Latin

Шигырьләр - Гыйззетдин Исанбирдин

Total number of words is 671
Total number of unique words is 463
42.4 of words are in the 2000 most common words
53.8 of words are in the 5000 most common words
60.3 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Туган ил
Әй туган ил, мин яратылган вә бар булган илем,
Иң беренче кат кына башлап сулыш алган илем.
Әнкәемнең бик яратып, зур бәхет, абруй теләп
Тәкъдим иткән пакь сөтен башлап кына сурган (1) илем.
Киң җиһанны шунда мин күрдем беренче кат кына,
Шунда башлап ал кояш көлгән вә нур сонган илем.
Шунда һәм башлап гафиф (2) кызлар, сабый кызлар белән
Зәррә шайтанлык катышмый уйнаган-көлгән илем.
Тәмле уй тик тап килеп кичкән газаплар андагы
Сабрыма, шунлар белән ныклап нигез корган илем.
Шунда һәм башлап кына сыгълып яшем тамган җирем
Мин ничек сөймим, сагынмыйм, әй туган-үскән илем!

1 Сурган — «суырган» мәгънәсендә.
2 Гафиф — намуслы, гыйффәтле.
Үтте
Инде үтте бу гомернең иң җиңел һәм тын ягы,
Таш төяп тарткан кебек мөшкел моның калган ягы.
Күп заманнар үтте, мин күптөрле уйлар уйладым,
Күп өмид, тәмле өмидләр кичте миннән, калмады.
Инде ул да тик сабый чакта күрелгән төш кенә,
Онтып беткәнмен ал арны: бик ерак һәм бик ары.
Калмады ялкын, йөрәк салкын хәзер боздан да ул,
Өрдерә, чиркәндерә, анда — буран, ямьсез давыл.
Чәч агарды, калды ул бик сип-сирәк һәм кардай ак,
Иске яшь, тойгыр көенчә җан гына тик калды чак.
Кәефең кыру
Дошманыңның көлүеннән кырма кәйфең, әй даһи!
Хәзрәте Әхмәтнең өстеннән дә көлгән дошманы.
Илтифат итмә кара эчләргә — көлсен көлгәне;
Йөз дә чытма, өлешенә киң юлны бир, кансын дәни (1).
Тик туганлыкка, мәхәббәткә тулы бул һәр заман,
Эш һәм хиссият беләндер — инсаның инсанлыгы.
1 Дәни — түбән.
Игътираф (1)
Ничә рәт тәүбәгә тез чүкмәдем мин,
Ничә рәт янмадым, яшь түкмәдем мин?
Явыз нәфсем, буйсынмам, дип тагын бер
Ходая кем, ничә гаһед (2) итмәдем мин?!
Ләкин аздым, һаман яздым юлымнан,
Гөнаһлар эшләдем, нан (3) көтмәдем мин.
Өелгән тау да тау гаибем; исән-сау
Кеше гаибен һаман җентекләдем мин.

1 Игътираф — гаепне тану.
2 Гаһед — ант.
3 Нан — икмәк, сый.
Галәм вә мәшәкать
Киң галәмгә кил фәкать эшләр өчен җиң сызганып;
Буш башыңа башкалар икмәк ашатмас тоз манып.
Бик дөрес, бик зур үзенчә үз башыңның кыйммәте;
Башкаларча: нуль торасың, күз дә салмый кызганып.
Чолгап алсын дүрт ягың эш һәм мәшәкать чаткысы;
Чытма йөз һәр дәмдә (1), бул эшлекле ир һәм шат кеше.
Үз-үзеннән шулвакыт исбатланыр инсанлыгың,
Бу мәшәкать чүлмәген ирләрчә тутыра алганлыгың.
1 Һәр дәмдә — һәр сулышта.
Табигатьтә
Сайрый кошлар, яңгырый күкләр, һавалар — җырлыйлар;
Нәрсә дип сайрый алар, әйт, кай көй, нинди җыр диләр.
Нәрсә ди пешкән башаклар, үзара пышылдаша (1);
Монда чырлый бу агымсу, чишмәләр — ни сөйлиләр?
Бу камышлар бөглә-сыгъла нәрсәкәй дип шаулыйлар,
Нәрсә тыңлый бу тирән, зур күл, сулар — кузгалмыйлар?
Бу яланда нурлы чәчкә ярышып үскән нәрсәгә?
Бу кояштан һәр тарафка туктамый ак нур ага.
Тыңла, бел, тап: нәрсә буйлар, нинди хикмәт, нинди сер,
Нинди иркен, хөр, матур бер патшалык бу үзара!
Анда батмый һич тә көн, гел якты, көн дә якты көн;
Анда мәҗлес, анда шатлык, мәңге гөрләү төн вә көн.
Таң калырлык — бу гаҗәеп серләрне азрак уйласаң,
Син дә әйтерсең: табигать — «алма, чәчкә, ал да гөл».

1 Пышылдаша — китапта: пышкылдаша.
Мин теләрмен
Нәрсә «язмыш» язмагандыр, нәрсәләр язмас, дисең:
Нәрсә килмәс, нәрсә китмәс, нәрсәләр булмас, дисең.
Бу озын тормыш юлы — михнәтле юл бу, мин ышанам,
Әлегә чикле түзгәнем төсле үк түзәрмен мин һаман.
Алда (1) булган идеалым чиксез чуалчык булса да,
Күзләрем сукырайса да, саргайса да йөз, сулса да,
Гел бәхетсезлек камап, һәр як кырын күз салса да,
Иң күңел тарткан теләк тә булмаса, буш калса да,—
Мин ялыкмам, мин һаман бик күп теләрмен искечә,
«Юк» димәм, тәкъдир җитеп тормыш юлымны кисмичә.
1 Алда — китапта: анда.
Авыл
Менә бак бу фәкыйрь, ярлы авылны:
Ялангачлык вә юклык монда нинди!
Ничек монда табигать тә аларча:
Бөтенләй искечә, аулак, яланча.
Ята тып-тын, ята җансыз, хәятсыз,
Кабынмый һәм сугармый, эшләминчә.
Табигатьне җигәргә, тарттырырга,
Тереклектә уңай якны алырга
Онытканнар, болар йоклый, болар тын,
Егылганнар тирән базга, кабергә.
Боларда якты көн юк, гел томанлы,
Аяк, кул, баш, муен — барсы богаулы.
Кыйтга
Яхшымы алтын кию, кардәш сөю, меңнәр җыю,
Зәррә чаклы булмаса күңлеңдә инсанлык сөю?
* * *
Нәрсә мәгънә хаҗ, намаз кыйлган, ай ач калган белән,
Тулса эч гел күрсәтеш, өстән караш, ялган белән?
Кыйтга
Юк сүз ул: «бәхте фәләннең ким, фәләнгә тиң түгел»;
Юк, адәм аелында тиң, хөрмәт тә артык, ким түгел.
Тик хәяттә күп низам (1) рәтсез, тупаслыктан наши (2)
Бер бичараның көчен, бәхтен икенчеләр ашый.

1 Низам — тәртип, канун.
2 Тупаслыктан наши — тупаслык аркасында.
You have read 1 text from Tatar literature.