🕙 23-minute read

Пәйгамбәрләр Тарихы - 2

Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Total number of words is 2989
Total number of unique words is 1295
39.2 of words are in the 2000 most common words
54.5 of words are in the 5000 most common words
62.5 of words are in the 8000 most common words
  Исраилия дәүләтенең башкаласы әүвәл Нәбилис булып, соңыннан Сәмрия шәһәре була. Бу дәүләткә нигез салучы кеше бер бозык кеше булу сәбәпле идарәсе шәригать ягыннан да, сәясәт ягыннан да, бөтенләй тиешсез бер рәвештә була. Исраилләр яһүдия дәүләтендәге кардәшләренә әҗнәби һәм дошман карашы белән караый башлыйлар. Алар Коддүс шәриф зияратын да ташлыйлар, галимнәрнең вәгазь һәм нәсыйхәтләреннән аерылалар, хәтта Тәүратны да онытып бетерәләр. Тора бара араларыннан шәригать бөтенләй бетеп, аның урынына исраилләр Бәгыль исемле потка табына башлыйлар. Бу вакытта аларга Ильяс галәйһиссәләм белән әл-Ясәгъ галәйһиссәләм җибәрелә.
  Ильяс галәйһиссәләм белән әл-Ясәгъ галәйһиссәләм
  Ильяс галәйһиссәләмне пәйгамбәр итеп җибәрелгәндә Бәнү Исраилләр Бәгыль исемле потка табынганнар. Ильяс галәйһиссәләм аларны: «Бу эшне ташлагыз! Бөтен дөньяның яратучысы булган бер Аллаһы Тәгаләгә генә гыйбадәт итегез! Юкса Аллаһы Тәгалә сезгә бик зур бәлаләр җибәрер», – дип, никадәр вәгазь-нәсыйхәт кылса да, алар бу файдалы нәсыйхәтләрне кабул кылмыйлар, хәтта Ильяс галәйһиссәләмне шәһәрләреннән куып чыгаралар.
  Аллаһы Тәгалә аларны Үзенең берәкәтененнән мәхрүм итә. Яңгырлар яумас була, ачлыктан үләксәләр ашый башлыйлар. Ниһаять, Ильяс галәйһиссәләмне эзләп табып, аның нәсыйхәтләре белән гамәл кыла башлыйлар. Аллаһы Тәгалә бәлаләрен бетерә.
  Ләкин алар бераз вакыттан соң янә әүвәлгечә бозык юлга керәләр. Ильяс галәйһиссәләм дә аларның иманга килүләреннән өметен өзеп, Аллаһы Тәгаләдән рөхсәте белән араларыннан китеп, ялгыз торуны сайлый.
  Аның урынына әл-Ясәгъ галәйһиссәләм калып, вәгазь-нәсыйхәт кыла. Соңыннан аңа да пәйгамбәрлек килә. Ул да Ильяс галәйһиссәләм кебек Бәнү Исраилнең хәлләрен төзәтергә никадәр тырышса да, алар һаман бозыклыкларын арттыра гына баралар. Ниһаять, Аллаһы Тәгалә алар өстенә Юныс галәйһиссәләм яшәгән Нину шәһәренең патшасын җибәрә.
  Юныс галәйһиссәләм
  Юныс галәйһиссәләм Нину шәһәре әһелләренә пәйгамбәр итеп җибәрелә. Нину исә Асурья дәүләтенең башкаласы була. Юныс галәйһиссәләм потларга табынучы Нину әһелләрен хак дингә һәм Аллаһы Тәгаләнең берлеген тануга өндәсә дә, араларында иман китерүчеләр булмый. Ул аларны: « Әгәр шулай дәвам итсәгез, сезгә Аллаһы Тәгалә тарафыннан газап киләчәк, шәһәрегез җиргә батачак», – дип никадәр куркытса да, аңа колак салмыйлар.
  Ниһаять, Юныс галәйһиссәләм аларның иманга килүләреннән өметен өзеп, Аллаһы Тәгалә тарафыннан рөхсәт булмаса да, ачуланып алар яныннан китә. Дәҗлә (Тигр) елгасына килә һәм бер көймәгә утыра. Аллаһы Тәгаләнең рөхсәтеннән башка һичбер пәйгамбәр үзенең кавемен ташлап китәргә тиеш булмый. Ләкин көймә урыныннан кузгалмый. Көймә башлыгы: «Арабызда гөнаһлы бер кеше булырга тиеш, шобага салабыз. Кемгә чыкса, шуны суга атабыз», – ди. Шобага Юныс галәйһиссәләмгә чыга. Ул: «Мин гөнаһлы кеше», – дип, үзен суга ата. Шунда ук аны бер зур балык йота. Юныс галәйһиссәләм балык карнында кылган эшенә үкенеп, тәүбә һәм истигъфар кыла. Аллаһы Тәгалә аның тәүбәсен кабул итә. Балык аны чыгарып бер читкә ташлый. Аллаһы Тәгалә аны янә Нину әһелләренә җибәрә. Шәһәр халкы үзләренә Аллаһы Тәгалә тарафыннан газап киләчәген аңлап, тәүбә-истигъфар кылган булалар. Юныс галәйһиссәләмне шәһәрләренә алып кайтып, беркадәр вакыт ул өйрәткән юл белән баралар.
  Зәкәрия галәйһиссәләм белән Яхья галәйһиссәләм
  Зәкәрия галәйһиссәләм Сөләйман галәйһиссәләм нәселеннән булып, Коддүс шәһәрендә Бәйтел-мөкаддәстә корбан чалу һәм Тәүратны язу кебек хезмәтләр белән шөгыльләнгән. Аллаһы Тәгалә аңа да пәйгамбәрлек бирә. Хатыны белән икесе дә картаеп, бала булудан өметләрен өзгән вакытта, Аллаһы Тәгалә аларга бер бала бирә, исемен Яхья дип куялар. Аллаһы Тәгалә Яхья галәйһиссәләмгә дә пәйгамбәрлекне насыйп итә.
  Гайсә галәйһиссәләм
  Бәнү Исраилдә Гыймран исемле бер кешенең хатыны балалары булмаган өчен: «Әгәр Аллаһы Тәгалә безгә бала бирсә, мин аны Бәйтел-мөкаддәс хезмәтенә вакыф итәр (бирер) идем», – дип нәзер әйтә. Ул вакытта ир балаларны Бәйтел-мөкаддәс хезмәтенә вакыф итү гадәте була. Ләкин кыз бала туа, исемен Мәрьям дип куялар. Ана кеше: «Йә, Рабби, ни эшлим? Кыз тудырдым бит, син аны кабул итеп ал инде!» – дип Аллаһы Тәгаләгә ялвараҺәм баланы Бәйтел-мөкаддәскә илтеп тапшыра. Шундагы хезмәткәрләрдән Зәкәрия галәйһиссәләм аны алып хатыны янына китерә. Соңыннан аңа Зәкәрия галәйһиссәләм Бәйтел-мөкаддәстә махсус бер бүлмә ясата. Шунда Мәрьям гел гыйбадәт белән мәшгуль була. Янына Зәкәрия галәйһиссәләмнән башка беркем дә кереп йөрми.
  Гомерен Бәйтел-мөкаддәстә гыйбадәт белән үткәргән Мәрьям анабыз һичкемгә кияүгә чыкмастан, Аллаһы Тәгаләнең чиксез кодрәте һәм хикмәте белән Гайсә галәйһиссәләмне тудыра.
  Ни гаҗәп, яһүдләр Адәм галәйһиссәләмнең атасыз, анасыз барлыкка килүенә инанган хәлдә, Гайсә галәйһиссәләмнең атасыз барлыкка килүенә инанмыйлар, Мәрьям анабызны: «Атаң да, анаң да яман кешеләр түгел иде. Ни өчен син шундый яман эш кылдың?» – дип шелтәлиләр. Мәрьям анабыз: «Сез аннан сорагыз», – дип кулы белән Гайсә галәйһиссәләмгә күрсәтә. Алар: «Без бишектәге бала белән ничек сөйләшик?» – дип җавап бирәләр. Гайсә галәйһиссәләм үзе сүзгә керешеп: «Мин Аллаһы Тәгаләнең колы, Ул миңа китап бирде, мине пәйгамбәр кылды, кайда булсам да мине мөбарәк итте», – ди. Моны ишеткәч, яһүдләр бик гаҗепләнәләр һәм Мәрьям анабызга тимиләр. Ләкин алар арасында һаман: Атасыз бала буламы? Кыз кеше бала табамы? Кебек сүзләр күбәя. Ахырда, Зәкәрия галәйһиссәләм хакында начар уйлап, аны үтерәләр.
  Шуннан соң Мәрьям анабыз яһүдләрнең явызлыкларыннан котылу өчен, улы Гайсәне алып, Мисырга китә. Анда унике ел торгач, янә Коддүс шәриф тарафындагы бер авылга кайталар. Шунда Гайсә галәйһиссәләм утыз яшенә җиткәнче яшиләр. Соңыннан Гайсә галәйһиссәләмгә пәйгамбәрлек килә һәм Инҗил китабы бирелә. Аңа шул китап белән Бәнү Исраилләрне дингә өндәрү боерыла. Шулай итеп, Инҗил иңү белән Тәүратның хөкеме хокукый көчен югалта. Гайсә галәйһиссәләм өч ел бәндәләрне иманга чакыра, үлекләрне терелтү, сукырларны күзле итү, су өстендә йөрү кебек күп төрле могҗизалар күрсәтә. Ләкин аңа бары тик унике кеше генә иман китерәләр. Бу унике кешене «хаварийлар» диләр. Шул унике кешедән башка һичбер яһүд иманга килми, хәтта Гайсә галәйһиссәләмне да үтерергә карар кылалар. Ләкин Аллаһы Тәгалә аны да, Идрис галәйһиссәләм кебек, күккә ашыра. Хаварийлар Гайсә галәйһиссәләмнең васыяте буенча динне һәр тарафка тарата башлыйлар. Ләкин бик озак вакыт дин яшерен таратыла. Шул вакытларда Инҗил дип бик күп китаплар чыга. Ләкин аларның берсе икенчесенә туры килми. Християн башлыклары моны аңлап, язылган инҗилләрнең барысын да күздән кичереп, арадан дүртесен сайлап алалар. Бүген христианнар арасында шул дүрт инҗил йөри.
  Мөхәммәт галәйһиссәләм
  Мөхәммәт галәйһиссәләмгә кырык яшь булганда Коръән иңә башлаганчы, Гайсә галәйһиссәләмнең тууыннан алты йөз ел вакыт үтә. Бу вакыт эчендә һичбер пәйгамбәр килми, халык тәмам туры юлдан яза, көферлек бөтен дөньяны баса. Ниһаять, караңгылык басып киткән дөньяга яктылык һәм нур биреп, милади белән 621-нче елда Мөхәммәт галәйһиссәләм пәйгамбәр итеп җибәрелә.
  Мөхәммәт галәйһиссәләм гарәпләр арасында иң кадерле булган корәеш нәселеннән. Әтисе Габдулла исемле. Габдулла Габделмотталип улы, Габделмотталиб Һашим улы, Һашим Габдеманнаф улыдыр.
  Әнисе дә корәеш нәселеннән булып, Ваһеб кызы Әминәдер. Мөхәммәт галәйһиссәләм 571-нче елның 20-нче апрелендә, рабигуниль-әүвәл аеның 12-нче көнендә, дүшәмбе көнгә каршы таң алдыннан дөньяга килә. Ул, дөньяның иң мөбарәк шәһәре булган һәм бу көндә дә хаҗилар шунда барып хаҗ кыла торган, Мәккәи Мөкәррәмә шәһәрендә туган һәм шул шәһәрдә үскән.
  Әтисе Габдулла Мөхәммәт галәйһиссәләм туганчы сәүдә эшләре белән Шамга барганда Мәдинә шәһәрендә үлеп кала. Шулай итеп, Мөхәммәт галәйһиссәләм ятим булып дөньяга килә. Ул вакытта яшь балаларны шәһәрдән читтә ачык, иркен кырларда тора торган гарәпләр арасында тәрбияләү гадәте булган. Мөхәммәт галәйһиссәләмне дә шулай, Хәлимә исемле бер хатынга биреп тәрбия кылдырганнар. Хәлимә Мөхәммәт галәйһиссәләмне сөт имезеп үстергәнлектән, ул аның сөт анасы була.
  Хәлимә Мөхәммәт галәйһиссәләмне тәрбияләр өчен үз йортына алып кайткач, аларның йортларында бәрәкәт арткан, маллары күбәеп, яшәешләре алга киткән. Шунлыктан, ул Мөхәммәт галәйһиссәләмне бик яратып, үз балаларыннан да артык күреп, биш яшенәчә тәрбияләп үстергән. Аннан соң аны үз анасы Әминәгә китереп тапшырган.
  Хәлимә йортында Мөхәммәт галәйһиссәләм бик тиз үсеп, алтынчы айда – йөри һәм тугыз айлык булганда бик ачык сөйләшә башлаган. Мөхәммәт галәйһиссәләм алты яшенә җиткәндә аның анасы Әминә дә вафат булганлыктан, ул алты яшендә анасыз да, атасыз да – бөтенәй ятим калган. Аннан соң аны ул вакытта Мәккә шәһәренең һәм бөтен корәеш нәселенең башлыгы булган бабасы Габделмотталип үз кулына алып, тәрбия итә башлаган. Бабасы аны бик яратып, кадерләп үстергән вакытта гына, Мөхәммәт галәйһиссәләмгә сигез яшь булганда, ул да үлеп киткән. Аннан соң аны үзенең атасы Габдулла белән бертуган абзыйсы Әбү Талип үз тәрбиясенә алып үстергән.
  Рәсүлүллаһ бала чагыннан ук бик әдәпле булып үскән. Һичбер вакыт ялган сөйләмәгән, вәгъдәсендә торучы һәм бик тугры булган. Үзеннән олыларга хөрмәт итеп, кечкенәләргә, мохтаҗларга кулыннан килгән кадәр ярдәм итеп үскән. Аны бөтен корәеш нәселе яраткан, араларында кадерләп йөрткәннәр. «Балаң булса, менә шундый булсын!» – дип, һәркем баласын аның кебек яхшы итәргә тырышкан, һәрбер эшләрендә аны үрнәк итеп тотканнар.
  Рәсүлүллаһ Әбү Талип йортында шул рәвешчә үсеп, егерме биш яшенә җиткәч, корәешләр арасында иң бай булган Хәдичә исемле бер тол хатынга өйләнгән. Ул вакытта Хадичә анабыз кырык яшендәге бик акыллы бер хатын булган. Мөхәммәт галәйһиссәләм Хадичә анабыз белән бик тыныч һәм бер-берсеннән разый булып гомер иткәннәр.
  Рәсүлүллаһ сүзне уйлап кына һәм аз сөйләп, сөйләгәндә дә андый-мондый юк-бар сүзләр белән вакыт үткәрмәгәнгә күрә, аны һәркем олылап, һәрбер эштә аның белән киңәшләшә торган булганнар.
  Рәсүлүллаһ халык каршында ышанычлы һәм кадерле булып, кырык яшенә кадәр шул рәвешчә гомер иткән. Рәсүлүллаһ кырык яшенә җиткәч, аңа Аллаһы Тәгалә тарафыннан пәйгамбәрлек килгән. Рәсүлүллаһка иң элек пәйгамбәрлек килгәндә, ул ялгызы тауда йөргәндә янына Җәбраил фәрештә килеп, аның пәйгамбәр булганлыгын һәм аңа Аллаһы Тәгалә бәндәләрне Ислам диненә өндәргә кушканлыгын сөйләп, Рәсүлүллаһка Коръәннән «Галәкъ» сүрәсенең әүвәлге биш аятен укып киткән. Шуннан соң, Рәсүлүллаһ үзенә пәйгамбәрлек килгәнне Хәдичә анабызга кайтып сөйләгән. Хәдичә анабыз акыллы хатын булганлыктан, синең кебек тугры һәм яхшы холыклы бер кешенең пәйгамбәр булуы гаҗәп түгел дип, иман китергән һәм Рәсүлүллаһка Аллаһы Тәгалә тарафыннан бик зур хезмәт кушылганга кайгырмаска, һичкемнән курыкмаска кушып, юаткан. Шуннан соң, Рәсүлүллаһ үзенең пәйгамбәр булганлыгын бик якын дус кешеләренә генә сөйли башлаган, аларны иман китерергә өндәгән. Рәсүлүллаһның пәйгамбәр икәнен белгәч тә, якын дусты Әбү Бәкер белән Әбү Талипның улы Гали һәм тагын берничә кеше иман китереп, Рәсүлүллаһка ярдәм итә башлаганнар. Алар да үзләренең сүзләре үтәрдәй кешеләрне иманга өнди башлаганнар. Шулай итеп, унлап кеше иман китергән.
  Рәсүлүллаһ үзенең пәйгамбәр икәнен баштарак яшерен генә тотып, дус-ишләре арасында гына иманга өндәп йөрсә дә, ул хәбәр халык арасына бик тиз таралып киткән. «Мөхәммәт яңа дин чыгарган икән, безнең ата-бабадан калган динебезне дөрес түгел дип әйтә икән, андый нәрсәләргә гыйбадәт кылмагыз, дип, безне потларыбызга гыйбадәт кылудан тыярга тели икән», – дип, гөр купканнар. Ул хәбәр таралганнан соң кайбер кешеләр: «Мөхәммәт бик яхшы кеше иде, ул андый нәрсәне үзеннән генә уйлап чыгармас. Аның пәйгамбәр булуы дөрестер», – дип, иман китерә башласалар да, халыкның күбесе бер дә ышанырга теләмәгән. «Ул Мөхәммәт саташкандыр, саташмаса андый тузга язмаган нәрсәләр чыгармас иде», – дип, Рәсүлүллаһтан көлгәннәр. Рәсүлүллаһ, бернәрсәгә карамастан, һаман акрын гына үз эшен дәвам иткән. Җәбраил галәйһиссәләм дә вакыт-вакыт килеп, Рәсүлүллаһка Коръәннән берничә аять укып, Аллаһы Тәгаләнең кушканнарын сөйләп, вәхи китерә торган.
  Рәсүлүллаһ, шул рәвешчә, яшерен генә өч ел дус-ишләрен иманга өндәгән. Өч елдан соң Аллаһы Тәгалә пәйгамбәрлекне бөтен халыкка белгертеп, ныклап эшкә керешергә кушкан. Аннан соң Рәсүлүллаһ халык җыелган җирләргә барып, базарларга чыгып, иманга өнди башлаган. Халыкка Коръән укып, аларны туры юлга керергә, ялган диннәрен ташларга, бөтен нәрсәне яраткан бер генә Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылырга өнди башлаган. Моны ишетеп, халык гөр купкан. «Ник ул безнең динебезне мыскыл итә, ул кем булган?» – дип, ачулана башлаганнар. Мөселманнарны саташкан кешеләр дип, төрлечә мыскыл итә башлаганнар: аларны тиргәгәннәр, кыйнаганнар. Рәсүлүллаһны төрлечә мыскыл итә башлаганнар. Араларыннан Әбү Җаһил белән Әбү Ләһәбнең Рәсүлүллаһка әйтмәгән сүзләре калмаган. Рәсүлүллаһны үгетләп тә караганнар, бик күп маллар бирмәкче дә булганнар, куркытып та караганнар, ләкин аны иманга өндәүдән һич туктата алмаганнар. Рәсүлүллаһ никадәр җәфалар күрсә дә, никадәр сүзләр ишетсә дә, бер дә ачуланмыйча һаман үз эшендә булган, һаман акрын-акрын гына халыкны иманга өндәгән. Мөселманнар да акрынлап күбәя барганнар.
  Әбү Талип үзе иман китермәсә дә, Рәсүлүллаһны бик яратканга, аны һәрвакыт кяферләрдән саклаган, зыян иттермәскә тырышкан, һичбер вакыт: «Мөхәммәт, син юк эш белән йөрисең», – димәгән, бары: «Мөхәммәт, мин синең пәйгамбәрлегеңә ышанам, син ялган сөйли торган кеше түгел. Корәешләр миннән көлмәсәләр, мин сиңа иман китерер идем, алар көлүдән гарьләнәм», – дип әйтә торган булган. Рәсүлүллаһ шулай бик тырышып халыкны иманга өндәгән. Мөселманнар да көннәнкөн арта барган. Кяферләр бу эшкә бер дә чыдамаганнар. Көннәнкөн Рәсүлүллаһка дошманлыкларын арттырып, кулларыннан килгән кадәр мөселманнарга золым иткәннәр, «Мөхәммәтнең диненнән кайт!» – дип, кыйнаганнар, җәфалаганнар. Мөселманнарның беразы түзә алмыйча, качып читкә киткәннәр.
  Әбү Талип Мәккәнең башлыгы булып, бик абруйлы кеше булганга күрә, аннан куркып Рәсүлүллаһка кул суза алмасалар да, очраганда әйтмәгән сүзләре калмаган. Әбү Талипка килеп: «Мөхәммәтне саклама, аны йортыңнан куып чыгар, яки аны ул эшеннән туктат, халыкны аздырып, динебезне мыскыл итеп йөрмәсен!» – дигәннәр. Әбү Талип аларның сүзен тыңламагач, кяферләрнең ачуы тагын да арткан. Мөселманнарны никадәр җәфаласалар да, Рәсүлүллаһны ничаклы мыскыл итсәләр дә, Рәсүлүллаһ һаман халыкны Ислам диненә өндәүдән туктамаган. Мөселманнарның саны көннән-көн арта барган. Шуннан соң кяферләр ни эшләргә белми аптыраганнар. «Болай булса, Мөхәммәд барыбызны да аздырып бетерер, ул сихерчедер, аны үтермичә бу бәладән котыла алмабыз», – дип, Рәсүлүллаһны үтермәкче булганнар.
  Кяферләр арасында иң атаклы булган һәм бик кыю булып, бөтен халыкның котын алып тора торган Гомәр исемле кеше Рәсүлүллаһны үтермәкче булып аның янына барганда Коръән укыганны ишетеп, аның мәгънәсенә күңеле йомшарып, иман китергән. Шул көннәрдә генә кяферләр арасында атаклы булган Рәсүлүллаһның атасы белән бертуган – Хәмзә дә иман китергән. Алар иман китергәч, мөселманнар бик шатланганнар, куанганнар. Кяферләрнең ачуы тагын да арткан. Алар мөселманнарны тагын ныграк җәфалый башлаганнар, Рәсулүллаһны тагын да ныграк рәнҗетергә керешкәннәр.
  Рәсүлүллаһның пәйгамбәр булуына ун ел дигәндә, Әбү Талип белән Рәсүлүллаһның бик күп эшләрендә ярдәмчесе булган акыллы хатыны Хәдичә анабыз икесе дә бер-бер артлы вафат булганнар. Аларның вафат булуларына Рәсүлүллаһ бик нык кайгырган. Кяферләр исә, Мөхәммәд ярдәмчесез калды дип, аны тагын ныграк җәфаларга керешкәннәр. Мөселманнарга Мәккә шәһәрендә көн калмаган, алар урамга да чыгып йөри алмый башлаганнар. Рәсүлүллаһ та Мәккә халкының иманга килүеннән өмет өзеп, Мәккәдән чыгып, халыкны дингә өнди башлаган. Мәккәнең һәр елны була торган зур ярминкәсенә тирә-яктан килә торган халык каршына чыгып, аларны дингә өндәгән. Шул вакытта Рәсүлүллаһка Мәдинә шәһәреннән килүчеләр очрап, аңа иман китергәннәр һәм Мәдинәгә кайтып, халыкны иман китерергә чакырганнар. Шуннан соң Мәдинә халкы бары да диярлек иман китереп, Ислам диненә кергәннәр. Икенче елны Мәккә ярминкәсенә Мәдинәдән бик күп халык килеп, Рәсүлүллаһны Мәдинәгә күчеп барырга чакырганнар. Рәсүлүллаһны да, башка күчкән мөселманнарны да сакларга вәгъдә биргәннәр.
  Рәсүлүллаһ никадәр могҗизалар китереп тә, аның пәйгамбәрлегенә ышанмыйча, көннәнкөн дошманлыкларын гына арттырып, мөселманнарга һәртөрле җәфалар күрсәтә торган кяферләр һаман Рәсүлүллаһны үтереп, иркенләп калырга юл эзләп йөргәндә, Рәсүлүллаһ мөселманнарга Мәдинәгә күчәргә кушкан. Кяферләр җәфасыннан котылырга юл таба алмый торган мөселманнар шатлана-шатлана Мәдинәгә күчә башлаганнар. Рәсүлүллаһ үзе Аллаһы Тәгаләдән рөхсәт көтеп, Мәдинәгә китми торган. Кяферләр мөселманнарның Мәдинәгә күчкәннәрен күргәч, аларның анда җыелып, көчәеп үзләреннән үч алуларыннан куркып киңәшкә җыелганнар. «Мөхәммәтне юк итмичә, без дөнья игелеге күрә алмабыз. Аны үтерергә кирәк», – дип, шунда киңәшкәннәр дә, кич белән җыелып барып, Рәсүлүллаһның өен чолгап алганнар. Шул чакта Җәбраил килеп, Рәсүлүллаһка Мәдинәгә китәргә кушкан. Шуннан соң Рәсүлүллаһ өеннән чыгып, Әбү Бәкер янына барган. Кяферләр аның өеннән чыкканын, йортны урап көтеп торсалар да, күрми калганнар.
  Рәсүлүллаһ шул төнне, пәйгамбәрлекнең унөченче елында, Әбү Бәкер белән Мәдинәгә киткәннәр. Юлда кяферләр килеп тотмасын өчен бер тау тишегенә кереп, берничә көн качып торганнар. Кяферләр Рәсүлүллаһның өеннән чыгып киткәнен белгәч, гөр кубып бөтен Мәккәне актарганнар. Атка атланып, тирә-якларга чабып, берничә көн эзләсәләр дә, таба алмагач, аптырап, туктаганнар. Рәсүлүллаһ белән Әбү Бәкер кяферләрнең эзләүдән туктаганнарын белгәч, тау тишегеннән чыгып Мәдинәгә киткәннәр. Мәдинә халкы Рәсүлүллаһны бик зурлап каршы алганнар. Бала-чага, хатын-кыз барысы шатлыкларыннан нишләргә белмичә, Рәсүлүллаһ килде дип куанганнар.
  Рәсүлүллаһ Мәдинә шәһәренә күчкәч, мөселманнар иркен сулыш алганнар. Тирә-яктан бик күп кешеләр килеп һаман иман китерә торгач, Мәдинә тирәсендә мөселманнар көннәнкөн күбәйгән.
  Рәсүлүллаһ армый-талмый һаман халыкны дингә өндәгән, аларга шәригать хөкемнәрен өйрәткән. Коръәннең һәрбер иңгән аятен аларга укый барган. Рәсүлүллаһны һәм Ислам динен җаннарыннан артык күргән мөселманнар, һичбер нәрсәләрне кызганмыйча, Ислам дине өчен тырышып, тирә-якка мөселманлыкны таратырга тотынганнар. Шулай итеп, мөселманнар Рәсүлүллаһ ни кушса, шуны җаннары-тәннәре белән риза булып үтәп, бер сүздә булып тереклек итә башлаганнар. Кяферләрнең җәфаларыннан котылганнарына шатланып, Аллаһы Тәгаләгә шөкраналар кылганнар.
  Мәккә кяферләре ни эшләргә, ни кыланырга белмичә аптырап һәм мөселманнарның көчәеп китүләреннән куркып, ничек кенә булса да аларны бетерергә юл эзләгәннәр. Тирә-якка чыгып, бик күбен: «Ислам диненә кереп, азмагыз!» – дип, үгетләп, аларга маллар таратып йөргәннәр. Алай итеп тә халыкны тыя алмагач, аптырап бик нык коралланып мөселманнар белән сугышырга керешкәннәр һәм әллә ничә мәртәбә гаскәр җыеп, Мәдинә шәһәренең көлен күккә очырабыз дип барып, мөселманнар белән сугышканнар. Ләкин һәркайсы сугышларда Ислам дине өчен җаннарын, малларын кызганмый торган мөселманар Аллаһының ярдәме белән сугышларда кяферләрне җиңә барганнар. Кяферләр җиңелүгә карамыйча, һаман җыелып-җыелып килеп сугышканнар, мөселманнарны борчый торганнар. Сугышларда кяферләр җиңелсәләр дә, мөселманнарга байтак зыян китергәннәр. Күп кенә атаклы мөселманнарны үтергәннәр. Хәтта бер сугышта Рәсүлүллаһның яңакларын, тешләрен сындырганнар.
  Рәсүлүллаһ һичбер нәрсәгә карамыйча кяферләргә каршы торган. Шулай итә торгач, кяферләр байтак көчсезләнгәннәр. Мөселманнар исә көннән-көн артып, бөтен дөньяга исемнәре тарала башлаган.
  Рәсүлүллаһ Мәдинәгә күчүенә сигезенче ел булганда ун меңләп мөселманны коралландырып, Аллаһы Тәгаләнең кушуы белән Мәккә шәһәрен кяферләрдән арындырырга киткән. Мәккә кяферләре мөселман гаскәренең киләсен белми дә калганнар. Мөселман гаскәре Мәккә янына килгәч, өсләренә ябырылып килгән гаскәрне күреп, аптырашка калганнар. Рәсүлүллаһ үзенең гаскәре белән Мәккә янында кунып, иртәгесен гаскәрне саф-саф тезеп, төрле яктан Мәккә шәһәренә кергән. Кяферләр, җиңә алмаслыкларын белгәнгә күрә, каршы торып та маташмаганнар. Бер генә җирдә йөзләп кяфер җыелып, сугышып карасалар да, бик тиз кырылып беткәннәр. Рәсүлүллаһ: «Әгәр кяферләр үзләре корал күтәреп сугышмасалар, аларга тимәгез!» – дип мөселманнарны үгетләгәнлектән, Мәккәгә кергәч, мөселманнар бер кешегә дә тимәгәннәр. Рәсүлүллаһ Мәккәгә кергәч тә, Кәгъбәтулланы таваф кылган һәм аны эчендәге потлардан арындырган. Кяферләр Мөхәммәд барыбызны да үтереп бетерер инде, безнең элгәрге кылган золымнарыбызның үчен алыр дип, бик куркып торганнар. Рәсүлүллаһ аларның берсенә дә тимәячәген сөйләгәч, шатлыкларыннан нишләргә белмәгәннәр, һәм Рәсүлүллаһка элгәре шулкадәр золымнар кылып та, аның үзләренә тимәгәнлегеннән күңелләре йомшап, барысы да диярлек мөселман булганнар. Рәсүлүллаһ Мәккәдә берничә көн торгач, андагы мөселманнарга дин өйрәтергә берничә кеше калдырып, яңадан Мәдинәгә кайтып киткән.
  Рәсүлүллаһ Мәккә шәһәрен алганнан соң калдык-постык кяферләр бер җирдә җыелып тагын сугышырга әзерләнсәләр да, мөселманнар барып аларны да туздырганнар. Шуннан соң Рәсүлүллаһ вафат булганчы телгә алырлык зур сугышлар булмаган. Мәккә алынгач, корәешләрнең дә мөселман булмаганнары калмаган. Араларында иң кадерле санала торган корәеш нәселе мөселман булгач, «Мөхәммәд ялганчы булса, корәешләр аның диненә кермәсләр иде», – дип Мәккә, Мәдинә тирәсендә булган бөтен гарәпләр төркем-төркем Мәдинә шәһәренә килеп, Рәсүлүллаһка иман китерә башлаганнар. Шулай итеп, мөселманнар җир йөзендә күбәйгәннән-күбәя барганнар. Мәккәне алырга барыр алдыннан Рәсүлүллаһ тирә-яктагы зур патшаларга хатлар язып, аларны иманга өндәп, илчеләр җибәргән. Аларның да, кайсылары мөселман булып, Рәсүлүллаһка бүләкләр җибәргәннәр. Ул замандагы Мисыр патшасы Рәсүлүллаһка бүләк итеп «Дөл-дел» исемле бер ат җибәргән. Шуннан соң Рәсүлүллаһка тирә-яктагы патшалардан төрле җирләрдәге төрле-төрле халыклардан илчеләр килеп, мөселман була башлаганнар, һәм бик тиз арада Ислам дине бөтен дөньяга таралган.
  Рәсүлүллаһ Мәдинәгә күчүенә ун ел булганда туксан мең кадәр мөселман белән Мәккәгә хаҗ кылыр өчен киткән. Рәсүлүллаһның хаҗга килүен ишетеп, тирә-яктан да әллә никадәр мөселман җыелган.
  Рәсүлүллаһ хаҗга җыелган мөселманнарга бик күп вәгазьләр сөйләгән. Ислам диненең хөкемнәрен өйрәткән. Үзеннән соң тату булып Ислам динен саклап, аннан кыл кадәр дә аерылмаска кушып, мөселманнарны үгетләгән. Мөселманнар бу вәгазь Рәсүлүллаһның актык сүзләре икәнен аңлап, елаганнар, кайгырганнар. Рәсүлүллаһ хаҗ гамәлләрен тәмам иткәннән соң ун көн Мәккәдә торгач, Мәдинәгә кайтып киткән. Рәсүлүллаһ Мәдинә шәһәренә күчүенә унберенче ел башлангач авырый башлап, пәйгамбәрлекнең 23-нче елында, алтмыш өч яшендә дөньядан киткән. Мөселманнар Рәсүлүллаһны Мәдинә мәчете эчендә күмгәннәр.
  Файдаланылган китаплар:
  Х. Зәбиринең «Мухтасар тарих мөкаддәс»
  һәм Әхмәд Җәүдәтнең «Кыйсас әнбия»
  исемле пәйгамбәрләр тарихы китаплары.
You have read 1 text from Tatar literature.