Latin

Шигырьләр - Фәнис Яруллин

Total number of words is 1390
Total number of unique words is 912
42.9 of words are in the 2000 most common words
58.2 of words are in the 5000 most common words
64.8 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
ГАЙНИ Киткәннәрме соң майлап? Урамнар бүген тайгак. Булмаса да этүче, Егыла һәрбер үтүче. Мәктәптән кайта Гайни, Аның аягы таймый. Итекләре дагалы – Аның шул шәп чак әле. Күрә Гайни: бер чатта Бер карт егылып ята. Йөгереп бара, торгыза, Тагын шактый юл уза. Барган саен, отыры Күбрәк очрый карт-коры. Гайни кебек нык терәк Бик күп кешегә кирәк. Кычкыра шул чак Гайни: – Минем аягым таймый, Ябышыгыз кулларга, Егылмассыз юлларда! Арыганнар, талганнар, Егылганнар, ауганнар - Бар да аңа тотына, Зур бәладән котыла. Командирдай иң алдан Әй басып килә Гайни! Уң ягында ун бабай, Сул ягында ун әби. ӘЙБӘТ ТӘ МИНЕМ ӘБИ! Ни тотса шуны булдыра – Минем әбием шәп тә! Аның эшләгән эшләрен Бетералмам сөйләп тә. Төймәне өздереп кайтсам, Тагып бирә шалт кына. Галстугымны югалтсам, Табып бирә ялт кына. Китапларны, дәфтәрләрне Тикшереп, карап тора. Ертылган битләре булса, Тота да ябыштыра. Тәмле сыйлар белән дә ул Гел мине сыйлап тора. Мин таратып ташлый торам, Әбекәй җыйнап тора. Күңелләре күтәрелә, Бер ертыкны ямаса. Минем өчен мәктәпкә дә Барыр иде... яраса. Килсә мәктәпкә берәрсе Онытып кирәк китабын, Уйлыймын шунда эчемнән: Әбисе юк, мөгаен. ЯЛКАУ ЯЛЫ. Әти әйтә: «Әй, улым, Бигрәк әллә нинди син. Эш турында әйтмим дә, Ял итә дә белмисең». Ял итәргә аңарга Нинди белү кирәктер?! Минем кебек ял иткән Болай да бик сирәктер. Көннәр буе өйдә мин, Ятамын гел диванда. Телевизор карыймын Мультфильмнар булганда. Йөгермимен, чапмыймын, Сазга батып кайтмыймын. Чапсын әйдә юләрләр, Мин аякны саклыймын. Киерелеп, сузылып Ял итәм дә ял итәм. Әнә шулай ял итеп, Кай көнне арып бетәм. Бәйләнәләр гел юкка, Кызык та бу өлкәннәр. Әйтерсең лә үзләре Миннән шәп ял иткәннәр.

Телефонный мәхәббәт Безнең мәхәббәт бик кызык — Телефонный мәхәббәт. Сөйләшәбез, гөрләшәбез, Әй җайлы соң, әй рәхәт. Очрашырга йөрисе юк, Ятасың өйдә генә. Кәчтүм-чалбарың да тузмый, Тора гел чөйдә генә. Чәчәкләр сатып алмыйсың Әз-мәз хезмәт хакыңа. Ә бит пүчтәк чәчәкнең дә Бәясе тиң алтынга. Ачуланышкан чак булса, Йөрмисең һич үпкәләп: «Телефон өзелде», — дисең, Тавыш китсә күпкәрәк. Әй шәп инде бу телефон Заманасына күрә — Сине шәп егет иттерә, Ямьсезлегең яшерә. Хисләрне яшерен түгәбез, Серле безнең мәхәббәт. Шулай сер саклый белгәнгә Телефонга мең рәхмәт. 2002. Яшерен булуы белән кадерле (Цикл) Безнең сөю туган чагында ук Хөкем ителгән иде бит үлемгә. Ул көннәрнең килеп җитәчәген Кертеп карамадык күңелгә. Бер савыттан эчтек сөю утын, Берничә кат кердек бер суга. Йөрәкләрдә урын калдырмадык һичбер төрле шиккә, борчуга. Шуның белән без бәхетле идек, Биеклектә безне шул тотты. Хөкем көне киләчәген хәтер Шатлыгыннан исереп — онытты. Ул көн җитте! Олы бер учакның Очкыннары бетте чәчелеп. Ярый әле бер чаткысын урлап Күкрәгемә куйдым яшереп. Миннән башка беркем белми аны, Белмәүләре бигрәк хәерле: Ул бит миңа сер булуы белән, Яшерен булуы белән кадерле. 2002. Яшерен хәзинә Безнең сөю яшерен хәзинәдәй Тирән казып җиргә күмелгән. Белмәсеннәр өчен өсләренә Тигез итеп туфрак сибелгән. һәм белмәс тә аны һичбер кеше, Ул күмелгән шундый тирәнгә. Өсләрендә уйный бала-чага Ауный-ауный яшел чирәмдә. Бәлки анда беркөн мәйдан булыр, Сабан туе үтәр гөр килеп. Чабып үткән атлар тоягыннан Очкын гына калыр сирпелеп. Пар гашыйклар бәлки утырыр шунда, Йөрәкләре коштай очыныр. «Чулт-чулт» иткән үбешү тавышына Былбыл сайраулары кушылыр. Ул гашыйклар сөю шатлыкларын Беркемнән дә тормас яшереп. Көлүләре алтын тәңкә булып Аланнарга китәр чәчелеп. Безнең хәзинәбез калыр җирдә, Табалмаслар — үтәр заманы. Күпме хәзинәләр көтәләрдер Хуҗалары казып алганны. Безнең хәзинә дә калыр җирдә Беркем белми торган сер булып. Сокланырлар аңа җир өстенә Калкып чыкса гына гөл булып. 2002. Йолдызлар тезеп үтәрбез Кояш кереп оялады Тып-тын йөрәгемә. Балкышы шаян нур булып Чыкты йөзләремә. Балкыйм, янам, дулкынланам Яшьлегемә кайттым. Алып менеп китте күккә Ак канатлы атым. Монда дөнья гел башкача, Хисләр агымы кайнар. Тамырларда дөрли-дөрли Ага уттай каннар. Җир белән күкләр кушылды, Утлар белән сулар. Йөрәккә кергән кояшта Янды бер үк уйлар. Шушы бәхетнең гомерен Озынайтырга теләп, Ак канатлы ат өстендә Йөрдем галәм иңләп. Бу мизгелләр уйда мең кат Кабатланыр әле: Бөркет яки аккош булып Канатланыр әле. һәм күтәрер шул канатлар Безне югарыга. Йолдызлар тезеп үтәрбез Сөю юлларына. 2002. Сагына-сагына Белми идем шундый сөю барын, Белми идем шундый хис барын. Белми идем «сөям» дигән сүздә Дөньядагы бөтен төс барын. Ялгыш кына китереп бастың да син Йоклап яткан вулкан өстенә, Атты вулкан, атты киң офыклар Манып җирне шәфәкъ төсенә. Йөрәгемне яптым синең өскә, Коткармакчы булдым — соң иде. Күзләрендә синең мөлдерәмә Әллә шатлык, әллә моң иде. Бәхет гомере бик тә кыска диеп, Вулкан эчләренә ташландык. Янган саен ныграк чистарындык, Янган саен ныграк сафландык. Ялкын телләренә баса-баса Мендек мәхәббәтнең тавына. Яшәрмен мин шушы мизгелләрне Гомерем буе сагына-сагына. 2002.Сорау билгесе Син барасың, мин барамын, Йөрәк яна, көн эссе. Икебезнең арабызда Бик зур сорау билгесе. Сиңа карый — син дәшмисең, Миңа карый — мин телсез. Аралар якын булса да, Сүзсез бару күңелсез. Икебездән җавап көтә Олы сорау билгесе. Баш очыннан выжлап үтте Кызган сөю сөңгесе. 2002.Бүләк итче Бер көнеңне бүләк итче миңа, Сорамыймын шуннан артыгын. Өр-яңадан терелеп китсен әле Үлеп бара торган шатлыгым. Шатлык учак бит ул, ә учакка Утын өстәп тору кирәкле. Учак сүнмәсен дип, өзеп-өзеп, Салып торам анда йөрәкне. Йөрәк инде өзелеп бетеп бара, Ягармындыр, ахры, җырларны. Ә ягарга җырларым да бетсә, Ни эшләргә калыр аннары? Бер көнеңне бүләк итче миңа, Синең нурың калсын өемдә. Кабызырмын аны кояш итеп Җанда кояш сүнгән көнемдә. 2002. Син хаклы Син нәрсә генә дисәң дә, Бәхәсләшмим, син хаклы; Минем яклаучыларым юк, Ә яшьлек синең яклы. Мәйданга чыгып җиңсәм дә, Узсам да җитез атны. «Син җиңелдең!» — дисең икән, Син булачаксың хаклы. Хәтта күрәләтә торып Кара дисәң дә акны — Син хаклы, чөнки яшьлегең Әлегә синең яклы. Синең яшьлек — синең көчең, Булсын гел синең яклы. Шул яклаучың ташламаса, Булырсың һәрчак хаклы. 2002. *** Минем сагыну сезнең өегезгә Синнән алда кайтып җитәр дә, Син керүгә, назлы песиең булып, Күтәрттерер үзен җилкәңә. Син назларсың аны «йомшагым» дип, Кочагыңа алып сөярсең. Беркемгә дә әйтмәс серләреңне Аңа гына ышанып сөйләрсең. Ә бер читтә Сөю карап торыр, Бу күренешкә чиксез куанып. Сагынуым калыр синең белән, Йомшак чәчләреңә уралып. Син сизмәссең берни, ә шулай да, Чәчләреңә куйсаң кагылып. Бер яктылык төшәр йөзләреңә, Тәрәзәдән кергән Ай булып. 2002. *** Син киттең дә күңелем буп-буш калды, Бөтен яме бетте дөньяның. Канатлары сынган кош шикелле, Бәргәләнде ап-ак хыялым. Төн елгасын йөзеп чыга-чыга, Көчем бетеп, арып егылдым. Ярда син юк, әкрен генә үксеп, Ялгыз талга барып сыендым. Салкын җилгә күкрәгемне ачтым: — Суытыгыз минем йөрәкне. Җилләр кинәт кайнарланып китте, Өтеп-өтеп алды күкрәкне. Иренемдә елмаюлар сүнде, Йөзләремнән качты яктылык. Күңел кылы, өзеләм-өзеләм диеп, Бар көченә куйды тартылып. Ә бит, юкса, шаярудан гына Киткән кебек идем кабынып. Хыяллардан учак яга-яга Яшәрмендер, ахры, сагынып. 2002. *** Мәхәббәт — артык мәшәкать, Мин куркам мәшәкатьтән. Кем соң файда күргән әле Сөюдән, мәхәббәттән?! Ләйлә — Мәҗнүн, Таһир — Зөһрә, Алар янган, ни калган? Берни дә калмаган икән, Димәк, барсы да ялган. Юк, юк, мәхәббәт турында Сүз кузгатмагыз бүтән. Әйтерләр: бу бичара да Безнең күк юләр икән. 2002. *** Рәнҗеткәннәр сине, рәнҗеткәннәр, Бик тә рәхимсез шул бу дөнья. Көлә-көлә йөгереп барган чакта Үсеп чыга юлга зур кыя. Башың белән килеп бәреләсен, Челпәрәмә килә өметләр. Өметеңнең ватыкларын хәтта Таптап китә усал көчекләр. Кайда соң сез ватык хыялларны Ялгый белә торган кешеләр? Миңа гына нигә очрый, дисен Үзләре зур, җаны кечеләр. Әллә миңа бәхет чишмәсеннән Ятып су эчүләр хараммы? Кайсы агачлардан яфрак өзим Каплар өчен канлы ярамны? Рәнҗеткәннәр сине, рәнҗеткәннәр, Бик усал шул бездә кешеләр. Үч сакламыйк ләкин без аларга, Көчле була алмый үчлеләр. 2002. *** Моннан соң беркемне сөймәм, Дигән идең бит, йөрәк? Тагын кем шырпы ташлады, Нигә янасың дөрләп? Инде бүтән һичбер кызга Карамам дигән күзләр Айкый төнге йолдызларны, Синең карашын эзләп. Беркемгә татлы сүз әйтмәм, Дип антлар эчкән телем Туктаусыз синең исемне Кабатлап тора бүген. 2002. Кемдер өчен Онытмассың диеп өметләнмим, Онытырсың хәтта төсемне. Башка хисләр бик тиз күмеп китәр Ялгыш кына күргән төшеңне. Онытырга теләмәгәндә дә Оныттыра торган сәбәп бар: Икебезне ике төрле итеп Күрсәтә шул безнең сәгатьләр. Сәгатьләрне дөресләп тә булыр, Тик «дөресләп» булмас вакытны. Кемдер өчен тәүге сөюләр бит Кемдер өчен була актыккы. 2002. *** Очраштырдың безне нигә, язмыш, ,Аерасын белгәч алдан ук? Яраламый гына чыгамыни Ике җанны тоташтырган ук?! Озак канар әле ике йөрәк, Төзәлсә дә калыр эзләре. Карап торыр күктән мәхәббәтнең Үпкә белән тулы күзләре. «Аерылулар бездән тормый», — диеп Төйсәк тә без ярсып күкрәкне. Ышандыра алмабыз шул моңа Ярадан кан тамган йөрәкне. 2002. Үзенә йотып иң зур хәбәрен Күп иде, күп сиңа әйтер сүзләр... Ул сүзләрнең кайнар ташкыны Тыннарымны минем кыса иде, Чыгам-чыгам диеп, ашкынып. Канат ярган кошны чыгармыйча Саклап тоткан кебек ояда, Йөрттем-йөрттем дә мин сүзләремне, Ыргыттым бер ташлы кыяга. Шул чагында ташлар ярылды да Чишмә бәреп чыкты ургылып. Дулкыннары чапты синең арттан, Әллә нинди ярсу җыр булып. Син юындың әнә шул чишмәдә, Суын эчтең ятып түшеңә. Сиздең шунда: тамырларың буйлап Ут йөгерде синең эчеңә. Йөрәгеңә күчкән бу утларның Аңламадың ләкин сәбәбен. Акты-китте чишмә үзән буйлап, Үзенә йотып иң зур хәбәрен. 1999.
You have read 1 text from Tatar literature.