Latin

Шигырьләр - Шәмсетдин Зәки

Total number of words is 292
Total number of unique words is 215
36.2 of words are in the 2000 most common words
42.9 of words are in the 5000 most common words
47.4 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
* * *

Һай, нә оерсән1?! – Уян, йөз мең хәтәр җанындадыр!
Күңлеңе гыйшык илә дөргез кем, үлем-янындадыр.
Һай, сакын2! Бу нәфсе әлендән эчмә гафләт3 ширбәтен,
Тәңре хакы кем, һәлакең-ошбу дошманындадыр.
Вирмә күңелең сандыгын шайтан эленә кем, аның
Касды4-иманында вә җаныңда вә каныңдадыр...

* * *

Бу сүз(н)е кәгазь(г)ә язмак кирәкдер,
Бу дөрре5 бер йебә тезмәк кирәкдер.
Вафасызлык6-бу дөньяның эшедер,
Вафасыз нәснәдән бизмәк кирәкдер
Бакөлли7 хакка йөз тотып һәмишә,
Бу батыйльдән8 күңел өзмәк кирәкдер.
Сафа вә нигъмәтә ирмәклек өчен,
Җәфа вә михнәтә түзмәк кирәкдер...
Исеп җил дик, агып су дик, тәмамәт,
Бу юлда ут кеби кызмак кирәкдер.
Ходага гарзы, хаҗҗәт9 вә мөнәҗат
Кылыб, күз яшен агызмак кирәкдер.

* * *

Эстәсәм10, галәмдә сән дик яр булгай-булмагай,
Булса булгай, сән кеби гамьхар11 булгай-булмагай.

Бу җиһанның шәһренең базарының сәүдәсе күп,
Кыл бу сәүдәне, янә базары булгай-булмагай.

Ат сәнең астыңдадыр, йөргел, бу йирнең хәдден ал12,
Нагаһян13 ул ат сәнең астында булгай-булмагай.

Карчыга кулыңдадыр, аула бу күңлең шәһрене14,
Нагаһян ул карчыга өндәүгә килгәй-килмәгәй!

Җан илә иман, икәүләб, бер өйдә бал эчәр,
Нагаһян ул икесе бер өйдә булгай-булмагай!

Та терек15 сез, дусларым, бер-береңә гыйззәт кылың16,
Ваһ, бу үлем! Үзгә дәм17 нагяһ булгай-булмагай.

Хафиза18! Ширин кәлам19 сүзлә, телеңнең барында,
Нагаһян, килсә әҗәл, тел сүзгә килгәй-килмәгәй!
1 Нә оерсән – ник йоклыйсың.
2 Сакын – саклан.
3 Гафләт – ваемсызлык.
4 Каеды – явыз (начар) нияте, теләге.
5 Дөрре (дөррне) – энҗе бөртекләрен.
6 Вафасызлык – ышанычсызлык, вәгъдәсезлек.
7 Бакөлли – тулысынча, бөтен барлыгын белән.
8 Батыйль – бозык, әшәке.
9 Гарзы, хаҗҗәт (кылыб) – үтенечләреңне, йомышларыңны әйтеп.
10 Эстәсәм – эзләсәм, теләсәм.
11 Гамьхар – (минем өчен) борчылучы, кайгыртучы.
12 Хәдден ал – чиген ал, чигенә чык.
13 Нагаһян – кинәт, көтмәгәндә, искәрмәстән.
14 Аула бу күңлең шәһрене – (тыңлаучы карчыга кулында чакта, ягъни көч-ихтыярың барында) күңелеңне юк-бар бозык уй-ниятләрдән тазарт аулап тор
15 Та терек – тере-исән чакта.
16 Гыйззәт кылың – ярдәм ит, яхшылык эшлә.
17 Дәм – вакыт (очрак, мөмкинлек).
18 Xафиза – китапларны яттан белүче (шулай дип, шагыйрь үз-үзенә
дәшә).
19 Ширин кәлам – татлы сүзләр.
You have read 1 text from Tatar literature.