Latin

Шигырьләр - Гөлнур Әхмәдуллина-Архипова

Total number of words is 728
Total number of unique words is 449
38.8 of words are in the 2000 most common words
50.7 of words are in the 5000 most common words
58.1 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Сер
Үткәнем – ул иде!!!
Бүгенгем – син…
Киләчәгем – кем???
Белмим.
Үзем
Син: "Кояшым", – дидең.
Ышанмыйм.
Күктә Кояш бар бит инде.
Ә минем
Икенче буласым килми.
Берәү генә булыйм –
Кояш та, Ай да түгел –
Бары Үзем!
***
Сөюнең кадере калмады –
Замана шаукымы
Кешене алдады.
Назларның кадере калмады –
Сөюсез яратып,
Югалттык чаманы.
Намусның кадере калмады –
Явызлык ялкыны
Вөҗданны ялмады.
Онытты замана,
Онытты Алланы...
Җырлар җыям
Язлар белән язам –
Бөре шыта.
Җәйләр белән язам –
Чәчәк атам.
Көзләр белән язам –
Яфрак коям.
Кышлар белән язам –
Яз җылысын тоям,
Нәфис кар бөртегенә дә
Җаным сыя...
Мин туялмыйм яшәп –
Һәр бөртектән җырлар җыям...

Бер кочак сөю
Сине көтеп зарыкканмын,
Сөюләрем бер кочак.
Пар кулыма пар булмасаң,
Сүнәр күк янган учак,
Ул учак – минем кочак.
Өтелү
Күзләрең өтеп алды,
Керфекләрем көйде.
Әллә йөрәгемә
Сөю килде?
Күзең өтеп алды –
Җаным көйрәп янды,
Мин сөелеп калдым...
***
Җиремә ишелеп яуды
Кышның соңгы кары.
Әрнүләрем әче әрем булып
Шытып чыгар, ахры.
Күмеп китә алмады кыш
Ачынуын күңелемнең.
Күрдеңме әрнүләремнең
Ак кар булып сибелүен?
Бу – соңгы ярсынуымдыр.
Бу – соңгы түгелүем...
***
Мин берни белми идем –
Аңлаттың:
Сызылып атуларын таңнарның,
Ап-ак икәнлеген карларның,
Тирән икәнлеген хисләрнең дә –
Минем синле хәзер кичләрем.
Мин берни күрми идем –
Күрсәттең:
Кояш баешының кызыллыгын,
Алдагы юлның озынлыгын,
Якты булуын айсыз төннәрнең дә –
Минем синле хәзер көннәрем…
Син – мин
Минем тәхет –
Синең җылы кочак,
Мин – алиһә шул чак.
Минем бәхет –
Синең нурлы йөзең.
Син – җырланыр сүзем.
Минем язмыш –
Синле-синсез йөрәк,
Сандугачсыз тирәк.
Сөюсез ярату
– Кыядан очкан ташларга
Абынмам,
Тиң булмаган ярларга
Табынмам, –
Дигән идем.
– Ак хыялларым болганмас
Ташудай,
Үзем аның өчен кабат
Шашынмам, –
Дигән идем.
Килеп кердең дә
Кинәттән –
Уйларымны тараттың…
Җаннарыма әрнү алып,
Сөюләрсез яраттым.
Табыну
Мин сиңа табынмадым,
Син миңа табынмадың.
Сине күргәч, абынмадым,
Син дә бит абынмадың.
Бер сукмактан атламадык,
Таңнар да аттырмадык.
Күктән йолдыз чүпләмәдек,
Аерылгач, кайгырмадык.
Кисәк… Төннәр яктырды да
Ай нурын бергә эчтек.
Әйтерсең лә йөрәкләргә
Айның сагышы күчте.
Иреннәр татлы иде дә,
Сагышлар ачы иде.
Бу безнең ялгыш сөюнең
Әремдәй яше иде.
Син миңа табынмадың,
Мин сиңа табынмадым.
Кар астында эзләр калды –
Аларга кагылмадым.
***
– Син җир кызы түгел,
Син – алиһә, – дидең бүген.
Күзләреңдә – сөю,
Сүзләреңдә – сафлык,
Ал кояшлы күгем.

– Син – алиһә! – шушы сүзең
Яшел үлән, ап-ак чәчәк.
Язга күчте салкын көзем.
– Син – алиһә!
Күзләремдә калсын күзең,
Ә йөрәктә – шушы сүзең...
***
Көчле булдым гомер буе,
Инде көчсез буласымы?
Көчле иңнәргә таянып
Гомер юлын узасымы?
– Көчленеке замана, – дип
Әйтәләр, бу дөрес микән?
Бары нахак, ялган сүзләр
Көчлеләрне көчсез иткән.
Синең иңне көчле диеп
Килә кайчак таянасым.
Көчсез булып кыланмыйча,
Көчле булып баш куясым...
Адаштым синсез генә
Мин сине үзем югалттым,
Бары тик үзем генә!
Калды бәгырьне әрнетеп
"Көт!" – дигән сүзең генә.
Мин сине үзем яраттым,
Бары тик үзем генә!
Калды йөрәкне сызлатып
"Юк!" – дигән сүзең генә.
Мин бары үзем ашыктым,
Бары тик үзем генә.
Ялгыштым, үзем ялгыштым.
Адаштым синсез генә.
***
Син бүтән килмәссең инде,
Җанымнан кудым сине.
Ялгышлар илендә булган
Язмышым идең минем.

Синсез генә китәрмендер,
Басып йөрәк ярсуын.
…"Ярты бәхет – бәхет түгел!" –
Диде чал Чулман суы.

***

Ялгыш очрашты карашлар,
Ялгыш тоташты куллар,
Ялгышлы язмышка илтте
Ялгыш очрашкан юллар.
Язмыш йомгагы сүтелде –
Ялгыш төрелгән иде.
Ялкыны учакның сүнде –
Ул бит сүрелгән иде.
Ялгышлы язмышлар җиле
Исмәсен иде кабат.
...Таң алдыннан төшкә кердең,
Төштә ялгышсыз ярат!
***
Нигә кагылдың миңа
Син назлы кулың белән?
Нигә кердең җаннарыма
Бер йотым сөю белән,
Оста уйныйсың, беләм...
Син бар...
Сүз бирдем бүген үземә –
Синең хакта уйламаска,
Сине күргәч сөенмәскә –
Яшь бала күк куанмаска.

Сүз бирдем бүген үземә –
Сиңа бүтән күренмәскә,
Алмагачтагы алмага
Хәва кебек үрелмәскә.
Сүз бирдем бүген үземә –
Син генә дип яшәмәскә.
Йөрәктә күк күкрәсә дә
Сине күргәч яшьнәмәскә.
Сүз бирдем әле бүген...
Үземә үзем..
***
Сары сагышлар иленә
Тагын килдем.
Күлмәгемнең мин сарысын
Алып кидем.
Кара яңгырлар иленә
Ялгыз кердем.
Күз яшемнең ут бөртеген
– Мә, ал! – дидем.
Сары түгел, кара сагыш
Җан урады.
Сөюемне сары көздә
Ят урлады.
Җан әрнетеп, көзләремдә
Тагын калдым.
Кара яңгырлар илендә
Сөю янды...
Яфрак мәхәббәте
Яфракларның җиргә очкан чагы.
Күңелләрнең моңсулыкка төренеп
Сары сагышларны кочкан чагы.
Яфракларның җиргә яткан чагы.
Сагынуларга, әрнүләргә түзми
Йөрәкләрнең учак яккан чагы.
Яфракларның җирне сөйгән чагы.
Парсызларның ялгызлыктан качып,
Сөйгәннәрен генә эзләр чагы.
Яфракларның җирне үпкән чагы.
Иреннәрнең сине юксынып,
Сиңа сусап, сине көткән чагы…
Яфракларның җиргә очкан чагы.
***
Әллә нигә таң алдыннан
Йокыларым качты күземнән.
Уем белән артларыңнан киттем,
Уем белән чаптым эзеңнән.
Әллә нигә тагын яр буена
Килеп чыктым ялгыз сукмактан.
Алларымда чайрап Чулман ята,
Кай арада сызылып таң аткан.
Әллә нигә тагын сине уйлап
Уем оча булып күбәләк.
Әллә күзләремнән яшем тамды,
Чык коелды бугай тәгәрәп...
You have read 1 text from Tatar literature.