Latin

Шифоньерда Очрашу

Total number of words is 711
Total number of unique words is 479
49.8 of words are in the 2000 most common words
63.6 of words are in the 5000 most common words
71.1 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
(юмореска)
Ул көнне Барый эштән эт булып арып кайткан иде. Инде караватка тәгәрәргә дип торганда, телефон шалтырады.
- Ал-ле!
Бераз көттереп, телефон трубкасында ниндидер хатын-кызның чытлык тавышы ишетелде.
- Ал-ле! Боря, кадерлем, синме?
Барый шунда ук танып алды. Бу күршеләре Сәкинә ханым иде. Төгәлрәге, Барый эшли торган эт оясыннан да кечерәк бер кече предприятиенең генераль директоры Салих Сәйфиечнең хатыны инде ул Сәкинә. Төскә-биткә әлләни булмаса да, деловой хатын үзе. Ут уйната. Бизнес белән шөгыльләнә. Иң мөһиме, Барыйга күзе төшкән бит иблис токымының. Үткәндә-сүткәндә гыйшык-мыйшык уйнап алгалыйлар. Салих Сәйфиеч өйдә булмаганда кунакка да чакыргалый үзе.
Өч көн элек Сәкинәне командировкага киткән дип ишеткән иде Барый. Кайтып та җиткән икән.
- Барый, җаным, шушы өч көн эчендә сине ничек сагынганымны белсәң икән. Үләм дип торам. Менә командировкадан ашыгып кайтуым да синең өчен. Тизрәк кил, бәгърем.
- Салих Сәйфиеч өйдә түгелмени? Кайтып керсә?!
- Мин аны машинаны гаражга куярга җибәрдем. Пиво эчеп кайтырсың дип, кесәсенә бер-ике кипкән балык та салдым. Так что, бер-ике сәгатьсез духы да булмаячак әле ул бозауның. Кер давай, бәгырь кисә-ге-ем!
Сәкинә песи баласыдай мыраулаган, мияулаган авазлар чыгарды, иреннәрен чәпелдәтеп, телефон трубкасын «чүп» итеп үбеп алгандай итте...
Күршеләр генә булгач, ара ерак түгел. Барый, кем әйтмешли, ике сикерде, бер атлады, биш минуттан килеп тә керде. Ул кергәндә Сәкинә үтә күренмәле материалдан тегелгән халатын киеп, караватта чалкан ята иде. Аның шактый киң итеп ачылган изүләреннән калкып торган күкрәге, дулкынланудан булса кирәк, бер төшеп, бер күтәрелеп, ымсындырып, егетне үзенә чакырып тора. Берничә минуттан Барый белән Сәкинә, икесе бергә берегеп үскәндәй, куллары, бот-чатлары белән бер-берсенә уралып, караватта әүмәкләшәләр иде инде.
Гөнаһ шомлыгына каршы дигәндәй, шулчак ишек шакыдылар. Барый да, Сәкинә дә моны көтмәгән иде. Башта тыныч кына уздырмакчылар иде, тик шаку тагын да катгыйрак кабатлангач, Сәкинә: «Кем бар анда?», - дип сорамыйча булдыра алмады.
Ишек артында Салих Сәйфиечнең, «мин идем», дигән тавышын ишетүгә, ни чая Сәкинә дә куркуыннан нишләргә белмичә, бөтен кием-салымын җыеп, Барыйны шифоньерга озатты. Ә үзе, чәчләрен төзәткәләп, ишекне ачты.
- Нәрсәгә гаражга барып йөрергә. Машинаны иртәгә иртән тагын барып аласы бит. Ярты юлдан борылдым да, ишек алдында гына калдырдым. Ә пиво?.. Холодильникта кичә алган дүрт шешә бар әле.
Салих Сәйфиечнең чыгып китәргә исәбе юк иде. Шуңа күрә, Сәкинә, сагынып көткән хәләл җефет роленә кереп, тиз генә чишенергә булышты да, ирен урынына яткырды...
Шифоньер эче кап-караңгы иде. Күзгә төртсәң, берни күренми. Барый башта тын алырга да куркып утырды. Биш минут үттеме-юкмы, янәшәдә генә ниндидер хәрәкәт сизелде. Куллар ирексездән шул якка үрелде.
- А-а-ах!
Кинәт кычкырып куйган хатын-кыз тавышыннан Барый сискәнеп китте. Ә теге якта караваттан ахылдаган тавышны басып, Салих Сәйфиечнең тамак кыргалаганы, көчәнеп йөткергәне ишетелде. Барый шифоньерда аннан башка ниндидер хатын-кыз да бар икәнлеген тәгаен төшенгән иде инде. Ул кабат кулын шул тарафка юнәлтте. Тирләп дымсуланган тәнгә орынуга, каршы яктагы хатын-кызның:
- Кагылмагыз, мин шәрә!- дигән сүзләре ишетелде.
Тик Барыйның куллары, ирексездән, йомшак тән буйлап шуышуын дәвам итте. Шунда теге шайтан аздыргыч, Барыйның корсагыннан борып чеметеп алмасынмы!
- Кулыгыз белән уйнамагыз, дидем бит инде мин сезгә!
Егет, авыртуга түзә алмыйча, ахылдап куйды. Ул да шәрә иде шул. Күрше бүлмәдә Сәкинәнең бөтен бүлмәне яңгыратып, тиктомалдан кыткылдап көлгәне ишетелде. Бу Барыйның тавышын каплау өчен шулай итүе инде.
- Кем син?- дип пышылдады Барый, авыртудан айныр-айнымас.
Хатын-кыз борынын мышкылдата башлады.
- Мәдинә-ә-ә,- дип сузды ул ярымпышылдап.
- Салих Сәйфиечнең секретаремы?- диде Барый кызга якынрак иелеп. Аның иреннәре кызның колак яфракларына кагылып китте.
- Әйе, ә сез кем буласыз?
- Мин Барый абыең булырмын, сеңлем,- диде, бермәл үзенең кайда икәнлеген оныткан Барый. - Ничек монда килеп эләктең соң әле син, асылкош?
Кыз берара эндәшмичә торды.
- Салих Сәйфиеч бит, хатыным командировкага китте, өйдә үзем генә, дип, өенә чакырды. Килмәсәң, эштән куарга сәбәп табармын, дип, шантажировать итеп тә маташты әле. Ярый әле, Сәкинә апа вакытында кайтып керде. Югыйсә... Калганын үзең беләсең инде,- диде Мәдинә кинәт сингә күчеп.
Барый кызның чәчләреннән сыйпап, юаткандай итте. Аңлаштылар.
Барый егет кеше бит:
- Әйдә, иртәгә үк ЗАГСка барабыз, - дип әйтеп салмасынмы. Кыз дәшмәде. Эндәшмәү - ризалык билгесе. Егет Мәдинәне кочаклап алды. Караңгы булса да, иреннәр-иреннәрне эзләп таптылар...
Бу вакытта, йокы бүлмәсендәге карават шыгырдау­дан туктап, Салих Сәйфиеч тә, Сәкинә дә тирән йокыга талганнар иде инде. Барый белән Мәдинә, киемнәрен җыештырып, шыпырт кына ишеккә юнәлделәр.
Кыз белән егет әнә шулай танышканнар иде. Гаилә корып яши башлауларына да инде бер ел узды. Әйбәт кенә яшәп яталар.
You have read 1 text from Tatar literature.