Latin

Өшкер Хаҗи

Total number of words is 3367
Total number of unique words is 1785
34.7 of words are in the 2000 most common words
49.1 of words are in the 5000 most common words
56.2 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
(ачыктан-ачык проза) Гайнекамалның тавышы гырылдавык, кәефе йокылы-мыкылы иде, шунлыктан, күпме генә кырып интексә дә, тамак коп-коры кала бирде. Бәлшәвик Харунга ачу килә. Соң, таң тишегеннән кем җыен җыя инде? Ә бу җыя. Җүләр Минабетдин кавеменнән шул! Аның юлдашы Наҗия, былтыр манарасы киселеп, клубка әйләндерелгән мәчет бинасыннан ерагая төшкәч кенә телгә килде: - Безне ул әртилләренә җазсалар җазсынар ие, ни булса да ил белән булыр, тик ни пычагыма дип Зәки хаҗигә шул кадәрлем каныгырга? Аптыраган... Әлифне таяк дип тә белмәгән Гайнекамал да һаман шул бичара Харунны яманлады: - Күтенә киергә ыштаны да җук ич, бәдбәхет! Әле үзенә яшьләрне ияртеп йөри бит, азгын тәре! Ишеттеңме, ниндидер пианир төркеме оештырган икән дә, Хырансус Габдрахман кызы Бибинурҗамал шуның башлыгы ди. Оятсызлар! Денсезләр! - Җирбитләр, диген! Алайса, Гаптелхак сөйләгән раска килә инде, иеме?! - Нәрсә турында? - «Каммуннарның ирләре дә, хатыннары да уртак» диеп әйтеп әйткән ди бит ул. - Рас та... Җыен азагында булып алган хәл икесенең дә күз алдыннан китмәде, шуңа күрә тагын Зәки хаҗине телгә алдылар: - Эттән дә, беттән дә, ачтан да, влачтан да курыкмый инде үзе, иеме?! – диде Наҗия. - Рас та... Сокланып сөйләрлек тә иде шул Зәки хаҗинең тискәрелеге. Дөресен генә әйткәндә, хаҗинең гамәле тискәрелек тә түгел, ә гап-гади шәхси ирек чагылышы иде. Авылдашлары, нәрсәгә икәнен белмәгән хәлдә, берәм-берәм бармак манып әртилгә язылган чакта ул «КЛУБ» дигән язулы бинадан чыкты да китте. Ничек диген әле?!. Бу хәл беленмичә калып, җыен бердәмлек рухында тәмамланган да булыр иде, ләкин Зәки хаҗи үзе эшне бозып куйды – инде урыннарыннан кузгалган кешеләр алдында таягы белән стенадагы бер сакал-мыеклы кешене төртеп тиште дә: «Чукынчык!» дип бер генә сүз әйтте. Моны күргәннәр күрмәмешкә салынды, тик Харун, очынып, Зәки карт янына килеп тә җитте, бакырырга да тотынды: - Мин сине хаҗи дип тормам, әнә, Гаптелхак кулак янына озаттырырмын, - дип ярсыды. – Без монда якты киләчәк өчен берләшергә дибез, ә син каршымы әллә? Әртилгә дә язылмадың бугай? Бәй, язылмадың шул! Халык дошманы! Зәки хаҗи аны тыңлап та, аның белән сөзешеп тә тормады – «Һи, канәт!» диде дә, таягы белән такылдый-токылдый, бинадан чыгып китте... Наҗия белән Гайнекамалның әңгәмәсе икесе өчен дә шулкадәр мөһим вә мавыктыргыч иде ки, алар, Хырансус Габдрахманнар турысындагы сиртмәле коеның авызына иелеп, караңгы төпкә текәлгән Сантык Миңзифасының клуб ягына туңкайган күтенә килеп төртелә язгач кына туктап калдылар. Миңзифаның гәүдәсе турайды, кызыл бәрәңгене хәтерләткән борыны гайбәтчеләргә табан борылды. - Нәрсә, әртил төзедегезме? – дип эндәште ул тегеләргә. – Палнамуч килгән, диләр – үзе генәме, солдатлдар беләнме? Шунда кылт исенә төште Гайнекамалның: пәтәч, рас та Миңзифа җыенда булмады бит! Сукмакка аркылы басты Миңзифа, икесе дә берәр пот сыйдырышлы олы имчәкле күкрәген киереп, баштан фыңгырдатып маңкасын сеңгерде, аннары кулларын билгә куйды да, кое бурасының ярыгына кереп баручы марҗа тараканына төбәп, лачкылдатып төкереп җибәрде. Тәмләп төкерде. Бу гамәлләренең үзенә гаҗәп ошаганы канәгать елмаюлы йөзенә бәреп чыкты хәтта. - Тамашаң тулы булсын – шатырдатып усырып та җибәр инде, канәт, - диде Наҗия. - Куыгым тулмаган әле, - дигән җавап белән генә чикләнде Миңзифа. Ләкин сөйләшергә җай килеп чыкканга чиксез шат иде бугай – боларга тәкъдим рәвешендә сүзен дәвам иттерде: – Ачуланма, Наҗия! Әйдәгез, кереп чәйләп чыгыгыз – атусәк, үземә генә кызык түгел. Тегеләрнең җавабын көтеп тә тормастан, бер кулына сулы чиләген тотып, икенчесе белән тегеләрне колачлагандай сузылып, өенә өстерәде. *** - Җәфрәйтер Шәехгали абзыйның Гаптери бай малаена кияүгә барып кайткан Миңнуриясе турында да ишеткәнем бар. Үзем күрмәдем - әйтә алмыйм. Әй, җарый сана! Баштан үземнекен сөйлим әле. Хәзер, ишекне генә ачып җибәрим дә... Чабаталарыгызны менә мондарак салып куегыз... Мә, Наҗия, гөбене генә эләктерә кер әле, соңрак май язасым бар... Тәгаен хәтерләмим, нәрсә ашап агуланганмындыр, тик каты чирләгәнемне генә беләм. Әнкәй мәрхүм исән иде әле. Имчәкләрем яңа тулып килә торган чак. Җәйге челлә. Җиләккә бардык. Ходаем, һаваның кызуына чыдарлык түгел бит, ардык, алҗыдык, сусадык, белсәгез иде! Тәгәрәпләр үләбез дип торабыз – су тамчысы юк, күләгәдәге чирәм арасында ат арбасыннан калган эзләрне сузылып ятып яларсың! Шуның хәтле бетте хәлләребез. Шулай аңгы-миңге әлсерәп барганда ниндидер кара җиләк алып капкан идем – сусау басылмасмы, җәнәсе. Басылган ди, әһә! Ничек авызымнан какырып чыгарганымны белмим – шуның кадәрләр тәмсез, тавык бугымыни! Беравык күзләремне акайтып ыеш-мыеш тордым-тордым да, даңк! Ауганмын шул сукмакка, тач уклау инде, малакайгынам... Хәзер, самавырымны өрдереп җибәрим дә... Шуннанмы... Нәрсә булсын, әнкәй, бетте бу, туңкаеп катты, дип уйлаган. Бәй, утырып җылап алгандыр инде. Аннары бәрәңге капчыгы сыман җилкәсенә күтәреп салган да терәгән авылга. Ярый ла, урман кырыенда ук моңа Өшкер хаҗи очрый. Аклардан калган теге тачанкысына берничә чалгы салган да үзенең умарталыгына барышы икән. Каршы килмәгән, минем әнкәй үтенеп сорагач, аңа дилбегәне тоттырган да: «Бар, син моны Урыс аланына алып бара тор, анда көтәләр, - диеп әйтеп әйткән. - Ә мин кызыңны өшкерә торыйм, аны селкетергә ярамый хәзер». Әнкәм киткән, өстерәлеп, Урыс аланына, ә бу, карт алаша, өшкерә. Мин хушсыз җатам икән бит һаман. Белмим, нәмәләр кылангандыр, тик берзаман аңыма килеп, күзләремне ачсам – күрәм: куаклык эчендә ятам. Ничек кенә ятам диген әле син!? Шәп-шәрә диярлек! Эчке ыштаным гына калган. Анысы да билдән шактый аскарак шуган. Ык-мык килергә дә өлгермәдем, Өшкер хаҗи кулы белән авызымны ябып та куйды: «Тик кенә җат, кызым, - дигән була. – Син теге дөньядан кайтып барасың. Үлгән идең, менә хәзер, өшкереп, бөтен җеннәреңне куып чыгарабыз да, бөтенләй терелерсең». Үзем оялам, хет җир тишегенә сең! Ә селкенә генә дә алмыйм. Әйтерсең, ташка әйләнгәнмен. Әллә оялудан, әллә теге үләннең агуыннан – кем белгән инде аны. Ә ул нишли дип уйлыйсыз инде – әкертен генә минем тәнне сыйпый башлады. Менә шулайлар итеп, менә бола-ай ышкый җилкәләремне. Сөйләргә дә оят, ходаем. Гөнаһ түгелме икән?! Әй, булса да... Аннары, аякларын аерып, өстемә менеп атланды да, ике куллап торып имчәкләремне уарга тотынды. Әй, уа инде, әй, уа! Боргалап-боргалап, кысып-кысып, очларын чеметкәли-чеметкәли уа. Оялам – күзләремне йомдым. Куркам – ходаем, нишләтә инде бу мине, дим. Ә үзем сизәм, җанга рәхәт, тәнем изери. «Рәхәтме», - дип сорый Өшкер хаҗи. Күзләрем генә ыйк-мыйк килә. «Димәк, җеннәр котыра. Сиңа рәхәт булса, аларга яман – шуны бел». И ышкыды инде имиләремне, и, уды! Оедым, изерәдем, ыштаныма сиям дипләр торам. «Бот арасында җылылык сизәсеңме», - ди бу. Сизмәгән кая инде ул. Җылыну гына түгел, эреп агам бит! Эндәшергә куркам. «Алайса, хәзер шул тишегеңнән чыга башларлар алар. Каяле, ыштаныңны бөтенләй салып куйыйк... Комачаулап, юлларын каплап тормасын!» Шулай диде дә, өстемнән торып, үз куллары белән минем ыштанны салдырырга кереште. Ипләп кенә салдыра, малакайгынам. Бер кул белән. «Юкса, дигән була, куркытабыз аларны». Ә икенче кулы аның саен минем ботларны сыйпый, бот арасындагы йоннарны капшый. Минем түзәрлегем калмаган бугай – ыңгыраша башлаганмын. «Менә, менә, шулай ит, курыкма, - дигән була. – Ну-ка, ботларыңны аерыбрак сал әле». Моның хәтле оятсыз дип уйламассың да Өшкер тәрене, әйеме. Ә каршы килеп булмый – исләр киткеч инде. Кушканын үтәп, тик ятасың сөйрәлчек чуваш кызлары кебек ыштансыз, ботларыңны аерып, теге төшеңне шуның күз алдында ачып салып. Берзаман кулы белән бөтенләй кереп китте бу минем бот арасына! Бармаклары шул тишегемнең иреннәрен кытыклап торды-торды да, ахыр чиктә ике куллап тотынды бу. Оятсыз иреннәремне ике якка ачты да, мыгырдана башлады. Нишли дип торам - өшкерә икән. «Чыгыгыз, җен-пәриләр, бу мөслимәдән. Ахирәткә күчегез, анда сезгә хатын-кыз җитәрлек, җөрмәгез бу җиһанда кешене кешедән биздереп...» Тагын әллә ниләр сөйләнде инде. Мин бөтенләй оеп актым – ни исән, ни үле дигәндәй, ятам шунда, оятсыз рәхәтемә чыдый алмый, хәлдән таеп. Аннары ни булды, дисезме? Миңа курыкмаска кушты бу. «Шикләнмә, - ди. – Сине көчләргә исәбем юк. Менә бу таякны тотып кына ят. Пәриләр, ысылдый-ысылдый, тишегеңән чыкканда, хатын-кыз кулында ир-атның шул әгъзасы булырга тиеш, җукса, алар синең бөтиеңнән башларын тыгып кына карыйлар да, бу тишекнең бөкесе юк икән бит дип, кире кереп китәләр». Шулай диде дә минем бер кулны үз тәненең ниндидер җиренә куйды. Эчтән каты, тыштан йомшак, белсәгез иде, үзенең зурлыгын! Шундук аңладым, бу – Өшкер хаҗинең бот арасындагы таягы лабаса. Җитмештән узган димәссең дә син аны! Беләсезме, нинди балта сабы анда аның?! Ходаем, авылның кырык җәшьлек хәчтерүшләре бер якта торсын! Кулым үзеннән-үзе шул айгырга җабышты, кысып тоттым да үтүкли башладым. Болай-болай иттереп ышкыйм моны. Хаҗигә бик ошады минем кул –«менә шулай кирәк, - ди, - менә, менә булдырасың икән, сөбханалла! Болай булгач, чыгып качалар бу мәлгуньнәр». Йа, ходам, кичер мине, дип, эчтән генә догаларымны укыйм. Уйлап карасаң, гөнаһ кылмыйм да бит инде. Җеннәрне куу өчен ир-атның теге нәмәстәсен тотып яту гөнаһ булырга тиеш түгелдер, дим. Шулай үз-үземне тынычландырдым инде, нишлим. Башка берни эшләп булмый. Нишлисең, куып чыгарды бу минем җеннәрне. Миңзифаның гайре табигый, серле, оятсыз бу хикәясен авыз ачып, оялып, кызарынып тыңлаган Наҗия үзе дә сизмәстән сорап куйды: - Берни эшләтмәдеме? - Нишләтмәдеме, - диде Миңзифа, аңламаганга салышып. - Теге ни... итмәдеме? Тыгып карамадымы? - Шунысы ни дә шул инде аның, нитмәде менә! Миңзифаның бу җавабы аеруча горур яңгырады. - Ничек инде? – дип сүзгә кысылды Гайнекамал, бот арасында кайнап чыккан тишеген кысып. - Җеннәр кире кермәсен өчен синең бөтине үзенең бөкесе белән япмадымыни? - Бәй, кирәкми икән бит! Тыгып куймаса да ярый икән. Үзе шулай ди... Чәйләрегезне яңартыйм... Суына бит инде... Туктагыз әле, - диде дә Миңзифа, «ялт» итеп урыныннан сикереп торды. – Капка тавышымы соң бу? Наҗия белән Гайнекамал чынаякларына үрелергә дә өлгермәде – ул инде тәрәзәгә барып та ябышты. - Пәтәч! Җикте... тәүбә-тәүбә... алаша арбаны! - Нәрсә булды? Яңгыр башландымы әллә? Иртәдән бирле җыелып килгән яңгырдан башка мәшәкатегез юктыр шул сез имгәкләрнең, дигән уйларын эченә йотып, Миңзифа, борылып та карамыйча, дәвам итте: - Өшкер хаҗи үзе кереп бара! Тәүбә, тәүбә, әстәгафирулла-машалла! - Нәрсә, - дип, инде үзеннән ун-унбиш яшьләргә олырак әңгәмәдәшләре дә тәрәзәгә ябырылды. – Бездән алда чыгып кайтып киткән иде ич... Карасалар, чынлап та, балтырлы галуш кебек чылана башлаган Зәки хаҗи, баярак кына Ленин башын тишкән таягын читәнгә сөяп куйды да, эре-эре атлап болдырга якынлашты. Дөресен генә әйткәндә, Зәки хаҗи чакырылмаган җиргә, гомумән, йөрми. Үзенә үзе хуҗа. Кеше сүзенә карап, болайрак булыйм әле, тегеләйрәк кылансам – кешеләрдән ким-хур булмам шәт, дип шикләнеп йөри торганнардан түгел. Үзенә ничек ошый – шулай эшли. Үзе ничек күрә - шулай сөйли булган хәлне. Үзе күрмәгәнне чәйнәми дә, башкалар чәйнәгәндә катышмый да. Менә бу өйдә ни йомышы калган инде аның? «Ромашкинга баргач, бер чуваш хатынына каптырдым әле», «Торна күле буенда Мәчтүрәнең ыштан салып сигәнен карап тордым», дип әтәчләнә-әтәчләнә шапырына торган, куллары эшкә, «ботаклары» бөгешкә яраксыз авыл зәгыйфьләреннән аермалы буларак, Зәкинең бу өйдәге Миңзифага бернинди азгын йомышы да юк. Сәдака бирергә дип кергәли ул монда. Миңзифаның анасыз калуына өч ел булып узды. Авырдыр бичарага. Башка бер генә туганы да юк ич мескенкәйнең. Сәдака биреп, анасының рухына дога кылып чыксаң, бер дә артык булмас. Үзе дәвалаган, терелткән, өшкереп ярдәм итә алган кешеләр өчен үзен җаваплы тоя ул. Шуңа күрә аларны, үзләренә сиздермичә, күзәтеп тора, җае чыккан саен булыша, хәлләренә керә, киңәшен бирә, садакасын кертергә онытмый. Шуларны уйлап болдырга менеп барганда, Зәки хаҗинең күзенә тәрәзәдәге хәрәкәтләр шәйләнеп өлгерде. Кемдер бар бугай. Кем икән? Ир-атмы, берәр күрше хатынымы? Хатын-кыз булса бер хәл – көтү куган вакытта ук ялгыз хатын янына затсыз түгел, ә ихлас уйлар белән йөрүеңне белеп торырлар. Ә менә ир-ат булса? Кире борылыргамы? Әллә ничек булып китте хаҗигә. Керергәме, борылыргамы, дигән шөбһәләнүләр белән буылган хәлдә ул гадәттә «ышт-вышт» иттереп кенә башкарыла торган галуш салу гамәлен байтак вакытка сузды, тулы бер тамашага әйләндерде: баштан, иелеп, бер сыңарын кулы белән тотып салгач, турайды, галушны куярга урын эзләгәндәй, тегендә карады, монда күз йөртеп чыкты, куйды галушны, икенчесенә үрелде; аннары нәрсәдер исенә төшкән кеше кебек беравык хәрәкәтсез калып торды; шуннан соң гына искиткеч авырлык белән, гадәттән тыш озак иттереп, икенче аягын да галуштан чыгарды. Юк, хәзер кире борылып булмас. Ул шулай мәтәшкән арада, майланмаганлыктан нәзек кенә ыңгырашып, болдыр ишеге ачылды. «Каян ялгыз хатын өендә дегет булсын инде?» – дигән уй белән Зәки хаҗи, күтәрелеп, ишеккә карады. Ләкин шулчак, аны уңайсыз халәтенннә котылдыру булып, урам яктагы капка ишегенең чыелдаганы ишетелде. Өшкер хаҗи колагы белән ишетте, күңеле белән сизде дә, тәне чымырдап куйды, ләкин борылып карамады. Белә ул, тәгаен чамалый: аның монда кергәнен күреп калып, Харун килеп җиткән булырга тиеш. Харун, капкадан әле бер аягы күренүгә, дөньясын оныттырырлык итеп кычкырды: - Нәрсә, Өшкер хаҗи, себер киткәнче Миңзифаны бер «каптырып» калырга булдыңмы? Хаҗи бу оятсыз кыланыштан, бу шакшы сүзләрдән ничек кенә гарьләнсә дә, җавапсыз кала алмады: - Оятсыз син, Харун энем! Атаң яхшы кеше иде, анаң мондый затсыз итеп тәрбияләмәгәндер, әмма да җирбит икәнсең. Җир йоткыры үзеңне, кабәхәт икәнсең. - Йә, йә, карт бүкән, телеңә салынып торма, йәме! Бар кайт та җыена башла, себер озатам мин сине. - Кешедән курыкмасаң, алладан куркыр идең, дивана... Бу кыланмышларың белән җеннәрне котыртасың ич, явыз урыс. Ә алар, бер котырса, эчеңә кереп ояларга да күп сорап тормыйлар... - Аллагызны да сөрдерермен синең белән бергә шул якларга, җеннәрегезне дә терәп атырмын. Бу юләр белән сүз көрәштереп торуның файдасыз булуы ачык иде. Шуңа күрә Зәки хаҗи галошларын кире киде дә, «йә, ходам, үзең кичер бу наданнарның хаталануын» дип мыгырдана-мыгырдана, урамга чыгып китте. Әлегәчә ишегалдына караган тәрәзәгә текәлеп торган хатыннар, капкада күн курткалы Харунның таралмаган башы күренүгә, шайтанның үзен күреп өреккәндәй, артка чиккән иделәр. Иң курыкканы, дерелдәп шиңеп төшкәне Миңзифа булды. Ул бөтенләй телсез калды, кулын кулга бәрә-бәрә учын-учка ышкый башлады. Аның ничектер керфек йомылулары да ешая төште бугай. Куркудан күтенә урын таба алмаган җинаятьче кебек борчылуын яшерергә тырышса да, Наҗия белән Гайнекамал сорамый булдыра алмадылар: - Ни булды сиңа, Миңзифа? Үзенең камунында гына башлык бит ул, ә без аңа нәрсәгә? Озак уйлап, яшереп, сер итеп тормады Миңзифа, чыгарды да салды: - Минем янга керә ул, затсыз. Мин кирәк аңа. - Нәрсәгә кирәк соң син аңа? - Кергән саен көчли ул мине, - диде дә, кычкырып елап җибәрмәс өчен, авызын яулык почмагы белән каплады Миңзифа. Наҗия белән Гайнекамал ни дип әйтергә, яшьтиләрен ничек юатырга белмичә, бер-берсенә карашып тордылар. Шул чак кинәт Миңзифа үзе аңга килде: - Кызлар, әйдәгез, кызык итәбез кабәхәтне... Каммун Харун кергәндә боларның планнары корылган, кармак салынган иде инде. Бу озын буйлы, һәрчак тузган чәчле, ике сүзлек җөмләдә дә революционерларча дип уйлап өч сүгенү сүзе кыстырып сөйләшүче, ара-тирә чәнти бармагын яртысына хәтле тыгып борын казырга гадәтләнгән кеше, Миңзифадан өч кенә яшькә олы булса да, бу юлы үзен бик зур большевик итеп күрсәтергә тырышты: - Мә, - диде ул, искиткеч тәкәббер кыяфәттә кесәсеннән кечкенә генә шикәр пуккиле чыгарып, Миңзифага сузып. – Минем әтинең рухына бер дога укырсың. Аннары, бу гамәле бик динле, әдәпле, тәрбияле кешенеке кебек булып чыкканнан ахыры үзе дә куркып китеп, шаркылдап көлеп җибәрде: - Шаярам, сиим әле денегезнең күтенә! Шикәрне аннары тыгынырсың, ә хәзер чишен давай! - Бәлки чәй генә эчеп чыгарсың, Харун абый, - дип карады Миңзифа. – Юкса, Зәки хаҗи күреп калды ич синең монда кергәнне... Әллә ни уйлавы бар... - Нәрсә-ә-ә, - дип чәрелдәде Харун аңа каршы. – Ул тиленең сүзенә кем ышана? Бүген үк рузалытсы язам да себер озата мин аны. - Кирәкми, Харун абый! - Нәрсә «кирәкми»? - Кирәкми, язма! Карт кеше бит. Гөнаһ бит! - Искелеккә ябышып яту – гөнаһ! Ә без яңача яшибез! Әйдә, әйдә, сал бу сәләмәләреңне! Сал да туңкай! Вакытым аз. - Кирәкми, Харун абый, ә?! - Син нәрсә тукран кебек бер сүз тукылдыйсың әле: «кирәкми» дә «кирәкми»? Синең өстән дә рузалытсы языргамы әллә? Кая, кил әле... Салыйк әле монысын... Шуннан соң тартыш булмады. Карусыз Миңзифаны Харун үзе чишендерә башлады. Ул аны җәлләп, иркәләп-нитеп тормады, киемнәрен ашык-пошык салдырып атты да почмактагы сәкегә терәп туңкайтты. Шуннан соң, зур шәрә күте белән өстәлгә таба туңкаеп торган яшь хатынга карап, «илә-лә, илә-лә» дип көйли-көйли, өстәлдә торып суынып беткән чынаякны күтәреп бер йотым чәй эчеп алды, аннары бер кулы белән «шап» итеп Миңзифаның күтенә сугып куйды, аннары ике балагына җиде тишекле ыштанының бөрмәсен сүтеп җибәрде дә, ыштан коелып идәнгә төшүгә, әле серәя генә башлаган белдиен үзенең кулына тотып, «догасын» көйләп алды: - Ыставай, пракләтем заклимунны, Вис мир рабучых и рабуф! Кипит наш разум вазмушунны, И смиртни буй идти гатуф. Ләкин шуннан соңгы хәлләрне Камун Харун ул чакта да аңлый алмады, унбиш елдан соң Сталинград окопларында туңып үләр алдыннан уйланып ятканда да башына сыйдыра алмады. Аның бер селәгәй тоз яларга мохтаҗ булып үскән бозауныкы хәтле генә зурлыктагы баш мие өчен бу кыямәт артык зур йөк иде. Чөнки бу кыямәт көлке дә, шул ук вакытта аяктан егарлык дәрәҗәдә куркыныч та, акылдан шаштырырлык серле дә булып чыкты. Харун үзенең кече чүкеч сабы зурлыгындагы белдиен Миңзифаның шәрә күтенә терәп ышкый гына башлаган иде – шул чак башта мич артында нәрсәнеңдер дамбырдап идәнгә төшкән тавышы йөрәкләрне ярды, аннары... мичне бүлмәдән аерып торучы чаршау ачылып та китте, аннан... аннан... теп-тере ике җен хатыны килеп тә чыкты! Кап-каралар! Шәп-шәрәләр! Кул-аяклары, башлары, хәтта имчәкләре дә нәкъ кеше хатыннары кебек, ләкин болар җен хатыннары иде. Чөнки алар икесе дә кап-кара! Күзләре дә бар! Авызлары да ачыла һәм аннан «һау, камун! Һау, камун» дигән ниндидер аңлаешсыз авазлар чыгып тора. Харун авызын ачты да калды. Серәеп каткан һәм әлерәк кенә Миңзифаның бот арасындагы тишегенә керергә җай эзләп мәтәшкән теге «ботак» шул ук мизгелдә шиңде дә төште, куркудан җыерылып, бөрешеп, парлап пешерелгән сарык эчәгесенең кечкенә генә бер кисәге булып калды. Шул чак җеннәрнең берсе бөтенләй якын ук килде дә: «йә-ча-ча!» дия-дия Харунның «ботагына» үрелде. Ул да булмады, икенчесе аның артына чыкты, муенын кытыклый башлады. Кечкенәдән үк куркак булып, җен-пәриләргә ышанып, шул куркаклыгыннан хурланып, җитмәсә ябык, көчсез, зәгыйфь булып үскән Харунга җитә калды, ул пәри затларының фани дөньяга менә шулай гади генә, тере булып, исән кешеләрчә хәрәкәтләнеп, хәтта татарчага охшаш авазлар чыгарып пәйда булуына ышана алмауның чигенә барып җитте – аңын җуеп, идәнгә ауды. Харунны җиңүен җиңделәр, ләкин хәзер үзләрен курку басты: хушыннан гына яздымы? бөтенләй кадалып китмәдеме? - Кызлар, беттек бугай, чүңкәйде бу! – диде Миңзифа, ашыга-ашыга шәрә тәненә зур озын күлмәген кия-кия. - Шайтаным булсынмы бу хәчтерүшкә! – дип кенә ташлады Наҗия. Ләкин Гайнекамал болардан төплерәк фикердә иде. Ул Харунны ахырынача фаш итәргә кирәклеген онытмаска өндәде. - Хәзер без Наҗия белән синең мунчаңа чыгып китәбез. Анда юынып, шуннан арттан гына качырбыз. Ә син киен дә бу хәшәрәтнең хушына килгәнен көт. Аннары үзең белерсең ничек бәреп чыгарырга... Моннан соң эзе дә булмас өеңдә, - дип өстәде ул чыгып китешли. Аларга рәхәт – алар, әнә, чыгып киттеләр дә котылдылар. Ә син утыр инде монда, шәрә иргә карап, аның бөрешкән белдиенә күз төшерергә оялып. Сулышы бар бугай, димәк, үлмәгән. Тик ничектер тизрәк хушына китерәсе дә чыгарып җибәрәсе килә бит. Нишләтергә соң? Шундый уйлар белән Миңзифа җирәнгеч Харунны тегеләй төртеп карады, болай чеметеп карады, ләкин большевик йөрәге уянмады. Инде аптырагач, Миңзифа Өшкер хаҗи алымын исенә төшерде. Аныңча, теләсә нинди авыруга каршы дәва җенес әгъзасында укмашкан. Бәй, дигән фикер килде аның үзенчә акыллы гына башына, Өшкер хаҗи минем җеннәрне теге тишегем аша куып чыгаргач, бу денсезне дә шулай дәвалап булырга тиеш бит инде. Ләкин монда тишек түгел шул! Монда, әнә, ниндидер, ит кисәге шул! Шуннан соң Миңзифа, шикләнә-шикләнә, хушсыз яткан ир-ат гәүдәсенең оятсыз әгъзасын кулына алды. Ояла-ояла булса да, ниһаять, аны кыскалап карады. Йомшак! Хәлсез! Ә баярак кына нинди каһарман иде! Каммун иде! Тарткалап алды. Ләкин хәлсез ир-ат үзе дә, аның әгъзасы да уянмады. Миңзифаның бу имгәккә чын-чынлап ачуы килә башлады. Үзен көчләгән, шул рәвешле рәнҗеткән вакытлар өчен үч аласы килеп китте. Их, пычак белән кисеп атасы әнә шул әгъзаны! Карап-карар идек аннары Камун Харунның ничек әтәчләнеп йөргәнен! Кисеп түгел, тешләп өзеп аласымы соң, дигән ниндидер шайтани вәсвәсә кисеп үтте аның зиһенен. Бу бозык уй көчле булып чыкты – Миңзифа тезләнеп утырган килеш Харунның шәрә яткан гәүдәсе өстенә иелде дә әкертен генә ирлек әгъзасына телен тидереп карады. Ниндидер тук, тозлы тәм сизде. Ләкин әгъза тәмсез булып тоелмады. Инде кыймыйчарак кына башлап, әгъзаны авызына кертеп җибәрде, аны шул җылы куышлыкта теле белән болгатып карады. Тик ни кадәр генә тырышмасын, әгъза җанланмады. - Әй, тычаем әле башыңа, - диде дә Миңзифа, Харунның өстенә чөйдән иске тун алып ташлап, икенче якка чыгып китте. Аннан юлы туп-туры мунчага юнәлде. Ул барып кергәндә Наҗия белән Гайнекамал җиз тазга суга кушып мунча көле салганнар да, шуннан учлап-учлап көл алып, бер-берсенең тәнен юышу белән мәшгуль иделәр. Мич корымы тиз генә бирешмәгәнлектән, бу эшләре озакка сузылды. Әле Миңзифа да булышып, өсләрен кат-кат көлле мунчала белән кырып юып азаплана торгач кына, шактый вакыт узгач, алар җен кыяфәтеннән чыгып, кеше төсенә керделәр. Ничек йөрәксез кала язып хушын югалткан булса, шулай йөрәксез һәм куркыныч уйлар белән хушына да килде Харун. Ул күзен ачканда бүлмәдә беркем дә юк иде. Димәк, Миңзифа да ул җеннәрне күреп өеннән чыгып качкан булса кирәк. Шәрә килеш чыгып китмәгән бугай – киемнәре сәкедә юк. Ул ярымпышылдап, ярымыңгырашып кычкырып карады: - Миңзифа-у! Җавап булмады. Аны тагын курку биләп алды. Теге җеннәр кая китте. Бөтенләй киттеләрме, әллә мич артында тагын көтеп яталармы? Калтырана-калтырана ыштанын киде, ашыга-кабалана аны тартып бәйләштерде дә күн тужуркасының җиңнәренә кулларын тыга-тыгышлый ишеккә үрмәләде. Ярый чабатасын салып калдырмаган иде әле, шуңа күрә ишектән чыгуга капкага йөгерүләре тиз килеп чыкты. Явам-явам дип куркытып торган болытлар күптән таралып, инде кояш та шактый күтәрелгән иде. Харун туп-туры Зәки хаҗи өенә атлады. Юк, тимәскә кирәк аңа, тимәскә! Теге җеннәр эчкә кереп оялаган булса, нишләргә? Нишләргә, өшкертергә инде. Өшкер хаҗидән өшкертергә! Бу җеннәрдән котылсамы? Бу җеннәрдән котылса, Харун башка беркайчан да аллага тел тидермәс иде. Йа. Раббым, үзең кичер! Йа, ходам, үзең саклый күр!
You have read 1 text from Tatar literature.