- Read the next literature work for 4th Grade
- Нәни Принц
🕙 6-minute read
Мисыр пирамидалары (Кыскартып алынды)
Total number of words is 725
Total number of unique words is 550
40.8 of words are in the 2000 most common words
55.2 of words are in the 5000 most common words
60.1 of words are in the 8000 most common words
Сакланып калган пирамидалар саны сиксәннән артык. Шуларның өчесе генә: Һуфу (Хеопс), Һафра (Хефрен), Менкаура (Микерин) пирамидалары гына җиде могҗиза исемлегенә керә. Аларны б.э.к. 5000—4700 ел элек салганнар. Пирамида төзүчеләр үлгәннән соң, илле гасыр вакыт үткән. Пирамидалар исә адәм баласының көченә, тырышлыгына, кешенең даһилыгына мәдхия җырлап тора бирәләр.
Пирамида сала башлаган чор — Мисырның көчле чагы. Яулап алулардан чиксез байлыклар тупланган булган. Сугышта әсир итеп алган колларны һәм аларга ярдәмгә мисырлыларның үзләрен дә куып китереп эшләткәннәр. Һуфу пирамидасын төзи ашлагач, Мисырның үзендәге һәм якын-тирәдәге дәүләтләрнең осталары шушы эшкә җигелгән. Һуфу фиргавен, тәхеткә утыру белән, үзенең каберлеген — пирамидасын төзетә башлаган. Аны «Мәңгелек йорт» дип атыйлар.
Якын-тирәдә төзелешкә ярарлык таш булмый. Ташны ерак таулардан ташырга туры килә. Пирамида төзүгә киткән ташларның иң кечкенәсе 3 тонна, зурлары 30 тонна. Менә шундый зур, авыр ташларны Нил елгасына китерергә, корабка төяргә, бушатырга, ярдан күтәрергә, баткак комнан төзелеш урынына алып килергә һәм 146 метр 60 сантиметрга күтәрергә кирәк. Ул чорда бит бернинди техника булмаган. Төзүчеләр карамагында бары тик акыл, кул көче, зирәклек, тәҗрибә, меңләгән кешенең көчен берләштерү кагыйдәләре генә булган.
Пирамида төзүдә һәр көнне 100 мең кол эшкә чыккан, һәм алар 20 ел буе таңнан башлап кояш иңгәнче эшләгәннәр. Төзелеш башланыр алдыннан, коллар таш ташырга 10 ел буена юл салганнар. Өч ай эшләгәч, колны алыштырырга туры килгән. Пирамидалар илендә җәен эсселек күләгәдә 40 градуска җитә. Җил Ливия чүле ягыннан искәндә, ком бураны котыра. Колларның күбесе, чыдый алмыйча, алыштыру вакыты җиткәнче дөнья куйганнар, ә төзелешне дәвам итәргә колларны күбрәк кулга төшерү
өчен, туктаусыз сугышып торырга туры килгән.
Ул чорда ташны тоташ кыядан кисеп алу өчен, аркылыга һәм буйга бер-берсенә янәшә итеп диярлек тишекләр тишкәннәр, шул тишекләргә агач чөй какканнар һәм су сибеп бүртендергәннәр. Чөйләр бүртенгәч, таш блок кыядан шартлап куба торган булган.
Нинди зур түземлек һәм тырышлык таләп иткән таш чыгару! Ташны кубарып алгач, ком белән ышкып шомартырга кирәк булган. Тигезләп, шомартып бетергәннән соң гына, таш блокны пирамида төзи торган җиргә озатканнар. Йөк машинасы да күтәрә алмаслык
утыз тонналы ташны!
Һуфу фиргавеннең «Мәңгелек йорт»ын салу тәмамланган. Аңа гранит кыялардан кубарып алынган, шомартылган, дистәләрчә тонна авырлыгындагы 2 миллион 600 мең таш кергән. Пирамиданың авырлыгы 6 миллион 500 мең тонна.
Һафра пирамидасы Һуфуныкыннан 6 метр 60 сантиметрга тәбәнәгрәк һәм, нигезеннән үлчәгәндә, һәр ягы 18 метрга таррак. Кайчандыр шушы пирамида янында әрвахлар өчен төзелгән гыйбадәтханә булган. Шул гыибадәтханәдән таш җәйгән кин, тигез юл Җир йөзендәге иң зур һәм тарихта бик күп тылсымлы риваятьләр тудырган һәйкәл — Сфинкс янына килә. Сфинксның биеклеге 20 метр, гәүдәсенең озынлыгы 57 метр. Һәйкәл ял итәргә яткан арыслан сурәтендә эшләнгән, ә бите — кешенеке. Мисырда яшәүче күчмә халыклар бу һәйкәлгә «Тетрәндергеч көчләрнең атасы» дигән исем биргәннәр һәм, аңа якынлашырга куркып, ерактан уза торган булганнар.
1798 нче елны Мисырга Наполеон гаскәрләре басып керәләр. Шулчакта французлар Сфинксның битенә туптан атып күңел ачалар.
Никадәр тырышсалар да, Сфинкс һәйкәлен җимерә дә, үзгәртә дә алмаганнар. Ул, үзенең җәрәхәтләнгән йөзен мәңгелек тарафына төбәп, пирамида карарга килгән туристларны каршылый.
Һуфу һәм Һафра пирамидаларын төзегәндә, фиргавеннәр казнасындагы байлык тотылып бетә. Көч җитмәслек авыр эштә һәлак булучылар саны шулкадәр күп була, мисырлылар илләреннән кача башлыйлар. Илдә ачлык, йогышлы авырулар тарала. Фиргавен Менкаура үзенә дигән пирамиданы ашыктырып эшләтә. Аның биеклеге дә 66 метр 50 сантиметр, һәм нигезенең һәр ягы 108 метр. Күләм ягыннан Менкаура пирамидасы Һуфуныкыннан ун тапкыр бәләкәйрәк. Аның каравы ул гаҗәп матур һәм төгәл эшләнгән.
Менкаура фиргавен, үлгәч яшисе йорты төзелеп беткәч, халыкка хуҗалык эшләре белән шөгыльләнергә рөхсәт итә, яңа гыйбадәтханәләр ача, салымнарны җиңеләйтә.
Борынгы мисырлыларның дини инануларын белгән кешегә пирамида салуның һәм мәетне бәлзәмләүнең максатын аңлау катлаулы түгел! Алар пирамида эченә күмелгән кеше мәңге саклана алыр дип уйлаганнар. Теге дөньяда фиргавен мул, рәхәт яши алсын өчен, аның янына бик күп азык-төлек, кием-салым, алтын-көмеш, корал, хәтта ислемайларга кадәр куеп калдырганнар. Гади кешенең каберенә кирәк-ярак үзе күтәрерлек күләмдә генә куелса, фиргавеннекендә байлык иксез-чиксез булган...
Борынгы мисырлылардан калган пирамидаларны карарга Җир шарының төрле почмакларыннан туристлар җыела. Мисырны килеп күргән кеше, безнең ерак бабаларыбыз турындагы мәгьлүматларга баеп, файдалы белем җыеп, туган ягына кайтып китә. Халыклар шулай бер-берсеннән үрнәк алып, тупланган тәҗрибәдән файдаланып яшиләр.
Пирамидаларга, борынгы мисырлылардан калган һәйкәлләргә карап, без моннан биш мең ел элек яшәгән кешеләрнең тормыш-көнкүрешләрен, шул чордагы эш тәҗрибәсен беләбез. Ә менә кайчандыр үзебезнең бабаларыбыз яшаган, әмма дошман явы җимереп киткән шәһәр калдыкларын, андагы мәчетләрне, хан сарайларын, тәрбәләрне Борынгы Мисыр һәйкәлләре дәрәҗәсендә өйрәнеп бетерә алганыбыз юк әле... Алар җимерек, аларның өстеннән сугышлар узган, шуңа карамастан хәрабәләр астында калган эш тәҗрибәләрен, бабаларыбызның тормыш-көнкүреш үрнәкләрен, аларның кулы тигән гүзәл һәикәлләрне казып алып өйрәнгәндә, без искиткеч зур хәзинәгә ирешәчәкбез. Бәлки, ул хәзинәләр белән шушы китапны укучылар арасыннан кызыксынучылар табылыр... Аларга чын күңелемнән уңышлар теләр идем.

You have read 1 text from Tatar literature.