Latin

Шигырьләр - Мәүла Колый

Total number of words is 1785
Total number of unique words is 963
27.0 of words are in the 2000 most common words
39.5 of words are in the 5000 most common words
44.9 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.

ХИКМӘТЛӘР


["Нәчә кусаң, үткән гомер янә булмас"]

...Бу җиһандин олуг китап укың сабак,

Сабак укып гакыйл ирсәң гыйбрәтә бак,

Тереклекдә хак юлында әйлә яраг[1], –

Терек икән хак юлыны табкым микән[2]?

Бу тереклек кулдин китәр, кайра[3] килмәс,

Гомрең заигъ[4] кичәр, сәңа әсигъ[5] кыйлмас.

Нәчә кусаң, үткән гомер янә булмас, –

Тереклекдә хак зикрендә торгам микән?

Кяһиллекдә6 гафил ятып[7] гомер кичәр,

Җандин җөда булып[8] бу тән гүргә күчәр.

Гүр эчерә терек булып күзен ачар,-

Минем хәлем ул көн ничек булыр микән?..

...Бу мескин, Мәүла Колый, төн-көн ятмай,

Хак коллыгын кыйлсаңчы (сән) хикмәт айтмәй,

Кол Сөләйман[9] хикмәтенә әдәп тотмай, –

Хикмәт әйтер нәчә хәлең булыр микән?


[Ата-ана турында]

Ата-ана тугырды безне, мөхиб[10] дустлар,

Хөрмәтләрен яхшы кыйлып йөрмәк кәрәк.

Аһ-ваһ тәйү күңелләре мөшкел булса, –

Хәлләрене тәгъзим берлә[11] сормак кирәк...

...Һәр угыл-кыз ата-ананы белер булса,

Гыйззәт, хөрмәт берлә хезмәт кыйлыр ирсә,

Күнелене хушнуд кыйлып[12], дога кыйлса,

Ул угыл-кыз хак дустдыр, белмәк кирәк.

Терек икән, ата-ананы газиз белең,

Хәйатлыкда[13] күңелләрен хушнуд кыйлың.

Үлеп китсә, мең ел остай кайд[14] булгың, –

Тереклекдә идгү дога алмак кәрәк.

Нәгяһ[15] әҗәл йитеп килсә башларына,

Мәшгуль улыр җан бирмәкнең эшләренә,

Газраил килеп торса кашларына[16], –

Сәне белмәз фиракъ[17] көне, белмәк кәрәк.

Угыл-кызга ата-ана хәдши[18] булса,

Алгыш[19] кыйлмай, дога кыйлып каргыш кыйлса,

Угыл-кызга йөз кыерса, хакдин булса, –

Мондый олуг хәтәр пә бар, белмәк кәрәк.

Ата-ана сүзе кабул булмаз тимәң,

Алгышы һәм каргышы килмәз тимәң.

Монлар кыйлган дога сиңа булмаз тимәң, –

Бу хәтәрдин хәсрәт йотып тормак кәрәк.

Ата-ананы угыл-кыз сүксә, белең,

Шәригатьдә кисмәк торыр моның телен.

Кулы берлә сугар булса, янә кулын

Буынындин кисмәк торыр, белмәк кәрәк.

Мәүла Колый, атаң-анаң белден микән?

Хушнуд кыйлып, изгү дога алдың микән?

Юкса хушнуд булмай анлар үтте[20] микән, –

Кани[21] бу көн? Кулдин китде, нитмәк кәрәк?


[Карендәшлек турында]

Карендәш мәхәббәте бал-шәкәрдин

Ләззәтледер, кыйммәтене белер булсаң.

Карендәш – тереклекдә җанга куәт,

Аригъ[22] йуып, гүргә куяр-үләр булсаң.

Карендәшкә кыйлгыл мәдәд[23], йитсә халең,

Сарыф кыйлгыл аның өчен дөнья малын.

Карендәшләр сәнең берлә булса, белең,

Дошманлар сәндин куркар, күрер булсаң.

Карендәшсез кешеләргә юкдыр сәбәп,

Хак тәгалә үзе кыйлсын аңа мәдәд.

Рузи кыйлсын[24] ул гарибкә мал вә нигъмәт, –

Карендәшсез кеше – гариб[25], белер булсаң.

Карендәшсез кешеләрнең сердәше юк,

Дошманларга каршы торса, юлдашы юк,

Күңлендәге эшне кыйлса, кулдашы[26] юк,-

Һәркем моңлы-карендәшсез булыр булсаң.

Карендәшләр барча хален күреп белсә,

Дөшвар[27] килмеш эшләреңне асан[28] кыйлса,

Һәрбер эштә сәнең сару[29] кулдаш булса,-

Карендәшең шул кешедер, белер булсаң.

Дошман улдыр: өйүгә керер, ашың йийәр[30],

Андин чыкып хәлайыкга[31] гайебең дийәр,

Мәҗал тапса, тигъ алып, күзең уяр[32], –

Баикъ[33] дошман шул кешедер, күрер булсаң.

Карендәшсез кешеләрнең хәсрәте чук[34].

Галәмара тереклекнең ләззәте юк,

Нәгяһ үлем килер башка бер көн баикъ,

Карендәшсез дөшвар эшдер, үләр булсаң.

Мәүла Колый, хакга кол бул, моңлуг башың,

Хак бирсен, чура[35] торыр карендәшең.

Хак төзесен гүр өендә сәнең эшең, –

Әҗәл килеп, үлеп гүргә барыр булсаң.


["...Яз кебек йәшлек китәр"]

Яратканның рәхмәте чук, белер булсаң,

(Бар) алты айны яз итәдер кодрәт берлә.

Тәнрилеген белсен тийү[36] галәм эчрә[37],

(Бер) алты айны кыш итәдер кодрәт берлә.

Бу галәмне йегет кебек төзендереп,

Төрлүк сәчкә берлә йири бизәндереп,

Төрлүк нәбат[38] уңдырубән[39], узандырып,

Оҗмах кебек нигъмәт бирер кодрәт берлә.

Бу кыш көнне карыйлыкка[40] охшатадыр,

Бу галәмдин нигъмәтләрен бушатадыр.

Мәхлукатны[41] ризык биреп кышлатадыр,

Тәмуг кебек суык кыйлыр кодрәт берлә.

Кыш булса төрлүк мивә[42] түгеләдер,

Күреклек нәбат бөгелеп иңеләдер[43].

Карыйларга манәнд[44] улып бөгеләдер,

Карыйлар тик хәлсез булыр кодрәт берлә.

Кыш килде исә, көнләре суык булыр,

Яктысы аз, караңгысы чук-чук булыр.

Карыйлык(ы) адәмигә кыш тик калыр,

Шадлык китәр, золмәт[45] кыйлыр кодрәт берлә.

Яз көнендә болыты аз, чуак ула[46],

Йегет кеше кайгусы юк – даим көлә.

Карый кеше мисле[47] һаман кыш тик була,

Шул сыйфатлы гомре кәчәр кодрәт берлә.

Кыш булдисә, йир йөзендин нигъмәт китәр,

Яз булдисә, ут-нәбәт кайра бөтәр[48],

Рузә, намаз йегет кыйлса, куәте бар,

Карый булса хәлсез булыр кодрәт берлә.

Кыш көнендә үләнләр(е) йирдә черер,

Яз булдисә, нәбат нигъмәт үсә торыр.

Барча адәм үлеп барып, гүргә керер,

Кыямәт көн кайра терлер[49] кодрәт берлә.

Йимәк-эчмәк хазер кыйлса[50] яз көнендә,

Ул кеше тук, үзгәләр ач бу көн менә.

Рузә, намаз кыйлган булса йегетендә[51],

Оҗмах эчрә нигъмәт бирер кодрәт берлә.

Мәүла Колый, яз кебек йәшлек китәр,

Кышка охшаш карыйлык сәңа йитәр.

Рузә, намаз кыйла күргел, гомрең үтәр,

Кыямәт көн намаз соралыр, кодрәт берлә.


[Гариблек турында]

Хак бирмәсен һичбер кемгә гариблекне,

Гариблеки[52] барча хәлдә михнәт иркән.

Бимәкяни[53] вә бичара горбәт чигеп[54],

Йөрәкендә хәсрәт уты янар иркән.

Гарибләргә барча хәлләр ирер хәтәр,

Йорты-мәкян[55], малы-нигъмәт күлдин китәр.

Аһ итмәкдә гариб уты гарешкә[56] йитәр,

Гарибләрнең хәлен сорсаң мондаг[57] иркән.

Гариблек һичкемгә кыйлмаз вафа[58],

Пәйгамбәргә, әүлийага бирде хода,

Хан углы, солтанларны тәх(е)тдин йыка,

Кол тик булып ишекләрдә торыр иркән.

Гарибләрне һичбер адәм алмаз санга,

Аш йийәрсә[59], ләззәт бармаз һәргиз[60] җанга.

Мәкянлылар миһманлашыр[61] тиңле тиңгә,

Гарибләри моң-зар булып торыр иркән.

Гарибләргә тормага йорт-мәкян кани[62]?

Баш агырса[63], әҗәл йитәр, куркар җаны.

Ыруг, кардәш кыйла алмаз сәне гани[64],

Гариблекдә үлем килсә, дөшвар[65] иркән.

Башында ултырмага[66] атасы юк,

Өстендә хәсрәт йотар анасы юк.

Уңлы-суллы хәлен сорар иясе юк,

Бер үлмәке мең үлмәкдин яман иркән.

Гарибләргә үлем килсә, монлуг[67] башы,

Юктыр аның гүргә куяр карендәше.

Аш кыйлмагай гариб өчен тикмә кеше,

Гариблекдә килгән үлем шул тик иркән.

Хак гыйшкында горбәт чигә һәр адәми,

Аһ итмәкдә гарешкә чыга аның дәми[68].

Хак тәгалә хәзрәтендә булмаз кәми[69],

Хөллә[70] кийеп, наны-нигъмәт йийәр иркән.

Гарибләргә гыйшык уты төшәр булса,

Күңел бәхре мәүҗ кайнап ташар булса[71],

Гыйшык утилә йөрәк бәгъре пешәр булса,

Хак кашында гариблеки гайан[72] иркән.

Рәсүл алла гариблекне чикде үзе,

Гарибләргә даим[73] шәфкать ирде сүзе,

Һәр кайчанә гарибләрне күрсә күзе,

Элҗүләйен[74] күзнә йәше тулар иркән.

Мәүла Колый, гарибләрнең хәлен сорсаң,

Хәлен сорап, гарибләргә шәфкать кыйлсаң,

Кулда барңн биреп күңлен хушнуд[75] кыйлсаң,

Изем[76] рәхман сәндин хушнуд булыр иркән.


["Галимнәр күк йөзендә көнәш яңлигъ"[77]]

Гыйлемлек хак рәхмәтедер, бер нур торыр,

Кемне галим кыйлса изем, газиз кыйлыр.

Углан икән, төн-көн гыйлем тәхсыйль кыйлыр[78],

Хак рәхмәте ул колына булыр булгай.

Гыйлемлек хак рәхмәтедер, бер нур торыр,

Хак кемене[79] газиз кыйлса, аңа бирер,

Гыйлем белеп, хак әмрилә[80] тугры йөрер,

Дөнья-гокъба[81] морадына йитде булгай.

Гыйлемлек һичкем булмаз шандыр[82] белсәң,

Гыйлем белеп ахирәтлек гамәл кыйлсаң,

Алып калмаз сәндин гүргә барыр булсаң,

Гүр эч(е)рә нуру чираг[83] булыр булгай.

Гыйлемлек күкрәкдин иңде галимнәргә,

Мөрсәл, нәби, әүлийа-тәмамләрә[84].

Газиз кыйлып бирде алла пакь җанларә,

Гыйлем белгән хак дидарын[85] күрер булгай.

Гыйлемлек күккә охшар, тәхсыйль кыйлсаң,

Наданлык дөнья кебек, гакыйль ирсәң,

Хак рәхмәте күкдин иңәр, гыйбрәт күрсәң,

Гыйлем әмрен хәлаикга[86] сачар булгай.

Надан белмәз: хәлял, хәрам бердер аңа,

Коңгыз-корт тик дөнья өчен һәб казгана[87],

Үләр булса, казгандыги улыр фәна[88],

Малы-милке бу дөньяда калыр булгай.

Үлсә надан, малы-милке гүргә бармаз,

Галим үлсә, гыйлемлеге үздин калмаз,

Гыйлем белгән рәхмәт хакдин кирү калмаз,

Тәмуглардин изем азад кыйлыр булгай.

Наданлар ахирәт димәз, дөнья тотар,

Коңгыз-кортлар йорт тотам дип, тизәк тишәр.

Суык булса кара йиргә иңеп китәр,

Казгандыгы заигъ булып[89] калыр булгай.

Галимнәр күк йөзендә көнәш яңлигъ,

Шәкердләр тулып торган айга яңлигъ,

Мөэминләр күк йөзендә йолдыз яңлигъ,

Наданлар коңгыз-кортка охшар булгай.

Мәүла Колый, көнәш Яңлигъ гыйлем кылсаң,

Яки сән шәкерд булып ай тик тулсаң,

Тагъәт[90]-намаз кыйлып яки мөэмин булсаң,

Рәхмәтендин хакның өмид булыр булгай.


["Игенчелек гали[91] эшдер..."]

Игенчелек хуш һөнәр хак колларына,

Гыйззәт-хөрмәт бардыр монда, белер булсаң.

Нәфегъ идеп[92] бирде алла җаннарына,

Хак рәхмәте бар монда, кыйлыр булсаң.

Игенчегә хак рәхмәте баикъ булыр[93],

Дөньялык һәм ахирәтлек кулга килер.

Игенчене рәхман изем[94] газиз кыйлыр,

Кыямәтдә урны-җәннәт, сорар булсаң.

Игенченең әл-азакы[95] булыр туфрак,

Хак тәгалә хәзрәтендә[96] лөзләре ак,

Кыямәт көн асан[97] булгай сөаль-сораг[98],

Игенченең эше мондаг, белер булсаң.

Игенчеләр туфрак үзә иген иксә,

Кош-корт, хайван, адәм – һәркем андин йийсә[99],

Игенчегә андаг[100] саваб белер ирсә,

Һәр локъмәгә[101] бер кол азад кыйлыр булсаң.

Игенчелек – галәмара изге аты,

Нигъмәт йийәр мөэмин, кяфир – юкдыр каты[102],

Игенчене көйдермәгәй тәмуг уты,

Игенчелек гали эшдер – кыйлыр булсаң.

Бу игенне газиз белеп һәркем игәр-

Тереклекдә галәмара гыйззәте бар;

Үлеп барса – хак тәгалә рәхмәте бар,

Иген иккел, рәхмәт өмид итәр булсаң.

Мәүла Колый, иген игеп сәхи[103] булгыл,

Сәхи булып, нәфкалекне[104] хакдин кулгыл,

Йите ниран[105] газабындин азад булгыл,

Бу дөньядин ахирәткә барыр булсаң.


["Сән гүзәл яр..."]

Яр(и) мәңа бүләк измеш[106] акча[107] яулык

Ул яулыкны ачмаклыкга сондым илек[108],

Ярым үзе халык эчендә олуг мәлик[109],

Хезмәтендә торайым мән башым салып...

Былбыл кошның артар гыйшкы кызыл гөлдин,

Нәүмид кыйлса[110] сүнмәз яр(и) күңел сәндин,

Бу чыкар җан ахыр бер көн чыкар тәндин,-

Сән, гүзәл яр, айрылмайын торгыл мәндин.

Яр мәне килсен димеш, китәйен мән,

Ярның әйткән вәгъдәсенә, нитәйен мән,

Бүләк тапмай бардым ирсә, нәтәйен мән? –

Хәлем күреп әсиргәсә[111] рәхим андин.

Мәүла Колый, яр сүзене тота белмәй,

Гомрең заигъ үтде һәргиз[112] юлга кермәй.

Ирәнләр[113] тик хакдин табып, хәлгә килмәй,

Гайебемне ул кичергәй дип, өмид мәндин.



_______________________


[1] Яраг – кирәк-ярак. Монда: рухи азык.

[2] Табкым микән – табырмын микән.

[3] Кайра – кабат, янә.

[4] Заигъ – әрәм, буш.

[5] Әсигъ – файда.

[6] Кяһиллекдә – ялкаулыкта.

[7] Гафил ятып – пошмыйча ятып; сизмичә ятып.

[8] Җөда булып – аерылып.

[9] Кол Сөләйман – ХII йөздә яшәгән атаклы шагыйрь Сөләйман Бакырганый.

[10] Мөхиб – якын.

[11] Тәгъзим берлә – олылап, ихтирам белән.

[12] Хушнуд кыйлып – сөендереп, ризалатып.

[13] Хәйатлыкда – яшәгәндә; исән чакта.

[14] Остай кайд – оста юлбашчы, җитәкләүче.

[15] Нәгяһ – кинәт.

[16] Кашларына – каршыларына.

[17] Фиракъ – аерылу, аерылышу.

[18] Хәшми – тупас; ачулы.

[19] Алгыш – мактау; фатиха.

[20] Үтте – монда: үлде.

[21] Кани – кайда.

[22] Аригъ – чиста, пакь.

[23] Кыйлгыл мәдәд – ярдәм ит; булыш.

[24] Рузи кыйлсын – өлеш чыгарсын.

[25] Гариб – гарип; чит, ят.

[26] Кулдашы – булышчысы; иптәше.

[27] Дөшвар – кыен, мөшкел.

[28] Асан – ансат, җиңел.

[29] Сәнең сару – синең яклы; синең белән.

[30] Йийәр – ашар.

[31] Хәлайыкга – халыкка; кешеләргә.

[32] "Мөмкинлек (чара) тапса, пычак (кылыч, хәнҗәр) алып, күзеңне чыгарыр".

[33] Баикъ – чын.

[34] Чук – күп.

[35] Чура – кол; хезмәтче.

[36] Тийү – дию.

[37] Галәм эчрә – галәмдә.

[38] Нәбат – үсемлек; үлән.

[39] Уңдырубән – уңдырып.

[40] Карыйлык – картлык.

[41] Мәхлукат – җан ияләре.

[42] Мивә – җиләк – җимеш.

[43] Иңеләдер – иеләдер.

[44] Манәнд – охшаш.

[45] Золмәт – караңгылык; төшенкелек.

[46] Чуак ула – аяз була.

[47] Мисле – кебек, шикелле.

[48] "Яз җиткәч, үлән – үсемлек кабат чыгар (үсәр)".

[49] Кайра терлер – кабат терелер.

[50] Хазер кыйлса – әзерләсә.

[51] Йегетендә – егет (яшь) чакта.

[52] Гариблеки – гариблек.

[53] Бимәкяни – урынсыз; йорт-җирсез.

[54] Горбәт чигеп – күчеп йөреп; каңгырып йөреп; чит-ят җирдә яшәп.

[55] Йорты-мәкян – йорт-җире.

[56] Гареш – дини тәгълимат нигезендә күкнең иң югары (җиденче) каты.

[57] Мондәг – моның кебек.

[58] Вафа – тугрылык.

[59] Аш йийәрсә – аш ашаса; аш эчсә.

[60] Һәргиз – һич, һич тә.

[61] Миһманлашыр – кунак булыр.

[62] Кани – кайда.

[63] Агырса – авыртса.

[64] Гани – бай; дәүләтле.

[65] Дөшвар – кыен, мөшкел.

[66] Башында ултырмага – монда: баш очында утырырга.

[67] Моңлуг (моңлы) – кайгылы.

[68] Дәми (дәме) – сулышы.

[69] Кәми – ким.

[70] Хөллә – өс киеме.

[71] "Күңел диңгезе дулкынланып ташыр булса".

[72] Гайан – ачык.

[73] Даим – һәрчак.

[74] Энҗүләйен – энҗеләнеп; энҗедәй булып.

[75] Хушнуд – канәгать; риза.

[76] Изем – аллам.

[77] "Галимнәр күк йөзендәге кояш кебек".

[78] Тәхсыйль кыйлыр – өйрәнер; укыр.

[79] Кемене – кемне.

[80] Әмрилә (әмере ил ән) – әмере белән.

[81] Дөнья-гокъба (гокъби) – дөнья-ахирәт; теге һәм бу дөнья.

[82] Шандыр – дәрәҗәдер.

[83] Чираг (чыраг) – шәм; яктырткыч.

[84] "Пәйгамбәр, әүлияләр – һәммәсе дә".

[85] Дидар – йөз.

[86] Xәлаикга – халыкка.

[87] Һәб казгана – казына; тырыша; көчен түгә.

[88] "Үлсә, туплаганы юкка чыгар".

[89] Заигъ булып – әрәм булып.

[90] Тагъәт – гыйбадәт кылу; (аллага) буйсыну.

[91] Гали – бөек, олуг.

[92] Нәфегъ идеп – игелек итеп; киң күңелле булып; кайгыртып; мал итеп.

[93] Баикъ булыр – ачык булыр; ирешер.

[94] Рәхман изем – рәхимле алла.

[95] Әл-азакы – кул-аягы.

[96] Хәзрәтендә – монда: каршында.

[97] Асан – ансат.

[98] Сораг – сорау.

[99] Йийсә – ашаса.

[100] Андаг (андай) – шулкадәр.

[101] Локъмә – бер кисәк ризык; бер кабым.

[102] Юкдыр каты – монда: аермасы юк.

[103] Сәхи – юмарт.

[104] Нәфкалек – тормыш итәргә җитәрлек мая (байлык, акча).

[105] Йите ниран – җиде тәмуг.

[106] "Ярым миңа бүләк иткән..."

[107] Акча – ак, аксыл.

[108] Сондым илек – суздым кулны.

[109] Мәлик – патша, хөкемдар (кебек).

[110] Нәүмид кыйлса – өметсез итсә.

[111] Әсиргәсә – кызганса; ярдәм итсә.

[112] Һәргиз – һич тә.

[113] Ирәнләр – (изге) ирләр.

You have read 1 text from Tatar literature.