Latin

Шигъри тәлгәшләр - Мөҗәһит

Total number of words is 447
Total number of unique words is 339
50.1 of words are in the 2000 most common words
60.9 of words are in the 5000 most common words
66.3 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Соңарган бәхет
Авылга күптән газ керде.
Су да капка төбендә,
Чуерташтан юл төзиләр—
Түрә торды сүзендә...
— Нинди бәхет,— дигән булдым,—
Җәннәткә кердегез бит.
Хыялның чынга ашканын
Сез тәки күрдегез бит!
Авылдашларның йөзендә
Битарафлык бар сыман.
"Соңарды бәхет, картайдык..."—
Диеп уйлыйлар сыман.
Яшьлек
Белештеләр,
Күрештеләр,
Көлештеләр,
Килештеләр.
Бер-берсенә
Керештеләр.
Матур итеп
Йөрештеләр.
Күгәрчендәй
Гөрләштеләр.
Таң атканчы
Серләштеләр.
Качып-посып
Үбештеләр.
Кайчакларда
Көнләштеләр:
— Яратмыйсың,—
Диештеләр.
Мәхәббәттән
Көештеләр.
Тормыш шулай
Көйләнде.
Егет кызга
Өйләнде.
Рәхмәт, әткәй
Рәхмәт, әткәй, бер эшкә дә
Безне мәҗбүр итмәгәнсең.
Укырга дип, әллә кая
Җитәкләп тә йөртмәгәнсең.
Тулысынча мөстәкыйльлек
Биргәнсең син балаларга.
Чыгып китсәк тә ирекле
Идек бит без далаларга.
Рәхмәт инде, әткәй, сиңа,
Үзең гармун уйнагансың.
Гармунымны ватарлар дип,
Бездән җыеп куймагансың.
Шул моңнарны күңелебез
Сеңдереп лә барган икән.
Рухи дөньябыз җиренә
Буразналар ярган икән.
Безнең белән горурлыгың
Чыга иде йөзләреңә.
Бәхетле минутларыңны
Укый идек күзләреңдә.
Рәхмәт тыйнаклыгың өчен,
Көтмәдең син бездән түрә.
Максатыбыз буй җитмәслек
Түгел менә шуңа күрә.
***
Мин башка юл сайлар идем
Александр абый булсам,
Мин утка һич кермәс идем.
Газинур абый булсам да,
Газиз җанны бирмәс идем.
Үз илемне беркайчан да
Беркемгә дә сатмас идем.
Ә шулай да күкрәк белән
Утны каплап ятмас идем.
Мин ничек тә сайлар идем
Туган илдә яшәү ягын.
Тормыштан да кадерлерәк
Җир йөзендә ни бар тагын?!
***
Сез мине белмисез инде,
Ә мин Сезне беләм.
Күпме вакытым үткәрәм
Чөнки Сезнең белән.
Сезнең белән килешәм мин,
Хаклык Сезнең якта.
Миңа куркыныч янамый
Бергә булган чакта.
Сөйгән ярым түгел юкса,
Гашыйк булдым Сезгә.
Әйләнепләр кайтам бик еш
Һаман үзегезгә.
Ә мин Сезгә билгесез бер
Ап-ак чәчле агай.
Сез минем өчен иң якын,
Кадерле Атнабай!
Салым
Яшем иллегә җиткәндә,
Мин дә тәки йорт салдым.
Бурычларга бата-бата
Түләдем аңа салым.
Күршеләрдән калып булмый,
Иске машина алдым.
Ничек яшереп каласың—
Тагын түләдем салым.
Салымнарны бертуктаусыз
Салалар да салалар.
Ярый әле һавасы буш—
Иркенләп тын алалар.
Менә Салават түлидер
Салымнарның саллысын.
Тиккә ташлап китмәгәндер
Әле ул да Чаллысын.
Коткыга бирелеп оттым
Кер юу порошогы.
Салым түләргә җитмәде,
И гөнаһым шомлыгы...
Хатын әйтә, башка ирләр
Эшләп торалар калым.
Бер көн шабашкада булдым:
Табып салдылар салым.
Салым түләргә дә җитми
Абзарым тулы малым.
Тәнемдә булганда җаным,
Ташламас мине салым.
Байларның колагына
Әй сез, байлар!
Ул байлыктан
Дан — шөһрәт алгачтын,
Кеше кереп адашырлык
Хөҗрәләр салгачтын,
Җир читенә, диңгезләргә
Ял итәргә баргачтын,
Нинди уй — гамәлләр белән
Яшисез икән тагын?
Уйлап карыйсызмы бераз
Халыкка ярдәм ягын?
Халыктан алган — халыкка.
Шулай тиеш лабаса.
Ә сезнең берүзегезне
Байлык баса да баса.
Ул байлыкны, беләсез бит:
Булмый алып китеп тә,
Эшләп тапкан хәләл малны
Пыран-заран итеп тә.
Балаң, ярый, кадер белсә,
Югары төкермәсә.
«Атай малы катай» диеп
Таратып бетермәсә.
Исемегез калсын әле,
Кылыгызчы игелек.
Онытмагыз ятимнәрне,
Балаларны иң элек.
Олылар да, кечеләр дә
Сезне һәрчак санласын.
Үзегезгә рәхәт булыр,
Сезне халык данласын.
You have read 1 text from Tatar literature.