Latin

Шигырьләр - Нури Газизович Арсланов

Total number of words is 299
Total number of unique words is 235
50.1 of words are in the 2000 most common words
64.0 of words are in the 5000 most common words
68.6 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
АТЛАНТИДА
Атлантида булды микән чынлап?
Тынгы бирми сорау һич кенә:
Әллә кайдан, ерак-ераклардан
Һәлакәтле бер моң ишетелә.
Кинәт юкка чыккан бөтен кыйтга,
Тау дулкыннар күккә ашканнар:
Бер мизгелдә илләр, шәһәрләрне,
Һәйкәлләрне сулар басканнар.
Океан упкан кебек Атлант җирен,
Дәүләтләрне монда җир упкан:
Дәшти-Кыпчак, Болгар, Алтын Урда.
Бер-берсенең тамырын корыткан.
Ничә тапкыр килгән монда яулар,
Кичергәннәр илне кылычтан...
Калдыгын да көлгә дүндерергә
Миссионерлар күпме тырышкан.
Сәхифәләр тузган, юкка чыккан...
Ә без — менә, без — бар, булганбыз!
Фал ачабыз , ләкин баш ватабыз;
Әллә кыпчак, әллә болгар без?
Кем булгандыр бабам! Кыпчакмы ул,
Болгармы ул? Нинди аерма?!
Татар дигән исем йөртәбез без —
Татар каны ага тамырда!
Атлантида! Атлантида баткан!
Эз калмаган бөек халыктан...
Ә без — менә, без — бар, эз бар җирдә —
Без батырган саен калыккан.
Атлантида язмышы юк безгә,
Оныкларның ачык бабасы:
— Нәселең кем? — дип сорасалар әгәр,
Әйтерләр: — Без — татар баласы!
Татарстан дигән ватаным бар,
Татар дигән халкым бар минем.
Узганнардан түгел, мин халкыма
Киләчәктән урын барлыймын.
1969 ел.
ЯЗ
Матур чаклар!
Өстән энҗе тамып тора,
Ерганаклар,
Кар сулары агып тора,
Дымлы, салкын
Җирне нурга манып кына
Кояш алтын
Литаврасын кагып тора.
Китте кышлар
Мамык тунын салып кына,
Кайтты кошлар
Канатларын кагып кына,
Карда посып,
Умырзая калкып чыга,
Килсә гыйшык—
Урын калмый вак борчуга.
Тирәмдә ямь,—
Мин шул хәят тәмен беләм!
Шуңа сөям
Сезне җаным-тәнем белән.
1986 ел.
ТӘЛГӘШ-ТӘЛГӘШ МИЛӘШ
Миләшләрем минем тәлгәш-тәлгәш,
Оешканнар кызыл мәрҗәннән.
Баш ияләр алар мине күргәч,
Якын алар миңа бар ямьнән.
Тәрәзәмнән карап көндез-кичен,
Сүзсез генә нидер серләшеп,
Җыр чыгара алар минем өчен...
Башка таллар тора көнләшеп.
Миләшләрдән кызлар колагына
Ике бөртек алып тагасы! —
Янсын иде алка булып кына...
Кызык та син адәм баласы! —
Миләшне дә, назлы кызларны да,—
Яратканга бөтен хәятны,—
Гел төшәсең бәхет тозагына.
Бүтәннәргә әллә бу ятмы?
Ят түгел! Бар тормыш кадерен белеп
Яшәүчеләр, Хәйям шикелле:
Аларга җир җәннәт булган кебек,
Алар белән җир дә сөйкемле.
1988 ел.
You have read 1 text from Tatar literature.