🕥 34-minute read

Өч Аршын Җир - 1

Total number of words is 4376
Total number of unique words is 2209
34.6 of words are in the 2000 most common words
49.8 of words are in the 5000 most common words
58.1 of words are in the 8000 most common words
Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
  1
  Ерак Көнчыгыштан килүче унсигезенче номерлы поездның дүртенче вагонында ниндидер хәвефле, мөш­кел хәл булуын пассажирлар берьюлы белделәр. Юлда үзеңне ничек-ничек тотарга, тәмле суларга алданып станцаларда адашып калмас өчен абай булырга кирәк­леген, шактый гыжылдавык тавыш белән кат-кат, вәзенләп сөйләп ялыктырып бетергән поезд радисты, төче һәм мәгънәсез бер җыр тапшыруын бүлеп, әллә ничә кат:
   • Пассажирлар арасында врач яки фельдшер бул­са, тизлек белән дүртенче вагонга килүен үтенәбез!— дип белдерү ясады.
  Беренче мәртәбәсендә халык радистның сүзенә әл­лә ни игътибар итмәде; гомере буе саргайган кәгазь­ләрдән кагыйдәләр, боерыклар ише чит кеше сүзләрен укып, үзе әйткәнен үзе ишетмәс хәлгә килгән радист, ниһаять, бер тапкыр кешелекле һәм тормышчан нәрсә турында сөйләвенә шатланып, хәбәрне аерым бер тан­тана белән, һәрбер сүзенә сөенечле басым ясап әйтеп салган иде. Аның бәйрәмчә тавышы шөбһәле сүзлә­ренә ятышмады, кешеләр әле берни дә аңламый кал­дылар...
  Менә аның тавышы тантанадан шөбһәгә әйләнде, ул сүзләрен бутап, кабалана-кабалана, инде сагайган юлчылар арасыннан «медицинага берәр төрле мөнә­сәбәте бар булган кешене» ашыктыра ук башлады:
   • Дүртенче вагонга... дүртенче!
  Юл ерак, поездда барганда тел тукталмый, сөйлә­шергә сүзең генә җитсен!
  Купе, коридорларда гәп кузгалды: барысы да мәж килделәр.
   • Ни булды икән?
   • Һәй, берәр мәгънәсезе поездга кысылгандыр әле.
   • Юк ла, йөкле хатыннар утырганын күргән идем, шуларның берәрсе бәбәйгә кысталгандыр!
  Сезнең теге озын, кәпрәйгән кешегез врач түгелме соң?
   • Түгел лә, прокурор гына бит ул!..
  Хәвефле сүз, чатырдап янган камыл кебек, җиңел генә сикерә-сикерә дүртенче вагоннан чыгып китеп, йөкле хатынга, прокурорларга, юлда очраган төрле маҗараларга күчте...
  «Медицинага мөнәсәбәте булган» бердәнбер кеше, шактый өлкән яшьләрдәге фельдшер хатын, поезд­ның нәкъ койрыгында — унөченче вагонда Сочига бер айлык ялга китеп бара иде. Ул, үзенең мәшәкатьле хезмәтеннән котылуына сөенеп, тынычлыкка, рәхәткә чыгуына кинәнеп туя алмыйча, тәмле төшләр күрә- күрә, изелеп, үз урынында йоклап ята иде. Радистның шөбһәле тавышы аның купедашларына — карт кына ике ир кешегә һәм нечкә буйлы, сөрмәле күзле яшь кызга кыюлык бирде: алар башта кыяр-кыймас кына, аннан соң шактый йолыккалап ханымны уята баш­ладылар:
   • Торыгыз әле, зинһар, торыгыз!
  Ханым тиешле-тиешсез вакытта уятуларга күнек­кән иде ахры, бер дә сискәнмичә генә торып утырды, исе китмичә тәрәзәгә, тәрәзә артында тезелешеп калган яшь, купшы наратларга карап:
   • Казанга җитәбезме әллә?— дип сорады.
  Зур шәһәрләргә җиткәндә, ул үзен уятырга кушкан иде.
   • Казанга ерак бугай әле,— диделәр аңа.— Тик менә бәла чыккан...
  Бераз тынып торган радио тагын кыштырдады, һәм ханым радистның курку катыш ялынулы тавышын ишетте:
   • Дүртенче вагонга!.. Дүртенче вагонга!..
   • Ни булган анда?
  Ханым, авызын учы белән каплап, рәхәтләнеп киерелде.
   • Белмим. Сез фельдшер булып эшлим дигән идегез. Шуңа уяттык та...
  Ханым аякларын төреп утырган җәймәне шактый җитез бер якка алып ташлады, җәлт иттереп идәнгә сикереп төште, элгечтән ап-ак яулык алып бәйләде, көзгегә күз салды, ашыкмыйча гына изүен рәтләде, аннан соң гына тасыраеп үзенә карап торган ирләргә борылды:
   • Шулай да, нәрсә булды икән?
  Аңа беркем дә җавап бирмәде, сүзсез генә бер-берсенә караштылар. Ул коридорга чыкты. Урта мәктәп бетереп, Казанга укырга керергә баручы кыз бик кызыксынып һәм сокланып аңа иярмәкче булган иде, юлдашлары аны туктаттылар:
   • Йөрмә!
   • Ни калган анда? Яшь кеше ич син! Я чире йога торган булыр...
  Карышырга ниятләп авызын ачкан кыз, радио та­гын чыштырдагач, аяк очларына басып, репродуктор тирәсенәрәк килде.
   • Дүртенче вагонга... дүртенче вагонга...
  Кат-кат чакырып та врач яисә фельдшер табылмагач,
  болай да шактый кызган поезд бригадиры һәм про­водниклар дүртенче вагон коридорында тәмәке тартып торучы ир янынарак тартылдылар. Вагондагы хәл аларның күңелләрен шактый ярсыткан, инде ярдәм итә алмагач, алар хәзер, ачуланып булса да, тыныч­ланырга, бераз суынырга телиләр иде. Иң элек брига­дир сүзгә кереште:
   • Соң, туганкай, өч көн киләбез бит инде! Өч көн! Күпме шәһәрләр үттек, менә дигән больницалар, шәп-шәп врачлар калды. Хатыным авырый дип килеп әйтсәң, телең корышыр идеме?
  Барысыннан да бигрәк дүртенче вагон проводнигы — туп кебек түгәрәк юантык хатын кызган иде:
   • Әйтер! Көт син аннан! Барып әйткән өчен дә пыр тузып мине орышып маташа. Хатыны үләргә ята, ә аның гамендә дә юк, иртә таңнан чыга да үзен-үзе кочаклап тәмәке пыскыта. Бөтен вагонны сасытып бетерде.
  Ирнең исеме Мирвәли иде. Ул байтактан бирле коридорда тимер юлчылар арасында басып торса да, берәүгә дә эндәшмәде, папиросын тартып бетерде дә, шырпы кабызып тормыйча, икенчесенә шуннан ук ут элдертте. Ул җыелганнарның чыр-чуын зәһәр мыс­кыллау белән иреннәрен чалышайтып тыңлый, артык якын килеп кычкыра башласалар, сул кулы белән колагын томалый иде. Аның шулай сүзсез, мүкләк сы­ер кебек карышып, үҗәтләнеп баруы халыкны тагын да кыздыра, кешеләр аннан җавап таләп итәләр; берни дә ала алмагач, тагын да шәбрәк ярсып, бер-берсен котыртып кычкыралар иде.
   • Хатыны бит, хатыны!
   • Җаны юктыр, моның! Таштыр ул...
  Ул «хатыны» дигән кешегә борылып карады, аның куерып кушылган кашлары хәрәкәтләнделәр, аз гына бөдрәләнеп торган ап-ак чигә сакалларына ут капкан кебек сыек зәңгәр төтен белән капланды. Кешеләр, ниһаять, кычкыруның файдасыз икәнлеген аңлап, тындылар. Шул чагында Мирвәлинең каты, калын тавышы ишетелде:
   • Юкка шаулыйсыз бит!
  Шуны гына көтеп торган кебек, поезд бригадиры кулларын җәеп җибәрде:
   • Шаулау гына аз монда! Монда беләсеңме нишләр­гә кирәк?! Без бит җанлы кешеләр, гражданнар. Чирле икәнен белә торып хатыныңны өч тәүлеклек юлга алып чыккансың. Монда исән кешегә дә аруга килә әле! Халык дулкынланды, болай да тыгын коридор, күрше вагоннардан берән-сәрән вәкилләр өстәлеп торганга, кысанланып тәмам тулды.
   • Ни җаның белән алып чыктың аны?— дип чәрелдә­де проводник хатын, зур, сыек күкрәкләрен атындырып.
   • Үзе теләде.
   • Беләбез без сезне, ирләрне! Һәрвакыт үзе теләде дисез! Менә мин яшьрәк чакта...
  Бригадир аны ишарә белән тукатты да Мирвәлине үгетли башлады:
   • Болай ярамый инде, туганкай, бераз әдәплерәк булырга кирәк. Синең өчен борчылабыз кана. Вакы­тында белдерсәң, әллә кайчан берәр больницада кал­дырган була идек.
   • Тизрәк котыласыгыз киләме?
  Мирвәлинең калын иреннәре бригадирны мыскыл­лап чалышайды.
   • Менә кешегә санап сөйләш аның белән!— дип тагын чәрелдәде проводник.
   • Кем чакырган сезне?— диде Мирвәли, кисте­реп.— Сөйләшәсе юк. Нигә миңа бәйләнәсез? Үзеннән сорагыз. Нигә чыкты икән ул бу юлга? Әллә бик...
   • Кем кемне алып кайта соң монда? — дип кыч­кырды бригадир.
   • Кем кемне алып кайтамы?— Мирвәлинең күз­ләре утлы күмер кебек яна иде.— Башта ук шуны сорыйлар аны!
  Фельдшер ханым кырыкмаса-кырык ишекне ачып-ябып, ниһаять, дүртенче вагонга килеп җитте. Ике кулын да йомарлап түшенә куеп, нык-нык атлар­га тырышып килүеннән үк җыелган халык аның бу минутта иң кирәкле кеше булуын төшенеп алды. Кы­сылышып аңа юл бирделәр. Ул әйләнә-тирәсенә күз йөртеп:
   • Фельдшер мин. Авыру кайда? — дип сорады.
  Бригадир, алгарак чыгып, аның кулын эләктереп алды һәм:
   • Инде, туганкай, бөтен өметне югалткан идек!— дип кат-кат кабатлады.
   • Авыру кайда?
   • Менә монда ул. Ята.
   • Нәрсә булды? Кем ул? Күптәнме? — дип сорады ханым ишек тоткасына ябышып.
   • Менә ул белергә тиеш,— диде бригадир Мирвә­лине күрсәтеп.— Аның хатыны.
   • Үзеннән сорагыз,— диде Мирвәли фельдшерны баштанаяк сөзеп чыккач.— Үзе монда ята ич!
  Кирәкле җавапны ала алмаслыгына төшенгән ха­ным көч белән тартып ишекне ачты.
  Сулда, стенага йөзе белән борылып, ак җәймә ябын­ган авыру хатын ята иде. Аның чаларган юка чәчләре мендәр өстенә тәртипсез чәбәләнеп таралганнар. Ишек тавышына ул чак кына башын калкытты һәм та­тарча:
   • Мирвәли, Казанга еракмы әле? — дип сорады.
  Ханым рус иде, шуңа күрә аның ни әйтүен аң­ламады:
   • Сез кемгә дәшәсез, кадерлем? Фельдшер мин,— диде ул.
   • Ирем керде дип торам,— диде хатын саф рус телендә. Ул авырлык белән генә, тешен кыса-кыса фельдшерга борылды.
   • Ул монда, коридорда гына. Кирәкме әллә?
   • Кирәкми.
  Шактый еллар больницада эшләп күзе үткенләнгән фельдшер мондагы хәлнең шәптән түгеллеген бер ка­рауда ук сизенде. Бу шау-шуда, авыр һавалы купеда бару авыру өчен әҗәл булырга тиеш! Өстәлдә ризыклар янында дару шешәләре, бәләкәй кәгазь тартмалар тезелгән. Валидол гына түгел, валокордин да бар мон­да... Ябык та соң! Димәк, ул күптән авырый...
  Ике ят хатын юлда очрашкач сүзсез булмый, алар төрле юк-барлардан башлап озын юлның мәшәкатен­нән зарланышып алдылар. Фельдшер, гадәти әдәп сүзләреннән соң, кыю гына аның янына килеп утыр­ды, авыруның дымлы, кайнар учын үз кулына алды.
   • Кайсы төшегез авырта соң сезнең?
  Хатын авыр сулады һәм түшәмгә карап башын чайкады:
   • Бер җирем дә авыртмый.— Үз сүзләренә үзен ышандырырга теләгәндәй, бераз торгач тагын кабат­лады. — Бер җирем дә.
  Икесе дә тынып калдылар. Шактый вакыттан соң авыру тәрәзәгә карады һәм күңелсез генә:
   • Тәрәзәне ачасы иде,— диде.— Мирвәли кар­шы... Иремне әйтәм... Төтен тула дип ачтырмый... Тулса соң?
  Фельдшер төтен, сөрем тиеп тоныкланган калын пыялага күз салды. Төтен боҗралары торымнан-торымга хәзер дә тәрәзәгә килеп сыланалар иде.
   • Ачарлык түгел шул, паровозы бигрәк әшәке төти.
   • Тын бетә,— дип ыңгырашты хатын бераздан.— Һава җитми. Коридорга чыгып йөрер идем, әллә нигә аягымның егәре бетеп китте. Юл авырайттымы шун­да, балтырлары камыр кебек изелеп тора.
  Кемдер тормозга бастымы, фельдшер аңламый да калды, шәп кенә барган поезд бер секундка гына тартылып алды. Өстәлдәге банкалар бер-берсенә бәре­леп чыңладылар, өске полкадан зур салам эшләпә идәнгә тәгәрәде. Кырыйга ук килеп яткан авыру чак кына егылып төшмәде, ул, күзләрен йомып, ике кулы белән чытырдатып җәймәгә ябышты.
   • Хәлегез ничек?
  Авыру һуштан язган иде. Фельдшер сикереп торды, өстәлдәге шешәдән стаканга су агызды, валокордин тамызды... Бер, ике... Хатынның күзләре һаман йо­мык иде. Фельдшер аның изүен чишеп күкрәге өстенә ятты. Вагон тәгәрмәчләре өзлексез тыкылдыйлар, ул никадәрле тырышса да, аның йөрәк тибешен ишетә алмады. Кулын тотты, азапланып кына тамырын эз­ләп тапты. Тамыр «менә туктыйм, менә туктыйм» ди­гән кебек өзек-өзек кенә тибә иде...
  Фельдшер кыска аякларын тиз-тиз йөртеп кори­дорга чыкты һәм бригадирга борылды:
   • Аны больницага салырга кирәк. Бер минут та кичектерергә ярамый,— диде.
  Фельдшер табылгач тынычлана төшкән бригадир аның сүзләрен ишетеп шаккатты:
  — Ничек, ничек?
   • Хәзер үк. Шушы минутта ук... Бер секунд та көтеп булмый.
  Кыен чакларда да үзеннән түбәннәргә аны-моны сиздермәскә күнеккән бригадир аптырап тирә-яктагыларга карады, нидер әйтергә теләгәндәй тәрәзәгә, тәрәзә ар­тында бер-берсен кочаклашып авып калган агачларга ымлады. Хәем шунда гына бригадирның ни өчен тотлыгуын төшенде: ыжгырып барган поездда ич алар!
   • Казанга барып җитмичә берни эшләп булмый,— диде бригадир.— Аңа кадәр тукталыш юк.
   • Казан еракмы соң?
   • Ерак түгел! Ике сәгатьтән анда булабыз!
   • Ике сәгать?!
   • Аннан да алда барып булмый. Расписание.
   • Ике сәгатьтән соң булачак. Аны беренче очра­ган станциядә үк больницага салырга кирәк. Тыныч­лык кирәк, һава кирәк.
  Тимер юлчылар тиз генә киңәшеп алдылар.
   • Хәле шулай авыр икән, Кыек Урман станцасында туктыйбыз, шунда калдырабыз.
   • Анда больница бармы соң?
   • Үзендә юк икән, якында булыр әле! — Бригадир җиңеләеп китә үк башлады. Поездны туктатырга, аның өчен машинистка боерык бирергә, Кыек Урман­га хәбәр итәргә кирәк иде. Бригадирның ашыгып кузгалуын күреп, Мирвәли аңа якынрак килде.
   • Ничек уйлаштыгыз?
   • Ничек, ничек... Туктыйбыз да калдырабыз!
   • Ул үзе шулай куштымы?
   • Кем?
   • Шәмсегаян.
   • Нинди Шәмсегаян?
   • Минем хатын.
   • Мин шулай куштым, — диде фельдшер сүзгә катышып.
   • Аны больницага салырга ярамый! Калдырырга ярамый!
   • Нинди кыргыйлык бу? — дип кычкырды фельд­шер көчкә сүзен табып.
  Бригадир да аптырап калды.
   • Иң элек үзеннән сорагыз. Югыйсә, тавыш-гауга кубачак.
   • Нинди тавыш? Нинди гауга?
   • Ул больницада ятарга теләми. Ул Карачурага кайтып җитәргә ашыга. Авылга.
   • Ул авылга кайтып җитә алмаячак,— диде түзе­менең соңгы чиге җиткән фельдшер.
  Проводниклар йөгерешергә тотындылар:
   • Кыек Урманга җитәбез!
  Бригадир өметләнеп тагын бер мәртәбә Мирвәлигә карады да кулын селкеп машинист янына ашыкты.
  Мирвәлинең калын иреннәре дерелдәде, ул, бала башы кадәр йодрыгын йомарлап, нәфрәт белән фельд­шерга карап тора иде:
   • Сез үзегезне берәр нәрсә беләм дип уйлыйсыз инде, әҗәл тагарагы! Беләсез пычагымны... Ярдәм ки­рәк, имеш... Врач кисәге! Әллә мине бу юлга бик те­ләп чыккан дисезме? Үзен төшереп калдырырга те­ләүләрен ишетсен генә, күрерсез әле! Барыбер калмый ул, мүкәләп булса да поезд артыннан китәчәк...
  Станциягә барып туктауга җиргә иң элек брига­дир сикереп төште. Унсигезенче поездда көтелмәгән хәл килеп чыкканын ишетеп өлгергән станция хез­мәткәрләре, китель-төймәләрен эләктерә-эләктерә, төр­лесе төрле яктан поездга таба йөгерешәләр иде.
  Ул арада фельдшер да төште, кемнәрдер ак бидон­нарын тотып куе агачлар эченнән күренеп торган кое сиртмәсенә таба томылдылар. Дежурный мышкылдап килеп җитүгә бригадир аңа кулын сузды, һәм:
   • Больница еракмы? — дип сорады.
   • Сигез чакрым,— диде дежурный, соңгы төймә­сен эләктерә алмыйча азапланып.
   • Шулай еракмы?
  Бригадир тагын өметсезләнеп як-ягына карады, фельдшерны күргәч:
   • Нишлибез хәзер? — дип кычкырды.
   • Калдырабыз,— диде фельдшер ышаныч белән.
   • Әйтергә җиңел! — диде шелтәләп бригадир.— Сигез чакрым, ди... Калдырып китәрсең, ә ул юлда үл­сә? Кем җавап бирер? Әҗәл якасында торган кешене калдырып киттем, дип гомер буе вөҗдан газабы белән интегергәме?
   • Аны моннан алып китәргә ярамый,— диде фельдшер.— Тәрәзәне ачтым... барыбер һушына кил­мәгән.
   • Сигез чакрым ерак ара түгел,— дип дежурный бәхәскә катышты.— Алай каты авырмаса, ат белән дә илтергә була.
   • Атын каян аласыз?
   • Ат бар. Ат монда гына. Караталлар сельпога товарга бара. Белеш егетләр.
  Бригадир икеләнә иде. Фельдшер аны үгетли үк башлады. Ашыктырып машинист гудок бирде. Ниһа­ять, бригадир да күнде.
  Дежурный ат алып килергә станция ашханәсе янына чапты, бригадир белән фельдшер сүзсез генә дүртенче вагонга таба ашыктылар. Алар каршысына баскычтан Мирвәли сикереп төште:
   • Аны монда калдырырга ярамый. Булмый, ише­тәсезме?
  Бригадирның ачуы соңгы ноктасына җитте, ул аңлатып торуны артыкка санап, Мирвәлине юлдан этеп җибәрергә булды. Ике кулын да сузган иде, аның таштай нык тәненә, корычтай каты иңбашларына кулы кагылгач, сискәнеп, ул ниятеннән кире кайтты. Бу тексә, сүзсез кеше таш кыя кебек нык иде, күл­мәге астында корыч калкан бар кебек иде. Буйлары бер чама булса да, бригадир бу сәер кеше янында чебештәй зәгыйфь, көчсез кеше икәнлеген тойды. Бу тою аның ачуын басмады, киресенчә, ул үзе дә сизмәс­тән бәбәкләрен акайтып акырып җибәрде:
   • Кит юлдан! Мин сине судка бирермен!
  Суд сүзен ишеткәч, Мирвәлинең кояшта янган ка­ра-кучкыл йөзе тартышып, агарынып китте, дәү куллары салынып төште, ул ачу ташып торган күзләре белән бригадирны ашардай булып читкә тайпылды, аңа юл бирде.
   • Эх, кешеләр!.. Яхшылык теләп йөргән буласыз тагын!
  Биш-алты кеше җәймәләргә төреп күтәреп Шәмсе­гаянны вагоннан алып чыктылар. Ниндидер боерыклар бирә-бирә фельдшер да, кыбырсып, алар артыннан төште.
  Мирвәли Шәмсегаян дулап урыныннан күтәрелер, тавыш-гауга кубар, монда җыелган ят кешеләргә бө­тенләй кирәкмәгән сүзләр әйтер дип бик курыккан иде. Хатынының шым гына яткан җансыз гәүдәсен күргәч, аңа күңелсез, бик күңелсез булып китте. Кыен булса да, поездда кайтканда ул үз хәленә күнегә, ияләнә төшкән иде. Хәзер барысы да яңача булачак. Ләкин ничек?!.
  Дежурный ашханә янында торган атларның бер­сен һәм аның хуҗасын, аксыл кашлы, кызыл киң йөзле, зур күзле авыл егетен алып килде. Алар такта арба төбендәге шиңә башлаган сарутларны, тукран­башларны кабарткалап тараттылар, егет печән өстенә шактый кыршылган кожанын җәйде. Шәмсегаянны салабыз дигәндә генә дүртенче вагон проводнигы:
   • Җәймәне дә алыгыз, уңайрак булыр,— диде.
  Фельдшер каударланып йөри, әле кожанның сыр­ларын тигезли, әле печәнне баш очынарак тартып өя иде. Ул кинәт кенә:
   • Мин аны больницага кадәр озата барам,— диде.
  Күңел капкасын ачып, кешеләргә үзен күрсәтергә яратмый иде Мирвәли. Үзенең читкә кагылып бер кырыйда торуы, монда җыелганнарның аның шәхси тормышына катнашып, тыгылып йөрүләре болай да аның саруын кайнаткан иде, фельдшерның сүзләре исә утлы күмергә сипкән керосин гына булды:
   • Бик кирәгең бар иде!.. Мин карый алмыйммы аны?.. Беркем дә кирәкми аңа, беркем дә! Алла-фәрештәләр җыелып килсә дә, мичкә-мичкә терек суы тәкъдим итсәләр дә, кирәкләре юк... Әллә больни­цалар күрмәгән дисеңме аны? Авыру икәнлеген белмә­гән дисеңме? Барын да белә... Белә иде! Белә генәме?.. Юлга чыгарга да үзе теләде, врачлар чакырмаска да үзе кушты!
  Бригадир һаман өметләнә икән әле, ул шыпырт кы­на фельдшерга дәште:
   • Кара әле, бәлки, Казанга кадәр чыдар иде?.. Мо­ның янында калдырып...
   • Булмый,— дип баш чайкады фельдшер.— Аңа тынычлык, һава кирәк. Ял кирәк.
  Кемнәрдер Мирвәлиләрнең багажын — ике дәү ге­нә чемоданны, Шәмсегаянның сумкасын һәм зур гына төенне алып чыгып арбага куйдылар. Олаучы егет эшлекле генә төс берлән, кулларын төкереклеп аларны арбага урнаштырды, үрәчәгә ураган сүс бауны сүтеп әйбер-караларны бәйләде.
   • Исән-аман барып җитегез инде,— дип теләде бригадир.
  Фельдшер исә Мирвәлигә әллә никадәр киңәшләр бирде. Аның сүзләре Мирвәлинең бер колагыннан ке­реп, икенчесеннән чыга торсалар да, ул ризалашкан төс белән ым кагып, башын селкеп торды. Кирәккә дә, кирәкмәскә дә:
   • Ярар, ярар... Шулай итәрбез,— дип пичәт сук­ты.
  Поезд белән ат бер вакытта диярлек кузгалдылар, һәм күпмедер юлны янәшә бардылар. Менә поезд үтеп китте, соңгы тапкыр яңгыратып гудок бирде, үргә менеп сулга борылды. Рельслар озак кына гүелдәп, сыз­ланып тордылар.
  Киң каеш эшлеяләр белән матурлап җигелгән көр ат арбаны уйнаклатып кына, эһ тә итмичә җиңел генә тартып бара. Олаучы әле ат янына алга чыга, әле арба белән янәшә бара, Шәмсегаянга уңайсыз түгелме икән дип борчылып, печәнне, җәймәне рәтли.
  Дежурный тимер юлны аркылы чыкканчы аларны озата барды һәм, аерылып калырга уңайсызланып, бер урында таптанып торды:
   • Хәзер кайтам да телефоннан хәбәр итәм... Бик хаҗәт эшләре булмаса, каршы чыгып та алырлар әле, машиналары бар аларның,— диде ул хушлашып.
  Олаучы аңа кулын бирде, Мирвәли бер сүз дә эндәшмәде.
  Кузгалдылар. Олаучы арба тирәли бер-ике әйләнде дә Мирвәлигә борылды:
   • Кайсы төше авырта аның? — дип сорады шы­пырт кына.
   • Белмим... Әйтүе дә кыен...
  Тимер юл буена киң тасма итеп каен катыш сәрви агачлары утыртылган иде. Шул чуар кишәрлекне үтеп чыгуга юл арыш басуына барып керде. Тигез рәтләр булып серкә очырып утырган арышларга карап, нин­дидер гаеп, күзгә күренерлек хата эзләде Мирвәли. Тик тапмады. Җирне кадерләп, төпченеп, юлга кадәр үк китереп чәчкәннәр. Кырга нык куллы кешеләр хуҗа икәне күренеп тора... Урыны-урыны белән генә машиналар арыш арасына кереп бер-берсенә юл сап­каннар, кап-кара ике эз салып, тугаерга торган башакларны көрән җир белән бергә бутап, изеп бетер­гәннәр иде. Тирән уелган куш эзләрне, вакытсыз саргайган, юкарган башакларны күреп Мирвәли вагон­дагы төсле итеп зәһәр генә көлемсерәде. Әһә!
  Олаучы да шуны күзәтеп бара икән.
   • Бар бит юньсез бәндәләр!— дип телен шарт­латты ул тапталган игенне күрсәтеп.
  Мирвәли шоферларны акларга тотынды:
   • Юл тар! Шуңа күрә таптатканнар... Юл тар! Олаучы кулларын артына куеп Мирвәли белән янәшә бара башлады:
   • Тар дип ашлык ердырып булмый ич инде!.. Киң урыннары да җитәрлек! Каршыңда машина күр­дең исә, чак кына көт, юл сап, янып килми ич.
  — Көтеп торып булмый шул кайчагында!.. Тар икән, таптыйсың да китәсең,— диде Мирвәли киная белән.
  Басуга кергәннән бирле Мирвәлинең колак төбендә бер чың тора иде. Ул, адымнарын акрынайтып, ни чыңлаганын белергә азапланды. Озак кына интегеп баргач, үзенең тирә-ягында тынлык чыңлавын аңла­ды. Өч тәүлек вагон тәгәрмәчләренең шакы-шокысын тыңлап барып, шау-шуга, өзлексез тавышка күнеккән колак тынлыктан котылырга тырыша, тилмереп үзенә авазлар, шау-гөр эзли иде.
  Кырда тавыш мул иде мулын: арыш арасында чи­керткәләр чырылдый иде. Ләкин өч тәүлек эчендә ыжгырып барган поездга күнеккән колакка нәрсә ул чикерткә сайравы?!
  Юл туп-туры, кыр тип-тигез иде. Әнә шул тигезлек, турылык Мирвәлинең теңкәсенә тиеп, ялыктырып, борчып тора иде. Җитмәсә шул туры, тигез юл, мичтән яңа чыккан бодай катламасы кебек кетердәп, аның чигәсен дә сыкрата иде. Күптән түгел генә яңгыр бул­ган ахрысы...
  Кинәт аның исенә поезд, дүртенче вагон, пасса­жирлар килеп төште. Аның да башкалар кебек ваем­сыз гына карта уйнап, домино сугып, кайгысыз-хәсрәтсез генә әллә кайларга, Кара диңгез буйларына, ак түбәле Кавказ тауларына китәсе килде. Боларның һәммәсенең мөмкин түгеллеген уйлап, ул йөгәнсез хыялын, авызлыклап, үз буразнасына кертергә ты­рышты.
  Ләкин күз алдында озын, туры юл, тирә-ягында әл­лә кайларга җәелгән тип-тигез кырлар булганда хы­ялны, йөгерек уйны йөгәнләп буламы соң? Ул әллә кайларга шашып чаба, тегендә дә, монда да боргалана, нәтиҗәдә күңелнең иң тирән, иң яшерен җиреннән әлеге дә баягы аяусыз сорауны сөйрәп чыгара: «Кая барасың син болай, Мирвәли? Кая кайтасың?!»
  Мирвәли сискәнеп, тетрәнеп алды: арбада тирбәлеп кенә йокымсырап барган Шәмсегаян кинәт күзләрен ачты.
  Кая баралар алар болай? Арба үрәчәсенә тотынып баручы олы күзле кеше кем ул? Каян килгән?..
  Менә ул терсәкләренә таянды, калкынды, Мир­вәлине күрде. Иреннәрен кыймылдатты. Олаучы, бор­чылып, Мирвәли янына ашыкты.
   • Су сорый бугай...
  Тик ул су сорамады. Аның чак кына селкенгән җансыз иреннәреннән Мирвәли сүзләрен өзеп алып аңлады. Аңлагач, йодрыкларын төйнәп, ачу тулы күзләрен Шәмсегаянга акайтып эчтән генә суганлап-борычлап сүгенде. Олаучының борчылуы артты гына.
   • Нәрсә диде ул?
   • Ишетмәдеңмени?
   • Ишетсәм де, аңлап бетермәдем.
   • Ул... Карачурага еракмы әле дип сорады.
   • Ера-ак! — дип сузды олаучы.— Кыек Урманга алтмыш биш чакрым дип йөртәләр.
  Ул сүз җае чыгуга бик шатланып, май таплары белән чуарланган киң козыреклы фуражкасын баш түбәсенәрәк этәрде, фуражка астыннан аксыл салам төсле йомшак чәчләре килеп чыкты.
   • Булганым бар!— диде ул үзенең дөнья күрүе белән ачыктан-ачык мактанып.— Әле быел яз да үтеп киттек. Зур авыл, бик зур авыл. Ә кәкже!
  Мирвәли юри Шәмсегаянга карамаска тырыша иде. Нигә поездда түгел соң без дип сорамады, әйбер­ләрнең барын да төйнәдеңме дип кызыксынмады, һаман бетмәс балык башы — Карачура! Күпме чәй­нәргә мөмкин шул бер үк чүбекне? Юлга чыкканнар икән, кайтып җитәрләр әле! Әнә бит, олаучы әйтеп то­ра. Карачура урынында, ди, җир йотмаган үзен, яшен дә сукмаган!..
  Ул шулай ачуына буылып барганда, Шәмсегаян­ның иреннәре тагын кыймылдадылар, бу юлы аның сүзләрен олаучы да аңлады:
   • Юкка курыктылар алар... поездда дим... Кара­чурага кайтып җитмичә үлмим әле мин. Үлмим!
  Бусы инде чиктән ашты!.. Җитмәсә олаучысы да, саксыз сорау биреп, аның болай да шашып типкән йөрәгенә пычак кадагандай итте:
   • Карачурга кайтып барышмыни?
  Һич тә уйламаганда бу сорауга Шәмсегаян җавап бирде:
   • Әйе, без шунда кайтып барабыз. Олаучы сүзсезлектән гаҗиз булып бара иде, Шәмсегаянның җавабы аның телен ачты:
   • Каян ук кайтасыз соң сез? Ерактанмы? Озакка­мы? — дип бер-бер артлы сорау тезеп китте.
  Шәмсегаянның сүзгә катышуыннан курыккан Мир­вәли ашыга-ашыга үзе җавап бирде:
   • Бик ерактан, тегеннән! – диде ул каядыр иңбашы аша артка ымлап.
  Мирвәли поезддан төшкәннән бирле кечкенә йомыш белән кысталып бара иде. Тегендә станция якын, уңайсыз дип түзеп килде, хәзер юл аулак булса да, олаучы белән Шәмсегаянны икесен генә калдырып торырга курыкты. Әллә нәрсә сорап ташлар, тегесе әллә ни дип җавап бирер. Ярамый!.. Юл буе кыңгырау кагып кайтмый торсыннар әле!
  Аның куркыныч шикләрен раслагандай, Шәмсега­ян тагын кузгалды, терсәкләренә таянып торып утыр­ды, йөзен кояшка таба борып рәхәт итеп елмайды. Аның вак җыерчыклар белән бизәлгән чыраена сыек кына кызыллык йөгерде. Мирвәлинең исе китте: яздан бирле хасталанып урын өстеннән тормаган хатыны, аның Шәмсегаяны, рәхәт итеп, күкрәк тавышы белән, нәкъ яшь кызлар кебек гөлдердәтеп көлеп җибәрде:
   • Мирвәли... Ишетәсеңме, тургай! Сабан тургае! Безнең як тургае!
  Ул беренче мәртәбә күтәрелеп күккә карады. Ко­яшның якты нурлары күк гөмбәзен шулкадәр югары күтәргәннәр иде, ул никадәр тырышса да, тургайларны күрә алмады. Күк зәп-зәңгәр!.. Анда-санда гына бо­лытлар йөзә, тик алары да сабый бала хәсрәте кебек юка, җиңел иделәр, күләгәләре дә җиргә төшеп җитә алмыйча эреп бетә иде. Шулай да тургайлар тавышын ишетте Мирвәли. Сайрый икән, берәү генә түгел, икәү, өчәү, бик күп!..
  Олаучы да киң учларын кашы өстендә кушлап ку­еп тургайларны эзли иде:
   • Тургайлар мыж! — диде ул юлдашларын сүзгә чакырып.
  Тик тешләкләнеп килгән Мирвәлидән тургайлар да сүз тартып ала алмадылар... Ул арада алгы тәгәрмәч­ләрнең берсе ямьсез генә шыгырдый башлады. Олаучы, уңайсызланып, күн итек үкчәсе белән тәгәрмәч бүкәненә тибеп карады, кулларын дегеткә буяп, чәкүшкәне кузгатты, ләкин шыгырдау туктамады. Шәмсегаян аның кызарган йөзенә карап:
   • Тимә, шыгырдасын!.. Бигрәк матур бит,— дип ялынды.
  Акрынлап кыр тавышларына күнегә бардылар. Арба туктаусыз шыгырдады, тургайлар өзлексез сайрадылар, чикерткәләр бер-берсен уздырырга тырышын чырылдадылар.
  Олаучы Мирвәлигә тәмам үпкәләде: сөйләшмәсәң, ялынган кеше бармы әллә? Тел төбеңә мүк үскән икән, бар әйдә кара бүкәй булып!
  Шәмсегаян бөтен нәрсәсен онытып, сихерләнгән кебек кырлар өстеннән күзен алмады.
   • Арыш исе! — диде ул сокланып бераздан. — Сулавы ук рәхәт! Ай, бәхетле кешеләр бар инде дөнья­да! Шәһәрләрең бер якта торсын!..
  Аның күп сөйләшүе Мирвәлигә ошамады:
   • Тагын өзлегерсең әле,— диде ул кырыс кына. Шәмсегаян ягымлы көлемсерәде:
   • Хәзер юк! Өзлекмим... Монда кайтып җиткәч өзлегеп яталармы? Юк! Тик менә күккүзләрне бетер­гәннәр. Элек, безнең заманда, арыш арасында күккүз­ләр була торган иде.
  Олаучы кигәвен куарга ак әрем сабагы сындырып алган иде, шуны арыш арасына ыргытты да сүзгә катышты:
   • Хәзер дә бар алар!.. Трактор тирән сөрә сөрүен, чүп-чарга көн бетеп килә, тик күккүзләр хәзер дә очраштыра.
  Мирвәли дә, олаучы да юл буйларын күзәтеп бара башладылар. Бераз баргач олаучы шатланып кыч­кырып җибәрде:
   • Әйттем бит! Әнә!
  Ул, бер төптән әллә ничә сабак чыгарып, мул чәчәктә утырган күккүзләрне йолкып Шәмсегаянга сузды:
   • Мәгез, апа.
  Шәмсегаян чәчәкләрне алды, олаучыга рәхмәт әйт­те һәм аз гына бал исе, яшькелт үлән исе, дымлы җир исе килеп торган күккүзләрне йөзенә каплады. Түз­мәде, елап җибәрде.
  Кыр чәчәкләре арасыннан сытылып чыккан күз яшьләрен күргәч, Мирвәлинең суык күңелендә җылы бер өмет уянды: тукта, димәк, Шәмсегаян Карачурага шушылар өчен ашыккан икән!.. Өлгергән арыш исен иснәргә, тургайлар тавышын йотылып тыңларга, күк­күзләргә битен куеп торырга ашкынган!.. Димәк, хәзер алар Шәмсегаян белән тавыш-гаугасыз гына килешә алырлар... Карачурага бөтенләй кайтып та тормас­лар!.. Больницага барып аз-маз хәл алырлар да, боры­лып кайтып та китәрләр!.. Нигә Карачурага кадәр кайтып, интегеп йөрергә?.. Анда да шундый ук кыр­лар инде, тургайлары да шул ук...Чыр да чыр! Ко­лакны тондыралар...
  Казанга кайтып җиткәч, берәр сәбәп табып анда калырга, Карачурага, һич булмаса, Шәмсегаянның үзен генә кайтарып җибәрергә дип өч көн буе поездда корган планнары чәлпәрәмә килде дип пошынып бар­ган Мирвәли, башына шушы соңгы уй төшкәч, үзгә­реп китте. Өмет уянды да аны кыюландырды, ул, арт­тарак калып, бик иркенләп йомышын үтәде. Рәхәт­ләнеп тәмәке тартып алды. Җиңеләеп калгач, шәп-шәп атлап, олаучыны куып җитте һәм аның аркасына дәү учы белән шукланып сугып алды:
   • Я, ничек? Больница дигәннәре еракмы әле?
   • Әнә теге борылмадан дүрт чакрым чамасы булыр. Әһә, эчпошыргыч туры юл борылырга да тиеш икән әле! Тик Мирвәлигә юл бормалары белән юанырга язмаган икән. Борылмага барып җитәбез дигәндә генә алар каршысына ашыгыч ярдәм машинасы килеп туктады. Кабинадан озын буйлы, нечкә гәүдәле яшь кенә врач төште, ашыга-ашыга арба янына килде...
  Шәмсегаян, «миңа арбада рәхәтрәк, машинага кер­мим», дип карышса да, аңа аттан төшәргә туры килде...
  Әллә каян гына талгын җил чыкты. Акрын гына тирбәлгән тоташ кыр уртасында, яргаланган кулларын аксыл кашлары өстенә куеп, ялгыз олаучы гына торып калды. Форсаттан файдаланган җирән бия, юл читенә тартылып кереп, йомшак иреннәрен селкетә- селкетә, сусыл арыш башларын ашап маташа иде. Башка вакытта бер башак өчен дау куптара торган олаучы бүген бер сүз дә дәшмәде, биянең муенын сыйпап, күзләре белән машинаны бик озакка кадәр озатып калды. Менә борылманы үтте машина, үр менә башлады, күмелде... Кыр өстендә ят, чит булып, бен­зин белән дару катнаш ачы бер ис калды...
  Тургайлар зәңгәр гөмбәзле киң өйләрендә рәхәт­ләнеп чырылдыйлар, кыр өстеннән арыш серкәләрен очыртып рәхәт, йомшак җил исә иде...
  2
  Авыл больницасында кечкенә генә хәбәр дә бик тиз урамга чыга: тәгәрмәч шиннары ашалып шомарган аксыл машина дулап капкадан кайтып кердеме, бел дә тор, менә бу юка пәрдәләр белән томаланган тәрә­зәләр артында кемдер явыз үлем белән тартыша, кем­неңдер язмышы үлчәү табасына куелган... Кайсы як җиңәр...
  Мондый вакытларда больница урамы хатыннары өйдәге шау-шу чыкмасын өчен тәрәзәләрен ныклап ябалар, больница урамы малайлары су буйларына, ераккарак китеп уйныйлар. Машина куптарган тузан утырып та бетми, урамнар тынып, сагаеп кала... Шәмсегаян үләргә ята...
  Байтактан бирле больница ишеге алдындагы лапас­та утырган Мирвәли моны белми әле. Ул әледән-әле башын балкытып ишеккә, тәрәзәләргә карый... Шәм­сегаян үз аягы белән килер дә чыгар төсле тоела аңа...
  Аны бераз шикләндергән нәрсә шул булды: ишек алдында хәрәкәт тукталды. Чуар, алама койрыклы этен ияртеп җиде яшьләрдәге сипкелле бер малай кергән иде, алар да монда юанырлык ямь тапмадылар. Малай, сүз катарга теләп, Мирвәли тирәсендә бер-ике әйләнде дә, кара бармагы белән борынын казып, каш астыннан гына бу йөнтәс, дәү кешегә ятсынып карап тора башлады. Эт тә, сыенырга чамалап, аның тез башларына бәрелеп үтте, юл тузаны сарып соры төскә кергән күн итеген иснәде. Мирвәли малайга күтәрелеп тә карамады, эткә усал сүгенеп, аяк тибеп куйды:
   • Пшол!
  Ни мыштырдыйлар икән инде анда?..
  Шәмсегаянны алып кереп киткәндә ул врачка:
   • Тизрәк хәл итегез,— дип калган иде.
  Ә алар ашыкмыйлар, күрәсең... Аларның ашы­гырлык эшләре юк, ә Мирвәлинең... Бая күңелгә ки­леп утырган фикерне тизрәк Шәмсегаян белән уртак­лашырга, аның ризалыгын алырга һәм тынычланыр­га тели иде ул... Югыйсә, уйларның күплегеннән акыл­дан шашарлык!..
  Утыра торгач, аның тәмәкесе бетте, ул иләмсез дәү учлары белән ертырдай булып ярсып кесәләрен ак­тарды. Поезд билетлары килеп чыккач, ачу белән аларны җиргә орды.
  
You have read 1 text from Tatar literature.