Latin

Робагыйлар

Total number of words is 889
Total number of unique words is 636
44.5 of words are in the 2000 most common words
57.8 of words are in the 5000 most common words
64.7 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
italki
(Нури Арсланов тәрҗемәләре)
Бөек шагыйрь һәм галим Гомәр Хәйям Иранда, Нишапур шәһәрендә, 1048 елның 18 маенда дөньяга килә. Атасы Ибраһим чатырлар тегү өчен тукымалар (хаималар) тукучы һөнәр иясе булып, шагыйрь соңыннан үзенә әдәби кушаматны да шуннан ала.

Башлангыч белемне туган шәһәрендә алгач, Гомәр Хәйям, укуын дәвам иттерү өчен, Бәлх шәһәренә, аннан, ул вакытта мәдәни мәркәз булып саналган Сәмәркандка күчә. Соңра, шаһзадә чакыртуы буенча Бохарага барып, сарай галиме вазифасын үти башлый. Бу вакытларда инде Хәйям талантлы математик, астроном һәм философ булып таныла. «Хорасан имамы; гасырның иң зур галиме; хакыйкать исбатчысы; юнан фәннәре белгече; Көнчыгыш һәм Көнбатыш философлары остазы...» – үз вакытында Гомәр Хәйямга бирелгән хөрмәтле һәм дәрәҗәле исемнәрнең берничәсе менә шундый.

Солтан Малик-шаһ вакытында Бөек сәлҗүкләр дәүләте Кытай чикләреннән алып Урта диңгезгә, Һиндстаннан алып Византиягә кадәр киң җәелгән була. Шул Бөек дәүләттә солтан Малик-шаһның вәзире, зур укымышлы, талантлы дәүләт хакиме Низамелмөлек хөкем йөртә. Илдә сәнәгать һәм сәүдә эшләре чәчәк ата. Зур шәһәрләрдә яңа мәдрәсәләр салына, Багдад шәһәрендәге «Низамия» академиясе яңадан аякка бастырыла.

Низамелмөлек Гомәр Хәйямны да яңа дәүләтнең башкаласы Исфаханга чакыртып алдыра, һәм яшь галим солтан сараеның иң хөрмәтле кешеләреннән берсенә әйләнә.

Монда аңа, заманының бөек астрономы буларак, дөньяда иң зур обсерватория төзү эше тапшырыла. Шул бинада ул, Рим папасы Григорий XIII кә кадәр биш йөз ел элек, яңа календарь төзи. Шунысы гаҗәп: ул төзегән календарь хәзерге без куллана торган календарьдан дөресрәк санала!

Гыйльми хезмәтләрен күздән кичергәч, шундый зур галим үз шигырьләрен кай арада язды икән дигән сорау туа. Аның робагыйлары (дүртьюллыклары), тирән фәлсәфи фикерләрне кыска һәм оста итеп әйтеп бирү белән бергә, шигъри матурлыгы, сурәтлелеге, ювелирларча нәфислеге, төгәллеге белән дә таң калдыралар. Тарихи мәгълүматларга караганда, Хәйямның шигырьләре күбрәк фәнни хезмәткә бирелеп утырган чакларында, уйланып калган араларда, фәнни трактатларның кырыйларына язылган була. Хәйям, шагыйрь буларак, Фирдәүси шигырьләренә бик зур бәя биреп, үзе язган шигырьләрдән һәрвакыт баш тарткан. Ләкин монда бер нәрсәне – ул заман шартларында дини хорафатларга каршы килгән, мәхәббәт һәм шәхес азатлыгына мактау җырлаган, ахирәт, җәннәт һәм җәһәннәмнәрне инкяр иткән шигырьләрне «Мин яздым!» дип әйтү – ислам нигезенә балта чабуны үз өстеңә алу – мөмкин булмаган эш икәнен, әлбәттә, онытмаска кирәк. Шулай да, шагыйрьнең үз шигырьләреннән баш тартуына бу китаптагы аның кайбер робагыйларында «Хәйям» дип атап әйткән урыннары күңелдә шик уята төсле. Мәсәлән:

Бөтен шәйнең соңы – бетмәк-югалмак,
Шуңа, Хәйям, башың сауга куан син.
– ди ул бер робагыенда. Ләкин моны халык арасына киң таралган шигырьләргә «Хәйям» сүзен халык үзе өстәгәндер дип тә фараз итәргә була. Бәлки, чыннан да, шагыйрьнең үз язмасында «Хәйям» урынына «бәндә» яки башка сүз булгандыр?!.

Гомәр Хәйям үз әсәрләрендә кузгаткан фикерләре белән безнең татар халкына аеруча якын: ул безгә бик билгеле булган уртак динне – ислам динен тәнкыйтьли, үзенең фәнни-фәлсәфи шигырьләрендә ачы тел белән дини хорафатлардан көлә. Хәйям робагыйларындагы күңел ачу, гыйшгашрәт мотивлары да, беренче нәүбәттә, әнә шул дини хорафатларны фаш итү чарасы буларак кулланыла. Форсатны кулдан ычкындырма, бүгенге көнеңнән файдаланып кал, ләкин теләкләреңдә комсыз булма, түрәлеккә, дәрәҗә казанырга омтылма, яшәүнең асылы анда түгел. Солтаннар, шаһлар да, батырлар, матурлар да – барысы да аяусыз «фәләк тәгәрмәче» астында тузанга әверелә. Хикмәт иясе теләкләрендә тыйнак булырга һәм, бер үк вакытта, үзенең кеше икәнен онытмаска тиеш, ә кешегә барлык кешелек сыйфатлары да хас булу килешә. Туфрактан яралганнар туфракка әйләнә,– димәк теге дөнья юк, үлгәч терелмәк юк, кеше бер генә яши – кадерен бел!– Менә, кыскача әйткәндә, Гомәр Хәйямның үз шигырьләрендә алга сөргән төп фәлсәфәсе шул.

Хәйям үзенең фикерләве, дөньяга карашы белән безнең алга тормышка гашыйк оптимист, материалист булып килеп баса.

Баш күтәрүчеләр тарафыннан Низамелмөлек үтерелгәч, соңыннан, күп тә үтми яшьли Маликшаһ та үлеп киткәч, илдә тәхет өчен көрәш башлана. Бу ыгы-зыгыда Гомәр Хәйямның да хәле начарлана. Аңа дошман карагруһ кешеләр хәрәкәткә киләләр. Хәйямны эзәрлекләүләр башлана. Шагыйрьгә, «гөнаһларын юар өчен», хаҗга китәргә туры килә...

Туган шәһәре Нишапурга әйләнеп кайтканда инде аңа сиксән яшьләр чамасы була. Аннан соң озак та тормый, сиксән өч яше тулып килгәндә (1131 елның 4 декабрендә) Гомәр Хәйям дөнья куя.

Озак еллар күп кенә галимнәр аның робагыйларыннан алтмышлабын гына нәкъ аның үзенеке дип кабул иттеләр. Ләкин соңгы елларда шагыйрьнең үз илендә шактый тулы басмасы чыгарылды. Анда ннде без Гомәр Хәйямның дүрт йөзгә якын робагыен күрәбез. Әле хәзер дә шагыйрьнең күпме шигыре барлыгы төгәл билгеле түгел. Үз кулъязмалары әле һаман да табылмаган. Хәзергә билгеле булган кадәресе – галимнәрнең күп тырышлык һәм көч куеп эзләнүләре, сайлаулары нәтиҗәсендә җыелган өлеше генә. Киләчәктә әле яңадан-яңа энҗеләрнең табыла торуы мөмкин.

Татар халкына Гомәр Хәйям робагыйлары элек-электән таныш булган: мәдрәсә шәкертләре, Шәрекътәге уку йортларында белем алып кайткан зыялылар шагыйрьнең шигъри әсәрләрен, нигездә, оригиналында, ягъни фарсы телендә укый торган булганнар. XX йөз башларында исә робагыйлардан аерым үрнәкләр татар теленә дә тәрҗемә ителә башлый. Шундыйлардан, мәсәлән, Дәрдмәнд тәрҗемәсендәге:

Калмады галәмдә мәгълүм булмаган,
Аз булыр әсраре мәрһүм булмаган.
Уйлагач җитмеш ике ел төн вә көн,
Аңладым: һичнәрсә мәгълүм булмаган.
– робагыен күрсәтеп үтәргә мөмкин.

Ә 1919 елда галим һәм әдип Гали Рәхим (1892–1943), шагыйрьнең бер төркем робагыйларын тәрҗемә итеп, «Иран шагыйрьләре» исемле җыентыкта бастырып чыгара. Гомәр Хәйям иҗаты белән кызыксыну, аны татар теленә тәрҗемә итү эше совет чорында да дәвам нттерелә. Бу юлда бигрәк тә Хәсән Туфан (1900–1981) һәм Зыя Мансурлар зур тырышлык күрсәттеләр. Аларның тәрҗемәләре дә киләчәктә дөнья күрер әле.

Мин исә укучыларга озак еллар буе үзем эшләп килгән тәрҗемәләрне тәкъдим итәм. Барлыгы – дүрт йөздән артык робагый. Алар турыдан-туры фарсычадан булмаса да, оригиналлары белән чагыштырылып һәм русча, үзбәкчә, казакъча тәрҗемәләреннән иҗади файдаланып эшләнделәр. Тәрҗемәләрнең сыйфаты турыңда фикер йөртү, әлбәттә, укучылар һәм әдәбият белгечләре хөкемендә.

Гомәр Хәйямның моннан күп гасырлар элек язылган робагыйлары безнең заманда да һаман тере, үзләренең фәлсәфи тирәнлеге, көләчлеге һәм нәфислеге белән зур эстетик ләззәт көченә ияләр.

Нури АРСЛАНОВ,1985 ел
You have read 1 text from Tatar literature.