Latin

Шигырьләр - Халит Әбделмәнов

Total number of words is 1719
Total number of unique words is 1046
39.1 of words are in the 2000 most common words
52.7 of words are in the 5000 most common words
59.9 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
ЧАКМАГЫШЫМ. Чит җирләрдә күп йөрдем, Шундый ул ачы язмыш. Төшемә гел син кердең, Мәңге ямьле Чакмагыш. Чакмагышым, Чакмагыш Синдәдер минем язмыш. Менә тагын сагынып, Катып киләм талпынып. Чит җирләрдә йөрүем Булмады кебек ялгыш. Ныграк тойдым мин тәмен Җирен-суын, Чакмагыш. Чакмагышым, Чакмагыш Синдәдер минем язмыш. Менә тагын ашкынып, Кайтып киләм сагынып. ӘНИЕМӘ. Моңсуланма әникәем, Көзләрем җитте диеп. Ике улым ике якка Очты да китте диеп. Синең язлар алда әле, Тик җылы җәйләр көтәр. Ике улың ике яктан Ялт итеп кайтып җитәр. Син булганда авырлыклар Авырлык түгел икән. Ә шатлыклар күңелемнән Тулып түгелеп китә. Ә бәхетләр синең янда Икеләтә артадыр. Әле гомерләрең язда, Беүк тә картаймый тор. ӘНИ. Кадерле әнием! Йөрәгең әрнидер- Мин еракка озак киткәндә. Күзләрең юлдадыр, Сүзләрең – догадыр, Улыңны сагынып көткәндә. Берүк син елама, Догаңнан ташлама- Мин кайталмый калган чакларда. Кайгылар җиңәрмен, Мин кайтып җитәрмен- Алсуланып таңнар атканда. БӨЕК АНАГА. Бар гомерең син яшисең “балам!”, дип. “Барлык җаным, бар тапканым аңа!”, дип. Төннәр буе йокламыйлар чыгасың. Син бит беләм- син бит БӨЕК АНАСЫҢ! * * * Ялгышлык... Адаштым шикелле, Табалмыйм ишекне, чыгарга. Кайгылар... Бигрәкләр күп килде, Беләсең үзең тик чыдарга. Ялгызлык... Арыта, ялкыта. Сорауга җаваплар юк инде. Тик сөю... Юлларны яктырта- Аналар сөю, билгеле. Үтәрмен, Көтәрмен дөньясын. Син генә ташлама догаңнан! Өмет һәм... Барлыгың яктыртсын Юлымны, калганы Ходайдан! ТУГАННАР. Адәмнәрне бер-берсенә Дөньяда тарта җаннар. Яшәсәк тә төрле якта, Бер очрашыйк, туганнар. Әткәй-әнкәй йорты тагын Шаулап гөрләсен әле. Безнең гаиләнең учагы Мәңге сүнмәсен әле. Абыйларым, җиңгәчәйләр, Шатмын сезне күрүгә. Минем кайгы-бәхетләрем Сезнең белән түгелә. Бала-чага шау-шуына Күмелсен бүгенгә өй. Тальян гармун тавышына Сузыйк моңлы-моңлы көй. КАЕНКАЕМ. Каенкаем, өшисеңдер Салкын кышлар җиткәндә. Мин өшимен сөгән ярым Еракларга киткәнгә. Син кайгырма яфракларың Еракларга очканга. Мин саргаям сөйгән ярым Читтә ятлар кочканга. Син уфтанма, каенкаем, Тагын да язлар килер. Мин дә өзмим өметемне: Сөюемне ул күрер. Каенкаем, язлар җиткәч, Яшел шәл ябынырсың. Читтә йөрсә дә сөйгәнем Берүк бәхетле булсын! ЯЛГЫЗ ӨЙ. Шыгыр-шыгыр килә капка, Әллә шаян җил уйный? Әллә инде иске капка Хуҗасын сагынып елый. Язлар килә авылыма, Җансыз бары иске өй. Кошлары да бакчасында Суза бары моңсу көй. Монда барлык һава, уйлар Хуҗабикә турында. Тик ул гына кайтмас инде- Әби картлар йортында.



Дүртюллыклар * * * Җырларым бар минем күпләргә, Яратмыймын икән кемнәрне? Җаннарымнан чыккан сүзләргә Ходай үзе яза көйләрне. * * * Син фәрештә, син күкләрдә, Ә мин фани дөньяда. Синең тормыш хыял көн дә, Ә минеке – пыяла. Синең янда алтын гөлләр, Сандугачлар сайрыйлар. Минем язмыш хата көн дә Өмет белән алдыйлар. * * * Безнең әле гөрләп калырдай Алда күпме еллар үтәсе? Учаклар да дөрләп янырлар, Өмет очкыннары гына сүнмәсен. * * * Бәлки безнең араларда Тик вакытның киртәсе. Минем кояш-баюларда, Синең – яшьлек иртәсе. * * * Инде күпме тагын яшәрмен Синең белән һаман серләшми. Җаным кычкырадыр: “Сөямен!” Телем генә берни эндәшми. * * * Менә тагын килде җиргә язлар. Яңаралар күңелдәге сүнгән назлар. Йөрәкләр дә киткән кебек яшәрепләр, Маңгайдагы сырларны тик булмый яшереп лә. * * * Язмышымны икән нигә Башка белән ялгадым? Хатамны да бүген генә Сине күргәч аңладым... * * * Тагын җиргә язлар килә- Тормыш шулай дәвам итә. Кемнәр яши бәхет белән, Кемнәр инде яшьли китә. * * * Борып булсын икнә язмышларны, Кайтып тагын яшьлек таңына. Фәрештәм тик: “Халит, соңладың!”-дип Иңнәремә минем кагыла.
Кызыклар Тагын эчәбез... Абый сөйли... “Кызу урып – җыю чоры, - ди. - Утырабыз Илһам дигән шофер егет белән посадка эчендә эчеп. Уртада бер ярты аракы утыра. Безнең янга бер “Жигули” җилдереп килә. ИлҺам: - Әнә тагын берәү килә! Хәзер бензин бирәбез дә тагын эчәбез, - ди. “Эчәрсең менә, - дип сөйли абзый. – Председатель яңа машинасы белән килеп туктамасынмы?!... Кайда тагын бер “ярты” өмет итү, булганын да түгеп китте...” Рульгә кем утыра? Әдһәм абый сөйли: “Тәлгат белән Уфага бардык, төзүче Рифне илттек, - ди. – Мин барганчы Риф белән “бәйрәм итеп” бардым. Тәлгат әйтә: “Кайтканда мин “бәйрәм” итәм инде”, - ди. Ул йокларга бик ярата. Ә мин сәгать биштә үк тордым да бер “йөзграммны” җиппәреп тә куйдым... Руль артында аңа кайтырга туры килде инде. Сыйлаган булсак. Әдһәм абый сөйли: - Себердә, Тәлгатьнең туган көнен икәү генә үткәреп утыра идек, - ди. – Бергә эшләгән бер егет кергәнен күреп калдым да, аракыны тиз генә мендәр астына яшереп куйдым. Бер ярты сәгать утырды бу безнең белән. Ул чыгып киткәч аракыны барып карасам... агып беткән, төбендә генә калган. Тәлгать әйтә: - Син юри үзеңнең мендәреңә түккәнсеңдер әле, - ди. – Төнлә иснәп кенә ятырга уйлагансыңдыр. Текә тачка. Фәрит эштән кайтып килгәндә дустын очратты. Римал аңа үз үтенече белән килгән икән: - Дустым ярдәм ит инде. минем бит тачкамны урладылар, - дип, чак-чак күз яшьләрен генә чыгармый, ялварырга тотынды. Дустының өстендәге сәләмә киемнәрен күрсә дә Фәрит аптырамады: -Ярар, кемнәр урлады? Нинди тачка? – дип сораша башлады. - Мин беләм аларны. Әле универмаг артында торалар алар, - дип Фәритне үзе артыннан ашыктырды. – Тәгәрмәчләре дә япунскийлар иде. Ике кулсыз-аяксыз калдым бит... Дустының зарын тыңлый-тыңлый Фәрит рация аркылы дежурныйга шалтыратып “подкрепление” чакыртты. -Ике кулсыз-аяксыз калдым бит, - дип зарланды һаман дусты. Фәрит дусты Римал һәм бер төркем милиция белән универмаг артына килеп кергәндә бомжлар гына тапкан “табышларын” бүлешәләр иде. Милицияләр берәм-берәм дөмбәсләп ташлагач тегеләр хәзер үк тачканы китереп чыгардылар. Япунский тәгәрмәчле балалар коляскасын китереп чыгаргач барысы да аптырап калдылар. Римал гына үзенең текә тачкасын кочаклый кочаклый: -Менә бит минем тамак туйдыргычым. Япунский тәгәрмәчле бит ул, ике кулым, ике аягым бит ул минем, - дип коляска тирәли йөгергәләде. Баксаң, Римал, бөлгенлеккә төшкән дә, менә шушы коляскасы белән чүплекләрдән шешә җыеп йөри икән. Коляска эчен дә карады да: - Монда минем штык-көрәк тә бар иде?- дип көрәк таптыра башлады. Милиционерлардан куркып, кыйналган бер бомж: - Аны алып торганнар иде. “Эштә” бит әле ул. Кайту белән сиңа тапшырырбыз, процент белән,- дип калды. Римал үзенең “эш коралы” табылуга шатланып бетә алмый, урам буйлап коляскасын этә-этә паркка табан атлады. Фәрит тә үзенең элекке дустына “ярдәм” итүенә күңеле булды. Төнге шашлык. Кичке якта урамда ике әбикәй сөйләшеп утыралар. - Теге Дамира туган көн үткәрә икән. Шашлык пешерә, ди. – дип хәбәр сала беренчесе. - Телдә генә дер инде. – ди икечесе. (Ягъни пешермәс, телдә генә калыр). Беренче әбикәй: - Әйе, төнләдер инде, төнләдер, - ди. Туй мәзәкләре Туйда тамада яңа кода – кодагыйларга карап такмаклар җырлый икән: Әтәчтә дә кикерек, Тавыкта да кикерек. Ашап эчеп алгачтын Бергә - бергә сикерик. Кода белән кодагый бу җырга бик тә үпкәләгәннәр, ди. Чөнки авылларында аларның кушаматлары “ӘТӘЧ” булган, ди. * * * Туйда килен белән таныштыралар икән: - Таныш булыгыз – Фина килен! Чукрагырак бер кодагый: - Ә-ә, Кинофильм мени? – ди икән. Фаҗига Берәү милициягә шалтырата икән: - Тиз генә килеп җитегез, фәлән- фәлән юл чатында сезнең хезмәткәргезне машина бәреп китте, - дип әйтәк икән. Милиция бу урынга тиз генә килеп җиткән. Карасалар: машина бер кәзәне бәреп киткән икән.
ИЛФАК БӘЕТЕ (Дустым Мансуров Илфакның якты истәлегенә багышлыйм) Больница яны ак каен Монда калды башкаем. Бары сез генә мине Онытмагыз, дускаем. Ак каеннар шаулыйлар Салкын җилләр искәндә. Җыелышып алыгыз Мин бер искә төшкәндә. Зәңгәр күктә болытлар Еракларга очадыр. Муенымны каты бау Ах, авыртып кысадыр. Ап –ак каен утыннан Калыр әле кисәүгә. Муенымда каты бау – Эх, шул бауны кисәргә. Бакчамда өлгергәндер Алмагачларда алмам. Туган якларыма, эх, Башка инде кайталмам! Башларымны юк итте Каты бау, ап-ак каен. Гафу итәрсез мине Улларым, кызыкаем. Вакытлар бик күп үткәч... Сез мине онытмагыз! Балаларым, һәрвакыт Әнкәгезне тыңлагыз. Ак каен да саргаер Кергәчтен салкын көзгә. Ходай сабырлык бирсен Хатын, балалар сезгә. Уфтанмагыз берүк сез Гомерләр тиз үткәнгә. Ачуланып калмагыз Ризыккаем беткәнгә. Ак каеннар алып килә Дөньяга бары сагыш. Яныгыздан китүем дә Булды күк каты ялгыш. Хәтер югала диеп сез, Тик мине онытмагыз. Каберемә ил(е)ткән Сукмакны корытмагыз.
ШИГЫРЬЛӘР * * * Бары төн, соңыннан мин китәм. Бары төн яралган икәүгә. Кирәкми күз яше, кирәкми буш сүзләр. Мәхәббәт калган бит кисәүгә. Тик диңгез ярында матур йорт. Күмелгән кояштан алтынга. Туйдырган бит хәтта әкият тә. Бары төн, ә аннан мин китәм. * * * Иреннәр тиделәр иренгә, Бар дөнья югалды бүгенгә. Тик икәү бу чиксез галәмдә, Әйтерсең, Һава һәм Адәм дә, Җир шары ясалган гамәлдә... Бар уйлар томаннар эчендә, Туктады җир тарту көче дә. Аңнарны тик хисләр басалар... Икәүдән бүлмәдә калсалар. Берни дә кирәкми аларга Бары шул - кермәскә арага. * * * Иң куркыныч хәл җирдә - ЯЛГЫЗЛЫК. Һәм дә төзәтә алмаслык ЯЛГЫШЛЫК. Дөньяда иң ерак ара – ЯШӘСЕ КИЛМӘҮ. Үзеңнән башка берсен дә, ТОРМЫШНЫ СӨЙМӘҮ. Йөрәккә иң авыр сүзләр: “СИНЕ ЯРАТМЫЙМ!”... “Ышанасы килми”, - диеп ЙӨРӘК КАБАТЛЫЙ. Авыр була әгәр чыкса ЯЛГАНЛЫК ӨСКӘ. Нахак сүзләрдән ямыймын ЯРАНЫ КӨЧКӘ. Бар дөньяны басып алган КЕШЕСЕЗЛЕЛЕК. Ходай калдырмасын безгә Тик ӨМЕТСЕЗЛЕК. * * * СОҢГЫ ОЧРАШУ. Син мине борчыма кадерлем, Карашың куркыныч яшеннән. Тик авыл очына кадәрле Озатсам, күзләрең яшермә... Китәбез икәүләп юл буйлап, Син миңа эндәшми барасың. Мин атлыйм иңеңнән кочаклап, Ә күктә тик төннең карасы. Бу төннең караңгы шомлыгы Тынычлык бирмидер күңелгә. Эндәшми барсаң да, ягымлым, Аңладым – аралар сүрелгән. Чакырмыйм мин үткән көннәрне, Ә алда ни булса шул булыр. “Кал!” – диеп әйтерлек сүзләрне Эзләсәң, бәлки дә табылыр? Хушлаштык. Сүзләр юк. Кем белә? Мәхәббәт сайлаган башканы. Аерылдык... Ә бәлки мәңгегә, Арада тормышның ташкыны. * * * ШАҺИТ КЫЗЫНА. Р-га. Туйлар бара, шаулап туйлар бара – Килен матур һәрбер табында. Ләкин минем генә уйларым Таныш түгел шаһит кызында. Беркем тиңнәр юктыр кебек аңа Бу чит- ятлар иткән бәйрәмдә. Кызыл лента таккак шаһит кызы Йолдыз кебек яна галәмдә... Шау – гөр килеп туйлар үтеп китте, Аерылдык ерак – еракка. Серләшә дә алмый калдык ла ул Әйләндек без икәү чит ятка. Мизгел генә барган туй бәйрәме Тасмаларда озак сакланыр. Шаһит кызы турындагы уйлар Йөрәгемдә, беләм, гел яныр. Инде хәзер туйлар күргән саен Сүнгән хисләр янә терелә. Һәрбер кәләш тә бит минем күзгә Шаһит кызы булып күренә. * * *






КАРЬЯУДЫ МӘКТӘБЕ ВАЛЬСЫ Карьяуды мәктәбе балкый Нурларга тулып. Без яшибез монда тату Бер гаилә булып. Кушымта: Безнең мәктәп, нурлы мәктәп. Мәңге балкысын. Йөрәкләрдә без йөртәбез Аның яктысын. Без укыйбыз, шатланабыз Алсу таңнарга. Рәхмәтлебез шундый якты Мәктәп булганга. Кушымта: Онытмабыз мәктәп сине Ерак китсәк тә. Бу тормышта авыр-авыр Юллар үтсәк тә. Кушымта: Йөрәкләрдә һәрчак калыр Мондый татулык, Карьяуды мәктәбе биргән Безгә матурлык.
ХАЛИСӘ КЫЗЫМА (6 Март көнне минем өчен иң бәхетле мәл туды – минем күз нурым, хыялым, алтыным, бердәнберем, бәхетем,Ходай тәгалә бүләге – КЫЗЫМ якты дөньяга килде.) АКРОШИГЫРЬЛӘР Хыяллар да беркөн килеп Аша икән тормышка! Лалэ чәчәк аткан мәлне – Исем туең язмышта. Сөенечле хәбәр язам – Әти булдым бу язда! * * * Хан кызыдай гүзәлсең, Алсу синең йөзләрең. Ләйсән яңгыр яуган мәлне Иртән килдең җиргә син. Сау-сәламәт, бәхетле бул, Әтиеңнән теләк шул! * * * Ходай бәхет теләгән, Ап-ак болытка төргән. Лаеклы сабый бала Исән-сау булсын дигән. Саф һәм пакъ исем белән Әтигә бүләк биргән. * * * КЫЗЫМА Язлар миңа алып килде, Кыммәтле, тиңсез бүләк. Тормышка ашты бит минем Бар хыяллар, бар теләк. Язлар белән балкып китте Хыялдагы йолдызым. Ходай үзе бүләк итте, Миңа күз нурым –кызым! Могҗизага мин ышандым Күргәч кызым күзләрен. Ишетермен вакыт җиткәч Аның “әт-тә” сүзләрен. Бәллүдә сабый –хыялым. Татлы төш күреп йоклый. Сокланып карап торамын. Карап күзләрем туймый.
You have read 1 text from Tatar literature.