Latin

Шигырьләр - Найля Абдулкаримова

Total number of words is 2882
Total number of unique words is 1540
32.5 of words are in the 2000 most common words
45.8 of words are in the 5000 most common words
52.8 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.


ГАБДУЛЛА ТУКАЙ
(1886 - 1913)
125 еллыгына багышлап
Нигә язып утырам моны?
Кем генә белми Тукайны.
Уйлап кара әйткәннәрен,
Ятлап ук ал сүзләрен.
Кечкенә чактан хәсрәт күреп,
Авыр тормышта үсте.
Онытылмаслык әкиятләре,
Искиткеч шигырьләре.
Шатлык буена сеңгәнче
Яктылык утында янды.
Соңгы сәгате житкәнче
Бертуктаусыз ул язды.
Балаларны тәрбияләүдә,
Милли рухны үстерүдә,
Илне чакырып иреклеккә
Газетта нәшрият итә.
Көн-күреше жайлы булса,
Күберәк тә яшәр иде.
Төрле телдә әкият язып,
Кайларга житәр иде?
Күктә канатсыз гына очып,
Су өстеннән жәяү йөреп,
Аккош кебек нәфис басып,
Табигатьне ямьләндереп,
Йөрми микән барып-кайтып
Жәннәттә рәхәтләнеп?
Пушкин, Лермонтов өчегез
Бик аз яшәп үттегез.
Сөендерә әсәрләрегез;
Бушка яшәмәдегез.
Укучы яшьләр, балалар,
Тукайдан үрнәк алыйк.
Кайгыга «төкереп» карыйк,
Файдалы кеше булыйк.
01-20-2011 ел
Халыкара язучылар советы әгъзасы Н. Абдулкәримова
ДЖОРДАНО БРУНО
(1548-1600)
Зачем грязью покрывали?
Талант – талант как ни клейми.
Забыты те, кто проклинали,
Но помнят тех, кого кляли.
Евгений Евтушенко
Төпсез нәрсәнең төбе юк,
Яшәү вакытының ахыры юк.
Без яшибез киң галәмдә,
Үлемсезлек дөньяда.
Жир яшәми ялгызлыкта,
Безгә, ул якын да, ерак та.
Көлешеп, жырлап яшәсәк тә,
Борчу була һәрбер йөрәктә.
Жирдә бозыклык булып тора,
Ялган сүз дә сөйләнә.
Ышанмыйлар ишеткәнгә -
Джордано Бруно белеменә дә.
Унбер яшендә Неапольга
Жибәрәләр укырга.
Унбиш яшьтә - Святой Доминик
Монастыренә - укырга.
Монастырьдә яшәгәндә,
Риза булмый әйткән сүзгә,
“Монахлар сүзе шөбһәле”дип,
Уйына килгәнен әйтә.
Христосның вафат булуы,
Дева Мария турында да,
”Алай булмый” дип турыдан,
Үз фикерен белдергән.
Жир! Жир! – дип күп сөйлиләр.
Ничек әйләнә? Белмиләр.
Кояш бит әйләндерә Жирне
Һәм башка жисемнәрне
Кояш – жисемнәрнең үзәге -
Коперник шуны белдергән.
Джордано Бруно да белемле,
Коперник уйын раслаган.
Жирнең зур магнит көче бар.
Жир кузгала, ул әйләнгеч;
Кояш – жылы, нурлы, якты,
Бик көчле әйләндергеч.
Материализмга якын булган
Табигать факторлары белән,
Киләчәк эпохада туып
Аңлатыласы фактны белеп,
Яза башлаган фараз итеп -
Йолдызлар – ерактагы кояшлар, дип
Безнең Кояшның әйләнәсендә
билгеле булмаган жисемнәр бар, дип,
Галәмдә кояш кебек илләр бар, дип.
Лондонда язган әсәрләр дә.
Татарчалап әйткәндә -
“Дөнья бетмәс-төкәнмәс”.
Тагын аның бер китабы -
”Иксез-чиксез, исәпсез-сансыз”
(Бруно - беренче түгел, галәмдә
исәпсез күп дөньялар бар дип,
Николай Кузанский атомист та
элегерәк уен белдергән)
Үзенең укучысы, әләкләп
Джордано Бруноны гаепләп,
Белемгә актив булуын сөйләп,
Аяусыз каты газаплаучы –
Инквизиторга барып житеп,
Яманлый икән арттырып.
Тормышында кыенлыклар туа.
Бруно кача Рим каласына.
Аннан Италиянең төн ягына.
Кадерләп Францияга чакыралар
(Король Генрих ІІІ Французский)
Анда да бирмиләр тынычлык.
Ике елдан соң китә Англияга,
Бара Германияга да.
Күп эшли, лекциялар укып,
Илдән илгә йөри качып.
Юк-бар сүз таратасың дип,
Алты ел төрмәдә утыртып,
Яшь кеше түгел, зур яшьтә.
Сәбәпсез газаплап, борчып,
Донос буенча, еретик дип
(17 февральдә 1600 елда)
Костерда яндырсалар да тотып,
Үз сүзеннән кире кайтмый
Сизгер белгеч, интуитив, поэт,
БАТЫР ДЖОРДАНО БРУНО.
* На луне есть кратер Бруно
* Джордано Бруноның ахыргы сүзләре: “Мин үз ризалыгым белән, газапта яшәп үләм. Беләм, минем жаным, ахыргы сулыш алуымда җәннәткә җитә.”

СӨЕКЛЕ КОРНЕЙ ЧУКОВСКИЙ ӘСӘРЛӘРЕНЕҢ ТӘРЖЕМӘСЕ
ИГЕЛЕКЛЕ ДОКТОР АЙБОЛИТ!
(Корней Чуковский, ”АЙБОЛИТ”)
1
Игелекле доктор Айболит!
Утыра агач астында,
Кил аңа каралырга
Сыер да, бүре дә,
Корт, коңгыз да
һәм ана-аюлар да.
Доктор Айболит рәхимле
Дәвали ул һәркемне!
2
Айболитка төлке килә:
”Ай-һай, шөпшә тешләде мине!”
Айболитка барбос килә:
”Тавык чокоды борынымны!”
Йөгереп ана-куян килә:
Кычкыра: ”Ай, һай!
Улым-куянкай авыра,
Төште трамвай астына.
Юлдан йөгергән иде,
Аягы киселеп китте.
Бәләкәй улым әле тере!
Авыра каты, аксый инде!”
Айболит аңа әйтә:
”Зарар юк! Кайгырма!
Аны китерегез монда,
Тегеп бирәм аягын,
Юлдан йөрмәсен тагын.”
Ияртеп киләләр куянны -
Аксаклап йөргән баланы.
Доктор аягын тегеп бирә,
Зайчик-куян йөгереп китә.
Янында бар, анасы-зайчиха,
Алар көлә-көлә кычкыра:
”Айболит! Күп рәхмәт сиңа!”
3
Шакал биянең өстендә
Арт яктан чабып килә:
”Менә телеграмма Сезгә
Гиппопатамнан!”- дип, бирә.
”Доктор, тизерәк
Африкага килегез.
Безнең сабыйлар
Авыра. Дәваләгез.”
“Ничек? Сезнең нәниләр дә авырамы?”
”Ие, ие! Аларда ангина,
Скарлатина, холерина,
Дифтерит, аппендицит,
Малярия һәм бронхит!
Тизерәк килегез, көтәбез!
Айболит – игелекле сез!”
”Ярый, ярый, йөгерәм,
Балаларга булышам.
Чөнки әйтегез миңа,
Торган жирегез кайда.
Таудамы? Юк, саздамы?
”Без яшибез Занзибарда,
Калахарда, Сахарда,
Тауда Фернандо-По,
Кайда йөри Гиппо-по,
Киң мәйданда Лимпопо.”
4
Айболит торып, алга йөгерә
Даладан, кырлардан, урманнан.
Әйтәр сүзе аның бер генә -
“Лимпопо, Лимпопо, Лимпопо!”
Жил, кар, яшен дә карап йөзенә:
”Әй, Айболит, кире кайт өйеңә!”
Айболит егылып ята карлы жирдә:
”Мин кузгала алмыйм бу хәлдә.”
Чыршы ягыннан, шул сәгатьтә
Йонлы бүреләр йөгереп килә:
”Утыра күр, Айболит, өстемә,
Без сезне житкезәрбез тиз генә.”
Шулай китте Айболит алга чабып,
Кычкыра, кычкыра хәбәр биреп:
“Лимпопо, Лимпопо, Лимпопо!”
5
Менә, диңгез аларның алдында –
Шаулый-шаулый ага киңлектә.
Бик көчле дулкын, каршысында,
Үзен йотып куяр кебек тоела.
“Һай, әгәр мин суда батсам...
Су төбендә лайда калсам...
Нәрсә эшләр урмандагы
Авыру хайван балалары?”
Көттерми, кит килеп чыга:
“Айболит, утыр миңа,
Зур пароход кебек, үзем
Сине алга алып барыйм.”
Айболит китның өстенә утыра,
Элекке сүзе генә еш кабатлана:
“Лимпопо, Лимпопо, Лимпопо!”
6
Зур таулар, кыялар юлында,
Ябышып, мүкәләп күтәрелә.
Ә алар стена кебек бик текә,
Югары болытларга житә!
“Һай, барып житә алмасам,
Юл буенда калып куйсам,
Нәрсә эшләр авыруларым?
Урмандагы хайваннарым?”
Биеклектән аңа күренә -
Очып бөркетләр килә:
“Айболит, утырсаң өстемә,
Житкезербез тиз генә”
Бөркетне тотып, Айболит бара,
Элекке көчле тавышы чыга:
”Лимпопо, Лимпопо, Лимпопо!”
7
Африкада, Африкада,
Кара Лимпопода,
Утырып елый Африкада,
Кайгыдан Лимпопо.
Африкада, Африкада
Пальманың астында,
Африкадан диңгезгә
Карап ял бирми күзенә:
Килми микән Айболит
Корабль белән йөзеп?
Ары-бире юлда йөриләр
Фил һәм борынмөгезләр,
”Кайда соң Айболит?”-дип
Уйланып сөйлиләр.
Бегемотлар да якын,
Тоталар корсакларын.
Бәләкәйләрнең эчләре,
Бик каты авыра эчләре.
Тәвәкош балалары да
Туктамый, выжылдыйлар.
Аһ, аяныч, аяныч, аяныч!
Мескен тәвәкошлар!
Корь, дифтерит аларда,
Оспа, бронхит аларда,
Баш авыруы да аларда,
Тамаклары да авыра.
Саташып яталар сөйләнеп:
“Нигә, нигә килми ул,
Нигә килми икән ул -
Игелекле врач Айболит?”
Бөгәрләнеп шунда
Бик зур тешле акула,
Үткер тешле акула
Кояш нурында ята.
Ух, баласы бар икән...
Ул кечкенә акуланың
Унике көн, унике төн
Тешләре авыра икән!
Ә, бичара чикерткәнең
Тайып кулбашы чыккан.
Чабып, сикереп йөрә алмый,
Һаман тавышлап елый.
Врачны чакыра, да чакыра:
“Кайда соң игелекле доктор?
Кайчан соң, килеп керер?”
8
Карагыз, ниндидер кош. Кара!
Очып безгә, һаман якыная.
Кош өстендә Айболит утыра...
Шляпасын болгап кычкыра:
”Исәнмесез сөекле, Африка!”
Балалар барысы куанып:
”Ура! Ура! Ура!! Килде!!!
Игелекле Айболит килде!!!”
Ә кош өсләрендә әйләнә дә,
Түбән төшеп, утыра жиргә.
Айболит бегемотларга ашыга,
Берсеннән икенчесенең
Чапылдатып эчләрен,
Градусник куя аларга,
Шоколад биреп куанта.
Аннан соң буй-буйлы
Юлбарысларга бара.
Бөкре дөянең, бичара
Балаларын да сыйлый,
Һәрберсенә гоголь,
Һәрберсенә моголь,
Гоголь-моголь,
Гоголь-моголь,
Гоголь-моголь
Тоттырып сыйлый.
Ун төн буйы Айболит
Ашамый, эчми, йокламый.
Һәр көнне, тәүлек буйы
Чирлеләрне үзе карый,
Хайван балаларын дәвали.
Градусниклар куя да куя.
9
Менә шулай ул дәваләде,
Лимпопо!
Авыруларны дәваләде,
Лимпопо!
Көлеп, уйнап киттеләр,
Лимпопо!
Бииләр һәм шаяралар,
Лимпопо!
Ә акула Каракула
Уң күзен кыса-кыса
Нигәдер һаман көлә,
Берәү кытыклый әллә?
Ә бегемот балалары
Эчләрен ачып та көлә,
Шаярып, куанып та көлә,
Шуңа дуб агачы селкенә.
Менә Гиппо, менә Попо,
Гиппо-Попо, Гиппо-Попо!
Гиппопотам да килә.
Килиманджарога килә --
Кычкыра ул, жырлый ул:
”Доктор Айболитка дан, шөһрәт!
Игелекле врачларга күп рәхмәт!”

ТАРАКАН, ТАРАКАН, МОРТЛЫ ТАРАКАН
(Корней Чуковский ”Тараканище”)
Аюлар китеп бара
Велосипедта.
Артында мәче
Арткы ягына бара.
Озынборын һавада,
Воздух тулган шарикта.
Артларында кыслалар
Бигерәк кысылалар
Аксак этнең өстендә.
Бүре биянең өстендә;
Арыслан автомобильдә.
Кул селтиләр куяннар
Трамвайның эчендә.
Сасы бака ябышкан
Урам себеркесендә.
Көлә, көлә баралар,
Прәннекләр ашыйлар.
Көтмәгәндә капка астыннан
Бик куркыныч бер зуржан,
Жирән төсле, мортлы
Исеме Таракан!
Таракан, Таракан,
мортлы Таракан!
Ул акыра, жикеренә
Морты белән өркетә:
“Туктагыз, ашыкмагыз,
Мин сезне йотып куйыйм!
Йотам, йотам, аямыйм!”
Дер-дер килә хайваннар
Егылып, тәгәрәп
Исләрен югалталар.
Бик куркып бүреләр,
Кулларын ашаганнар.
Крокодил сузылган,
Баканы йотып куйган.
Фил-анасы да куркып
Керпе өстенә утырган.
Кыслалар-сугыш чукмарлар
Кыйнашудан курыкмыйлар,
Артка чигенсәләр дә,
Мортларын кузгаталар.
Тараканнан күз алмыйлар,
Карап кычкыралар:
”Кычкырма һәм үкермә,
Без үзебез дә мортлы,
Кузгата да беләбез аны!”
Гиппопотам әйтә икән
Крокодил һәм китларга:
”Кем явыздан курыкмый,
Убыр белән талаша,
Ике бака бүләк итәм,
Нарат күркәсен бирәм”
Курыкмыйбыз без аннан,
Синең явыз тараканнан,
Усал тараканнан,
Мортлы тараканнан:
”Өчкер тешебез белән,
Казык тешебез белән,
Тояк белән дә, без аны!!!”
Бергә кушылып хайваннар
Барысы сугышка керешәләр.
Шулай да мортлыны күреп
(Ай-һай-һай!)
Хайваннар китә качып
(Ай-һай-һай!)
Урманда, кырларда яшеренәләр,
Таракан мортыннан бик куркалар.
Гиппопотам шунда кычкыра:
“Нинди хурлык! Бу оят нәрсә!
Әй, бокалар, борынмөгезләр,
Оягыздан чыгыгыз, сез!
Дошманны мөгезлән, сез
Югары күтәрегез!”
Ә бокалар, озынмөгезләр
Оядан жавап бирәләр:
“Без дошманны
Мөгез белән аны,
Күтәрер идек тә,
Тире кыйммәт,
Арзан түгел бит
Мөгезләр дә.”
Утыралар дерелдәп,
Яшеренеп саз уртасында,
Кечкенә түмгәкләр артында.
Крокодил кычыткан эчендә.
Канавада яшеренгән фил дә.
Тешләр тавышы гына ишетелә,
Колаклар кузгалуы күренә.
Житез маймыллар тырышып,
Чемодан астыннан тотып,
Китәләр тиз-тиз йөгереп,
Күрәр күздән юк булып.
Акула читкә тайпыла,
Койрыгын гына кузгата.
Ә хәрәкәтсез каракатица
Буен сузып, диңгезгә егыла.
Икенче отдел
Шулай таракан жиңеп чыкты.
Урман, кырларда боеручы булды.
(Ие, шул, юк булып, корып киткер –
Мортлыга, хайваннар буйсына)
Ары-бире йөри, ял итеп туктап,
Алтын корсагын сыйпап.
“Хайваннар, китерегез миңа
Үзегезнең балаларны.
Мин хәзер, кичке ашта
Ашармын аларны!” ди.
Бичара хайваннар!
Акырып, бакырып елыйлар,
Һәрбер ояда, тау тишегендә
Усал комагайны каргыйлар.
Нинди ана моңа риза булсын?
Үзенең кыйммәтле баласын –
Аю, бүре, фил балаларын -
Бу туймас килбәтсез жанга,
Мескен баланы газаплатырга.
Үзләре үләр хәлдә, елыйлар,
Улы һәм кызларын сөеп
Мәңгелеккә хушлашалар.
Бер көнне шунда, иртүк
Кенгуру сикереп килеп,
Мортлыны күргән,
Кычкырып жибәргән:
“Ул зур гәүдәле ме?
(Ха-ха-ха!)
Ул гади генә таракан бит!
(Ха-ха-ха!)
Таракан, таракан,
Мортлы таракан бит,
Сыек аяклы бөжәк,
Гади бер вак корт бит.
Оят түгелме сезгә!
Сез үзегез тешле,
Сез зур казык тешле,
Шул кечкенә бөжәккә
Иелдегез!
Кечкенә кортка
Баш иясегез!
Ишеткәнгә бегемотлар куркып,
Бер-берсенә пышылдап:
”Син нәрсә әйтәсең?
Син нәрсә сөйлисең?
Сөйләмә, кит моннан!
Начар, бер хәл булмасын?”
Зәңгәр урман эченнән,
Ерактагы кырлардан...
Үсемлекләр өстеннән
Очып төшә бер карга.
“Кар-кар-кар” дип,
Топ--топ сикереп,
Чик-чирик, чик-чирик!
Кар-кар! Чик-чирик!
Килә дә чокый тараканны –
Менә! Бер чокудан юк булды!
Шулай кирәк усал тараканга!
Таракан, таракан, мортлы таракан!
Инде үзе дә, морты да калмаган!
Бигрәк, бигрәк куана
Хайваннар гаиләсе,
Мактыйлар, котлыйлар
Житез Батыр Карганы.
Ишәкләр мактап
Жырлыйлар ноталап.
Кәжә тәкәсе куанып,
Себерә тотып сакалын,
Һәркемнең йөрәр юлын.
Сарыклар, сарыклар
Барабан сугалар!
Ябалак кошы-трубачы
Уйный трубада!
Кара карга югарыда
Каравыл башнясында
Каланчадан кычкыра!
Ярканатлар чатырда
Канатларын болгыйлар.
Болгыйлар, болгыйлар,
Үзләре сикереп бииләр.
Ә фил – купшы кыяфәтендә
Тотына бирелеп биергә.
Ә алсу Ай, һавада дерелдәп,
Фил өстенә мәтәлеп төшә.
-----------
Мәшәкатьле эш туды –
Сазга төшеп, айны тотып,
Һавага менеп кадаклап
Куярга кирәк булды.

БАРМА БАРМАЛЕЙ
(Корней Чуковский “Бармалей”)
Кечкенә балалар,
Сез бер кайчанда
Бармагыз Африкага,
Африканы күрергә,
Күңел күтәрергә
Йә, күреп кайтырга.
Африкада бар акула,
Кешесыман горилла.
Усал крокодиллар
Сезне тешләрләр
Орып, сугырлар.
Африкага бармагыз
Бер вакытта да сез!
Африкада явыз жинаятьче,
Африкада юл кисүче,
Африкада коточкыч
Барма-Бармалей!
Ул Африкада йөреп
Баланы ашый йотып –
Жирәнгеч, саран, яман
Барма-Бармалей!
Әти һәм әни утыра
Агач астында,
Әти һәм әни әйтә
Үз баласына:
”Африкада куркыныч,
Ие-ие-ие!
Африкада хәвеф-хәтәр,
Ие-ие-ие!
Африкага бармагыз
Бервакытта да, сез!”
Кичен әти һәм әни
Йоклап китәләр,
Таня белән Ваня
Африкага, Африкага
Йөгереп китәләр!
Африкага!
Африкага!
Качып китәләр.
Африка буенда йөриләр,
Финики-миники өзәләр.
Менә, бу Африка!
“Африка” дисәң Африка!
Борынмөгезне иярлиләр,
Таудан да бераз шуалар, -
Менә, бу Африка!
“Африка” дисәң Африка!
Фил белән китеп барып,
Шигырдый уйнап:
Менә, бу Африка!
“Африка” дисәң Африка!
Каршы чыга горилла,
Сөйли, сөйли горилла,
Сөйли, сөйли горилла,
Һич ул сөйләп туймый:
“Әнә, акула Каракула,
Сезне күреп авызын ача.
Эләгәсегез килмиме
Акула-Каракулага?
Көтә, авызы селәгәйле”
“Безгә акула-Каракула
Нәрсә ул? Нәрсә ул?
Без акула-Каракуланы
Кирпич белән, кирпич белән!
Без акула-Каракуланы
Йодрык белән, йодрык белән!
Без акула –Каракуланы
Үкчәбез белән, үкчәбез белән!”
Бик курыкты акула,
Куркуыннан суга бата.
Шул кирәк сиңа, акула!
Шул, шул сиңа кирәк!
Бегемот – ул, су айгыры,
Саз буйлап йөреп килә.
Көчле, дәһшәтле тавышы,
Акырып-бакырып йөрә.
Таня, Ваня каты көлеп,
Бегемотны кытыклап:
“Кара, эче нинди зур?
Корсагы нинди!!!
Уйнарга шәп икән!”
Чыдамады бегемот
Көлеп рәнжетүләргә,
Мондый кыерсытуга.
Пирамида артына китеп
Үзе, үкерә дә үкерә,
Барма Бармалейны
(Исеме “Барма!” булса да)
Тавышлап чакыра:
“Барма барма Бармалей!
Чык тизерәк, Бармалей!
Бу жирәнгеч балаларны, Бармалей!
Аяма син, Барма барма Бармалей!”
Икенче бүлек
Таня, Ваня дер-дер итәләр –
Барма Бармалейны күрәләр.
Африка буйлап ул йөри,
Үзе кычкырып жырлый:
“Мин канэчкеч Бармалей!
Мин усал, аяусыз, талаучы,
Мин кешеләрне ашаучы,
Мин яратмыйм шоколад,
Мин яратмыйм мармелад,
Ә кечкенә (бик кечкенә)
Балалар гына миңа кирәк”
Ул куркыныч күзләрен ялтырата,
Ул куркыныч тешләрен шытырдата,
Ул куркыныч көчле костер яга,
Ул куркыныч сүз әйтеп кычкыра:
“Карабас! Карабас! Карабаш!
Хәзер житә төшке аш!”
Балалар үксеп, үкереп елыйлар,
Бармалейдан үтенеп сорыйлар:
”Бармалей, син сөекле,
Бул син безгә ягымлы.
Тизерәк жибәр инде безне,
Күрик сөйгән әниебезне!
Без һичкайчан киләчәктә
Өйебездән качмасбыз.
Килеп-китүне, рөхсәтсез
Мәңгегә онытарбыз!
Сөекле, сөекле! Кеше ашаучы,
Син, инде ярата күр безне,
”Рахат” конфетын бирәбез,
Сухари белән чәй дә, тәмле! ”
Кеше ашаучының жавабы:
”Юююк!!!”
Шунда Таня Ваняга:
“Кара, берәү аэропланда
Һавада оча! Ул доктор!
Ул доктор! Ул доктор!!!
Айболит исемле доктор!”
Игелекле доктор Айболит
Таня белән Ваняга килеп,
Таня белән Ваняны сөеп,
Усал Барма Бармалейның
Күзенә көлемсерәп карап:
“Минем яраткан Бармалей!
Бу кечкенә балаларны,
Сөйкемле Барма Бармалей,
Аяк-кулларын чишегез,
дә бушатып жибәрегез! ”
Теге явыз Айболитны тота да,
Янып яткан костерга ыргыта.
Айболит ”янам!” дип кычкыра,
“Авыра!” авазы һавада тирбәлә.
Ә бичара балалар пальма астында,
Бармалейга карыйлар да
Елыйлар, елыйлар, елыйлар!
Өченче бүлек
Нил елгасы артыннан
Бер маймыл кешесыман –
Горилла килә,
Горилла килә,
Крокодилны ияртеп килә!
Игелекле доктор Айболит
Крокодилга:
“Син тиз генә Бармалейны
Йотып кына куй әле,
Саран Барма Бармалей
Бу кечкенә балаларны
Ашап куймасын әле!”
Крокодил елмаеп,
Әйләнде дә, тагын көлеп,
Усал Барма Бармалейны
Чебен кебек куйды йотып!
Куана, куана, бик куана балалар,
Костер янында биеп, уйнап алалар.
”Син безне,
Син безне
Үлемнән коткардың,
Син безне бушаттың.
Крокодил, рәхмәт сиңа,
Хәерле сәгатьтә килүеңә!” –
дип, шатлана балалар.
Крокодилнең эчендә
Барма Бармалей бакыра:
Крокодилнең эчендә
Караңгы, тар һәм моңсу да.
“Ой, мин рәхимле булам,
Балаларны яратам!
Аягыз, зинһар мине!
Һәлакь итмәгез мине!
Инде яхшылык итәм, итәм.
Инде рәхимле булам, булам!”
Бармалейны балалар аядылар,
Крокодилга карап сорадылар:
”Әгәр рәхимле булса чыннанда,
Жибәрә күрегез аны иркенлеккә!
Бармалейны алып китербез бергә,
Үзебезнең Ленинградка, еракка!”
Крокодил башын түбән селкеп,
Әйтелгән сүзгә риза булып,
Киң авызын елмаеп ачуга –
Аннан Бармалей очып чыга.
Ә йөзе аның йомшарган,
Күркәм, ягымлы булган:
“Мин куанам, бик куанам,
Бергә Ленинградка барам!”
Сикереп, сикереп бии башлый Бармалей:
“Мин рәхимле булам! Рәхимле булам!
Балаларга бәлешләр пешереп бирәм!
Тәмле бөккән, пәрәмәч пешереп бирәм!
Базар буе йөрәм, базарларда йөрәм!
Бушлай гына тәмле-тәтле таратам!”
“Ә Ваня белән Таняны
Мин бигерәк тә яратам.
Бик тәмлесен, хуш ислесен,
Бөтнек кушып пешерелгән
Прәннекләрне таратам.
Бер тиен дә түләмәгез,
Килегез, алыгыз үзегез!
Нигә дисәң?
Барма барма Бармалей,
Балаларны бик ярата.
Ие, ярата, ярата, ярата,
Кечкенә балаларны ярата!”

КУНАКЧЫЛ ЧЕБЕН БЕН, БЕН.
(Корней Чуковский “Муха - Цокотуха”)
Чебен. Кунакчыл чебен-
Булдыклы, тынмас чебен.
Бен, Бен, Бен!
Чебен кайдадыр барган,
Күп кенә акча тапкан.
Чебен бара базарга,
Самовар сатып аларга.
“Тараканнар килегез,
Чәй-май эчеп китерсез.”
Йөгереп килә тараканнар.
Рәхәт табып, чәй эчәләр.
Ә кечкенә бөжәкләр
Алпын-тилпән булалар.
Сөтле чәйне яратып,
Өч кәсә чәй эчәләр
Котлап кунакчыл Чебенне.
Бүген аның Туган көне!
Чебенгә килә борчалар,
Матур итек китерәләр.
Алтын-сары каптырмасы,
Болгарыдан олтаны.
Умарта корт - әби дә күренә,
Зур бүләк итеп Чебенгә
Жәйге балын китергән.
”Күбәләк-жаным, матурым,
Яхшылап, кабып ашагыз!
Рәхәтләнеп ашамыйсыз,
Килешмиме сыебыз?”
Көтмәгәндә үрмәкүч килеп,
Чебенне почмакка сөйри.
Аны тиз үтерергә теләп,
Тотып алуны күзли.
”Кыйммәтле кунаклар!
Сез явыз, явыз, явыз
Үрмәкүчне үтерегез!
Мин сезне ашаттым,
Мин сезне кунак иттем,
Соңгы сәгатемдә
Мине ташламагыз!”
Ә коңгызлар һәм кортлар
Курыктылар,
Почмакларга, тишекләргә
Таралдылар:
Тараканнар
Диван астына,
Вак бөжәкләр
Скамья астына,
Ә зур кортлар
Кровать астына.
Аларның килми сугышасы,
Башларын яшерә барчасы!
Аз гына яткан жирдән дә
Кузгалмыйлар берсе дә:
Үләсеңме, каласыңмы,
Туган көнне Уздыручы!?
Ә чикерткә-сикерткә,
Ул кеше төсле генә,
Сикерә иде, сикерә,
Скок, скок, скок!
Инде куак артында
Күпер астында
Өне качып, юк булды!
Ә үрмәкүч, шаярмый,
Чебеннең кул-аягын,
(Кулын да аягын да)
Озын бау белән чорный.
Үткер тешен кадап йөрәккә,
Кызыл елы канын эчә.
Чебен акыра өзгәләнеп,
Ә, усал өндәми-нитми;
Үзе, шайтан алгыры,
Елмая зәһәрләнеп.
Кинәт кайдандыр кечкенә
Озынборын очып килә.
Ә аның кулында янган
Фонаре дә, бик кечкенә.
“Усал кайда? Үтерүче кайда?
Курыкмыйм тырнагыннан да!”
Үрмәкүчкә очып төшеп,
Кылычын чыгарып,
Сикереп килеп тизлектә...
Башын кисеп төшерә!
Үлде, бетте... Тынычланыгыз!
Үрмәкүч дигән усалыгыз.
Озынборын килеп янына,
Чебенне кулыннан тота да
Тәрәзә яктысына тарта:
“Мин явызның башын чаптым,
Шулай сине бушаттым.
Синең белән бергә, жаным,
Инде мин өйләнеп алыйм!”
Шул арада кортлар, бөжәкләр
Сәке астыннан чыгалар да:
“Шөһрәт, Озынборынга –
Дан, Жиңеп Чыгучыга!”
Бөжәк-тычкан уты
Килеп ут якты.
Бик күңелле булды,
Бик яхшы булды!
Әй, кыргаяклар,
Сез юлдан йөрегез,
Музыка булса әгәр,
Барыбыз да биербез!
Музыкантлар йөгереп килә,
Барабан Бон! Бон! Бон!
Чебен белән Озынборын
Бииләр Трын! Трын! Трын!
Чебен, ул, кунакчыл Чебен-
Булдыклы, тынмас Чебен
Бен, Бен!

ЛАП-ЛАПОВ БЕЛӘН АЙ
(Корней Чуковский ”Топтыгин и луна”)
Аю ничек айга
Житергә уйлады?
“Кош кебек
Анда жилпенеп
Очып менәм!”
Аю балалары да:
”Очабыз!
Очып менәбез!
Айга, айга, айга!”
Ике канат, ике канат
Карга биргән,
Тагын ике канат
Зур бөркеттән.
Ә дүрт канатны
Ябалак китергән,
Тагын дүрт канат
Чыпчыктан.
Шыксыз аю
Оча алмый.
Менә дә алмый,
Оча да алмый.
Айның астында,
Урман эчендә -
Тора карап айга,
Килбәтсез,
Ахмак аю.
Шунда, ул менә
Зур чыршыга,
Карый айга,
Югарыга.
Ә айдан бал,
Сары алтын төсле
Бал аккан төсле,
Түгелеп яткан төсле.
”Ах, жаным сөйгән айда
Миңа күңелле була
Пыр-пыр очарга,
Шаярырга,
Жырларга!
Ой, тизерәк айга,
Минем яраткан айга,
Айның балына
Житсәм иде!”
Аяклары белән болгый да,
Очардай була югарыга.
Канатларын кузгата, кузгата
Карый да карый айга.
Ә түбәндә,
Чыршы төбендә
Урман мәйданында
Йоннарын кабартып,
Бүреләр утыра:
“Эх, шашкан аю, син,
Ярышма ай белән,
Кире кайт ояңа
Килбәтсез аю!”

БИЧАРА ФЕДОТКА
(”Федотка”)
Бичара Федотка үксез.
Федотка елый, ул бәхетсез.
Аны аярлык һичкеме юк:
Әнисе, абзыйсы, жиңгәсе,
Әтисе, бабае һәм әбисе –
шул гына.

КЕРПЕЛӘР КӨЛӘ
(“Ежики смеются”)
Бара күрмә еракка,
Анда ике кырмыска
Инәле керпекләргә
Саталар булавка.
Шырк, шырк итә керпеләр,
Көлүдән туктамыйлар:
“Әй, сез ахмак, кырмыска,
Безгә кирәкми булавка.
Тәнебездә булавкалар
Чәнчелеп куелганнар”.
2013 Алматыга
You have read 1 text from Tatar literature.