Latin

Протоколлар Эчендә Хикәя

Total number of words is 1462
Total number of unique words is 812
45.1 of words are in the 2000 most common words
57.9 of words are in the 5000 most common words
63.5 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
(хикәя)
Туганмын.
Сөннәтләргә кирәк булгач, кычкырттырып сөннәтләгәннәр дә, шуның белән мөселманлык паспортын биреп, күлмәк койрыгым­ны төенләп, якты кояш астына җибәргәннәр. Ә Николай II гә минем тууым турында бер хәбәр дә җибәрмәгәннәр. Шуның өчен, билгеле, бөтен Россиянең патшасы минем тууым, дөньяда яшәргә теләвем, ыштанымны муеныма тагып, иләк белән балык тотып йөрүем турында бернәрсә дә белмәгән, белергә дә теләмәгән. Әткәй мескеннән налогны алган да алган... Ә безнең кебек мил­лионнарча ыштансыз йөргән малайларның бәхетләрен бәрәңге койрыгына бәйләп калдырган...
Чәчәкләр дә ашарга телиләр,
Чәчәкләр дә яшәргә телиләр,
Тавык чебиләре дә ашарга телиләр,
Тавык чебиләре дә яшәргә телиләр...
Без дә яшәргә теләдек һәм шуның өчен дә
Канлы фронтларга ташландык.
Язмышны, тормышны, сәнгатьне, бөтен нәрсәне үз кулыбыз­га алдык. Аптырап тормадык, биисе урында балериналарыннан шәбрәк биедек. Судья буласы урында туры хөкемле судья бул­дык. Кыйнашасы урында борыннарны аямадык. Ә еллар үтте дә үтте...
19 нчы ел.
Мәктәп советы йортындагы төтеннән борыныңа теләсәң нәрсә тыгып куй. Ләкин озын сөйләүче озын мөгаллим үзенең сүзендә дәвам итә. Мәсьәлә бүген дә утын хакында, иртәгә дә шул хакта булыр, берсекөнгә дә... Кыш буенча мәктәп советының көн саен мәҗлесе җыелган, һәр мәҗлестә утын хакында мәсьәлә куелган, озын сөйләүче озын мөгаллим, һәр мәсьәлә куелган саен, өчәр-дүртәр сәгать нотык сөйләгән. Ләкин утын һаман юк, булмас та, диләр.
Мәсьәлә бүген дә утын хакында.
Озын сөйләүче озын мөгаллим, теле белән Европада, Амери­каларда әйләнеп бер-ике сәгать сөйләгәннең соңында, тел төбен тагын утынга китереп терәде. (Без ул вакытта озын сөйләргә өйрәнәдер идек.) Башка мөгаллимнәр дә сөйләүдә аны уздырыр­га теләп утырсалар да, вакыт соң иде.
Иртәгә җыен була, мәсьәләне җыенда халык алдында куярга дигән карар чыгарылды һәм крәстияннәрнең үз күзләренә карап сөйләр өчен ике мөгаллим сайланды.
Авыл советының диварында Ленинның рәсеме тора
Авыл советының караңгы бер диварында Ленинның рәсеме тора. Артык игеннәрен, артык сыерларын кызыл гаскәрләргә биргән крәстиян агайлар советка килгән саен аның йөзенә карый­лар... Дивардагы Ленин аларның йөзләренә тыныч карый.
Минем бер иптәшкә доктор иснәтми авыр бер операция яса­ган иде. Операция вакытында иптәшем авыртуга түзә алмый, үзен-үзе белми кычкыра, докторны теленә ни эләксә, шуның белән сүгә башлады. Ләкин доктор аңарга:
- Төзәлергә телисеңме? - диде.
Иптәшем:
- Телим, - диде.
Доктор:
- Төзәлергә теләсәң, түз! - диде аңарга...
Авыл советының караңгы диварында Ленинның рәсеме тора. Ул тыныч карый.
- Төзәлергә телисезме? Түзегез! - ди ул.
Крәстияннәр авыр булса да түзәләр...
Менә шул елларга хәзер җиде ел үтте. Җиде калын пәрдә шул елларда булган бик күп вакыйгаларны үзенең артына яшергән. Еллар артыннан өстерәлеп йөреп, мин тагын да озын сөйләүче озын мөгаллим торган авылга кайттым. Көтелмәгәндә минем ку­лыма шул еллардагы авыл советының протоколлары килеп төште. Аның карасы саргаеп килә торган юлларыннан үткәндәге эзлә­ремне эзли башладым...
Җыенда халыкка утын турында сөйләргә сайланучы мөгал­лимнәрнең берсе мин идем. Мин совет йорты янына килеп җиткәндә, авылның мәшһүр кыйнашчысы Исмай агай, кемнең­дер ата-бабасына хәтем укып, дөнья җимереп, тавыш күтәреп ята­дыр иде. Ул, коммунист булгач, икмәк бирәләр икән дигән хәбәрне кайдандыр ишеткәч, коммунист булган икән. Ләкин бер-ике ай көтеп тә икмәк бирелмәгәч, үзен партия бик нык эшкә җигә башлагач, коммунистлыгын ташлады.
Минем иптәшем мөгаллим миңа таба ашыгып килә дә, бер читкә алып китеп, бүген җыенда авыл советына сайлаулар була­сын, председательнең җыенга бары үзе яклы булган кулакларны гына җыюын, башка крәстияннәргә хәбәр итмәвен ашыгып кына сөйләде дә:
- Каршы кул күтәрәбез, аның кемлеге турында минем кулда шәп кенә нәрсәләр бар, — диде.
Без, кайбер аңлырак крәстияннәрне үз ягыбызга аудару өчен, халык арасына киттек.
Иске председатель, җыенга үз кешеләре генә килүне күреп булырга кирәк, шат йөри. Очраган берсенең хәлен сораша, ул безне күрү белән дә хәл-әхвәлне сорашырга тотынды. Сүз кой­рыкланып барганда гына, өяздән килгән агитатор-организатор мәҗлесне ачык итеп игълан итте. Председатель, бездән аерылып, халык уртасына кереп югалды...
- Беренче мәсьәлә - авыл советына председатель сайлау. Кандидатлар күрсәтүегезне сорыйм!
Мишәр агайлар дөнья җимереп шаулаша башладылар.
- Иске председательне яз, иске председательне!
- Әләмшә Ксугын, яхшы малай ул!
- Шатай Ибругын!
- Каз карак Абдулын, ул яхшы егет!
- Кит моннан, каз карак булгач, яхшы буламы?
- Синең казыңны урладымы?!
- Кемнекен урласа да, яхшы нәсел түгел.
- Ә синең нәселең нинди, ана...
Кандидатлар сайлау ике сайлаучының борыннарын канаты­шу белән бетте. Агитатор-организатор көч-хәл белән халыкны туктатуга, күрсәтелгән кандидатларны тавышка куя башлады.
- Беренче кандидат иске председатель Хәсән Кастыров, яхшы, булган егет, аның яклы булган кешеләр кул күтәрсен!
- Харуш!
- Харуш!
- Кемнәр каршы?
Каршы кул күтәрүчеләр булмады. Тик без генә, агитаторның алдына чыгып, кул күтәрдек. Бу көтелмәгән вакыйга агитаторны да, халыкны да шаштыра язды.
- Ни өчен сез каршы?
- Беренче, ул контрреволюционер, кулак, авылда контрреволюционный хәбәрләр тарата, авыл кулакларын разверсткадан сак­лый, дезертирлар асрап ята, аларда сыйланып йөри. Спекулянтларга төрле документлар эшләп бирә, Украинадан сәүдә итеп кайткач, авылга председатель булды да бөтен авылны взятка бирергә өйрәтте... - диде минем иптәшем.
Ләкин мишәр агайлар аңарга артык сөйләргә ирек бирмәделәр.
-Долой, хулиганнар! - дип дөнья җимерә башладылар.
Без совет йортына кердек. Бер төркем кулаклар да безгә ияр­деләр. Иптәшем керү белән урындыкка утырды да тыныч кына тәмәке төрә башлады. Бер биш-алты кулак, йомрыкларын йомар­лап, безгә таба килә башладылар.
Көтелмәгәндә өяз милициясендә эшләүче бер авылдаш чы­гып, өстәлгә револьверын чыгарып куйды.
- Бу иптәшләр өстенә төшкән һәрбер йодрыгыгыз өчен авыл­дагы унбиш кулак җавап бирерсез! - диде.
Гайрәтләре йомрыкларына төшкән егетләр чигенделәр. Ә бе­раздан совет бүлмәсендә без өчәү генә калдык...
Утын мәсьәләсе бүген дә чишелмәде. Иртәгә дә шулай бу­лыр. Озын сөйләүче озын мөгаллим тагын сәгатьләр өстендә йөрер.
Кич булуга, мине авыл советына чакырдылар. Минем иптәш­не дә чакырганнар. Советка барып керү белән, бүлмәдә совет сторожы белән минем иптәш сугыш хәлләрен сөйләшеп утыралар иде. Иптәшем, миңа каршы килеп, сүзсез генә ике кәгазь күрсәтте. Аның берсе авылның мәшһүр сәүдәгәренә бирелгән: «Бу егет авылның иң ярлы кешесе, иген алырга бара. Сельсовет аның шу­лай булуын дөресли», — дигән. Икенче кәгазе дә шундый ук бер нәрсә. Без алга планнар төзи башладык. Бүлмәгә председатель, агитатор, озын сөйләүче мөгаллим белән тагын бер мөгаллим килеп керде. Агитатор безгә:
- Плохо, ребята! - диде.
Без җавап бирмәдек. Ул бүген чыккан мәсьәлә турында тре­тейский суд ясалачагын белдерде һәм сүзендә дәвам итте:
- Начар кешеләр икәнсез, авыл халкы бөтенесе сезгә каршы тамга җыярга йөриләр, - диде.
Минем иптәш:
- Сез дә кул куярсыз дип ышанам, - диде.
Агитатор:
- Әйе, миңа да туры килер шул, - диде һәм: - Яхшы эшчеләргә крәстияннәр начар карамыйлар, - диде.
- Ә сез җыенда нинди крәстияннәр булуын беләсезме, сезгә председательнең үзен яклаучы кулакларны гына җыюы, аңарга каршы булган кешеләргә сайлау булуын белдермәве билгелеме? -
диде.
Агитатор бу сүзгә җавап бирү урынына абыйларча үгетләргә кереште:
- Сез яшьләр, ялгышуыгыз мөмкин. Бу эшне килешү белән бетерергә кирәк, - диде.
Минем иптәш тыныч кына урыныннан торды да:
- Сез кем буласыз? - диде.
Агитатор, аерым мәсхәрәле тавыш чыгарып:
- Мин сайлау кампаниясен уздырырга өяздән җибәрелгән аги­татор-организатор булам!
- Коммунистмы?
- Ие!
- Ышанмыйм! Без аны контрреволюционерлыкта, взятка алу­чылыкта гаепләдек. Коммунист булган кеше шул ук вакытта бездән председательнең контрлыгы, взятка алуы турында документлар сорарга тиешле иде. Ә сез...
Ул, фуражкасын алып, чыга башлады, председатель ярты ела­ган тавыш белән:
- Эх, егет, егет, нигә мине батырырга телисең, сиңа ни усал­лыгым тиде. Атаңнан ат җиктермим, разверстка вакытында калдырам, ә син...
- Ат җиктермәвең белән начар эшлисең. Кыскасы, бу нәрсәне икенче урында тикшерербез, - диде минем иптәш.
Озын сөйләүче озын мөгаллим эшне килешеп бетерү турын­да озайтып сөйли башлаган иде, без чыгып киттек.
Сахраларны яңгыраткан авыр туп арбалары кай җиргә барып тукталыр, әлегә билгесез... Шуның өчен дә киң шәһәр урамнары үзенең эченә тирә-як авыллардан сакаллары үсеп килә торган чабаталы егетләрне җыя да, җыйнак, җитез отрядлар төзеп, көрәш мәйданына җибәрә.
Без өяз комитеты йорты алдына туктадык. Баскычтан менеп килгәндә, безгә таныш агитаторыбыз очрады. Ул безне күрү белән нишләргә белмәде. Исәнләште, кесәсеннән папирос чыгарып сыйларга теләде. Без, берәрне яндырып, югары атлый башладык. Ул бездән калышмады. Өяз партия комитеты секретаре бүлмәсенә керү белән, ул да керде һәм безне секретарь белән таныштырып, мактарга кереште.
- Болар ... авылының иң алдынгы егетләре... - дип сөйли баш­лады.
Без партия секретареннан бүлмәдә ялгыз гына калуны сора­дык...
Менә шул елларга хәзер җиде ел үткән.
Җиде калын пәрдә шул елларда булган бик күп вакыйгалар­ны үзенең артына яшергән. Еллар артыннан өстерәлеп йөреп мин тагын озын сөйләүче озын мөгаллим торган авылга кайттым. Озын сөйләүче озын мөгаллим тагын да озынрак сөйләргә өйрәнгән. Тик хәзер инде аны безнең кебек ачыгавыз тыңлаучылар гына юк.
Сугыш чукмары Исмай агай, Мәскәүгә барып, ары-бире сәүдә итеп, киемнәрен рәтләп кайткан да авылда кулларын кесәсенә тыгып йөри. Хәзер инде аңарга коммунист дияргә дә ярамый. Коммунист дидеңме, тота да кыйный.
Ул вакытта авылда мөгаллим булып торган берәү хәзер мул­ла булган да, әле күптән түгел генә мәхәлләсе арасында гошер хакында җәнҗал чыккан. Ул гошерне ун кадак алырга теләгән, крәстияннәр:
- Башка муллалар сигезәр кадак куйганнар, без дә шулай гына бирәбез, - дигәннәр.
Мулла:
- Җәһәннәм кисәүләре, мәлгуньнәр, Алладан айыйсыз, баш­ка муллаларның доходлары зур, аннан соң аларның мәхәлләләрендә көн саен диярлек үлек була, сезнең, каһәр сук­каннарның, берегез дә үлми бит, - дигән.
You have read 1 text from Tatar literature.