🕙 1-minute read

Нәсыйхәт - Мәҗит Гафури

Each bar represents the percentage of words per 1000 most common words.
Total number of words is 103
Total number of unique words is 81
54.3 of words are in the 2000 most common words
72.7 of words are in the 5000 most common words
78.8 of words are in the 8000 most common words
  Һәр эшнең асылын белү өчен — тикшер,
  Тикшереп дикъкать итсәң беленер сер.
  
  Юлга керми, мин моны белдем, димә,
  Бу эшне беләм дисәң, юлына кер.
  
  Уйлаган кеше генә серен табар,
  Уйламаган наданнарга бары да бер.
  
  Хакыйкать өчен булсын җаның фида,
  Шуның өчен хибескә! кер, кит һәм Себер.
  
  Чын кеше мал, җәмалга һич алданмас,
  Мал, җәмалны алар алсын, аларга бир.
  
  Аларның бит шуннан башка ләззәте юк,
  Булсыннар алар мәгърур, алар кибер,
  
  Мал-фәләннән ләззәт алмый, төне-көне
  Кеше өчен хезмәт итеп, җәзалар күр.
  
  Син, асылда, кеше өчен тугансың бит:
  Кешегә ярдәмче бул һәм хезмәт ит.
  
  Тугрысы: кеше чөн ту, кеше чөн тор,
  Кеше өчен хезмәт итеп, дөньядан кит!..
You have read 1 text from Tatar literature.