Latin

Рәдде бичара кыз

Total number of words is 4255
Total number of unique words is 1596
36.8 of words are in the 2000 most common words
49.8 of words are in the 5000 most common words
57.6 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Драма

Гакыллы приказчик мәслихәтсез югалтадыр үзенең гомерен. Әсәр басмасына рөхсәт бирелде Петербургта 8 май 1888 елда.

КАТНАШУЧЫЛАР.

Мирза – бик фәкыйрь, ишек кагучы, түгәрәк сакаллы, карарак йөзле, яше 51 дә.
Сәлимә – Мирза хатыны. Түгәрәк йөз, ак битле, тулы гына. Яше 43 тә.
Xәлимә – Мирзаның кызы. Урта буйлы, сызылган кара кашлы, ак битле, энҗе тешле, озын кара чәчле, матурлыкта Зөләйхәи сани2. Яше 16 да.
Мәхүп – күрше хатыны. Чагыр күзле, тешләренә кара яккан. Даимән эше өйдән өйгә сүз йөртүдә, үзе бик көнче хатын. Яше 48 дә.
Биби әби – мәшһүр яучы да, әби дә була. Яхшы карчык. Яше 76 да.
Фәрханә – Әхмәт бай кызы. Бик һавалы, үзе курнос, шадра. Яше 21 дә.
Закир – Әхтәм бай приказчигы. Бик купшы, кызыл сакаллы, зәңгәр күзле. Яше 33 тә.
Әхтәм бай – фабрикант, аксакаллы, кызыл йөзле, бик бай. Яше 64 тә.
Әлифәбикә – Әхтәм бай хатыны. Бик симез, гадәти буйлы, ачык чырайлы. Яше 59 да.
Әптем – Әхтәм бай углы. Бик матур, тәүфыйклы, бик гакыллы. Яше 24 тә.
Әхтәм байларның асрау кызы – яше 13 тә.
Хәйри – Әхтәм бай кучеры. Зур сакаллы, озын мыеклы. Яше 55 тә.

ФАСЫЛ ӘҮВӘЛ3

Беренче действие4
Пәрдә ачылыр.

Күренеше бер иске йорт. Түшәме бик тәбәнәк. Йортның эчендә бер иске кисмәк янә бер калайлап бетергән табак. Янә стенада бер шүрлек, ул шүрлектә ничә төрле иске кораллар. Янә йортның уң тарафында бер иске карават. Ул караватта утыра бер хатын, исеме-Сәлимә. Ул хатынның бер генә кызы бар, исеме-Хәлимә. Йорт хуҗасының исеме-Мирза. Сәлимә хатын идән себерә, Хәлимә иске күлмәк кигән. Шул күлмәгенең ертыгын ямап караватта утырган Хәлимәнең инәсе сынар да.

(Хәлимә әйтә моңаеп):
Әни, актык инәм иде, ходаем, ул да сынды, инде нихәл кылаем, әти дә тиз кайтмас инде... (дип, Хәлимә тәрәзәдән атасын карар да, ул арада, сискәнеп торып, мич артына керер дә):
Әни, күрше Мәхүп абыстай берлә Биби әби кереп килә, минем күлмәгем ертыкны күрмәсеннәр. Әгәр, Хәлимә кайда, дип сорасалар, мич башында ята, башы авырып, дип әйт.
(Анасы):
Яхшы, кызым (ди). (Ул арада Мәхүп абыстай берлә Биби әби ишектән керерләр дә, караватка утырып, фатихадан соң, Биби әби акрын гына әйтә):
Нихәл, кызым Сәлимә, исәнме? Мирза исәнме, нихәлегез бар? Кая кызым Хәлимә, күренми дә.
(Сәлимә әйтә):
Әлхәмделиллаһ, Биби әби, бик сәламәтләрмез, әткәсе дә бик сәламәт, кызым Хәлимә дә бик сәламәт. Әле тик бераз башы авыртып, кичә кич йоклый алмаган иде, бераз йоклыйм дип, мич башына менеп яткан иде, йокыга да киткән.
(Биби әби әйтә):
Йә инде, Сәлимә, яшь вакытта хәзер авырыйсың да, хәзер тереләсең. Алай булса да, Сәлимә, яшь бала. Аллаһ бәхет берлән сәламәтлек бирсен.
(Мәхүп абыстай әйтә):
Амин.
(Сәлимә әйтә):
Кара әле, Мәхүп, син Әхтәм байларга туйга баргансың? Әле бүләк бактыгызмы, нинди бүләкләр җибәргән, мәһәр нәрсәләре ничек? Инде байларның байларчадыр. Бер көн Мирза абзагыз ише­теп кайткан иде, егерме табын ирләр булган дип, хәйран калган идек.
(Мәхүп әйтә):
И Сәлимә, син сорама, мин әйтмим! Инде ул мәһәргә килгән камзуллык, чатма тунлык, хәтфә, чук-чук энҗе димсең, ул кыйммәтле мрантиклар димсең! Кияү анасыннан егерме пар кырыклык алтын – чәч тәңкәсе өчен, ул башка бүләкнең хисабы юк, штук-штук асыл, ничә камзуллык ыштуф, ул, Сәлимә, төргәк-төргәк йон димсең. Төргәк-төргәк ситсы, ул пакет-пакет акчаның хисабы да юк. Көзгесе идәннән түшәмгә кадәр, тоташ калайлы сондык, бик зур, гаҗәеп-гарәеп5, эчендә фруктылар, һәртөрле ислемайлар инде, Сәлимә, әйтеп бетерерлек түгел. Тукта әле, Сәлимә, ул да торсын, шунда бүләк бакканда бай хатыннары сүзләшәләр, "аслиһи, нәслиһи"6дип: Әхмәт бай кызын Ислам мулла углына бирмәгән дип. Ул арада Мәхмүт бай хатыны Хәбибҗамал бикә гайрәт берлән әйтте: "Ник бирсен Әхмәт бай Фәрханәне Ислам мулла углына! Ахрысы матур дип барырга, Фәрханә юләр түгел, матурлыгына кызыгып, бер ярлыга барырга. Ул теге "Бичара кыз" китабында әйткән: "Маһитапка туй булгач, кияү кергән кичне Маһитап, Җантимер ямьсез дип, Җанти­мердән аерылып, Җанбайга, муллалыгы7 бар, үзе дә матур, ярлы булса булсын, Җанбайга барам", дип язган. Мин, кунаклар, бу Маһитапның, ямьсез дип, бай егеттән аерылып, матур дип, бер ярлы егеткә барганына бер дә ышанмыйм. Ахрысы, бу була торган эш түгел. "Хатыннар сөяр байны, ирләр сөяр сауны", дигәннәр; бай иргә бару бик кыйммәт, әгәр нәфсе теләгән кеше бай иргә баргач, кирәк булса, матур егетне табып була", дип Мәхмүт бай хатыны елмаеп көлде.
(Биби әби әйтә акрын гына):
Тукта, Мәхүп, мин сезгә бер сүз сөйлим, мин яшь вакытта тумачи әни сөйли торган иде: Маһитап-Җантимерләр кыйссасыны, алар ул заманда булган икән, ул Маһитап үзе кечкенәдән усал булды, кыз чагында ук үзләрендә торган хезмәтчеләр берлән йөреп, Маһитап­ның аты-суы чыккач, бер юньле кеше алучы булмаган иде. Алай да Җантимер үзе бик ямьсез булса да, бик гайрәтле егет иде, үзе бик байның углы иде. Маһитапның матурлыгына кызыгып, аты-суы чыкса да разый булып, ат иясенә килгәч аксамасын, мин аны тота белермен дип, Маһитапны алган иде. Җантимер кияү булып, ул кичне үк Маһитап янында Җанбайны күргәч, гайрәтлегеннән шул сәгать талак кылган. Ул теге "Бичара кыз" китабында язган Җанти­мер исерек иде, исереклектән белешми, Маһитапны кызык итим дип, талак кылган дигән. Юкса үзеңез уйлап караңыз, аек булса, ирләр хатыннары янында кочаклап бер тәвәккәл ят ир күрсәләр, аермый нишләр? Гакыллысы булса, үтерер дә, аеру түгел. Җантимернең Маһитапны аеруы гайне8 гакыллылыгыннан. Ахрысы, әүвәл кичне үк бер ят егетне кочаклап утырганын күргәч, уйлагандыр, дуңгызны кондыз итә алмам дип. Хәер, хәер, Мәхүп, ул торсын, тукта әле, Сәлимә, мин сиңа сөенеч берлә килдем. Хәлимә ишетмәсен, мине Әхтәм бай приказчигы Закир әнкәсе җибәрде сезгә, яучы итеп. Закир ишеткән икән кызның матурлыгыны. Закир әнкәсе әйтте, бу көн чакыртып: бар, Биби әби, Мирзаларга яучы бул, Хәлимәне бир­сеннәр, диде. Мин әйткән идем Закир әнкәсе Патыйга: Мирзалар фәкыйрьләр шул, дип. Закир әнкәсе әйтте: юк, Биби әби, Закир дәүләт сорамый, жалованиесе дә елга өч мең тәңкә. Инде үзенең дәүләте дә Әхтәм бай дәүләтеннән ким түгел. Бары матур кыз аласы килә.
(Мәхүп абыстай әйтә бик көнләшеп, эче берлә сулап):
Җә инде, Сәлимә, бу чакта приказчиклар байлардан бай була. Әйдә, бик яхшы, Әхтәм бай бүләкләреннән ким булмас әле (дип, Мәхүп аһ итеп эченнән уйлар: Әйдә, тик Биби әби яучы булып йөрсен, мин мең хәйлә берлә туйларын бозармын, дип сулап җибәрер).
(Сәлимә кулы берлә яңагына таянып):
И Биби әби, белмисең ахрысы, туй итәргә байтак эш кирәк, инде сездән яшерен-батырын түгел, Мирзагыз да шул ризыклык кына таба. Кыз бирә башлагач, үзенә күрә алды-арты дигән күк, ичмаса, бер каты да булмагач. Дус бар, дошман бар, бер матурлык берлә эш бетми.
(Биби әби әйтә):
Җә инде, Сәлимә, әле Закир Хәлимәне бер күрсен, Мирза берлә дә мәслихәт итеңез, юкса Закир әнкәсе яман сүз әйтмәде. Закир Хәлимәне күрсен, ахрысы алыр өчен харам түгел, яратса, туена да, барысына да акчасын үзем бирәм, диде.
(Мәхүп әйтә):
Җә инде, Сәлимә, аның өчен кайгырма, мең тәңкә бирер әле, Хәлимәне күрсен, харам эш түгел. Безнең әби әйтә торган иде: бабагыз мине бер чынаяк чәй эчеп алды, дип, ул гаеп түгел, пәйгамбәрләрдән калган эш.
(Сәлимә әйтә):
Яхшы, Аллага тапшырдык, атасы берлә киңәш итик, шул расход­ны да үзләре биргәч, чәче бәйләнгән булса, белмәссең дә.
(Биби әби):
Яхшы, кызым Сәлимә, Аллага тапшырдык, яхшы сәгатьтә булсын, әүвәл-ахырысы хәерле булсын, Мирза берлә яхшылап сүзләшеп карагыз, әгәр мәслихәт булса, көндез кереп чыгармын, өйләдән соң Закирны алып килермен, Аллага тапшырып. Закир керер, тәрәзәдән карар, Хәлимә тәрәзә яныннан узып китәр. Хуш, Сәлимә (дип чыгар).
(Мәхүп абыстай куанган булып):
Хуш, Сәлимә, бик һәйбәт инде, кызың Хәлимә менә дигән байга бара, минем кызым Гафифәгә дә шунда үземез күк бер фәкыйрь булса да ярар, тыныч урын булсын! (дип чыгар, Сәлимә хәйран булып калыр. Ул арада мич башыннан Хәлимә төшеп караватка уты­рыр да):
Әни, Мәхүп абыстай бик күп сүзләр сөйләде, Мәхмүт бай хатыны ни дип әйтте?
(Хәлимә әнкәсе Сәлимә әйтә):
И кызым, Мәхүп – булган хатын, аның бай кардәшләре бар, һәрвакытта байлар мәҗлесенә дәшәләр. Аның ишеткәнен, күргәнен сөйләп бетерер хәл юк (дип торганда, ишектән Мирза керер дә кычкырып):
Ах! Кызым, мә, ал янчыкны, мә, тагын сиңа биш-алты клиндер алдым (дип Хәлимәгә бирер, Хәлимә клиндернең берсене шарт итеп теше берлә сындырып алыр да):
Алла, бик каты икән! Тешем сынар имеш! (дип янчыкны чишеп, бакыр акчаны санар да): Әти, кырык биш тиен монда (диер дә Хәлимә янә әйтә): Әти, кемнәрдә эшләдең бу көн эш?
(Мирза әйтә):
Әхмәт бай ике ишегенең күннәрен яматты. Кызым, алай да һай каты кеше Әхмәт бай, ике ишек төзәткәнгә барысы кырык биш тиен бирде; ярты гөрәнкә вак кадак та үзем алдым әле, барсына-кырык биш тиен.
(Хәлимә авызларын елмайтып сорый):
Әти, Әхмәт байның кызын күрмәдеңме, ничек, чибәрме?
(Мирза әйтә):
Күрдем, кызым Хәлимә, Фәрханә исемле икән, атасы дәшеп алды, исемене дә шунда белдем, бик чибәр кыз икән. Хәер, кызым, мин бай балаларының шунсын яратам, бик әдәпле булалар. Әдәплелекләре берлә кешегә күркәм күренәләр. Ул безнең күрше Мәхүп кызы Әпипә күк әдәпсез түгел инде, Ходай күрсәтмәсен, кичә мин кайткан чакта, капка төбендә лач-лач сагыз чәйнәп, узган-барганга эт күк өреп, дәшми калмыйдыр (дигәндә Сәлимә әйтә):
Тукта, атасы, аларны сөйләшер вакыт булыр, әле бу көн итче Ваһап әнкәсе Биби әби килде, яучы булып Хәлимәгә (дигәч, Хәлимә авызын тотып ишектән чыгып китә. Сәлимә, Мирза караватка утырып, Сәлимә Биби әбинең сүзләрен барын да Мирзага айтә).
(Мирза):
Хәерле булсын, әнкәсе, ахрысы, шул акча да бирсә, Закирга бирермез дә шул, үземез сәламәтлегемездә тапшырасымыз килә, тәвәккәлләп. Әнкәсе, Биби әбигә әйтерсең, Мирза, Аллага тапшы­рып, риза булды диярсең (дип, Мирза, янә коралларын алып, эшкә чыгып китәр. Мирза чыгуына Биби килеп керер дә караватка утырып әйтер):
Нихәл, кызым Сәлимә, ничек киңәш, Мирза ни әйтте?
(Сәлимә әйтә):
И Биби әби, Мирзагыз ни әйтсен, ахрысы, ул да фәкыйрьлек берлә йөдәгән, үзенең исәнлегендә тапшырасы килә; кыз бала дигән нәрсәне саклавы бик кыен, атасы да шул: тәвәккәлләрбез шул, диде. Мәһәренә дә акчадай биргәч, диде. Аның акчасы безгә буласы түгел, үзенең туена тотасы, тик дус-иш алдында туйны да кеше туе төсле итәсе киләдер, диде.
(Биби әби әйтә):
И кызым, Мирза акыллы кеше шул. Замана бик авыр, дәүләтле кешеләр дә ах итеп туй уздыралар, бик яхшы, мин Закирны алып килим, хуш, Сәлимә (дип чыгып китәр. Хәлимә өйгә кереп юынып сөлгегә сөртенер дә шәл ябынып келәткә чыгар. Ул арада Биби әби берлә Закир ишектән килеп керер дә башын матчага орып):
Алла башым! (дип Биби әби берлә караватка утырып дога кылырлар. Сәлимә арты берлә торыр.)
(Биби әби әйтә):
Мөхәммәт Закир, мәхәббәтле күзең берлә кара тәрәзәдән, Аллага тапшырдым, һәр икегезне бер-береңегезгә мәхәббәтле күрсәтсен (диер), (Закир тәрәзәдән карар. Хәлимә вак-вак атлап, йөзен күрсәтеп, тәрәзә яныннан үтәр. Закир Хәлимәне күргәч, гашыйк булып, Биби әбигә карап әйтә):
Биби әби, кыз миңа ошады, колак сөенечлеккә йөз тәңкә бирәм. Янә хәзер үзең күлмәклек асыл китерерсең (дип, бумажникны ачып, йөз тәңкә акча бирер дә Закир Биби әби берлә хушлашып чыгар. Алар чыккач, Мирза да кайтып, Сәлимә, кыз, Мирза акчаны санап сөенеп утырганда, Биби әби бер эскәтергә төргән нәрсә алып ишектән керер).
(Мирза):
Әйдә, Биби әби, хуш килдеңез.
(Биби әби утырып дога кылыр да, эскәтер чишеп, штуклы асылны бирер, һәм поднос берлә фруктыны да бирер. Мирза, Биби әби, Сәлимә дога кылып, хәерле булсын да хәерле булсын диешеп, фруктыны капкаларлар да, ул арада Хәлимә мич артында, куанып, асылны карар).
(Биби әби китмәк булганда, Биби әбинең яулыгын Сәлимә сорап алып, фруктыны төйнәп бирер).
(Сәлимә әйтә):
Мә, әби, Ваһапның кечкенәләре бар, аларга күчтәнәч булыр.
(Биби әби әйтә):
Җә инде, Сәлимә, җитәр, оят булыр. (Мирза куеныннан янчык чишеп, бер биш-ун тиен садака бирер.)
(Биби әби, Аллаһеммә дип, бит сыйпар. Мирза да бер аягыны тезләнеп, бер аягыны басып, кулларын чаш-чош китереп, дога кылыр.)
(Биби әби):
Хуш, углым Мирза, Сәлимә кызым, сау бул, туйны кай көн икәнен үзем хәбәр бирермен. Бу көн Әхтәм бай хатыны Әлифәбикәдән Закир рөхсәт сорарга кушты әле, анда барам (дип чыгар. Ул чыккач, Хәлимә дә мич артыннан чыгып фруктыны капкалар).

Пәрдә төшәр.

Икенче действие

Икенче пәрдә. Әхтәм байның түбәнге этажы пулатта, контор ишекне кергәч, ишекнең ике ягында ике конторка, янә түрдә бер конторка, ул конторкада Закир утырыр, берничә телеграммалар укып. Күрше хатыны Мәхүп абыстай, Сәлимәләрнең вәгъдә куйганнарыны белеп, бик көнләшеп, бик хафаланып, кара җилән бөркәнеп, Әхтәм байның конторына китәр.

Пәрдә ачылыр.

Әхтәм бай конторы, конторга Мәхүп килеп керер.

(Мәхүп әйтә):
Мөхәммәт Закир монда микән?
(Закир борылып карар да):
Нихәл, абыстай, ни йомыш? Закир без буламыз.
(Мәхүп әйтә):
Мөхәммәт Закир, инде сез булсагыз, гаеп итмәсәгез, мине сиңа Әхмәт бай хатыны Асылбикә абыстай җибәрде, сәлам әйтте. Янә әйтте, әйт Закирга, дөрес җавапны бирсен, диде. Мин бу арада күрдем Закирны ишек кагучы Мирзаларга килеп киткәнен, әллә, югыйсә, Мирза кызы Хәлимәне алырга йөри микән, бар, Мәхүп, Закирга әйт, диде, мин Закирны кызганам, кечкенә вакытта бездә самавыр куеп торган иде, мин аны үз балам күк күрдем, диде. Ул Хәлимәнең төсенә карап кызыкмасын, аның бик начар эшләре бар, диде. Балалар авыруы димсең, ташка үлчим, тфү, төче зәхмәтеме димсең, диде (шулай дигәч, Закир әйтә):
Юк, абыстай, мин ишек кактырмакчы идем, шуның өчен барган идем, хәер, Мирзаның кызын күрдем, бик чибәр икән.
(Мәхүп әйтә):
И Мөхәммәт Закир, чибәр-ни түгел әле, теге "Бичара кыз" китабында язган имче Сәхип әби Маһитапка өшкереп язып бер дога биргән, бусагага кыстырырга дип, шуның күк кызның әнкәсен буш кеше димиләр, юкса кыз чибәр-ни түгел, бер-бер хәл иткәннәрдер, шуңар синең күзеңә чибәр күренгәндер, чибәр кызлар бар ул. Менә кыз, менә кыз, менә кыз, менә кыз, шәһәрдә бер дип әйтсәң буласы, безнең Асылбикә абыстай кызы Фәрханә, ул матурлыкка димсең, корпус димсең, ул укымышы, менә кыз, менә кыз. (Закир Фәрханәне мактаганын ишеткәч, сакалларын сыпырып, мыегыны авызына кабып карап уйлап торды. Мәхүп, бу хәлне күреп, сөенеп, боларның эшләрене бозам дип көлемсерәп әйтте):
Әле, Закир, без сине уйлый торган идек, безгә Фәрханәгә кияү булыр дип, чөнки Ислам мулла углына бирмәй калулары да уйлары сездә дип. Фәрханә үзе дә синең узган-барганыңны карап кына тора. Әхмәт бай үзе дә сине мактап сөйли, Әхтәм байның бар фабрик эшләрен караган да Закир гына дип.
(Закир сорады):
Соң, абыстай, сезне кем дип белик?
(Мәхүп әйтә):
Минем исемем-Мәхүп, мин Фәрханә янында торам, Әхмәт байның түрендә генә, Асылбикә абыстайның киңәшчесе мин.
(Закир әйтә):
Алай булса, Мәхүп абыстай, инде син үзең рәтләп, Асылбикә абыстайга әйт, мин Мирза кызын вәгъдәләшкән идем, йөз сум акча биргән идем, мин инде, Асылбикә абыстай мәслихәт күрмәгәч, вәгъдәмнән кайтам.
(Мәхүп әйтә).
Алар кайтарырлармы соң йөз сум акчаңны?
(Закир әйтә):
Тфү, төкерек миңа йөз сум акча, әгәр ашасалар да. Инде син Асылбикә абыстайга әйт, рәхмәт безне исеңдә тотып, безнең өчен тырышканга, юкса минем беркемем дә юк. Әни безнең бер сала карчыгы, бернәрсә дә белми, дус-ише юк, абыстай үзе һәрвакытта догада була күрсен (дип, бумажникны ачып):
Мә, Мәхүп абыстай, бераз мәгәрич, яхшы хәбәрләр китергәнеңә ун сум, янә, Мәхүп абыстай, инде үзең Фәрханәне булдырырга тырыш, бу ун сум берлә калмассың.
(Мәхүп әйтә):
Закир, оят булмаса инде, бик күп ун сум да, юкса ул Фәрханә сезнеке инде, аны бер дә уйламагыз, хуш, Закир!
(Закир да):
Хуш, Мәхүп абыстай, һәрничек булса да Асылбикә абыстайдан догаларын үтен (диер, Мәхүп чыгар. Закир үз-үзенә әйтә):
Менә син, Алла коткарды лабаса, мин юләр булганмын, юкса бер җимерек өйдә ни күреп үскән ул кыз, аннан ни хәер күрмәк кирәк, ни сүзеннән рәхәт күрмәк кирәк, ни үзеннән, бер-бер затсыз кыз ахрысы, борынгылардан калган сүз бар да дөрес: "Асылынсаң асылын агачның асылына", дигәннәр. Менә син кызык, харап була яздым бит, матур дип бер ярлыны алчы. Корсын матурлыгы, ямьсез булсын, бай булсын. Фәрханә кемнән ким: бары борыны җимерек тә, бераз шадрасы бар, ул да булса әллә ничек мәхәббәтле, кечкенә чагында ук мине сөя торган иде (дип куанып торганда, ишектән Биби әби килеп керә).
(Биби әби әйтә):
Ух Алла, шул байларның баскычы бик биек, тыным бетте, ух ютәл, бу картлык. Нихәл, Закир, мин югартын Әлифәбикә яныннан төштем. Әлифәбикә бик яратты, Әхтәм абзагызга үзем әйтермен, туен да үземездә итәрмез, диде. Хәлимәне кечкенә чагында матурлыгыны күреп, хәйран калган идем, бик яхшы, диде.
(Закир әйтә):
Хәер, Биби әби, инде мин ул эштән кайттым, бар, Мирзаларга әйт, асыл берлә йөз сумны кайтарып бирсеннәр, миңа сихерче кызы кирәкми.
(Әби әйтә):
Ул ни дигән сүз, Закир? Мирза хатыны бик тәкъва хатын!
(Закир әйтә):
Хәер, Биби әби, минем сүзем бер булыр, кайттым дигәч кайттым, кирәкми, юк, миңа зыяндашлы, янә череп сасып беткән төче зәхмәт­ле кыз. Кирәкми. Хатынсыз торсам торам, андый черегән кыз ал­мам!
(Биби әби хәйран булып):
Ах Алла, бу нинди эш булды бу, патшаларга ярарлык кыз, сезгә килеп нинди шайтан яманлаган!
(Закир әйтә):
Хәер, әби, юк инде, кайттым, тәгаен ничек икәнен белдем, гаеп итмә, Биби әби, сине өшәндердем.
(Биби әби әйтә):
Юк, Закир, мин өшәнмим, ай-һай хата итәсең, пешкән эш иде, ахыры хәерле булсын (дип чыгар. Закир шалт-шолт чут салырга тотыныр, пәрдә иңәр.)

Өченче действие

Өченче пәрдә. Мирза өе чыгар. Пәрдә ачылыр Мирза, Сәлимә, Хәлимә сөенешеп утырганда, ишектән Биби әби керер.

(Мирза әйтә):
Хуш киләсең, Биби әби! (Сәлимә башындагын алыр, Биби әби караватка утырып дога кылыр да):
Исәнмесез барыгыз да, хәерле булсын ахырысы. Мирза, мин сезгә күңелсез эш берлә килдем, изге эшкә шайтан керә, дигәннәр, бар да рас, белмим кем барып яманлаган Закирга Хәлимәне, зыяндашлы, янә череп, сасып беткән, төче зәхмәте берлә һәм әнкәсе дә сихерче икән дип. Закир ышанган, мине җибәрде: бар Мирзаларга, кайтар­сыннар минем асыл берлә йөз сум акчаны, диде. Мин, Мирза, Аллаһ шаһит, шулкадәр Закирны үгетләдем, һич үгетем кабул итмәй, әгәр кайтарып бирсәләр, бирерләр, бирмәсәләр, ашасыннар, диде.
(Мирза, гайрәт берлә аяк тибеп):
Сәлимә, бир акчасыны, Хәлимә, бир асылыны! Минем башта ук әллә ничек күңелем бик разый булмаган иде. Син шул, Сәлимә, туена да, барына да үзе бирә дип әйттең. Юкса аның баеннан урлап җыйган акчасына кызыкмыйм (Сәлимә акчасыны бирде, хафа берлә Хәлимә асылны).
(Биби әби):
Хуш, Мирза, хуш, кызым Сәлимә, Аллаһ Тәгалә бәхетен яры кылсын, инша Аллаһ, хәергәдер әле (дип чыгып китәр),
(Сәлимә караватка ятып кычкырып еглый):
И Ходаем, үзеңә мәгълүм, сихернең нәрсә икәнен белмәдем, сихерче дип гаеп табып, кызыма килгән вәгъдәне кайтардылар, бу ни гөнаһым шомлыгы бу, Ходаем?
(Хәлимә еглый):
И Ходаем, бу ни гөнаһым, илаһым, үзеңә мәгълүм, атамнан гайре ир йөзе күргәнем юк иде, һичбер авыру күргәнем юк, бакчы, минем өчен анамны да сихерче дигәннәр, Ходаем, өебезгә кергән хатыннар, кызлар җаныма килсә, әйтә торганнар иде: Хәлимә, нинди ислемай сөрттең, синнән гел май исләре килә, дип. Инде бу көн ишеттем: череп, сасып беткән дип.
(Мирза йөри-йөри Закирны тирги):
Бәдбәхет, авылда бәрәңгегә туймый үскән нәрсә, ниләр әйткән булып йөри имеш (дип, болар: Мирза, Сәлимә, Хәлимә хафа булып өйалдына куйган самавырларыны онытканнар, самавырдан ут үрләп, боларның өй стенасына кабар, берзаман пожарный чабы­шып килеп, боларның өйләрен ватып, утны сүндерерләр. Болар көчкә тәрәзәдән чыгып калырлар, ул арада базар халкы утны тамаша кылырга килерләр. Шунда Әхтәм байның углы Әптем килер. Закир берлә Әптем Хәлимәне күреп гашыйк булып, Закир­дан сорады):
Бу кем йорты? дип.
(Закир әйтә):
Бер ярлы, ишек кагучы Мирза йорты (диде).
(Әптем әйтә):
Закир, бу матур кыз кем кызы?
(Закир әйтә):
Шул Мирза кызы (диер дә, болар кайтырлар, пәрдә төшәр).

Дүртенче действие

Дүртенче пәрдә. Әхтәм байның гостиные чыгар. Озын өстәл, өстәлдә өч тәлинкә, өч кашык, өч чәнечке, өч пычак, аш хәзерләгәннәр.

Пәрдә күтәрелер.

Әхтәм бай чыгып утырыр, Әлифәбикә чыгып утырыр, Әптем чыгып утырыр.

(Әлифә әйтә):
Әптем, пожар кайда булды?
(Әптем әйтә):
Ишек кагучы фәкыйрь Мирза йорты янды.
(Әлифә әйтә):
Безнең яңа кода икән.
(Әхтәм әйтә):
Ул ничек кода тагын?
(Әлифә әйтә):
Бүген Биби әби рөхсәт сорый менгән иде, Закир аның кызы Хәлимәне вәгъдәләшкән. Биби әби – яучылары. Әле мин, атасы, үзем сезгә әйтмәкче идем, әйдә алсын, бик чибәр кыз, мөфтигә бирсәң, оят килмәс, шундый кызы (дип, Әптем бу сүзләрне ишетеп, колакларыны шәңкәйтеп калды, болар ашар. Ул арада Әхтәм бай әйтә):
Әйдә, әнкәсе, бик яхшы, Закир үзе яраткач, миңа ярар. Югыйсә мин ул Мирзаны бик беләм, бик яхшы кеше ул, бары фәкыйрь, бичара (дип ашап бетерерләр дә, Әлифә, Әптем чыгар. Колокол кагар, асрау кыз чыгар):
Нихәл, Әхтәм абзый, ни йомыш?
(Әхтәм):
Бар, конторга төш, Закир менсен. (Кыз чыгар, Закир менәр):
Әссәламе галәйкем, ни йомыш, Әхтәм абзый?
(Әхтәм):
Закир, Мәскәүгә Карамановка телеграмма бир, бу көн пахта9 акчасыны, йөз илле меңне, банкага перевод ясасын10.
(Закир):
Яхшы, Әхтәм абзый, хәзер бирермез.
(Әхтәм әйтә):
Яхшы, Закир, бәрәкаллаһ, өйләнмәкче булган икәнсең. Әлифә абыстаң әйтте; бик яхшы, әйдә фәкыйрь булса, итагатьле бу­лыр, кызны бик матур диләр. Мирза үзе бик яхшы кеше, бары фә­кыйрь.
(Закир әйтә):
Юк, Әхтәм абзый, алмакчы булган идем, инде кайттым.
(Әхтәм әйтә):
Һай юләр, ник кайттың, бик матур диләр кызны.
(Закир әйтә):
Матурын матур, ләкин зыяндашлы һәм төче зәхмәтле диләр.
(Әхтәм әйтә):
Һай, Закир, алданма.
(Закир әйтә):
Юк, Әхтәм абзый, мин бик расыны белдем, дөрес.
(Әхтәм әйтә):
Хәерле булсын. (Закир чыгар, Әлифә керер.)
Нихәл, карт, Закир туйны кайчан итәсе килә?
(Әхтәм әйтә):
Юк, әнкәсе, Закир кайткан, кызны зыяндашлы, төче зәхмәтле, сасып беткән дип. Мин әйткән идем: һай, Закир, кеше вәсвәсәседер дип. Закир әйтә: юк, бик тәгаеңен белдем, диде. (Әлифә хәйран булып калды. Әптем дә кереп, бу хәбәрләрне ишетеп, "Әлхәмделиллаһи" дип сөенеп торыр. Әхтәм бай намазга китәр.)
(Әптем әнкәсе янына килеп әйтә):
Әни, синдә бәнем бер гарызым11 бар, зинһар, шул гарызымны кабул итсәнә. Әгәр син кабул итсәң, бәнем эшем була, әгәр син кабул итмәсәң, мин харап булам.
(Әнкәсе Әлифә көлеп әйтте):
Ни гырызың бар, мәкъбүл12 улым.
(Әптем әйтә):
Әни, шул Мирза кызын пожарда күреп гашыйк булдым. Зинһар, шул Хәлимәне миңа алып бир. Мин Закир күк түгел, ярар сасы булса да, ислемай күбрәк сөртәрмез (диде).
(Әлифә көлеп):
Ярар, углым, сүз юк, ул кызга үзем дә гашыйк идем, ләкин әүвәл бер күрим, ничек икән авыруы, менә кызлар җыясым бар, шунда дәшим, күрим шунда.
(Әптем әйтә):
И әни, теге драм "Бичара кыз" китабында Маһитапка яучы йөргән чакта әнкәсе кызлар җыены ясамакчы булган, ясамый калдырган. Шуның күк, әни, син дә кызлар җыены җыям дип, җыймый калмасаң ярар иде.
(Әлифә әйтә):
И углым Әптем, шул юк драмнарны сүзләп утырма, бу көн өндәү чыгарам, минем, ахрысы бер чакырып, кечкенә кодачаларны да өйгә кертәсем килә.
(Әптем әйтә):
Яхшы, әни, рәхмәт.
(Әптем чыгар. Бераздан кунаклар килер. Җәмгысы егермеләп кыз, араларында Әхмәт бай кызы Фәрханә дә булыр. Актыктан Биби әби Хәлимәне алып килер. Хәлимә ишектән кергәч, бар кызлар, Хәлимәне күреп, аяк үзәренә13 торырлар, хәйран булып аның нурлы йөзенә. Хәлимә Әлифәбикә берлә күрешер дә): Исәнме­сез? (Әлифәбикә елмаер.)
(Әлифәбикә әйтә):
Исәнме, кызым Хәлимә, анаң исәнме, бу арада сезгә зур каза бул­ган икән, хәерле каза булсын. Әхтәм абзагыз бик кызганды, Мирза яхшы кеше дип. Ихтимал, йорт та салып бирер күк. Хәлимә, әллә бу арада авырдыңмы?
(Хәлимә әйтә):
Әлхәмделиллаһ, бер дә авырганым юк, бик сәламәт. (Әлифә карар Фәрханәне дә, Хәлимәне дә, Хәлимәгә караган саен карасы килер. Бәгъдә14 кунаклар торалар. Әхтәм бай кайтып керер.)
(Әхтәм бай әйтә):
Нихәл, әнкәсе, сыйладыңмы кунакларны?
(Әлифә):
Бик яхшы сыйладым.
(Әхтәм әйтә):
Йә, әнкәсе, Әптемгә кыз күзләдеңме?
(Әлифә әйтә):
Һи, карт, күзләмиләрме соң! Күрдем Фәрханәне дә, яратмадым. Бер яхшы кыз юк бай кызлары арасында. Менә бер кыз бар, әлеге Мирза кызы Хәлимә, матур, гакыллы, әдәпле, асыл сөякле. Әткәсе, син фәкыйрь димәсәң, Әптемгә мин шуны алыр идем. Әптем үзе дә шуны аласы килә. Юкса, матурлыкта бу заманның Зөләйхасы дип әйтергә мөмкин.
(Әхтәм әйтә):
Соң, карчык, Закир аны сасы диде.
(Әлифә әйтә):
Юк, карт, Закирны ни дә булса берәү-берәү көнләшеп котырткан. Бернәрсәсе дә юк, тулган ай күк.
(Әхтәм әйтә):
Бик яхшы, бикә, син яратсаң, Әптем яратса, мин бик яратам, чөнки Мирзаны мин бик яратам. Әгәр хатын аласыгыз килсә, мин хәзер алдыраем Мирзаны. Барсын Хәйри кучер, дәшеп алып килсен.
(Әлифә):
Яхшы (дип чыгып, Хәйри кучерны Мирзага җибәрер. Тиз заман Мирза килеп керер ишектән, култыгында киндергә төргән кораллары бар).
(Мирза):
Әссәламе галәйкем, Әхтәм бай, сәламәтләрме, ни йомыш?
(Әхтәм):
Вәгаләйкем әссәлам. Әйдә, Мирза, түрдән утыр, кода булырсың.
(Мирза әйтә):
Юк, бай, инде ул уйдан без дә кайттык. Закирыңыз хуш исле кыз алсын инде.
(Әхтәм бай әйтә):
Юк, Мирза агай, Закир өчен мин әйтмимен, җәмәгатем Әлифә синең кызың Хәлимәне бик яраткан, углым Әптем дә ярата, шуңар күрә әйтәм. Мин үз углым Әптемгә кызың Хәлимәне аласым киләдер. Әгәр, Мирза агай, син риза булып бирсәң.
(Мирза әйтә):
Хәер, Әхтәм агай, хезмәткәрең Закир вәгъдәләр куеп бер мыскыл иткән иде, инде сез дә шулай итмәкче буламсыз?
(Әхтәм бай әйтә):
Юк, Мирза агай, мин алай итеп йөрергә яшь кеше түгел, бу сакалым берлә, Аллаһ сакласын, менә, Мирза агай, әле сезнең торыр җирегез дә юктыр, әнә минем түрдәге зур өйгә бүген төялеп килегез, иртә туй итәрмез, Аллаһ теләсә. Туй расходы, янә үзегезнең үлгәнчә тәрбиягез бәнеке булыр. Үзең эшкә дә йөрмәссең, намазга йөреп, безнең өчен дога кылып утырырсың.
(Мирза әйтә):
Алай булса, Әхтәм бай, бик яхшы булыр иде. Аллаһ риза булсын, без фәкыйрьләрне тиң күреп, үзегезнең кабул иткәнегезгә.
(Әхтәм бай әйтә):
Бар, Мирза, ишек алдыннан дворник берлә бер ат алып кит тә, хәзер төянеп килегез (диер, Мирза, яхшы дип чыгып, бер җиккән ат, малай алып китеп, нәрсәләре һәм үзләре түрдәге агач өйгә төянеп килерләр.)

Бишенче действие

Бишенче пәрдә. Әхтәм байның гостиныенда кунакларга аш хәзерләнгән. Янә аскы катта Әхтәм байның конторы күренер. Анда Закир.

Пәрдә ачылыр.

Югары катта гостиныйда Әхтәм бай кунакларны каршылып алыр, әйдәгез, кунаклар, бик яхшы килдегез, дип; шунда бәнарас15 чапан кигән, аякта зәң­гәр читек, башта ак бүрек Мирза килеп керер, барча кунаклар, әйдә, кода, хуш килдегез, дип, түргә утыртырлар. (Әмма түбән конторда Закир үз-үзенә йөреп сүзләшә):
Йөзе кара Әптем, мине нишләтте, бәдбәхет, әллә ниндәй бер хатын җибәреп, Фәрханәдән дигән булып. Мин ахмак, бер хатын сүзенә ышанып, бер кешегә мәслихәт итмәенчә, беткән эшне бозып, бу йөзе кара Әптем хәйлә берлә миннән вәгъдәне кайтартып, Хәлимәне үзенә алды. Ах, ах, юк, юк, Әптемдә гаеп юктыр. Хәлимәне, мин вәгъдәсене кайтаргач, пожарда күрде. Ахрысы миннән шунда Әптем сорады: бу матур кыз кем кызы, дип. Юк, юк, бик хәйләкәр Әптем. Шул урамда уйнап үскән Мирза йортын белмиме соң ул. Тукта, ул Хәлимә мина насыйп булмады, Әптемгә дә насыйп булма­сын (дип конторка ачып револьвер алыр да аны корыр да, янә әйтә): Әүвәл Әптемне атып үтерим, аннары үземне атып үтерим, ахрысы үлүдән артык эш юк. Бөтен галәм халкы ишетте, Фәрханәгә ышанып, Хәлимәне кулыннан ычкындырды дип. Фәрханәнең уенда да юк икән. Ахрысы, Фәрханә Ислам мулла углына бармаганны миңа киләме. Фәрханә дә миннән көләр, үземне үзем атып үтерүдән артыгы юк. Хәер, әүвәл Әптемне үтерим. Ул рәхәттә калмасын (дип, револьверын кесәсенә тыгар, ул кесәгә уңайсыз булыр. Әле кесәдә беленер, халык сизәр... дип, казаки астыннан кендек турысына биленә кыстырам дип маташканда, револьверның ялгыш чакма­сы эләгеп тартылып атылып китәр дә Закирның күкрәгенә кереп, Закир егылыр, җан бирер. Кунаклар револьверның шарт­лаган авазын ишетеп, барысы да куркып, аяк үзәренә торырлар да, шул вакыт тәмам булып пәрдә төшәр).
1 Рәдде бичара кыз – бичара кызны кире кагу, кабул итмәү.
2 Зөләйхәи сани – икенче Зөләйха.
3 Фасыл әүвәл – беренче бүлек, беренче пәрдә мәгънәсендә.
4 Действие – күренеш, пәрдә.
5 Гарәеп (гараиб) – күрелмәгән, ишетелмәгән ят нәрсәләр, искиткеч әйберләр.
6 Аслиһи, нәслиһи – аслы, төп чыгышы, нәсле.
7 Муллалыгы – белеме.
8 Гайне – нәкъ менә, тулысынча, нәкъ үзе.
9 Пахта – мамык.
10 Банкага перевод ясасын – банкка күчерсен.
11 Гарыз – үтенеч, тәкъдим.
12 Мәкъбүл – кабул ителгән, хупланган, яраклы табылган.
13 Аяк үзәренә – аягүрә.
14 Бәгъдә – аннан соң, аннары.
15 Бәнарас (банарас) – ярым ефәк юка ак тукыма.
You have read 1 text from Tatar literature.