Шигырьләр - Омар Хайям - 1

***
Яшә, арын саранлыктан – ирек ал,
Ә язмышка фәкать нәфрәтле күз сал;
Үтәр-китәр ике-өч көнлек хәятың,
Исәнлектә көлеп-җырлап, сөеп кал.
***
Кеше! Рәнҗетмә, таплама кешене,
Салып утларга таптама кешене;
Әгәр күрмим дисәң вөҗдан газабы –
Газаплан, тик газаплама кешене.
***
Чәчәкләргә шәраб хуш исе кертеп,
Курай моңы белән хәсрәтне өртеп,
Бер утырыйкчы сөйгән ярлар янында,
Шәрабта кайгы-гамь ташларын эретеп.
***
Шәраб эчсәң белеп эч, әһле мөэмин:
Кайчан, кайда, кем белән, күпме мөмкин?
Эчү хәләл шушы дүрт шарт үтәлсә, –
Шулай мотлак! Моңа өзмим өмет мин.
***
Гүзәл дөнья! диярләр: сак колак сал,
Мавыкма, ул – хәкимнәр ачмаган фал.
Алып китте синең күкләрне дөнья,
Ул алганчы, аңардан син алып кал.
***
Чәчәк атты, тутырды яз урамны,
Китер тизрәк миңа җамны, курайны.
Тәмуг, оҗмахны син уйлап та бирмә,
Колак салма, сөйлиләр юкны-барны.
***
Кем үстергән сине, кай багъда иккән?
Йөзеңне күрсә, ай тотыла нилектән?!
Бизәнә туйга дип җирдә гүзәлләр,
Ә син үзең бизәк туйларга, иркәм!
***
Килә яр билләренә кул саласым,
Шәраб тулы пыяламны аласым;
Тәнем туфракка әйләнгәнче, тизрәк
Өлешне төп-төгәл алып каласым!
***
Шәраб, син шәп, шәригать кушмаса да,
Йә, дәртләндер күңелне, хушласана;
Син ачы да, тыелган да, шулай да
Тыелырга сыеңнан бармы чара?!
***
Танылсаң – син азык гайбәткә, сүзгә,
Ә бикләнсәң – төшә күп шымчы эзгә.
Хозыр-Ильяс икәнсең, анда да бел:
Чалынмаска тырыш, ташланма күзгә.
***
Әнә галиҗәнабләр – күрче нинди!
Алар бит тик бәхеттән тыңгы белми.
Түрәлеккә үрелмәгән кешеләр
Аларга һич кеше булып күренми.
***
Базарда бер адәм, уйлап та бакмый,
Ясый чүлмәк: изә балчыкны, таптый.
«Элек чүлмәкче булдым мин дә синдәй, –
Ди балчык, – таптама, зинһар, бу чаклы...»
***
Үзең бит инде туфрактан яраттың,
Миңа алдан әзер язмышны тактың;
Синең хөкмең белән бит бар гөнаһым, –
Нигә мине газапларга ди, раббым?
***
Уян! Тор! Мәйгә мине зарый кылма,
Минем бәхтем бүген синең кулыңда.
Йөземдәй ал шәраб бир, мин барыр юл
Толымнарың шикелле борма-борма.
***
Исердеңме? – кәеф барга куан син,
Гашыйк булдыңмы? – гөл ярга куан син.
Һәр әйбернең соңы – тузмак, таралмак,
Бүген, Хайям, башың сауга куан син!
***
Элек монда горур шаһлар утырган,
Хәзер бу җир тузан-туфракка тулган.
Саный моңлы кәккүк: «Кем бар да кем юк!..» –
Хәрабә өстенә кунган урныннан.
***
Берәү күкрәк кага-кага: «Бу – мин!» – ди,
Берәү байлыкка мактана: «Бу – мин!» – ди,
Дәрәҗә, мал вә дан булды дигәндә.
Кинәт үлем килеп таба: «Бу – мин!» – ди.
***
Хәким без дип, горур түш какты күпләр,
Әзәл серен беләм дип бакты күпләр;
Галәм аслын ачалмый алҗып-арып,
Кәфен чорнап, ләхеткә ятты күпләр.
Хәким – акыл иясе, философ.
Әзәл – мәңгелек.
***
Фәләк мәйдан иде хикмәтле башка,
Порагында акылның очты башта;
Ә соңра баш иде, үз аслын аңлап,
Фәләктәй калды тәмам аптырашта.
Фәләк – күк йөзе.
Поракъ – канатлы ат.
***
Бирелгән бер генә мизгел хәяттан!
Кулыңнан күпме килсә – шунча шатлан!
Ничек үткәрдисәң – шулай үтәр ул,
Тереклекнең төп аслы шундый, саклан!
Хәят – тереклек, яшәеш.
***
Чәчәк булмаса ни, ярый сабы да,
Кояш юкта ярый учак яны да;
Чапан, чалма, шәехләр булмаса ни, –
Ярый зөннары да, чиркәү чаңы да.
Шәех – дин башлыгы.
Зөннар – билбау, христианлык билгесе.
***
Әвәләп туфрагыңнан, бер ходаем
Җан өргән, биргән адәм-зат чыраен;
Яман-яхшымны алдан билгеләгән.
Минем гаибем нидә соң, ни кылаем?
***
Кем ул елмаю биргән күңеле шатка,
Ә моңлыны көендергән нахакка?
Бәхет бирмәсә безгә, тынгы бирсен, –
Берәүләр бит яши мәңге газапта.
***
Ни үкенеч, файдасызга тормыш иттек,
Төйде язмыш киледә, кайгы чиктек;
Карап та өлгералмый киң җиһанга,
Теләккә җитмичә, үттек тә киттек.
***
Йөзең көләч, сөйкемле, якты, нурлы,
Буең сәрви агачы төсле тугъры...
Төшенмим, тик нигә биргән ходаем
Кире алмак өчен синдәй матурны?
***
Сакый, күңлем ташып чикләрдән ашса,
Түгелмәс, диңгез ул – дулкыннар атса;
Ташып чыгар суфи-чүлмәк муйныннан
Томаналык, әгәр бер тамчы капса.
Сакый (сакъи) – тустаганчы-сыйлаучы.
***
Егетчак дәфтәре язылып та бетте, –
Гомер язы үтеп, кышлар да җитте;
Гүзәл яшьлек исемле котлы шоңкар, –
Кай ара, сизмәдем,– очты да китте...
***
Әгәр, язмышта язганны кубарып,
Язалсам өр-яңаны, ташка ярып,
Куар идем җиһаннан кайгыларны,
Башым күккә тияр иде куанып.
***
Фәләктәге мәкернең шуклыгын бел,
Фани дөньяда дуслар юклыгын бел;
Яшә үзеңчә бер, иртәнге көннән,
Кичәгеңнән бүгенгең хуплыгын бел.
***
Үтеп кыш, аңкый җирдә яз һавасы,
Ача соңгы битен гомерең намәсе;
«Бетәр кайгың – мәй эчсәң», – ди хәкимнәр,
Агу бит кайгы, мәй – аның дәвасы.
Намә – бу урында «китап» мәгънәсендә.
***
Бүгенгенең яше-карты бетәчәк –
Караңгы гүрне һәркем җай итәчәк;
Берәү дә мәңге тормый: киттеләр бит,
Китәрбез без дә, килгәннәр – китәчәк.
***
И балчыкны изә чүлмәкче оста,
Карамый һич тә уйлап – акылы кыска:
Үзе таптап-изеп торган бу балчык
Бабайлар туфрагы бит инде юкса...
***
Мәй эчмәскә диләр шәгъбанда бер дә,
Рәҗәбтә дә гөнаһка очрый күрмә:
Рәсүл белән ходаныкы бу айлар.
Рамазан – безнеке, эч әйдә көн дә!
Рәҗәб, шәгъбан, рамазан – мөселманча ай исемнәре.
***
Бар иттең, һәммәсен бирдең яманга:
Тегермән дә, өй дә, кыр да, ялан да...
Намуслың бер сынык икмәккә мохтаҗ,
Ни үчең бар гарип-мескендә, алла?
***
Гаделсезлеккә баш имә җиһанда,
Кичәге көн өчен сызланма, янма;
Кыйгач кашлың белән бул, эч мәеңне.
Башыңны бер дә юкка утка салма!
***
Бик үкенеч: аера бит төн якты көннән.
Йә, кем бар, әйтегез, үлгәч терелгән?
Үлекләр хәленең нинди икәнен
Берәү дә әйтмәде кайтып тегеннән.
***
Галәмнән бихәбәр мәхлукъ булырсың,
Җаның шып-шыр синең – җилдән туыпсың;
Ике юклык арасында торасың,
Тирәң дә буш, үзең дә буш куыксың.
Ике юклык – юклыктан туып, юклыкка китү (үлү).
***
Башы иелә горурның да булып мас,
Чишә серләрне мәй тәмам кылып фаш;
Исерсә мәй эчеп, Иблис тә хәтта
Ияр иде Адәмгә мең кабат баш.
***
Йөзең нурлы, сакый, Җәмшид җамыннан,
Кирәксә, ваз кичәм син дип җанымнан;
Табан астындагы туфракта эзләр
Миңа кыйммәт галәм йолдызларыннан!
Җәмшид җамы – Җәмшид касәсе;
Җәмид – борынгы Иран дастаннарында легендар патша. Аның җамында (касәсендә) бөтен дөньядагы хәлләр чагылып күренгән имеш.
***
Туганмын дөньяга, тик нинди файда?
Үләрмен – әмма булмас бер зыян да;
Бирәлмады берәү дә аңлатып, аһ:
Китәргә дип киләбез ник җиһанга?
***
Авыз иткәнгәчә ләззәт шәрабын,
Газап-хәсрәт мәен татып карадым;
Берәүнең дә тозына манмадым нан,
Авыз итми торып бәгърем кәбабын.
Нан – икмәк.
Кәбаб – кыздырылган ит.
***
Шәраб чүлмәге – артык Җәм малыннан,
Мәй артык – изге Мәрьям сыйларыннан;
Күп артык таңда сәрхушләр авазы
Әбү Сәгыйд вә Әдһәм аһ-зарыннан.
Җәм (Җәмид) малы – Җәмшид җамы (касәсе).
Әбү Сәгыйд, Әдһәм – Шәрекънең борынгы мәшһүр суфилары.
***
Кичә чүлмәкханәгә тугъры килдем,
Гаҗәеп осталарны шунда күрдем;
Ләкин алар изеп торган бу балчык –
Бабамнар туфрагыдыр, сизде күңлем...
***
Бик эчкече, диләр, юк бер сүзем дә,
Бозык кеше, диләр, юк бер сүзем дә;
Ни әйтмәс бәндәләр, кермим бәхәскә,
Яман-яхшымны бик беләм үзем дә.
***
Тагын күпме янасы да көясе.
Теләк үтәлмичә, җанга тиясе?
Бөтен эшләребез тәкъдир кулында, –
Чыдамый нишләсен хикмәт иясе?..
***
Сакый, чәчәк ата кырлар, болыннар,
Бер атнадан алар, бәлки, сулырлар;
Эчик әйдә: чәчәкләрне өзик без, –
Алар юкка корып әрәм булырлар.
***
Бу бер иске рабат дөнья аталган,
Түрендә төн дә, көн дә җай табалган;
Бу – йөз Җәмшид туеның калдыгы бер,
Бу – гүр, йөзләрчә шат Бәһрамне алган...
Рабат – кәрвансарай.
Бәһрам – борынгы Иранның легендар патшасы.
***
Китәр өчен киләбез якты көнгә.
Хәят җебен сүтәбез, файда кемгә?
Яшен сукты хисапсыз яхшыларны,
Янып көл булды, чыкмады төтен дә...
***
Галәм серен ачалмый аһ итәбез.
Табышмак ул, – чишалмыйбыз икән без;
Томанлы пәрдә баскан алдыбызга.
Бетәр пәрдә, ләкин без дә бетәбез.
***
Табып җаен, ял итсәң бер – тын алсаң,
Озын юлдан яки барсаң да барсаң;
Өмет өзми, тагын меңнәрчә елдан
Яшел үлән булып калкып чыгалсаң!
***
Бәхет эзләмә син кыска гомердә,
Бөек Җәм, Кайкубад кайда? – Кабердә;
Яратылмышта булган барлык эшләр –
Хыялда, төштә, борчуда, мәкердә.
Кайкубад – борынгы Иранның легендар патшасы.
***
Сакый, сылу сыны алдымда торса.
Хозур суы белән җаным да тулса,
Иса – дус, Зөһрә җырчым булса да, бел:
Кәеф килмәс, күңелгә кайгы кунса.
Иса – Гайса.
Зөһрә – йолдыз (легендар уенчы-җырчы кыз).
***
Сине тәңре туп иткән, каулый-тукмый.
Тәгәри бир, күңелдә шик тә тотмый, –
Нигә, кая икәнен бик белә ул,
Белә тик ул, сине санга да сукмый!
***
Гомер фалын ачып куйдым мин алга,
Хәким әйткән болай: «Әй, бәндә, аңла,
Бәхетле – кем кочагында ярының,
Торырлык булса бер киче ун айга».
***
Авыр гомрең, үтәчәк дәм, курыкма,
Бүгенгедә күрәчәктән курыкма;
Шат үткәр көнне, узганны сагынма,
Хафаланма, киләчәктән курыкма.
Дәм – мизгел, бик кыска вакыт.
***
Сизә күңлем, китүдән кайту булмас,
Теге ят дөньяда дуслар табылмас;
Исән чакта булыйкчы бергә-бергә,
Килер бер көн – үлем жәлләп тә тормас.
***
Җамыңнан мәңгелек мәен эч әйдә,
Уятсын ул хәят ямен, эч әйдә;
Көйдерсә дә уты, шифа сусын ул,
Юып ташлар бөтен гамең, эч әйдә.
***
Гыйлем, хаклык җитешми дип аһ ормыйк,
Ваемлылар булып иңрәп утырмыйк;
Алыйкчы бергәләп җамнарны, әйдә, –
Исермик тә эчеп, айнык та булмыйк.
***
Нигә хәсрәткә өртергә йөрәкне?
Бәхетле чакта борчулар кирәкме?
Берәү дә белми таңда ни буласын:
Күңел ач, сөй, бүген үтә теләкне.
***
Җиһан көлгә күмелсә дә – пошынма.
Мәй эч тә, кызларын коч, бул эшеңдә;
Газаплар, ялварулар файдасызга –
Кире кайтмады киткән бер кеше дә.
***
Хәят күрке, аның нигез ташы – без,
Бөтен гыйлем вә мәгърифәт башы – без;
Түгәрәк җирне тиңләсәк йөзеккә,
Моңа шик юк: аның асыл кашы – без.
***
Шәраб эчсәң, хәким-дана белән эч,
Йә күңлең яры – кыз бала белән эч;
Аз-азлап эч, исермә фаш булырлык,
Төшермә абруең, чама белән эч.
Хәким-дана – хикмәтле, укымышлы – аңлы кеше.
***
Яныңда бар ярың, читкә ку шомны,
Кочакла, иркәлә күңел кошыңны, –
Әҗәл җиле исеп койганчы җиргә
Синең гөл төсле кыска тормышыңны.
***
И чыклар ялтырый багъларда – әйбәт!
Минем ярым бүтән ярлардан әйбәт;
Начар тик «үткәнем!» дип сызланулар,
Оныт аны, бүгенгең аннан әйбәт.
***
Эчәм дару, тәнемнең авыру җаны,
Шәраб эчмәү тик илтә гүргә аны;
Сәер, күпме дарулар эчкәнем бар,
Шәрабтан башканың бар тик зыяны.
***
Ишәр йортларны – бәгърем каны дәрья,
Меңәрләбе авар яшем юганда;
Тулы кан чишмәсе һәр керфегемдә,
Күзем йомсам – җиһан күмлер туфанга.
***
Тыйган бит бар яраткан эштән аллам.
Димәк, мин һич теләккә ирешә алмам;
Гаҗәп, тик Ул гына ни кылса да хак.
Минем һәрбер эшем – язык та ялган...
***
Хәким ирләр җиһанга булды көзге,
Чырагъ төсле бизәде күгебезне;
Кара төнне ахырда балкыталмый,
Сөйләп әкият, алар да йомды күзне.
***
Бар итте җирне, гөмбәз итте күкне,
Хисапсыз кайгыда иңрәтте күпне;
Ничә ай йөзлене, ахак иренне
Яшерде базга – салкын гүргә кертте.
***
Туар көнгә бүген хаким түгел син,
Киләчәк дип башыңны ватма гел син;
Бүген яшә, әгәр булсаң акыллы,
Яшәү мәңге түгел, шул хәлне бел син.
***
Су тамчысы – суда бөртек кенә бер,
Тузанның бөртеген туфрак күмәдер.
Ни мәгънә дөньяга килү-китүдән:
Чебен гомре фәкать бер көн генәдер.
***
Бәхетсез мин – гөнаһтан арыналмыйм,
Шулай да утка-потка табыналмыйм;
Авыртып баш, йөдәтсә таңда макмыр,
Барам мәйханәгә, мәсҗедкә бармыйм.
***
Котыл иртән туасы кайгы-гамьнән.
Көнең якты – сөен бүгенге хәлдән;
Ничә мең ел элек киткән адәмнәр
Юлы безгә дә алдан билгеләнгән...
***
Тереклек серләрен белгән адәмгә
Аерма бармыни шатлык вә гамьдә:
Яманлык, яхшылык – дарумы, чирме? –
Үтәчәк бар да эзсез бу галәмдә.
***
Килә мичкәне бер җамга саласым,
Ике җамнан тәмам баеп каласым;
Элек талак итеп динне, акылны,
Кәләшкә яшь йөзем кызы аласым.
***
Үтеп бара гомер кәрваны чүлләп,
Кәеф-сафа белән үтсә көнең – шәп;
Китер шәраб, сакый! Үтеп бара төн,
Кыямәт бер килер, дип торма шүрләп.
***
Акыллы, шик тә юк, без, мөфти, синнән.
Мәй эчсәк тә, аек без, мөфти, синнән;
Сусын безгә йөзем суы, сиңа – кан,
Димәк, син ул явыз – ил канын имгән.
***
Кояш атты офыкка алтын аркан,
Ә күк җамына шаһ таң мөһре салган,
«Күтәр җамнарны», – ди гашрәт авазы, –
Бөтен җир тирбәлә бу шат аваздан.
Таң мөһре – кояш шулай сурәтләнә.
Гашрәт (гыйш-гашрәт) – күңел ачу, кәеф-сафа кору.
***
Хәят ялганына күпме түзәргә?
Ничек әчегән шәрабыннан бизәргә!
Әзер мин бер йотым нәкъ шул шәрабтай
Хәятым калдыгын җиргә түгәргә.
***
Бер уртлам мәй – Кабус малыннан артык,
Кубад таҗы вә Тус даныннан артык;
Таң алдында гашыйклар назы, аһы
Гыйбадәттәгеләр чарыннан артык.
Кабус, Кубад – борынгы Иранның легендар патшалары.
Тус – борынгы Иран риваятьләре батыры.
***
Йөрәккә бер сылу кыз салды яра.
Тик ул башкага гыйшкыннан дивана;
Табибем дип дәва көтсәм мин аннан.
Үзе сырхау икән лә ул бичара.
***
Оныт син алтмышыңнан ашканыңны,
Кәефле каршыла һәрбер таңыңны;
Ясалганчы башыңнан җам йә чүлмәк,
Кочып мәй чүлмәгеңне, ал җамыңны.
***
Кара язмыш килеп төшкәнче башка,
Корып мәҗлес, эчик мәйләрне башта.
Җитәр бер дөньядан китәр вакытлар –
Суын да бирмәс ул бер тамчы, шашма!
***
Җиһан гиздем – гомерләр юлда үтте,
Үтәлмәде теләкләр, акча бетте;
Үкенмим тик, авыр булса да язмыш,
Гүзәллек һәм шәраб гел шәфкать итте.
***
Фани дөнья диеп җан атма, инсан,
Ышанма хәйләләргә, аңлы булсаң!
Һәлак булды сиңа чаклы да күпләр,–
Алар кайда? Аларга инде ни сан?!.
Инсан – кеше, адәм.
***
Хәят җаен үзенчә ипләгәндә
Гомерләрне зая үткәрми бәндә:
Йә мәрхәмәт көтә ул тәңресеннән,
Яки җанга тынычлык эзли мәйдә.
***
Туганда пакь идек, пычракка баттык,
Элек бик шат идек, хәсрәтне таптык;
Йөрәк утларда көйде, акты күп яшь, –
Гомер үтте дә китте, гүргә яттык...
***
Гыйшык – зәңгәр һавада таң кояшы,
Яшел багъда бәхет кошы оясы;
Ул аһ-зар да түгел, былбыл моңы да..
Кирәк икән – юлында баш куясы!
***
Кавышмыйлар гашыйклар бер караудан,
Йөрәкләре теленмичә ярадан;
Теленмичә торып йөзгә тарак та
Сылуның чәчләрен мәхрүм тараудан.
***
Үзең бит инде туфрактан яраттың,
Йә оҗмах, йә тәмуглы исме тактың?
Миңа яшь кыз, шәраб, җыр булса җиткән,
Ә оҗмахларны калдыр үзеңә, раббым.
***
Мин эчмәскә дип ант иттем бүгеннән:
«Шәраб – ул кан, дидем, сыккан йөземнән
Акыл әйтте: «Уең, чынлап шулаймы?»
Ә мин: «Юк, юк! Кире кайттым сүземнән!»
***
Эчертегез миңа туйганчы сыкма,
Кызарсын битләрем, охшап якутка;
Юыгыз мәй белән үлгәч тәнемне,
Кисеп йөзем ботакларын табутка.
***
Кәеф-сафа белән гомрем кичәрмен,
Бәхет-шатлыкта гел ярлар кочармын;
Тудым – барлыкка килдем, бар, булырмын
Шәраб эчтем, эчәм, тагын эчәрмен.


(Нури Арсланов тәрҗемәләре)
***
Ачылды гөл-чәчәкләр якты таңда;
Итик ял бергә былбыллы тугайда;
Сулып, тиздән чәчәкләрен кояр гөл,
Ятарбыз әүрелеп без дә тузанга.
***
И Хәйям, бит заман хәтта ояла,
Күреп күпләр йөрәге юкка яна;
Күтәреп кал шәраб тулы җамыңны,
Төшеп ташка уалганчы пыяла.
***
Килерсез бер тагын тутырып бу өйне,
Күреп шатландырырсыз дусны-тиңне;
Сакый сезгә шәраб биргән чагында
Хәтерләрсез дип уйлыйм мин фәкыйрьне.
***
Барып йөрмә мәчеткә тәңре юкта,
Сереңне мәйханәдә әйт, онытма:
Син әүвәл вә ахыр, синсез җиһан буш,
Йә ярлыка, диген, йә ташла утка.
***
Нигә мәй чүлмәгемне, тәнре, ваттың!
Нигә бәхет ишекләремне яптың!
Үзең исрек идеңме әллә инде,
Минем мәйне түгеп, йә, нәрсә таптың?!
***
Фәләк туфракта гөл үстерми юкка, –
Кызу көндә тели көйдерергә утта;
Кыямәткә кадәр явар иде кан,
Әгәр үлгәннәр әүрелсә болытка.
***
Шәраб бирсәң – әзер биергә таулар,
Харам диләр аны кайбер яманнар;
Кыламмы соң шәраб эчмәскә тәүбә! –
Шәраб эчсәң, үсә рух, ачла аңнар!
***
Кем ул чүлмәк сыман башлар яраткан,
Нигә чүлмәк ясауны киң тараткан?
Азап, борчу тулы дөнья касәсен
Гөнаһлы җиргә түнтәргән дә япкан?!
Дөнья касәсе – сүз күк гөмбәзе турында бара.
***
Китер чүлмәкче сал җамнарга күпләп,
Күңелләргә рәхәт уйнап та көлмәк;
Фәләк чүлмәкчесе күпме матурны
Сытып туфракка изде, итте чүлмәк.
***
Кичә чүлмәкне ваттым – ташка бәрдем,
Ә чүлмәгем чыгарды шунда бер өн:
«Элек мин дә синең төсле идем нәкъ,
Минем төсле булырсың син дә бер көн».
***
Синең барың-югыңа җитми аң да,
Сиңа мин колмы, юкмы, нинди файда?
Гөнаһларым белән исрек, аңым саф –
Беләм: рәхим вә шәфкать киң ходайда.
***
Чәчелгәннәр бу гүрләр... Күпме ятып
Таралган гәүдәләр, туфракка кайтып;
Ни эчкәннәр икән? – Ахрызаманга
Кадәр йоклап яталар, аң югалтып.
***
Дәлилем бар бүген Румнан, гарәптән,
Бәхәсләр чыкса да күп бу җәһәттән;
«Шәраб – харам!» дигәнгә һич ышанмыйм!
Ходай Коръәндә: «мәйсәрә» дип әйткән.
Рум – борынгы Рим.
Ходай Коръәндә: «мәйсәрә» дип әйткән... – Сүз уйнату: гарәпчә «мәйсәрә» – рәхәтлек, ә фарсыча эчемлек файдалы дигәнне аңлата.
***
Хәзергә, җан барында, пошма зинһар,
Кәеф-сафа кыл әйдә яр белән яр;
Матурлык таҗы башта мәңге булмас,
Бу дөньядан китеш бар, бул хәбәрдар.
***
Уян, шаян егет, инде таң атты,
Якут шәраб белән бир җамыякны;
Кадерле һәр дәме фани гомернең, –
Бер үтсә, кайтарып булмый хәятны.
***
Ахак – мәй, чүлмәге – мәгъдән базыннан,
Җам ул – тән, ә шәрабы – тәндәге җан;
Бу бәллүр җамда балкыган гаҗәп мәй –
Яшем силе, йөрәктән саркыган кан.
Мәгъдән – җир асты байлыгы, руда.
Сил – ташу (су).
***
Гамемнән дә озын булсын гомере!
Сылу тагын кинәт мнңа күренде,
Дигән күк: «Яхшылык кыл да, суга сал»
Күз атты да...йөзен япты, йөгерде.
***
Эчәм мәйләрне, тик аумыйм-абынмыйм,
Касәмнән башкага тимим, кагылмыйм;
Сере ни мәйгә табынуның дисеңме? –
Синең шикелле, мин үземә табынмыйм.
***
Мәең йөзгә якут төсләре бирде.
Гашыйк җанга азык вә дәрт китерде.
Гыйшык туфанына батмаса бәндә,
Аңа Нух карабы табут шикелле.
***
Кичә чүлмәкчегә кердем базарда,
Ишеттем: сөйләшә чүлмәкләр анда;
Пышылдап берсе әйтте: «Кем алучы,
Сатучы кем, хуҗа – чүлмәкче кайда?»
***
Нигә милке, тәхте, таҗы безгә?
Кирәк тик гыйш вә гашрәт сазы безгә;
Сатам тәсбихне, чалманы, чапанны, –
Кирәк тик бер йотым мәй назы безгә!
***
Барып мәйханәгә макмырлы таңда,
Бер исрек картны очраттым мин анда.
Дидем: «Сак бул, курыкмыймсың гөнаһтан?»
Диде: «Кичрер әле, шәфкатьле алла!»
***
Чыгын түкмә җимешнең- кагыла күрмә,
Йөзем талы бнк охшаш яшь киленгә;
Канын түксәң дә син мең дин колының,
Түгә күрмә бер уртлам мәй дә җиргә.
***
Чара юктыр галәм серен белергә,
Табышмагын аның табып бирергә!
Анык бер әйбер – алда көл дә туфрак...
Мәй эч! Бетмәс ул әкиятләр гомергә.
***
Акылсыз мин, гашыйк булдым да мәйгә,
Эчәм, хурлык-фәлән дип тормыйм, әйдә!
Эчелде шулкадәр, күргәннәр әйтер:
«Бу мәй мичкәсе кайдан булды пәйда?»
***
Хәзер яхшы исем алу да хурлык,
Заманга рәнҗү, зарлану да хурлык;
Ләкин диндар булып күкрәк кагудан
Исергән яхшырак,– шунда матурлык.
***
Сез әйтәсез: «Чамасын бел эчүнең!
Сәбәбе ни бу хәлләргә төшүнең?»
Сәбәбе шул – беләм ләззәт вә тәмен
Таң-иртән мәй эчүнең, яр кочуның.
***
Серен юклык вә барлыкның төшендем,
Биек күк һәм дә җир аслын да белдем.
Нигезләр нигзе ул исрү! – димәсәм,
Чын әйтәм, юкка чыксын барча белемем.
***
Гаҗәп! – күргән кеше күз алмый җамнан! –
Ирен тигәч кем аннан айрылалган?!
Нигә күктәге оста шундый җамны
Үзе ясап, үзе вата, ди, аннан?
***
Сорат шәраб, башың тулганчы гамьгә,
Тик алданма ваемсызлык белән дә;
Син алтынга саный күрмә үзеңне! –
Казып алмас сине күмгәч берәү дә.
***
Сакый! Хәсрәтләрем күп күкрәгемдә,
Дус-иш белән эчелгән төндә бергә.
Кырау төшкән башыма яз килер күк
Яңа чыккан мыегын, күргәнемдә.
***
Кырыс язмыш – кысан кәмәр билемдә,
Ә Җәйхун – күз яше аккан тигенгә.
Җәһәннәм – безнең аһ-зардан кабынган,
Ә җәннәт – дәм генә хәсрәт җирендә.
Җәйхун – Аму дәрья.
***
Намаз – сезгә, ә мәй, яр – безгә һәрдәм,
Сез – оҗмах әһле, безгә – тик җәһәннәм;
Ходай, үзең шулай язган бит алдан, –
Ни чара, ник гаепле инде бәндәң?
***
Теге дөньядан әйләнми берәү дә,
Хәбәре юк – андагы эшләр ни хәлдә?
Бу комсыз дөньяга калдырма берни:
Бетер, туздыр!–терелми, үлсә бәндә!
***
Әгәр тәнең исән икән – җаның бай,
Яшә язмыш дигәнчә, итмә ай-вай.
Көрәш Рөстәм белән, аннан да качма!
Бурычка алма, дустым дип Хатом-Тай.
Рөстәм – борынгы Иран риваятьләрендәге легендар батыр; Фирдәүси «Шаһ-намә»се каһарманнарыннан берсе.
Хатом-Тай – легендар юмарт кеше; тиңсез юмартлыгы белән Шәрекъ илләрендә мәкальләргә кергән, күп әсәрләрдә җырланган каһарман.
***
Язын синең белән рәхәт кичерсәм,
Ярым, үзең миңа ширбәт эчерсәң.
Булыйм эттән яман мин бу чагында,
Әгәр җәннәтне бер искә төшерсәм.
***
Аек булсаң, вакыт тиз узганы шәп,
Ә мәйне яшь сылуның сузганы шәп;
Җирең-күгеңнән артык бер савыт мәй, –
Эчеп, сәрхуш булып бер кызганың шәп.
***
Үләннәр ямь-яшел чишмә ярында, –
Алар -- чәчтер, келәм төсле ябылган;
Сак атла: бәлки, үскәндер бу хәтфә
Лалә йөзле гүзәлләр туфрагыннан.
***
Аек булсам – баса хәсрәт тә кайгы,
Исерсәм – гел була аклым томанлы;
Шушы ике халәтнең бар арасы:
Хәят шул! Шуны сайла, шунсы җайлы.
***
Ирен җамга тисә, уйларга талам:
Гомер озын булыр дим дә, куанам;
Ә ирене дымлы җам миңа болай ди:
«Синең төсле идем мин дә, и адәм!»
***
Кулында җам, кочакта алиһәсе,
Бәхет – сердәш, чәчәктә бар тирәсе;
Фәләктән кайгысы юк, мондый җанга
Исергәнче һаман эчә бирәсе.
***
Фәләктән көт фәкать хәсрәт вә гамьне:
Тудырса берне, үтерә ул бүтәнне...
Туып өлгермәгәннәр берни белми,
Тумас иде, әгәр белсә бу хәлне.
***
Бәхетле – тик-ирекле булса бәндәң,
Ходай биргәнгә разый булса һәрдәм;
Ганимәт дип белеп кыска гомерне,
Су урнына эчеп тәм тапса мәйдән.
Ганимәт – байлык, уңыш-бәхет.
***
Чыгар, диләр, уеңнан иске ярны!
Ничек мин яр итим соң башкаларны?
Юеш керфекләрем хәсрәт силеннән,
Яңаны күрмидер күзләр, томанлы.
***
Һәлакәтләр – фәкать күк фәрманыннан:
Мине бетрә, сине айра җаныңнан.
Мәй эч, утырып чирәмгә, әйдә! Тиздән
Шытар чирәм синең дә туфрагыңнан.
***
Надан, бернәрсә дә белмим мин анык,
Шашып, куркып йөрим хурлыкка калып;
Гөнаһлымын, ни чара, инде билгә
Буам зөннар, дин – исламнан оялып.
Зөннар – билбау; монда – христианлык билгесе.
***
Лалә – бер гөл, ә сәрви – тик бер агач:
Аларга җыр вә мактау ник икән хас? –
Бере – телләре күп булса да дәшмәс,
Бере – һич кулларым күп дип озайтмас.
***
Элекке бәндәләр, дип, нинди булган,
Сүз ачсам, бармы сердәш аңлый торган?
Алар да кан вә туфрактан яралып,
Газапта көн күреп, туфракка тузган.
***
Таң атты, уйнады чыкларда алмаз,
Шәраб бир, моңлы көйләр уйнасын саз.
Ничә Җәмшид вә Кай туфракка дүнде –
Җиһанда кыш үтеп, килсен өчен яз.
***
Гомер ачы, йә татлы үтсә ни ди?
Нишапур йә Бәлхтә үлсә ни ди?
Эч әйдә! Ай йөзәр бездән калып та,
Туып, тулып, кимеп... туктауны белми.
Нишапур, Бәлх – борынгы Иран шәһәрләре, культура үзәкләре.
***
Хәкимнәр дөнья гизде, йөкләр тартып,
Ике дөнья турында уйга батып;
Тереклектәге күп серләрне әмма
Беләлмады алар да бездән артык.
***
Мәчет, чиркәү диеп нигә лаф ормак,
Тәмуг-оҗмахны уйлап сәҗдә кылмак?
Бит алдан ук язылган ни күрәсе, –
Шулай булгач, кирәкме баш катырмак?!
***
Шәрабыңны китерче җамга салып,
Хәят кайнап, китәр балкып, уянып;
Ниләр көтсә җиһанда – бар да мәгълүм
Ашык! Хәят китәр тиздән югалып.
***
Бу кыршауның башы вә ахры булмас, –
Аның очын ачар бәндә табылмас!
Каян килеп, кая эзсез китәбез? –
Аны әйтергә беркем дә алынмас.
***
Лалә-гөлләргә күктән чыклар иңгән,
Тидер ирнеңне җамга син дә, иркәм;
Бүген без ял-рәхәт тапкан чирәмнәр
Үсеп чыгар синең кабреңнән иртән.
***
Кыйналма юкка бер дә, ватма син баш,
Тигәннән артыгын көтмә, – боермас!
Булыр тәкъдирдә язганның бары да,
Һич аннан ким дә һәм артык та булмас!
***
Тереклекнең серен, дустым, беләсең,
Шулай булгач, нигә яшьләр түгәсең?
Синең иркен белән үзгәрми дөнья,
Яшәлгәндә яшә шуңа күрә син.
***
Сөйләмәс серләрен алдакчы бу күк, –
Һәлак булды ничә Аяз вә Мәхмүд...
Эч әйдә! Бер гомер дә мәңге булмый,
Китеп кайталмабыз без дә алар күк.
Аяз вә Мәхмүд – сүз солтан Мәхмуд Газнәви белән аның сарай хадимнәреннән якыны Аяз турында бара.
***
Китап ди: «Җәннәте, хурлары яхшы»
Ә мин әйтәм: «Йөзем сулары яхшы»;
Алып кал Җирдә, вәгъдәгә ышанма, –
Нагарәнең ерак органы яхшы.
Нәгарә – барабан.
***
Хакыйкать бу фани дөньяда юк бит,
Газапта интегә икән йөрәк ник?
Ни язса да, карышма – күн шуңа син,
Әзәл язганны үзгәртмәс сиңа дип.
Әзәл – мәңгелек, башлангычы булмаган үткән заман.
***
Һәлакәт диңгезе чиксез. Көл, уйна!
Галәм дер калтырый үлем туенда.
Көлеңнән иртәгә кирпеч коярлар
Бүтәннәргә торак йорты куерга.
***
Без ул иске, яңа мәйләрне таткан,
Бер уртламга бөтен дөньяны саткан;
Син: «Үлгәч, кая илтик?» – дип сорама,
Фәкать мәйханә бит күңлем юаткан.
***
Бөтен эш эшләнә синең атыңнан:
Газап чатырында син ул хәйлә корган;
Яманга – гел бәхет, ә яхшыга – гамь...
И язмыш! Әллә яздыңмы акылдан?!
Газап чатыры – күк гөмбәзе күздә тотыла.
***
Харап булдым мин айрылу утыннан,
Табармын, һич сине танмыйча куймам!
Китеп саргайттың, аһ, хәсрәттә меңне,
Кире кайт, мең булыр алдыңда корбан.
***
Сереңме ачма, саклан син яманнан...
Ә кем яман? Танып кара арадан...
Бүтәннәргә ничек булсаң үзең син,
Үзең дә нәкъ шуны көт башкалардан.
***
Гашыйк җанга сагыш тулганы яхшы,
Яры алдыңда баш органы яхшы;
Яр атса гамь угын – син рәнҗемә һич:
Ни кылса да, аның кылганы яхшы.
***
Исердек без эчеп, кызлар сөйдек без,
Табындак мәйгә, башларны идек без;
Азат булып яратылмыш ауыннан.
Бүген нәкъ гарше-әгьлядә идек без.
Гарше-әгъля – күкнең иң югары каты; биеклек, югарылык.
***
Өйрәттең: «Динлене җәннәт көтә, дип,
Ә анда мәй вә хурлар...ис китәр!» – дип;
Алайса ник гөнаһ мәйләр, сөюләр? –
Күгеңдә дә шул ук хәлләр икән бит.
***
Әгәр алдыңда булса ак бодай нан,
Симез кузы ите һәм мәй тулы җам,
Сөйгән ярың да булса бергә янда, –
Ирешмәс бу бәхеткә хәтта солтан!
***
Китәр бу тәннән айрылып чебен-җан, –
Булыр төрбә бабайлар туфрагыннан;
Заман үтәр, оныклар төрбәсенә
Изәрләр безне дә кирпечкә шуннан.
Төрбә – кабер өстендәге корылма, мавзолей.
***
Фәләк! Синнән генә барлык бәлаләр,
Җәбергә барча җаннар да эләгәләр;
Әгәр дә, җир, сине ярып карасак, –
Күмелгән күпме алмазлар, лаләләр!
***
«Җәһәннәм урныгыз, гәр эчсәгез мәй!» –
Дисәләр, – ялган ул сүз, барча белгәй:
Гашыйк, исрек өчен булса җәһәннәм,
Бушап калыр иде җәннәт бөтенләй.
***
Элек бу җамга хикмәтләр язылган,
Ул инде юлга ташланган, ватылган;
Алай да таптый күрмә, – бәлки, ул җам
Ясалгандыр гаҗәп баш туфрагыннан.
***
Диләр: «Кылса берәү һәрдәм гыйбадәт,
Уяныр шул хәлендә ул ниһаять».