Latin

Шигырьләр - Фарит Ибрагимов

Total number of words is 2476
Total number of unique words is 1416
37.6 of words are in the 2000 most common words
50.4 of words are in the 5000 most common words
56.4 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
«Кай вакытта, кайсы көндә,— ди,— күмә дустлар мине?
Дөньяда күп тордың инде, йөр, кадал! Хуш, бар!»—ди-ди.
Һәм егетләр күрсә дә: «Һай, мин шулай булсамчы!»— дип,
Аһ итә: «Һәм мин дә шуклардай булып йөрсәмче!»—дип.
Көзгегә күз салса, күренә битләренең җыйрыгы,
Ди: «Матур бит нишләгән бит, һай, Ходайның бойрыгы!»
Алдагы ак көн нурын да каплый картлык кайгысы,
Чәнчи күңлен очлы хәнҗәр берлә гомре зайгысы.
Шул өмидсезлек илән ул дөньялардан бер китә,
һич аяучы булмый. Инсан җиргә ныклап беркетә.

Сабый вантым
Көзгегә баксам, эчендә мин күрәм бер дәү кеше;
Бер сабый бала идем бит мин яңа! Бу кем эше?
Нурлы битләр дә балкыган нур иде, бу кайгулар
Кай тарафтан чорнаган битләрне? Кайда һай-һулар?
Кайда киткән ул заман, кем тузайде (?) күз керпегем?
Шак та каттым, уйга баттым. Мондыймы иде ул көнем?
Күп түгел баккан идем мин көзгегә һәм шулвакыт
«Һәйт!» диеп киткән идем. Сикеренеп, көзгемнатып(1).
Эчтә хәсрәт, башта уйлар бармыйде соң анда, ә?
Әллә бу бүтән адәмме? Мин ни күрдем монда, ә?
Кайда китмәк сикреп-уйнап? Аптырап калдым катып,
Төште яшь көннәр күңелгә. Шунда егъладым ятып.
Бу вакытның мең сәгать, мең көн дәхи мең елларын —^
Ул вакытның бер минут кына ябарга юрганын.
Жәлләми бирер идем мин ул вакытның иркенә,
Юк, тота алмам, инде китте. Күр! Очарга җилпенә.

1 Көзгемнатып — көзгемне атып.

Уй
Кайда китте уй?
Язалмыймын берни дә.
Керсә дә, юл табалмыйм,
Фикер-уйлар керми дә.
Языйм, дисәм, качадыр
Күңелдәге хәзинә.
Торса, разый буламын
Хәзинәмнең әзенә.
Барыбер булмам вәли1,
Бер җай торсам — яратам;
Ләкин ул да булмыйдыр,
Ни илән кайгы таратам?
Тукта, булмас микән, дип
Карыйм әле тырышып,
Тик утыру ярамый
Бер урында бөрешеп.
Башка нәрсә кирәкми,
Халкым какмый караса,
Сызган кара буявым
Татарыма яраса.
Бар өмидем шул гына,
Әй Ходаем, бирсәнә!
Качма, фикрем! Син дә кил,
Уем, зинһар, килсәнә!
Белеп тор, уй-фикрем!
Әрәм булмый килгәнең;
Яхшы җиргә таратып,
Начар җиргә бирмәмен.
Кадреңне бик белеп,
Бер дә каршы сүз әйтмәм,
Кирәкмәсләрне язып
Юкка сүзне күбәйтмәм.
Сүзем ялган булмыйдыр,
Ышан, фикрем! Ант итәм.
Җавабың әйт, килмәсәң,
Мин дә килмәскә китәм.
Киләм, дисәң әгәр дә,
Көтәм, фикрем, белеп тор!
Ушбу көннән капкама
Ялындырмый килеп кер!

Су
Агадыр су тынычлап, кайгы-моңсыз,
Барадыр бик вәкарьле өндә, тынсыз.
Җәелгән никадәрле нурлы җиргә —
Читен булыр иде җирләргә монсыз!
Бүтәннәрдә нихәтле кайгылар бар,
Битен баскан нихәтле кайрылар бар.
Ләкин суда бере дә юк аларның —
Матур кошлар гына сайрый айлар.

1 Вәли — изге; хуҗа.

Кая хәтле барасың? Әйтче син, су!
Миңа синең агуың тоела моңсу!
Ни эшләр бар башыңда? Уйларың ни?
Җавап бирче миңа, әй яргынам су!
Ьаман бер юл белән йөргән көнеңдер,
Сөйләшмәйсең торып безнең белән гел.
Тәмам шаштым синең бу йөрмәгеңнән,
Тәвәкъкыфсыз * йөрисең — җил белән бер!

Дәрт
Дәрт диҗен бер яхшы нәрсә: һәр кешедә бардыр ул —
Ир, хатын һәм карт бабайда, яшь егеттә бардыр ул...
Нәр кеше төрле көйләрдән, җыр, шигырьдән дәртләнә...
Дөньяда тоткан адәмне, алга илткән дәрт кенә.
Дәрт белән тормыш юлыннан һәр кеше ләззәтләнә,
Дәрт белән ризкын табадыр көчләнеп, эзләп кенә;
Дәрт белән яктырта алдын, золмәтен нурландыра,
Ак бәхетләрен табадыр эзләнеп шунда гына.
Шул алып бара теләккә гали, яхшы юл белән,
Тоттыра җәннәт капусын шул җитәкләп кул белән.
Булмаса ул — тапмый бәндә һичвакытта ак бәхет,
Яхшы юлдан айрыладыр. Ул була бер бәдбәхет.
Булмаса дәрт, мин дә белмим: кулыма алмай каләм,
Бер сукачы булмаганмын, бер сыер йа бер ганәм2.
Әмма дәртнең бойрыгыйлә мин сызам юл, эз языйм —
Шул сәбәптән мин әҗәлдән мәхфузым3, килми «ясин»*.

Надан
Надан итми мине төрки таныткан,
Аерган һәм мине сыер, сарыктан;
Менә шунлар өчен мин бик бәхетле —
Укыйм, Коръән, китап, әшгарь нихәтле.
Алам ләззәт алардан никадәрле,
Табам айлар эченнән ак камәрне1.
Бичара — ул боларны белмидер бит,
Мие мәстүр2, фикер, дәрт кермидер бит.
Тәм алмый гыйлемнең ләззәтеннән,
Өмидсездер Ходаем хәзрәтеннән.
Аның бар ләззәте шул — каткан икмәк,
Эчәдер чәй хозурлап, утырып ипләп.
Синең шау-шу вә моңлы дөньяларны
Белми ул гомергә, кайда, бармы?
Бөтен уе аның шул чәй, бәлештә,
Сафа — кайгы, газап берлән катышта.
Бу тормыш та мәгыйшәтме? Гомерме?
Ни ләззәт бар алып мондый гомерне?
Болай торганчы, минчә үлгән артык,
Кара җиргә, кабергә кергән артык.
Бичара — ул шулай да тормак эсти,
Көне кайгыда булса, йөрмәк эсти.
Читен шул бер килеп җиткәч китәргә,
Ничек булса кирәк сабыр итәргә.

1 Тәвәкъкыфсыз — туктаусыз, тоткарлыксыз.
2 Ганәм — куйлар, сарыклар.
3 Мәхфузым — сакланганмын.
1 Камәр — ай.
2 Мәстур — капланган.

Бар иде...
Бар иде дустларымнан файда көткән
Заманнар да — хәзердә инде беткән.
Суынган гөл күңел «Дустмын!» дигәннән,
Минем башны кулы берлән игәннән.
Әгәр килсә берәү «Дустмын!» дип әйтеп,
Миңа ялган планнарны киңәйтеп,
Нидер, белмим, яныма шул вакытта
Килә дә «Син инанма!» дип бирәйтеп.

Яхшы булсаң...
Яхшы булсаң, бир җаныңны, башкаларга корбан ит!
Рәхмәтеңне җәй җиһанга, яхшы инсанга гамь ит.
Син әрәм бул, кер кабергә! Дөнья калсын яхшыга,
Син үзең кит, төзлә җирне, яхшы берлән яхшы да!
Гәр үзең үлсәң дә, син бел: калыр атың, ялтырар,
Якты җирдә күрнер исмең, күп кичекми ай туар.
Тыңла тагын! Китмә ташлап, калды бер сүз онтылып:
Бирмә үзеңнән әднага * җаныңны — кал торып!
Җуйма файда бирми торганнар юлында рухыны,
Син китер файда бүтәнгә, бирсен ул үз рухыны!

Кеше
һичберәүгә ихтыяҗы булмаса,
Һәр тарафтан дөнья кү...кә ормаса,
Бер-ике көн тукланырга икмәге
Бар булып, һич тә кем кулыннан җолмаса;
Алдына килеп бер адәм баш исә:
«Әй агай, кил! Ярдәмеңне бир»,— дисә,
Башны күккәчә күтәреп бер карый,
Йөткеренә гайрәт илән берничә.
«Син шулай иттең миңа, кыйлдың болай!
Юк кына эшкә ялындырдың бер ай.
Инде килдеңме минем капкамначып?
Ихтыяҗың төште дә ярдәм сорай!» —
Дип адәмне сәҗдә кыйлдыртып тәмам
Ултырадыр түрдә бер патшасыман.
Булса мохтаҗ үзе башка берсенә,
Ачып аузын зур итеп бер көрсенә.
Төрле ялганнар сөйләп, антлар итеп
Ялынадыр аңар илтифат итеп:
«Һәрвакытта мин сиңа колмын, ага!» —
Дип үбәдер кулларын шап-шап итеп.

Дөнья
Тышкы яктан күз салам мин: дөнья тын,
Барчасы да үз эшендә — ир, хатын;
Бар да күренә кайгысыз бер, бәхтияр(2),
Күренә иркенлек, кулында ихтыяр.
Эчләреңне тикшереп чын эзләсәң,
Тормышын сөзсәң, берәмләп күзләсәң,—
Бер дә тапмассың ал арда яхшы эш,
Уйлаган уйлар булырлар бар да төш..
Бар да дөньяны сүгәр әйтеп моңын,
Тар кабердәй барына зур-киң урын.
Һәрберенең дөньяга бардыр зары,
Ихтыярсыз йөри дөньяда җаны.
«Бер бәхет тулмас микән алдымда?!» — дип,
Сабыр итәдер: «Тиз чыгар алдымга!»— дип.
Алланың биргән җанын соң нишләсен?
Кайдан алсын тәмле зәмзәм чишмәсен?

1 Әднага — түбәнгә.
2 Бәхтияр — бәхетле.

Үзен-үзе юатып үлгәнгәчә,
Йөри дөньяда бер күмгәнгәчә;
Шулвакыт та җитмичә тапмай тыныч,
Гомре уйларлык түгел — бик куркыныч.
Алса эзләп бер файдалы йомыш,
Килеп алып китә читкә бер борыш.
Дөнья алдалап тота, бирмәй көнен,
Корытадыр бакчасындагы гөлен.
Барча гөлләре корып беткәч кенә
Килә дә ул бәндәнең үзен элә.
Тилгән астындагы чыпчык күк кеше —
Китә ахирәтенә, бетә эше.

Минем тормышым
Ача да күңлемне моңлы сазым,
Төшә искә кадимге моң вә назым.
Язарга! дип аламын әсбабымны,
Димен: «Ни тугърыда язарга лязем?
Ни тугърыда башым итә тәхәрри1,
Каю намаз — укый торган намазым?»
Әгәр бәйләнсә тел һич язалмай,
Батырса һич чыгармай алга базым,
Бөтен гайрәт суынса — бер караңгы
Басып китсә, күренмәсә алда язым,—
Китә истикъбалемнән 2 бар өмидләр,
Килеп каплый җанымны кара сазым.
Күчә күңлем бөтенләй җир йөзеннән,
Китәм «аһ!» дип, бозыладыр намазым.
Әгәр алда ачылса юл, язалсам,
Сөенәм мин, чыга хакка ниязым(1).
Бөтен дөнья йөзендә миндәй адәм —
Табалмаймын: тула алтынга базым.

Шөкер
Йа Хода! Мең-мең шөкер булсын сиңа бу бәндәдән:
Үттем инде мин алындагы каралган пәрдәдән.
Бу мөхаль 2 төсле күренгән якты көннәр каршыма
Килде инде, сәҗдә кыйлды барчасы бер-бер миңа.
Ул үтеп киткән газаплар инде саубуллаштылар,
Мин айрылдым алардан, инде анлар качтылар.
Хәзер инде уйлыймын мин анлары ләззәт белән,
Искә айларны төшермәклек белән ләззәтләнәм.
Шул газаплардан качам дип алга омтылмак илән
Чыктым алга, мәсгуд 3 улдым, төште өстемнән җилән.

Һәркемнең бер «Мин»е
Һәр кешенең «Мин» дигән бер бәндәсе
Чорнап алган баш, аяк, кул, күзләрен.
Бар теләгән нәрсәсе — шул бер «Мин»е,
Эшне шуңга эшли, сөйли сүзләрен...
Шул «Мин»енә килми тик һичнәрсә дә,
Барчадан шул «Мин»не артык күрә.
Кая барса да, «Мин»е һич калмыйдыр —
Үзе берлә берьюлы тартып керә.

1 Итә тәхәрри — эзләнә.
2 Истикъбалемнән — киләчәгемнән.
1 Ниязым — ялынычым, үтенечем.
2 Мөхаль — мөмкин булмаган.
3 Мәсгуд — бәхетле.
«Мин» дигән дә — бер тиен аңгар бары,
Булса патша, хәтта пәйгамбәр, Хода.
Башка вакытта якын йөргәннәре
«Мин» дигәндә айрылып читтә тора.
Ь.әр адәмнең тормагы бу дөньяда
Бик ачык эш: билгеле, шул «Мин» өчен,
Дөньяда сөрсә ничә мең ел гомер,
Сарыф итәдер «Мин» өчен барча көчен.

Бәндәләр
Йөри төрле тарафта төрле бәндә,
Шашам анлар хәлен мин белмәгәнгә.
Күз алдында йөриләр арлы-бирле,
Карый анлар, белалмыйм, нинди ирне.
Ни хәлләр бар икән анлар эчендә —
Минем шунлар хәлен бел мәк эчемдә.
Аларның да көне төнме минемчә,
Кысылмаганмы алар да яшь киленчә?
Яки нурлы микән айларда тормыш;
Бел алмыймын: нидән анлар котырмыш!
Минем уй гел шул арның хәлләрендә:
Калебендә (1) нидер? Ни телләрендә?
Димен: белсәм шул арның эшләрен мин,
Хәбәр алсам шул арның эчләрендин,
Җәһәннәмгә салып азгын, усалны,
Бичараларына биреп висальне(2),
Куяр идем барына чәчкәненнән,
Тәмен татсын иделәр эшләреннән.
Тиешсез эштә йөрмәсеннәр иде:
«Бары минмен вәли, мин изге!» ди-ди.

1 Калебендә — күңелендә.
2 Висалъ — очрашу.
Зар
Ичмаса, бүтән адәмнәр кич белә,
Эшләгәчтен көнозын бер көч белә,
Ята да рәхәтләнеп йоклап китә —
Төн буенча бихтыярән1 ял итә.
Унбер-унике сәгать төннең буен
Ташлап үткәрә бөтен кайгы-уен.
Хур кызының куйнына барганмыни —
Бар тынычлыкны җыеп алган «Мин»е.
Йоклый рәхәт, барча кайгын ташлый да,
Таң атып бетмәй күтәрми башны да.
Әмма миңа юк рәхәтлек анда да,
Бу бәхетсез баш аңар да алдана.
Бар төнемне кайгы-хәсрәтләр белән
Үткәрәмен, күрмичә рәхәтләрен.
Әллә нинди кайгылы төшләр күреп,
һәрвакытта егълыймын, йөрмим көлеп.
Тынычлыкларны күрмим бер дә көн-төн,
Аяучы юк — кирәксә, бар да төртен.

Шагыйрь тормышы
Ходай бидсә шагыйрьгә бер йөрер юл,
Табып алса язар бер нәрсәне кул,
Теләвенчә чыга калса шигырь дә,—
Гаме калмый шагыйрьнең бер дә, бер дә.
Була барча галәмнең бәхтияры,
Гүя кергән куенга яхшы яры.

Шулай ук һәм аңар хәсрәт тә җиңел,
Уңай юллар белән бик тиз дә килер.
Әгәр тапмый гаҗиз булса язарга,
Колакка һични кермәсә базарда,
Яки тапкач язалмый булса гаҗиз,
Сугып китсә башыннан уйны фалиҗ1,—
Була аңгар бөтен дөнья җәһәннәм,
Бизә күңле авыл, сәхра, шәһәрдән.
Торырга һич теләми бер минутта,
Бу дөньяда янадыр тереләй утта.

«Бүген»
Атты инде таң да, чыкты дөньяга «бүген»,
Тугъры тәңремнең кояшы нурлады җир һәм күген.
Башка көннәрдәй кереште эшкә бүген һәм халык:
Сәүдәгәр сатмакта мәшгуль, тарта юлчы да йөген.
Һичбер адәм юк — «бүген» дә көндәге эштән калып,
Уй-фикерсез өйдә яткан. Дөньядан ләззәт алып.
Башка көннәрдәй бүген дә һәр адәм мәшгуль шул ук
Иске эшне эшләмәктә, тибрәнеп, уйга талып.
Кич булыр, һәм бу «бүген» бик күпкә бармас, таң атар,
«Иртәгә!» дигән бүтән бер «бүген» үзен алга атар.
Бу «бүген» һәрбер адәмнең уйларыннан ташланып,
Мәңге чыкмаска китәр ул, бик тирән җиргә батар.
Бу «бүген»дә беткән эшләр бу «бүген» берлән бетәр,
Тагы безгә кайтмас инде, «бүген» берлән китәр.
Күп «бүген»нәр үткәрермез без дә бу «бүген» кеби,
Күп «бүген»нәр берлән бергә гомремез дә һәм үтәр.
Безне дә бер-бер «бүген» үзе берлә бергә бервакыт
Бер дә бирмәскә алыр ул бер көн Алладан сатып.
Ихтыярсыз без китәрмез бер «бүген»гә баш иеп,
Башка калганнарга алдагы «бүген»нәрне атып.

Фалиҗ — паралич.
Су
Мин синең тын акмагыңны күрмәгемнән көнләшәм,
Нинди кайгы салдың эчкә гамьсез агуың берлә син?
Мин синең күк тип-тигез тормак илән кыйлсам гомер,
Гомремнең бер-бер көнендә синдәй булсам мин дә бер,
Ни бәхетле бәндәләрдән булыр иде башларым,
Яхшы булыр иде, шиксез, шулвакыт барышларым.
Әй кулым!
Әй кулым! Яз! Тормагыл тик, сыз кәгазьнең өстләрен!
Күрнәдер нур бармагыңда, бик килешле төсләрең!
Баштагы уйлар таралсын син могыйнем 1 аркылы,
Эчтә ятмасын «Чыгамын мин!» ди торган эшләрем.
Күңел бизүе
Минем күңлем адәмнәрдән бөтенләй
Бизеп беткән. Адәмнәрдән бүтәндәй.
Ал арның сөйләгәне, мактаганы
Минем шөбһәле уйларны бетермәй.
Алар нишләсәләр дә, тел белән мин
Булам мәгъзуб 2 — аны хәйлә беләм мин.
Нә чара бар? Аларның күзләре шул *
Чыгармыйлар мине шөбһә-гөмандин.

Кайгы
Нишләсәм дә, кайгы китми — баштан алган зур урын,
Чөнки ул килгән минем башка бәхетләрдән борын.
Ул мине гел баскан инде күлне ком баскан кеби,
Ихтыярсыз җиргә төшкән шул залим берлән борын.

Могыйнем — ярдәмчем.
'' Мәгъзуб — ачулы.

Чыкмагым да бик ерактыр. «Булмас ул!» ди, уйлый баш,
Шул сәбәптән туктамыйдыр күзләремнән койла яшь.
Сабритәргә уйламам да, көн дә бәргәчтен кире,
Шашам инде гел бөтенләй. Егълыймын «ай-вай» ди-ди.

Бәхетле вакытым
Башымны бер кысынкы хәл кысып ваткан вакытларда,
Эчемнән сызланып янган вакытларда мин утларда,
Табып форсат, котылсам ул бәладән, мин менә инде
Бәхетлемен бөтен дөнья йөзеннән шул минутларда.
Бөтен өстемдәге кайгы-хәзанымнан булам азат,
Бөтен җитешмәгән җирләр була, беткән китеп бар да.

Табигатьнең тигезсезлеге
Табигатьнең тигезсезлекләрен әйтәм көйгәнемнән,
Килеп көн дә «ялын бөтен адәмнәргә» дигәненнән.
Күзем бик күп адәмнәрнең бәхеттә йөргәнен күрә,
Миңа Тәңрем боергандыр шуларга баш имәгемнән.
Алар килми миңа бер дә: «Исәнмесез, фәлән дуст?»— дип,
«Фәлән абзый! Ни әйтәсез? Миңа бер-бер йомыш куш!»—
дип.
Ләкин мин шул торалмаймын алардай бер тәкәбберле(1),
Барам, айларга ялварам: «Ни әйтәсез, абзый, хуш!»—дип.
Күрәм шул тур белән бик күп начар һәм ким
сыйфатларны,
Алам үз өстемә айларның өстендәге тапларны.
Хәзер үткән гомерләрем үтеп китте шулай инде,
Фикер җитми: киләчәктә Ходаем мине яклармы?

1 Тэкэбберлэ — тәкәбберләнеп, тәкәбберлек белән.
Өйләнү
Өйләндеңме — сүнә күңелдәге куәтле янган ут,
Китә гомрең төзәлмәскә күңел сез леккә ялганып.
Тәмам җансыз кала гәүдәң янып сүнгән янар тагъдай;
Үтә гомрең өзелмәслек каты бау белән багъланып.
Янып торган күңелләр төшә, салкын, күңел бозлы,
Хатасын аңлаган шунда, йөрәк кысыла, җаның сызлый.
Ләкин эшләр үтеп киткән буладыр инде ул чакта,
Бәхет йорты карап кермәккә ябылган була капка.
Өйләндеңме, тереклектән өмид өздем, диген инде,
Үземне һични аңламый үзем издем, диген инде.

Шашам
(Мөсэҗҗэгъ нәсер *)
Утырам, утырам да шашам,
Шашам, әллә нишлим, үзгәрәм,
Шулай тиештер ул әллә, белмим бер дә,
Өзгәлән, күңелем, өзгәлән!
— Аһ!
Әнә таң ата!
Атмый ла, кояш бата!
Әллә ата, әллә бата, күңелем гел алдата.
Чыкты болыт котырынып,
Купты буран, чыкты җил,
Файдасызга тик йөри гел,
Әллә кайчан кипте җир.
— Кил монда!
Йөгер тиз!
Әй рәхмәтле бәндә!
Икәүләп бергә серләр сөйләшик, утырып чирәмгә.

— Кил тизрәк!
Тарат болытларны, яудыр да яңгыр!
Яктылык бар әнә! Аттыр син аны, ул таңдыр.
— Чын таң ул! Ләкин нигәдер атмый,
Атмыйдыр ул әллә ник,
Караңгылыкларны таратмый.
— Әй рәхмәтле фәрештә! Атсын иде ул таң!
Күктә рәхмәт яңгыры бар:
Там, там!

Милли җырлар
(Озын көйгә)
Алдымызда хәзер юк яктылык,
Табалмыймыз изге юлларны,
Табармызла шаять тиз юлларны,
Җырлый-җырлый милли җырларны.
Иң әүвәле башлап кечкенәдән,
Башкарырмыз соңра зурларны;
Үлгәнчегә кадәр тырышырмыз
Балкытырга кояш нурларын.
Караңгыда кандил ул — милли җыр:
Бирә якты, тугъры юлларны;
Милли җырлар булса күңелләрдә,
Калмый хәтәр алгы юлларда.
Җырла, дусткай, моңлы, милли көйләр!
Пәрдәләре ачылсын көннәрнең.
Кояшлары тугъсын ак көннәрнең,
Тугъсын ае нурлы төннәрнең.
Михнәтләр
Бик авыр көннәр бу мартның көннәре,
Күп түзем, күп-күп сабыр, күп көч сорый.
Сикрә күкрәк, җен утырган тәхтенә,
Дошманым кых-кых көлә, дустым елый.
Әйдә, булсын; кайна, күңлем, юк сүзем,
Юк сүзем, чөнки ахыргы михнәтем.
Тиздән шатлык: яшьне күбрәк түк, күзем!
Тиз үтәр өстән караңгы, соңгы төн.
Монда аз ризкым минем — күңлем сизә,
Бар кебек читтә, еракта бер кояш.
Яшь килә күзгә ирексез елга күк,
Аңлыймын: ул яшь минем — иң соңгы яшь.
Мин көтәм тиздән кояш, ак көн көтәм;
Белмим, әллә ул кояшым — канлы тап?
Монда күп йөрмәм, миңа шул билгеле:
Тәкъдиремне аңламыйча, белмим атап.
Тик өметләнгән буласың шунда бер,
Уйлыйсың көннең кояшлы, айлысын.
Бик вакыт инде туарга бәхтемә —
Инде күрдем хәсрәтен дә кайгысын.

Дөнья
Кичә ямьле: көлеп ай караган,
Күктә җемелди йолдыз диңгезе.
Яшел җиргә ятып күккә карыйм —
Җәннәт төсле ямьле җир йөзе.
Әллә нәрсә сөйли йолдызларым,
Ай да миңа нидер әйткән күк;
Башын иеп, багълап ике кулын,
Сүзләренә җавап көткән күк.
Күктә нинди ямьле изге тормыш,
Җир йөзендә кызыл кан ага.
Нинди эшләр килеп, ниләр китми
Гомер иткән чакта балага!..
You have read 1 text from Tatar literature.