Latin

Серле Камка - 1

Total number of words is 4594
Total number of unique words is 2124
40.0 of words are in the 2000 most common words
55.1 of words are in the 5000 most common words
62.8 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
(әкият)
I
— Сәлам, Камка! Кая киттең әле?
— Сәлам! Ни... Син кая соң?— Камка үзенә сәлам бирүчене эзли башлап, арты белән борылуга, агачка килеп бәрелде.
— Абау, башымны тишә яздым,— диде, янгарак китте.
— Чү, чү! Саграк! Таптыйсың бит!
— Ә синмени әле бу, Куян Хисам! Нишләп анда куак астында утырасың?
— Сине көтеп!
— Булыр инде, көттең ди!— Шунда ук Камка башкача уйлап өлгерде һәм, елмаеп: — Нәрсәгә кирәгем бар иде соң?— дип сорады.
— Ә юк, мин болай гына, сүз югыннан сүз булсын өчен генә әйттем. Беркемне дә көтми идем. Карыйм, син җырлап киләсең. Көн дә матур. Рәхәт. Кояшлы. Менә, сәлам бирергә булдым.
— Һе, алай икән! Рәхмәт инде, үзең күреп сәлам бирмәсәң, шул килеш кенә үтеп тә киткән булыр идем.
— Кая болай ашыгасың?
— Серле мәгарәгә, Куян Хисам дус, серле мәгарәгә!
— Мине дә аласыңмы?
— Юк!
— Ни өчен?
Камка уйланып тора, олы казан кадәр башын кашып ала, аннары, күзләрен шар ачып һәм Хисамга туры карап җавап бирә:
— Син бит ялагай! Ә мин андый ялтыравык ялагайларны яратмыйм!
— Ә мин төзәләм!
— Кайчан?
Хисам шунда куак астыннан сикереп чыга, күкрәкләрен кага:
— Менә хәзердән!
Камка олы гәүдәсе белән тәгәри-тәгәри көлеп җибәрә, шул көлгәннәре арасында бераз тынычлангалап әйткәләп тә ала:
— Ну ялганлап та куясың, ә!
Аннары болын уртасына утыра, онытылып китеп, чәчәкләрне исни.
— Хисам, син беләсеңме, бу бал кортлары нәрсәгә дип бертуктаусыз безелдәп очалар?
— Эшлиләр алар!
— Чәчәктән чәчәккә кунып йөрепме? Юктыр, бәйрәм итеп кенә яшәүләредер әле!
— Әйттең сүз! Минем күргәнем бар: аларның агач башындагы тишектә оялары бар. Саескан аңлатты, шунда бал җыялар, диде.
— Нәрсәгә ул аларга?
— Аюга ашатырга!
— Ни өчен әле аю бал ашарга тиеш икән? Ә мин?
— Синең ашап караганың бармы?
— Юк!
— Менә шулай шул! Ә минем — бар! Бер дә яратмадым. Баллы!
— Ә мин баллы, татлы, тәмле ашарга яратам!
— Алай булгач, син дә кишер ашыйсыңмыни?
— Ашыйм! Әмма ул баллы түгел.
— Беләсең икән! Юк сүз! Иң татлы, иң баллы, иң тәмле ризык ул дөньяда.
— Кит аннан! Ә бал?
— Иң ачысы!
— Әле генә баллысы дигән идең түгелме?
— Аны ачы булганы өчен бал дип атаганнар.
— Юк, мин ачы әйберләр яратмыйм! Ашамыйм синең ул балыңны!
— Ярар, ашама!
— И-и, карап-карап торам да... Бер дә ялагайланмадың!
— Төзәлдем дидем бит.
— Бөкрене кабер генә төзәтә!
— Үпкәләтәсең!
— Үпкәчелләрнең үпкәләре асылынып төшә!
— Үпкә бит ул тел түгел, асылынып төшәргә.
— Ярар, теле булсын! Син дөрес!— Аякларына баса.— Мин киттем әле!
— Ә мин?
— Утыр шунда, куак төбендә! Мин әле хәзер үк мәгарәгә бармаска булдым.
— Ә кая киттең?
— Тау артына сыер көтүе килгән, шуларны өркетеп киләм!
— Ярар, бар, алай булгач!
Юлын Камка җырлый-җырлый дәвам итә:
— Көн матур, көн якты, күбәләкләр уйный болында! Күңел дә яп-якты — җыр белән тулган чагында!

II
— Нигә тукталдың? Сөйлә, әбием! Әкиятеңне дәвам ит!
Шәһризадәнең шушылай үз сүзләнеп, тәрбияче әбисен аптыратуын бүлеп, бүлмәгә явыз үги-ана килеп керде. Менә инде ул икенче елын ханлыкта ире падишаһ өстеннән дә, ил белән дә, йорт белән дә усаллыгына таянып идарә итә. Кап-кара чәчле, яшел күзле, якты йөзле хан кызы Шәһрине сөйми һәм яратмый. Әгәр кулыннан килә торган булса, бүген үк аны куып чыгарыр иде дә сөенер иде: «Ханлыклык тәмамысы һәм хәтта соңгы өметләре белән бергә минем кулымда!»— дияр иде.
Хан кызының күңеле яхшы икәнлеген халык ишетеп белә иде. Беренче булып ул хакта көтүче бабай сөйләде. Шәһәрдән читтә ул сарык көтүен йөртә иде, кайдандыр гаскәриләр килеп чыктылар да, турыдан, басу-кырларны ярып, урманга таба атларын чаптырта башладылар. Сарыкларын өркетеп йөрүләре көтүче бабайга ошамады. Ул да түгел, шәһәр ягыннан бер әби белән бер кыз күренделәр. Алар таралып киткән көтүне җыешырга көтүче бабайга булыштылар. Кыз кара чәчле һәм зәңгәр күзле, бик тә чибәр иде. Әбисе аңа йөзен кешегә ачып күрсәтмәскә ничә әйтте, әмма сүзе өстен чыкмады.
— Яулыгым тыңламый, башымнан шуа да төшә, шуа да төшә!— диде чибәркәй, әллә чынлап әйтеп, әллә шаяртып.
— Син гел шулай инде!— диде әбисе, канәгатьсез ачуланып.— Йөзеңә кояш нуры бәрелер дә — битеңне каралтыр, җил тияр дә — керфекләреңне сындырыр!
— Нигә алай булсын?— дип тагын да көлә кызы.— Битемә кояш нурлары алсулык кына өстиләр, җил дә керфекләремне иркәләп кенә исә!
Һәм саф сулы чишмә кебек челтерәп көлүен дәвам итә. Әбисе аңа сүз таба алмый. Шунлыктан нигә алай яулык астына яшеренергә кирәклеген, ниләр уйлаганлыгын әйтеп сала:
— Ят кешеләрнең комсыз күзләре төшәрләр дә зыян ясап куярлар. Күз ул — сихерле нәрсә. Аның тия торган гадәте бар! Сине саклар өчен әйтәм бит, кызым!— ди әбисе, канәгатьсезлегеннән тагын да усалланып.
— Ә монда начар кешеләр юк!— дип, кыз тагын челтерәп көлә.
— Ә көтүче карт?— ди әбисе, борчылуын яшермичә, йөгереп йөрүче кечкенә буйлы, чандыр гәүдәле бабайга таба ишарә ясап.
— Ә ул начар кеше түгел!— дип белдерә кыз.
— Каян белдең? Күңелен ачып карап булмый кешеләрнең!— ди әбисе, инде усаллыгын яшерергә теләмичә.— Ул сине күрде, инде башкаларга сөйләр. Алардан усал кешеләр ишетерләр!
— Бер дә алай түгел!— дип, һаман да көлеп җавап бирә кыз.— Кешеләрне гамәлләре кем булулары хакында сөйли!
Аннары көтүче бабайга эндәшә:
— Әйеме, бабай? Син бит яхшы кеше, миңа зыян ясарга теләмисең?
— Әйе, кызым,— ди бабай да,— теләмим! Сиңа миннән түгел, усал Әнүр бәктән сакланырга кирәк! Чатан булса да, әнә ат өстендә шәп йөри. Ничә тапкыр әйткән идем, бу болынга чыкмам дигән идем. Сарыкларымны егетләре белән таптап китә язды.
— Күрдем! Беләм мин аны,— дип җавап бирә кыз.— Мине үги-әнием аңа кияүгә бирергә тели.
Шунда гына көтүче бабай бу кызның Шәһризадә булуын танып ала.
Әбисе тагын да шомлана төшә һәм кызын биек таш диварлы мәгърур шәһәр капкасыннан әйдәкләп алып кереп китә. Шушы очрашудан соң көтүче бабай халыкка болай дип әйтеп калдырган икән:
— Безнең ханыбызның кызында айның ундүртенче көне кебек якты изге күңел. Ул Әнүр бәк кебек адәмнәргә әрәм!

III
Әнүр бәкнең ханлык эчендә олы әмирләрдән булуы һәркемгә мәгълүм икәнлеген яшермик. Шулай ук аның усаллыклары да чиктән ашканлыгын халык белә һәм аңардан котлары очып тора.
Әнүр бәкнең бер аягы чатан, имештер. Ул аны малай чагында, атка атланганында егылып төшеп, яңадан төзәлмәслек итеп гарипләндергән. Олы агасына егет чагында кунакка килгәч, аның кечкенә угылы Нурсәлим аннан:
— Башың сакла, акылың булса, ахмак белән аксактан!— дип шигырь әйтеп көлгән. Моны Әнүр бәк күтәрә алмаган. Малай исә, итагатьне онытып, тагын да: — И агам, нишләп синең бер аягың икенчесеннән артта кала?— диярәк сораган. Аңа Әнүр бәк, ачуланып:
— Атаң малын кортучы ахмак бала, белерсең әле ничек аякларыңның тигез басмауларын, күрсәтермен мин сиңа!— дигән. Шулай угылның котын алган.
Дөньяны юкка гына «усаллар кулында ул», димиләр. Моның шулай булуын Нурсәлим тарихын ишетеп белүчеләр дә раслар. Кирәк бит, тәкъдир арбасы нинди сикәлтәләргә килеп керә: Нурсәлимнең күкрәп торган атасы дошман угыннан һәлак ителә, угылы ятим кала, байлыклары, җирләре-сулары — һәммәсе бердән, вакытлыча буларак, Әнүр бәк кулына күчә. Баштарак әмир бу күктән төшкәнгә шөкер итми, ә эшләре җайланып киткәч, җир-суларның, байлыкларның муллыгына күнегеп җиткәч, ничек тә Нурсәлимнән бу мирасны тартып алырга һәм тәмам үзендә калдырырга ният итә. Беләсез, ниятнең хикмәте бар, ул күңелеңә килде исә, аныңча барып чыга. Нурсәлам менә шул рәвешле Әнүр бәк кулында кала. Шунда «аксак аяк» вакыйгасы да, башкасы да яңара һәм егет булып ирешкәнгә кадәр малай күп бәлаләр күрә башлый. Әмма, ни хикмәт, баланы гүяки фәрештәләр саклый. Агасы әмир аңа никадәр зыяннар салмасын, шул кадәр үк Нурсәлимнең көче һәм куәте арта бара. Сабыр, күндәм, әмма ачык йөзле, шат күңелле егетне агасы Әнүр бәк ерак елкы көтүләренә көтүче итеп җибәрә. Менә ничәмә-ничә еллар ул шунда саф һавалы чишмәләрдән татлы сулар эчеп, иркен, хуш исле болыннарда гизеп, йомшак һаваларны иснәп, тапкан ризыгын «бисмилла» белән ашап, тиредән үзенә киемнәр тегеп киеп, ай-йолдызлар, кояш һәм җилләр белән сөйләшергә өйрәнеп, ахырда асыл егет булып үсеп җитә.

IV
— Син, кызым, хәтерлисеңме, кечкенә чагыңда әкиятләр сөйли идем? Инде үзең дә дәү булып үсеп җиттең!
— Хәтерлим, әбием, бик хәтерлим!
— Аннары сиңа матур җырлар өйрәттем!
— Әйе, әбием!
— Аннары кояш кебек көләч йөзле, җил кебек җиңел һәм җитез, кош кебек канатлы булырга өйрәттем!
— Әйе, әбием!
— Инде минем сиңа өйрәтер хикмәтләрем калмады. Үсеп буй җиттең. Бер көнне шундый матур булып таң атар, сине эзләп бик тә чибәр, бик тә акыллы, бик тә кешелекле, кошлар, чишмәләр, киек-җанварлар телен аңлый белгән бер егет килер. Син аңа гашыйк булырсың. Һәммә кызлар да: «Нигә аны беренче булып без күрмәдек, нигә аны танымадык, үзебезгә гашыйк итмәдек?»— дип аһ итәрләр, лаф орырлар, хәсрәт чигеп еларлар. Менә шулай, кызым, кеше бәхетен кеше тартып ала алмый, насыйбың түгел икән, диңгез ярында басып торып та, бер тамчы суга сусап, корыган иренле хәлдә калырга мөмкинсең! «Бирмештән узмыш юк!», дигәннәр борынгылар.
— Әбием, ни өчен син шушылай сагышлы итеп сөйлисең? Берәр нәрсә булмагандыр бит? Кем сине болай кимсетте?
Шәһризадәнең бу сүзләреннән әбисе уңына һәм сулына карап алды. Алар бу вакытта чигүләр чигеп утыра иделәр. Шәһризадәнең һаман да чигешләре матур чыга. Бүген ул әтисенә дип җилән итәген чигә. Ә бәлки киләсе эшем сөйгән ярыма булыр дип уйлый да торгандыр? Шушындый хыял белән эшләве аның күңеленә рәхәтлекләр бирә. Әбисе үз чигешен тәмамлап килә. Аның сөннәт яулыгы шушындый да матур, алтын-көмеш укалы булачак. Ә иртәгә ул патша сараеннан чыгачак һәм туган иленә кайтып китәчәк. Аны ямьле, моңлы Зәңгәр күл буендагы чәчәкле, шаулы болыннар, сандугачлы тугайлар көтә. Инде унике ел аның анда кайтканы юк. Бүген аңа Шәһризадәне калдырырга хан рөхсәт бирде. Әмма әбинең бөтен бер ит кисәге кебек бәгыренә җайсызлык ясап торган хәсрәте бар: Шәһрине үги әнисе Каймабикә кимсетмәсме? Ул кара күзле, кара толымлы, караңгы йөзле хатын һаман да мәкер генә уйлап йөри. Ханны да аяк астында колы ясап бетерде. Ничә тапкыр Шәһригә зыян салмакчы булды.
Бервакыт шулай кыз, сарай кирмәне диварына менеп, уйнап йөри иде, каяндыр теге зәхмәт Каймабикә ханша килеп тә чыкты, Шәһрине, олы кара кошка әверелеп, тырнакларына эләктермәкче дә булды. Ярый әле әбисе йөгереп килде, баланы бәладән йолып алып калды. «Көш, көш!»— дип, аны таягы белән куарга иткән иде дә, үги ана үз кыяфәтенә кайтырга өлгергән булып чыкты. Хәерсез сихерче!
Шәһринең алдына, йөргән юлына әле аксак бүре, әле кара елан булып килеп чыгучы да ул! Тәрбияче әбисе белми, дисезмени? Аңламый, күрмиме?
Менә хәзер нишләрләр? Шәһрине әбисе ялгызын калдырып китә. Кайчан да булса аны шушылай язмыш кулына бирәсен белә.
Ә менә бүген ул йокыда чагында төш күрде. Имеш, караңгы төн икән. Шәһрине йотарга дип аждаһа мыштым гына килеп маташа. Шунда акбүз атта бик тә күркәм егет пәйда була да, аждаһа белән сугышып, аның муенын чабып өзә. Көн ачылып китә, кояш нуры дөньяга тула. Йөгереп килеп, Шәһри шунда егетнең муенына асылына. Алар акбүз атта яшел ямьле болыннар-кырлар буйлап чабып китәләр, китәләр, китәләр. Дөнья шундый рәхәт бер җәннәт җире, имеш.
Менә шушы төше әбисен тынычландырды да инде. Ул аны яхшыга юрады, Шәһринең үсеп җитүен аңлады. Аның янында әүвәле ул үзен аждаһадырмын дип күзаллады. Шуның өчен дә китәргә ният корды, ханнан рөхсәт сорады. Менә хәзер генә аждаһаның үги ана булырга мөмкинлеген дә төшенеп алды. Кем генә дә Шәһри янында көнләшүчегә әвереләчәк, аждаһа булып тоелачак — әби моны да аңлый, шуның белән бераз ялгышарак та уйлый иде.


V
Әнүр бәккә исә Шәһринең саклаучысы тәрбияче әбисез калуы зур сөенеч өстәде. Моңарчы ул кызга якын килә калса, арага шул әбинең килеп керүе комачаулык итә иде. Менә бит ничек тә була икән: кош баласы аның кулына үзе очып керергә тора! Шәһри электә шәһәр читендәге болынга, кызларның уеннарын карарга чыга торган иде. Бу гадәтен хәзер дә калдырмас, Аллаһы боерса!
Сәгате-минуты белән килеп ирешкән шушы хәбәрдән соң Әнүр бәк сабырлыгын тәмам югалтты. Аңарга гүяки якты кояшның үзе, күңеленә кереп, хәтта оялагандай сыман тоела башлады. Ул моңарчы булмаганча балкып китте. Хәтере дә яхшырды. Хәтта Нурсәлимгә гомерендә беренче тапкырдыр үз итеп елмаеп карап куйды. Ничек тә булса аңа берәр яхшылык күрсәтергә күңеленә килде, мактыйсы килде. Шулай да, егетнең асыл сыйфатларда үсеп килүе хакындагы сүзләр хәтеренә кереп, әле генә балкыган күңел кояшын гүяки кара болытлар саргандай булды. Ул тамак кырып алды. Кәефе бозылган хәлендә калды.
Ни өчен Нурсәламне яратмый соң әле ул?
Бу хакта Әнүр бәкнең уйланганы да юк иде. Дөньяда бөтен кешене дә үз итеп булмый. Нурсәлимнең гаебе нәрсәдә?
Бервакыт шулай аңардан ерак туганы Галим солтан, кунак булып киткәнендә:
— Ни өчен Нурсәлимне сөймисез? Алдыгызда бер-бер гаебе күрендеме әллә?— дип сорагач, уйлап җиткермичәдер:
— Ул минем каныма тоз салырга гына тора. Кире беткән, үзсүзле малай актыгы бит!— дип җавап биргән иде.
Агасы:
— Алай икән... Мин бер дә ул угылны сез әйткәнчә итеп күрмәдем,— диде, астыртын гына елмаеп та куйды, гүяки шунда: «Ата-анасыннан калган мирасын үзләштердең дә, хәзер үзен дә яманга чыгарырга, харап итәргә исәбең!»— дигән кебек әйтер сыман иде. Әмма юкны-барны уйлап, колак белән ишеткәнгә нисбәт итәргә дә ярамый.
Әнүр бәк үзен тиз тынычландыра белде: «Каракның бүреге яна кебек чыкмасын! Сер бирмәвең хәерлерәк. Нәрсә-ничек булыр, дөньялык күрсәтер әле!»— диде. Шуның белән вакыйга онытылгандай да булды.
Әмма Нурсәлим һаман да аның каршында күренгәләп тора. Әнүр бәкнең хәтере яңаруга шул да җитә кала. Борын төбендәге бетчә сыман тормасын дип, ерак көтүләргә ул аны чабан итеп җибәрде. Ә Нурсәлим, син күр дә мин күр, асыл егет булып җитлегеп кайтты. Буе тал кебек зәгыйфь иде, имән үсентесе сыйфатына кергән. Ул йөзе дә баздагы бәрәңге сабагы сыман ак иде, хәзер яңа пешкән күмәч кыяфәтен алган. Ә күзләре куркак куянныкы кебек иделәр, инде алары да бөркет карашына әверелә башлаганнар. Нурсәлимне аттан егылып имгәнер әле дип өметләнәсең, ә ул, бүген генәме соң, үсә-үсә — яшь арыслан кыяфәтенә кергән. Хәзер яуга җибәрсәң, баһадир кыяфәткә керүе, батыраеп йөрүе бар! Юк, ярамый!
Һәм менә шушы соңгы уе аның күңелен хушландырды. Чыннан да, әгәр Нурсәлимне орышка җибәрсә, дөрес эш булыр кебек. Әле ныгып өлгермәгән ул! Аннары соң булуы бар. Хәзер, тәҗрибәсез, беркатлы чагында аны утка кертеп җибәрсәң, канаты көяр, хәтта башын югалтыр!
Әнүр бәк никадәр күбрәк бу хакта уйланса, шулкадәр хәтере кабат яктыра барды. Йөзен сарган кара болыты таралды. Күзләре хәйләкәр мачыныкы кебек сузылдылар. Һәм ул шунда:
— Кил, энем, бирерәк!— дип, ашап утырган өстәле янынарак Нурсәлимне чакырды. Әмма утырырга урындык тәкъдим итмәде.— Минем ышанычым бит син, энем!— диде. Сүзләре йөрәген чеметтереп алдылар.
Әмма Нурсәлим боларга игътибар итмәде кебек, бәлки абзасының матур сөйләвеннән хушланды, чөнки аның үзендә хәйлә юк иде. Күңелен шатлык һәм сөенеч тутырды, абзасына җылы сүз әйтәсе килде. Әнүр бәк тә моны сизде. Кулларындагы майлы кош итен, табакка ыргытып, бер читкәрәк этеп куйды, ак сөлгегә сөртенеп алды, аягына басты. Тагын бер адым атласа, Нурсәлим аның кочагына атылачак иде. Әмма Әнүр бәк мондый ук җылылыкка урын бирергә теләмәде. Төлке никадәр койрык болгаса да, куркыныч юкта, читәннән сикереп чыгам дип, затлы тунын ертырга теләми шул.
Бу хәлдә Нурсәлим дә, акылга килгәндәй, эт кояшының суык нурларыннан калтыранып куйган кебек, кинәт артка таба чигенде. Ихлас тойгылар урынына ул хәйләгә очравын төшенергә мәҗбүр булды. Аннары, гафу үтенеп, чыгып китте. Шунда гына Әнүр бәк, икеләнү тойгылары арасында буталып калуын аңлап, кабат өстәл янына килеп утырды. Әмма ризыкның тәменнән гайрәте чиккән һәм:
— Тагын нәрсә әзерләнгән анда? Китерегез монда!— дип, ашыйсы килүе кабат кузгалудан кычкырып җибәрде. Каршысына өркенгән кыяфәттәге пешекче-дастар, чүлмәк тулы шәрап күтәреп, ашыгулык белән сөрлегеп килеп керде.

VI
Шәһринең әбисе киткәндә, аңа, олы нәсыйхәтләр сөйләп, күгәргән энәгә ак, кара һәм кызыл җеп кидертелгән бүләген калдырды һәм сүзе ахырында әйтте:
— И кызым,— диде,— шушы аманәтемне сакласаң иде? Һәрвакыт түшеңдә яшереп кадалган рәвештә йөрт боларны. Энәсе күгәргән димә! Хәзер өйрәтәм!
Шәһри әүвәле моңа бик аптырады. Ул сихердән курка һәм андый эшләрне олы гөнаһ исәбендә йөртә иде. Шул сәбәпле йөзе дә китте. Әбисе шунда ук хәлне аңлап алды һәм:
— Борчылма, кызым,— диде, аны аркасыннан сөеп, шул рәвешле ярату учакларын тергезеп, җанын тынычландырырга теләп,— монда һичбер сихер эше юк. Бу — мөэмин балаларына әүлия Җәгъфәр Садыйк өйрәтеп калдырган хикмәтләрнең берсе тора. Синең гүзәллегеңә кызыгучы усаллар очрый калсалар, Тәңре тәгаләне исеңә алып, менә болай әйтерсең:

«Тәңренең колымын,
Сөекле өммәтемен,
Бу энәм — аманәте
Үземнең әбиемнең!

Кара җепне чаламын,
Тәңремнән үтенәмен:
Шушы баскан җиремдә
Агач булып торамын!

Яфракларым җил кага,
Алмаларымны коя!
Саклый мине хурлыктан,
Күңелем тыныч тора!»

— Аннары шушы сукыр энәгә кара җебен чалырсың, агачка әверелерсең. Яман кеше үтеп китәр, аннары:

«Тәңренең теләге:
Адәм булу — хөрмәте!»—

дип әйтерсең дә элекке хәлеңә кайтырсың. Онытма! Бу — сихер түгел, Ходабыз Аллаһы тәгалә теләге белән могҗизалы эш булыр!— диде.
Шунда гына Шәһри үзен тормышта нинди сынаулар көтәчәген төшенеп алгандай булды. Күзләре яшьләнде.
— Әбием, мине ялгызымны калдырма, сине сагынырмын бит!— диде. Әмма вакыйгалар барышын ул да, хан кызы булуына карамастан, үзгәртә алмый иде инде.
— Нишлим соң, кызым?— дип аңлатты аңарга әбисе.— Син инде үсеп җиттең. Сарайда яныңда торырга рөхсәт бетте.
— Ә мин әтиемнән үтенеп сорармын, ул ризалыгын бирер!— диде Шәһри, әбисеннән бу сүзләрне ишеткәч.
Әмма бу эш мөмкин түгел иде. Шәһригә әбисе тагын да аңлата торды:
— Әгәр дә мине бик сагынсаң, тагын да болай диярсең:

«Тәңренең колымын,
Сөекле өммәтемен,
Бу энәм — аманәте
Үземнең әбиемнең!

Аңа ак җепне чалам,
Тәңредән үтенәм:
Шушы баскан җиремдә
Канатларымны кагам!

Һавага күтәреләм,
Очамын, аккош булам!»

— Сүзләреңне Тәңре тәгаләнең фәрештәләре ишетеп алырлар, сине аккош итеп очыртырлар. Бөтен тарафларны урап оча башласаң — адашырсың. Кояш чыккан якка таба бар. Анда бер түгәрәк кибән кебек матур тау булыр, тау артында урман күренер, аннары бер болын калыр, тирә-ягында тирәкләр, куе камышлар үскән күлгә төшәрсең. Шунда сине уендагы балалар күреп алырлар да: «Аккош төште! Аккош төште!»— дип, кычкырышып йөгерешә башларлар. Аларның авазлары колакларымны назлар. Мин дә сине күрергә килермен. Күрешербез, Аллаһы тәгалә боерса! Инде дә: «Тәңренең теләге: Адәм итү — хөрмәте!»— диярсең һәм үз хәлеңә кайтырсың.
Боларны ишеткәч, Шәһри шунда әбисенең чынлап сөйләвен аңлап алды һәм, күзеннән яшьләрен сөртеп:
— Әбием, ә кызыл җепнең хикмәте нәрсәдә?— дип сорады.
— Анысына тияргә тырышма!— диде аңа әбисе.— Анысын энәгә чалсаң, мәрткә китәрсең. Сине үлде дип уйларлар. Бу йокыдан сине бары тик чын күңелдән яраткан кешең генә коткара алыр,— диде. Әмма тагын да:
— Берүк, кызым, эшеңне анда кадәр җиткерә күрмә!— дип өстәде, үтенде.
— Ә аның догасы ни булыр?— диде Шәһри, моңлы карашы белән әбине сагышка салып.
— Аныкы кыска,— диде әбисе, әйтергә дә, әйтмәскә дә белмичә.— «Тәңренең колымын, сөекле өммәтемен!» Шушы «Иман шәриф догасы» булыр! Әмма бел, шаярма, югыйсә мәңгелеккә китәрсең! Әтиең дә, мин дә, башка берәү дә коткара алмас, бары тик сөйгән кешең генә кара җепне бушатып, энәне түшеңнән тартып алса, кабаттан күзләрең ачылыр. Аннары шунысы да бар аның: энәңне башка бер кеше алып ташласа, эшең тәмам харап булыр! Сагай!
— Ярар, әбием! Эшем аларга ук барып җитмәс, Аллаһы тәгалә боерганы булса!— диде Шәһри аңарга. Инде аның күзләрендәге яшь бөртекләре кипкән иделәр.
— Юк, кызым,— дип ашыгып сөйли, таләп итә башлады әбисе, аның алдында башын иеп, аннары кулыннан тотып: — Син, кызым, сүз бир! Тәңре хакы белән әйтәм, миңа кызыл җеп турында сүз әйт! Югыйсә күңелем тыныч була алмас, хәсрәт чигәрмен!
— Ә ул кызыл җепне өзеп кенә ташларга ярамыймыни?
— Юк, алар өчесе бер энәгә сапланганда гына хикмәтлеләр!
— Ярар, әбием! Тырышырмын!
— Юк-юк, син Тәңре исеменә ант ит! Сөекле кешеңне очратканчыга кадәр генә булса да Тәңре хакы белән ант ит!
— Ант итәм: кызыл җепне бер генә дә сукыр энәгә чалмамын!— диде Шәһри һәм тагын да гаҗәпкә калды: энә шунда ук ялтырады, көмеш төскә керде. Моңарга хәйран иткән кыз:— Энәмә нәрсә булды?— дип сорады.
— Әйтми торам икән,— диде әбисе,— аның хикмәте шунда, оныта күрмә, әгәр сиңа бәла киләсе булса, энә күгәрер, әгәр яхшылыкка икән — көмеш төсенә керер!
— Менә могҗиза!— диде Шәһри, тәмам сөенеп.
— Ярар, инде хуш, сау бул, кызым!— дип, әби идәндәге кечкенә төенчеген иелеп ала башлады, түшлегендәге талир тәңкәләре шунда зең-зең итеп чыңлап куйдылар.— Болар да юлга дәшәләр, кулымнан китәргә дип ашкыналар. Тәңкәләрнең хикмәте кулдан-кулга күчеп йөрүдә шул!
— Әбием,— дип юлыннан аны туктатты Шәһризадә,— әбием, минем дә сиңа рәхмәтле аманәтем бар!
Бу сүзләреннән әбисе елмаеп куйды. Ул Шәһринең әйтәсе сүзен алдан ук сизгән иде. Әмма энә-җеп хикмәте белән онытылган икән.
— Менә минем алтын тарагым,— диде аңарга, үз чәченнән алып биреп Шәһри,— әнкәмнең изге хатирәсе! Ул сиңа бүләгем булсын! Югалтма, әбием. Аның да бер хикмәте бар: әгәр дә чәчеңә кадасаң, киек-җанварлар телен аңлый башларсың. Алар да синең белән сөйләшерләр.
— Ә үзеңә?— диде әбисе, аптырап.— Минем чәчләрем күптән ак, аларга тарак кирәкмәс!
— Юк, әбием, кирәк! Син миннән киек-җанварлар телен кайдан өйрәндең дип сорый идең. Аның хикмәте — тарактан!
— Ә хәзер алар белән ничек аңлашырсың?
— Мин аларның телләрен өйрәндем инде. Тараксыз да алар белән аңлашам... Ал, әбием, ал! Миннән аманәт булсын!
— Шундый изге әйберне әрәм итәсең бит, кызым! Мин инде олы яшьтә, синең үзеңә кирәк булыр, калдыр!
— Әбием, ә син халыктагы исемеңне әйтеп калдыр миңа! Халыкка чыксам, минем фәлән исемдәге әбиемдә аманәт булып алтын тарагым саклана, шуны эзләп барам, диярмен. Исемеңне әйткәч, табуы җиңел булыр!
— И кызым, мин үзем дә ул исемне оныттым бугай инде дигән идем!.. Шулай да исемдә саклана! Халыкта мине Гөлйөзем дип атап йөртәләр!
— Рәхмәт, Гөлйөзем әбием! Инде хуш, бәхетләр юлдаш булсын!
— Сиңа да, кызым Шәһри!
Аларның бер-берсен кочышып аерылышуларын шунда Шәһринең үги әнисе, кереп килгән җирендә күреп:
— Әллә яңгыр яудыралар инде?— дип көлә башлады.
Аның монда керә килүен аңлап, кыз белән әбисе аерылыштылар. Үги әнигә һичбер сүз әйтмичә, аның белән баш иеп хушлашып, икесе ике якка, Шәһри — эчке бүлмәгә, Гөлйөзем әби урам як ишеккә таба киттеләр. Алар артыннан үги ана каһкаһа көлеп калды.

VII
Шәһринең Гөлйөзем әбисе Ханбалык сараеннан киткән иртәдә көн кояшлы һәм сандугачлы иде. Бу вакытта Нурсәлим көтүче, куа-куа, көтүләрен урман янындагы аланлыкка китерде. Ханбалыктан бире сузылган вак ак ташлар таратып түшәлгән юлдан бер әбинең ашыгып баруын ерактан ук карап торды. Әүвәле аңа игътибар күзе белән карап торды, аннары бу күренешне онытты. Аның күңеленә тулган моң гүяки ташып чыгарга тора иде. Вакыты белән ул шигырьләр әйтә, вакыты белән җырлый, вакыты белән сандугачлар телендә сөйләшә, вакыты белән, һичбер уйга бирелмичә, дөнья гаменә хәйран иткән хәлендә тын калып утыра. Янында гына аның иярле аты йөри. Ул да йөрегән көтү белән бергә утлый, көтү белән бергә тукталып ял итә. Ә егет искән җилләр китергән хис ялкынына төренеп курайда уйный.
Әмма бүген Нурсәлимнең күңелендәге бушлык җанын озак сагайтып тоткан иде. Ул әле агасы Әнүр бәкне исенә ала, аңа ярарга тырышуларын, тугыры хезмәт итүләрен исенә алгандай була. Тик бу хисләре аны юатмыйлар.
— Улым, нигә моңаеп утырасың иртә таңнан?
Тавыш килгән якка Нурсәлим борылып карый. Анда кулына төенчек тоткан, түшлек тәңкәләрен каплап яулык бөркәнгән әбине күреп ала. Аның белән исәнләшә. Шаяртып әйткәндәй сүз ката:
— Җиләккә барасыз, дисәм, әлегә иртәрәк сыман. Җиләкләр чәчәк атып кына киләләр. Нинди ниятегез шушылай иртә таңнан йөгертә бирә? Ханбалык сараенда халык бу вакытта йоклый әле!— дип, үз тапкырлыгына сөенеп, көлә-көлеп эндәшә.
— Анысы шулайдыр да, углан...— ди әби.— Җиләккә дә иртәрәк әлегә. Сүзең дөрес... Кем баласы буласың? Сине бер дә күргәнем юк иде бугай? Көтүче бабай кайда? Исән-иминдер бит?
— Исән-имин, бик исән-имин, әбекәй! Бер дә борчылмагыз! Аны инде, ничә көн булыр, Әнүр бәк агам ерак җәйләвенә җибәрде, елкы көтүенә. Мине монда куйды. Бу урыннар миңа бик аз таныш. Шуңа да аптырап утырам әлегә,— дигән булды һаман да шаяртып сөйләшергә теләгән Нурсәлим һәм шул сәбәпле әбидән бераз шелтә дә алды:
— Сез, яшьләр, сүзне уйламый, уйнап сөйләшергә яратасыз инде! Уйлап әйтергә вакыт түгелме дип беләм?
— Угланның телендә уен-көлке булмаса — күңелендә кара төн йоклый, ди безнең көтүче бабай. Сез, әбекәй, бер дә борчылмагыз: минем әлегә уйнар вакытым гына! Буем — үскән, акылым — юк!
— Белмим, углан! Карап торуга бик күркәм күренәсең! Телеңә караганда — бик гамьсез сизеләсең. Бәхетле чагың икән шул!
— Көтүченең эше — җәйләүләрне гизү. Быел үләннәр мул үсә, көннәр матур тора. Сөенми ни хәл итәсең! Ә сез, әбекәй, ачуланмагыз. Минем кебекләр янына халыктан кешеләр бик аз туктыйлар. Шулай да хәбәр салып, хәбәр алып китүчеләре дә бар...
Шунда әбинең, тукталган җирендә борылып, Ханбалык сараена таба карап торуын күргәч, Нурсәлим дә сүзсез калып, шул тарафка күзләрен төби. Шәһәр дивары өстендә аксыл-сары күлмәктән бер кызның басып торуын күреп ала.
— Әллә хан кызы инде?— дип әбидән сорый.
— Күзең шундый ерактан ук күрәмени?— дия әбекәй, гүя үзе дә кызны шәйләргә теләп.— Күңелем сизенә, әмма күзләр генә күреп җиткермиләр. Кара әле, улым, төсе-кыяфәте нинди?
— Әбекәй, аккош сыман! Менә зәңгәр күлдән йөзеп китәр кебек!
— Анда күл юк бит!
— Ә-ә, мин болай гына әйттем, күзем күргәнчә түгел, күңелем тойганча!
— Шулай йөзеп китәрме?
— Юк дидем бит. Болай гына әйттем, әбекәй, болай гына!
Алар тынлыкта тагын да Ханбалык сараена таба карап тордылар.
— Ә ул яулыгын болгады, әбекәй,— диде шунда Нурсәлим.— Кара әле, әллә кулыннан ычкынып, яулыгы очып китте инде? Әнә, күрәсезме, бу тарафка таба җил китерә бугай?..
Әбекәй шунда аһ итеп куя. Нурсәлимгә — көлке:
— Нәрсә, әбекәй, сезнең кызыгызмы? Исеме ничек?
— Күп белсәң, тиз картаерсың!
Әбинең ачулы тавышы Нурсәлимгә тагын да көлкерәк булып тоела. Ул, гамьсез җилкенчәк, тагын да үртәп сөйләвен дәвам итә:
— Бигрәкләр дә җебегән кыз икән, кулындагы яулыгын төшереп җибәрсен инде!
Әбекәйнең ачуы тәмам кузгалып ала һәм ул, әмер биргәндәй:
— Монда телеңә салынып утырганчы, атыңны йөгертеп, бар, яулыгын җиргә төшерми тотып алып кил!— дип белдерә.
Егетнең монда да исе китми, тагын да үртәп җавап бирә:
— Әйе, бер шыр тиле утыра дип монда! Йөгердем! Әле җитмәсә атымны куаладым, ди, әйе!
Монысы ук артыкка китә. Әби, тәмам ачуы кайнарланып җитеп:
— Мин сине акылы утырган углан дигән идем, ә син әле...— дип әйтә генә башлый, шунда урман ягыннан ат өстендә берничә ир килеп чыгалар да, теге һавада очып төшеп килгән яулыкны берсе тотып ала. Нурсәлим урыныннан ачу белән сикереп тора, кызганычлы «аһ» авазы бәгырен ертып чыга, куллары йодрыклана, аягы астында ут уйный башлый. Агасы Әнүр бәкне танып алган егетнең болай ачынуын аңлап өлгергән әбекәй, һәммәсен аңлап, шунда үзе көлеп куя бу юлы һәм:
— Менә күрдеңме, кулыңа кереп барган аккошны очырдың, углан!— дип әйтеп ала.
Нурсәлим аны ишетә, тик җавап кына бирә алмый. Аның саен әбекәй сөенә. Ә Әнүр бәк һәм аның егетләре биек диварлы Ханбалык сараеның итәгендәге киң җәйләү болыннан кызны сәламләп, аңа нидер эндәшеп, шатлык белән үзара шаулашып һәм сызгырынгалап, кабат юкка чыгалар. Гүяки изге ядкәр кебек кулына төшкән яулык Әнүр бәкнең башындагы бүрегенең чугы белән бергә уралып, тибрәлеп сузылып бара. Алар агачлар артына кереп югалалар. Кыз да дивар өстендә күренми башлый. Нурсәлим, ачуыннан шашынып, йодрыгын тешләп, элекке утырган калкулыгына тез чүгә, тагын «эһ» дип куя.
— Нәрсә булды, углан?— дигән сорауны ишеткәч кенә теге әбине исенә кайтара, аңа моңлы күзләре белән күтәрелеп карый һәм үзен кулга алгандай әйтә:
— Берни дә булмады, әбекәй! Яулыгын агам Әнүр бәк үз кулына төшерде. Югалмас. Илтеп бирер. Кем дидегез әле ул кызны?
— Ә мин аның исемен әйтмәдем...
Әбекәй шунда Нурсәлимгә сынап карап ала.
— Ярар, сиңа әйтсәм дә ярый. Ул — дөньядагы иң чибәр, иң акыллы кыз, хан кызы Шәһри иде! Яулык та аныкы иде!
Шунда егет тагын да бер авыр аһ ора. Әби инде егетнең йөрәгендә ут янганын төшенеп өлгерә. Шуңа күрә егеткә сорау бирә:
— Авырып китмәдеңме, углан? Сулышларың гүяки кайнар төтен сыман!
— Юк, әбекәй!— ди егет, серен бирмәскә итеп.— Бернинди төтен дә күренми!
Дөньяның ниндилеген яхшы белгән әби барысын да аңлап өлгерә. Йөзенә елмаю йөгерә. Егетне үртәмәскә, әмма аңардан ничек тә серен чиштерергә итә:
— Ә син, углан, хан кызы Шәһризадәне кайдан беләсең? Күргәнең бар идеме әллә?— ди.


VIII
Әнүр бәкнең күңеле иртәннән бирле хуш иде. Инде дә кулына хан кызы Шәһринең яулыгы кергәч, ул тагын да чиксез сөенде. Ярата идеме, юкмы — бу хакта уйларга башына да килмәде. Йөрәге буш иде. Яратудамыни хикмәт, дөньяның беренче чибәре, хан кызы үзе аның кулына керергә тора, корган тозагына эләгәчәк! Һәм ул иң өстен кеше булачак!
Моңа кадәр дә башкаларга кол итеп караган, хуҗа сыйфатында мәртәбәле мөнәсәбәттә иде, хәзер генә ул үзгәрә алмады. Башка төрле булу аның хәтта теләгендә дә күренмәде. Әмма Шәһринең яулыгын кулына төшерүе аңа чиксез шатлык һәм дәрт биргәнлектән:
— Мин нинди бәхетле! Ни теләдем — шуңа ирештем! Миңа Тәңре тәгалә үзе чисез бәхетләр биргән, байлыклар үзләре кулыма үз ирекләре белән керергә генә торалар. Белә ул Аллаһы тәгалә кайсы колына күпме, ничек итеп бирергә! Аңа мең шөкерләр булсын!— дип сөйләп, чиксез догалар кылды.
Кешеләрнең яхшылары да, усаллары да намазлы һәм догалы булалар. Берәүләр диңгез ярында торып та, мин-минлекләре аркасында бер тамчы судан да мәхрүм калалар, икенчеләр чиксез байлыкларның Ходай тәгаләдән сынау буларак ирешүен белмиләр, шул байлыклар эчендә җаннарын харап итәләр, өченчеләр фәкыйрьлекнең җаннары өчен иң кулай икәнлеген тоймый уфтаналар. Ә югыйсә, бары тик рәхмәтле калырга гына кирәк, тәкъдире хакыйкатен бервакыт аңа шәфкате белән ачачак!
Әнүр бәк тә нәкъ шушы уйлар белән яши белә иде. Әмма аның күңеле түрендә нәфесе коткысы тәхет тоту аркасында дөньялыктагы һәммә яхшылыклар, рәхәтлекләр, матурлыклар бөтенесе дә бары тик үзенә генә өлеш ителгән, башкаларның аларда хаклары юк дип уйлады. Бу тойгы-хисләре аны тагын да мин-минлеклерәк итте. Һәр ирешкән теләге саен дога кыла барса да, насыйбыннан узып китүләрен ул аңламады.
— Нинди хуш исле!— диде Әнүр бәк, хан кызының яулыгын иснәп, әмма биек урынында утырган хәлендә арып киткән кыяфәткә кереп. Ә аннары кинәт ачуы кабарып:— Шәһри минеке булырга тиеш!— диде, яулыкны бөгәрли-бөгәрли учына кысып:— Бары тик минеке генә булырга тиеш!
Шунда ишеккә кактылар һәм:
— Ханша бикә, рәхим итегез!— дип әйттеләр.
Әнүр бәкнең каршысына Шәһринең үги әнисе килеп керде. Ул ни өчендер ачулы иде. Бәк аяк үрә сикереп торды. Йөзе тәмам ягымлы кыяфәткә керде һәм:
— Рәхим итегез, ханша-солтаным!— дип, үзенең тәхетен аңарга баш өсте тәкъдим итте.
— Сезнең монда байлыклар Ханбалыктан да өстенрәк икән! Ничек болай?— диде ханша, шунда Әнүр бәкнең комсызлыгына ишарә итеп, аның котын алып. Шунда хуҗа, аптырап, мескенләнгәндәй әйтмәкче иде, кичекми үзен кулга алды һәм:
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - Серле Камка - 2
  • Parts
  • Серле Камка - 1
    Total number of words is 4594
    Total number of unique words is 2124
    40.0 of words are in the 2000 most common words
    55.1 of words are in the 5000 most common words
    62.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Серле Камка - 2
    Total number of words is 4547
    Total number of unique words is 2056
    38.2 of words are in the 2000 most common words
    54.2 of words are in the 5000 most common words
    62.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Серле Камка - 3
    Total number of words is 4566
    Total number of unique words is 2003
    38.5 of words are in the 2000 most common words
    53.3 of words are in the 5000 most common words
    60.4 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Серле Камка - 4
    Total number of words is 4575
    Total number of unique words is 1999
    36.0 of words are in the 2000 most common words
    51.6 of words are in the 5000 most common words
    60.3 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • Серле Камка - 5
    Total number of words is 2816
    Total number of unique words is 1403
    46.9 of words are in the 2000 most common words
    63.3 of words are in the 5000 most common words
    70.7 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.