Latin

Шигырьләр - Кисекбаш

Total number of words is 669
Total number of unique words is 322
32.6 of words are in the 2000 most common words
41.7 of words are in the 5000 most common words
47.1 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.

Кисекбаш китабы* (ХIV-ХV йөзләр)

Гали батырның Дию белән сугышуы


...Ул Дию уйганды та түрт яру бакар,

Күб сүз сүзләр, агзындин утлар сачар:

"Синме килдең, йа Гали дошманымыз,

Синен илендин чынармы җанымыз?

Синме кистең барча диюләр башыны,

Синме түктең монча диюләр каныны?

Халә мән барам, – тиде, – анда сиңа,

Сине монда кем биреб изде миңа?"

Гали әйтер: "Хак биреб из(е)де мине

Парә-парә кыларым бу дәм сине".

Ул Дию әйтер: "Бу сәгать сине йийам,

Дөньяда бер мөселманны куймайам.

Ни сине куйам, ни худ пәйгамбәри,

Йакайын Мәккә, Мәдинә шәһрени.

Ни дошманны куйам, ни газыйңызны,

Бу җиһанда куймайын береңезне".

Әйлә, тиде, йөреде тәкъдир белә,

Мең батман гөрзисе бар үзе белә.

Алды гөрзи, хәмлә кылды Галигә,

Гали тәкый калкан алды илингә.

Әйлә орды Дию Галигә герзини,

Кем Гали батды йиргә тезе тиңи.

Тетрәмәде Галинең улдәм иле,

Һич тәгаййер булмады ул шаһ вәли.

Сәчрәде менде ул дәм таш өстенә,

Шөкер кылды, сәҗдә итте дустына.

Ул Дию әйтер: "Үлмәдеңме, йа Гали,

Куһи Каф ирсәң парә кылам сине!"

Өч хәмлә кылды Галигә, үлмәде,

Казгырыб нә итмешен һәм белмәде.

Чөнки нәүбәт Галигә тикде әйрә,

Гали орды илине зөлфәкарә.

Гали әйтер: "Йа мәлгунь, бармак күтәр,

Тәңренең берлегенә икърар китәр".

Ул Дию әйтер: "Мең яшәдем тоймадым,

Кичде гомрем, дин казгусын йиймадым.

Үләр ирсәм тәкый һәргиз димәйен,

Зирә үлсәм, дин казгусын йиймаен".

Чөн ишетте бу сүзне Диюдин Гали,

Менде ташның өстенә ул дәм вәли.

Чалды андин Зөлфәкарны башына,

Кичте китде ирде аның җанына.

Чөнки үлтерде пәри диюне Гали,

Тәңре арсланыдыр ул шаһ вәли.

Ул сарайның ишекене ачтылар,

Галинең өстенә диюләр төштеләр.

Гали орды үзен ул дәм диюләргә,

Чалдыгынча кырар ирде ул йирә.

Гали диюләр башыны кисәр ирде,

Диюләрнең йөзенә ул басар ирде.

Өч йөз диюне үлтерде ул көн Гали,

Тәңре арсланыдыр ул шаһ вәли.

Чөнки бу эшне Галидин күрделәр,

Тәкый анда тормадылар китделәр.

Чөнки бакты Гали: диюләр күрмәде,

Барча диюләр ул арада тормады.

Килде биш йөз мөселман, чиште илен,

Барчасына өләште диюләр малын...

Тәрҗемәсе**:

...Ул Дию уянып, дүрт якка багар,

Күп сүз сөйләр, аузыннан утлар сачәр:

"Синме килдең, йа Гали, дошманыбыз,

Синең кулыңнан чыгармы җаныбыз?

Синме кистең барча диюләр башын,

Синме түктең монча диюләр канын?

Ярый, мин барам, – диде, – анда сиңа,

Сине монда кем җибәрде соң миңа?"

Гали әйтер: "Хак юнәлтте монда мине,

Парә-парә кылырмын бу дәм (хәзер. – X. М.) сине!"

Ул Дию әйтер: "Бу сәгате сине йийам,

Дөньяда бер мөселманны да куймам.

Ни сине куям, ни пәйгамбәрең,

Егармын Мәккә, Мәдинә шәһәрен.

Ни дошманны куям, ни газизне, –

Бу җиһанда куймамын берегезне!"

Шулай диде, йөреде тәкъдир белән,

Мең батман гөрзие бар үзе белән.

Алды гөрзи, һөҗүм кылды Галигә,

Гали тагы калкан алды кулына.

Шундый орды Дию Галигә гөрзиен-

Кем Гали батты җиргә тезе тиңен.

Тетрәми ул дәм (чак.-Х М.) Галинең кулы,

Һич үзгәрмәс, курыкмас ул Шаһ Вәли[1].

Сикерде, менде ул дәм таш өстенә,

Шөкер кылды, сәҗдә итте дустына.

Ул Дию әйтер: "Үлмәдеңме: йа Гали?

Каф тавы булсаң, парә кылам сине!"

Өч һөҗүм кылды Галигә, үлмәде,

Кайгырып, ни итәсен һәм белмәде.

Аннан нәүбәт Галигә җитте янә,

Гали алды Зөлфәкарын (кылычын. – X. М.) кулына.

Гали әйтер: "Йа мәлгунь, бармак күтәр[2],

Тәңренең берлегенә икърар китер?"

Ул Дию әйтер: "Мең яшәдем, тоймадым,

Кичте гомрем, дин кайгысын йиймадым.

Үләр исәм, тагын һич тә димәмен,

Әгәр үлсәм, дин кайгысын йиймамын".

Ишеткәчтен бу сүзне Диюдән Гали,

Менде ташның өстенә ул дәм вәли.

Чалды аннан башына Зөлфәкарын,

Чалды, кисте, алды Диюнең җанын.

Шулай үтерде пәри диюне Гали,

Тәңре арысланыдыр ул шаһ вәли.

Ул сарайның ишекләрен ачтылар,

Галинең өстенә диюләр төштеләр.

Гали орды үзен ул дәм диюләргә,

Чалгач тагын карар иде ул җиргә[3].

Гали диюләрнең башын кисәр иде,

Диюләрнең йөзенә ул басар иде.

Өч йөз диюне үтерде ул көн Гали,

Тәңре арысланыдыр ул шаһ вәли.

Шулай, бу эшне Галидән күрделәр,

Тагы анда тормадылар, киттеләр.

Аннан бакты Гали: диюләр күрмәде,

Барча диюләр ул арада тормады.

Биш йөз мөселманның чиште кулларын,

Барчасына өләште диюләр малын...


_________________

* Ахметгалеева Я. С. Исследование тюркоязычного памятника "Кисекбаш китабы" – М.: Наука, 1979. – С. 131 – 133.

** Нәҗип Исмәгыйль тәрҗемәсендә // Ватаным Татарстан. – 1992. – 19, 26 июль.

[1] Шаһ вәли (шаһе вәли) – яклаучы шаһ.

[2] Бармак күтәр – монда: Аллага иман китер.

[3] Бу юлны болай дип тәрҗемә итәргә дә мөмкин: "Һәрбер чалганын (тураганын) җиргә кырып салыр иде" (X. М.).

You have read 1 text from Tatar literature.