Latin

Шигырьләр - Равил Фәйзуллин

Total number of words is 1355
Total number of unique words is 924
37.5 of words are in the 2000 most common words
51.9 of words are in the 5000 most common words
58.3 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Туган өйдә күргән төш
Шундый матур төш!
Бөтен җир гел —
чәчәк тә гөл!
Чишмә дә инеш!
Ьәм шунда...
мин, имеш!
...Айны урак итеп гөл кистем.
Чүмеч йолдыз белән су эчтем!
Туган тел турында бер шигырь
И кардәшем! Бер хаҗәтсез кайчак
телне шундый бозып сөйлисең!
Ил колагын хурлап, халкыңның
рухын рәнҗетәмен димисең!
Мескенләнмә, бакый гомер килгән
тел байлыгын итмә кадерсез.
Бер уйласаң, илаһи бит, изге —
Кеше әйткән аваз, һәрбер сүз!
Кич мәртәбә түгел туган телдә
җиң очына карап сөйләшү.
Көчле, горур сөйләш! Кирәк икән
хаким телләр торсын көнләшеп!
Иренмә син, туган, туган телнең
асыл байлыкларын ачарга.
Без ваемсыз булсак, чит-ят сүзләр
хәзинәңне әзер басарга!
Ана телен ватып-бозып сөйләп,
кешелегең генә төшә бит!
Корама тел, яман чир булып,
яңа буыннарга күчә бит!
Күп телләрне белү — яхшы шөгыль,
туган телең үги калмаса.
Җанын салып әйткән әткәң сүзен
синең аша балаң аңласа.
Мәгълүм: дөнья көтү, заман өчен
файдалырак телләр бары да...
Тик шунсы хак: фәкать туган телдә
иман иңә кеше җанына!
Киләчәкнең башы — бүгенгедә.
Нинди шатлык картлык көнеңдә —
оныкларың сиңа рәхмәт әйтсә,
матур итеп туган телеңдә!

Биеклек
Тау өстендә наратлар
җилләрдә чайкалалар.
Очлары белән күкләргә
нидер язмак булалар?
Бөркетләр узышып яулый
күкнең яңа катларын.
Янәсе, киң офык күрсен
хакимлек канатларын!
Төнге күктән күп йолдызлар
атыла яна-яна.
Биектәнрәк төшкәне
күзләргә сеңеп кала.
Кеше дә үрләмәкче гел...
Ә рухының — үз күге.
Кылган игелеге белән
үлчәнә биеклеге.
Әни ишетми калган җыр
Бар күңелләрдән җылы,
йомшак синең кабрең ташы.
Г. Тукай
Яшь чакта, сау чакта
дәрьялар, диңгезләр кичәргә
ишкәк тә, каек та табылыр.
Давылда адашсаң,
караңгы төннәрдә яктыртып
әнкәңнең йөрәге кабыныр.
Яшь чакта, сау чакта
даныңа, малыңа, җаныңа
дуслар да, ярлар да сарылыр.
Хәсрәткә тарысаң,
догада, күкләргә илереп,
тик газиз әнкәең сагыныр.
Яшь чаклар, сау чаклар,
болыттай, мәңгегә кайтмаска,
җилләргә сарылып агылыр.
Ахыргы көндә дә
чәчәкләр күзендә күрерсең —
әнкәең карашы чагылыр.
Метаморфозалардан
* * *
Җан очты Күк бушлыгына.
Кабыгы калды Җирдә
кабер-түмгәк булып.
* * *
Тау убылып үзән-чокыр булды.
Түбән биеклекләр эзләп микән
йолдызлар төштеләр коенырга
шаулап узган яңгырдан соң.
* * *
Шау яфраклы имән идем.
Син китергән хәсрәттән
чыпчык кунмас
шәрә ботак калдым.
Күңелем катты
чакматаштай.
Кабынырга
теләк, көч тә юк...
Болгарда төн
Хәрабәләр түбәнәя.
Биегәя Болгар күге.
Зиярәт кылып йөргәннәр,
ни дисәң дә, барыбер үги.
Монда вәхшәт эзе тирән,
мыскыллаулар — сүздән түбән.
Суда ухылдап чайкала
ярга бәйләгән көймәм...
Үз-үзеңә таян!
Башың имә, җилләр
иссәләр дә каян!
Киләчәккә карап,
үткәнеңә таян!
Көнләүчеләр гүя
астан чаккан чаян...
Тезеңә бәрсәләр,
кулларыңа таян!
Язмыш ханым усал,
кайчак, юри шаян...
Үсү юлларында
иманыңа таян!
Намуслыга кыен,—
һәркем өчен гаян...
Чит шәфкатен көтмә,
йөрәгеңә таян!
Бердәнбер
Туган ил — бердәнбер.
Әниең — бердәнбер.
Әтиең — бердәнбер.
Син үзең — бердәнбер.
Калырсың беркөнне
дөнья каршында
бергә-бер!
Хәвефләр алдында —
бергә-бер.
Сынаулар алдында —
бергә-бер.
Бурычлар алдында —
бергә-бер.
Намусың алдында —
бергә-бер...
Башкарган эшеңә
ни дияр —
Ватаның,
әтиең,
әниең?
Аларның хөкеме —
иң гадел, бердәнбер!
Әтиең, әниең
куанып туялмас
Әйтсәләр:
«Ул егет — Илдә бер!
Илдә бер!»
Онытма син!
Хәтерләүдән курыкма син!
Үткәнеңне онытма син!
Бел син ерак бабайларның
ничек итеп көн иткәнен,
ни иккәнен, ни чиккәнен,
нинди уйлар, нинди моңнар
безгә калдырып киткәнен.
Исеңдә тот, аларның син
сугышларда кан түккәнен,
Туган җирнең иреге өчен,
зинданнарда интеккәнен...
Һәр карыш җир сугарылган
шәһит җаннар каннарында.
Үткән яулар шәүләсе бар
Туган якның таңнарында.
һәр нигезнең, һәр авылның,
һәр каланың үткәне бар...
Гыйбрәт алырлык мирасның
калганы бар, киткәне бар...
Горур сүз әйт, сорасалар:
ни кавемнән? Нинди җирдән?
Киләчәккә аек карар
үз тарихын анык белгән!
Хәтерләүдән курыкма син!
Ил үткәнен онытма син!
Таң
Таң ата дип ишеткән бар
Әбидән дә, бабайдан да;
Ә үземнең таң атканын
Күргәнем юк беркайчан да.
Бүген менә шуңа күрә
Уяндым да караңгыдан:
«Таң ничек ата соң?» — диеп,
Тәрәзәдән карап торам.
Башта үзем куркып куйдым —
Караңгыда күрә алмам.
Хәзер тышта якты инде,
Таң атканын күрми калмам!

* * *
Космополит түгел.
Шөкер,
халкым да бар, ил дә, Ватан да.
Мин тынычмын: «татарныкы» диеп
төртеп күрсәтмимен ал таңга.
«Минеке» дип бүлмим күкне, айны,
мөһер сукмыйм ел фасылына.
Милләт исемен такмыйм урман-суга,
агач-ташның иң асылына.
Нәммә гашыйк, һәммә халык өчен
бар табигать — уртак матурлык.
Барыбызга да газиз Матурлыкны
берәүнең дә
үзенеке ясар хакы юк!
Кояшка һәм Күккә бар да тигез.
Без табигать балалары ла!
Без һәммәбез тигез. Кая? Кемнәр
ак сөякле, зәңгәр кандылар?
Безнекеләр Ил-туфрак өчен
яуларда баш салмадылармы?
Уртак Ватан өчен Парижларны,
Берлиннарны алмадылармы?
Дошманга без — дәһшәт. Будык аны,
кирәк чакта, барып өненә.
Тынычта да өлеш аздан түгел
Уртак Илнең һәр җиңүендә.
Шуңа күрә горур, тынычмын мин,
Халкым да бар, ил дә. Ватан да!
Уртак могҗиза дип карыйм кояшка мин,
барыбызныкы дип карыйм ал таңга!
Миңа җитә — халкым. Ватаным бар,
Матурга да бик нечкә күңел.
Кем кылана, — димәк, җитми. Ә без?
Без болай да бәләкәй түгел!
Минем телем
Минем телем —
меңәрләгән ишләре күк,
тыйнак тел ул.
Гайрәтләнмәс, артык һаваланмас,
яңгырыйм дип кабаланмас,
җегәр чиген белер,
йөрер җирен...
Басынкы ул:
халыкара конгресслар,
парламентлар ачып йөрми,
акча, чеклар битенә менми.
Сугыш ачмыйлар минем телемдә,
капитуляция дә ясамыйлар...
Түзем тел ул.
Окопларда, төрмәләрдә, лагерьларда
атылса да, асылса да,
җиңү рухын җуймаган ул.
Гильотина өсләрендә
яшәү җырын җырлаган ул!
Минем телем —
меңәрләгән ишләре күк,
моңлы тел ул.
Үзенә җай, үзенә ятыш аның көе.
«Сак-Сок»лары, «Рамай»лары, «Сарман»нары,
«Гөлҗамал»ы, «Карурман»ы, «Әллүки»е...
Гавәми ул,
бик гади ул.
Минем телдә иген үсә,
сөт парлана, җеп эрләнә,
нефть чыга, тире ил әнә...
Туендыручылар,
киендерүчеләр дигәндә
минем телем искә төшсен!
Тау һәм Үзән
(Монологлар)
Тау
Без — тау. Хиссез без...
Юкса күптән очып китәр идек...
Динебез — биеклек. Түбәнлекне танымыйбыз.
Болытлары кагылып узса — Күкнең безгә назы, дибез.
Аваз салабыз бик сирәк. Җавап кайтарабыз эндәшкәнгә.
Кем батыр, куркусыз — шул кунак. Менгән икән,
торсын басып,—
безне тагын биегәйтеп!
Баш әйләнгәннәр алдында һич юк гаеп.
Хәбәр-нисез югалсалар, Давылларны гаепләмик!
Без — тау.
Без Галәмгә батып кергән әркәч-өркәч антенналар.
Без — Тау!
Үзән
Без — Үзән. Бүтәнчә әйтсәк, Җир эченә иңгән Тау без.
Үзәгебез күпчак яшьле: гөрләвекләр, чишмә-инешләр...
Без — Яшәеш учаклары, без — Яшәеш казаннары.
Җан иясе бездә
тынмый. Адәмнәр бала үстерә, чәчә, ура, төзи, кора,
төтенли...
Кошлар нәни балаларын очыра,
кырмыскалар кайный түмгәкләрдә,
бал кортлары чәчкәләрдән нектар җыя,
тугайларда көтү-көтү маллар атлый...
Без — Үзән. Без Тормышның казаннары.
Кояш нуры безгә соңрак төшә.
Дөнья көтәр өчен эчке нур кирәк: тереклекнең хәрәкәте.
Без — Үзән.
Көйсезләнеп (яки үч алып) Тәңре-Җир бер ут төчкерсә,
Үзәннәрнең
Тау булуы, ә Тауларның убылуы бар...
* * *

Күңелем Ленин белән сөйләшә.
С. Хәким
Мин бүген сөйләшмим әле,
Уйлана торган көнем.
Белмим бит ничек буласын
Соңгы көн, соңгы төнем...
Мин бүген сөйләшмим әле,
Уйлана торган көнем.
Белмим бит нигә әйләнер
Илем, Телем һәм Динем...
Мин бүген сөйләшмим әле,
Уйлана торган көнем.
Белмим бит, бу уйланулар
Әллә төш, әллә өнем?..
* * *
Зәңгәр күктә бер ак болыт
җәйге эссе челләдә —
Аккош булып тиберәнә
җәйрәп яткан күлләрдә.
Ә һәр күлнең үз юравы:
ак болыт — аңа гына!
Керфек-камышлар эченә
Бу бәхет таман гына!
Шул уйда һәр тымызык су
үзе йөзендәгегә —
коедагы, буадагы да,
тояк эзендәге дә...
Ә болыт йөзә челләдә...
Күк йөзе — зәңгәр-зәңгәр!
Болытның да үз хыялы —
«Тулышып җитсәм әгәр,
ташлап бушлыкның катларын,
Җиргә төшеп килешкә,
кушылыр идем тамчы булып,
чишмәгә йә инешкә».

Борчылма!
Караңгы төннәрдә,
шомлы җил шавыннан
сискәнеп уянсаң,
кадерле кешең бар —
сыену табырлык,
юата алырлык
кадерле кешең бар —
борчылма!
Кайгылар ишәйгән
борчулы көннәрдә,
күңел тулышып
сыгылып төшкәндә,
тураеп торырга
таяныр кешең бар —
борчылма!
Акылың җуярлык
шатлыклар килгәндә,
Җир хисен югалтып,
Күккә ашам дигәндә
кочагыннан чыгармас
ышаныр ир кешең бар —
борчылма!
* * *
Диңгез булган җирдә таулар булыр.
Таулы җирдә кыя-таш булыр.
Чыбык төртсәң, тарантас үскән
җылы кояш җирдә аш булыр.
Судан чыгып, ташка баскан ир зат
күкләр белән бертоташ булыр.
Сулы, ташлы, ашлы, рухлы халык
үз җирендә үзе баш булыр.
Ак төш
Күктә — акчарлак.
Суда — ак чабак.
Дулкын өстендә —
Күбектә ак ат!
Каршыма минем
томырылып килә!
Җайдак соң үзе
күренми нигә?
Җилфер ялларда
әллә ак хәбәр?
Ут — тоякларда
әллә ят хәбәр?
Җанма, тынычлан,
янма ул кадәр!
...Сүзем хак булды,
төшем ак булды!
Каршыма килгән —
хыялымдагы
акбүз ат булды!
Күктә ак болыт.
Җирдә — ак канат.
Сабый чагыма
кайтылды кабат.
Бер нәрсә юк...
«Җир йөзендә бер нәрсә юк
Яшьлектән кадерлерәк!»
Гомерлеккә сөйгәнеңнең
ирененнән тәмлерәк!
Сабыеңның күзенә карап
көлүеннән ямьлерәк!
* * *
Ага су. Әйләнә чарык.
Тегермән тарта тора.
Бабай акылы чыга тора,
оныкның — арта тора.
* * *
Күпме генә кызганса да,
һәр теләгән Алып булмас.
Җанда ялкын көчәйсә дә,
янган кадәр янып булмас...
Аңлашыла...
Тартария —
Татария —
Татарстан
«Стан» өчен генә китте
күпме халык җегәре!
«Мөстәкыйль Татар Иле»нә
күпме җелек кирәге..!

(Равил Фәйзуллин Габдрахман улы)
(4.08.1943)
Татарстанның халык шагыйре, Татарстан Республикасының
Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты,
М. Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты
You have read 1 text from Tatar literature.