Latin

Сәлам, Гарри!

Total number of words is 712
Total number of unique words is 527
46.7 of words are in the 2000 most common words
64.3 of words are in the 5000 most common words
72.1 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
«Сәлам, Гарри!»
Кичке шәфәкъ нурларында
Дилә апага багышлыйм
— Ай-яй-яй! Тәрәзәгә тия хәзер! — Күзләремне чытырдатып йомдым. Тәрәзәдән аз гына читтәрәк агач диварга бәрелеп, туп кире безнең якка очты. Шулай да, килеп җитә алмый җиргә төшеп, шук бала сыман сикерә-сикерә, уйный-уйный безгә таба тәгәрәде.
— Уф! — Аякларымны бөкләп яшел чирәмгә утырдым.
Малайлар уенны өйдән ераграк дәвам итәргә булдылар.
— Әйдә, Гөлназ апа! Куркак булма инде! — дип, мине дә чакырдылар.
Җавап урынына башымны гына чайкадым. Йөрәгем дөп-дөп итеп тибә. Тупның тәрәзәгә чак-чак эләкми калуында бары тик мин генә гаепледер, мөгаен. Җүләр түгел диген: туганнан туган энеләрем белән туп куып йөгерәм,— миңа бит инде озакламый ундүрт яшь тула! Әле, җитмәсә, уйнаганда оятка калдым: бер тапкырында, тупны тибәм дип, башмагымны да туп белән иптәшкә очырдым, ә үзем «лып» итеп җиргә утырдым. Ничек шулай килеп чыкканын сизми дә калганмын. Аңыма килгәндә, Динар белән Айдар, эчләрен
Гөлназ Вәлиева
тотып, тырык-тырык көлеп торалар. Аланның теге башында туп белән бергә сыңар кызыл башмак тәгәрәп ята...
Кичке кояшның соңгы нурларында назланып, уйга чумып утырганда, яныма әни килеп басты.
— Айдарларга үпкәләмә, кызым. Әниләре — Алма апаң — шуклык дигәндә, малайлардан да уздыра иде...
Кичке шәфәкъ нурларына тотынгандай, әнинең чуар итәгенә үрелдем:
— Сөйлә әле, балачагың турында сөйлә, зинһар! — дидем.
Әни, бер ноктага текәлеп,— ахрысы, ерактагы рәшә кебек балачак күренешләрен күз алдына китерергә тырышып,— үзалдына елмайды.
— Кечкенә чакта бик җитди, дөрес кыз идем мин. Китап яраттым, өй эшләре белән мавыктым, холкым тыныч булды. Ә Алма апаң, киресенчә, бик шаян, тиктормас кызый булып үсте. Әбиең яңа күлмәк тексә, аны шул көнне үк койма башына менеп ертып кайта, ә кыш көне аның киез итеге һаман тишек була иде. Ничек тишелмәсен инде ул?! Трактор чанасы артына ябышып, өр-яңа киез итекләре белән урам буйлап шуып бара иде бит!
— Һе! — Дәшмичә түзә алмадым мин.
— Әйе... Әле укырга кергән генә чакларым. Авылыбызның елга аръягында минем әбием — әбиеңнең әнисе яши иде. Без һәр кичне әбиләргә кич утырырга барабыз. Әни белән әби сөйләшә-сөйләшә оекбаш бәйлиләр.
Әбинең балавызы йә пластилины булганын һәм, ал арга барган саен, үземнең шуннан нәрсәдер әвәләп-ябыштырып утырганымны хәтерлим. Тормышта нәрсә күрсәм, шуны ясаганмын инде. Утын төялгән арбаны, шул арбага җигелгән атны, аның тәртәләрен, камыт-дугаларын ясаганмын. Аннары мылтыклы кешене ябыштырып, монысы, имеш, урман каравылчысы, утын төялгән арбага каршы чыккан, дип аңлатканмын...
Ә ул арада Алма апаң, гадәттәгечә, мичкә аркасын терәп, йокыга китә. Чөнки ул, тургай сыман, кояш бату белән йокларга ята, таң атуга уянып «сайрый» башлый. Тик шунысы бар: Алма апаңны әбиләрдә йоклатып калдырырга ярамый, ничек булса да аны уятып, өйгә алып кайтырга кирәк. Югыйсә, иртән уянгач, зур тавыш чыгарачак. Көн саен, шул рәвешле киреләнеп, безне газаплаган чагында бер хәл булды.
...Ул кышкы кичне дә шулай өйгә кайтырга чыктык. Алма апаң әле йокыдан уянып-айнып бетмәгән, күзен йомып кайта торган булгандыр инде. Әйткәнемчә, әбинең йорты суның аръягында иде. Ягъни кайтканда басма аша чыгасы бар... Басмадан узганда, Алма апаң төште дә чумды бәкегә! Таш кебек төпкә китүдән аны һава белән тулган пәлтәсе генә коткарып калды бугай. Без аны судан тартып чыгардык. Кайта-кайта юеш киемнәре бозланып катты, аяклары да авырлык белән генә атлый. Бу аңа кирелеге өчен бер җәза булгандыр инде...
Әни, туктап, уйга калды. Улларын һаман яхшылыкка өйрәтеп торган, эшчән Алма апамны шук, шаян кыз итеп күз алдына китерү миңа шактый читен иде. Ләкин аның хәзер дә тиктормас, җитез булуы тумыштан килгәнен аңладым.
Әни дәвам итте:
— ...Ничә яшь булгандыр инде миңа, белмим. Бәлки, әле мәктәпкә дә кермәгән чагымдыр. Миннән һаман: «Үскәч кем буласың инде?»— дип сораганнарын хәтерлим. Ә мин, бик җитди кыяфәткә кереп: «Иң әүвәл укытучы, аннары — агроном, аннан соң инженер...» — дип тезеп китәм. Әле тагын күпмедер һөнәрне атап узам һәм: «Аннары мин Ленин бабай булам!» — дип куя идем. Без бит, кызым, кече яшьтән үк Ленин дигән кешегә охшарга тырышып үстек. Хәзер кемдер аны хурлый, хакмы, нахакмы — әйтә алмыйм, тик, мөгаен, ул чакта без үрнәк алырлык бүтән кеше булмагандыр... Бу юлы да, үземчә, бөтен һөнәрләрне үзләштергәч, ахырда иң зур һөнәр — «Ленин бабай булу» дип санаганмын инде, димәк.
Икебез дә рәхәтләнеп көлеп җибәрдек. Кайдадыр еракта малайларның тавышлары ишетелә. Юкәләр күләгәсендә калган яшел сукмак, салкын су бөркеп алгандай, җетеләнеп китте. Кояшның соңгы нурлары, учактан төшкән кызыл шәүлә сыман, агач башларыннан шуышып сүнделәр. Татлы хатирәләрдән аерыласы кил-мәсә дә, усал черкиләрдән котылыр өчен, без өйгә керергә мәҗбүр булдык.
...Безнең сөйләшүне тынып тыңлап торган җил, урыныннан кубып, Аккош күлендәге юкә-каен-наратлар белән серләште. Агачлар, җил сөйләгән хәбәргә исләре киткәндәй кыланып, бантларын чайкадылар. Аннары җил ялкау болытлар көтүен куа башлады...
Иртәгә, мөгаен, яңгыр явар...
You have read 1 text from Tatar literature.