Latin

Шигырьләр - Мизхәт Хәбибуллин

Total number of words is 4300
Total number of unique words is 2296
29.0 of words are in the 2000 most common words
42.8 of words are in the 5000 most common words
50.6 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
* * *
Юл буйлап тезелгән каеннар
Әйтерсең сөенче өләшә.
Уянып җил белән, тын гына
Яфраклар таң белән серләшә.
Урамны камаган, диярсең,
Юкәләр, миләшләр гаскәре.
Әйтегез, юкәләр, миләшләр,
Бу җирдә сез кемнәр ядкаре?
Чамасыз сибелгән йолдызлар,
Күк йөзе чуп-чуар, сипкелле.
Яз, килеп, яшь кызлар битенә
Сипкелләр йөгерткән шикелле.
Сибелә зәңгәрсу таң нуры,
Тора ул җиремә килешеп.
Соңгарма, юлга чык, дигәндәй,
Чәчәкләр тирбәлә көлешеп...

* * *
Тып-тып тамган тамчы тавышын
Тыңлап–тыңлап торам да,—
Шул тавыштан моң тарала
Кебек язгы урамга...
Челтерәп аккан гөрләвеккә
Карап-карап торам да,
Очам гүя балачакка,—
Уйнап үскән урамга.
Бөреләнгән гөлләремә
Сулар сибәм, торам да...
Телиләр күк алар чыгып
Йөгерергә урамга.
Төнлә күргән төшләремне
Юрап-юрап торам да,
Күрермен күк булам сине,
Чыгып китәм урамга...

ӘТИ
Типсә тимер өзәр егет
Син идеңме? Синдер, әти.
Мәйданнарда көрәш тоткан
Син идеңме?.. Синдер, әти.
Мәҗлесләрдә җыр башлаучы
Син идеңме?.. Синдер, әти.
Авылның бер таянычы
Син идеңме? Синдер, әти.
Кинодагы кыю солдат
Син идеңме? Синдер, әти.
Байрак тотып утка кергән
Син идеңме?..
Синдер, әти...
Курганнарда җилләр исә...
Җылы җилләр синдер, әти.
Мәңгелек ут яна дөрләп,
Синме ул ут?.. Синдер, әти...

* * *
Сөйлә миңа серләреңне, Идел-елга,
Ишеттер син җыр-авазын үткәннәрнең.
Һәм ышанып тапшыр изге әманәтен
Мең ел элек монда гомер иткәннәрнең.
Көйлә моңлы көйләреңне, Идел-елга,
Янсын йөрәк, сызласын җан, күңел тулсын,
Гамьсезләрнең юлы сине урап узсын,
Гүзәл моңнар миңа гомер юлдаш булсын.
Мин җырлармын сөеп синең горур җырны,
Отып калыр аны миннән балаларым.
Һәм буыннан буыннарга күчәр шулай
Бу меңнән бер әманәте бабамнарның.

ШАУЛЫ БУЛЫР
Йөрәгемә минем тынгы бирми
Ташкыннары шушы уемның:
Быелгысы бигрәк ямьле булыр,
Шаулы булыр Сабан туеның.
Быелгысы үтә дәртле булыр —
Без көрәшкә чыгар ел бит ул.
«Сынатмабыз ятка»,— дигән җырлар
Без яраткан ялкын җыр бит ул.
Чабышларга атлар күптән әзер,
Йолалардан һичбер бизмәдек.
Йөгәннәрен ука җепләр белән,
Кемеш тәңкеләргә бизәдек.
Йөгәннәрдә безнең көмеш тәңкә
Бәйгеләргә дәшеп ялтырар.
Дуслар безне күреп елмаерлар,
Ятлар безне күреп калтырар.
Ак ташулар кебек, ак теләгем
Вәгьдә булып яңгырый уемда:
Өметләрне аклап егылганчы,
Көрәшергә сабан туенда...

ВЕТЕРАН
Буыла–буыла ютәлли,
Ярасы тоткарлый сулышны.
Әйтерсең, аның бар торышы
Каһәрли канкойгыч сугышны.
Мантымый ничә ел... Тирәкләр
Өшеткән шикелле тамырын.
Яралы тәненә сеңгәндер
Салкыны күпме кар-яңгырның..
Ил яши!
Күңеле төбенә,
Кояштай горурлык утырган.
Ютәле басылгач, иминлек
Турында сүз башлый ветеран.

ТУГАН НИГЕЗ
Әй, нигезем, туган нигез,
Кыенмы сиңа минсез?
Туган нигез... Еракларда
Ямансу икән синсез...
Әй, нигезем, туган нигез,
Җанга якын йолалар,
Онытма, дип, әнкәй булып,
Чакырган күк булалар...
Әй, нигезем, туган нигез,
Каңгырып кайтыр оям.
Ераклардан әле һаман,
Синең җылыңны тоям...

БЕР МАТУР ЧӘЧӘККӘ
Өзмим сине... Матурлыгың
Түгел лә ул гөнаһың.
Яшә, гөлем, яннарыңда
Күбәләкләр уйнасын.
Өзмим сине... йотылып эч
Сөрмәле таң нурларын.
Моңы барлар синең яннан
Үтсен түгеп моңнарын.
Өзмим сине... кимемәсен
Җиремдә бер матурлык.
Китсәм, булсын оныталмыйча,
Кире әйләнеп кайтырлык.

* * *
Ник соң әле уйга чумдың,
Карадың да киткән кошларга,
Җәй яраткан өмет-чәчәкләрең
Уралдымы әллә кышларга?..
Кыерсытылган күк буласың син,
Көтмәгәндә, хәтта, җил бәрсә.
Син беркатлы. Синең саф күңелең
Күтәралмый әле күп нәрсә.
Әрнүләргә түзми башың исәң,
Кичерерме сине вөҗданың?
Кайгы–сагышларын бүлешердәй
Малайлары бит без дөньяның.

* * *
Октябрь... Күктә чалт кояш.
Урамнар нурлы, рәхәт.
Күз төшә болын ягына —
Кил, җылын, дип учагына,
Үрләп-дөрлагән чагына
Чакырыр күк мәхәббәт...

ЗАМАНГА
Син бит җавап кайтармыйсың,—
Сөйләр идем серемне.
Куера кайчак арада
Шик–шөбһәләр сөреме.
Күрәсеңме киләчәкне?
Алгы юлда ниләр бар?
Хак булырмы ни күрсәк тә,
Ялгышлыкка юраулар?..
Кынындагы кылычларны
Алыйк микөн йөк итеп?
Җырларның кайсын сайларга,
Җанга иптәш күк итеп?..
Сорау арты, сорау биреп,
Сөйләр идем серемне.
Ник соң җавап кайтармыйсың,
Таратып шул сөремне?..

«ДУСЛАР»
Йөгереп мендем дә тауга,
Кычкырдым, әй, күрегез!
Кая җиттем, армадым,
Әйдә, сез дә менегез!
Менмәделәр... Мин төштем.
«Д усларым» көлешәләр.
Минем төшү «шатлыгын»
Үзара бүлешәләр...

* * *
Рифкатькә
Китик әле үзән илләреннән,
Меник әле икәү тауларга.
Безгә хәзер, менә шушы чорда
Шул тауларны кирәк яуларга.
Күтәрелик ташлы сукмаклардан,
Кул-аяклар талса талсыннар,
Безнең көчкә, безнең задурлыкка
Тау җилләре хәйран калсыннар.
Карап торыйк бер мөкиббән китеп,
Давыллары ничек, яңгыры?
Җырлап карыйк, анда, тау илендә,
Безнең җырлар ничек яңгырый.
Ниләр сөйләр, ниләр көйләр безгә,
Ташлар тишеп үскән тау гөле?
Без тыңларбыз. Озатып йөрер безне
Төн йокысын җуйган тау җиле.
Ә күңелгә барыбер нидер җитмәс,
Үзәннәре җитмәс тауларда.
Без тоярбыз бу тынгысыз җанның
Ашкынганын әллә кайларга...

АҢЛАРСЫҢМЫ...
Күзләреңдә моң күрсәм,
Әллә нишли йөрәгем.
Юктыр кебек яклаучың,
Юктыр кебек терәгең...
Адашып йөрисең күк,
Сагышлар буранында.
Күрәсем килә сине,
Шатлыклар урамында.
Шат яшәүнең шундадыр
Хикмәте–сере аның:
Һәрчак яктыга, нурга
Атлыгып торсын җаның.
Әллә нишли йөрәгем,
Йөзләреңдә моң күрсәм.
Аңларсыңмы, сагышлардан
Араларга мин килсәм?

* * *
Яшен кебек яшьнәп яшә дисез,
Үзем шуңа кайчак төшенмим:
Тумышымнан шулай, йөк атыдай,
Кабаланмый торган кеше мин.
Миндә дә ул утлар яна бугай...
Әч серемне сезгә мин ачам:
Яшен түгел,
Тик бер генә көнгә
Кояш булсаң иде, ичмасам...

ЗАМАНДАШКА
— Ай-һай, матур син! дип
Тел шартлатып кына,
Карап торып булмый заманга.
Эш кирәк, эш.
Ирлегеңне күрсәт.
Эш сорый ул бездән һаман да.
Мускулларың дәртле уйнап торсын!
Түк көчеңне, килер таманга.
Эш күрсәт, эш,
Бәрәкәтле, изге...
Терәк бул син — Илгә, заманга...

КҮҢЕЛГӘ
Бар хастага саулык биреп,
Син җир буйлап узмакчы.
Кыерсытылган җаннарга
Өмет нурын сузмакчы.
Җемелдәп чык бөртегендә
Нур булып уйнамакчы.
Син әллә Ай, әллә Йолдыз,
Әллә Кояш булмакчы?!

ТАМЫРЛАР НЫККА ШУЛАЙ...
Улап та куя буран,
Дулап та куя буран.
Тирәкләр ничек чыдыйлар,
Кызганып карап торам.
Кызганып кына ни файда?
Бер җаен тапсаң иде.
Өсләренә җил үткәзмәс
Юрганнар япсаң иде.
Тирәкләргә җиңел түгел
Минем көлке хыялдан.
Әнә ничек чайкалалар,
Буранны кем тыялган.
Сыгылсалар да сыкмыйлар,
Ничек түзәләр шулай?
Буыннар ныкка шулайдыр,
Тамырлар ныкка шулай...
Җил басыдды... хәлсезләнеп,
Сөйрәлеп үтте буран.
Йпь-яшь кенә тирәкләргә
Сокланып карап торам...

ӘЙТЧЕ...
Сусады күңелем,
сусады,
Сусады иркә-назга.
Ничек кичәрмен кышларын,
Керермен кайчан язга?
Йөрим кьшкы урамнарда,
Хисләремне тыеп мин.
Түземле дә кебек үзем,
Сабырсыз да кебек мин...
Эчтем инде сагышларның
Азын да мин, күбен дә.
Тик син генә йолдыз булып
Җемелдисең күгемдә.
Әйтче, әйтче, ник сөюне
Әйләндереп ярага,
Кар–бураннар китергәннәр
Җилләр безнең арага.
Үтсә дә кышы үзәккә,
Сизә бит, сизә күңел,—
Якты язлар тарафыннан
Ул җиңелмәслек түгел...

БАШАКЛАР...
Иелде башым яңадан,
Сезнең хәлләрне күреп.
Ни әйтим? Мин дә, башаклар,
Сусадым сезнең кебек.
Беләм, сезнең тамырларга
Дым кирәк, куәт кирәк.
Миңа бары бер сүз җитә
Дөрләсен өчен йөрәк...
...Юкка егет башын игән,—
Дип көлмәгез, башаклар.
Була ул бер җылы сүзгә
Сусап тилмергән чаклар...

ИЮНЬ
Җил тартыша яшел яфрак белән:
— Өзәм, өзәм, өзәм...
Дулый яфрак, давылларга
Түзәм, түзәм, түзәм...
Бер хәбәр юк әле көздән...

ҖӘЛИЛ
Аның исеме үзе җырлый кебек
Ирек сөйгән җанның бөеклеген.
Йөрәкләрдә яши бер идеал —
Җәлил тавы... Җәлил биеклеге.
Таш кыяны кисен үскән гөлләр
Сөйләмиме яшәү матурлыгын!
Раслап тора шуны бар дөньяга
Җәлил рухы... Җәлил батырлыгы.
Тез чүкмәскә авыр тоткынлыкта!
Таралмасын илнең яманаты!
Чакыру маршы булып яңгырап тора
Җәлил моңы... Җәлил әманәте.
Талпындыра хыял канатларын
Ерак юфыкларның кызыллыгы...
Бардыр кебек күктә бер йолдызлык,
Җәлил күге... Җәлил йолдызлыгы.
Кан эчкәндә заман вәхшиләре,
Сыналалар антлар тугрылыгы,
Агу булсын дошман йөрәгенә
Җәлил аңы, Җәлил горурлыгы.

УРМАНГА
Адаштырма мине, әй, карурман,
Түрләреңә үтсәм, онтылып.
Күкрәгеңә ятып, сулышыңны
Бер тыңлыйсым килә йотылып.
Сихри урман... Синең серле шавың
Мин үземчә телим юрарга.
«Кара урман» көен җырлавымны
Телисең син миннән сорарга.
Мин ул җырны җырлыйм рәхәтләнеп
Бабамнарны искә төшереп.
Көрәш белән тулы үткәннәрен
Белә дөнья, белә кешелек.
Урман... урман... .Моңлы җырым син,
Еракларга китеп яңгырар.
Яңарткандай чорлар әманәтен
Явып үтәр ләйсән яңгырлар...

* * *
Рахмай Хисмәтуллинга
Җилләр талый,
Дулкын ашый,
Тик бирешми горур кыя.
Үзендә ул җиңелмәслек
Илаһи көч-кодрәт тоя.
Эскерт кадәр дулкыннарны
Ярып алга бара кораб.
Менә-менә диңгез аны
Йотар төсле, торсаң карап.
Ыжгыра җил, куба буран,
Тын кысыла. Тышта харап...
Сынса сына, гарасаттан
Яшеллеген җуймый нарат...

АВЫРГАНДА
Палата тәрәзәсеннән
Ургылып керә кояш.
Керсен кояш, тәрәзәнең
пәрдәсен япма, туташ.
Үрелсәң, кул пешәр кебек,
Кояш шундый якында...
...Уйлап ятам мин яшәүнең
Бөеклеге хакында...
Яшәү даулап тартышадыр
Җирдә һәр яфрак-үлән.
Йөз яшәгән картларга да
Яшәү кадерле, беләм.
Соң бу хакта уйлыйбызмы
Нык басып йөргән чакта?!
Уйласак та, уйлыйбыз тик,
Күңел нечкәргән чакта.
Чирнең ачуы кабарган,
Йөрәкне кыса гына...
Ә йөрәк талпына һаман
Давыллар кочагына...

ТӨЗҮЧЕ ГОРУРЛЫГЫ
Тип-тигез юллар, дисең син,
Их, матур йортлар, дисең.
Син сокланып барган чакта,
Гүя мин акбүз атта,
Канатланам, белмисең.
Риясыз әйткән сүзләрең —
Бәяләрнең бәясе.
Юк аларда бер бөртек тә,
Юк куштаннар хәйләсе.
Ахры, шуңа минем дә бит
Елмаеп–балкып йөреш.
Син сокланган матурлыкта
Бар, дип, минем дә өлеш...

* * *
Заман, дибез!
Зур эшләрен
Күреп, без куанабыз.
Тизлек заманы, дибез дә,
Кайчак куркып калабыз.
Юкса заман тәрәзләрен,
Үзебез өлгелибез.
Тизлеген дә, йөзлеген дә,
Үзебез билгелибез...

ТУГАННАР
Юксынам да сезне, чыгам кырларга,
Кырларда тирбәлә язгы томаннар.
Томаннар да никтер моңлы сыманнар —
Зарыктым күрергә сезне, туганнар.
Ямьләнә-яшәрә үзәннәр, тугайлар,
Тарала җилләрдә язгы томаннар.
Бу моңнар китмиләр, күңелдә гел алар...
Зарыктым күрергә сезне, туганнар.
Юлларда йөрим мин. Очрый юлдашлар,
Сагыштан юата белә торганнар.
Бу моңны аңлый тик читтә булганнар:
Зарыктым күрергә сезне, туганнар.

КАЕННАРГА
Ничәнче тапкырдыр
Киләм дә сарылам,
Киләм дә сарылам...
Еракта калган әнкәмне
Сезгә охшатып сагынам...

* * *
Мин язларны бер юксыну белән
Кышлар буе көтәм нигәдер.
Тәрәзәмә чиртсә, йөгереп чыгып,
Кочакларга аны мин әзер.
Әйтерсең лә минем күкрәгемә
Яшь бөреләр шытып тулганнар,
Шаулый-шаулый яфрак ярыр өчен
Язны гына көтеп торганнар.
Нидер булыр, нидер алышыныр,
Үзгәрер дә дөнья кинәттән
Бөтен кайгыларны тамыры белән
Йолкып атар төсле йөрәктән.

КИЧЕРЕГЕЗ
Якты йөзле, эшчән, гади кешеләр сез,
Чит-ят түгел миңа сезнең һич берегез.
Ялгыш кына юлда сезгә бәрелеп китсәм,
Кичерегез, дуслар, мине кичерегез.
Якты йөзле, эшчән, гади ешеләр сез.
Чит–ят түгел миңа сезнең һичберегез.
Ялгыш кына сезгә бәрелеп китсәм,
Кичерегез, дуслар, мине кичерегез.
Күз алдьма килә гүзәл могҗизалар,
Азат итеп йөрим җирне сугышлардан.
Тигез итеп бәхет бүләм кешеләргә
Рәхәтләнеп шунда иркен сулыш алам.
Таңга кадәр йөрим кайчак урамнарда.
Кемдер якын, кемдер ерак... Күңел сизә...
Ак хыялга ак юл телим, дигән сыман,
Ераклардан Чулпан йолдыз нурын сибә.
Киң күңелле, эшчән, гади кешеләр сез.
Таныш кебек миңа сезнең бар серегез.
Ялгыш кына юлда сезгә бәрелеп китсәм,
Бу хыялый чагым, дуслар, кичерегез.

* * *
Офыкларым нинди ерагайды,
Бу инешләр бик тар, мин әйтәм.
Әйтерсең лә җирнең матурлыгын
Мин күкләргә менеп күзәтәм.
Алларымда чиксез якты киңлек
Ачылгандай булды, ни сәбәп?
Ә бит ул көн синең белән бергә
Булган идек бары бер сәгать...
* * *
Язга керсәм, бер җыр язмый калмыйм.
Әй, кайлардан килгән бу гадәт?
Язгмый калсам, якты язларыма
Булыр төсле, никтер, хыянәт.
Җырым гүя карны тишеп чыккан
Умырзая кебек бер чәчәк.
Очрашсагыз, таптап үтмәгез сез,
Ул бит сезгә сөю илтәчәк.
Ошар микән җырым бүтәннәргә?
Ничек әйтим, ничек аларын.
Шуны беләм — сөю иленнән ул,
Шул илләрдән киләм, чаларып...
Мин җырыма бары шуны телим:
Юлдаш итеп язгы таңнарны,
Иркәләсә иде күңелләрне,
Бер җылытса иде җаннарны...

ИСКӘ ТӨШТЕ
Очты кошлар тезелеп, почмакланып,
Җиткәч китер чаклар...
Искә теште әтиләрдән килгән
Өчпочмаклы хатлар...
ТЕЛӘК
И, җил булсам,
җил булсам ла,
Игелекле җил булсам,
Сусаган җир күкрагенә
Яңгыр болыты кусам.
И, җил булсам,
җил булсам ла,
Гөлләрга сердәш булсам.
Кешелекле кешеларнең
Битеннән сөеп узсам.
И, җил булсам,
җил булсам ла,
Йолдызлар илен гизсәм.
Изге хәбәр сөйли-сөйли,
Туган җир буйлап иссәм...

«КАРА УРМАН» ҖЫРЫН ТЫҢЛАГАЧ...
Килгән дә безнең чор-заманга
Ерактан, чал тарих түреннән,—
Әйтерсең йөркне дәвалый,
Дәвалый гамьсезлек чиреннән...

ИЛҺАМ
Кырылып яткан кырык эшне
Ташлап, көлә-көлә,
Җыр язасы килә кайчак,
Җыр язасы килә...
Дөнья шул ул... Көләм, дисең,
Көлеп кенә булмый...
Яз, ди, гүя җырларыңняы,
Яз, ди, елый-елый...
Бер көлдерә, бер елата,
Бер сөя, бер кыйный
Тормыш мине... Әллә шуңа,
Күңелем җырга туймый...
Күктә түгел, бүген җанда
Туган мәллә бу таң?..
Раслагандай шуны, иртүк
Балкып килган илһам.

ПЕСНӘКЛӘР
Песнәкләр!..
Сылу кошлар сез,
Кышкы кошлар сез.
Менә тагын безнең белан
Кышлар кышларсыз...
Яңгыраса сезнең тавыш
Кышкы бакчада,
Елмая кебек йөрәгем,
Моңнар басса да.
Песнәкләр!
Чыдам кошлар сез,
Нәкъ безнең кебек,
Яшисез һава-җилләрнең
Төрлесен күреп...
Бураннарда сез кырылып
Беткәндер, дисәм,
Сез безнеңчә:
Сез һаман җор,
Сез һаман исән...
Һәм бер гадат бездән сезгә
Күчкәндер, беләм:
Аера алмый сезне һични
Бу туган җирдән.

* * *
Син дә мине уйлыйсыңдыр,
Уйламый тормыйсыңдыр.
Су буйларында йөргәндә
Моңаеп җырлыйсыңдыр.
Төбәп уйчан карашыңны
Зәңгәр офык ягына,
Кайтасыңдыр хыялыңда
Ваемгсыз кыз чагыңа.
Мин дә бит хыялый «егет»,
Төшләрдә сине күреп,
Алсу чәчәкләрдан сиңа
Йөрим такыя үреп.
Их, әллә ни булды безгә,
Яшьлектә кылган хата.
Арабызда ничә еллар
Улкыннар булып ята.
Әйдә, «ялгышларның утын
Сүндерик тә бүгеннән,
Җитәкләшеп үтик әле
Салават күпереннән.

ТУКАЙ
Я килә ул үтәннәрдән,
Кул изи киләчәктән.
Кул изи, әйди, чакыра,
Күңеле — ак чәчәктән.
Йөзеңә карый, күзеңә,
Сорый-сорый хәлләрне,
Сереңне ача, эзли күк
Үзе янган гамьнәрне.
Хөррият, Ирек, Азатлык! —
Көршче идеалы.
Безнең дә канда, иманда,
Аерып булмый аны.
Ул яанган мәңгелек гамьнәр
Изге бит, кадерле бит.
Онытмый шагыйрен халык,
Ул нечкә бәгырьле бит.
Әлле кая җиткән Тукай,
Кул изи киләчәктән.
Кул изи, алга чакыра,
Күңеле гел чәчәктән.

ЯЗМЫШ
Син — минеке түгел.
Мин — синеке түгел.
Бергә чаклар гүя онытылган.
Икебезнең юлга төшкән кояш
Мәңгелеккә инде тотылган.
Рәнҗеп киткән сөю —
Вакланудан куркып,
Кайталмас инде кире.
Хет ела.
Бергә булуларның
Кадерен белмәгәнбез —
Кавышу юк. Язмыш —
Шул була...

БОЛЫННАРДА ЙӨРДЕМ
Болыннарда йөрим, чәчәкләрне
Тик өзмим мин, өзмим, үрелеп.
Баеп барган кояш кебек ләкин,
Бара икән, димә, сүрелеп.
Уйладым мин. Әле миннән соң да
Гашыйк җаннар монда киләчәк:
Аларның да алларына каршы
Йөгереп чыксын, дидем, гөлчәчәк.

ЯШЬЛЕККӘ
Бераз гына, бәлки, сүрелгәнмен,
Кабат дөрләргә бит исәп бар.
Табигать тә әнә үзгәрә бит:
Яңгыр иде... Бүген ява кар...
Синең белән әле җитәкләшеп
Күп елларны килә үтәсем.
Рөхсәт-фәлән сорап торомый гына,
Үткән көндәй, нигә китәсең?
Кал син миндә, кал син...
Синнән башка
Әллә ничек, кыен әнидән...
Мин тапчеге аның... Соңгы җыры...
Яуда ятып калган әтидән...

* * *
Җәйләрен дә кичтек, кышларын да,
Төрле-төрле җилләр искәндер.
Кайгысын да, бәхет суларын да,
Йотыла-йотыла, һәркем эчкәндер.
Күңелләрдә безнең салкыннарга
Чыдам гөллер күкрәп үскәндер.
«Сынатмабыз ятка», — дигән сүзләр
Бабайлардан безгә күчкәндер...

* * *
Исми җилләр син теләгән якка,
Чыкмый кояш син теләгән чакта.
Үз гамьнәре белән кайный дөнья,
Хәсрәте юк аның синең хакта.
Болыннарда мәмрәп пешкән җиләк,
Табылган күк үлән арасыннан,
Юк, табылмый бик тиз эзләгәнең,
Кан тамса да йөрәк ярасыннан.
Юллар була тайгак, бозлавыклы,
Җиңел түгел кичү егылмыйча.
Зур максатка ирешкәннәр бармы,
Җил-давылдан кагылып-сугылмыйча?

НИЧЕК ӘЙТИМ...
Син, диләр, бигрәк уйчан,
Хисләрдә онтылучан.
Парын җуйган аккош кебек,
Күбрәк ялгыз булучан.
Җуйдым шул,
парым җуйдым,
Җуйдым да тетрәп куйдым:
Җиде ятның җилкәмдә
Уклы карашын тойдым.
Булды минем мәхәббәтем
Үчеккән күк үземә.
Ничек әйтим үзенә,
Сары койды йөземә...

ТӨСЛӘР
Төсләр күп югыйсә дөньяда...
Бәя бирим, дисәң, кешегә,
Ни кала?
Ак, йә кара...

БУРАН
Улый буран, дулый буран,
Сыялмый урамнарга.
Икебезнең пар эз калды
Күмелеп бураннарга.
Ни даулый соң
ни каулый соң,
Тарсынып, кырны буран?
Сине көтеп бураннарда
Юл чатларында торам.
Үтәр буран, бетәр буран,
Елмаер тагын урам.
Буран күмгән эзләренңнән
Эзләп табардай булам.

* * *
Язны көткән идем.
Язның салкын җиле
Үзәккә үк үтте,
Үзәккә үк үтте.
Көтелгән язларның
Кайда соң кояшы?
Гөлләрне, тик менә,
Кайларга куясы...
Миңа ни... Баш төрткән
Гөлләрне, дим, ая.
...Елмаеп күренде
Беренче умырзая...

ӘНКӘЙГӘ
Ник моңлы җан бирдең,
Бирдең моңлы күңел син,
Уйладыңмы: «Йөргән юлы
Җыр-моңнарга күмелсен...»
Очалмаган кош күрсәм дә,
Өзелә йөрәккәем.
Ир-атка да нечкә күңел
Кирәк икән, әнкәем...

КИТКӘЧ...
Озаттылар... Кемнәр бигрәк истә?
Әйтә алмам өзеп кырт кына.
Моңсу иде бугай ата-бабам
Гомер иткән иске йорт кына...

УРАМНАРДА ӘЛЕ МАРТ КЫНА
Иделкәем әле кузгалмаган,
Ярларына дулкын какмаган.
Төркем-төркем булып киткән юлдан
Сайрар кошлар илгә кайтмаган.
...Ә шулай да нидер алышынган,
Көндә, җанда нидер үзгәргән.
Әйтелмәгән яңа сер-ялкыннар
Түгелеп тора кебек күзләрдән.
Ышанасы килә, тик язларда
Өметләр, дип, бар да аклана.
Ни күргәнбез юлда, ни кичкәнбез,
Йөрәкләрдә әле саклана.
Бу бит әле язның башы гына,
Урамнарда әле март кына.
Ни булыр, дип, кыштан курыккандай,
Тамчылар да тама сак кына...

* * *
Йолдызларга күктә кыен микән?
Елгаларга агу кыенмы?
Ә тауларга таулар булып калу?
Гомергәчә... Әллә уенмы?
Көрәш белән тулы бу җиһанда
Аларны да нидер җиңә бит.
Йолдыз сүнә. Таулар җиргә иңә,
Ә елгалар корый, кибә бит.
Тау-йолдызлар һәлакәттә ялгыз,
Аһ, аларга шундый кыендыр!..
Ә син кеше... Авыр минутларда
Кешеләргә сыен, сыендыр...

* * *
Кирәк икән, төшсен дәрьясына,
Кайнасын гел бәхет эчендә.
Бер сүзем юк минем андыйларга,
Туа кеше бәхет өчен лә...
Ә нигә соң кайгы күргәннәргә
Йөрәгемдә җылы күбрәк?!.
...Кай яктандыр алар, бераз гына,
Туган ждернең үзе күгрәк.

ИДЕЛГӘ...
Бабамнарның дәрте сиңа күчкән мәллә,
Дәртле дә соң, көчле дә син, әй, Иделем.
«Мин Иделдән»,— дим дә тагын горурланам,
Горурлана синең белән бөтен илем.
Коенып үскән синдә сылу Болгар кызы,
Шуңа матур, гүзәлме син, әй, Иделем.
Озын юллар үтеп, кабат килсәм дә мин,
Күреп туймас, ахры, сине бу күңелем.
Киң күңелле халкым сиңа киңлек биргән.
Үпкәләмә минем сүзгә, әй, Иделем.
«Син хыялый»,— диеп, миннән көлсәң дә син,
Хыялым да, йөрәгем дә нәкь синдәй киң...

ӘЛЕ ЯРЫЙ...
Җирдән яшьли киткән дуслар истә!
Исемнәре һәрчак телемдә.
Әле ярый бер яд итәр өчен,
Каберләре туган илемдә...

* * *
Таулар ерак...
Ул тауларга гашыйк.
Нигә икән, нигә?
Ә гомере аның кырда үтә,
Кырда иген игә.

ӘТКӘМ ҖЫРЫ
Кәефе килеп, кайчак күрше карты
Көтү кайткан чакта, кичкырын,
Менә монысы әткәң җыры, диеп,
Җырлап куя иде бер җырын.
Еракларда әткәй ятып калган,
Елый-елый ияреп артыннан,
Истә әле, әткәй җырын бир, дип,
Сораганым күрше картыннан.
...Инде менә ерак юлга чыгам,
Озатырга җыелып килделәр...
...Җырласын, дип, юлда авылдашлар
Әткәм җырын миңа бирделәр.

* * *
Бу җирнең яшь бер Мәҗнүнен
Күргәндәй булып бары
Йөзләремә текәлделәр
Галәмнең йолдызлары.
Кабынырдай хисләремне
Тын да алмый тыңладың.
...Әллә таңнар, әллә таллар,
Пышылдады: «...соңладың!»

ТҮБӘН КАМАГА
Такыр юллар эзләп кенә
Килмәдем сиңа, кала.
Көннәрем түгел, елларым,
Яшьлегем синдә кала.
Эш белән үрелеп калалар,
Чын ихлас күңел белән.
Якын күреп, шуңа «син» дип,
Сөйләшәм синең белән.
Тибри-тибри карлар ява,
Ява ак теләкләрем...
Тибрәнде синдә беренче
Шигьри яшь тирәкләрем.
Тибри-тибри карлар ява.
Аклыдан урамнарың.
...Ә миңа юллар ярасы
Ерып кар бураннарын...

БАЛАЧАК ИСТӘЛЕГЕ...
Тансык булып тоелса да
Үлән ашы,
Балачактан яхшы беләм:
Тәме ачы...

КЫШКЫ УРАМДА
Алсу битле яшь кызларга
Туктап дәшәсе килә.
Чумып хыял дәрьясына,
Бер серләшәсе килә.
Арадан берсен, нигәдер,
Күзләрем туймый күзләп.
Кар йомарлап ыргытыйммы,
Сүз башларга җай эзләп.
Тукталса да, күз салса да,
Беләм «абый» диясен.
Шул якларын уйлыйсың да,
Тагын башны иясең.
Ә хисләргә, хыялларга,
Килми нокта куясы.
Туй күлмәген кигән кызга
Охшаган бар дөньясы...

* * *
Чүгеп-чүгеп куя артка,
Йөрергә өйрәнә сабый.
Могҗиза күргәндәй бабай
Карап тора күзен алмый.
Сөйләнә карт үз-үзенә,
Гәпләшәме дөнья белән.
...Корган чирәм арасыннан
Төртеп чыга яшел үлән...

ГИПНОЗЧЫ...
Алданмаска теләгәнне
Белен торды, аңлады.
Күз дә йоммый карап тордык,
Күз дә йоммый алдады.

ЯЛГЫШУ
Сине түгел,
мәхәббәтне уйлыйм.
Мәхәббәттә синең сурәтең.
Ул бит бары сиңа
охшап килгән,
Үпкәләмим аңа, сүз әйтмим.
Ул бит безне изге
ният белән
Кавыштырган...
ләкин ялгышкан.
Ялгышкан ул синдә...
Ә шулай да,
Өлеш чыккан миңа сагыштан.
Мәхәббәт ул, синдә
тугрылыкның
Алиһәсен күреп, ялгышкан.
Ялгышкан да, үзе
минем кебек,
Айный алмый йөри сагыштан...

ӘЛЛӘ...
Әллә көз сары?
Әллә көне сары?
Миңа гына шулай
Тоела микән бары?
Кая барсам да, ник
Юлыгам шул төскә?
Ул хәтта тын гына
Ява да күк өскә...
Таралганмы күкнең
Илаһи моң-зары?
Һавада кошлар да,
Әйтерсең сап-сары...
Бөтен җиһан сары:
Урман, басу, ялан.
Барам-барам да мин,
Туктап уйга калам.
Көзнең дә, дим, әллә
Китте микән яры?
Йөзенә тик шуңа
Төшкәндер лә сары...

УЧАК
Яна учак.
Өстоп торам
Чыбык-чабык.
Дөрли ялкын.
Карыйм аңа,
Мәгьнә табып.
Әгәр дә, дим,
Өстәмәсәм
Чыбык-чабык,
Сүнәр ялкын.
Бетәр учак,
Көлгә калып.
Яшәүнең дә
Кызык-кызык
Яклары бар:
Шул учакка
Охшап калган
Чаклары бар.
Өстәмәсә
Тормыш аңа
Яңа гамьнәр,
Табарсың, дим,
Бу яшәүдән
Я, ни ямьнәр?..

ЧЫНЫГУ
Коеп-коеп яфракларын,
Сузып шәрә ботакларын,
Шыр-ялангач керде кышка
Япь-яшь каен...
Ябырылды әрсез җилләр.
Китте алар ак тәнендә
Әз калдырып һәр көн саен.
Түзде каен...
Үтте айлар... Егылды кыш..
Кыймылдады кәүсәләрдә
Яшь бөреләр...
Көлде каен. Җиңде каен.
Сылукаем...
* * *
Ник эйттең соң:
«Сине,— дип,—
Кояшка тиңләп сөйдем».
Әллә ничек булып китте,
Нигәдер башны идем.
Мин кояшка тиң түгелдер,
Юк гел балкып торганым.
Килмәгән җирләрем күптер,
Нигә шулай зурладың?
Була бит, була йөземнең
Күләгәле чагы да.
Еш кына анда тормышның
Кырыслыгы чагыла.
Дөньяны да, тормышны да
Килми ләкин сүгәсем.
Әллә нинди җилләрдә дә
Юктыр минем сүнәсем.
«Кояшка тиңләп сөйдем»,— дип,
Бик зурладың син мине.
Тик мине түгел, кояшка
Тиңлә минем сөюне...

* * *
Тыңлаганда синең моң-зарыңны
Әллә ниләр килә бу башка.
Тоныкланып киткән кебек була
Аяз күктә якты кояш та.
Бар киңәшем. Җылы сүзем белән
Җиңеләйтсәм хәлең, мин риза...
...Син киткәч тә әле, синең өчен
Борчуларым артып, көн уза.
Гел карадан тормый ла бу дөнья,
Без агына гашыйк бит әле.
Шатлыгыңны сөйләп мине дә бер
Сөендереп, дускай, кит әле.
Тик бер генә шулай ит әле.

* * *
Күптер лә бу җирнең
Кайгы-шатлыклары.
Ишелеп-ишелеп җанга
Ява яңгыр-кары.
Җилпенәдер җанда
Ике канат — дәртем.
Дусларга — мәхәббәт,
Дошманга — нәфрәтем.

ШӘҺӘРЕМ
Юллар синнән аерсалар,
Читтә ничек яшәрмен?
Син минеке, мин синеке
Аерылмыйк, шәһәрем.
Ятлар да ярата сине,
Мин сиңа ят түгел лә...
Һәр сукмагың, һәрбер ташың,
Һәр тирәгең күңелдә.
Синдә генә кош сайравын
Тыңлыйм, никтер, йотылып.
Синдә генә сөю җырын
Җырлый алам онтылып.
Сиңа карап уйланырмын,
Яшьлегем, дип дәшәрмен.
Тормышыма кердең шаулап,
Җырыма кер, шәһәрем.

ГЫЙБРӘТ
Гыйбрәт өчен сөйдекмени,
Әгәр уйлап карасак.
Җил дә үтмәс күк арадан
Үтте давл, гарасат.

ХАС...
Кояшка хас –
Көлеп туймау.
Ә бәхеткә –
Качышлы уйнау.

* * *
Камыл өсләреннән исә
җилләр,
Ә камыллар кала сызгырып,
Карап торсаң озак буш кырларга,
Нидер ала җанны
сыздырып...

ТУГАН ЯКТА ЯЗ
Талларың бөреле,
Таңнарың серле.
Күгеңдә йолдызлар
Мең төрле-төрле.
И, йөгерә инешләр
Иделгә таба.
Әйтерсең, соңласа,
Суга ут каба.
Күзәтә сыерчык
Өр-яңа оясын.
Бар әле, ди бугай
Мамыклар җыясым.
Ерганак ералар
Малайлар урамда.
Бәхетле сабый чак,
Дим, карап торам да.

ӘЙТ
Карлар ява...
Куям учларымны,
Учларыма кунып, эри кар.
Син әйтерсең, бәлки,
Шулай тиеш,
Искитәрлек монда, я, ни бар!
Бик еш кына
Синең салкын сүзләр
Ява шулай, куна бәгырьгә.
Ә нигә соң алар,
Карлар кебек
Эремиләр икән, әйт, нигә?..

КӨЗ
Бар микән булганы
Мондый матур көзнең,
Алмалар ап-алсу,
Явын ала күзнең.
Туй итә урамда
Әбиләр чуагы.
Сер сөйли шикелле
Һәр үлән, куагы.
Күрсәтер өчен ул
Үзенең ямьнәрен,
Кабызган әйтерсең
Сап-сары шәмнәрен...

КОШЛАР КИТӘ
Кошлар китә... Кайсы ялгыз,
Кайсылары төркем-төркем.
...Аерылышу газапларын
Минем кадәр белми беркем...
Йөрәк җырым — бу хисләрнең
Ашкынулы агышыдыр.
...Сары төсләр — ямьле җәйнең
Саубуллашу сагышыдыр...

КӨЗГЕ ҖЫР
Кыйгылдашып оча кыр казлары,
Тавышлары яранга ятышлы.
Урманнарга керәм. Урманнар тын,
Яфраклары нигә сагышлы?
Бар табигать серле хәрәкәттә,
Алмаларын коя алмагач.
Бакчаларга керсәм, ямьнәр тапмыйм,
Сайрар кошлар анда калмагач...
Әй, янсын ла көзләр, ялкыннары
Үлән-яфракларны ялмасын.
Сагышлар ул, урман, үтәр-китәр,
Тик дөньялар исән-сау калсын...

ДУСЛАРЫМ
Сындырмыйча хыялларның
Җилдә канат очларын,
Мендегез биек тауларга
Сез, бөркеттәй дусларым.
Мин дә менә сәфәр чыктым,
Карый-карый таңнарга,
Атлыйм юлдан. Юлым илтә
Сезнең якка — тауларга...
Сорамагыз: үзәннәрдә
Әллә, дип, ямь тапмыйсың?..
Таулар тарта... Килә сезнең
Янәшәдән атлыйсым...

* * *
Көн-таң атса, Кояш нурын сибә,
Эри кышның салкын карлары.
Изри дә җир язның кочагында,
Күтәрелә җылы парлары.
Җил тарата яшь бөреләр исен,
Күкрәкләргә тула саф һава.
Күңелдәге иске, таныш моңнар
Яшәргәндәй була, сафлана.
Җем-җем килеп, йөгерек кар сулары
Гөрләвекләр булып агалар.
Чыбык-чабык ташып ындырлардан,
Ояларын сипли каргалар.
Тау-диңгезләр кичеп кайткан кошлар
Куналар да җыелып тирәккә,
И, сайрыйлар өзелеп... Тыңлап торсаң,
Яз шаукымы күчә йөрәккә.
Моңаймыйча тагын булмас инде,
Үтәмени язлар моңнарсыз.
Отып калдым мин дә кошлар җырын,
Бер җырлармын әле, тыңларсыз...

ТАҢ
Яктырып, янып, көлеп,
Зарыгып көткәнне белеп,
Килә күк Бәхет туып,
Караңгы төнне куып.

МАЛАЙЛАРГА
Аунагыз әле туйганчы,
Ямь-яшел болыннарда.
Сикереп менегез үргә,
Охшап яшь колыннарга.
Үтегез елгыр атларда,
Каршы җилләрне кисеп.
Сокланып әйтсен өлкәннәр:
Кыюлар килә үсеп!!!
Булсын әле сезнең өчен
Башлар күккә тиярлек.
Горурланып, эчтән генә,
Аркагыздан сөярлек.

РОМАШКА
Ак таҗларыңа төргәнсең
Сары үзәгеңне.
Сине күрсәм, нидер өтеп
Ала үзәгемне.
Арабызда икебезнең
Бер охшашлык күрәм.
Сагышымны мин дә шулай
Ак өметкә төрәм...

КӨЗГЕ УРМАН
Яфраклар коела шыбырдап,
Җил кинәт искән саен.
Көзнең әрсез кочагында
Син елыйсың, мөгаен...
Кошларыңны сагынудан
Исәрләндеңме, урман?
...Җәйнең яшел эзләренә
Ябасың сары юрган...

* * *
Мең төрле шау-шудан язның
Гөр килер урамнары.
Җепшек карларны очырыр
Сыерчык бураннары.
Калку җирләрдә яшәргән
Яшь чирәмнәргә карап,
Малай-шалай болыннарга
Йөгерер яланаяк.
Парлылар йөрер серләшеп,
Яңа кавышкан кебек.
Ялгызларның күңелендә
Җемелдәр яңа өмет.
Садәлек, сафлык җиленнән
Күңеллер торыр тулып.
Күренер иске дөньялар
Өр-яңа дөнья булып.

* * *
Төш түгел, матур өндер,
Сине сагынган көндер.
Кыектан зәңгәр тамчылар
Тамалар зеңгел-зеңгел.
Йолдызлы, айлы төндер,
Моңлы көй чиртә кемдер.
Җырласам — синең көйдер..,
Өздерә җанны нидер...
Яшьлек ул бары бердер,
Кабатлый йөрәк: «Белдер».
...Түбәдә пар күгәрченнәр
Гөрләшә гөлдер-гөлдер...

ЮК, СЕЗ АЛАЙ СОРАМАГЫЗ
Юктыр кылган гөнаһларым,
Изгедер минем җаным.
Күңеленә гөлләр үскән
Улыдыр мин дөньяның.
Бәлки, мин бер шатлыгыдыр,
Өметедер дөньяның?
Кайгыларын бүлешердәй,
Бер улыдыр мин аның?
Юк, сез алай сорамагыз,
Син кеме, дип, дөньяның?
Минем хактагы уйларын
Белмим әле мин аның.

СЕЗНЕҢ АВЫЛ
Сезнең авыл минем исләремдә,
Сезнең авыл минем төшләремдә.
Кошлар җыры — болын өсләрендә
Ак чәчәкләр иде түшләреңдә...
Йөгердек без яшел болын буйлап,
Туктап калдык, кошлар җырын тыңлап.
Сикереп-сикереп үттек покосларны,
Сикереп үтәлмәдек язмышларны...
Сөйли тесле хәзер сезнең авыл:
«Алып китте аны көчле давыл».
Өзелеп-өзелеп сөйли барын да ул,
Сезнең авыл — минем җанымда ул.

АВЫЛДАШЛАРГА
Өйрәттегез дөреслекне
Әйтергә тик карап күзгә.
Ялгышларны бәреп йөзгә...
Рәхмәт сезгә...
Ышаныч һәм тәвәккәллек
Канат җәйде күңелемдә.
Дөреслеккә турылыклы
Мин бүген дә...
Төрле җилләр куя исеп,
Туйганым юк шатлыклардан,
Туйганым юк ташлар кисеп,
Юллар кичеп...
Урман аша үтә юлым,
Үтә якты үрләр буйлап.
Куя йөрәк бик еш дулап,
Сезне уйлап...
Кояш булып керсәм иде,
Шифа булып иңсәм иде
Авыр чакта күңелегезгә.
Рәхмәт сезгә...

ТАУЛАРГА
Җиңел түгел, беләм, таулар кичү,
Тезеп куймаганнар мәрмәр баскыч.
Тик күңелдә йөртәм әле һаман,
Тәвәккәллек дигән җәүһәр ачкыч.
Мин менәрмен әле сезгә, таулар!
Кызык өчен дә бер... Шушы өмет,
Ташлап китмәс, ахры, гомерем буе,
Барыбер миңа тынгы бирмәс кебек...

* * *
Уйларымның очына чыга алмыйм.
Бар микән соң аның очлары?
Була микән уйның челләләре?
Була микән уйның кышлары?!.
Уйландыра җирдә бик күп нәрсә.
Уйландыра, хәтта, чәчкәләр.
Уйландыра, кайчак, су буенда
Чирәм чемчеп йөргән бәбкәләр.
Ага уйлар, көчле дәрья булып.
Салмаклана, кайчак, агышы.
Уйландыра бик еш Җире, Күге,
Уйландыра халкың язмышы.
Уйландыра сөю, туган телнең
Киләчәге, килер заманнар...
Мин уйларсыз яши алмыйм, дисәм,
Аның өчен кем соң яманлар?
Эчләремдә уйлар катлам-катлам.
Кайный алар иртә-кичен дә.
Таш түгел мин, уйсыз, моң-канатсыз,
Яши алмыйм,
Яши алмыйм.

* * *
Ярылды Кама бозлары,
Ярылды шартлап-шартлап.
Кояшны салып иңенә,
Яз килә иде атлап.
Кушылды кабат йөрәкләр,
Кушылмый калалмагач.
Мәхәббәт җырыннан якты
Бүтән җыр табалмагач...

МИЛӘШ
Күз явын алып,
Утыра миләш.
Китәсе килми,
Янына килгәч.
Капсаң җимешен,
Телең берешә.
Әче, әче, дип,
Кеше көлешә.
Әйтче сереңне,
Әйтче, әй, миләш.
Тәмләнәсең ник
Салкын көз җиткәч,
Бүтән җимешләр
Коелып беткәч?..

ДУЛКЫННАРГА
Күңел нечкә... Бирелдем дә хискә,
Сикереп тештем ярдан сезнең өскә.
Ышандым тик шунда сезнең көчкә, –
Йөзеп чыктым ярга көчкә-көчкә.
«Яшисең син безне сукмый санга»,
Дип әйттегез мәллә шулчак җанга?
Көрәш дәрте ургып тулды канга,—
Мин тартылам кабат сезнең янга...

ХАЛКЫМА
Олылыгың җуймагансың
Ут-давыллы елларда.
Безгә калган җырларыңны
Горурланып җырларга.
Яуда ауган егетләрең,
Көткәндә дә үлемен,
«Әнкәй»,— диеп, саташканнар,
Саташтырмый үз телен.
Кояшлы таулар илендә
Яулаган биеклегең.
Үз җиреңне, үз телеңне
Саклавың — бөеклегең...

КЫШКЫ КӨН
Күз явын алырлык
Аклыкка юлыккан.
Тик үзе тора күк,
Калтырап суыктан...

* * *
Ишелгән тау, корыган елга күрсәм,
Гаҗәпләнеп торам бер мәлгә.
Шуны, никтер, күңелем кабул итми.
Мин мәңгелек микән соң әллә?..

* * *
Таралыштык якын дуслар белән,
Беркемем юк серем сөйләргә.
Гармуным бар. Йөрәк серләремне
Сөйлим салып озын көйләргә...
You have read 1 text from Tatar literature.