Latin

Шигырьләр - Карим Амири

Total number of words is 362
Total number of unique words is 271
47.9 of words are in the 2000 most common words
62.1 of words are in the 5000 most common words
68.3 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Сабанчы
Язгы кырда эшли бер сабанчы,
Туры атын җигеп сабанга,
— Бәрәкәт бар,— ди-ди,— фәкать тезелеп,
Дулкынланып үскән саламда...
— Тарт сабанны, әйдә, бахбайкаем,
Эшләсәк, без ачлык күрмәбез:
Башка илләр ачлык күргәндә дә,
Икмәк юктан сузылып үлмәбез.
Кулга алган иркен тормышны без
Сакларбыз тик фәкать эш белән;
Зиннәтләрбез иркен, якты көнне
Эшкә биргән изге көч белән!..

Татарстан
(Татар җөмһүрияте тәсдыйк кылыну мөнәсәбәте белән)
1
Әнә... киң ил... аның җәйләүләре —
Табигатьнең гөлле сахрасы;
Фәҗигъ өннәр биреп егълый ләкин
Ул җәйләүнең тормыш сәхнәсе.
Сахрасында аның нурлар балкый,
Ләкин анда яңгырый зарлану;
Киң илдә дә, шундый җәйләүләрдә
Тормышында сызлап, тарлану.
Елан дисәң, үзе кеше төсле,
Зәһәр чәчә ләкин елан күк;
Иркен көн юк илнең иясенә,
Сыкрый үксез бала сыман күк.
Бөгәрләнеп яткан шул җәйләүгә,
Кара елан кебек, кара көч;
Агу биреп, илнең баласыннан
Гөнаһсызга һәр көн ала үч.
2
Гөнаһсыз үч җирдә калмый, диләр,
Акмый, диләр, бушка хаксыз кан;
Адәм каны бер көн кайта, диләр,
Изелә, диләр, бер көн пакьсез җан.
Гомерләрдер янып, күмер булган,
Нәфрәт уты тулган йөрәкләр,
Җан ачудан үкереп, сикереп чыккач,
Тетрәп китте мәлгунь өрәкләр.
Елан кебек бөгәрләнеп яткан
Җәйләүдәге кара көчләргә,
Усаллыктан, шайтан йөзе кебек,
Кара җирдән кара төсләргә.
Җәйләү тоткан көчле ил уллары
Сугыш ачты, әрнеп ачудан;
Кара-каршы сугыш киткәч, каннар
Дәрья булып акты басудан.
Җан әрнүдән, илнең балалары:
«Ирек!»— диде, алга атылды,
Йөгереп барып, күзен бер йомды да
Кара көчкә хәнҗәр батырды.
Елан кебек, җиргә бөгелеп төште,
Өлгермәде күзен ачарга;
Шунда да ул, илгә теш ыржайтып,
Авыз ачкан агу чәчәргә.
Шуны күргәч, ирек батырлары
Икенче рәт хәнҗәр чайкады,
Теш ыржайткан явыз кара көчнең
Бугазына тыгып айкады.
Тынды киң ил хәзер кара көчтән,
Иркен калды, көне җанланды;
Матур кырлар, болын, киң җәйләүләр
Чәчкәләнде, гөлләр алланды.
Корбан биреп, көн-төн тартышканга,
Ирек алды илнең уллары;
Киләчәктә илне бәхет көтә —
Бәхет юлы аның юллары...

Җырла
Җырла, егет, җырла,
Матур җырга
Хәйран кала матур кыз бала:
Сызып-сызып
Җырлап җибәрүгә:
«Бу кем икән!!!»— диеп сызлана...
Җырла, егет, җырла,
Хәйран калсын
Җир кызлары синең таушыңа,
Уйна курай,
Җырла сызып-сызып,
Дәва булсын җырың барсына...
Күккә карап,
Тургай моңын тыңлап,
Һавалардан күзен алмаган;
Күктә эзләп моңнар,
Якты нурлар,
Матур күзен җиргә салмаган —
Кинәт алып күзне,
Сине эзләп,
Уйсу җиргә күзен бер салсын;
Вәйран кызлар,
Хәйран булып җырга,
Бүләк өчен җирдән гөл алсын!..
You have read 1 text from Tatar literature.