Latin

Шигырьләр - Равиль Гузаиров

Total number of words is 2971
Total number of unique words is 1537
32.3 of words are in the 2000 most common words
45.4 of words are in the 5000 most common words
53.4 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
ГАЛИЯ
Бер чибәргә гашыйк булдым,
Исемнәре Галия.
Шул Галия дия-дия
Хыялланып мин яшим.
Күпме инде шулай, иркәм,
Артыңнан йөретәсең?
Серле карашларың белән
Күңелемне эретәсең?
Хыялларым диңгезендә
Бергә йөзәсем килә.
Уйларыңда ниләр барын
Һаман беләсем килә.
Алматы, август, 1987
КАЙДА СОҢ СИН?
Синең өчен яшим дөньяда.
Көч бирдең син алга атларга.
Кайда барсам, сиңа ашкынам.
Алыштырмам сине ятларга.
Очрашырга мин өмет итәм.
Мәңге сүнмәс сөю хисләрем.
Килерсең дип hаман мин көтәм.
Кавышырбыз бәлки без, иркәм.
Матурланыр таңнар атуы,
Ике йөрәк бергә кушылса.
Туктар иде йөрәк януы,
Яннарымда, иркәм, син булсаң!
Алматы, сентябрь, 1987
КҮБӘЛӘГЕМ
Сөекле кызым Радмилага багышлыйм
Син бит минем күбәләгем,
Алма кебек түгәрәгем.
Хәзергә бит син, беләмсең,
Нинди бәхет миңа бирдең.
Матур булсын балачагың,
Ал чәчәгем, нәфис гөлем.
Һавадагы йолдызлардай,
Якты булсын киләчәгең!
Алматы, февраль, 1988БЕРДӘНБЕРЕМ, ГОМЕР ЮЛДАШЫМ
Сөюләрем сиңа юлдаш булсын
Язмыш кушкан читен көннәрдә.
Мәхәббәтем бирсен яшәү көчен
Синең өчен авыр төннәрдә.
Кулларыңнан алып, яктылыкка
Җитәклисем килә шул хәтле.
Күпме көннәр әле үтелмәгән,
Әйтелмәгән сүзләр нихәтле.
Куандырып яшәр өчен безне
Син бит бу дөньяда тугансың.
Җир йөзәндә булган матурлыкның
Нурларына үзең тулгансың.
Гомерлеккә бергә булырбыз, дип
Өмет утын үзең бит яктың.
Яшьлегемнең соңгы таңнарында
Сүнмәс хисләр миндә уяттың.
Шаярма син: әле вакытсыз, дип.
Үтенәм мин шуны язмыштан.
Тәкъдир үзе саклап калсын иде
Була торган төрле ялгыштан.
Тормыш сукмагыннан, бирешмичә,
Икәү бергә алга атларбыз.
Яшәү көче биргән бу җырларны
Йөрәкләрдә мәңге сакларбыз.
Алматы, 1988СИНЕҢ УЙЧАН КАРАШЛАРЫҢ

Гомер юлдашым
Галиягә багышлыйм
Әле дә булса, күз алдымда
Бергә булган көннәребез.
Истә калды гомерлеккә
Сандугачлы таңнарыбыз.
Хәтеремдә мәңге калды
Синең уйчан карашларың.
Күзем йомсам, күз алдымда
Тәрәзәдән карауларың.
Колагымда чыңлый hаман
Синең назлы тавышларың.
Искә төшеп уйландыра
Моңлы, назлы сагышларың.
Алматы, 28 февраль, 1988ЯШЬ ВАКЫТЫМ, ТИЛЕ ЧАГЫМ
Яшь вакытым, тиле чагым,
Яндым, көйдем, сине уйлап.
Үтте айлар, үтте еллар
Язмыш белән шулай уйнап.
Армый, талмый тырыштым мин
Башкалардан калышмаска.
Чит җирләрдә өйрәндем мин
Авырлыктан курыкмаска.
Хезмәт иттем, дөнья кудым,
Еракларда туган җирдән.
Юксынып мин сәлам көттем
Сагындырган гүзәл илдән.
Язмыш әгәр алып кайтса
Адаштырган җирләреннән,
Айрылмыйча яшәр идем
Туып үскән илләремнән.
Алматы, 1990ТАМАША
1.
Дөнья хәлләрен калдырып,
Килдең син "Тамашага".
Еракларда киң таралды
Даның синең, "ТАМАША"!
Кушымта:
"ТАМАША", "ТАМАША"
Уйнап-көлсәң яраша.
"ТАМАША", "ТАМАША"
Сәнгать капкасын ача!
2.
"Тамашаны" күргән чакта
Күзләребез камаша.
Төрле милләт басып бергә,
Җырлап-бии янәшә.
Кушымта.
3.
Уйчаннарны уйландыра,
Моңсуларны моңайта.
Дәртсезләрнең йөрәгендә
Сүнмәс дәртләр уята.
Кушымта.
4.
Каршы җилләргә бирешми,
Алга атла, "ТАМАША"!
Халкыбызның хәзинәсе
Булып кал син, "ТАМАША"!
Кушымта:
"ТАМАША", "ТАМАША"
Уйнап-көлсәң яраша.
"ТАМАША", "ТАМАША"
Безнең күңелне ача!
Алматы, 1992ЯЗГЫ ТАШКЫН
1.
Язгы ташкын кебек шаулап,
Үтә яшьлек елларым.
Калышмыйлар дәрьялардан
Сагышларым, моңнарым.
Кушымта:
Дәрья суларын бергәләп
Нигә кичмәдек икән?
Мәхәббәтнең кадерләрен
Нигә белмәдек икән?
2.
Тормыш дулкыннары безне
Ташлады төрле якка.
Йөрәккәем hаман яна
Яннанарымда син юкка.
Кушымта.
Алматы, 1993АЛМАТЫ ТУРЫНДА ҖЫР
1.
Якты йолдызлар җемелди
Алматының күгендә.
Мәңгелеккә сакланырсың
Йөрәгемнең түрендә.
Кушымта:
Сандугачларың да синең
Моңлы итеп сайрыйлар.
Күбәләкләр канат кагып
Матур гөлләр сайлыйлар.
2.
Кайда гына йөресәм дә,
Әйләнеп кайтам сиңа.
Таудан аккан суларың да
Шифа булдылар миңа.
Кушымта.
3.
Аппак алма бакчаларың
Чәчәк ата майларда.
Тын кичләрең матурлана
Җәйге җылы айларда.
Кушымта.
4.
Шатландырып киң ачылды
Безгә бәхет ишеге.
Тибрәндерсен туктамыйча
Дуслык-сәнгать бишеге.
Кушымта.
Алматы, 1993ТӘҮГЕ ҖЫРЫМ - ГОМЕР ЮЛДАШЫМ
Идел буйларында туып үстем,
Шунда үтте үсмер елларым.
Гомер юлларыма юлдаш булып
Туды минем тәүге җырларым.
Ерактагы язмышымны эзләп,
Алып китте тормыш юлларым.
Чит җирләрнең юлын таптый-таптый,
Үтте минем яшьлек елларым.
Кайларда соң минем туктар ярым,
Сагынып көткән сөйгән ярым.
Иделемдәй ярсу, агым сулар,
Җәелеп яткан урман-кырларым.
Дөнья гизеп, еракларга китеп,
Юксындым мин туган җиремне.
Авырлыклар күреп интексәм дә,
Онытмадым туган илемне.
Табалмадым күпме эзләсәм дә
Туган җирдән артык җирләрне.
Ата-бабаларның илкәеннән
Артык булган башка илләрне.
Ниләр күреп, ниләр кичермәде
Кырау төшкән газиз туташым?
Алып кайт син туган җирләремә,
Тәүге җырым - гомер юлдашым.
Алматы, 1994БӘЙСЕЗЛЕК
Без бәйсезлек сорыйбыз, дип
Күтәрелде батыр егетләр.
Саклар өчен үз милләтен,
Биреп безгә сүнмәс өметләр.
Иң зур мәйдан шаулап торды
Декабрьнең уналтысында.
Йөрәкләрдән каннар тамды
Шул зур мәйданның уртасында.
Ялгыз калды сөйгән ярлар,
Ятим калды сабый-балалар.
Үксеп-үксеп еладылар
Кайгы-хәсрәт күргән аналар.
Таш мәйданга сеңеп калды
Корбаннарның кайнар каннары.
Алсу булып сызылып атты
Бәйсезлекне биргән таңнары.
Киң мәйданнан ишетелә
Корбан булган яшьләр тавышы.
Йөрәкләрдә hаман яна
Газиз аналарның сагышы.
Онытмаслык көннәр булып
Калды алар тарих битендә.
Горур hәйкәл урын алды
Кан түгелгән мәйдан читендә.
Алматы, 15 декабрь, 1994АБАЙ ЮЛЛАРЫ
Бөтен дөнья бүген бәйрәм итә,
Шау-гөр килеп, "Абай көннәрен".
Әйтерсең лә Абай үзе килгән
Аткырырга алсу таңнарын.
Киләчәген уйлап милләтенең,
Яктылыкка юллар күрсәтте.
Иксез-чиксез дала тормышын да
Яңа җырлар җырлап үзгәртте.
Абай салган юллар гомерлеккә,
Киң далага күпер салдылар.
Үткер сүзле, моңлы җырлары да
Йөрәкләрдә мәңге калдылар.
Горур атлап алга таба бара
Күп милләтле Казахстаным.
Колач җәеп безне каршы ала
Абай иле Казахстаным.
Алматы, 1995ҮКЕНМӘ СИН!
Хөрмәтле остазым
Хәмит абыйга багышлыйм
Үкенмә син үткәннәргә,
Язмышларның авырлыгына.
Хәйран калсын милләттәшләр
Йөрәгеңнең батырлыгына.
Син яшисең халык өчен,
Ничә еллар биреп көчләрең.
Киләчәктә сүрелмәсен
Мәңге сүнмәс яшәү хисләрең.
Милләтем дип яшәгәндә
Беркайчан син ятим булмассың.
Төрле уйлар килгәндә дә
Яшәү бәхетеннән туймассың.
Алматы, 1996ИЗГЕ ТЕЛӘК
Хатын-кызлар көне
8 Мартка багышлап
Хатын-кызлар көне безнең өчен
Изге бәйрәм, гөлләр бәйрәме.
Чын йөрәктән куандырып, бүген
Чәчәк атсын гөлләр бәйләме!
Әйтерсең лә бар табигать сезгә
Җәлләмәгән якты нурларын,
Матурлыгын, кояш җылысын,
Таң атканда - алсу нурларын.
Тәбрик итеп сезне чын күңелдән
Нинди матур сүзләр әйтергә?
Йөрәктәге изге теләкләрне
Тартынмагыз кабул итәргә!
Телибез без бүген барыгызга
Исән-саулык, якты тормышлар.
Еллар үтеп, чәчләр агарса да,
Аермасын безне язмышлар!
Алматы, март, 1997ТАМАШАЧЫ ДУСЛАРЫМА
1.
Концертлардан концертларга
Сезне уйлап, шундый сагынам.
Зинhар өчен килегез, дип
Чын күңелдән сезгә ялынам.
Кушымта:
Сезнең матур йөзләрегез,
Шаян серле күзләрегез!
Иркәлиләр hәм назлыйлар
Шундый матур сүзләрегез!
2.
Чакырамын сезне, дуслар,
Уйнап көлеп күңел ачарга,
Авырлыклар килгәндә дә
Сер бирмичә генә яшәргә.
Кушымта.
3.
Бирер идем җәлләмичә
Йөрәгемнең кайнар хисләрен.
Бакчаларда гөрләп үскән
Сирень чәчкәсенең исләрен.
Кушымта.
4.
Яшәсәгез, мин дә яшим.
Сездән бетмәс көчләр алып!
Ярсып типкән йөрәгемнең
Ялкынында дөрләп янып!
Кушымта.
Алматы, июнь, 1997ГОМЕР АГЫШЫ ...
Әллә нигә кабат, кабат
Узган гомер мине уйлата.
Алып китеп хыялыма,
Йөрәгемдә хисләр уята.
Уйлыйм дисәң, күпме уйлар,
Җырланмаган күпме җырларым...
Искә төшә үкендереп
Әйтелмәгән назлы сүзләрем.
Гомерем минем - бер киң елга.
Дулкынлана аның агышы.
Тугаенда кошлар тавышы,
Күкрәк тулы йөрәк сагышы.
Вакыт үзенекен итә,
Туктатмый ул гомер агышын.
Ярсый-ярсый дулкынлана,
Басалмагач, йөрәк сагышы.
Алматы, 23 июль, 1997ТУГАН ЯКТАН КИТМӘГЕЗ!
Моңлы кошларга сокланам
Бакчаларга кергәндә.
Күңелләрем канатлана
Сез дусларны күргәндә.
Кайда гына йөресәм дә,
Сагынам үз илемне,
Зәңгәр томаннар каплады
Узган яшь гомеремне.
Эх, дусларым, сезгә әйтәм:
Туган яктан китмәгез!!
Туганнарны, сөйгәннәрне
Китеп ятим итмәгез!
Алматы, август, 1997ҖЫРЛАРЫМ
Җырларым, сез канатланып,
Туган якларыма җитегез.
Йөрәгемнең кайнар хисләрен
Дусларыма бүләк итегез.
Ишетсеннәр җырларымны
Тугайлар һәм чишмә буйлары,
Сандугачлар, сайрар кошлар,
Ерактагы Сарман буйлары.
Җырларымда яңгырасын
Әйтелмәгән яшьлек хисләрем.
Искә төшсен, сагындырып,
Мәхәббәткә тулган хисләрем.
Алматы, август, 1997ДӨНЬЯ ҮЗГӘРДЕ!
Гаҗәпләнеп карыйм тирә якка:
Шул кадәрле дөнья үзгәрде.
Юкка чыгып бара көннән-көнгә
Милләттәшлек, дуслык хисләре.
Нинди кыенлыклар күргәндә дә,
Сабыр булган безнең халкыбыз.
Миhербансыз-явыз, усалларга
Әйтергә бар безнең хакыбыз.
Бер hаваны сулап, бергә җырлап,
Җир йөзендә күпме яшәдек.
Ачлык елда арыш ипиенең
Бер телемен бүлеп ашадык.
Истән чыгармыйча шул көннәрне,
Уйланыйк без, дуслар, әйбәтләп.
Авырлыкларны җиңеп була,
Яшәгәндә генә бергәләп.
Алматы, 6 март, 1998МИН ТАТАРМЫН
Ата-бабаларым татар булган,
Яшермәгән алар милләтен.
Югалтмыйча гореф-гадәтләрен
Саклаганнар татар милләтен.
Тарих битләрендә мәңге калган
Татарымның тирән эзләре.
Гасырлар аша югалмаган
Милләтемнең изге эшләре.
Башкалардан ким түгелмен.
Җырлыйм дисәм, моңлы җырым бар.
Сөйләгәндә җанга рәхәт биргән
Нәфис сүзле туган телем бар.
Татарстан - минем Ватаным, дип
Горурланып яшәп киләмен.
Милләтемне минем сорасалар,
"Мин ТАТАР!" - дип җавап бирәмен.
Алматы, 16 июнь, 1998УЙЛАРЫМ
Авылыма кайткан саен,
Саганганда июль аен,
Карап йөрим, хәйран калып,
Урманнарын hәм кырларын.
Салкын чишмә буйларында
Җәелеп яткан тугайларын,
Моңландырган, уйландырган
Туган якның тургайларын.
Янган урман буйларында
Гөл-чәчәкләрнең үскәнен,
Урман шавына кушылып
Гомеркәйләрнең үткәнен.
Каеннарның картайганчы
Ак тауларның ишелгәнен,
Балачакны хәтерләткән
Агачларның киселгәнен.
Авылымның күрке булган
Якташларны, яшьтәшьләрне,
Мине танып исәнләшкән
Якты йөзле иптәшләрне.
Башкортстан, Өч Асан авылы, июль, 1998БЕРЕНЧЕ УКЫТУЧЫМА
Беренче укытучым
Нәҗия апага багышлыйм
Еллар үтеп, чәчем агарса да,
Кайттым тагын туган ягыма.
Беренче укытучым Нәҗия апамны
Насыйп булды тагын күрергә.
Рәхмәт сиңа! Кыен вакытларда
Тырышкансың белем бирергә.
Ялан аяк, киндер күлмәк кигән
Малайларга акыл бирергә.
Йөрәк җылысы белән җылыткансың
Суык мәктәпләрнең класын.
Үзеңнеке кебек яраткансың
Газиз аналарның баласын.
Йөзләреңдә синең еллар юлы
Җыерчыклар булып сузылган.
Яшь буынны юлга саламын, дип
Күпме юллар инде узылган.
Язмышыма бик зур рәхмәт әйтәм
Исән чакта сезне күргәнгә,
Искә төшергәнгә үткәннәрне,
Истәлекләр белән күмгәнгә.
Башкортстан, Өч Асан авылы, август, 1998ӨЧ АСАНЫМ
Ашкындырып, язмыш мине
Алып кайтты туган ягыма.
Аз булса да, ял бирәм, дип
Газапланган газиз җаныма.
Имәнлектә туктап калдым,
Күңелләрем йомшап калдылар.
Үткән көннәр, истәлекләр
Уйларымны яулап алдылар.
Ике якка киң җәелгән
Авылым минем - Өч Асаным.
Балачактан якын булган
Якты йөзле "кечегәнем".
Уйлый, уйлый үткәннәрне,
Бүзат чокырыннан түбән атладым.
Җиләк җыйган бикләннәрне
Хәтеремдә күпме сакладым.
Буйсынмыйча, аякларым
Атладылар таныш юллардан.
Минем өчен вакыт туктап калды
Могҗизалы хискә салудан.
Башкортстан, Өч Асан авылы, август, 1998КАЙТТЫМ СИҢА
Кайттым сиңа быел тагын,
Сагынып Шәhри Казан ягын,
Урамнарын, кызыл кирпеч нигезләрен,
Туган якның онытылмаслык гүзәлләрен.
Якты йөзле якташларны,
Җәлилләрне, Такташларны,
Җәелеп аккан елгаларның агышларын,
Яшь чактагы мәхәббәтнең сагышларын.
Бакчаларда үскән исле гөлен,
Дулкынланып яткан Кабан күлен,
Ераклардан тарткан үз өемне,
Тау башында балкып торган Кремльне.
Илем бар, дип, өем бар, дип
Тынычланды күңелләрем.
Оныттым мин күргән газабымны,
Горурландым күреп Казанымны.
Казан, август - сентябрь, 1998ДУСЛАРЫМА
Сезне уйласам,
Урам буйласам -
Юлга чыкканда,
Юлларым уңа.
Сезне күргәндә,
Күңелем тула.
Авыр юлларда
Юлдаш буласыз.
Озын юлларны
Кыска итәсез.
Күңелләремә
Өмет бирәсез.
Куанамын мин
Дусларым барга,
Серләшер өчен
Ишләрем барга,
Таяныр өчен
Туганнар барга.
Гел бергә-бәргә
Яшәсәк иде,
Куанычларны
Һәм кайгыларны
Бүлешсәк иде.
Яшәсәк иде
Тик туган илдә,
Якын дусларым,
Сез булган җирдә.
Алматы, 17 октябрь, 1998ЮЛЛАРЫМ
Сикәлтәле юллар белән
Язмыш мине hаман йөретә.
Әллә нигә күңел тынычланмый,
Тормыш сукмагыннан йөгертә.
Үткән юлларымны исәпләсәм,
Бетмәс ахры аның исәбе.
Ашкындырып мине чакырырлар
Бармый калган юллар газабы.
Авыр юллар җанга рәхәт бирә.
Үкенмимен үткән юлларга.
Берсен берсе ашыктырып,
Сиздермичә узган елларга.
Барыр юллар бик күп әле,
Яшәү көчем әле үлмәгән.
Бирешмичә алга барам дигән
Хыялларым әле сүнмәгән.
Алматы - Истамбул - Анкара, 1 ноябрь, 1998БИРЕШМӘ
Сөекле кызым Регинага багышлыйм
Әллә инде күз тидеме,
Алтын кызым, синең үзеңә?
Тирә-якны ямьләндереп
Янып торган кара күзеңә?
Белмим, нигә язмыш сине
Дучар итте авыр көннәргә?
Якты көннәр әкрен генә
Кушылдылар кара төннәргә.
Беләмен мин: андый вакытларда
Шул кадәрле кыен булганын,
Ярсып типкән йөрәгеңнең
Кайгы-хәсрәт белән тулганын.
Мөлдерәгән күңел дулкыннары
Күзләреңнән синең тамалар.
Тәңкә-тәңкә, дулкын булып,
Язмыш чишмәсенә агалар.
Сабыр итсәң бирешмичә,
Тынычланыр күңел дулкыны.
Ходай кушса, бер басылыр әле
Ярсып типкән йөрәк ялкыны.
Алматы, 15 гыйнвар, 1999ЯЛГЫЗЛЫКТАН ХОДАЙ САКЛАСЫН
Бер Ходаем, үзең сакла
Ялгызлыктан газиз башымны.
Язмыш ниләр эшләсә дә,
Җимермәсен нигез ташымны.
Хәләл тапкан ризыкларны
Бисмилла дип бергә ашарга.
Тәкъдир үзе насыйп итсен
Гомер буе бергә яшәргә.
Шомлы көннәр кайбер вакыт
Төрле уйлар башка китерә.
Кайгы-хәсрәтләре белән
Тыныч тормышларны бетерә.
Адәм заты өчен - бәхет,
Җитәкләшеп бергә яшәве.
Йөрәкләрдә гомер буе
Сөю хисләренең яшәве.
Алматы, 25 гыйнвар, 1999ТУЙ ҖЫРЫ
1.
Якты йолдызлар балкытты
Туган якларның күген.
Чәчләрен чәчкә бәйләде
Ике яшь йөрәк бүген.
Кушымта:
Туй, туй, бүген туй,
Бергә булсын уйлары.
Сылу икән буйлары,
Котлы булсын туйлары!
2.
Җырлый-җырлый суга бара
Яшь килен урам буйлап.
Әби-бабайлар уфтана,
Узган гомерне уйлап.
Кушымта.
3.
Пар күгәрчен кебек гөрләп,
Оялар сез корыгыз.
Мәхәббәтне югалтмыйча,
Тигезлектә торыгыз.
Кушымта.
4.
Бала-чага тавышына
Тулсын өегез эче.
Елдан-елга сүрелмәсен
Саф мәхәббәтнең көче.
Кушымта.
Алматы, 10 июнь, 1999ӘЛЛӘ ЯЛГЫШ, ӘЛЛӘ ЯЗМЫШ
Әллә ялгыш, әллә язмыш
Алып китте еракларга.
Айлар, еллар үтеп китте,
Кайталмадым шул якларга.
Ничә айлар, ничә еллар
Сиздермичә үтеп киттеләр.
Тугай буйлап, киткән юлларымны
Аккан сулар инде кистеләр.
Узган гомеремне исәпсәләсәм,
Үкенмимен читтә йөргәнгә.
Ят җирләрдә өйрәндем мин
Туган якның кадерен белергә.
Алматы, 1 июль, 1999ЯШИСЕ КИЛӘ
Карасак без күңел биреп
Нинди матур җирдә яшәве!
Күк күкрәп, яңгыр явып,
Ялт-йолт итеп яшен яшнәве.
Яңгырдан соң яшелләнеп
Матурлана тугай буйлары.
Күңел хисләремне яңарта
Йөрәгемнең изге уйлары.
Гөл-чәчәкләр, мөлдерәшеп,
Куаналар яңгыр яуганга.
Энҗе-мәрҗән чык тамчысы
Күз яшьләре булып тамганга.
Кояш, чыгып нурын сипсә,
Күтәрелә безнең күңелләр.
Өмет утын сүндермичә
Үтеп бара газиз гомерләр.
Шушы матурлыкны күреп
Яшәр идем гомер буена.
Ераклардан кайтыр идем
Дусларымның алтын туена.
Алматы, 3 июль, 1999ГОМЕР ЮЛЫ
Әллә нигә моңсу булып
Бу дөньяга шулай туганмын.
Туган яктан еракларда
Гомер сөреп дөнья куганмын.
Катлаулы тормыш юлында
Ниләр генә кичермәдем мин.
Юлларым гел үргә менгәндә дә
Арып талуларны белмәдем.
Туктап калган чакларымда
Узган юллар алга өндәде.
Тик hаман да ярсу йөрәккәем
Бирешергә бер дә күнмәде.
Офыкларга карый, карый,
Туктамыйча алга атладым.
Җаннарыма бераз ял бирерлек
Туктар җирләремне тапмадым.
Алматы, 4 июль, 1999БАЛА БЕЛӘН КҮБӘЛӘК
Бала:
Мин күбәләк булсам иде,
Канат кагынсам иде,
Гөлдән гөлгә очып, кунып,
Икәү уйнасак иде.
Күбәләк:
Язлар җитеп, көн җылынса,
Без дә канат кагабыз.
Җылы көннәр үтеп китсә,
Бик аз уйнап калабыз.
Бала:
Уйныйк дисәм, син качасың,
Әллә миннән куркасың?
Ләп-ләп итеп, канат кагып,
Гөлдән гөлгә очасың.
Күбәләк:
Син рәнҗетмә инде безне,
Болай да аз яшибез.
Гөл-чәчәклер белән бергә
Бик тиз генә шиңәбез.
Алматы, 4 июль, 1999ХӘТЕРЛИМ
Төштә күргән кебек кенә
Хәтерлим туган әткәмне.
Балалыктан күп төшенми
Кочакладым газиз әнкәмне.
Күптән көткән язлары да
Куандырыр өчен килмәде.
Җылы кояш нурлары да
Безгә бер дә бәхет бирмәде.
Нинди кыен булганда да
Әнкәй безгә шундый булышты.
Чана тартып чыгып китеп,
Ачтан үтертмәскә тырышты.
Тарткалашып язмыш белән,
Без үсәргә шулай тырыштык.
"Әтиең юк", - дигәннәрнең
Якасыннан алып сугыштык.
Үсеп җиткәч, бәхет эзләп,
Таралдык без ерак җирләргә.
Сагыш белән гомер уза,
Кайталмыйча туган илләргә.
Алматы, 7 июль, 1999ИССЫК-КҮЛ
Биек таулар уртасында
Җәелеп ята мөлдер күл.
Зәңгәр дулкыннары белән
Дулкынлана Иссык-Күл.
Могҗизалы матурлыкка
Күмелгән тирә-ягы.
Тугаенда моңлы итеп
Кошлар сайраган чагы.
Әкияттәге гүзәллеккә
Ия булган эссе күл.
Ераклардан үзенә тарткан
Иң тирән күл - Иссык-Күл.
Дулкыннары сөйли төсле
Моң-зарларын, үткән елларын...
Акчарлаклар канат кагып
Күрсәтәләр дулкын юлларын.
Язмышыма рәхмәт әйтәм
Күл буена алып килгәнгә,
Бар эшләрне читкә куеп,
Ял итәргә вакыт биргәнгә.
Кыргызстан, Иссык-Күл, 4 август, 1999

ӘТКӘЕМ
Бөек Ватан сугышыннан
җәрәхәтләнеп авылга
кайтып вафат булган
әтием Якуп Гөзәир улына
багышладым
1.
Балачактан өйрәттең син
Ат җигәргә, әткәем.
Салкын чишмә буйларында
Печән чаптык, әткәем.
Кушымта:
Урамнарга бара идек,
Билгә балта кыстырып.
Моңлы итеп озын көйгә
Җырлый идең сыздырып.
2.
Колагымда чыңлый һаман
Әткәемнең җырлары.
Шул көннәрне юксынырлар
Авылымның кырлары.
Кушымта.
3.
Безнең өчен җәлләмәдең
Гомерләрең, әткәем.
Йөрәгемнең иң түрендә
Саклыйм сине, әткәем.
Кушымта.
4.
Урамнарга бара идек,
Билгә балта кыстырып.
Моңлы итеп озын көйгә
Җырлый идең сыздырып.
Кушымта.
Алматы, 18 август, 1999ГОМЕР
Гомер бит ул шундый кыска,
Үткәнен син белми каласың.
Дөнья куып тарткалашып,
Узганын син сизми каласың.
Яшь вакытта тырышасың
Бик тиз генә үсеп җитәргә,
Гомер юлларыннан адашмыйча,
Биеклеккә менеп җитәргә.
Кайбер вакыт, яшьлек белән,
Әллә ниләр эшләп ташлыйсың.
Юлларыңнан кире кайтып,
Гел яңадан эшли башлыйсың.
Язмыш биргән гомер юлларын
Булмый икән, дуслар, үзгәртеп.
Гомер буе тырышсаң да,
Булмый аны бер дә озайтып.
Без кунакка гына килгән
Бу дөньяны күреп китәргә,
Кыска гына гомер юлларын
Үкенмәслек итеп үтәргә!
Алматы, 21 август, 1999РОЗА ГӨЛЕМ
1.
Матур гөлләр арасында
Роза гөлен яратам.
Нурлы йөзләреңә карап,
Бар кайгымны таратам.
Кушымта:
Роза гөлем, нечкә билем,
Иң яраткан гөлем син.
Гомер буйларына эзләп,
Табалмаган гөлем син.
2.
Гөл чәчәкләр арасында
Роза гөлен сайладым.
Иң матур гөл икәнеңне
Хәзер генә аңладым.
Кушымта.
Казан, 5 июнь, 2000ПОЕЗД АЛГА ЧАБА
Менә тагын туган яктан
Китеп барам ерак җирләргә.
Тимер юлдан поезд алга чаба
Ерактагы башка илләргә.
Тасма булып тимер юлы
Офыкларга хәтле сузылган.
Гомер дигән яшәү диңгезеннән
Күпме юллар инде узылган.
Баганалар кала, семафорлар...
Артта кала төрле шәһәрләр.
Тик уйларым һаман үзем белән,
Калышмыйлар чапкан поезддан.
Тәрәзәдән карыйм, саубуллашып,
Ерагайган саен аралар.
Тынгы бирми сызланалар
Йөрәктәге тирән яралар.
Авыр күз яшьләре булып,
Яңгыр тамчылары тамалар.
Кинәт искән җилләр белән
Вагон тәрәзәсен килеп кагалар.
Тәгәрмәчләр, туктамыйча,
Җырлый, җырлый алга чабалар:
- Алып китәбез, алып китәбез!
- Барып җитәбез, барып җитәбез!
Казан - Алматы, 14 июнь, 2000РӘХМӘТ СИҢА
Каләмдәш милләттәшем,
иренмәс җан Шаһинур дустым
Әхмәтсафа улына багышлыйм
Рәхмәт сиңа армый, талмый
Һәрвакытта юлда булганга,
Изге эшләргә күмелеп,
Йөзләреңә нурлар тулганга.
Рәхмәт сиңа, җир йөзенә
Иренмәс җан булып туганга,
Яныңдагы дус-ишләргә
Ярдәм кулын суза белгәнгә.
Рәхмәт сиңа, курыкмыйча,
"Без татар!" - дип әйтеп килгәнгә,
Мәшәкатьле бу дөньяда
Саф татарча яши белгәнгә.
Рәхмәт әйтәм язмышыма -
Якын дуслар табып биргәнгә,
Катлаулы юллар чатында
Туры юллар таба белгәнгә.
Алматы, декабрь, 2000ӨЗЕЛМӘСЕН ҖЫРЛАРЫҢ
Халык сандугачы Илгизәр яраткан
җырчыбыз Фердинанд Сәлаховка
багышлыйм
Тибрәндереп күңел кылларын,
Җырлыйсың син татар җырларын.
Искә төшерәсең туган якның
Иксез-чиксез басу-кырларын.
Җырларыңда синең ишетелә
Чылтыраган чишмә тавышы,
Барыбызга таныш булган
Ярсу инешләрнең агышы.
Сандугачлар, сайрар кошлар,
Хәйран калып, сине тыңлыйлар.
Сагынып көткән якташларың
Синең белән бергә җырлыйлар.
Җырларыңда синең яшәү көче,
Горурлана сиңа милләтем.
Үрнәк булып бар халыкка,
Җырлап яши минем милләтем.
Алматы, 26 декабрь, 2000
. . .
Сугыштан соң авыр еллар
Үзәкләргә үтеп калганнар,
Җәтим сабыйларның хәтерендә
Җуелмаслык эзләр салганнар.
Кырау төшкән чәчләремне
Таң җилләре сыйпап үтәләр.
Әйтерсең лә узган гомеремне,
Куып җитәбез, дип исәләр.
Су буенда үскән карт тирәкләр
Ыңгыраша искән җилләрдән.
Мин дә шулай басып торам
Еракларда туган җирләрдән.
Тирән уйга калып чайкаламын
Тирәкләр белән бергә.
Сагынулар, саргаюлар
Бетмәс ахры инде гомергә.
Алматы, декабрь, 2000ӘХТӘМ АБЫЙГА 80 ЯШЬ
Алматы шәһәрендәге
"Сарман" ансамбленең гармунчысы
Әхтәм абый Шәйбаковка
багышлана
Әхтәм абый, Әхтәм абый,
Әхтәм абый сиксәндә.
Хатын кызны гашыйк итә
Бер суырып үпкәндә.
Әхтәм абыйның гармуны
Бер туктамый уйнасын.
Гармун уйнап, җырлар җырлап
Гомер буе туймасын.
Күреп торам, күреп торам:
Сез көлеп утырасыз.
Әхтәм абый уйнаганда
Сез җылап утырасыз.
Аулак өйгә мин бармадым,
Әхтәм абый гел барды.
Туйдан туйга гармун уйнап
Яшәргәннән яшәрде.ИЗГЕ ШӘҺӘР ИСТАМБУЛ
1.
Гөл-бакчаларга күмелгән
Гүзәл шәhәр Истамбул.
Азан моңына моңланган
Изге шәhәр Истамбул.
Кушымта:
Истамбул, Истамбул!
Манаралы Истамбул!
Истамбул, Истамбул!
Алтын айлы Истамбул!
2.
Алтын айлы манаралар
Өмет бирәләр безгә.
Саф йөрәктән, чын күңелдән
Бәхет телибез сезгә!
Кушымта.
3.
Безнең ата-бабалар да
Истамбулга килгәннәр.
Азан әйтеп, намаз укып,
Чын мөселмән булганнар.
Кушымта.ЯШӘҮ ДИҢГЕЗЕ
Ярсый, ярсый бәрәгәләнә
Ярларына диңгез дулкыны.
Күпмеләрне алып китте
Гомер диңгезенең упкыны.
Берсен-берсе куган кебек,
Ашкыналар тәңкә дулкыннар.
Акчарлаклар да күренми -
Араларда инде упкыннар.
Уртасында шул диңгезнең
Туктап калды минем корабым.
Җил дә исми: шундый тыныч...
Әллә тынды инде газабым?
Өметләнеп, күпме карап,
Күралмадым диңгез ярларын.
Урманнарын, чишмә буйларын,
Кыя ташлы биек тауларын.ЯР ЧАЛЛЫ
1.
Якын күреп, чын күңелдән
Каршы ала Яр Чаллы!
Бик сагынсаң, кире кайт дип,
Озатып кала Яр Чаллы.
Кушымта:
Әй, Яр Чаллы, Яр Чаллы,
Шау-гөр килгән Яр Чаллы.
Колач җәеп, каршы алып,
Бәхет биргән Яр Чаллы.
2.
Күңелләрем күтәрелә,
Яр Чаллыга кайтканда.
Сандугачлар ярсып сайрый,
Алсу таңнар атканда.
Кушымта.
3.
Яшь буынга юл күрсәтеп,
Алга бар син, Яр Чаллы!
Милләтемнең горурлыгы
Булып кал син, Яр Чаллы!
Кушымта:
Әй, Яр Чаллы, Яр Чаллы,
Язмышым син, Яр Чаллы!
Әй, Яр Чаллы, Яр Чаллы,
Бәхетем син, Яр Чаллы.
You have read 1 text from Tatar literature.