Latin

«Похоронка» - 1

Total number of words is 4630
Total number of unique words is 2227
38.4 of words are in the 2000 most common words
53.9 of words are in the 5000 most common words
62.5 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
(Хикәя)
х х х
Ике бөртек тавыгы белән карт әтәченә җим салып кергән Галләм карт, ниндидер мөһим эш эшләп йөргән кеше кебек, нык-нык басып, түр өстәл артына килеп утырды. Сөялгә каткан бармак чатакларын өстәл өстенә кушырып куйды. Башын арткарак ташлап, күзләрен йомды...
- М-м-м-м... М-м-м-м-м-м-м...
Шулвакыт каяндыр ерактан, хәтта тирәннән – күңел төпкеленнән, дөресрәге, язмыш чоңгылларыннан сызылып-сызылып үтә дә моңсу көй агыла башлады. Бу көй үзенең яралган урынында ук хәлсезләнеп, тоныкланып, иске өйнең бүрәнә ярыкларына чытырдап ябышып та, эләгеп кала алмыйча, шәрә, шыксыз дивар буйлап, баз салкыны бөркеп торган идәнгә сөрлегеп төште...
- М-м-м-м... М-м-м-м-м-м-м...
Галләм карт эченнән генә көйләп, үзалдына иңрәп-ыңгырашып шактый утырды. Дөнья гамен югалтып, рухи гамьгә, күңел ихтыярына бирелгән мәле иде аның.
Юк, җыр түгел бу. Бу – җан авазы, хәтта язмыш авазы. Гомер авазы. Яшәү авазы. Бәлки... үлем авазыдыр... Бәлки барысы бергәдер? Артык моңлы, сагышлы шул ул – җан иңрәве...
- М-м-м-м... М-м-м-м-м-м-м...
Менә бервакыт өстәл өстендә яткан куллар, бер-берсеннән теләр-теләмәс кенә аерылып, аска шуып төшеп киттеләр, өстәлгә җәелгән, күптән инде үз төсен югалткан җәймәне өскә кайтарып, чит-читләре тетелеп беткән сары кәгазь кисәгенә кагылдылар...
- Нихәл, дускай? Син... Син исәнме әле?.. Мин дә исән... Әлегә исән... М-м-м-м... М-м-м-м-м-м-м... Без очрашмаганга, сөйләшмәгәнгә күпме инде? Ун ел? Егерме ел? Юк, алай гына түгел. Төгәл утыз ике ел... Нәкъ утыз ике ел элек, Зәйтүнәмне күмеп кайткач, сине кулга алган идем. Ничә яшь иде безгә ул вакытта? Зәйтүнәгә – илле өч, миңа – илле биш, ә сиңа... Сиңа – егерме биш яшь. Чын егетләр яше... Хәзер син дә картлар яшенә кердең. Ә мин... Мин инде гомернең аргы ярына аяк бастым... Ахирәткә илтә торган юлга кердем... М-м-м-м... М-м-м-м-м-м-м...
Галләм карт тынып калды. Тамагына төер, күзләренә яшь тыгылды. Ләкин күзләре күптән кипкән иде инде аның. Яшь түгел, сагыш, моң, хәтта ниндидер билгесез шом томалап алган иде аның күз карашларын...
- Сөенәсеңме? - Ул тагын теге сары кәгазьне кулына алды. – Сөен, сөен... Ничек кенә сөенсәң дә кәефемне җибәрә алмассың. Кайчандыр үлем юллап йөрсәң дә, мин озын гомер яшәдем... Ходайга рәхмәт, үз бәндәсен ташламады... Сиңа үпкәм юк...Син дә үпкәләмә. Мин бит сиңа үч итеп яшәдем. Хәтәр борчуларга дучар булсам да, барыбер бирешмәдем, Ходай шаһит, гомеремне язмыш юлына аркылы салмадым. М-м-м-м... М-м-м-м-м-м-м...
Көй дәвам итте. Бу юлы ул тагы да кырысрак, шомлырак яңгырады. Менә ул кинәт туктап калды. Картның җыерчыклы йөзе тартышып алды.
– Хәтерлисеңме, сине алган көнне Миһирам үзенә кул салмакчы булган? Миңа ияреп ахирәткә китәргә теләгән... Өч көн бәйләп тотканнар мескенкәйне. Аннары гына тынычланган. Хәтерлисеңме? Әллә заман җиле синең күзләрне дә сукырайттымы? Хәтерлисең... Күз яшьләренә сине ничә мәртәбәләр генә югандыр ул... М-м-м-м... М-м-м-м-м-м-м... Ә тагын бер елдан... Аны ташлап киткәнем өчен рәнҗеп сүккән-сүккән дә, ялгызы кайгыга батып ятмас өчен, сораган беренче кешегә кияүгә чыккан да киткән. М-м-м-м... Ә мин ул елны госпитальләрдә аунап үткәрдем...
- Беләм, барысын да беләм...
- Ә? Нәрсә? Кем бу? – Галләм картның җаны убылып каядыр төшеп китте. Ул, сагаеп, тирә-ягына карана башлады.
- Мин бу, мин... Синең үлемең. Чынлыкта, үлемеңнең “кара хәбәре”.
- Син? “Похоронка?” Син... сөйләшәсеңмени?
- Сөйләшәм. Мин бит “похоронка” гына түгел, әйттем бит инде, мин – синең үлемең.
- Алай икән... Әҗәл буласың инде, кем... агайне?
- Шулай дисәң дә ярый.
- Аңлашылды... Элегрәк Газраил дигән фәрештә заты үлем сорап тинтерәтә иде. Хәзер, ызначит, андый фәрештә урынында тузган кәгазь кисәге йөри?
- Йә, йә, рәнҗетмә мине, Галләметдин... Мин бит юктан бар булган нәрсә түгел... Мин... язмышыңның кара шәүләсе...
- Ярый, ярый, үпкәләмә тагы... Ни генә, каян гына булсаң да, син - минеке, үземнеке... Үземнеке булгач, барыбер якын, кадерле... Тфү!.. Нәрсә сөйлим соң мин? Тәүбә-тәүбә, әстәгъфирулла...
- Алайса, курыкмыйсың инде?
- Юк шул, курыкмыйм, утыз ике ел элек булса, куркыр идем. Ә хәзер юк. Нишләп куркыйм мин? Минем тәнемдә бер җәрәхәт тә, күңелемдә бер шик тә юк...
- Юкка курыкмыйсың. Мин бит бу юлы алып китәргә килдем. Ә мин сине бары тик курыккан очракта гына алып китә алам. Үлем каршында дер калтырап торган очракта гына... Теге вакытта да шуның өчен ала алмадым мин сине – ун үлем чиген үтеп тә: “Яшим! Яшим!” - дип яттың бит син госпиталь түшәгендә. Сугышта җиңеп, Маһирәң янына кайту теләге үлемнән көчлерәк булып чыкты. Бүген бөтенләй башкача. Маһирәң дә, беркемең дә юк. Сугыш та юк. “Җиңәм-җиңәм!” дип көрәшкән дошманың да юк. Син бүген ялгыз. Япа-ялгыз. Ә ялгызлык ул сугыш афәтеннән дә, җәрәхәт-яралардан да хәтәррәк. Ялгызлык кешене көчсез итә. Син бүген көчсез. Шуңа күрә дә мин сине алып китәм... Җыена башла...
- Туктале, тукта, кем, агайне... Ашыкма, ашыктырма... Җигелмәгән атны кума... – Галләм карт кулындагы сары кәгазьне өстәл өстенә куеп, алгарак этәрде. Гүя ул шул рәвешле үлемнән, әҗәлдән ерагаерга тели иде...
- Кумыйча да булмый, кордаш. Минем дә вакыт исәпле...
- Исәпле-исәпле... Тартып чыгармасам, ятар идең әле тагын егерме-утыз ел ...
- У-һу-һу! Тагын шулкадәр яшәмәкче идеңме?
- Юк... Мин бит “яшәр идем” димим, “ятар идең” дим... Менә шул, агайне, алсаң алырсың, тик мин бу дөнья белән кешечә саубуллашырга тиеш. Сиңа бераз көтәргә туры киләчәк, ачуланма, яме. Соңгы сүзем шул...
- Шуннан? Нәрсә эшләмәкче буласың инде? – Әҗәлнең бу сүзләре “Ярар, алайса, бераз вакыт бирәм,” дигән кебек яңгырады.
- Нәрсәме? Якты дөнья белән саубуллашам. Ә якты дөньяда саубуллашыр әйберләрем күп минем. Йә, җанны үртәп, чекерәеп карап тормале, соңгы сәгатьләремне таныш, газиз җаннар арасында үткәрергә мөмкинлек бир...
- Бар... Ләкин кара аны! Үткәндәге танышлык хакына гына...
Галләм карт бүтән сүз озайтып тормады, үзенчә җәһәт кенә торып, тышка чыгып китте. “Үлем хәбәрчесе”, ишек җиленнән калкынып куйды да, канатлары зәгыйфьләнгән кош кебек, кабат өстәл өстенә җәелеп ятты...
х х х
Урам тыныч иде. Ник бер җан әсәре, тавыш иясе күренсен! Язгы челләдә тәмам хәлсезләнгән агач яфракларын селкетерлек тә җил юк. Күз карашы ияреп китәрлек хәрәкәт юк... Аяз, якты күктән күзләр сызлый, кояшның эссесе, җанга төшеп, саруны кайната...
Барыбер рәхәт. Чөнки бу – якты дөньяның үзе... Монда сулыш алулары иркен, монда офыклар киң, кешеләр әйбәт... Әнә – күрше егете Гадел килә... Шул, шул. Кәефе яхшы күренә. Әллә каян көлеп, сәлам биреп тора бит:
- Ак бабай, исәнме?
- Исән әле, балам, исән... Әлегә исән...
- Нигә алай дисең, Ак бабай? “Әлегә” дисең...
- Димен шул... Озакламый мин китәрмен инде, балам...
- Кая, Ак бабай?
- Кая булсын – ахирәткә, бакый дөньялыкка... Ата-бабаларның рухлары янына...
- Үләсеңмени?
Гаделнең туры бәреп соравыннан Галләм карт каушап калды. “Карале, бу сүз бигрәк әшәке яңгырый ласа,” – дип уйлап та куйды. Бу кыен хәлдән аны Гадел үзе үк коткарды:
- И-и, Ак бабай, шулай шаяралар димени... Үлем хакында уйларга иртә әле сиңа. Юк белән баш катырма. “Вәгъдә – иман” диләрме әле? Чалгы утыртырга өйрәтәм дигән идең , бу - бер, себерке бәйләргә өйрәтәм дидең, бу – ике, ә бура сипләүне, ат тәртәләүне кая куясың?! Бу биргән вәгъдәләреңне үтәмичә үлү юк әле сиңа, Ак бабай, уйлама да...
- Шулай икән шул... Вәгъдәне үтәмичә китәргә ярамый шул... Ызначит, әле генә китеп булмаячак...
Елмаеп кына җавапласа да, Галләм картның сүзләрендә үтә дә җитди бер аһәң яңгырады. Бу аһәң белән бергә, күңеленең кайсыдыр төпкелендә матур, моңлы бер көй, нәкъ менә өмет һәм бәхет көе кузгалып килә иде: “М-м-м-м... М-м-м-м-м-м-м...”
Аннары Сәхилә кортка очрады. Авыз-иреннәрен яулык чите белән каплап йөрүче бу карчык яшь чагында Маһирәнең йөрәк ярасына күп тоз салгандыр. “Похоронка” килгәч, тол хатынны икенче кешегә димләүче ахирәте шушы карчык була бит инде. Галләм сугыштан исән-сау кайтып төшкәч, аның янына иң беренче елап килгән кеше дә ул. “Исән икәнеңне белмәдек ләса, шушы кәгазь кисәгенә ышандык бит!.. Кичерә генә күр инде, зинһар, күршекәем!.. Мин сезне кабат кавыштырам, кабат кушам, сүземдә тормасам, аяк астында җирләр убылсын, билләһи газыйм, әйткәнем иман булмаса, мәңге рәхәт күрмим!..” – дип ачыргаланып, канлы күз яшьләре белән елый-елый өрән салды да Маһирә янына йөгерде.
Хатын баштарак ире янына кайтырга теләмәгән иде. “Оятым тота, күзенә карарлыгым юк, ә үзен һаман үлеп яратам!” – Маһирәдән килгән беренче хәбәр шул булды. Галләм чит-ят кеше йортыннан хатынын үзе барып алды. Битәрләмәде, тиргәмәде, кысып кочаклап, озаклап үпте дә җитәкләп алып чыгып китте. “Үлгән” кеше бит ул. “Похоронка” иясе... Ә үлгән артыннан үлеп булмый. Исән кеше яшәргә тиеш. Кабат язмышын, бәхетен табарга тиеш... Моңа хакы бар. Хатын-кыз хакы - Тәңре хакы. Ә Тәңредән узарга ярамый... Галләм шулай уйлады. Әллә уйламагандыр да... Ул үзенең хәләлен гомереннән дә өстен күреп ярата иде. Бары шул гына...
Алар кабат никахка керделәр. Матур, тигез гомер кичерделәр. Бала таптылар, аны миһербанлы итеп тәрбияләп үстерделәр, Армиягә озаттылар... Галләм үз гомерендә бер генә мәртәбә дә хатынын башка иргә китеп баруда гаепләмәде. Аларның матур дөньясына карап, авыл халкы да бу гыйбрәтле тарихны үз хәтереннән төбе-тамыры белән йолкып атты...
Малайларының Кытай чигеннән килгән “похоронка”сын һаман шул Сәхилә кертеп бирде. Битенең төсе качкан. Күзләре шешенеп беткән... Маһирә белән Галләмгә кайгы яшен азрак калдырыйм, дип елагандыр инде... Үзе бертуктаусыз сөйләнә: “Кайта ул, кайта, ул кадәр бетершемик әле, Маһирәкәем... Әнә бит, Галләм дә кайтып керде теге вакытта... “Похоронка” нәрсә ул? Кәгазь кисәге... Ходай Тәгалә үз бәндәсен алай тиз генә бирмәс, юк...”
Ләкин Галләм башкача уйлады. “Юктыр, үлем ул кадәр тинтәк түгелдер. Берьюлы ике мәртәбә ялгыша алмас ул...” – дип изаланды.
Улы кайгысыннан авыру булып калган Маһирә озак яшәмәде, бердән-бер көнне ирен үз түшәге янына чакырып китерде дә җан тәслим кылды. Ә аныңчы: “Рәхмәт сиңа, теге вакытта бер авыр сүз дә әйтмәдең... Чын яратуыңа инанып китәм... Зинһар, бакый дөньяда да мине ташлама...” – дип әйтергә өлгерде әле.
...Сәхилә карчыкның яши-яши нечкәреп беткән чәрелдек тавышы уй гаменә бирелгән Галләм картны сискәндереп җибәрде.
- Галләметдин ди-и-им... Кая югалдың си-и-ин?.. Үткән җомгада мич карарга керәм дигән идең и-и-ич?.. Яңгыр яуган саен шарылдап агып утыра би-и-ит... Шуны кереп рәтләп чык инде си-и-ин!..
Карт күрше карчыгына ярты-йорты гына вәгъдә биреп, ат абзарларына таба китте. Абзарларга кадәр инеш суын чыгасы бар... Баксаң... Инеш аша салынган күперчек нык кына тузган икән. Галләм аны ел саен бер рәтләп куя иде, быел, нишләптер, кулы җитмичәрәк калды... Ул үлсә, кем карар соң бу басманы? Их, өлгерә алмады, күпер рәтләрлек тә вакыты калмады шул аның...
Атлар пошкырынган тавыш Галләм картны, ярымҗимерек күпердән аерып, өскә – үр буена күтәрелеп карарга мәҗбүр итте. Ә анда... Элеккеге хуҗаларын сизенеп, башларын чайкый-чайкый, өч мәһабәт ат үрә баскан. Алар янында ук елмаеп Нәзир тора. Үзеннән соң, Галләм карт колхоз атларын шушы яшь егеткә калдырган иде. Атларны яхшы белә ул, атлар да аны таный, үз итә...
Күптән килгәне юк икән инде бу якларга... Атлар янында бераз юангач, Галләм карт Нәзиргә иярап абзарга үтте, яңа туган коллыннар ябылган аранны карады, киңәшләрен бирде. Нәзирнең нидер сорыйсы килгәнен дә тоеп, сизеп алды.
- Йә, хәзер әйт инде, нинди соравың бар?
- Ак бабай! - дип, “ак” сүзенә басым ясап эндәште Нәзир, – Республика Сабантуена “Буран”ны әзерли башладык. Өстенә Азаматны утырттык. Шулар белән бер-ике көн шөгыльләнеп алмассыңмы, дип сорамакчы идем... Ә, Ак бабай?
Галләм карт тиз генә җавап бирергә ашыкмады. Баш какканга да куркынып читкә сикергән колыннар янында булашты; аларны әле яшел үлән яфраклары белән, әле кесәсе төбенә җыелган икмәк валчыклары белән сыйлады... Нәзир тагын кабатлады:
- Ак бабай, ә?
- Бу юлы булмас, Нәзир балам. Тән буыннарым какшабрак тора. Җаным да тынгысызлана... Ныклап вәгъдә итә алмыйм, ачуланма...
Кая ачулансын инде. Ак бабайга ачуланып була димени?! Ак бабай янда булса, тагын да тынычрак, ышанычлырак булыр иде, дип кенә соравы иде Нәзирнең.
- Авырма гына, Ак бабай, әле бергә-бергә үткәрәсе сабантуйлар күп булыр...
Атлар яныннан киткәч, Галләм карт үз җае белән генә Җидегән чишмә сукмагына төште. Җырларда җырланган бу чишмне кайчандыр ул үзе ачкан иде. Борынгылар: “Изге чишмә кояшка карап чыга”, - дигәннәр. Бу чишмә дә кояшка карый. Ни өчен “Җидегән”ме? Ургылып “тибеп” яткан үзәк чишмә тирәсендә тагын алты чишмә бар. Алары – салмаграк, хәлсезрәк. Бу чишмәләр үзләренең көчен әлеге үзәк, тамыр чишмәгә биреп тора кебек...
Галләм карт, килгән уңайга ук, чишмә улагыннан чумырып су алды, аны битенә бөркеде. Аннары кушучлап йөзен, сакал-мыекларын сыпыргалады... Шуннан соң гына уң учына су җыеп, иреннәренә тидерде... Ниндидер таныш, ләззәткә тиң тәм тоеп, күзләрен йомды... Бу тәмдә барысы да бар иде – беренче сөешеп-үбешүнең татлы тәме дә, яланда печән чапканда кара икмәк белән ашалган юа тәме дә, сугышта окоп казыганда сулыш тыны белән авызга кереп тула торган дымлы ком-балчык тәме дә...
Галләм картның исенә шундук өйдә калган “похоронка” кәгазе килеп төште. “Нишләп ята икән анда, мәлгунь?!” – дип, усал итеп уйлап куйды ул. Әҗәл, имеш, Газраил имеш... Бирермен мин сиңа Газраилне... Әле тиз генә кайтмаячак ул үлем шаукымы кергән өенә... Тилмереп көтә-көтә көтек булып бетсен шунда үлем хәсрәте!.. Йөрисе җире, күрәсе кешеләре бар әле аның... Әнә, шундыйларның берсе килә. Нәкыя килен... Күптән күрешкәннәре юк... Ә бит ул бу кызны кайчандыр үлем тырнагыннан тартып алган иде. Үлән арасында калган чалгыга абынып, аягын җәрәхәтләгәч, чаптырып агып яткан канын туктаткан иде. Әлеге дә баягы фронтта күргәннәре ярдәм итте. Сугыш кырында андый кан чишмәләре адым саен... Тик нигә болай тузынган соң бу хатын? Елап, шешенеп үк беткән... Йөзенең карарлыгы юк...
- И, Галләм абзыкаем... Ярдәм итсәң, син генә ярдәм итә аласың... Дөнья бетереп сине эзләп йөрүем иде... Өеңдә дә юк, бакчаңда да юк, урамда да күренмисең... Нәрсә булды икән, дип куркып беттем...
- Туктале, кызый, ипләп кенә сөйлә... Нинди ярдәм хакында тәтелдисең син? Кемгә нәрсә булды? Йә?
- Малаебызга әллә нәрсә булды. Абынып кына егылган иде, авыртынып йөрде-йөрде дә, хәзер аягына да баса алмый...
Галләм карт башын чайкый-чайкый тыңлап торды, аннары ияк кагып кына кайту юлына ишарәләде, “Әйдә, тизрәк күрсәт”,- янәсе...
Өйгә кереп, түшәктә уйнап утыручы баланы күрү белән, картның күңеле урынына утырды.
- Берни дә булмаган, сабый егылганда фәрештә канатын җәя ул... Үскән чакта әзрәк егылмыйча да булмый, шулаймы, кем?..
- Тәүфикъ... – хатын җәһәт кенә малае янына килеп басты, аны башыннан кочып алды...
- Матур исем, мәгънәле... Син, Нәкыя балам, болай эшлә... Бер тустаганга сөт салып ал да шуңа кара икмәк из. Аннары шул ризыкны балаң белән бергә утырып аша. Мондый чакта бергә ашаган ризык саваплы була, шәт, терелер...
Урамга чыгу белән каршысына тыкырык башында яшәүче Гөлйөзем очрады. Яшь чагыннан ук үзенең тынгысызлыгы, хәтта пырдамсызлыгы белән мәгълүм иде ул.
- Уф! Туйдым дөньясыннан! Иреннән туйдым! Яшәвеннән туйдым! Ак бабай, ачулансаң ачулан, әйтәм, ирләрнең ирлеге бетте бит хәзер... Бозауга, чүпрәккә әйләнделәр, әнә, минеке дә, нәрсә кушсаң да: “Ярар, карармын...” дип тик тора. “Ярар! Эшләрмен! Булдырырмын!” – дияргә кирәктер ул. Уф алла...
Галләм картның сабыр савытлары тулды.
- Йәле, чәпчемә, адәм баласы!.. Син беләсеңме соң ул “уф” дигәннең нәрсә аңлатканын? Ул “туйдым”, “гарык булдым” дигән сүз. “Дөньясыннан туйдым” дисең бит син “уф” дигән саен... “Уф алла” диюеңне дә ташла. “Алладан туйдым” дип кычкырып йөрүеңне бетер! “Уф” дигән саен авыздан ялкын бөркелеп чыгар, дигәннәр борынгылар...
Картның сүзләреннән Гөлйөзем каушап калды. Ул, авызын учлары белән каплап, җиргә чүккәндәй булды. Ләкин аның “сөяксез” теле тагын “ачылды”:
- Юньле ирем булса, гөнаһына батып, болай сөйләнеп йөрер идеммени мин, Ак бабай?
- Гаиләгезнең һавасы агуланган, Нәкыя балам. Сабырлык, бер-берегезгә хөрмәт беткән сездә...
- Нинди сабырлык ул, Ак бабай, ни сөйлисең син? Болай да, сабыр булам дип, иремнең бот арасында ничәмә еллар яшәдем бит инде...
- Сабырлык ул, балакай, тар сукмак кебек – аның бер ягында бәхет, икенче ягында бәхетсезлек, сагыш...
- Мин моның шулай икәнен үзем дә аңладым инде...
- Белеп тор: ир тән булса, хатын җан булыр, дигән пәйгамбәребез. Син, Нәкыя балам, җан була бел... Шуннан барысы да рәтләнер... Бүтән зарланып йөрмә, зарлану кешене картайта гына ул...
Шулай килешеп аерылыштылар. Картның аруы аягына төшкән иде. Ләкин ул барыбер тукталмады, кайтыр сукмакка чыкты. Өйдә аны зарыгып көтәләрдер... Тизрәк кайтырга кирәк, хәл итәсен хәл итеп бетерергә дә... Әйе... Һәр кеше хакыйкатьтән туа, хакыйкатькә китә... Һәр туу – хакыйкатәнге раслау, һәр үлем шулай ук хакыйкатьне раслау... Ә нәрсә соң ул – хакыйкать? Хакыйкатьме... Ул – Хак Тәгалә юлы дигән сүз... Изгелек юлы... Ә изгелеккә дәлил кирәкми...
Галләм карт ерак китә алмады, аны тарантаска җигелгән ат куып җитте. Авыл советы рәисе Әмирҗан икән. Ул шулай җәй буена, элеккеге заманнардагы кебек, ат белән йөри. Юкса, машинасы да бар үзенең...
- Ни хәлләр, Ак бабай?
- Әйбәт, балам, әйбәт. Хәлләр начар була димени...
- Бу араларда күренгәнең юк, шуңа әйтәм.
- Күренеп нишлим инде. Минем бит яшәсе тормыш яшәлгән, кичәсе гомер кичелгән...
- Сәер сөйләшәсең әле син бүген, Ак бабай. Ничектер, саубуллашкан кебек, бәхилләшкән кебек сөйләшәсең...
- Бәхилләшергә дә вакыттыр инде, кем, Әмирҗан улым. Теге каһәр сугыштан соң да ярты гасыр яшәдем бит инде. Шул сугыш һаман миннән гомер өмет итеп тора кебек... Бурычлы кебек калдым мин аңа...
- Бер дә алай түгел, Ак бабай. Син бит дөнья карты, гади генә кеше түгел. Җиңү алып кайткан батыр. Җир җимертеп эшләгән крестьян! Синең хакың зурдан. Син... Син безнең Ак бабабыз! Шуның белән әйтелгән дә беткән!
- Рәхмәт, кем... Әмирҗан улым, әйбәт сүзеңә. Анысына рәхмәт... Ә менә үлем каршында адәм баласы көчсез... Дөресе - мәңгелек алдында көчсез... Сер бирмәсә дә, ул аны танырга тиеш, язмышына кабул итеп ала белергә тиеш...
- Бәй, Ак бабай, чынлап та нидер булган, ахры, сиңа. Әллә ничек сөйләшәсең...
- Бер дә әллә ничек түгел. Син бит авыл җитәкчесе, колагыңа киртләп куй: җыелышып озаткач, яшәгән йортымны түбән очта гомер итүче Хәерниса исемле хатынга бирерсез. Өченче ел ирен агач баскан иде бит?.. Ике баласын аякка бастырасы бар... Аңа таман гына була ул...
- Ак бабай, ни сөйлисең син?! Сабантуйлар белән дәртләнеп йөргәндә күңелгә шом кертмәле, зинһар!.. Мәйдан түрендә ак сакалыңны сыпырып утырасың бар әле синең!
- Син... Әмирҗан улым, мин әйткәнне ишеттең. Әйттем дә өздем. Васыятем шул булыр... Ә хәзер миңа китәргә кирәк. Өйдә мине... көтәләр...
Әмирҗан һушын җыеп өлгергәнче, Галләм карт китеп тә барды. Күңеле белән сизенеп барды: авыл советы рәисе хәтсез вакыт аның артыннан карап торды әле...
Өенә юл туры булса да, ерак булып чыкты. Үлем гаме белән йөргән кеше ничек инде зиратны урап үтә алсын?! Галләм карт каргалар тавышыннан яңгырап торган зират эченә ничек барып кеүен сизми дә калды. Иң элек Маһирәсенең каберен эзләп тапты. Эченнән генә дога укынып, тын калып торды. Аннары малаеның Кызыл Йолдызлы чардуганы янына барып басты. Тагын тын калды, ихлас догаларын укыды, үрелеп, кабер өстендәге чүп үләннәрен йолкыды. Аннары гына ике кабер янәшәсендә үзенә урын юнәтә башлады.
Артык сусыллыктан, дымнан куе яшел төскә кергән чирәм өстендә моңаеп утыручы мәтрүшкәне Галләм карт бераз вакыттан соң гына шәйләп алды. Иртәрәк бит әле... Чәчәк атарга иртәрәк... Бу вакытта кайсы дөньялардан гына килеп чыккандыр ул? Әллә мәңгелек иленең хәбәрче фәрештәсе шулай чәчәк кыяфәтенә кереп йөриме?
Галләм карт, салмак кына тезләренә төшеп, җете келәм өстендә балкып яткан шәмәхә чәчәкне өзеп алды. Күкрәгенә кысты... Аннары, җәһәт кенә торып, ашыга-ашыга кайтып китте...
х х х
Бу юлы аны беркем дә туктатмады. Ул кайтып кергәндә өй ишекләре шар ачык, тәрәзәгә эленгән пәрдәләр томаланган иде. Тынлык. Ниндидер сәер тынлык... Бу тынлык колакларны тондырырлык дәрәҗәдә чыңлап, хәтта иңрәп тора иде... М-м-м-м... М-м-м-м-м-м-м...
Шунда Галләм картның башы әйләнеп китте. Ул, кечерәеп, бәләкәйләнеп, үзенең яшьлегенә, үсмер чагына, балалыгына кайткан кебек булды... Имеш, ул – ятим бер нарасый... Имеш, кемдер аның башыннан сыйпый: “Син ятим түгел, синең атаң бар... Ул – Ходай Тәгалә”,- ди...
Өстәлдә танышы ята - Әҗәл, ягъни мәсәлән, “похоронка”. Әнә ничек канатларын як-якка җәйгән ул... Хәле бетеп егылган кош баласы диярсең... Җан кошы... Нишләп җан кошы булсын – җан алучы кош ласа ул, үлем хәбәрчесе...
- Кайттыңмы?
Галләм карт, сискәнеп, як-ягына каранды. Кем бу, нинди өн, кем тавышы?
- Нәрсә, оныттың дамыни?
Кара-кара, өстәлдә яткан кәгазь кисәге сөйләшеп ята түгелме соң? “Похоронка”?
- Син һаман монда мыни? Тагын нәрсә кирәк?
Ничек кенә сер бирмәскә тырышса да, Галләм карт “похоронка” белән әңгәмәгә кермичә булдыра алмады. Аның үлеменнән хәбәр бит ул, ә үлем – барыбер тормыш-яшәешнең бер мизгеле...
- Син бигрәк кызык адәм икән. Бая сөйләшкәндә барысын да килешкән идек бит инде, хәзер тагын борын чөерәсеңме?
Галләм карт өстәл артына килеп утырды да, алдында яткан сары кәгазьгә төбәлеп, теләр-теләмәс кенә әйтеп куйды:
- Нәрсә, вакытым җитте мени?
- Әйе, вакытың җитте. Сәгатең сукты, Галләметдин...
- Юлга җыеныргамы?
- Нинди юлга?
- Соңгы юлга...
- Юк, җыенырга кирәк түгел.
- Хәзер үк кузгалыргамы?
- Юк дидем бит инде, җыенма да, кузгалма да...
- Ничек инде? Ник килдең соң, алайса?
- Килдем шул. Мин бит синең гомерең беткән дип уйлаган идем. Ә ул бетмәгән булып чыкты... Вакытың чыккан, ә гомерең бетмәгән... Менә шундый хәлләр...
Галләм картның зиһене тәмам буталды. Ул инде бүтән сорашмады, “Нишләтсәң, шуны эшләт”, - дигән кебек, иксез-чиксез сагыш тулган моңсу күз карашы, тагын да картаеп киткән, тирән җыерчыкларга чорналган йөз чырае белән үзенең Әҗәленә – Ходай Тәгалә ихтыяры булып өстәлендә яткан кәгазь кисәгенә карап торды.
- Гомерең бетмәгән булып чыкты... Мин ялгышканмын... Син бу дөньяда ялгыз түгел. Син кешеләргә кирәк. Аларга синең белән яшәү җиңелрәк, рәхәтрәк. Синең белән алар бәхетлерәк хәтта! Менә бит нидә хикмәт... Бөтен нәрсә Аллаһы Тәгалә ихтыярында, кешенең язмышы да, аның үлеме дә Ходай карамагында... Синең язмышың кешелек язмышыннан аерылып җитмәгән. Шуңа күрә дә әлегә мин сине ала алмыйм. Син инсаннар дөньясында каласың. Беләсеңме, мин бераз синнән көнләшәм дә. Ләкин язмышыңа кызыкмыйм... Шулай да, онытып бетермә: синең мәңгелеккә алып китәчәк юлың билгеләнгән инде. Син мине моннан соң һәр көнне, һәр сәгатьтә көтәргә тиеш буласың... Көт мине, көт, көт, көт, көт, көт, көт...
Шулвакыт Галләм картның җан-бәгыренә ниндидер авырлык иңде. Ул дөнья авырлыгы гына булмыйча, галәм, җиһан авырлыгы иде. Аның күпне күргән йөрәге авырсынып кына, көч-хәл белән тибә башлады. Карт, ыңгырашырга да егәрлек таба алмыйча, башын иеп, маңгаен өстәл өстенә куйды. Шулвакыт аның зиһен күгеннән: “Үлем мине алмаска булгач кына үләм бугай, аһ, кызганыч!” – дигән уй чагылып үтте... Аның уйларына җавап итеп, Әҗәл һаман әле үзенең моңлы да, шомлы да сүзен тәкърарлап торган кебек иде: “Көт-көт, көт-көт, көт-көт...”
Бу моңлы тавыштан Галләм картка җиңел булып китте. Мондый җиңеллектән аның җаны гына түгел, тәне дә очып китәр хәлгә килде. Аның саен тавыш көчәйде, якынайды: “Көт-көт, көт-көт, көт-көт...”
Менә бервакыт җан дигәннәре тән кабыгыннан суырылып чыга башлады. Ләкин тәннең җанны үзеннән ерак җибәрәсе килмәде. Ул аны тын-сулыш итеп тә, уй-хәтер итеп тә, изге дога итеп тә үзе белән алып калырга теләде... Шушы газаплы тартышу вакытында Галләм карт дертләп уянып китте... Ул кургаш кебек авырайган күз кабакларын күтәргәндә ачык калган ишектән кергән ике тавык белән карт әтәч идәндә җим эзләнеп йөри иде...
- Көт-көт, көт-көт, көт-көт...
Галләм карт, өстәл өстендә яткан сары кәгазь кисәген җәһәт кенә җәймә астына тыгып куйды да, көпә-көндез йоклап утыруына үзен-үзе битәрләп, кош-кортларын шегалдына куып алып чыгып китте. Ул хәтта изүенә кыстырып куелган мәтрүшкә чәчәгенең, идәнгә төшеп, түшәк астына тәгәрәвен дә сизмәде...
30 июль, 2007 ел.



ЙОДРЫК
(Хикәя)
Шаулап килеп кергән бу ике егеттән вагон басылып, кысылып, хәтта, ыңгырашып куйгандай булды. Икесе дә шактый кызмача, күп эчүдән шешенеп, бүртенеп чыккан йөзләрен сакал-мыек баскан, кыска итеп ыспай алдырылган чәчләре таралмаган, кагылып карагыз, хәзер чәнчеп үтерәм, дигән кебек, төрле якка тырпаеп, дөресрәге, чекрәеп карап торалар... Җирән чәчлесенең кулында бәрелү-сугылудан кыршылып беткән гитара, икенчесендә эченнән шешә башлары үрелеп карап торган асылмалы сумка.
Кара йөзле, зәңгәр күзле, яңагындагы чиркангыч яра җөен каплабрак сөйләшә торганы иң беренче буш урынга килеп утырды да, яны белән кискен этенеп, йокымсырап утырган бер егетне эчкәре шудырды, теге җирән чәчлесенә дә яныннан урын бирде.
Беренче сүзләреннән үк аңлап алдым: болар Чечняда булганнар. Булып кына калмаганнар, андагы мәхшәрнең үзәгендә булганнар, үлемнең бугазына кереп йөргәннәр... Ләкин бу ике егет баштан ук миңа ошамады. Ничектер күңелем кабул итмәде. Ватанын, илен яклап сугышкан алып батырлардан бер нәрсә дә юк иде аларда. Лаекыл исерек бу ике адәм заты, киресенчә, гайрәтне чигәрерлек дәрәҗәдә кешелектән чыккан кебек тоелды миңа. Аракы катыш косык исе сеңгән бушлатларының изүеннән күренеп торган буй-буй тельняшкалары да аларга карата башка төрле хис, хөрмәт хисе уята алмады. Шулай да, бу егетләрне аңларга тырышып карадым. Сугыш авызына кереп чыкканнар бит... Үлемнең күзенә караганнар... Җаннары изаланып, бәгырьләре теткәләнеп беткәндер шул... Әле ярый исән калганнар...
Каршылыклы тойгыларымны йөгәнләп, уй-хисләремне төйнәп бетерә алмадым, җирән чәчлесенең карлыкканрак тавышы колакны ертып керде:
— «Дух»ларны әйтәм... Ну җанга тиделәр дә соң... Беләсеңме без аларны нишләтә идек?..
— Беләм-беләм, без дә нәкъ шулай эшли идек, — Монысын кара-кучкыл йөзлесе әйтте. Үзе көлгән кебек кылана. Әмма ул кешегә көлә алмый, борын сеңгергән тавышлар чыгарып, буыла-буыла ютәлли генә...
— Кулга төшкән снайпер кызларны, малай, ике ботыннан ике танкка бәйләп, тарттырып куябыз да, минсиңайтим, бөтен взвод белән, чиратлап бәрәбез. Кем ничек тели... Бу тамашаны егетләр «экстаз» дип атыйлар...
— Хет нишләт, алар барыбер тезләнмиләр... Колагын кисеп, күзен төртеп сыт, ялынып-ялварып егылмыйлар, әгәр ул чын чечен булса, белдеңме? Мин күп күрдем андыйларны. Хәтта бу яклап, хөрмәт итәргә була үзләрен...
— Ә бездә шундый бер хәл булды. Тыңла әле, әле барасы барыбер ерак...
— Әйдә, базарыңны башла...
— Ургунга кергәндә үрә катып басып торган таулар рәтен хәтерлисеңме?
— Беләм-беләм, мин шунда яраландым да инде...
— Менә шундагы «Йодрык» исемле бер тауга ун көн буе ябышып яттык. 27 десантникның башына җитте ул тау. Галәмәт хәл: күктән дә дөмбәслибез, яннан да, арттан да, алдан да, дигәндәй... Короче, таш өстендә таш калдырмыйбыз. Инде бетте, инде тынып калды дип, шул тауга үрмәли генә башлыйбыз, очындагы ташлар арасыннан тагын ут ява башлый. Бер-ике үле гәүдә өстерәп аска чигенәбез. Тагын дөмбәслибез, тагын менәбез, тагын чигенәбез... Безгә ул тау тере булып күренә башлаган иде инде. Һәр таш, һәр кыя, һәр куак безгә төбәп атадыр шикелле... Позицияне дә алыштырып карыйбыз. Әллә нинди генә сихер көче белән, өстәге ут ноктасы да шул якка күчә, короче, бәләкәй генә җәһәннәм кебек...
Әле ярый авыл якын. Сәер авыл ул. Бөтен халкы — хатын-кызлар да балалар. Өч ир заты бар: Аслан исемле ир авыл хакимиятендә хезмәт итә, аның ярдәмчесе — Зыя исемле аксак чечен карты — безгә ашарга китерә, «дөмектерегез шуларны» дигән булып, дәртләндереп китә. Тагын Барай исемле бер мәхлук җан бутала янда, «җитеп бетмәгән» бу кешегә әллә ни игътибар бирүче дә юк; этләргә сөяк атканда, берәр калҗа ит чыгаралар үзенә, шул аз гына сыйга да җан асрап яши иде ул адәм актыгы. Ә! Тагын бер яшүсмер егет бар иде авылда. Аның исеме дә үзе кебек бик матур — Рамазан.
Беренче көннәрне үк авылда сәер хәлләр башланды. Сизми дә калганбыз: Аслан күзгә күренми башлады. Сорашабыз, Грозныйга таба күрсәтәләр. Китте, янәсе. Аннары Зыя юкка чыкты. Сәер хәлләр... Ә Йодрык тавы тирәсендә мәхшәр дәвам итә. Тукталырга уйламый да. Өстән «вертушка»лар дөмбәсли торгач, теге тау яртылаш ишелде. Ишелүен ишелде, әмма очындагы пулемет тыкылдап ут чәчүеннән туктамады, арабыздагы иң шәп егетләрне чүпләвен дәвам итте.
Менә Барай да, суга төшкән кебек, гаип булды. Шулай итеп, атна ахырына авылда ир-егетләрдән бер Рамазан гына торып калды.
... Көне буе дөмбәсләп, тауны тәмам кыеп-җимереп, теге ут ноктасын туктаттык. Әмма төнгә каршы Йодрык өстенә менәргә батырчылык итмәдек. Штурмны иртәнгә калдырып, сак куеп йокларга яттык.
Төн уртасында колак тондырырлык ату тавышыннан уянып киттек, малай... Сакчыбыз, тиле бәрән кебек, тәмам миңгерәүләнгән, үзе ык-мык итә, үзе ым белән генә Йодрык-тау ягына күрсәтә, янәсе, бөтен сер шунда... Бераздан тынычланды. Тотлыга-тотлыга булса да:
— Р-рам-м-мазан т-тау э-э-ч-ченә к-кереп к-кит-т-те, — ди бу.
— Ничек инде тау эченә? — Үзебез сораган булабыз, үзебез көләргә дә, еларга да белмибез.
— Н-ничек д-дип... Б-барды да т-тау эченә кереп юк б-булды...
— Йә, җитте инде сиңа! Куркудан күзеңә күренә башлады бугай инде, бар, кереп ят! — дип, командир сакчыны блиндажка куды.
Иртән һөҗүмгә кузгалырга гына җыенган идек, Йодрык-тауга тагын «җан керде», без яткан аланны аркылыга-буйга үлем камчысы теткәли башлады... Каян аталар соң? Кем ата? Ничек исән калган ул? Берәр сихердер бу, йә булмаса, рухтыр, пәридер? Һәр тауның иясе була ди бит. Тауның тынлыгын саклый, ди ул, байлыгын, иминлеген саклый, ди. Әллә шул рух микән? Рухлар бит үлмиләр. Тагын күпме вакыт гөнаһсыз җаннарны кайдырып, шул Дию-Аждаһа авызына карап ятарбыз икән, ә? Чынлап та, әнә бит ул — Аждаһа авызы кебек ыржаеп тора; тауның аскырак бер өлешендә караңгы ярык та бар... Тукта-тукта, ул бит эчкә кереп китә... Ротныйны чакырдым. Тагын биш «берет»ны алып, шул тауга төбәп шуыша башладык. Иң беренче булып тау авызына барып яттым. Карасам... Теге тау ярыгына сукмак кереп китә. Дөресрәге, менеп китә. Сак кына менә башладык. Ә өстәге пулемет һич тынмый — яудыра гына кургашын. Ә безгә... берни юк! Иң кызыгы шунда — мәгарә эчендәге бу серле коридор идәненә баскычлар уелган, аяк астындагы ташлар шомарып беткән, димәк, бик еш йөриләр моннан... Бервакытны өстәге тау тавышы югалды, аннары тагын пәйда булды. Димәк, якынаябыз...
Караңгы, кысынкы мәгарә тишегеннән өскә килеп чыккач, баштарак тау читендә атынып яткан Рамазанны шәйләмәгәнбез дә. Тиз генә тышка чыкмадык. Күз ияләшсен, дидек, җайлырак вакыт көттек. Ашыкмый да булмый, бераздан «вертушка»лар килеп җитәчәк, бөтенебезне бергә укмаштырып үлем табасында кыздырачак.
Ниһаять, тәвәкәлләп, дәррәү өскә, ачык мәйданган килеп чыктык та, Рамазан өстенә ябырылдык. Шул кызу белән пулеметын аска тондырдык, үзен исә, бәйләп, тышаулап мәйданчык уртасына ыргыттык. Шунда гына шәйләп алдык: бер читтәрәк, кыялар ышыгында биш үле гәүдә ята. Менә сиңа мә! Менә сиңа әкәмәт! Безнең күптәнге танышлар ласа болар! Аслан, Зыя, Барай... Таныш түгел ике ир... Һәм менә — ярым үлек Рамазан. Чынлап та, ул инде безгә кадәр үк берничә мәртәбә яраланган булган. Яңакларыннан, колакларыннан, терсәкләреннән кан ага, болай да ябык йөзе тагын да тартылыбрак киткән. Ә күзләре! Күзләрендәге бетмәс-төкәнмәс ачудан күз алмалары менә-менә шартлар, бөтен тирә-юньне мәхшәргә күмәр төсле...
Рамазанның гәүдәсен аска алып төшкәндә офык читендә «вертушка»лар гөрелтесе ишетелә башлаган иде инде. Без бу Йодрык тавыннан тизрәк китәргә ашыктык. Вертолетлар дөмбәсли башлаганчы беренче йортларга барып җитәргә, ныклап яшеренергә кирәк.
You have read 1 text from Tatar literature.
Next - «Похоронка» - 2
  • Parts
  • «Похоронка» - 1
    Total number of words is 4630
    Total number of unique words is 2227
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    53.9 of words are in the 5000 most common words
    62.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • «Похоронка» - 2
    Total number of words is 4595
    Total number of unique words is 2169
    38.4 of words are in the 2000 most common words
    54.9 of words are in the 5000 most common words
    62.5 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • «Похоронка» - 3
    Total number of words is 4625
    Total number of unique words is 2032
    41.6 of words are in the 2000 most common words
    58.0 of words are in the 5000 most common words
    66.2 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • «Похоронка» - 4
    Total number of words is 4490
    Total number of unique words is 2010
    41.1 of words are in the 2000 most common words
    57.6 of words are in the 5000 most common words
    66.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • «Похоронка» - 5
    Total number of words is 4572
    Total number of unique words is 2101
    39.4 of words are in the 2000 most common words
    55.7 of words are in the 5000 most common words
    64.8 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  • «Похоронка» - 6
    Total number of words is 2398
    Total number of unique words is 1258
    43.6 of words are in the 2000 most common words
    60.8 of words are in the 5000 most common words
    69.1 of words are in the 8000 most common words
    Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.