Latin

Шигырьләр - Губайдулла Радуди

Total number of words is 195
Total number of unique words is 177
37.2 of words are in the 2000 most common words
48.3 of words are in the 5000 most common words
54.4 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
* * *
Үзеңне танымак фикрендә булсаң, ялгышасың, дуст!
Күз үз алмасыны күрми, беләген тотмыйдыр шул уч.
Яныңда булса ялманучы, алдаучы мөдаһиннәр(1),
Синең илә хакыйкать арасында сәдтер (2) ул җеннәр.
Синең иң дустларың — ноксаннарыңны әйтүчеләрдер,
Вә иң дошманнарың — мактап сине өйрәтүчеләрдер.
Фирасәт әһле (3) — шулдыр: ул әзерләр үзенә юллар
Вә шуннар илә һәр гаебен белеп ноксаныны юллар.
Чын ир — шул: үзенә сөйми кешегә сөймәгән эшне,
Үзен онытып та һичбер башкалар илә дә булышмый.

Җәй
Төрле сачкәләр, әнвагь гөлләр —
Сайрар өстендә моңлы былбыллар.
Ул... иртән исә саба җилләре,
Яшел келәмтик болын җирләре.
Яшел зөбәрҗәт кеби уйсулар,
Күк атлас кеби һавалар, сулар.
(1) Мөдаһин — ялагай, икейөзле.
(2) Сәд — киртә.
(3) Фирасәт эһле — сизгер, зиһенле кеше.
Кызыл якуттай түшәлгән җиләк,
Йөри хатын-кыз берәмләп җыйнап.
Кәккүк кычкыра көндез урманда,
Бака бакылдый кичен күлләрдә.
Һаваны болытлар ябып ала,
Күкләр күкрәп, ягъмурлар ява.
Төрле җимешләр пешә, өркелә,
Тәлгәшләр, чуклар җилгә селкенә.
Алтын шикелле икенде вактый,
Игендә алтын тул кын ялкылтый.

Кыш
Гүләгән урман, шаулаган урман
Анадан тугантик тып-тым булган.
Нурлы кояшның нурлары сүнгән,
Шаулашып аккан чишмәләр туңган.
Адәм баласы җылы киемдә,
Бала-чагасы бары өендә.
Бөтен җәнлекләр ояларында,
Ул кошлар күптән дәрьяръягында(1).
Озын төннәре, күңелсез көннәре,
Битне чеметә ачы җилләре.
Шартлый суыклар ишегалдында...
Җемелдәп тора йолдызлар анда.
(1) Дәръяръягында — дәрья аръягында.
You have read 1 text from Tatar literature.