калмаган.
Хисмәт Кәримовның рәсемен дә
Газет уртасына басканнар.
Ә астына: «Беренче бригадир
Иптәш Кәримов»,— дип язганнар.
Тик ахырда эре хәреф белән
Кыска гына болай диелгән:
«Озак вакыт артка сөйрәп килгән
Ямьсез саннар бүген җиңелгән.
Домна цехы мартның утызына
Үз нормасын артык тутырган.
Йөз унсигез процент чуен биргән,
Ударниклар эшкә тотынгач.
Үткәндәге куанычсыз саннар
Соңгы кабат инде җиңелсен,
Алгы айга уңыш ныгытылсын,
Тагын күбрәк чуен бирелсен!»
9
Тын бүлмәдә Хисмәт газет укый,
Тәрәз каршындагы өстәлдә...
Менә шулчак, шул секундта кинәт
Наган тавышы тыштан чагылды.
Чәлпәрәмә килде пыялалар,
Төн тынлыгы меңгә ярылды.
Хисмәт, Хисмәт... Хисмәт шашып калды,
Нишләргә дә Хисмәт белмәде.
Хисмәт кузгалмады, кычкырмады,
Тик ачудан янды күзләре.
Чыр-кычкырып, кинәт Зифа уянды,
Куркып торды йоклар баласы.
— Нәрсә булды, җаным, нәрсә булды?
Сөйлә, Хисмәт, сөйлә, атасы.
Кайнар тәне, кайнар кулы белән
Хисмәтенә килеп уралды.
Шунда гына Хисмәт аңга килде,
Шунда гына Хисмәт уянды.
— Курыкма, Зифа, курыкма, улым,
Дошман мине тагын чакырды.
Дошман мине тагын үтерәлмәде,
Тик йөрәктә ачу кабызды...
Авылларда кулак аткан кебек,
Монда да бар әле шундыйлар.
Алар безнең бөек эшебезне
Туктатмакчы булып дулыйлар.

Югалган эзләр
Хисмәт тә бит бер дә көтми иде
Юл өстендүк дошман булуын.
Томан чәчелеп, яңгыр яуган төндә
Өй артында саклап торуын.
Котырган эт кебек дошман усал,
Усал куллы, усал йөрәкле.
Кара тиргә батып эшләгәндә,
Сындырмакчы була беләкне.
Бетерик без аны, тамрын йолкыйк,
Явызлардан арчыйк ил эчен,
Йөрмәсеннәр безнең арабызда,
Караңгылап якты җир өстен!
Хисмәт, аңга килгәч, бик тиз генә
Корал тотып чыгып йөгерде,
Кара төндә, авыр кургашын күк,
Авыр гына итеп сүгенде.
Өй тирәсен ашыгып капшап чыкты,
Урамнарга китеп каранды.
Ләкин төн бит шундый төпсез тирән,
Шундый шыксыз, шундый караңгы.
Хисмәт озак торды юеш төндә,
Дошман эзен озак эзләде.
Фонарь тотып, төрле якка чапты,
Карап йөрде пычрак эзләрне.
Кичнәрсә дә ләкин табалмады,
Җинаятьче шулай югалды.
Бу юл шулай кара төн канаты
Саклап калды явыз дошманны.

Партсекретарь, бөтен цехны җыеп,
Кыска гына җыелыш үткәрде.
Кайнар ялкын белән сипкән сүзе
Тирән уйга салды күпләрне.
Бөтен җыелыш гөжләп дулкынланды,
Кырмыскалар кебек кайнады.
Бөтен җыелыш домналардан чыккан
Чуен ташкыны күк шаулады.
Кемдер берәү, урталыкка басып,
Тирән тавыш белән кычкырды,
Шау-шу кинәт кенә киселеп калды,
Цех эчләре кинәт тын булды:
«Без беренче ударникның бүген
Сау калганы өчен шатлыктан,
Безгә ташланучы дошманнарга
Йөрәкләрдә ачу катылыктан...»
6
Менә шуннан инде, шуннан бирле
Домна цехы безнең ударный!
һәр смена саен анда хәзер
Тиңе күрелмәгән эш кайный.
Кызыл ком күк руда агылып тора,
Вагонеткаларга төялеп.
Күмер килә, кокс, шихта килә,
Эстокадлар китә тирбәлеп.
Мичләр хәзер тагын
Ныграк гөрли,
Көчле яна утлар домнада.
Чуен хәзер тизрәк кайнап җитә,
Сыек ташкын булып, ул ага.
Әйтерсең шул төнге наган таушы
Бөек сигнал булып чагылды.
Әйтерсең шул усал дошман кулы
Бөтен цехны дауга чакырды.
Ул тагын да, кулын йодырыклап,
Үчле аһәң белән сөйләде.
Һәрбер тыңлаучының кан тамырына
Ут тамчылы ачу җибәрде.
— Йә әйтегез, усал дошманнарны
Күмеп китәр нинди җавап бар?
Төнгә поскан шашкан бүреләрне
Нинди көчләр меңгә тураклар?
Бар ул көчләр — менә безнең домна.
Домнадагы чуен таулары!
Чуен ташкыннары күмеп китәр
Дошманнарның соңгы улавын!
Үчләргә үч итеп, без бүгенне
Җиңү елларына илтәбез.
Җиңү елларының домна цехын
Ударный дип игълан итәбез!
Бик күп куллар бергә күтәрелде,
Удар цехка бар да кушылды.
Домначылар, тирән дулкынланып,
Бер көч белән эшкә тотынды!

Авторның ахыргы сүзе
1
Урамнарга тагын язлар килде...
Ул ел саен шулай килә бит.
Ул ел саен яңа җырлар китерә,
Яңа шатлык җиргә бирә бит!
Бу яз белән тагын күп урында
Яңа фабрик-завод салыныр.
Бәлки, тагын берәр җиребездә
Нефть чишмәләре табылыр!
Яңадан-яңадан йөрәгемдә
Нефть фонтаны шаулап атыла.
Нефть фонтаны кебек, һөҗүм җыры
Җиңү шатлыгына чакыра!
Мин һәр көнне, эштән кайткан чакта,
Сары Хисмәт белән очрашам.

Мин һәр көнне данлы ударниктан
Домна хәбәрләрен сорашам.
— Домна хәзер шаулый,
Шаулый, дускай, хәзер, үкерә! —
Ул шулай ди, аның йөзе якты,
Ул шатлана хәзер, ул көлә.
Хисмәт дустым, мин дә, мин дә шулай
Чын күңелем белән шатланам.
Җырларыма кушып, сине җырлыйм,
Синең исмең белән мактанам.
Теге еллар — җиңү бездә булды,
Без хәзер дә барыбер җиңәрбез.
Тик без генә менә җир күкрәген
Дан-бәхетләр белән күмәрбез!
Урамнардан һәр көн үткән саен,
Кояш нурын чәчә юлыма,
Ьәм төзүче дуслар кул бирәләр,
Цемент сылап минем кулыма.
Шауга күмеп, завод корпусларын
Ударниклар килгән елларда,
Без түбәннән түбәләргә мендек
Удар еллар җырын җырларга!
Домналары удар заводларның
Һаваланып шаулап яналар.
Чуен ташкын кебек ударниклар
Давылланып җиңеп баралар!

Көзге сонетлар
Тын бакчадан ялгыз узып барам,
Минем кебек, бакча да ялгыз.
Сукмакларга сары яфрак яуган,
Җәй гөрләгән фонтан да җансыз.
Күкне кургаш төсле болыт каплый,
Ул офыктан офыкка тоташ.
Җил дә килеп канатларын какмый
Нәм нур сипми көзге ал кояш.
Кызыктырды бу тын бакча мине,
Утырдым мин, сагнып хәтфә җәйне,
Карт өрәңге канат астына.
Агачларга карыйм — тибрәнмиләр,
Яфракларны тыңлыйм — сөйләнмиләр,
Тик син килдең көлеп каршыма.
Ә кайчандыр, тыңлап яшьлек мәйлен,
Шушы өрәңгенең төбендә
Синең кулың кебек җылы җәйнең
Саф сулышың кебек төнендә
Без утырган идек озак-озак
Ялкынында яшьлек утының;
Балаларча сөю белән сызлап,
Хыялларга чумып, онтылып.
Аерылдык без кинәт әллә ничек,
Алып китте сине зур еллар,
Ялгызлыкның томаннарын кичеп,
Китермәде сәлам былбыллар;
Бер мәктәпкә йөреп, бергә үсеп,
Балкымады бергә йолдызлар.
Давылланып үтте инде яшьлек,
Ярсу хисләр язын кичереп,
Кабатланмас чаткыларын чәчеп,
Сагынырлык гүзәл иттереп.
Кайгырмыйм мин кавыша алмаганга,
Гаепләмим моңа һичкемне.
Яшьлек-былбыл гөлләр сайлаганда,
Андый хәлләр була бит инде.
Мәхәббәтне якын дуслык белән
Алмаштырып була теләсәң,
Кайтмас минут өчен көймәсәң.
Без хәзер дә бу бакчада иртән
Очрашабыз җәйге көннәрдә,
Балаларны алып килгәндә.
You have read 1 text from Tatar literature.