Latin

Очрашулар – кавышулар...

Total number of words is 960
Total number of unique words is 564
52.6 of words are in the 2000 most common words
66.7 of words are in the 5000 most common words
73.9 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Юл өстендә торган кечкенә барда өч ир-ат очрашты. Дөресрәге, иң алдан бу барга яшь егет килеп керде. Барменнан бер кружка сыра алды да почмактагы өстәл янына барып утырды.
Халык бу вакытта барда бик аз иде, нибары өч кеше. Бар өстәле артында бармен белән әңгәмә корган чал чәчле, йөзен дә шундый ук чал сакал баскан илле-илле биш яшьләр тирәсендәге абзый-тәмәке алырга кергән шофер һәм бармен үзе.
Егет читтән генә аларга күз салып, үзенең салкын сырасын эчә бирде. Менә шофер да тәмәке алып чыгып китте. Озак та үтмәде ишектә янә икенче ир-ат заты күренде.
Егерме биш яшьләр тирәсендәге бу ир күренеп тора эшлекле кеше: кара костюм, туп-туры сызыклы чалбар, ялтырап торган ботинкалар һәм үзенең күзләре төсендәге зәңгәр галстук. Йөзендә исә бернинди борчылу юк, ә киресенчә бу дөньядан канәгатьлелек билгеләре уйнап тора.
Ул да, шулай ук, бер кружка сыра (тик хаклырагын) алды да, буш өстәлләргә игътибар итми, гомүмән бөтен бар буш булуга карамастан, яшь егет утырган өстәл янына килеп басты:
- Мөмкинме?
Егет аңа сәерсенеп кенә карап куйды да:
- Пожалуйста, -диде дә сырасын эчә бирде.
- Мин монда утырганга ачуланма инде, кәеф әйбәт, шуңа күрә яхшы кешеләр белән аралашасы гына килеп тора. – Ир дә сырасын йотып куйды.
Ул арада бармен фисташкалар, чипсылар салынган савытлар да китереп куйды.
- Сыйланыгыз. – ир кеше сыйларны егеткә табан этә бирде.
- Рәхмәт! – Егет кыздырылган бәрәңге “мумиясен” кабып, тәмле итеп кетерди башлады.
Бармен тагын өстәлгә кыйммәтле ике кружка сыра китереп утыртты.
- Мин Рифат булам, ә сез? – дип ир кеше яшь егеткә өстәл аркылы кулын сузды.
Егет, аның кулын кысып, коры гына:
- Динар! – дип, ләззәт белән сыра эчүен дәвам итте.
Сүз ара сүз чыгып, алар танышып та киттеләр.
- Мин үзем төзү фирмасында эшлим – менеджер. Евроремонт эшләрен башкарабыз, - дип Рифат үзе белән таныштырды.
Егет тә, әллә сыра башына китте, әллә башка нәрсә булды – ул да күңеле белән ачыла башлады:
- Мин әле укып йөрим. Пединститутта. Менә экзаменнар бетте. Курсташлар кайтышып беттеләр. Минем бер “койрык” калган иде, шуны тапшырдым да, котылуны “юып” утырам.
Инде бишенче кружка сыра эчә башлаганда Динар, нәрсәдер исенә төшергәндәй, кинәт кенә сорап куйды:
- Ә син мине “яхшы кеше” дидең, ә кайдан таныйсың соң син аларны. Маңгайга язылмаган бугай инде? Шуны әйт әле – нигә миңа син “Яхшы кеше” дидең?
Рифат, “һи, шулгынамы?”, дигәндәй җанланып китте.
- Беләсеңме, Динар, мин күпне күргән, күпне кичергән кеше. Кешеләрне генә аерырга өйрәндем инде. Йөзләренә бер караудан ук мин аның аралашучанмы, әллә бөтенләй сөйләшмәүчеме икнәнен күңелем белән тоя башладым инде мин.Ә менә нәрсәдән соң кешеләрне яхшылап сизә башладыммы – анысы аерым хикәя инде аның... Шул хатын - кызлар аркасында инде...
Динар айнып киткәндәй булды, әңгәмәдәшенең бу сүзләре аңарда кызыксыну уятты.
- Сөйлә әле, Рифат абый, - дип зурлап эндәште. – Сөйлә инде, пожалуйста!
Рифат яшь җилкенчәк йөрәкне озак көттермәде.
- Ә эш, туганым, менә шулай булды...
Мин армиядән кайткан идем генә әле. Клубка чыктым, ул яшьләр. Ике ел эчендә үсеп җиткәннәре дә бар, танымаслык итеп үзгәргән танышлары да...
Шунда бер кызны шәйләп алдым. Түгәрәктә тыйнак кына биеп тора. Башкалар кебек артык ыргымый да, сикерми дә, салмак кына, зур динамиклардан чыккан моңлы көйгә тибрәлеп тора.
Шул ук кичне таныштым мин бу кыз белән. Үзенә унҗиде генә яшь икән. Исем дә җисеменә туры килеп тора дигәндәй –Зифа икән. Күрше авылныкы булганга танымаганмын. Яңа гына мәктәпне тәмамлаган бу кыз, мин армияга киткәндә бала- чага гына булган бит, югыйсә.
Дус егетмнең машинасын алып тордым да бу кичне мин Зифаны озатып та куйдым. Шуннан соң инде ныклап йөрешә башладык...
Туйга бер атна кала минем кәләшме әниләренә кунакка китте. Мин берүзем калдым бит инде. Кич дус егетем дә килеп керде. “Әйдә, мальчишник ясыйбыз да, әйдә, ясыйбыз”, ди инде бу миңа. Мин ризалаштым инде.
Машина белән кибеткә барып килдек тә, биш ярты “акбаш” алып, урман ягына юл тоттык.
- Мин беләм, - ди дус егет. – монда шундый шәп бер урын бар. Бөтен яшьләр шунда җыелалар, бәйрәм итәләр.
Алып кереп китте бу мине, бердәнбер машина юлы белән, әллә нинди куе агачлыклар эченә. Үзе газга баса.
- Кайда шулкадәр куасың? –дим.
- Таң атканчы гүләйт итеп калыйк!- ди.
Берзаманны, безнең машина, караңгыда туктап торган “жигули” өстенә килеп менмәсенме. “Шап” итеп килеп бәрелдек тә туктап калдык.
Ничек ишекне ачканмындыр, белмим, тик тиз генә йөгереп чыгып, машинаның икенче ягыннан дустымны тартып чыгардым. Гәүдәсе аз гына руль белән кысылган иде.
Чыгарып үләнгә яткырганда һушына килде: “Теге машинаны кара, исәннәрме?”
Мин тиз генә барып теге “жигулиның” ишеген ачтым. Арт утыргычта ике шәрә гәүдә ята иде. Аяклары ишек белән кысылган икән. Авыртуга түзә алмыйча, ыңгырашалар.
Мин икенче яктан арт ишекне каерып ачтым. Егетне үләнгә чыгарып салдым. Ул һушсыз ята. Кызны да урман аланына чыгардым. Ул үз аңында, авыртуга сулкылдый.
Ай яктысында ныклабырак карасам... Бу кыз минем Зифам булып чыкты бит, әй.
Менә шулай, “мальчишник” ясыйм, дип кәләшсез дә калдым мин.
Шулвакыттан башлап, әллә авария миңа тәэсир итте, әллә яраткан кызымның хыянате, тик мин яхшы кешеләрне ерактан ук аера башладым.
Рифат хикәясен тәмамлады да бокалыннан сыра тәмләп куйды.
- Кызык, бик тә кызык, - дип Динар, әңгәмәдәше сөйләгән хәлләрне, сыра белән томанлана башлаган башыннан үткәрде. – Икенче яктан карасаң, бу әйбәт булган бит: шундый хатының булганчы...
- Әйе, монысын дөрес әйтәсең...
Алар бермәлгә тынып калдылар.
Һәрберсе үзенең уйларына чумып, хисләрне яңартып алдылар.
Тынлыкны Динар бозды:
- Ә мин үземнең мәхәббәтемне күптән түгел генә таптым әле. Шундый шәп кыз, белсәң. Синең Зифаң кебек түгелдер, юк. Әле очрашабыз, бәлки, өйләнеп тә куярмын. Эх, Ләйсәнем...
Буш кружкаларны алырга килгән бармен егет сүзгә кушылды:
- Ә мин, инде өйләнәм, егетләр. Котласагыз да була. Шундый чибәр, гүзәл кәләш таптым үземә. Исеме дә матур, нәкъ үзенә туры килеп тора...
Бармен сөйгәненең исемен әйтә алмый калды, барга чибәр, күзнең явын алырдай, фәрештә килеп керде.
Ир-атларның, барысының башлары ишек ягына борылды, авызлары ачылды.
Бармен кире егетләргә борылып:
- Әнә үзе дә ул!... Гөлчәчәк!
Динар белән Рифат та айнып киттеләр, эчкән сыралары да шундук чыгып бетте.
Динар:
- Ләйсән?
Рифат:
- Зифа?
You have read 1 text from Tatar literature.