Latin

Шифалы Су! - 1

Total number of words is 4973
Total number of unique words is 1756
37.6 of words are in the 2000 most common words
53.6 of words are in the 5000 most common words
62.5 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
(Балалар һәм аларның әти-әниләре, туганнары өчен шау - шулы әкияти тамаша - пьеса)
КАТНАШАЛАР:
КОЛОРАДО КОҢГЫЗЫ.
БӘРӘҢГЕ СЫЛУ.
ӘЧЕ ӘРЕМ.
ТУЗГАНАК КАРТ.
МӘТРҮШКӘ ӘБИ.
ШАЙТАН ТАЯГЫ.
ГҮЗӘЛ ТӨНБОЕК.
Әкият - ике пәрдә, алты күренештән тора.
БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ
Беренче күренеш
(Музыка. Пәрдә ачыла. Сәхнәдә гадәти бакча күренеше. Тирә-якта алмагач, чия һәм башка шундый агач - декорацияләр үсеп утыралар.Шулай ук читән, койма ише нәрсәләрнең дә булуы бик мөмкин. Ләкин, әлеге бакчада үлән-үсемлекләрдән бары тик әче әрем һәм дә явыз колорадо коңгызы аркасында шыр сабакка калган бер мескен бәрәңге генә үсә. Әлбәттә инде, колорадо коңгызы үзе дә шушында яши. Ләкин әлегә сәхнә - бакчада колорадодан кала берәүдә күренми. Музыка акырыная, колорадо коңгызы залга мөрәҗәгать итеп:)
КОЛОРАДО:- Исәнмесез безнең бик яраткан, сагынып көтеп алган нәни дусларыбыз! Хәерле көн мөхтәрәм әти - әниләр һәм тәрбияче абый - апалар! Менә, ниһаять, без сезнең белән кабат очраштык. Әлбәттә без моңа чиксез шатбыз. Ә инде безнең бүгенге очрашуыбызның истәлеге озак елларга, гасырларга хәтле дәвам итсен өчен, хәзер без сезгә өр - яңа бер әкият тәкъдим итәбез. Әлеге әкияттә, инде төшенгәнсездер, мин дә катнашачакмын.
Шулай итеп.. борын - борын заманнарда түгел, ә безнең көннәрдә, яшәгән ди, булган ди бер Колорадо коңгызы. Ягьни мәсәлән - мин!!!
- Җир шарында яшәүчеләр,
Мине күптән беләләр.
Белү генә түгел, хаттә,-
" Хәшәрәт"- дип сүгәләр!
Колорадо, колорадо,
Коңгызларның - коңгызы.
"Хәшәрәт" - дисәләр дә мин,-
Коңгызларның - йолдызы!!!
Сөйми мине адәм халкы,
Бәрәңге ашаганга.
Ә бит мин, бер сүз дә әйтмим,
Сез аны ашаганда!
- Әйе дуслар, сез чыннанда минем бәрәңге ашавымны яратмыйсыз. Шулай бит? Мине бәрәңгегә якын килмәсен дип, әллә нинди агулар сибәсез. Ләкин, эт өрә торыр, бүре йөри торыр дигәндәй, мин әле дә исән, мин әле дә бәрәңгене үлеп яратам! Соң, тәмле булганга бәрәңгене мин генә түгел, ә сез үзегез дә бик яратып ашыйсыз! Әйеме?
Бәрәңге дигәннән... ул әле тәмле ризык кына түгел, ә бик файдалы да нәрсә! Чөнки анарда С, В витаминнары, калий һәм фосфор, лимон һәм алма органик кислоталары бик күп.Шуңа да бәрәңге ашказаны авыруларын; ә яңа пешкән бәрәңгенең буы исә - сулыш юлларын дәвалый. Аннан, бәрәңге пешкән урынның авыртуын баса, аны тизрәк төзәтә! Шулай булгач, ничек ашамый түзмәк кирәк шул файдалы бәрәңгене!!!
Ашау димәктән... ашыйсы килә башлады. Кайда гына йөри икән инде бу Бәрәңге сылу? (Музыка. Сәхнәгә моңаеп, шыр сабакка гына калган хәлсез, бөтерешкән Бәрәңге сылу керә)
БӘРӘҢГЕ:- Барча үсемлекләр шау чәчәктә!
Ә мин инде кипкән, саргайган.
Нигә мине бәхет читләп үткән;
Нигә соң мин иртә картайган?
Минем дә бит башка гөлләр кебек,
Килә иде чәчәк атасым!
Бар да бетте! Инде бернәрсә дә,-
Төзәталмас язмыш хатасын!!!
(Үксеп елап җибәрә)
КОЛОРАДО:- Йә инде.. Бәрәңге сылукай.. тынычлан. Юкка - барга үзеңне бетермә.
БӘРӘҢГЕ:- Үзеңне бетермә? Бетәсе беткән инде. Бетерәсе калмаган. Барысына да син генә гаепле. Син генә мине шушы хәлгә җиткездең!
КОЛОРАДО:- Йә инде.. тынычлан.. Соң, кем белгән бит инде шулай буласын? Мин бит табигать кушуы буенча сине ашар өчен яратылган коңгыз. Мин нишли ала идем? Зинһар кичер мине.
БӘРӘҢГЕ:- Ярый, буласы булган. Үкенеп кенә үткәннәрне кире кайтарып булмый. Язмыштан узмыш юк!
КОЛОРАДО:- Их-х, белгән булсаммы..Нигә генә мин сине ашадым икән, җүләр? Беткән идеме инде җирдә бернигә дә ярамаган башка җыен чүп - чар үләннәр?!..
БӘРӘҢГЕ:- Алай димә! Җир йөзендә бернигә дә яраксыз булган үсемлекләр гомумән юк! Син чүп үләне дигән үсемлекнең дә дару үләне икәнлеген исеңдә тот. Бары аларны дөрес итеп куллана гына белергә кирәк. Ә миңа килгәндә.. мин бу кыяфәттә артык яши алмам.
Шуңа да син мине кичекмәстән ашап бетер!
КОЛОРАДО:- Син ни сөйлисең? Ничаклы гына ашыйсым килсә дә мин моны башка булдыралмыйм!
БӘРӘҢГЕ:- Әгәр дә кылган эшләреңә үкенеп, аз гына булса да миңа ярдәм кулы сузасың килсә - син мине Һич икеләнмичә ашап бетерергә тиешсең!
КОЛОРАДО:-Юк! Мин моны эшли алмыйм! Сорама да.
БӘРӘҢГЕ:- Ул чагында... (сүзен әйтеп бетерә алмый, аңын җуеп егыла)
КОЛОРАДО:- Әй, сиңа ни булды? Нишләвең бу? Тор, сиңа әйтәм! Әллә җан тәслим кылды инде? (тикшереп) - Ә юк, шөкер, аңын гына җуйган.Ничек тә тизрәк үзен аңга китерергә кирәк! (Музыка, аңга китерү. Шулчак бакчага ашлама ашый - ашый, шат күңелле әче
Әрем кайтып керә)
ӘРЕМ:- Рәхәтләнеп су буенда,
Көне буе кызындым.
Эссегә чыдый алмагач -
Чупыр, чупыр коендым.
Аннан, өйгә кайткан чакта,
Ашламага юлыктым.
Ә ашлама шундый тәмле,
Чәйнәми кабып йоттым.
Әрем кайта дуслар, Әрем,
Каршылагыз кул чабып.
Кушылыгыз минем җырга,
Утырмагыз су кабып!
- Нихәл, бәрәңге корты?
КОЛОРАДО:- Җыен чүп - чар ачу китереп аяк астында буталмасын иде ул!
ӘРЕМ:- Ә? Кем чүп - чар? Минме? Мин, бик беләсең килсә, яшәеш өчен, сәламәтлек өчен бик тә кирәкле..бик тә файдалы булган үлән! Белдеңме!
КОЛОРАДО:- Синме? Дәшмә ичмасам, кеше көлдерерсең тагы! Файдалы имеш! Җаным, син бит бернигә дә яраксыз бер чүп үләне генә. Сорняк, ягъни мәсәлән!
ӘРЕМ:- Минме чүп үләне? Минме сорняк? (залга) - Балалар, сез дә шулай уйлыйсызмы? Яхшы, ул чакта мин хәзер сезнең барыгызга да үземнең шифалы дару үләне икәнлегемне исбат итәчәкмен! Кая әле ул? (зур гына китап алып) - Менә, таптым! "Үсемлекләр дөньясы" дип атала бу китап, белеп кал. Шушы акыллы китапка минем турында менә ниләр язганнар: (укып) - "Әче Әрем, ягьни мин булам инде, урысча - полынь, бик тә киң таралган дару үләннәренең берсе. Үзеннән һәрчак хуш ис кенә бөркеп торса да, ул - әче үлән. Әйтик, әче Әремнең төнәтмәсен 15 чиләк су белән кушсаң да, аның әчелеге барыбер бетмәячәк! Әче Әремне медицинада бик күптәннән файдаланалар. Ул - аппетитны Һәм ашкайнату системасының эшчәнлеген яхшырта; бавыр - биерләрне, яраларны һәм башка бик күп төрле авыруларны да сыйфатлы дәвалый. Шуңа да, Яшәсен җир йөзендә ӘРЕМ!!!" Йә, инде ни әйтерсең?
КОЛОРАДО:- Хи.и.. исең киткән икән. Китапка ни язмаслар аны! Дөрес, әче дигәннәре белән килешәм. Чыдап булмаслык әче син. Әнә шул әчелегең аркасында гына үзеңне ашый алмыйм да инде мин. Ә ашарга да ярамагач, гафу ит, синең миңа кирәклегең сукыр бер тиен генә!
ӘРЕМ:- Беренчедән: син ашамасаң, шөкер, сыерлар, сарыклар бик тә яратып ашыйлар. Бер дә әче дип тормыйлар! Икенчедән: китапка һәрвакытта да гел дөресен генә язалар! Чөнки, китап ул - белем Һәм акыл чишмәсе! Өченчедән: без, ягьни үләннәр, төрле үсемлек - агачлар, барыбыз да тереклек өчен кирәк булган кислород - сулар һава җитештерәбез! Әгәр дә без булмасак, җир шарында тереклек әллә кайчан беткән булыр иде инде. Ә менә колорадо коңгызларына килгәндә.. сез чыннанда бушка ашап, без җитештергән һаваны әрәм итеп ятучы бер хәшәрәт, әрәмтамак корт кисәкләре!
КОЛОРАДО:- Әй, фәлсәфи чыгышың беттеме?
ӘРЕМ:- Бетте!
КОЛОРАДО:- Алайса, әйдә, Бәрәңге сылуны аңга китерешергә булыш. Юкса, күп такылдыйсың. Ичмасам, бер яхшылыгың тияр.
ӘРЕМ:- Юк, булышмыйм!
КОЛОРАДО:- Нигә?
ӘРЕМ:- Аңын җуя белгән икән - үзе үк аңына да килә белсен. Шуарга яратсаң - чаңгыңны да ярат диләр бит! Вәт!
КОЛОРАДО:- Аңламадым, кемгә акыл сатасың син?
ӘРЕМ:- Кемгә булсын, ахмак Бәрәңгегә! Тукта, Бәрәңге? Нинди Бәрәңге? Кайда Бәрәңге? (Бәрәңгене күреп) - Аһ, ул үлгән?
КОЛОРАДО:- Юк, үлмәгән әле.
ӘРЕМ:- Менә монысы әйбәт! Тик..аның барыбер үлеп куюы ихтимал. Аһ, кабәхәт, барысына да син генә гаепле. Инде хәзер миңа нишләргә икән? Әһә, белдем! Сиңа сугыш игълан итәргә! Аһ, хәшәрәт, моның өчен хәзер мин синең үзеңне харап итеп ташлыячакмын! Әйдә, бас әрәмтамак!
КОЛОРАДО:- Ихтиярың! Мин каршы түгел. (Музыка, кызыклы сугыш, Әче Әрем җиңелә) - Күңелең булдымы?
ӘРЕМ:- Булды. Ну көч тә соң үзеңдә. Чак кына муенымны сындырмый калдың. Ярый әле, кәкрәйде генә! (тавышка Бәрәңге сылу уяна)
БӘРӘҢГЕ:- Уф..Иһ..Ых - х..бу нинди шау - шу?..Кайсыгыз ул анда?
ӘРЕМ:- Мин әле бу. Менә, муеным кыегайганга сөенеп утырам. (шатланып) - Ә? Ул.. ул аңына килде. Ура..ур..ра..а..ул үлмәде! Ура!
КОЛОРАДО:- Уф..котны алдың бит,сылукай. Шулай ярый ди мени инде.
ӘРЕМ:- Су..су..ых..х..х...
КОЛОРАДО:- Әче Әрем, тизрәк су китер!
ӘРЕМ:- Хәзер! (чыгып, дару шешәсе алып керә) -Мә!
КОЛОРАДО:- Йәле ач авызыңны. Инде эчеп җибәр.Шулай.
БӘРӘҢГЕ:- Уф..үләм..нинди әче нәрсә соң бу?
ӘРЕМ:- Әрем төнәтмәсе. Үзем ясаган идем. Әче булса да файдалы нәрсә! Сиңа сер итеп кенә әйтәм, мин бит бик шәп дару үләне, әйе!
БӘРӘҢГЕ:- Рәхмәт сиңа Әремкәем. Син.. син чын..ышанычлы дус!
ӘРЕМ:- Ишеттеңме, ишеттеңме нәрсә диде?
КОЛОРАДО:- Ишеттем. Карале, сылукай, син әлегә савыгып җитмәгән. Шуңа да сөйләшми генә ятсаң иде. Тәк, Әче Әрем, кил әле монда!
ӘРЕМ:- Йә, килдем.
КОЛОРАДО:- Менә нәрсә дускай! Мин хәзер, Бәрәңге сылуны тәмам савыктырып, аны яңадан яфраклы, шау чәчәкле итәр өчен, берәр тылсымлы дару эзләп юлга чыгам! Ә син үз чиратыңда аны әкрен генә дәвалый, аягына бастыра тор, ярыймы?
ӘРЕМ:- Аңладым. Бик шәп фикер бу! Әммә, мин әйтәм, дөньяда андый тылсымлы нәрсә бар микән соң?
КОЛОРАДО:- Анысын әлегә үзем дә белмим, ләкин миңа хәзер үк юлга чыгарга кирәк. Чөнки, сылукайны кабат бәхетле итү - минем намуста!
ӘРЕМ:- Аңладым. Ярый, юлларың уң булсын, дустым. Ә син безнең өчен борчылма. Мин булганда аның янына бер генә чебен дә, бер генә корт та якын килә алмаячак! (булмаган чебеннәрне куарга керешеп) - Көшегез..көш..ш.. мур кыргырлары!..
КОЛОРАДО:- Мин исңа ышанам дустым. Инде миңа вакыт. Әлегә сау булып торыгыз!!! (җыр)
- Гаепле мин синең алда, дускай,
Яфрак, чәчәгеңне ашадым.
Мәхрүм итеп сине матурлыктан,
Үлем кочагына ташладым.
Гафу итче мине, зинһар кичер,
Мин үкенәм кылган эшемә.
Килер бер көн: аткач шау гөл-чәчкә,
Куанычың сыймас эчеңә!
(үсемлекләр турындагы китапны култык астына кыстырып чыгып китә. Әрем озатып кала)
ӘРЕМ:- Хуш, берүк исән - сау гына йөри күр инде. Кара аны, теге тылсымлы нәрсәсез кайтасы булма! Аңламассың бу әрәмтамакны! Бер карасаң - шундый әшәке; ә икенче тапкыр карасаң - аннан да шәфкатле, аннан да киң күңелле җан иясе дөньяда башка юктыр кебек тоела башлый!
БӘРӘҢГЕ:- Уф..кая китте ул?..
ӘРЕМ:- Эһ сылуым, борчылма! Без сине барыбер бәхетле итәчәкбез әле! Моны мин әйтәм сиңа! (музыка. Әче Әрем Бәрәңгене күтәреп ала да, әйләнә - әйләнә сәхнәдән китәләр)
Икенче күренеш
(Кыр күренеше. Кыр - сәхнәдә карт кына бер Тузганак җирдән үзенең чәчләрен җыеп йөри)
ТУЗГАНАК:- Картлык - шатлык түгел икән, дуслар;
Гәүдә сызлый, чәчләр коела.
Чәч коелып, башың пеләшләнгәч -
Йөз дә ямьсез булып тоела.
Тиз картаймас өчен һәр көн шулай,
Тузган чәчем җыям басудан.
Тик ни файда! Тагын җил исүгә,
Бар да очып бетә башымнан.
- Оһо..һо.. Картайгач тәмам ямьсезләнеп каласың икән шул ул. Шуңа да яшьлегегезнең кадерен белеп кенә яшәгез. Аны бушка уздыра күрмәгез. Юкса, картайгачтын соң булыр. (җыйган чәчләрен кире башына беркетеп) - Менә, бабагыз кабат чәчле булды. Йә, ничек? Әйбәт торамы? (колорадо коңгызы керә)
КОЛОРАДО:- Нихәл, бабакай?
ТУЗГАНАК:- Абау! (башындагы чәчләре тагын коелып төшәләр) - Һай, игелексез бәндә .. Кабат пеләш калдырдың. Ну әшәке җан, тәмам ачуымны чыгардың. Инде үзеңә үпкәлә.
КОЛОРАДО:- Әй, бабакай, син нишләмәкче буласың?
ТУЗГАНАК:- Арт сабагыңны укытам хәзер!
КОЛОРАДО:- Әй..әй.. кирәкми.. (музыка. Кызыклы куыш - сугыш. Карт егетне "кыйнап" ташлый)
ТУЗГАНАК:- Менә шулай.. Икенче вакыт куркытып, пеләш калдырып йөрмәссең.
КОЛОРАДО:- Әй бабакай, мин бит сине куркытырга һич кенә дә теләмәгән идем.
ТУЗГАНАК:- Зарар юк. Кая, каты эләктеме?
КОЛОРАДО:- Ярыйсы, түзәрлек.
ТУЗГАНАК:- Син ни... булдыралсаң кичер инде мин карт җүләрне. Кызыбрак кителде. Мин үзем болай табигатем буенча тыныч үсемлек. (кулын сузып) - Тузганак.
КОЛОРАДО:- Беләм.
ТУЗГАНАК:- Аңламадым, ничек инде беләсең?
КОЛОРАДО:- Китаптан укып.
ТУЗГАНАК:- Китаптан? Нинди китаптан?
КОЛОРАДО:- Менә шушы үсемлекләр турында язылганыннан.
ТУЗГАНАК:- Бик кызык. Мине китапка язганнар диген, ә?
КОЛОРАДО:- Әйе. Теләсәгез үзегезгә укып күрсәтәм?
ТУЗГАНАК:- Йәле, Йәле, тыңлып карыйк.
КОЛОРАДО:- (укый) - "Тузганак. Урысча - Одуванчик. Яшәү өчен актив көрәшүче чүп үләне. Ләкин, ул, чүп үләне булуга караганда, дару үләне буларак киң танылган. Аның яшь, сусыл яфраклары төрле витаминнарга гына түгел, ә фосфор һәм тимер тозларына да бик бай. Шуңа да әлеге үләннең яфракларыннан төрле салатлар ясыйлар. Тузганак йокысызлыктан һәм кан басымын төшерергә дә ярдәм итә. Тамырларыннан ясалган төнәтмәләр исә гастрит, бавыр һәм башка авырулардан дәвалану өчен файдалы. Шулай ук анардан кофе да хәзерләп була!"
ТУЗГАНАК:- Әкәмәт! Менә сиңа кирәк булса. Карале, чәчләрем турында да берәр нәрсә юкмы анда? Беләсе иде, нигә шулай бик тиз пеләшләнәм икән мин?
КОЛОРАДО:- Бу бит бабакай, синең чәч кенә түгел, шул ук вакытты орлыклырыңда. Алар, өлгереп җиткәч, яңа тузганаклар булып үсәр өчен, парашют сыман башыгыздан очып китәләр. Моңа бит борчылырга түгел, киресенчә, шатланырга гына кирәк!
ТУЗГАНАК:- Энем, пеләш калсаң - бик шатланасың килмәс! Пеләш булгач башка үсемлекләр дә, әнә, балалар да көләләр.
КОЛОРАДО:- Куй әле,бабакай. Нинди көлү ди ул! Карт булсаң да үзең шундый көчле, матур, кирәкле һәм бик тә файдалы дару үләне! Балаларның да синнән бервакытта да көлгәннәре юк! Шулай бит, дуслар? Ә чәчкә килгәндә... башка бит парик та киеп йөреп була.
ТУЗГАНАК:- Парик? Анысы нәрсә инде тагын?
КОЛОРАДО:- Ясалма чәч инде, бабакай.
ТУЗГАНАК:- Ә? Ә аны кайдан алырга була?
КОЛОРАДО:- Анысын хәзер дуслык хөрмәтенә, сезгә үзем ясап бирәм! (музыка, мунчаладан парик ячау) - Менә, булды да. Йәле, киеп кара.
ТУЗГАНАК:- (кия һәм көлкеле кыяфәткә керә) - Ничек?
КОЛОРАДО:- (көлеп) - Шәп! Ышанмасаң, әнә, балалардан сора.
ТУЗГАНАК:- Дуслар, минем яңа чәчләрем ничегрәк? Әйбәтмени? Хәзер сүзегезнең дөреслеген тикшереп карыйбыз. Йәгез әле, барыгыз да көчле итеп миңа өрегез.(өрү) - Чыннан да шәп икән шул. Урыннарыннан да селкенмәделәр. Рәхмәт сиңа, егет. Син мине шатландырдың. Инде хәзер үзең белән таныштырып үтсәң дә начар булмас. Кем син? Нинди җилләр сине бирегә ташлады?
КОЛОРАДО:- Кем дип инде... мине белмәгән җан иясе дә бар икән әле дөньяда. Колорадо коңгызы булам мин бабакай.
ТУЗГАНАК:- Колорадо коңгызы? Теге.. бәрәңгеләрне ашап йөрүче явыз коңгызмы?
КОЛОРАДО:- Әйе, нәкъ үзе! Ә йомышка килгәндә.. әнә шул явызлыгым аркасында зыян күреп, шыр сабакка гына калган бер Бәрәңге сылуны кабат шау чәчәкле итәр өчен, берәр тылсымлы дару эзләп йөрүем. Бабакай, сиңа шундый берәр нәрсәнең очраганы юкмы?
ТУЗГАНАК:- Юк шул. Бер генә дә ишеткән, күргән нәрсәм түгел шул. Андый дару, гомумән, бар микән соң җир йөзендә?
КОЛОРАДО:- Бармы ул, юкмы - әмма мин аны барыбер табарга тиеш!
ТУЗГАНАК:- Ниятең изге егет. Кызганыч, мин сиңа берничек тә ярдәм итә алмыйм. Булмаса, син менә шушы сукмак белән барып кара әле. Анда, урман буенда бер имче карчык - Мәтрүшкә әбиең яши. Бәлки, сиңа ул ярдәм итә алыр.
КОЛОРАДО:- Киңәшең өчен рәхмәт бабакай. Алайса, кичекмәстән мин шунда китим. (китә башлый)
ТУЗГАНАК:- Егет, алай - болай теге кире элгәреге халәткә кайтара торган даруны тапсаң, мине онытмассың инде, ярыймы?
КОЛОРАДО:- Әлбәттә бабакай. Ә хәзергә сау булыа тор.
Киттем эзләп Мәтрүшкә әбине,
Тизрәк кирәк аны табарга.
Ә сез, дуслар, берүк онытмагыз,
Шау - гөрләтеп куллар чабарга.
(китабын кыстырып чыгып йөгерә)
ТУЗГАНАК:- Тәк, шулай итеп париклы да булдым. Инде бу чәчләрнең миңа кирәге юк. Ә юк, тукта, шулай да җыеп куйым әле үзләрен. Кем белә, бәлки кирәкләре чыгар. (музыка. Карт чәчләрен җыя - җыя сәхнәдән чыгып китә. Икенче яктан Әрем килеп керә)
ӘРЕМ:- - Мин дә чыктым әле юлга,
Эзләп тылсымлы нәрсәне.
Коңгыздан алдарак табып,
Күтәрергә дәрәҗәне.
Уф, арыдым. Хәлем бетте.
Кан басымым күтәрелде.
Әйтми - нитми чыгып киттем,
Әти - әни сүгәр инде.
_ Уф.. Исәнмесез, нәни дусларым! Матур гына әкият карап утырасызмы? Менә мин дә, сезнең белән бергә, рәхәтләнеп әкият кенә карап утырыр идем дә бит, тик, теге тылсымлы даруны эзлисе бар. Кайдан гына табарга икән соң инде үзен? Дуслар, сезнең ул тылсымлы даруны күргәнегез юкмы? Юк мени? Кызганыч. Тә..ә..к.. тегеннән эзләдем.. аннан карадым.. инде менә шушыннан эзләп карарга кирәк. Кем белә, бәлки ул менә шушында, аяк астында гына аунап ятадыр?! (мүкәләп эзләргә керешә. Шулчак ул, чәчләрен җыеп йөргән Тузганак карт белән бәрелешә) - Ай.. башым..
ТУЗГАНАК:- Әл.. лә.. лә.. лә... Әй, син кем? Син нишләп миңа бәрелеп йөрисең?
ӘРЕМ:- Сез бабай, бигрәк инде.. Мине дә белмәскә!.. Дару үләне мин, Әче Әрем! Ә менә син үзең нинди карачкы?
ТУЗГАНАК:- Ахмак! Җүләр! Ниткән карачкы булыйм ди мин сиңа?! Тузганак мин, Туз.. га.. нак!!!
ӘРЕМ:- Алдашма! Сез Тузганакларга аз гына да охшамагансыз.
ТУЗГАНАК:- Ничек инде, охшамаган?
ӘРЕМ:- Менә шулай. Тузганакның чәче аның башка төрле.. матур була! Ә синең башыңда нәрсә инде ул?!
ТУЗГАНАК:- Нәрсә булсын, парик.
ӘРЕМ:- (үчекләп) - Парик! Парик түгел, мунчала ул!
ТУЗГАНАК:- Син үзең мунчала. Ә бу - парик!!!
ӘРЕМ:- Юк, мунчала дигәч - мунчала! (бәхәс)
ТУЗГАНАК:- Тукта, иң яхшысы без болай итик: хәзер менә шушында көрәшик. Кайсыбыз җиңә - шуны сүзе дөрес булыр!
ӘРЕМ:- Мин риза. Чөнки, минем сүзем дөрес. Димәк, мин җиңәчәкмен!
ТУЗГАНАК:- Анысын карап карарбыз әле. (музыка,кызыклы көрәш - сугыш. Бераздан икесе дә хәлләре бетеп егылалар) - Уф, бер - беребезне җиңәлмәдек. Димәк, икебезнең дә сүзебез дөрес!
ӘРЕМ:- Әйе шул. Болай булгач, синең башыңда - мунчалалы парик булып чыга инде. Туктале, син чыннан да Тузганак картмы соң?
ТУЗГАНАК:- Нәрсә, аз гына да Тузганакка охшамаганмени ?
ӘРЕМ:- Юк!
ТУЗГАНАК:- (паригын салып) - Ә болай?
ӘРЕМ:- Болай охшаган. Туктале, нигә син чәчләреңне йолкып аттаң соң?
ТУЗГАНАК:- Йолкымадым. Үзләре коелып беттеләр.
ӘРЕМ:- Һи.. мескен... чәчең булмагач, сиңа бит инде кызлар да карамый!
ТУЗГАНАК:- Карамый шул. Шуңа да хәзер, әнә, парик киям.
ӘРЕМ:- Ә телисеңме, чәчләреңне кире үз урынына утыртам?
ТУЗГАНАК:- Юк, бу мөмкин эш түгел! Мин куеп карадым инде.
ӘРЕМ:- Борчылма, үзем куйсам - мәңге төшмәслек итәм мин аларны.
ТУЗГАНАК:- Иттең ди, көтеп тор.
ӘРЕМ:- Ышанмыйсыңмы?
ТУЗГАНАК:- Юк!
ӘРЕМ:- Әйдә бәхәсләшәбез?
ТУЗГАНАК:- Ә нәрсәдән?
ӘРЕМ:- Чиртештән!
ТУЗГАНАК:- Мин риза!
ӘРЕМ:- Алайса, китер чәчләреңне! (Чыгып "Момент" кләе алып керә)
ТУЗГАНАК:- Мә! Тик белеп тор: барыбер минем сүзем дөрес булачак!
ӘРЕМ:- Юк, минеке! Чөнки, мин сиңа караганда мең өлеш акыллырак! (музыка, чәч ябыштыру) - Булды! Инде хәзер, җил - давыл гына түгел, бар көчеңә үзең тартсаң да, чәчләрең урыннарыннан да купмаячак!
ТУЗГАНАК:- Ашыкма! Иң элек сынап карыйк. (музыка, төрлечә сынау. Ләкин, чәчләр купмый) - Купмый!?!
ӘРЕМ:- Әйттем бит мин сиңа. Инде мин,шарт буенча, синең башыңа чиртергә тиешме соң әле?!
ТУЗГАНАК:- Тик, кара аны, бик каты чиртә күрмә.
ӘРЕМ:- Курыкма, каты чиртмәм. Бары авыртудан ике күзең генә атылып чыгар. (каты итеп чиртә)
ТУЗГАНАК:- Ай.. яй.. башым.. бетерде!.. Каты чиртмә дидем бит мин сиңа!?
ӘРЕМ:- Ә мин каты итеп чиртмәдем дә. Башыңның шундый каты авырта торган булганга мин гаепле түгел ич инде.
ТУЗГАНАК:- Ярый, моның үчен бер алмый калмам! Ничек тә бу чәчне йолкып атып, шундый итеп чиртермен, башыңның ярылып киткәнен сизми дә калырсың! Менә, әйткән иде диярсең! (чәчен йолкырга керешә, ләкин, чәч һаман да бирешми)
ӘРЕМ:- Әйдә, Әйдә.. хыяллан! Хыял - зыянлы түгел ул! Ә минем, синең ничек итеп хыялланганыңны күзәтеп торырга вакытым юк. Минем тылсымлы дару эзләп табасым бар. Болай да синең белән маташып, күпме вакытымны суга салдым. Карале бабакай, син алай - болай...
ТУЗГАНАК:- Юк, күргәнем дә, ишеткәнем дә юк! Әнә шушы сукмак белән барып кара, бәлки, эзләгәнеңне табарсың.
ӘРЕМ:- Ә ул сукмак кая илтә соң?
ТУЗГАНАК:- Кая булсын, Мәтрүшкә әбиең янына. Ул дөньяда күп яшәгән, күп күргән. Син эзләгән нәрсә анарда булмый калмас. Әгәр дә инде Колорадо егете алмаган булса.
ӘРЕМ:- Колорадо коңгызы?
ТУЗГАНАК:- Әйе. Ул күптән анда киткән иде инде.
ӘРЕМ:- Күптән? Нигә син моны миңа башта ук әйтмәдең?
ТУЗГАНАК:- Сорамадың бит. Ә еламаган балага - имезлек бирмиләр!
ӘРЕМ:- Йә ярый, сау бул. Синең белән акыл сатып торырга минем вакытым юк. Тизрәк тылсымлы даруны, колорадога хәтле, кулга төшерергә кирәк. Юкса, Бәрәңге сылукай мине, бервакытта да яратмаячак! Ә мин аңа инде күптән гашыйк!!! (чыгып йөгерә)
ТУЗГАНАК:- Гашыйк? Ни сөйли ул? Әллә инде хәзер Әремнәр дә бәрәңге ашый башлаганмы? Булыр, булыр, ышан син хәзерге яшьләргә. Әнә бит, башка чиртә белде, ә гафу үтенмәде! Ярый, зыян юк. Бүген ул чиртсә,- иртәгә мин аңа чирттәчәкмен! Тик ничек тә, тизрәк шушы чәчтән генә котыласы иде.
Дуслар! сез шулай матур гына әкиятебезнең дәвамын карый торыгыз, ә мин шушы каһәр суккан чәчне йолкырга киттем.
(Музыка, Тузганак сәхнәдән чыгып китә)
Өченче күренеш
(Урман буе. Мәтрүшкә әби җырлый - җырлый кәрҗиненә дару үләннәре җыеп йөри)
МӘТРҮШКӘ:-
- Матур көннәр җитте исә,
Урман буйларына чыгам.
Кош сайравын тыңлый - тыңлый,
Дару үләннәре җыям.
Дару үләннәре җыям,
Кәрҗиннәрем тулганчы.
Йөрим әле урманымда,
Күңелләрем булганчы.
(Әби үзе дә сизмәстән, җиңел генә биеп китә. Кинәт аягына шырпы кадалып, җиргә егыла) - Уй..йу..ю.. үләм.. ай.. авырта..а..а.. (Ташышка Колорадо керә)
КОЛОРАДО:- Балалар, кем кычкыра ул?
МӘТРҮШКӘ:- Мин. Зинһар, ярдәм итче егет.
КОЛОРАДО:- Ни булды, әбекәй?
МӘТРҮШКӘ:- Аяк табаныма нидер кадалды бугай.. авырта..
КОЛОРАДО:- Түз әбекәй, чак кына түз. Хәзер барысын да рәтләрбез. (Карап) - Хи.. шырпы гына кадалган ич. Хәзер алабыз аны. (Ала) - Менә, булды да.
МӘТРҮШКӘ:- Һай, рәхмәт угълан, аяк - кулың сызлаусын булсын. Инде ярасын да, әнә теге үги ана яфрагы белән бәйләп куйсаң - тизрәк төзәлер иде.
КОЛОРАДО:- Күз ачып йомганчы бәйлибез аны. (Өзә башлый)
МӘТРҮШКӘ:- Угълан, берүк сакланып кына өзә күр инде. Тамырларына зыян килә күрмәсен. Юкса корыр, бүтән үсәлмас!
КОЛОРАДО:- Аңладым. (Яраны бәйли) - Булдымы Әбекәй?
МӘТРҮШКӘ:- Һай, рәхмәт төшкере.. Мәтрүшкә әбиеңә иткән изгелегең меңе белән үзеңә кайтсын иде! Амин!!!
КОЛОРАДО:- Әбекәй, сез мени инде ул Мәтрүшкә? Мин бит инде бик күптәннән сезне эзләп йөрим. Әле үзегез әйтмәсәгез, бөтенләй танымас та идем. Чөнки, менә шушы үләннәр турындагы китапның, нәкъ сезнең турыда язылган битләрен, кайсыдыр бер юньсезе ертып алган! уның аркасында мин дә, әнә безне карап утыручы балалар да, сезнең хакта бер ни дә белми калдык.
МӘТРҮШКӘ:- Ә сезнең минем турыда беләсегез килә мени?
КОЛОРАДО:- Килә, бик килә! Балалар, сезнең менә шушы ягымлы, хуш исле Мәтрүшкә турында беләсегез киләме? (Балалардан җаваплар)
МӘТРҮШКӘ:- Һай, рәхмәт төшкереләре..Болай булгач, үзем белән бераз таныштырып китми булмас инде. Минем исемем, инде белүегезчә,- Мәтрүшкә була. Урысчасы - Душица! Үзем, аш тәмлеткеч буларак та, төрле авыруларны, әйтик: үзәк нерв системасын, сулыш юлларын, эч авыртуларын, салкын тигәнне дәвалаучы буларак та хезмәт итәм. Шулай ук мине чәй, сабын, духи һәм одеколон ише әйберләр ясаганда да бик теләп кулланалар. Кыскача гына үзем турында менә шулар. Әгәр дә сез, безнең, ягьни дару үләннәре белән кызыксынсагыз , күбрәк - китаплар укыгыз! Ул чагын да, үзегезне кызыксындырган сорауларга тулы җавапларны, сез, әнә шул безнең турыда язылган китаплардан таба аласыз!
Инде угьлан, синең бире дә нишләп йөрешең? Әллә миңа берәр йомышың төшкән идеме?
КОЛОРАДО:- Йомыш дип .. миңа әбекәй, кире элгәреге халәткә кайтара торган тылсымлы дару кирәк. Шуны эзләп йөрешем иде. Инде менә, Тузганак бабайның киңәшен истә тотып, сезнең янга килергә булдым. Бәлки, сез миңа ярдәм итәрсез, ә?
МӘТРҮШКӘ:- Сиңа ни эшкә соң ул тылсымлы дару?
КОЛОРАДО:- Нигә дип... үземә түгел инде. Беләсезме, минем аркада бер Бәрәңге сылу зур зыян күргән иде. Шуңа ярдәм итәргә иде исәп.
МӘТРҮШКӘ:- Аңлашылды угьлан. Кайгырма, эзләгән нәрсәңне табарсың. Мин сүзнең ни турында барганлыгын аңладым. Сиңа тылсымлы дару түгел, ә "Ш и ф а л ы с у" кирәк икән!
КОЛОРАДО:- Шифалы су?
Мәтрүшкә:- Әйе. Дөньяда бер шундый гаҗәеп су бар: әгәр аны эчсәң, акылсыз - акыллыга, аяксыз - аяклыга, ә авырулар исә сау - саләмәткә әвереләләр! Тик, әлеге су миндә түгел, ә моннан бик еракта, Тирән күлдә көн күрүче - Гүзәл Төнбоек кулында!
КОЛОРАДО:- Әбекәй, зинһар миңа Гүзәл Төнбоек яшәгән күлгә юлны күрсәтче.
МӘТРҮШКӘ:- Мин бик шатланып үзем дә синең белән барыр идем дә.. тик, юл бик ерак шул. Үзең беләсең, мин инде бик карт. Җитмәсә аягым да авыртып тора. Кем белә, бәлки, ярдәмем дә тиеп куйган булыр иде әле.
КОЛОРАДО:- Әбекәй, әгәр сез каршы килмәсәгез, мин сезне аркама атландырып алып баралам.
МӘТРҮШКӘ:- Авыр булмасмы соң?
КОЛОРАДО:- Хи.. сезме? (көлеп) - Минем мускуллар нык, арка киң әбекәй, бер дә борчылма!
МӘТРҮШКӘ:- Ул чагында нигә дип соң әле без һаман да биредә торабыз?! Әйдә, тизрәк Тирән күл буена, шифалы су алырга! Чөнки, тимерне кызуында сугарга кирәк! Әйдә, Миһаһай... (Музыка. Әби белән егет атлы җайдак сымак чаптырып сәхнәдән чыгып китәләр. Бераздан шулай ук кереп) - Ә сез дуслар, без Тирән күл буена барган арада ашап - эчеп, ял итеп алыгыз! Тирән күл буенда күрешкәнчегә кадәр сау булыгыз!!
КОЛОРАДО:- Ашларыгыз тәмле булсын, дуслар!!! (Музыка, пәрдә ябыла)
ПӘРДӘ
ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ
Дүртенче күренеш
(Шулай ук кыр күренеше. Тик монысы - Шайтан таягы биләмәсе булыр. Музыка, сәхнәгә әлсерәгән Әрем керә)
ӘРЕМ:-
- Кирәк икән, керәм мин утка.
Кирәк икән, кермим мин утка.
Кирәк икән, керәм мин суга.
Кирәк икән, кермим мин суга.
Кирәк икән, барам мин уңга.
Кирәк икән, барам мин сулга!
- Уф, тәмам хәлем бетте. (Җиргә авып) - Алҗыдым. Ичмасам, үтереп ашыйсы гына да килә. Эчтәге бүреләрнең улавына һич чыдар әмәл калмады. Әллә кире өйгә генә кайтып китим микән? Чәнчелеп китсен Бәрәңгесе! Кадалып китсен тылсымлы даруы! Ни өчен аны мин эзләп йөрергә тиеш ди соң әле? Әйтерсең, Бәрәңге сылуны мин ашаган. Кем ашаган - шул эзләсен! Монда минем ни гаебем бар? Тәк, хәл ителде. Бераз хәл җыеп алам да, кире өйгә сыпыртам. (Сузылып ятып көйли башлый)
- Мәтрүшкәләр, кипкән мәтрүшкәләр,
Ераклардан әнкәм җибәргән!..
- Мәтрүшкә дигәннән.. туктале.. теге Тузганак карт әйткән Мәтрүшкә әби шушында яшәргә тиеш бит. (Иснәнеп) - Әйе, мәтрүшкәләр исе килә. Тик, кая соң әле ул үзе?! (кычкырып) - Әй, Мәтрүшкә әби, кунак килде.. каршы ал! Ишетми, чукрак ахрысы. Менә сиңа мә! Мин аны, ерак араны якын итеп эзләп килдем. Ә ул мине ипи - тоз белән каршы аласы урынга, кайдадыр югалып йөри. Юк, бу килешә торган эш түгел! (Тагын сөрән салып) - Әй, чукрак әби, мин килдем! (Музыка, дөп - дөп иткән аяк тавышлары ишетелә) - Әһә, ишетте бугай! Килә. Ну, соңга калган өчен бер кызык итим әле үзен! Тьсс! (Кача. Сәхнәгә аксак шайтан таягы керә)
ШАЙТАН ТАЯГЫ:- Кайсы ахмагы акырып - бакырып мине тәмле йокымнан уятты? (Балаларга) - Сезме?
ӘРЕМ:- (Көчле итеп) - Исәнмесез!!!
ШАЙТАН ТАЯГЫ:- (Борылып карамый гына) - Кем ул? (Җаваплар) - Минем йокымны бүлүче дә шулмы? (Әремнең борыныннан эләктереп) - Әһә, эләктеңме? Синме инде ул минем борчып йөрүче?
ӘРЕМ:- Исәнмесез.
ШАЙТАН ТАЯГЫ:- Әле генә биредә син акырып - бакырып йөрдеңме? Җавап бир!
ӘРЕМ:- Хәерле көн.
ШАЙТАН ТАЯГЫ:- Соңгы тапкыр сорыйм: биредә тавышланучы синме?
ӘРЕМ:- Сау булыгыз.
ШАЙТАН ТАЯГЫ: - Аһ, әле син, сорауларыма җавап бирмичә, мине үчекләп маташасыңмы? Моның өчен хәзер мин сине ботарлап, өзгәләп, үземнең хәтәр чәнечкеләрем белән тишкәләп бетерәчәкмен! Мин синеме.. Мин сине... (Музыка. Кызыклы куыш - сугыш. Әрем җиңелә) - Йә, кем кулына килеп эләккәнеңне чамаладыңмы инде!
ӘРЕМ:- Исәнмесез!
ШАЙТАН ТАЯГЫ:- Оһ - х! (Гөрселдәп җиргә ава)
ӘРЕМ:- Хи.. мескен әби түзмәде, егылды. Ну көч тә соң үзендә! Муенымны "Эһ!"- дигәнче, икенче якка кәкрәйтте дә куйды. Шулай була инде ул, күп шаяргалап йөрсәң! Әй, әбекәй, ачуланма инде.. мин бит шаярдым гына. Тор әйдә!
ШАЙТАН ТАЯГЫ:- Юк, тормыйм!
ӘРЕМ:- Соң, тор инде, Болай килешми бит.
ШАЙТАН ТАЯГЫ:- Килешмәсә ни? Барыбер тормыйм!
ӘРЕМ:- Алайса, ят инде шунда, бака кебек җәелеп.
ШАЙТАН ТАЯГЫ:- Ятмыйм әле, яме! (Сикереп тора)
ӘРЕМ:- Аңламадым, әллә киребеткән әби булды инде бу?
ШАЙТАН ТАЯГЫ:- Карале, син гел әби дә әби дисең. Ә кайда соң ул синең әбиең? Мин бит аны күрмим.
ӘРЕМ:- Ничек инде.. әллә инде үзеңнең Мәтрүшкә әби икәнлегеңне дә оныттыңмыни?!
ШАЙТАН ТАЯГЫ:- Ә? (Тагын җиргә ава)
ӘРЕМ:- Әй, әби, сиңа тагын ни булды инде? Әбекәй, сиңа әйтәм!
ШАЙТАН ТАЯГЫ:- Тинтәк! Ахмак! Нишләп мин сиңа Мәтрүшкә әби булыйм ди? Саташтыңмы әллә?
ӘРЕМ:- Мәтрүшкә әби түгел? Алайса, кем соң син?
ШАЙТАН ТАЯГЫ:- Нәрсә, син минем кем икәнлегемне белмисеңмени?
ӘРЕМ:- Юк!
ШАЙТАН ТАЯГЫ:- Ә? Балалар, сез дә белмисезме? (Җаваплар) - Ай - яй - яй.. Ярый, зыян юк. Әле бу хатаны төзәтергә соң түгел! Шулай итеп минем белән таныш булыгыз:
- Үзе усал, үзе явыз!
Үзе матур һәм үткен!
Кыяфәте бик куркыныч,
Әйтегез миңа, ул - кем?
Үзе горур, киребеткән,
Аксак аның бер аягы!
Әгәр аны кем дисәгез,-
Ул мин! Шайтан таягы!!
- Шулай итеп, сезнең алдыгызда: әлеге дә баягы, явыз Шайтан таягы!!! Инде минем кем икәнлегемне белдегезме?
ӘРЕМ:- (Күңелсезләнеп) - Белүен белдек,.. тик, ни файда!
ШАЙТАН ТАЯГЫ:- Ничек инде, ни файда? Беләсең килсә, мин шулай беренче карашка гына чүп үләне кебек тоелам! Ә чынлыкта исә, минем файдалы якларым санап бетергесез. Дөрес, хәтәр энәләрем аркасында хайвани затлар миңа әйләнеп тә карамыйлар. Куркалар. Ләкин, аның каравы кешеләр, кузгалак һәм сыр белән ясалган салатымны, бал кушып хәзерләнгән эчемлегемне яратып, мактый - мактый сыпыралар! Ә медицина исә, мине - малярия авыруын дәвалау өчен файдалана! Шулай булгач, мин нишләп чүп үләне генә булыйм ди инде?!
ӘРЕМ:- Әйе шул. Мин дә нәкъ син дигәнчә уйлыйм. Ярый, мин өйгә кайтып китим әле. Сау бул, салат! (Китә башлый)
ШАЙТАН ТАЯГЫ:- Әй.. әй, тукта. Ни.. киткәнче белеп калыйм әле, син биредә, минем биләмәдә нишләп йөри идең соң, ә?
ӘРЕМ:- Мәтрүшкә әбине эзләп килгән идем.
ШАЙТАН ТАЯГЫ:- Нигә?
ӘРЕМ:- Әй, Колорадо коңгызы ашап харап иткән бер Бәрәңге сылуны кире сау - саләмәт итәр өчен, тылсымлы даруны кайдан табып буласын белешер өчен. Инде хәзер әби дә, дару да, Сылу да, син дә кирәк түгел! Арыдым, өйгә кайтам.
ШАЙТАН ТАЯГЫ:- Ә мин син эзләгән нәрсәнең кайдалыгын беләм.
ӘРЕМ:- Белсәң соң.
ШАЙТАН ТАЯГЫ:- Ә мин исңа аны әйтмим!
ӘРЕМ:- Димәк, белмисең. Белсәң - түзеп торалмас идең әле. Әйткән булыр идең. Ярый, мин киттем.
ШАЙТАН ТАЯГЫ:- Әй, китмә. Әйтәм, әйтәм!..
ӘРЕМ:- Әйтсәң әйт инде. Күпме сузарга була!
ШАЙТАН ТАЯГЫ:- Син эзләгән нәрсә,ул - "Шифалы су!". Әлеге суның иясе - моннан ерак булмаган Тирән күлдә көн күрүче - Гүзәл Төнбоек. Тик,ул, әлеге суны беркемгә дә бирми.
ӘРЕМ:- Миңа димәгәе.. Мин болайда өйгә кайтып барам ич инде.
ШАЙТАН ТАЯГЫ:- Алай димә. Шушында хәтле килеп, оялмыйча ничек инде буш кул белән кайтмак кирәк?! Егет булсаң - егет бул! Тәк, инде мине тыңла: хәзер без синең белән шул Гүзәл Төнбоек янына китәбез. Чөнки, шифалы су минем аксак аякны дәвалау өчен дә кирәк. Кайгырма, бергә - бергә тырышсак, шифалы су барыбер безнеке булачак!
ӘРЕМ:- Анысына шикләнмим. Мин әле барыргамы, юкмы дип баш ватам. (Балаларга) - Дуслар, сез ничек уйлыйсыз? Барырга? Әй, мин сез әйтмәсәгез дә бара идем инде. Мин бары сезне сынадым гына. Шулай да киңәшләрегез өчен бик зур рәхмәт сезгә, дуслар. Ә хәзер сез безнекөчле алкышлар белән озатып калыгыз. Безне Тирән күл буендагы шифалы су көтә!!!
Җырлый - җырлый алга барырбыз,
Тирән күлне бик тиз табырбыз.
Ничек булса, - шулай итәрбез,
Төнбоектан "шифалы су" алып,
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Шифалы Су! - 2
  • Parts
  • Шифалы Су! - 1
    Total number of words is 4973
    Total number of unique words is 1756
    37.6 of words are in the 2000 most common words
    53.6 of words are in the 5000 most common words
    62.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шифалы Су! - 2
    Total number of words is 5020
    Total number of unique words is 1765
    37.9 of words are in the 2000 most common words
    53.7 of words are in the 5000 most common words
    61.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Шифалы Су! - 3
    Total number of words is 1763
    Total number of unique words is 764
    49.2 of words are in the 2000 most common words
    61.8 of words are in the 5000 most common words
    67.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.