Latin

Сәхәрдән Соң

Total number of words is 791
Total number of unique words is 534
49.0 of words are in the 2000 most common words
60.5 of words are in the 5000 most common words
68.2 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Сәхәр ашаганнан соң үзалдына тәнемдә бер уңайсызлык, авырайганлык сизә башладым. Баш әйләнә, колаклар шаулый, күз аллары караңгыланган шикелле була һәм сул як кабыргасы астында әллә нәрсә чәнчи иде.
— Ятып тор соң азрак,— диде карчык.
Ниятем иртә намазын укып яту булганга, аз булса да җиңеллек тапмаммы дип, җәйгән урынга чишенми генә барып яттым.
Шул арада күршебездәге карт мөәзинебез килеп керде дә яныма утырып хәл белешергә тотынды.
— Нәрсәгәдер азрак кәефем бозылыбрак тора әле,— дидем.
— Картлыктандыр иңде, кем күрше, картаябыз бит икебез дә,— диде, шуның артыннан ук: — Әле мин сиңа шуны гына әйтергә кергән идем1: бүген без, мәчет картларыбыз белән барыбыз да бергә җыелышып, догага чыкмакчы булып торабыз. Бүтән мәхәллә картлары белән дә бу хакта сүз куештык. Алар да иртә белән кояш чыгар алдыннан җыелышып билгеләнгән урынга бармакчы булдылар. Карт хәзрәтләребездән теге үзебезнең мулла имам торып, истиска намазы* укытачак; Рәхим кари Мисыр мәкаме** белән Коръән укыячак. Картлар барсы да кыйбла ягына йөзләрен юнәлдереп, башларын күккә күтәрдекләре хәлдә, тәкбир-тәһлилләр*** әйтеп, аллаһе тәгаләгә чын күңелдән тәзәррыг**** кылачаклар—шушы большевиклар кулыннан безне коткаруны сораячаклар...— диде.
*Истиска намазы — корылыктан яңгыр теләп намаз уку.
**Мәкам — дәрәҗә, тоткан урын.
***Тәкбир — алланы олылау сүзләре (аллаһе әкбәр). Тәһлил — алланы олылау сүзләре (дога).
****Тәзәррыг — түбәнчелек.
— Изге эш, бик изге эш, күптән шулай кирәк иде,— дип урнымнан тордым. Бу хәбәрне ишетүгә күңлем үзалдына бер тынычланып киткәндәй булды.
— Әйдә инде хәзер кузгала башларга да вакыт, Печән базарына барыйк, аннары шуннан җыелышып китәрбез,— диде мөәзинебез.
Чалмамны алып кидем, мәчет таягымны алдым.
Киттек.
Карчык артыбыздан хәерле юл теләп озатып калды.
Без урамга чыкканда инде сызылып таң атып килә иде. Чалма-чапаннардан бик күп мәчет картлары, безнең шикелле акрын гына алга таба баралар һәм үзара сөйләшәләр; ара-тирә аларның:
— Истиска...
— Истиска...
— Хәзрәт...
— Рәхим кари...— дигән шикелле сүзләре өзек-өзек булып ишетелеп китә иде. Бу көн инде миңа шатлыклы гает көннәрен искә төшерә башлады.
Кузгалып киттек...
Яңа бистәне узып, кырга чыкканда зират өстендәге куе агачлар артыннан ялтырап кояш та чыкты.
Яңа бистәдән тагы бер төркем чалмалылар белән әллә никадәр сәүдәгәрләр кычкырып тәкбир әйтә-әйтә,безгә килеп кушылдылар. Мөәзинебез аларның барсын да тәртип белән саф-саф итеп тезеп чыкты.
Нәрсәгәдер алтынлы тәреләр белән поплар киләләр. Алар артыннан юан корсаклы, майлап таралган, түгәрәкләп кыркылган чәчле һәм бөрмәле бишмәтле урыслар яланбаш килеш нәрсәдер улап баралар иде. Барсы да безнең артка килеп тезелделәр.
Кара шинель кигән Гобәйдулла унтер шунда кылычын бутап, нәрсәдер актарылып йөри, кулларын бутый иде. Аны күргәч күңлем үзалдына бер киңәеп киткәндәй булды.
— Әлхәмделилла, әлхәмделилла*, бу көннәрне күрү дә насыйп булыр икән безгә...— дидем эчтән.
— Юл бирегез, җәмәгать, юл: зурлар килә! — дип кычкырды Гобәйдулла унтер. Картлар да зур итеп юл ачтылар.
Шомырт кебек ике кара ат җигүле дышлоларга утырып Садри Максудов, Сафа Баязитов, Галимҗан мулла һәм Ишми ишаннар килеп төштеләр. Барыбыз белән дә баш иеп күрештеләр. Тагын бик күп резиновый ходлы фаэтоннар килеп туктады. Аларның барсына да яхшы киемле байлар утырган иде.
Кешеләр җыелып беткәннән соң, мөфти Галимҗан хәзрәт шул рәвешчә сүзгә керешеп алып китте:
— Җәмәгать,— диде,— мин барыгызны да Уфа байлары исеменнән тәбрик итәм... Рәхмәт үзегезгә шулай җыелуыгыз өчен, ләкин безгә хәзер сезнең белән монда истиска укып торырга туры килмәс, чөнки сез әнә теге яктагы озын кара завод трубасын күрәсезме? Менә шулардай безгә хәзер качарга, бу җирләрне ташлап, Уралның аръякларына таба һиҗрәт** итәргә туры килер. Шунсыз, җәмәгать, эш була торган түгел. Инде эш истиска намазлары белән генә ярдәм итүдән узган, куегыз инде аны, юкны өмет итеп-нитеп тормагыз; әйдәгез барыгыз да минем арттан. Исегез киткән икән бер Рәхим картның тавышына! Кирәк булса, без аны Урал тавы аръягында да кычкырта алабыз ич,— диде.
Сафлар үзалдына бозылды, халык әрле-бирле килеп йөри, тавышлана башлады. Поплар белән муллалар, чалмалы мөселман байлары белән бөрмәле бишмәт кигән урыслар бергә аралашып киттеләр. Теге дышлоларга әллә кемнәр әрле-бирле килеп ашыгып-ашыгып нәрсәләрдер төйи башладылар.
Шәһәрдәге завод морҗалары бердән бик каты кычкыртырга керештеләр. Бик нык тавыш күтәрелде, гүя кыямәт*** купты. Күршебездәге мөәзин янымнан чабып узып китте. Чалмасы сүтелгән, төсләре бозылган иде. Ул бераз чабып барды да, чалмасына уралып егылды. Бөтен кеше шаркылдашып көлешергә тотындылар. Мөәзин:
— Көлмәгез, җәмәгать, Уралга барганда шулай көлергә ярыймыни?! — диде.
Кинәт тирә-як караңгыланды, тик бер лампаның яктысы гына калды. Кешеләр дә инде азайган төсле булдылар. Шул арада каяндыр карчык чабып килеп чыкты; сузып кына:
— Мөф-ф-ф... и кая тора?! — диде. Мин дә:
— Уф-ф-ф... ада! — дидем.
Карчык бик каты шаркылдап көлде дә, авызын лампа морҗасына куеп:
— Әйе, Уф-ф-ф... ада шул! —диде.
Лампа кинәт сүнде. Тирә-як дөм караңгы булып калды. Ерактан берсе ачы тавыш белән каравыл кычкырырга тотынды. Мин дә куркып... уянып киттем.
Бөтен җирем шабыр тиргә баткан, йөрәгем дә бу куркынычлы шомлы төштән ду китереп тибә иде.
Төшемне карчыкка сөйләдем. Ул мәгънәле генә итеп:
— Садака бирергә кирәк... — диде. Уйладым-уйладым, моны нәрсәгә юрарга да белмәдем
һәм шул килеш намаз укыганнан соң, тагы йокыга киттем. Иртәгесен базарда малайлар ачы тавыш белән:
— Яңа газеталар бар, абзыйлар: кызыллар Уфаны алганнар,— дип кычкырып йөриләр иде.
*Әлхәмделилла — аллага шөкер, аллага дан булсын.
**һиҗрәт итү — күчеп киту.
***Кыямәт — дөнья беткән көн (дини).
You have read 1 text from Tatar literature.